Ильхам Шакиров

Хамидуллина Люция Мубаракшовна

Ильхам шакиров народный артист Росии и Татарстана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ilham_shakirov.doc151.5 КБ

Предварительный просмотр:

Моңлы халыкның илһамлы баласы

(Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Кайбыч муниципаль районы  Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары

Максат. 

Укучыларны Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән предметара бәйләнеш аша таныштыру, җырчы репертуарындагы җырларны  балалар күңеленә милли моң-көйләребезне сала белү, аларга хөрмәт тәрбияләү.  

Җиһазлау:

Илһам Шакировның портреты, иҗатына багышланган китаплар,  пластинкалар,  дисклар, журнал  гәҗитләр, интерактив такта.

 

Кичә барышы

(Кичә буласы залга интерактив такта, И.Шакиров портреты эленә. И.Шакиров язмасында «Туган тел» (Г.Тукай шигыре, халык көе) җыры яңгырый. Бәйрәмчә киенгән укучылар чыга.)

1 нче алып баручы:

Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа. Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыга. 1954 елда Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлагач, шул елда ук ул Казан музыка училищесына укырга керә. Бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына күчә һәм аны 1960 елда тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли башлый.
        Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын казып чыгарып, яңадан халкына кайтарып бирде. «Кара урман», «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек элекке матур көйләр халык арасына таралып китәләр.
1нче укучы:

Таң атканда авыл урамыннан

Җырлап кайта егет солтаны.

Күп егетләр арасыннан халкым

Танып алды үзенең Илһамын.

2 нче алып баручы:

Ilgam Shakirov was  born February 15th, 1935 in the village Yana-Bulyak Sarmanovsky district of Tatarstan.
In 1960 he graduated from the Kazan State Conservatory majoring in singing.
Since 1960 he was a leading soloist of the Tatar State Philharmonic society named after Gabdulla Tukai . Brightly gifted, talented performer, he has a beautiful timbre of voice (baritone), a perfect command of the people's style of performance.
High professionalism combined with great natural talent and a deep nation allowed him to create his vocal-performing school. His work is a whole epoch in the performance of Tatar folk songs. His voice was able to convey all the depth and beauty of emotional forms of ancient songs, which reflect the history and social struggle, the  psychology of people, their character, thoughts and  aspirations.
He sang folk songs , classical pieces (arias, songs) and works by Tatar composers, as well as modern pop song. The most famous are the songs "Hush avylym", "Sandugach",    Aria "Don dies" ("Adriatic") from the musical drama T. Gizzata "True love" (in Russian sang this Aria Georg OTS).

3 нче алып баручы:

            Ильгам Шакиров родился 15 февраля 1935 года в деревне Новый Буляк Сармановского  района  Татарской АССР.   В 1954 г. поступил в Казанское музыкальное училище. Уже через год Ильгам Шакиров был принят на вокальный факультет Казанской государственной консерватории в класс Е. А. Амбросимовой и З. Г. Байрашевой.   В 1960 году он окончил Казанскую Государственную консерваторию по специальности вокал. С этого же года является ведущим солистом-вокалистом Татарской Государственной филармонии имени Габдуллы Тукая. Ильгам Шакиров является выдающимся представителем татарской культуры, создавшим свою вокально-исполнительскую школу. Обладая народной манерой исполнения, он в свой репертуар включил не только народные татарские песни, но и классические произведения (арии, романсы) и произведения татарских композиторов (в частности, С. Сайдашева, М. Музафарова, Дж. Файзи, Н. Жиганова, Р. Яхина и многих других), а также современную татарскую эстрадную песню. Он исполнял также произведения казахского, узбекского, азербайджанского, каракалпакского, башкирского музыкального искусства.

1нче алып баручы: 

               Татар халкының бөек җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировны еш кына «халкыбыз илһамы» дип йөртәләр. Әйе, исеме җисеменә туры килә шул, аны лаеклы рәвештә «халкыбыз Илһамы» дип атап була. Татарлар гына түгел, ә тугандаш төрек, башкорт, казакъ, үзбәк, кыргыз, төркмән, әзербайҗан һәм башка бик күп төрки халыклар, шулай ук музыкаларының нигезе пентатоникага корылган Кытай, Корея, Япон һәм Азиядәге башка төрки булмаган халыклар да аны «халкыбыз илһамы» дип әйтә алырлар иде. Якын күршеләребез славян, фин-угыр, ерак күршеләребез булган Европа, Америка, Азия, Африка, Австралия кыйтгаларында да Илһам Шакиров җырын яратып тыңлаучылар күп. Әйтик, узган гасырның илленче елларында Илһам Шакировның Чехословакия башкаласы Прагада үткәрелгән халыкара музыка бәйрәмендә татар халкының бөек җыры «Кара урман»ны акапеллада башкаруын тыңлаучылар бу җырны һәм аның башкарылуын бөтендөнья күләмендәге музыкаль казаныш дип бәялиләр.

