Работа с родителями
Сыйныф җитәкчесе буларак та, фән укытучысы буларак та сыйныфтан тыш чаралар күп үткәрелеп тора. Шуларның кайберләрен Сезнең карамакка куймакчы булам, хөрмәтле укучым
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Әти- әниләр белән үткәргән Гаилә бәйрәме сценариесе | 1.27 МБ |
Әниләр көненә үткәрелгән ачык сыйныф сәгате план - конспекты | 24.93 КБ |
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Әни – иң кадерле сүз
Әниләр көненә үткәрелгән сыйныфтан тыш чара
Шәрәфетдинова Л.Г., Буа районы, Түбән Наратбаш төп мәктәбе
Тәрбия сәгате туган телгә һәм газиз аналарга мәхәббәт,
игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү максатыннан үткәрелә.
Әлеге чара уздырасы бүлмәдә хатын- кыз фоторәсемнәре тактага эленгән яки компьютердән күрсәтелә.
Тактага түбәндәге язма эленә:
Ана-
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда ...
Барышы.
Хәерле көн, кадерле балалар, кунаклар, укытучылар.
Бүген без әниләребезгә багышланган тәрбия кичәсенә җыелдык.
- Әни!
Җир йөзендә иң матур сүз- әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала.Әни йөрәге– иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.
Һәм биш яшьме, илле яшьме-күпме генә булмасын, -кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк.Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.
«Мәхәббәт җимешләре»җырын тыңлыйк.
- Әни-җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын куңелеңә сеңдергән…
Баланың иң якын киңәшчесе,хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше – Ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: «Уч төбеңдә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың». Хәзер иң кадерлеләребез-әниләребез турында шигырь укыла.
(Әниләр турында шигырләр)
- Һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, бик бәхетле итеп күрә. Ләкин һәр очракта да алай булмый инде.Хәтерегездәдер,балалар «Сак-Сок» бәете. Сак –Сокка әйләнгән вакыйгасы җанны тетрәтә.
Укучы «Сак –Сок» бәетеннән өзек укый.
Без өйгә кайтмаганда,эзләп тә тамганда,
Ачулана иде әнкәй,күңеле тармаганда.
Бер көнне уйнап йөрдек, кич белән өйгә кердек.
Төн буе каргады әнкәй,иртә үзебезне кош күрдек.
Җидегә чыккан чакта ишектән йортка чыктык,
Кош булу хәсрәтеннән бигрәк күп кайгы йоттык.
Кайтканда, әткәй күреп елыйдыр аһлар әйтеп.
Китәбез урманнарга авылда бераз торык.
Әнкәй дә елый-елый,күзләре күрмәс булды.
Безгә дә өйгә кайту бер файда бирмәс булды.
Караңгы урман эче,күк кукрәп,яшен яшьни,
Давыл чыгып, урман гөрли,кар -яңгыр ява башлый.
Җил-давыл күтәрелгәч,аерылдык ике якка.
Каргышның сөременнән әйләндек Сакка-Сокка.
- Әле генә бергә яшәгән ике малай бер-берсен мәңге күрмәс кошларга әйләнгән. Ни өчен? Чыннан да,кеше кошка әйләнә аламы соң? Әкиятләрдә генә болай була инде. Ләкин тормышта кош булмасалар да ,бәхетсез булалар,язмышлары бик кызганыч була. Моңа алар үзләре гаепле, чөнки әниләрен тыңламаганнар. Димәк, әниләрен тыңламаган, санламаган, рәнҗеткән балаларга язмыш рәхимсез була.
«Елатмагыз әниләрне» шигыре укыла.
Елатмагыз әниләрегезне,
Төнге тәрәзәләргә каратып.
Догаларын, изге теләкләрен
Биргән алар сезгә яратып.
Елатмагыз әниләрегезне,
Күз тебәтеп юллар чатына:
Онытмагыз - сезне төп нигездә
Әнкәгезнең йорты чакыра!
Елатмагыз әниләрегезне,
Начар юлда йөреп,үсмердән-
Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә
Чәчләренә көмеш төс кергән!...
Елатмагыз әниләрегезне,
Бердәнбер бит алар, бердәнбер!
Сезне кеше итеп үстергәнче,
Күпме кайгы хәсрәт күргәндер!
Елатмагыз әниләрегезне,
Алар өчен мәңге бала сез!
Алар үлгәч,бөтен борчуларын
Җилкәгезгә алып каласыз!
Алар өчен мәңге бала сез!..
Компьютерда хатын-кыз портретлары күрсәтелә. Балалар ана сурәтләрен карыйлар.
-Бу портретларга карап хатын кызга, анага хас булган сыйфатларны әйтегез.
