Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс конкурсы материаллары

Салимова Линара Гависовна

Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс конкурсы материаллары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_minem_pedagogik_ostalygym.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

      МИНЕМ ПЕДАГОГИК ОСТАЛЫГЫМ

Эссе

    Мин көн дә иртә белән эшкә ашыгам. Бик тә шаян, шук, хәрәкәтчән шул ук вакытта бик таләпчән, саф күңелле, һәрнәрсәдән кызык таба белә торган  кадерлеләрем – яраткан укучыларым янына.

   “Чит кеше балаларын яратып буламы?” – диярләр кайберәүләр. Бәлки, булмыйдыр да, ә менә үзеңнең укучыларыңны һәрвакыт күрәсе килү, йөрәкләренә җылылык, матурлык кына саласы килү  – аларны ярату дими ни дисең? Әти-әниләренә караганда минем янымда озаграк вакытын үткәргән бала ни өчен чит булсын ди? Әгәр миннән чын кешелеклелек сыйфатлары бөркелеп тормаса, балада шәфкатьлелек тәрбияләп булмас иде. Ярату бала күңелен җайга салучы бердәнбер игелекле көч ул!
     Әнә шул балаларны ярату хисе, 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Башкорт Дәүләт университетының татар теле  факультетына алып килде. Шаулы студент еллары бик тиз генә үтеп тә китте. Мөгаллимлек хезмәтемне 1997 нче елда туган авылым мәктәбендә  башладым. Менә 20 елдан артык мин Яңа Кабан мәктәбендә балаларга белем бирәм.

      Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карыйм. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын дип тырышам. Минем бурычым – белемле, туган җирен, илен, телен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү, укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү. Максатым  –  телнең матурлыгын, үткерлеген укучыларыма җиткерү, аларны чын татар уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү.

      Исең китәрлек бит, егерме елдан артык вакыт үтеп тә киткән!  Шушы еллар дәверендә мин укытучы һөнәрен сайлавыма бер тапкыр да үкенмәдем. Эшемә һәрчак җитди карадым, үземә таләпчән булдым. Укытучы булып китүдә үземнең остазларымның  йогынты бик зур булды. Башта туган  мәктәбемнең бусагасыннан кулын биреп каршы алган беренче укытучым, Зөлфия Мәзит кызы булса, аннары инде урта сыйныфларда укыткан, университетта белем биргән, олы тормышка юл күрсәткән һәм бүгенге көндә дә маяк сыман юлымны яктыртып торучы бөек остазларым байтак.

Укытучы – минем язмышым икәнен ачык аңлыйм һәм әлеге юлдан һич тә тайпылмаячагым миңа ышаныч өсти.

     Шушы еллар дәверендә мин нинди уңышларга ирештем соң? Табышларым нәрсәдә? Педагогик  осталыгым  кайда чагыла? Әкрен генә хәтер йомгагын сүтәм...

   Дәресләр, дәфтәрләр, билгеләр, дәрес планнары, җыелышлар... Тормышның,  яраткан эшемнең шушы шатлыклы мизгелләре арасында йөгереп йөреп, эшемдә булган, ирешелгән уңышларым тиешенчә язып та барылмаган...

     Балалар мәктәпкә шәхес буларак формалашырга, белем алырга, үзләренең фикерләрен дөрес аңлатырга өйрәнергә дип киләләр. Шуңа күрә   заман мәктәбе укытучыдан аның һөнәри яктан үсешен, аерым алганда, дәрестә укучылар эшчәнлеген дөрес сайлауны таләп итә. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.

     Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда чагыла.  Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Кечкенәдән ук телевидение, интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән заман баласын укыту – тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникатив технологияләр. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм.

     Бүгенге көн Мәгариф системасына зур бурычлар йөкли: яңа технологияләр куллану, сыйфатлы белем бирү, ФГОС таләпларына туры килгән шәхесләр тәрбияләү. Шуңа күрә дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам.                                                                                                                                     Проектлар төзеп заманча дәресләр үткәрергә тырышам. Аерым шагыйрьләр, язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәле була. Укучыларның татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән үткәрелгән олимпиадаларда, төрле конкурсларда ел саен район һәм республика буенча призлы урыннар яулавы, шушы хезмәтләрнең ачык күрсәткече булып тора.

      Бәхетлеме соң мин?  Әйе, мин һичшиксез бәхетле! Бәхетле үземнең гаиләм белән, ирем, кызларым, коллегаларым белән! Укучыларыма карыйм да сөенәм! Yзем  тәрбияләгән кешелеклелек, гаделлек, яхшылык, әхлак, акыллылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә чын кеше булырлар дип ышанам!

      Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйтмешли: “Зур бәхетләр җиң сызганып эшкә бирелгәннән килә ул”.

      Мин ышанам: мине алга таба да бик кызыклы педагогик тормыш көтә. Барыбызга да исән-сау булып эшләргә язсын.