1974 елда дөньяның бөек музыканты Мстислав Ростропович беркемгә дә әйтмичә генә Илһам Шакировның бөтен Мәскәү музыка сөючеләрен аякка бастырган концертына килә. Анда Илһамның «Кара урман»ны башкаруын тыңлый һәм шакката. Концерт беткәч, ул сәхнә артына керә һәм Илһамның «Кара урман»ны башкаруына соклануын: «Ты убил меня этой песней», – дип белдерә. Бөек музыкант бөек татар җырчысы белән икәү төшкән фотога автограф язып бирә. Бу фото Илһам Шакиров архивында бүген дә кадерләп саклана.

             Атаклы дирижёр, озак еллар Татарстан дәүләт симфоник оркестрын җитәкләгән Натан Рахлин да Илһам Шакировка хөрмәт йөзеннән автографлы фотосын бүләк итә. Анда: «Любимому Ильгаму — от Натана», – дип язылган. Бу — талантлы музыкантның талантлы җырчыга мөнәсәбәтен ачык күрсәтә.

(И.Шакиров башкаруында «Кара урман» (Г.Зәйнәшева шигыре, халык көе) җыры яңгырый.)

2 нче алып баручы:

                 A special place in his creativity had ancient tatar folk songs: "Kara Urman", "Silk", and other, found a kind of interpretation in his melodious soulful performance. He sang   tatars old songs “Бик еракта идек без"Бер алманы бишкә бүләек".He often takes part in creative concerts dedicated to anniversaries of writers, poets and composers.

3нче алып баручы:

          Является художественным руководителем Татарской государственной филармонии им. Г.Тукая. Активно участвует в общественной деятельности: в течение долгих лет он является членом художественного совета Казанского городского радио и Татарской государственной филармонии им. Г. Тукая, работает с детьми, преподаёт вокал, является пропагандистом музыкального образования и знатоком национальной музыкальной истории Республики Татарстан, выступает с публикациями и критическими статьями в периодической печати, на радио и телевидении.Удостоен звания Народного артиста Татарстана, Каракалпакстана, Российской Федерации, является лауреатом Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая. Обладатель награды «Золотой Аполлон»

1нче алып баручы: 

                 Илһам Шакировның әти-әнисе һәм үзенең тормышларына, тәрҗемәи хәлләренә күз салсак, монда да бик гыйбрәтле хәлләр күрербез.

Илһам үзе Сарман районының Яңа Бүләк авылында туып-үсә (хәзер бу авыл Тукай районына керә). Аның әтисе Совет чорында гына төзелгән бу авылга гаиләсе белән күрше Таулык авылыннан күченеп килә һәм шунда төпләнеп кала. Аңлашыла ки, бу вакытта  Илһам әле тумаган була.  Оста тимерче буларак Гыйльметдин абзый Яңа Бүләк һәм күрше авыллардан килеп тимер чүкетүче авыл кешеләре белән якыннан аралаша, алар белән тормыш хәлләре турында гәп кора. Авыл кешеләре арасында да төрлеләре бар бит, утызынчы елларда, шәхес культы котырган чакларда,  кемдер аның теле озын дип КГБга шикаять яза. 1937 елның 8 октябрендә Гыйльметдин агайны кулга алалар. Бу вакытта әле Илһамга ике яшь ярым чамасы гына була, һәм ул, әлбәттә, әтисен хәтерләп бетерми.

              Гыйльметдин агай 1940 елның 4 мартында 5 нче хезмәт белән төзәтү колониясендә ачлыктан һәм авырудан җәфаланып җан бирә.

