Мастер - класс бәйгесе
"Туган тел" мастер -класс бәйгесенең район турында призер
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
master_-_klass_konkursyna_gariza.docx | 16.79 КБ |
master_-_klass_eshkrtmse.docx | 46.44 КБ |
master_-klass_ochen_prezentatsiya.pptx | 1.74 МБ |
esse_minem_pedagogik_ostalygym.docx | 21.43 КБ |
predstavlenie.docx | 2.19 МБ |
otsenka_pedagogicheskoy_deyatelnosti.docx | 1.71 МБ |
moy_kray_moya_shkola_moya_pedagogicheskaya_deyatelnost.pptx | 970.43 КБ |
portfolio_uchitelya.docx | 603.56 КБ |
Предварительный просмотр:
Бөтенрәсәй “Туган тел” мастер – класс бәйгесенең
республика турында катнашу өчен гариза
Школа | Юридический адрес общеобразовательной организации, адрес, телефон. | ФИО учителя (полностью) контактный телефон | Информация об учителе (должность, квал.категория, общий стаж работы, стаж работы на последнем рабочем месте) | Ссылка на школьный (личный) сайт,где размещены материалы |
МБОУ-Большенырсинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ | 422094,РТ, Тюлячинский район, с.БольшиеНырси, ул.Школьная, дом 5. РТ, Тюлячинский район, с.БольшиеНырси, ул.Школьная, дом 5. 8(84360) 53-1-26 | Мубинова Гульнара Гаптельманнафовна Сот: 89274306420 Раб: (84360)-53-1-26 | Учитель татарского языка и литературы высшая кв. категория общий стаж-28 педстаж-23 В Большенырсинской школе-21. | http://nsportal.ru/mubinova-gulnara |
Предварительный просмотр:
“Танып – белүгә бердәнбер юл-эшчәнлек”
( дәресне мотивацияләү осталыгы тәкъдим ителгән мастер – класс)
Төзеде: ТР Теләче районы МБГБУ – Олы Нырсы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мубинова Г.Г.
(Мастер классны үткәрү өчен кирәкле материал: презентация,таратма карточкалар,төсле карандашлар;савыт белән 8 диңгез кабырчыгы;савыт белән су һәм яфрак; Рәис Ханнановның “Тыңлачы сандугач” музыкасыннан өзек; өстәлгә куела торган язулар “Шагыйрь”,”Рәссам”, ”Композитор”, ”Галим”; кәгазьгә язылып киселгән сыйфатлар ( тырыш, саф күңелле, чибәр,назлы,шәфкатьле,батыр,ярдәмчел).
1 слайд
-Хәерле көн хөрмәтле хезмәттәшләр!Бүгенге мастер – класс бәйгесендә катнашучыларны котлыйм һәм һәрберебезгә уңышлар теләп, үземнең эш тәҗрибәмне сезгә тәкъдим итәм.Минем бүген сезнең белән ФДБС нигезендә үткәрелүче заман дәресендә мотивация турында тәҗрибә уртаклашасым килә. -Һәркөн чираттагы дәрес эшкәртмәсен төзегәндә, без үз-үзебезгә шундый сораулар куябыз:
-Дәреснең максатларын ничек билгеләргә һәм ничек ул максатларга ирешергә?
-Балалар эшчәнлеген һәм үз эшчәнлегемне ничек оештырырга?
-Ничек итеп укучыларның уку,танып – белү мотивациясен активлаштырырга?
Шулардан чыгып, бүгенге мастер – классның максатын билгелим:
2 слайд
Татар теле дәресендә мотивацияләү техникасын тәкъдим итү
Бурычлар:
- Мотивацияләү төшенчәсенә турыдан – туры күрсәтеп һәм сөйләү аша аңлатма бирү, мотивацияләүнең уңай алымнарын тәкъдим итү;
- Мотивацияләүне дәреснең һәр этабында да куллану мөмкинлеген күрсәтү.
3 слайд
-Һәрберебез белә: дәрестә укучыларның танып – белү эшчәнлеге оешсын өчен,дәресне “кабызып җибәрергә “ кирәк.Дәрестә башкарыласы һәр эшнең укучыны кузгатып җибәрә алырлык мотивы һәм максаты булырга тиеш.Шуннан чыгып, дәреснең мотивация өлеше заман дәресенең иң кирәкле өлеше булуы искәртелә. Дәрестә һәр балага үз урынын табарга мөмкинлек бирә торган, мөстәкыйльлек һәм үз инициативасын күрсәтә алырлык,ирекле аралашып, үз сәләтләрен ача алырлык мохит тудырырга кирәк.
Шундый мотивация кирәк: “Мин моны белмим”, “Бу миңа аңлашылмый”, “Минем барып чыкмый” дигән укучыда нәкъ менә “Мин бит боларны белергә телим” дигән уйны һәм эчке импульсларны уятып җибәрә торган булсын.
