Укучыларым иҗаты

Салимова Линара Гависовна

  

Скачать:


Предварительный просмотр:

      Безнең яраткан бабай

Кыш бабай күчтәнәчләрен

Чанага салып килә.

Ул бит шундый җитез бабай

Тиз генә чабып килә.

Ничек өлгерер икән,

Сәгать аз гына кала.

Аны һәр җирдә көтә

Сагынып һәрбер бала. 

Бакчада.

Без бәрәңге алабыз,

Киптерергә салабыз.

Күктә очкан кошларга:

“Сау бул!” – диеп калабыз.

Өлкәннәргә булышабыз,

Йөгереп кенә эшлибез.

Олы чиләк күтәрәбез,

Менә нинди көчле без!

      Кыш бабай кайда яши?

Кайда Кыш бабай яши,

Аптырап сорау бирәм?

Сәгатьтәме, лампадамы?

Суыткычта! Мин беләм! 

    Рауил Камалиев, V сыйныф



Предварительный просмотр:

Исемсез авыл әкияте

(Әкият)

   Борын-борын заманда, әле мин тумаганда, әти белән әни дә дөньяда булмаган да, азык эзләп җәнлекләр дә урманда йөрмәгәндә,авылның да исеме әлегә булмаганда,бары бабайның бабасы монда тормыш көткәндә, бу төбәкләргә кабан дуңгызлары килгән ди. Ләкин алар авылдан читтәрәк урнашканнар, кешеләрдән курыкканнар. Ә көннәрдән беркөнне  боларның бәләкәй балалары югалган ди. Һәм бу җәнлекләр авылга килеп чыкканнар ди. Авыл кешеләре: “Бу нинди әкәмәт?” – икән дип, аптырашта калган. Бар китапларны актарып чыкканнар, әмма беркайда да мондый җәнлек һәм хайван очратмаганнар. Ахыр чиктә авылдан берәүне аксакалга киңәшкә җибәргәннәр. Аксакал, теге кешене тыңлап-тыңлап торган да, бик җитди кыяфәт белән: “Кабан дуңгызыдыр ул”, – дигән. Әй, шатланып кайтып киткән безнең юлчы. Йөгерә -йөгерә хәтта “кабан дуңгызы” дигән сүзне оныткан. Уйлый торгач, көчкә шунда иҗекләп “ка-бан” дигән сүзен искә төшергән. Шул көннән башлап, безнең авылны Кабан дип атый башлаганнар. Ә күп еллар үткәч, тагын яңа җиргә күченеп утыргач, Яңа Кабан дигән исем  биргәннәр. Элеккесе исә Иске Кабан булып калган. Тик, кызганычка каршы, кабан дуңгызлары ураган авыл бүген юк инде. Аның урынында Агыйдел шәһәре балкый. Хәзер инде кабанлыларның кабан дуңгызлары турында мәгълүматлары күп. Бу җәнлекләрдән бераз зыян да күрәләр ди. Кабан дуңгызлары, азык эзлим дип, печәнлекләрен дә әз-мәз сөреп киткәли ди, ләкин авылның исемен һич кенә дә үзгәртергә җыенмыйлар. Үсә, зурая ди Казан, тфью Казан түгел лә, Кабан!

                                                       Аю һәм бал кортлары

  Борын-борын заманда, белмим кайсы гасырда, яшәгән ди кара урманда бер аю.  Ул бик матур җырлаган һәм   бал кортлары белән дус яшәгән ди. Бал кортлары аңа бал китергәннәр, ә аю абзыегыз үзләренә умарталар ясап биргән. Алар арасында менә шундый бизнес булган. Ләкин кояшлы бер матур көнне Аюхан, умарта оялары ясау турында онытып, йоклап киткән. Хәер, тамак тук, өс бөтен, ник йокламаска! Ә бал кортларына умарта кирәк икән. Яхшылап аю абзыегызны уятып-уятып караганнар да, ачуланып телен тешләгәннәр. Менә шул көннән башлап, аюның җырлау сәләте беткән  һәм бал кортлары белән дә дуслык өзелгән. Тик шунысы бар: Аюхан һаман да бал ярата ди .  Ә беркөнне аю ачуыннан, бәлки көнләшүдәндер дә, урманда матур җырчылардан саналган Бүребайның колагына китереп баскан. Шул басудан моңлы Бүребай моңсызга әйләнгән, хәзер улап кына утыра ди.

Язгы матурлык

   Яз – елның иң матур, иң шәп фасылы. Аның өч ае бар. Беренчесе – март. Март килү белән җылыта башлый, әмма бураннар да булып ала. Көртләр бәләкәйләнә, эри. Кара җир кисәкләре күренә башлый.

Ә апрель килү белән кояш ныграк елмая, кошлар жылы яктан туган якларын сагынып кайта. Иртән торып чыккач, кошларның моңлы тавышларын тыңлыйсың. Алар кайтып, үзләренә оя коралар, балалар чыгаралар. Алар артыннан күзәтү бик кызык. Тик яз көне шунысы начар: укыйсы килми, сыйныфта утырганда тәрәзәдән җылы кояш нурлары безне иркәли, уйнарга чакыра.

Ә май җитсә, эш харап... Кояш шундый кыздыра, шундый рәхәт! Кошлар балаларын очыра, балалар велосипедларда, роликларда йөриләр. Кызлар матур күлмәкләрен киеп ала. Кызлар гына түгел, агачлар да матурлана, үзләренең ямь-яшел күлмәкләрен кияләр.