                Гаиләдәге алты баланы тәрбияләп үстерү Илһамның әнисе Нуриәсма өстенә төшә. Ул чактагы газапларны Илһам еш искә ала. Булачак җырчы авылдан-авылга хәер сорашып та йөри, үзе һәм абыйсы үргән чабата сатып та аз-маз тамак туйдыралар.  Ул чакта авылдан-авылга соранып йөргән хәерчеләрнең күп булуы аркасында Илһам кебек бәләкәй генә малайга хәерне бик күп тамызмыйлар. «Җырлый белүемнең файдасын мин шул чакларда ук күрдем — хәерчелектә йөргәндә моңлы итеп җырлап җибәрсәм, мине кызганып каткан ипи сыныкларын һәм чикмәнле пешкән бәрәңгене башка хәерчеләргә караганда күбрәк бирәләр иде», – дип хәтерли ул. Болар — атаклы Илһам Шакировның беренче гонорарлары була.

2нче алып баручы:

                 We would see a very instructive situation in Ilhamas family.
His father built the family in the hardly soviet time .In October 8, 1937 he was detained.  At this time Ilgam was two years old , of course,  the memory of the father was disappeared.
        On March 4, 1940, at men's correctional colony No. 5 his father  died from hungry and disease.

2нче укучы:

 («Әниемә хат» җыр башкарыла.)

2 нче укучы.  

Илһам бирә икән кем Илһамга?

Шундый моңлы аның тавышы!

Халык белән тулган заллар тарта,

Киң кырларга җәелә сагышы.

1нче алып баручы:

                Теләнче Тамакта урта белем алган һәм педагогия институтына укырга барып та, анда җан азыгы тапмаган, бөтен җаны-тәне белән җыр дөньясын гына яраткан Илһам Шакиров 1954 елны Казанга, музыка училищесына юл ала. Ул Казанга китүен беркемгә дә әйтмичә авылыннан качып диярлек чыгып китә. Моңа кадәр инде ул Теләнче Тамак мәктәбе үзешчән түгәрәгендә катнашып, тирә-як авыл сәхнәләрендә, туйларда беренче чирканчык ала, җыры белән авыл кешеләрен шаккатыра.

                Училищеның беренче курсында ук Илһам Шакировны Татарстан радиосына чакырып эфирдан җырлата башлыйлар. Озак та үтми, радиокомитетка радиотыңлаучыларның йөзәрләгән хатлары ява. Аларның барысы да радиодан тагын-тагын-тагын Илһам Шакировны җырлатуларын сорыйлар.

        Әмма җыр сөючеләрнең әнә шулай яратулары яшь егет өчен бик күңелле булса да, ул чорда көндәлек тормыш алып бару, кием-салым бөтәйтү, тамак туйдыру бик җиңел булмый. Музыка училищесында укыган еллар турында Илһамның шәриктәше, соңыннан күренекле татар композиторы булган Фасил Әхмәтов «Без өчәү идек» дигән мәкаләсендә болай дип хәтерли: «Аның торыр җире дә юк иде, без аны шул училищеның подвалында яшәүче ятимә апаның бер бүлмәле фатирына урнаштырдык.

               Ел буена аның аягыннан шул кирза итек төшмәде. Менә шундый иде яшь Илһам Шакиров. Мирсәет Яруллин, мин, ул — өчәү бергә Кекин йорты ашханәсенә йөрибез, беребезнең акча бетсә, икенчебездә кырып-себереп табыла...»

                 Илһам Шакиров җырчы буларак киң аудиториягә нәкъ менә радио аша таныла. Әмма ул чын профессиональ җырчы булу өчен радиотыңлаучыларның йөзләгән, меңләгән мактау хатлары гына җитмәячәген яхшы аңлый һәм музыка училищесының беренче курсын тәмамлауга ук, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Ул инде училищеда укыганда ук халыкка танылган җырчы булса да, аны консерваториягә ике куллап кабул итәләр.

                Консерваториядә ул чит ил, рус һәм татар композиторларының классик әсәрләре белән таныша, рояльдә башка студентлардан яхшырак, профессиональ дәрәҗәдә уйный, музыка теориясен һәм тарихын тирәнтен өйрәнә. Консерваториядә ул тәҗрибәле музыка укытучысы Елена Абросимовадан дәресләр ала, аның иң яраткан укучысы була.

                Консерваториядә укыганда аны танылган татар композиторы Мансур Мозаффаров аеруча якын итә. Ул Илһам Шакиров башкаруы өчен махсус җырлар яза Зур талантлы җырчы үзе дә көйләр яза. Ул – «Гөлмәрьям», «Очрашу җыры», «Идел буе каеннары» кебек үзенчәлекле ритмик көйләрнең авторы.