4 слайд
Яңа стандартлар буенча үткәрелүче дәрестә икедән дә ким мотивация була алмый. Аның беренчесе укучыны предметка, дәрескә, дәрестә барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланып эшләргә кертеп җибәрү булса, икенчесе- бүгенге дәрестә өйрәнеләчәк тема белән бәйләп,баланың максатны билгели алуы һәм аңлы эшчәнлеккә омтылуы.
5 слайд
Заман дәресен мотивация белән тәэмин итү- укытучының осталыгыннан тора.Дәрескә кертеп җибәрү, укучыларда нерв киеренкелеген бетерергә, яңа материалны үзләштерү өчен мөмкинлекләр ачуга һәм укучы күңелендә мин бу дәрестә дөрес җаваплар бирәм дә бишле билгесе алам дигән теләкне уятуга стимул булып тора.Бу дәрес башында уңай психологик мохит тудыруда кирәкле адым. Рус халкының яратып әйтә торган бер әйтеме бар: “Атны су эчәр өчен елгага алып баруы җиңел, ә атның эчәсе килмәсә?!” Бу әйтем укырга теләмәгән баланы ничек дәрескә кертеп җибәрү мөһимлеген искәртә.
Экранда күренгәнчә , заман дәресен мотивация белән тәэмин итүгә 7 фактор билгеләнгән.без аларның кайберләренә тукталабыз.
6 слайд
Әйдәгез практикада дәресне мотивацияләүне карыйк.
-Хәерле көн ,укучылар,исәнмесез!
“Хәерле көн теләп, дәресемне башлыйм.
Хәерле көн укучылар сезгә.
Хәерле көн булсын ил –җиремә,
Хәерле көн булсын һәммәбезгә”.
дигән матур теләкләр белән дәресемне башлап җибәрәм.
-Укучылар,әйдәгез. Мин сезгә бер табышмак әйтим әле.
Һәркөн иртән уянуга
Башны шуңа борырсың.
Аны күрүгә,шатлыктан,
Син елмаеп торырсың. Нәрсә ул?
Укучылар: кояш.
Укытучы: әйе,кояш.Тик бүген нишләптер кояш безне сөендерми әле, болытлар арасында адашкан.Әйдәгез ,укучылар, күк йөзендәге кояш кебек елмаеп, бер – беребезне сәламләп алыйк әле. Ә сәламлибез бары тик күзләр белән генә, күзләрдән мин сезнең кәефегезне белп алырмын. Менә хәзер күңелле булып китте.Мин сезнең һәрвакыт шулай шат йөзле, көләч булуыгызны телим.
Дәрес башында балаларны киеренкелектән чыгаруның беренче алымы бу булса, икенчесе - минем җайга салынган алымым бар: дәрес башында ук өй эшенең үтәлүен тикшермәү. Шулай эшләвем укучының дәрескә үзен тыныч тотып, рәхәтләнеп кереп китүенә юл ача.
7 слайд
Ә хәзер темага кереп китү мотивациясен күрсәтәсем килә.Без аны практик юнәлештә карарбыз.Бу дәреснең максатларын билгеләү дә булып тора.
1 нче мисал
- Балалар, карагыз әле безгә таба поезд хәрәкәт итә. Лакомотив әллә ничә вагонны үзенә таккан.Килешәсезме? Такканмы? Такканмыни?Әйдәле, Альбина тактага чык әле.Күрсәтеп бир. Вагоннарны ничек таккан ул үзенә? Бер – бер артлы иярткән. Мин нинди тема алдыннан балаларга бу рәсемне тәкъдим итә алам.(Бер – бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә темасы чыгарыла.)Димәк, дәрестә шушы тема үтелә, максатлар билгеләнә.
- 5 нче сыйныфта балалар табигать белеменнән күк җисемнәрен өйрәнгәндә айның –җир иярчене булуы турында мәгълүмат алалар.Алдагы сыйныфларда аны мотивациядә төрлечә кулланырга була.Карыйбызмы?
2 нче мисал
Балалар сезнең йолдызлы күкне күзәткәнегез бар бит әйеме. Әйдәгез, без хәзер галәмгә күз салыйк әле.
-Рәсемдә ниләр күрәсез?
-Җир һәм аның иярчене - айны.
- Гади генә әйтеп карыйк әле,айны ни өчен иярчен диләр икән?
- чөнки ул җиргә ияргән.
- Димәк безнең дәресебезнең максаты нәрсә булыр?
-Иярченле кушма җөмләләрне өйрәнү.
8 слайд
3 нче мисал
-Ә хәзер 3 нче мисалга миңа ярдәм итегез, бергә карыйк.Балалар, беләсезме,бүген мин мәктәпкә килгәндә, бер хәлгә тап булдым.Салкын ак кар өстендә бер ялгыз яфрак ята иде.Белмим ул анда ничек килеп чыккан ? Бәлки кемдер агач ботагын сындырганда төшеп калгандыр.Мин яфракны кызгандым да монда алып килдем. Менә ул. Әйтегез әле, бу яфрак нишләгән,нишли? (Туңган,өшегән,кипкән,саргайган, өзелгән,ята,тора). - Әйе. Без аның турында күп беләбез икән. Әйдәгез без аны сулы савытка утыртыйк, тәрбиялик. Ә мин аны ни өчен сулы савытка утыртам соң әле?
