Главные вкладки
Хамаева Гульфина Азгаровна
Өч кагыйдә
Тормыш итү – кеше өчен сынау,
Хаталардан хали түгел лә!
Өч кагыйдә истә торсын һәрчак,
Күз алдында,башта,күңелдә.
“Бүгенге көн белән яшә,кеше!”-
Беренчесе шуннан гыйбарәт.
Узганнардан үкенечләр алмыйк,
Кабатлана гомер-түгәрәк!
“Уйлан да син рәхмәт әйтә дә бел!”
Кодрәтенә бөек Аллаһның!
Күңелеңдә хөсет,рәнҗеш кебек
Начар уйлар урын алмасын!
“Нәфртәләнмә!”-Асыл,дөрес фикер!
Нәфрәт җыя нәфрәт ачысын!
Өч кагыйдә яши күңелемдә
Югалтмыйча намус яктысын.Гөлнур Айзат