(“Очрашу”җыры тыңланыла.)

2 нче алып баручы:

                   His repertoire included not only the tatar national songs but also classical pieces (arias, songs) and works of tatar composers (in particular,  M. Muzafarov, J. Faizi, N. Zhiganov, R. Yakhin and others), as well as modern tatar pop song. He also performed the works of Kazakh, Uzbek, Azerbaijani, Karakalpak, Bashkir musical art.
        He also wrote a number of songs. For many years he was a member of the arts Council of Kazan city radio and Tatar state Philharmonic” G. Tukay”, works with children, teaches vocals, was a promoter of music education and a national expert on the musical history of Tatarstan, speaking to publications and critical articles in periodicals, on radio and television.

 

.

3 нче укучы.

Идел буе каеннарын назлап,

Күпме моңлы җырлар җырлады.

Җыры белән илне нурлады ул,

Туган халкыбызны зурлады. 

4 нче укучы.

Идел буе каеннары гашыйк

Илһам Шакировка барсы да.

Алар җитәкләшеп биеп килә,

Җырлап килә аның каршына.

(«Идел буе каенннарына» (Ә.Ерикәй шигыре, И.Шакиров көе) җыры видеоязмада башкарыла.)

1 нче алып баручы:

          1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Инде иҗади яктан шактый өлгергән һәм халык арасында танылуга ирешкән җырчы консерваториядә укыган һәм аны тәмамлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән чакларында чын мәгънәсендә киң халык массалары арасына чума — ел буенча диярлек гастрольләрдән кайтып керми. Бу чорда ул Татарстан һәм Башкортстанның бөтен татар авылларында диярлек концертлар куя, СССРның төп шәһәрләрендә һәм татарлар тупланып яши торган төбәкләрендә чыгышлар ясый, чит илләргә турнега чыга. Дөнья картасының ул гастрольләрдә булган урыннарын карасаң гаҗәпкә калырлык: Хельсинки, Истанбул, Киев, Баку, Ашхабад, Ташкент, Фрунзе, Алма-Ата; Россиядә: Мәскәү, Ленинград, Саратов, Әстерхан, Уфа, Куйбышев, Омск, Новосибирск, Томск, Красноярск, Иркутск, Владивосток һәм башка йөзләрчә кечерәк шәһәрләр, меңнәрчә авыллар.

              Шушы бетмәс-төкәнмәс гастрольләрдәге сәхнәләрдә, радио һәм телевидениедә башкарган, патефон тәлинкәләренә язылган йөзләрчә исемдәге җырлары белән Илһам Шакиров бөтенхалык мәхәббәтен казана.

             Әмма иң мөһиме — Илһам Шакиров һәр җырында туган татар халкының бәгыреннән ташып чыккан илаһи моңны, көйне үзенә генә хас булган кабатланмас тавыш, гүзәл аваз, көчле рух белән тамашачы күңеленең иң тирән, иң нечкә кылларын тибрәтә, шуның белән чын халык җырчысы биеклегенә күтәрелә. Әгәр дә Илһам Шакиров бер генә дәүләт бүләге алмаган булса да, барыбер «халык җырчысы» дигән бөек исемне йөртер иде. Ләкин Татарстан хакимияте Илһам Шакиров иҗатын һәрвакыт югары бәяләп килде. Республикабыз хөкүмәте тәкъдиме белән ул «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемне алды, «Россиянең халык артисты» булды, аңа республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Әле күптән түгел, 2000 елның 28 апрелендә Россия мәдәният министрлыгы һәм музыка сәнгатен үстерү буенча Чайковский исемендәге фонд Илһам Шакировка Россиядәге иң дәрәҗәле бүләкләрнең берсе булган «Алтын Апполон» премиясен тапшырды. Ә бит бу премиягә Россиянең мәшһүр җырчылары һәм музыкантларыннан Ирина Архипова, Андрей Эшпай, Татьяна Устинова, Михаил Шишкин кебек атаклы сәнгать әһелләре генә лаек булган иде.

2 нче алып баручы 

 Ilgam Shakirov was artistic director of the tatar state Philharmonic.G.Tukai.
People's artist of Tatarstan and Russia, laureate of the State prize of the Republic

of Tatarstan named after Gabdulla Tukay (1970).
In 1986 he was awarded the Order "Friendship of peoples".. Winner of the prize "Golden Apollo".