-Үсеп китсен өчен.
- Әйе,укучылар, куаклар аерым яфрактан яисә кечкенә ботактан да үсенте җибәрү үзлегенә ия.Мин ышанам, ул тамыр җибәрәчәк,үсеп китәчәк һәм озак та үтмәс татлы җимешләре белән дә куандырыр әле.Экранда сүзләр чыга (Туңган,өшегән,кипкән,саргайган, өзелгән,ята,тора, үсеп китәчәк, куандырыр).
- Балалар,экрандагы фигыльләрне дәрес белән бәйләп булмыймы?
- Әйе тактага язылган сүзләр- төрле замандагы хикәя фигыльләр.Без хикәя фигыльнең заманнарын кабатлыйбыз бүген.
9 слайд
-Яңа материалны өйрәнү дәресләрендә генә түгел,гомумиләштерү дәресләрендә дә укучылар мотивацияләү аша өйрәнгән белемнәрне күбрәк җыялар. Карап китик.
4 нче мисал .
-Балалар , без сезнең белән узган дәрестә исем темасын өйрәнеп тәмамладык.Бүген нишләрбез икән? Моны үзегезгә белергә кирәк булачак. Экранга карыйк әле.Анда тиен сөенә – сөенә үзенә чикләвекләр җыя. Берне, 4 не, 5 не, 6 ны җыйган. Хәзер сезгә дә менә бу матур савытка диңгез кабырчыкларын җыярга кирәк була. Әйдәгез , кайсыгыз чыга? Мин аларны шушылай итеп чәчеп таратам да, сез аны чыгып җыясыз.Үзегез җыясыз, үзегез уйлыйсыз.Нәрсә җыясыз икән сез? Ни өчен 8 генә икән ул?
Әйдәгез, мин бераз ярдәм итим:
Исем дигән патша булган,
Ул сигез тартмачык җыйган.
Тартмачыкта саклаган ул
Шушы сигез әйберне.
Берсе-килеш,берсе-тартым,
Берсе-сан, ә башкаларын
Сез әйтергә тиеш түгелме?
10 слайд
Дөрес , исемгә хас категорияләрне җыясыз.Болар нәрсәләр:
- Сүз төркеме ягыннан исем булу
- Ялгызлык, уртаклык исем
- Күплек, берлек саны.
- Тартымы.
- Килеше.
- Нинди сүзне ачыклавы
- Нинди җөмлә кисәге булуы
- Ясалышы буенча төре.
11 слайд
4 нче мисал .
- Ә хәзер игътибарыгызны юнәлтәсем килә дәреснең яңа материалын беренчел ныгыту этабына .Әгәр дә балалар белән “Сыйфат” темасына керсәк, укучылар бу дәрестә иң кирәкле бер нәрсәне истә калдырырга тиешләр.Моның нәрсә икәнен без мотивация аша ( ә ул безнең рольле уен рәвешендә булачак) башкарабыз һәм нәтиҗәне әйтәбез.
Практик эшне башкару өчен 4 төркем кирәк булачак.
Сез шагыйрь
Сез рәссам
Сез галим
Сез композитор
Ак битләр өләшенә.
- Балалар ,болында чәчәкләрне күзәткәнегез бармы сезнең? Ниндиләре генә юк. Аларны ясый башласаң-ясап бетереп булмый, шигырьдә сурәтли башласаң-сурәтләп бетереп булмый, ә тыңлап карасаң исең китәр. Чәчәкләр дә аваз салалар, безгә эндәшәләр бит.Әйдәгез болынга, чәчәкләр моңын тыңларга төшәбезме?
- Сезгә, рольдән чыгып, “Чәчәк нинди? “ дигән сорауга җавап язарга туры киләчәк.
12 слайд
Нинди җаваплар яздыгыз? Укыйк әле.
Рәссам | Шагыйрь | Галим | Композитор тавышны ишетә |
Шәмәхә | Ялгыз | Озын сабаклы | Моңлы |
яшел | Искиткеч | Таҗлы | Аһәңле |
зәңгәр | матур | чуклы | нәфис |
13 слайд
Дөрес, балалар, әйдәгез бу сүзләрне бергә туплыйк. Болар сыйфатның нәрсәләре була?
- БИЛГЕЛӘРЕ
ТӘМЕН
КҮЛӘМЕН ТӨСЕН
ИСЕН ХАРАКТЕРЫН
ФОРМАСЫН МАССАСЫН
(Монда иң мөһиме укучы сыйфатның билге белдерүен, ә билге дигән сүз астында тәм, төс, форма, характер һ.б. ның булуын аңлап калырга тиеш).
14 слайд
- Ә хәзер тагын дәреснең иң әһәмиятле бер максатына ирешүдә мотивацияне бирәсем килә.