Мин язны бик яратам, чөнки ул  - җылы, җырлы фасыл.Күңелемдә хәтта шигырь юллары туды:

 Кыш көне хыялланабыз,

Яз килсен тизрәк диеп.

Яз килсә, без шатланабыз,

Яз килде! Ура-а-а! –диеп.

Лиана Каюмова, VI сыйныф                                    



Предварительный просмотр:

Тәртипсез кыз

  Моннан күп еллар элек, дөресрәге Мамай заманында, җәнлекләр дә сөйләшә белгән вакытта, яшәгән ди бер әти белән әни. Аларның бердәнбер кыз балалары булган. Әтисе һәм әнисе өйдәге бар эшләрне үзләре башкарган. Ә кызчык рәхәтләнеп уйнаган, күңел ачкан. Беркөн әнисе кызына савыт-саба юарга кушкан. Кыз исә тыңлашмыйча, урамга чыгып йөгергән. Моны күргән, әтисе: “Урамны себереп кенә куйчы”, - дигән. Кыз аңа да киреләнгән һәм ачуланып бөтенләй өйдән чыгып киткән.

Бара икән бу кыз, бара икән, каршына аю очраган. Аю:

  • Мин сине хәзер ашыйм, - дигән.

Кыз:

  • Ашама, мин тәмсез һәм тәртипсез, менә әти һәм әни белән талашып чыгып киттем, - дигән.

Аю:

  • Ай-хай, син нинди әшәке кыз, - дип, китеп барган.

Кыз да урман буйлап атлаган. Шулчак каршысында бүре пәйда булган.

Бүре:

  • Әй, син, кызыкай, мин сине ашыйм, - дигән.

Кыз аңа да баягы җавабын юллаган.

Бара торгач, көн төнгә авышкан. Кызның ашыйсы, эчәсе килә башлаган. Менә аның каршысына куян йөгереп чыккан.

  • Минем ашыйсым килә, - дигән кыз аңа.

Куян аны җитәкләп өенә алып кайткан, туйганчы сыйлаган. Ә кыз, аяк киемнәрен дә салмый, савыт-сабасын да юмый, түшәккә  менеп яткан. Куян исә эшләрен бетергәч кенә, әвен базарына киткән. Тик соң ятса да, иртә торган. Торып бар йорт-кура эшләрен бетергән, ашарга әзерләгән.  Аш бүлмәсендәге тәмле исне сизеп, кыз да түшәгеннән күтәрелгән  һәм ашарга таптырган.

Ә куян:

  • Син кичә ашаган табак-савытларыңны юдыңмы, бүген урыныңны  җыештырдыңмы ? – дип оялткан һәм ярты сәгать буе нотык укыган.

Кыз хатасын аңлаган, гафу үтенгән. Соңыннан куян аны янә кунак итеп, әти-әнисе янына илтеп куйган.  Һәм юл буена файдалы киңәшләр биргән.

Әти-әнисе кызларын күреп, бик шатланганнар. Кыз өйгә кереп тиз генә чәй куйган, табын әзерләгән һәм кадерле кешеләрен чәй эчәргә чакырган. Менә шул көннән башлап,  бу йортта  ныклы тәртип ди. Сезнең арада да тыңламаучылар булса, хәзер акыллы куян янына урманга җибәрәбез. Ул сезне акылга утыртыр.

                                     Азалия Зайнакова,  6 нчы сыйныф



Предварительный просмотр:

Хәйләкәр керпе

Борын-борын заманда Краснокама районының Яңа Кабан авылы урманында яшәгән ди куян белән керпе. Алар бик дус булганнар. Куян бераз мактанырга яраткан. “ Мин шәп йөгерәм!” – дип шапылдаган.  Тик ни хикмәт: керпегә бу бер дә ошамаган. Уйлап-уйлап йөргән дә ул, хәйлә корырга булган. Ярыш игълан иткән. Ә ярыш алдыннан хатынына, туганнарына кисәтеп куйган.

  • Һәркайсыгыз куак төбенә качып, куянның каршысына килеп чыгарсыз, - дигән. Тегеләре шулай иткән дә.

Куян  билгеләнгән араны шәп итеп чапса да, финиш сызыгын беренче үтә алмаган. Ул өлгергәнче, икенче сукмактан хәйләкәр керпе скутерына утырып килеп тә җиткән ди.  Мактанчыкларны менә шулай акылга утырталар ул!

 Вил Мадияров,

6 нчы сыйныф



Предварительный просмотр:

Көз.

Алтын көз инде житте,

Көннәр дә бит суынды.

Һаваларда бер җеп булып,

Очар кошлар сузылды.

Агачлар да саргайды,

Быел уңыш та уңды,

Бакчабызда кәбестә,

Бәрәңге дә күп булды.

Кыш

Ак кыш килде,

Көннәр суынды.

Чаңгы шуабыз,

Чыжлап узабыз.

Барысы да,

Яңа ел көтә.

Ә ул тиз генә

Үтә дә китә.

Илдан Бәшәров, V сыйныф.

   Кабаным

Туган ягым – матур җирем,

Аккошлы Кабан күлем.

Саф һавасын бер суласам,

Күтәрелә күңелем.

Яратам мин авылымны,

Иксез-чиксез кырларын.

Ямьле басу, урманнарын,

Сукмакларын, юлларын.

Бездә яши төрле милләт

Бер гаилә шикелле.

Кешеләр дә горур бездә,

Эшсөяр һәм сөйкемле.

Илнар Бәшәров, IХ сыйныф