3 нче алып баручы ...русча кирәк

1 нче укучы.

                  Язучы, галим, халык академигы Нәкый Исәнбәт болай дип язды: «Татар җырчылык тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча зур мәхәббәт һәм дан казанганы, әлбәттә, Илһам Шакиров».

2 нче укучы.

               Атаклы пианист, композитор, Мәскәү консерваториясе профессоры Александр Гольденвейзер 1959 елда Илһам Шакировның җырлавын Чайковский залында тыңлап таң кала һәм янәшәсендәге Нәҗип Җиһановка болай ди: «Какое чудо вы к нам привезли!»

1нче алып баручы. 

               «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының беренчесе аңа тапшырыла. Беренче Президентыбыз М.Шәймиев үз чыгышында болай диде: Тирәннән уйлап карасак, Илһам, син инде тере легендага әйләнеп барасың. Безнең бөек иҗади шәхесләребез барысы да вакытында кадер-хөрмәт күрә алмаган, бәлкем әле хәзер дә игътибарыбыз җитеп бетмидер. Бәхеткә каршы, синең белән мондый хәл булмагандыр дип уйлыйм. Җырчыларның Илһам Шакиров исемендәге халыкара конкурсы игълан ителде. Анда яшь җырчыларыбыз, Илһам Шакировка охшарга тырышып, әзрәк кенә булса да аңа якын килеп булмасмы дип өметләнеп, синең иҗатыңнан дәрт һәм илһам алып, авыз тутырып халык җырлары җырлыйлар. Болар бит, Илһам, барысы да үзең бар чагында гамәлгә керде. Аның өчен бик зур рәхмәт. Чөнки, чыннан да, без барыбыз да әлеге күркәм гамәлдән үрнәк алабыз. Инде мине шунысы сокландырды: барыгыз да беләсез, җырчыбыз Салават Роберт Рәкыйпов һәм Роберт Андреев язган “Мин яратам сине Татарстан” җырын яратып җырлый. Анда автор: “Мин яратам сине, Татарстан, Тукайларың, Сәйдәшләрең, Җәлилләрең өчен   яратам” дип язган. Җырлый-җырлый, инде икенче варианты килеп чыкты:  Илһамнарың өчен яратам дигән өстәмәсе бар хәзер. Бу бит үзеннән - үзе килеп чыкмый. Бу сорап ала торган нәрсә түгел. Халык моны үзе шулай кушып җырлый, чөнки син халык телендә. Татарстанда, гомумән, милләтенә карамастан, сине белмәгән, синең турыда фикере булмаган кеше юк та ул. Халык сине исән көе мәңгеләштерә. Бу – зур хөрмәт чагылышы. Мин Габдулла Тукайның “Өзелгән өмет” дигән җанны тетрәндергеч шигырен бервакытта да тыныч укый алмыйм. Шагыйрь үзенең дөньядан китәсен белеп, шундый шигырь язарга көч тапкан. Ул сезнең барыгызга да мәгълүм юллар: “И мокатдәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?”- ди ул үзе турында. Ә Илһамга карата минем бу шигырьне болай дәвам итәсем килә: 

Халкым тели - кабул булсын, 
Озак гомер яңгырасын 
Илһамга хас сихри аваз!
           «Безнең буын бәхетле буын булды, чөнки без аның иҗатын ишетеп, аның үзе белән аралашып яшибез. Иҗатың аша син күпләр эзләгән «Нәрсә ул моң?» дигән сорауга җавап бирдең һәм шуны халыкка җиткерә белдең. Татар моңына маяк куйган шәхес син!»

(«Ай, былбылым» дигән татар халык җыры башкарыла.)

 2 нче алып баручы. 

        Илһам җырлый......

             Күкрәк тавышы безнең күңел төпкелләрендә оеп-онытылып яткан әллә нинди хис-тойгыларны уята,күңелдә уй-хисләр диңгезе чайпала,үзең дә сизмәстән күзгә яшь бәреп чыга.Син үзеңне шул диңгезнең бер тамчысы,татар дигән зур-бөек халыкның бер бөртеге-бер энҗесе,мөһим һәм кирәкле бер кисәкчеге итеп тоя башлыйсың....

Илһам җырлаганда күкләр биегәя,дөнья киңәя.

