Әти -әниләр белән эш
Предварительный просмотр:
МБГБУ-Олы Нырсы урта гомумбелем бирү мәктәбенең
8 нче сыйныфы ата-аналар комитеты
утырышы беркетмәсе
24.08.2017.
Катнашты: 3 ата-ана ( Хайрутдинова М.Х., Халилова Л.Р., Саляхова Ф.Т), китапханәче Галимҗанова Р.К., сыйныф җитәкчесе Мубинова Г.Г.
Катнашмады: 0
Көн тәртибе.
- Сыйныф ата-аналар комитетын сайлау, уку елына эш планын кабул итү;
- Укучыларның мәктәпкә хәзерлеге. Дәреслекләр белән тәэмин ителеш.Китапханәче Галимҗанова Р.К.
3 . Балаларның иминлеге һәм сәламәтлеге. Балалар хезмәте һәм аны саклау.
Сыйныфның социаль паспорты.Ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне барлау, эш төрләрен билгеләү.
- Ата-аналар комитеты эшенә анализ тыңлау һәм яңа уку елына планнар.
Тема буенча чыгыш ясадылар:
1.Ата –аналар комитеты рәисе Халилова Л.Р. чыгышы тыңланды.Ул яңа уку елына тәрбия планы белән таныштырды.
2.Китапханәче Галимҗанова Р.К. 8 нче сыйныфта уку өчен кирәкле дәреслекләрне тәкъдим итте.;
3.Сыйныф җитәкчесе чыгышы тыңланды.Ул балаларның иминлеге һәм сәламәтлеге, балалар хезмәте һәм аны саклау турында сөйләде. Яңа уку елына сыйныфның социаль паспорты белән таныштырды;
4.Хайрутдинова М.Х. ата-аналар комитеты эшенә анализ ясады һәм яңа уку елына планнар тәкъдим итте.
Карар:
1.Сыйныфның эшен план нигезендә оештырырга;
2.Балалар иминлеген сакларга;
3.Тәкъдим ителгән дәреслекләр белән укырга.
Сыйныф җитәкчесе_________/Г.Г.Мубинова/
Ата-аналар комитеты рәисе________/Л.Р.Халилова/