- Укучылар, мин сезгә ак битләр өләшәм, әйдәгез тиз генә шуңа салават күпере рәсемен ясап буяп куябыз(Битләр өләшенә, аларга салават күпере ясала,буяла)Булдымы? Карыйк әле .(Слайдта салават күпере рәсеме чыга. Өстәлләрдә киселгән сүзләр бар: тырыш, назлы, чибәр, шәфкатьле,батыр, ярдәмчел, саф күңелле Балалар , әйдәгез менә бу сүзләрне салават күперендәге төсләргә урнаштырыйк әле.Кайсы төскә кайсы сүзне язарсыз икән?
Ак – саф күңелле
Сары- тырыш
Кызыл- чибәр
Ал –шәфкатьле
Яшел-ярдәмчел
Зәңгәр – батыр
Шәмәхә-назлы
Монда нинди сыйфатлар китерелгән, нинди кешегә хас?
Әйе, тәрбияле, әхлаклы кешегә хас сыйфатлар китерелгән.Мин дә сезнең матур булып, тәрбияле, инсафлы булып үсегезне телим.
15 слайд
Менә бу өлеш тәрбия минутына кереш булып китә, ә алда инде тәрбия буенча нәтиҗә чыгарыла. Мәсәлән:
Салават күперен күргәч, сез нишлисез, балалар?
- Сөенәбез. Шатланабыз.
- Ә өйдә үзегез генә булмасагыз?
- -Әти –әниләрне, бабайларны да салават күпере карарга чакырабыз.
- Димәк, шатлыгыгызны уртаклашасыз.
- Янәшәдәгеләр белән шатлык уртаклашу ул- гаиләңне ярату дигән сүз.Шушы гаиләнең җылы учагын тою дигән сүз.Гаиләдәге һәр кешене хөрмәт итегез, яратыгыз, яклагыз, аларга булышырга өйрәнегез.
16 слайд
Дәреснең рефлексия этабында да мотивлаштыру кирәк дип саныйм.Бу баланың җавапларын дөрес бәяләргә мөмкинлек бирә, алдагы дәрескә кереп китәргә стимул ролен үти. Практикада моны балалар яратып башкаралар.
Әйдәгез, бүгенге күп кырлы эшебезнегә бәялик. Һәрберебезнең өстәлендә чәчәк , тасма, ботакланган агач бар. Логик яктан уйлап өйрәнгәннәрне искә төшерәбез дә берсен сайлыйбыз.
Бүгенге эшебезнең нәтиҗәсен күрсәтәбез.
Әгәр дә барысы да дәрестә аңлашылган булып, 5 билгесе аласы булсагыз, сез нәрсәне сайлар идегез?Төсләренә дә ,эш төрләренең күплегенә дә игътибар итегез.( Билгеле Яшел агачны – чөнки агач дөрестән дә яшел, ә ботаклары теманың җәенкелегеннән килеп чыга һ.б.Чәчәк 4 лене- сары , ә тасма кызыл -3 билгесен аңлатыр , балалар моны логик яктан, светофор белән бәйләп, бик тиз аңлап алалар.)
Нәтиҗә. Шулай итеп , нәтиҗә чыгарабыз: бүген мастер – классымда мотивация сезгә аңлашылдымы? Сезгә минем белән эшләгәндә авырлык тумадымы? Биремнәрне дөрес эшләдегезме? Дәреснең төрле этапларына җәлеп ителдегезме? Мотивацияләүнең кыскалыгы, тормышчанлыгы, кызыклы булуы сезгә ошадымы? Шулай булса, әйдәгез баскычтан менәбез. (Басалар , атлыйлар. Кемдер утырып калырга да мөмкин)
Кемдер астагы баскычта кала, кемдер иң югарысына менем җитә.Бу баланың уңышын үзе бәяләвеннән чыга.Димәк гел атлап торган укучы үзенең дәрестәге эшчәнлеген дә, мастерны да югары бәяли дигән сүз.)
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Мастер -классның максаты : Бурычлар : Татар теле дәресендә мотивацияләү техникасын тәкъдим итү. Мотивацияләү төшенчәсенә турыдан – туры күрсәтеп һәм сөйләү аша аңлатма бирү, мотивацияләүнең уңай алымнарын тәкъдим итү. Мотивацияләүне дәреснең һәр этабын- да да куллану мөмкин- леген күрсәтү.
Бу миңа бөтенләй аңлашылмый ! Мин моны белмим ! Минем бер эшем дә барым чыкмый!
Заман дәресен мотивация белән т әэмин итү Укытуның актив алымнары Эшчәнлек т өрләре алышыну Укытучының дәресне у ңай көйләве Командада эшләү Укучының т игез хокук- л ы ролен аңлау Дәрескә т өгәл максат кую Уку м атериалын к үрсәтмә- ләштер ү
Һәркөн иртән уянуга. Башны шуңа борырсың. Аны күрүгә ,шатлыктан, Син елмаеп торырсың. С әлам!