Балалар җаваплары. (3 төркемгә 3 бит бирелә, әниләргә хас сыйфатларны язарга)
-Шагыйрьләребезгә аналар дәрт, көч, куәт биргән. Шагыйрьләр, язучылар үзләренең аналарын хөрмәтләгәннәр, кадерләгәннәр.
Хатын-кыз бөеклеге, аның гүзәл эшләре, нәфислеге турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр иҗат иткән.
Х.Туфанның шигыре укыла.
« И хатын-кыз!»
Сүнәр иде тормыш,
Син булмасаң, әгәр дөньяда.
Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,
Нәфислегең синең өр-яңа.
Адәм генә түгел, галәм бүген
Уйлый кебек синең турында
Кеше заты династиясенең
Киләчәге синең кулыңда.
Йөзләреңне керсез хисләр белән
Изгелегең белән балкытып,
И җаның дип әйтеп куюыңда
Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.
Бүтән көндә
Сине хөрмәтләүдә.
Без, ир-атлар,
Бераз талымсыз.
Бүген исә рыцарь егетләрчә,
-Кулларыңны үбеп сәлам бирә.
Ирләр заты сиңа, хатын-кыз.
-Шагыйрьләр-нечкә күңелле,бик хисчән кешеләр.Алар,күңелләрендә йөргән сүзләрне кәгазь битләренә төшереп,әйтә ала.
Һади Такташның матур шигъри юллары:
Ана-
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда ...
-Кол Гали, Сәйф Саран,Кандалыйлар чорларыннан башлап, хатын-кыз илаһи зат, матурлык чыганагы итеп сурәтләнә.
Стендтагы сочинениеләр турында сөйләшү
- Кеше авырлык белән очрашканда, һәрчак анасын телгә ала.дөньяда иң кадерле кешесен- үзенең газиз әнисен хөрмәт итә белгән кыз яки егет кенә киләчәктә каенанасын хөрмәт итә, хатынын ихтирам итә. Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас диелә бит татар халык мәкалендә.
Кадерле укучылар, әниләргә итагатьле, игътибарлы булыйк, кылган яхшы гамәлебез, ягымлы сүзебез белән аларны куандырып яшик. Әниләр алдында без мәңге бурычлы.
Фоат Садриевның “Таң җиле” романыннан өзек тыңлап үтик.
“Әнкәй- ул изге зат. Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары,агач яфраклары лепердәткән авазлар,йөрәгеңә кереп,бәгыреңне өзсә, бел-бу әнинең рухы булыр.
Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң,бәхетеңне тапсаң,бел-һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән,кайнар күз яшьләреннән.
Үкенүләрем кимрәк булсын дисәң, алар исән чакта карашларына күләгә төшермә,яхшы укуың, матур яшәвең,игелекле гамәлләрең белән сөендер”.
Сибгат Хәкимнең “Әнкәй” шигыре укыла.
Балалар, әниләр һәрвакыт балаларына яхшылыклар гына тели , изге догаларында да баласына бәхет сорый.
Әниләребезне шатландыру өчен без туган җиребезне,өебезне яратырга, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне белергә тиеш.
Әни сүзен татарча әйтсәң, матур,якын,ягымлы булып ишетелә.
Хәзер инде барча укытучыларга багышлап Г.Гыйльмановның “Әниләр кебек“шигыре укыла.
Һәр баланың әнисе бар,
Укытучы апасы бар.
Андый апа булмас иде,
Балаларның укыйсы бар.
Кайчагында каләм-дәфтәр
Онытылып калыштыра.
Мондый чакта апа безгә
Дәү әнине алыштыра.
Кайчагында шелтәли ул,
Кайчагында ала үбеп.
Укытучы апа безгә
Мәктәптәге әни кебек...
Без аны көтеп алабыз,
Апа, Апа,- дип торабыз.
Тәртип бозасы килсә дә,
Тәртип бозмый тик торабыз.
Армый-талмый, балаларга
Һаман белем тарата ул.
Чын әниләр кебек апа-
Балаларны ярата ул.
Укытучы Без әниләребез турында сөйләдек. Борыннан килгән рухи байлыкны, гореф-гадәтләрне, телне саклап яши торган әбиләребезне искә алыйк.
Кемдер әбәй,әнекәй,әни әйтә. Ап-ак яулыкларын бәйләгән,озын җиңле күлмәген кигән,алъяпкычын бер дә салмый дияргә була, чөнки беркайчан да эшсез тормый торган безнең татар әбиләре. Ярамаган эшеңне күреп, сүгеп алса да, шундук оныта.Изге догаларны алардан ишетеп торабыз. Тәмле ашлар пешерәләр.
Укучылар, һәрберегез әни-әтиләрегезне, әби-бабаларыгызны яратыгыз, хөрмәтләгез, саклагыз, чөнки җир йөзендә алар сезнең өчен иң кадерлеләр. Кичәдә катнашкан өчен барчагызга да зур рәхмәт