              Халыкның үзе кебек бик-бик борынгы да,хыяллары, өметләре сыман өр-яңада аның көе.Сикәлтәле, авыр юлар узган татарның үткәнедәй сагышлы-хәсрәтле һәм әле алдагы ал таңнарыдай якты,нурлы да... Нурлы, чөнки иртәгә дә таң атачагына ышана ул. Ышанмаса, халык кадәр халык эреп югалырга,юкка чыгарга мөмкин.

3нче алып баручы.        

               Илһам моңнары нигә шул тикле дә кадерле-газиз соң?!Хәер, моңа җавап тормышның үзе кебек гади:ул халык бәгыренә гаять тирән уелган моң-хисләрне яңгыратучы, өмет-ышанычка канатлар куючы.Ул-серле-тылсымлы Моң иясе.Төрле кыйтгаларга чәчелгән татарны ялгаучы-берләштерүче, йокымсыраган күңелләрне уятучы,милли хисләр белән баетучы, халкыбызны зур, олы милләт итеп туплаучы.

                Илһам җырларын-халык көйләрен гап-гади көтүче һәм сыер савучы да, күренекле галим яки академик та, хезмәткәр һәм генераль директорларда, соңгы язына яки көзенә баскан сабыйга кадәр шаккатып-әсәренеп, дулкынланып тыңлый. Илаһи моң тәэсирендә ул аркасын турайта, башын күтәрә, күзләре үткәнен, бүгенгесен, киләчәген җетерәк күрә.

1нче алып баручы.           

               Илһам-халыкның илһамчысы.Ул бердәнбер. Халык моңнарын җыючы, эшкәртүче һәм өр-яңа итеп үзенә кире кайтаручы, бүләк итүче.

                Татарда җырчылар аз түгел,талантлы, шәп тавышлы, мәһабәт артистлар да байтак.Әмма беркем дә Илһамны ни алыштыра, ни кабатлый алмый.Чөнки  Илһам Шакиров-халыкның газизе, иң кадерлесе, үзенеке. Мәшһүрләр арасында да иң мәшһүре, иң танылганы, бөеге. Ул мәгърур кыя кебек, Вакыт дулкыннарын ярып һаман алга бара, татар күңеленә нур сибә.

                 Йөрәкләрне тетрәтерлек моң чишмәсенең үземе ул әллә?! Шулайдыр.Менә ярты гасырдан артык халкыбыз шул тылсымлы чишмәнең суларын эчә, сусынын баса, киләчәктә дә татар булып калыр өчен көч җыя. Милләтне милләт итеп дин һәм җыр-моңнар саклый, диләр. Дөреслек зур бу фикердә.

             Тереклек суы белән милләтебезне терелтүче ул- безнең Илһам.

3нче укучы.

Халык яшәгәндә яшәр моңы-

Илһамыбыз халык яшендә

Борынгы да үзе...

Киләчәк тә...

Тоям шул чишмәнең кипмәсен

Һәр кешенең йөрәгенә бер көн

Илһам килсен,Илһам китмәсен!

Без –Илһамлы халык. Илһамланып киләчәккә барачак милләт.

4 нче укучы.

Илһам Шакировка ничә яшь соң?

Нинди уйлар аның башында?

Халык яшәгәндә – яшәр моңы,

Илһамыбыз – халык яшендә.

5 нче укучы.

           Алар безнең,  яңа бу заманның

Иң алдынгы сәнгать батыры!

Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш,

Сәхнәләрдә – Илһам Шакиров.

(«Туган тел» җыры башкарыла)

Интерактив тактада Илһам Шакировка багышланган слайдлар күрсәтелә.)

(Сценарий өчен төрле елларда басылып чыккан газета-журнал материаллары, Ш.Маннапов, Г.Зәйнашева, Н.Арсланов, Г.Рәхим, И.Юзеев шигырьләре кулланылды.)

                                        

                               

Кулланылган әдәбият.

1. “Ватаным Татарстан” газетасы  2015 ел  февраль саны    

2. Гәрәй Рәхим. “ Казан утлары” журналы   2015.  № 2 . 60-62 б.                        

3. Илһам Шакиров:истәлекләр,мәкальләр,шигырьләр.-Казан:”Җыен”. фонды, Татар китап нәшрияты 2005ел

4. Интернет челтәреннән алынган материаллар (infourok.ru plus-musik.org)

5.Роза  Мулланурова  “Мирас”  җурналы 2014ел.  № 2. 40-42 б.