Әйдәгез, уйлыйк әле!
Туңган саргайган өзелгән ята тора үсеп китәчәк җимеш бирәчәк куандырачак
ИСЕМ
Сүз төркеме ягыннан исем булу Ялгызлык, уртаклык исем Күплек, берлек саны Тартымы Килеше Нинди сүзне ачыклавы Нинди җөмлә кисәге булуы Ясалышы буенча төре
Кыңгырау чәчәге нинди? шагыйрь рәссам галим композитор
Рәссам Зәңгәр Яшел Композитор Моңлы, нечкә аһәңле,нәфис Галим Озын сабаклы, таҗлы,чуклы Шагыйрь Ялгыз матур искиткеч
СЫЙФАТ билгеләре Предметның төсен Предметның исен Предметның характерын Предметның массасын Предметның формасын Предметның күләмен Предметның тәмен
Дәрестә тәрбия Тырыш Назлы Чибәр Шәфкатьле Батыр Ярдәмчел Саф күңелле
Янәшәдәгеләр белән шатлык уртаклашу ул- гаиләңне ярату дигән сүз.Шушы гаиләнең җылы учагын тою дигән сүз. Гаиләдәге һәр кешене хөрмәт итегез, яратыгыз, яклагыз, аларга булышырга өйрәнегез!
Рефлексия
Нәтиҗә Укучыларым дәрескә җәлеп ителсәләр,кызыксынып эшләсәләр,эшнең нәтиҗәсе баскычның үренә алып менсә,алдагы дәресемне көтеп алсалар ,минем бүгенге хезмәтем бушка узмады дигән сүз.
Предварительный просмотр:
Минем педагогик осталыгым.
Эссе.
Мубинова Гөлнара Гаптелманнафовна
югары категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
“Кеше язмышы, үзе туганчы, күкләрдә язылып куелыр,- дигән сүзләрне дәү әнием еш кабатлый торган иде.- Ләкин кем генә булсаң да, нинди һөнәр үзләштерсәң дә, кешелеклелегеңне югалтма. Күңелеңдә “Изгелек” кә урын булмаса, иң дәрәҗәле һөнәр иясе булсаң да , син – юк кеше булырсың!”
Ул чакта яшь булганмын, дәү әниемнең сүзләренә артык әһәмият тә бирмәгәнмен, аңлап та җиткермәгәнмен. Ә бүген мин укытучы!Һәм бу “алтын” сүзләрне әни буларак кына түгел, ә укытучы , тәрбияче буларак ничә буынга төшендерергә тиешмен.
Мөгаллим булу – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим һөнәрен сайлап кына булмыйдыр, минемчә, мөгаллим булу - гаилә тәрбиясе аша салынадыр.
Бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.Мин моны яхшы аңлыйм.Мин- бәхетле укытучы, чөнки тормышта үземнең урынымны дөрес табып, үземнең яраткан хезмәтемә – яшь буынны тәрбияләүгә багышладым. Минем янәшәмдә һәрчак ярдәм итәргә әзер торган хезмәттәшләрем бар, яраткан мәктәбем, мине көтеп торучы яраткан укучыларым бар.Укучыларым миңа канат куя, илһамландыра, ышаныч тудыра. Мин укучыларымның күзләренә карап, шатлык – борчуларын аңлый алам, аларны канатландырып җибәрү өчен тиешле җылы сүзләр эзлим. Шуңа күрә бу җирдә яшәвемнең асылы да – укытучы булуда!
Инде байтак гомер үтеп киткән. 23 ел дәвамында мәктәптә ана теле серләренә төшендерү, тарихи ядкярләргә сакчыл караш, тирә –юньдәге һәрнәрсәгә хөрмәт тәрбияләү, милли йолаларыбызны яраттыру хезмәтемнең маягы булып яна. Ә ул маякны яндыру өчен, үземә ялкынлы булырга кирәк. Укытучы буларак бер урында гына таптансам, минем ялкыным сүнәр иде.
Мин заман белән бергә атларга, даими рәвештә һөнәри белемемне камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара.Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрем белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемемне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.
Заман таләпләренә туры килә торган кеше , һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши торган укытучы буласым килә.Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – минем алдымда торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыма акбур алып, такта янында да менә дигән нәтиҗәле , кызыклы дәресләр бирә алам. Ләкин мин шуны аңлыйм: дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итеп булмый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Хезмәттәшлек итү педагогикасы аша балаларны үз тирәмә туплап, кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырышам: аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремнең һәр этабына мотивацияләү аша керергә җай табып, югары дәрәҗәдә уздыру өчен бар көчемне куям.
Һәрбер дәрес, укучыга белем бирүдән тыш, тәрбия чыганагы да булырга тиеш. Борынгы грек философы Сенека : “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”, – дип бик дөрес әйткән. Әхлаксыз кеше, никадәр генә белемле булса да, җәмгыять өчен үрнәк була алмый. Укучыларны әдәпле, шәфкатьле итеп тәрбияләү мәсьәләсе турында һәрвакыт уйланам. Бу өлкәдә искиткеч бай мирас калдырган галим Ризаэддин бине Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләренә таянам. Алар укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә файдалы. Беренче чиратта, укытучы балаларны үз үрнәгендә тәрбияләргә тиешлегенә басым ясап, Р. Фәхреддин болай ди: “...Хозурына саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр. ...Бер мөгаллим никадәр галим вә никадәр зирәк булса да булсын, гүзәл холык иясе булмаса һәм дә гүзәл холкын вәгазьләренә яраклаштырып һәм фигыле белән күрсәтмәсә, аның укытуыннан файда күрелмәс, ... бәлки зарар күрелер!...” Искиткеч дәрәҗәдә хаклы булган бу сүзләрне истә тотып, укучыларыма үземнең һәр эшем, һәр хәрәкәтем, һәр сүзем, һәр гамәлем белән гуманлылык дәресләрен бирергә тырышам.
Республика күләмендә үткәрелгән “Ризаэддин Фәхреддин укулары” нда катнашып, бетмәс көч, дәрт алып рухланып кайттым. Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия мирасына нигезләнеп,5 нче сыйныфлар өчен “Күркәм гадәтләр ” исеме белән тәрбия программасы төзедем.Бу программаның төп максаты булып, Р.Фәхреддин үгет-нәсыйхәтләре нигезендә әдәп-әхлак сыйфатлары, милли үзаң тәрбияләнгән, рухи яктан бай, физик яктан камил булган, тормышка әзер шәхес формалаштыру тора.
Ана теле укытучысының төп бурычы : укучы күңеленә милли яшәеш рухын салу. Бу- туган телне ярату, аны барлык байлыгы белән киләчәк буыннарга тапшыру, татар халкының борынгы тарихи ядкярләрен саклау, татар булуы белән горурлану, йолаларыбызны, гореф – гадәтләребезне, мирасыбызны хөрмәт итү.
Әгәр минем укучыларым бар яктан да камилләшкән “Кеше” булып тормыш юлыннан югарыга үрләсәләр, мин бәхетле булам.Мин ышанам: алар минем тәрбиямә тап төшермәсләр, дәү әнием әйткәнчә “Изгелек”не күңел түренә салып, кыйблаларын югалтмыйча, алга атларлар!
Яфраклардан сары төс иңсә дә,
Йөзләрегез һаман ак калган.
Бәхетемнән күккә ашар идем,
Йөрәгемнең иң-иң түрендә
Сезнең өчен һәйкәл куялсам.
Беренче укытучыма атап язылган бу шигырь миңа һәрчак көч бирә.Тәүге укытучым - минем юл күрсәтүче якты маягым, остазым.Рәхмәтлемен мин беренче укытучыма, миңа бу һөнәргә хөрмәт, ярату һәм ихтирам тәрбияләгәне өчен. Мин үзем аның эшен дәвам итеп, аны сөендергән “бәхетле укытучы”, күп еллар узгач, укучыларым да мине алда маяк итеп танырлар дип ышанучы “бәхетле укытучы”.
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Мин б ә хетле , чөнки туганмын бит Табигатьнең матур җирендә . Сандугачлы таңнар ата торган Саф чишмәле гүзәл бер җирдә. Мин бәхетле , чөнкиуйнап үстем Ал, зәңгәр чәчәкле болында . Күбәләкләр куып , су чәчрәтеп , Йөздем аның иркен суында . Н.Елизарова Минем туган ягым , минем мәктәбем , минем һөнәри эшчәнлегем .
Олы Нырсы авылының горурланырлык урыннары күп.Шуларның беренчесе ул-Изгеләр зираты”. Зөлкатә изгеләр зиратының керү капкасы каршына түбәндәге язулар эленгән:”Безнең эраның XIV гасырында барлыкка килгән Олы Нырсы каберлеге “Мәдәни кыйммәтләр объектлары” турындагы канунның 33 нче матдәсе нигезендә дәүләт тарафыннан сакланыла”; “ Безнең эраның XII-XIII гасырларында бу урында Олы Нырсы авылы булган” . “Зөлката” ерактан ук безгә фанилык һәм мәңгелек турында искәртеп тора . Изгеләр зиратына, изгеләр чишмәсенә хөрмәт , ихтирам өлкән буын тарафыннан яшь буынга күренмәс җепләр аша күчә.
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә Тәүге хәрефләрне язарга. Өмет тулы күпме күзләргә мин Яшәү чаткылары салырга, Һәркөн таңда мәктәбемә чабам... “ Минем 5 ләрем!” дип каршы алып, Озатабыз “11 ләрем !” дип.
Мөбинова Гөлнара Гаптелманнафовна Һәр дәресем, һәр укучым Кадерле хәзинәдән, Күңелем бай, көнем якты Алар калдырган эздән. Илем ышанып тапшырган Киләчәген кулыма. Өметләрен маяк итеп, Атлыйм мәктәп юлына. (В.Хәйруллина) Хезмәт стажы : 28ел Педагогик эш стажы : 23 ел Олы Нырсы урта мәктәбендә : 21 ел Категория: югары категорияле Методик тема: « Заман шартларында дәресләрдә укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү» 6 нчы сыйныфның сыйныф җитәкчесе . 5,6,7,9, 11 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбият фәннәрен укыта
Укучыларымның уңышлары- минем дә уңышым.
Казан федераль университеты “Укыту һәм тәрбия методологиясе” кафедрасында “Укыту һәм тәрбия эшендә инновацион технологияләр” исеме астында даими үткәрелүче теорет ик семинарларда тәҗрибә уртаклашу КФУ да “Фән һәм мәгариф: тарих, заман, перспективалар” темасына үткәрелгән VI халыкара фәнни – практик конференциядәге чыгышым дипломга лаек булды
Соңгы 3 елда район һәм республика олимпиадаларында уңышлар Уку елы 9 сыйныф 10 сыйныф 11 сыйныф Татар теле Әдәбият Татар теле Әдәбият Татар теле Әдәбият 2012-2013 Галәветдинова Сиринә II урын - - Нигмәтуллина Гүзәл 2 урын - - 2013-2014 Гобәйдуллина Нәзилә I урын республикада призер Фәләхова Фирүзә III урын Галәветдинова Сиринә I урын республикада призер - Шәйхетдинова Ризәлә III урын Нигмәтуллина Гүзәл II урын 2014-2015 - - Гобәйдуллина Нәзилә I урын республикада катнашучы - Галәветдинова Сиринә II урын Мөбәрәкҗанова Ризидә II урын республикада катнашучы 5 сыйныф 6 сыйныф 7 сыйныф 9 сыйныф 11 сыйныф 11 сыйныф Татар теле Татар теле Татар теле Татар теле Татар теле Әдәбият Шаикрова Рәнизә призер Халилова Алия призер Хуҗина Әлфинә призер Минһаҗева Фәридә призер Гобәйдуллина Нәзилә призер Һадиуллина Әдилә -призер республикада катнашучы 2015-2016 нчы уку елы
Соңгы 3 елда укучыларымның төрле конкурс, бәйгеләрдә яулаган уңышлары № Конкурс исеме Югарылыгы Урыны Укучының фамилиясе, исеме Сый ныф Елы 1 “Илһамлы каләм” республика лауреат Сәләхова Э. 9 2013 2 “Җир шары – туган йортыбыз!” район җиңүче Мубинов С. 7 2013 3 “Мин яратам сине, Россия!” район II Ахметшина А. 11 2013 4 Рәниф Шәрипов исемендәге ачык республикакүләм шигырь , поэмалар бәйгесе республика Җиңүче Мубинов С. 8 2014 5 “Ул көннәрнең даны мәңгелек!” район җиңүче Мубинов 8 2015 6 “Шәҗәрәмдә Ватан сугышы еллары” республика лауреат Мубинов С. 8 2015 7 “Ватанның яшь талантлары” халыкара иҗат олимпиадасы халыкара II Мубинов С. 9 2015
Соңгы 3 елда укучыларымның төрле конкурс, бәйгеләрдә катнашуы турында № Конкурс исеме Югары лыгы Урыны Укучының фамилиясе, исеме Сыйныф Елы 1 “Табигать – туган йортыбыз” республика катнашучы Фәләхова Ф. 9 2013 2 “Табигать – туган йортыбыз” республика катнашучы Мубинов С. 7 2013 3 “Китап – белем чишмәсе” республика катнашучы Халилова А. 5 2014 4 “Китап – белем чишмәсе” республика катнашучы Гайнутдинова Т. 5 2014 5 “Безнең тормышта кануннар” район катнашучы Мубинов 8 2015 6 “Җиңү җыры” республика катнашучы Мубинов С. 8 2015 7 Татар теленнән халыкара олимпиада халыкара катнашучы Мубинов С. 9 2014 8 Татар теленнән халыкара олимпиада халыкара катнашучы Мингазова Ф. 9 2015 9 Татар теленнән халыкара олимпиада халыкара катнашучы Яковлева А. 9 2015 10 Татар теленнән халыкара олимпиада халыкара катнашучы Гобәйдуллина Н. 11 2015
2013-2014 уку елында ДЙА, 2014-2015 нче уку елында БРТ нәтиҗәләре № Уку елы Укучылар саны Өлгереш Сыйфат 100 балл җыючылар саны 90 нан югары балл җыючылар саны 1 2012-2013 17 100% 100% - 3(17%) 2 2013-2014 19 100% 100% 1 11 (63%) 2012-2013,2013-2014 ,2014-2015 нче уку елларында 11 нче сыйныфта язма имтихан мониторингы
Бердәм республика тесты тикшерү буенча эксперт булырга да, район , республика газета –журнал битләрендә мәкаләләр бастырып, журналист булырга өлгерәм
Авторлык программалары 9 нчы сыйныфка журналистика юнәлешендә төзелгән « Тылсымлы сүзләр» һәм 5 нче сыйныфка әхлак тәрбиясе бирү максатыннан, « Күркәм гадәтләр » исеме астында авторлык программа- лары төзелде.
Әдәбият дәресләрендә туган якка мәхәббәт тәрбияләнә Әдәбият дәресләре мәктәпнең төбәк музеенда да үткәрелә.Монда үткәрел- г ән дәресләр балаларда милли – мәдәни ядкярләргә сакчыл караш тәрбияли. Балалар авыл тарихын өйрәнәләр, авыл фольк лорын җыюда зур эш башкаралар, югары сый ныф укучылары археология белән кызыксынып, төрле проект эшләре яклыйлар.
« Федераль дәүләт төп һәм гомуми белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру » темасына район семинары 2015 нче елның 25 нче ноябрендә мәктәптә татар теле һәм әдәбият укытучыларының район семинары булып узды. Укытучыларга ФДБС на нигезләнгән ачык дәресләр һәм ачык чара тәкъдим ителде.
Мәктәптә галимнәр, җырчылар, язучылар белән очрашулар укучыларны тарихка , сәнгатькә якынайта
Мин -сыйныф җитәкчесе 6 нчы сыйныфның сыйныф җитәкчесе буларак, тәрбия эшенең максаты итеп ,мин укучыларга әхлак , хезмәт , гражданлык тәрбиясе бирүне, иҗади мөмкинлекләрен камилләштерүне , үзе өчен, милләте өчен җаваплылык тою хисе тәрбияләүне алгы планга куям. Сыйныф та үткәрелеп килүче традицион чаралардан « Сөмбелә», «Яңа ел» бәйрәмнәрендә, «Аҗаган» хәрби спорт уеннарында, хәрби җыр смотр – конкурсында ,б ик теләп катнашабыз. Әти – әниләр борчуларны уртага салып сөйләшкән кебек, гаилә бәйрәмнәрендә дәтеләп катнашалар.
«Бәхетле мин!»- диеп әйтә алырмын, Балаларым илен, йортын сөйсә. «Туган телем,, үз милләтем !» диеп, Киләчәктә туры юлдан китсә. “Быел “Милли ярминкә” Татарстан яңа гасыр теле видениесе нең“Мәктәп тормышы” тапшыруында күрсәтелде.
Хезмәтемнең нәтиҗәләре Почетная грамота МОиН РФ,2015. Благодарственное письмо прокурора РТ и министра образования и науки РТ Почетная грамота Министерства образования и науки РТ ,2012. Почетная грамота Заместителя премьер - министра РТ-Министра МО иН РТ за подготовку призера республиканской олимпиады,2014 г. Грамота РОО 2014, как обладателя гранта "Наш лучший учитель«,2014. Грамота РОО 2012 ,как призера районного тура конкурса "Классный руководитель года - 2012. Диплом I степени в региональной научно – практической конференции ,2013. Грамота РОО 2014, как обладателя гранта "Наш лучший учитель«,2014. Грамота РОО 2014 за подготовку победителя олимпиады муниципального тура. Диплом призера в научно – практической конференции «Ш ә хес, иҗат, заман…» Грамота РОО 2011, как обладателя гранта "Наш лучший учитель«,2011. Грамоты РОО 2012,2013,2014 .
Хезмәте авыр булса да, җимеше татлы.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Предварительный просмотр:
Мәктәпнең югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мубинова Гөлнара Гаптелманнафовнаның
портфолиосы
Эчтәлек
- Укытучы турында шәхси белешмә
- Педагогик эшчәнлек нәтиҗәсе
- Укучыларның уңышлары
- Укытучының уңышлары
- Методик публикацияләр
- Фоторәсемнәр дөньясында
- Әйдәгез, танышабыз!
Мин Мубинова Гөлнара Гаптелманнафовна 1970 нче елның 11 нче июлендә Саба районының Кече Шыңар авылында туганмын.Аннары язмыш безнең гаиләбезне Юлбат авылына китергән.Монда сигезьеллык мәктәптә укып, аннары Сатыш урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетына укырга кердем. Беренче укытучылык хезмәтемне Казанның 126 нчы мәктәбендә башлап җибәрдем. Бу - студент еллары иде.Университетта уңышлы укып, 1993 нче елда кулыма диплом алдым. Белгечлегем – филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Гомуми эш стажым-28 ел, педагогикада татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып 23 ел эшлим.
2012 нче елда югары категориягә аттестация уздым. Белемне күтәрү курсларында соңгы тапкыр 2013 нче елда булдым.
ТР Теләче муниципаль районының МБГБУ- Олы Нырсы гомуми урта белем бирү мәктәбендә 7 ел милли мәгариф буенча директор урынбасары вазифаларын башкардым, 21 ел шушы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытам.
- Педагогик эшчәнлек нәтиҗәсе:
- Укучыларымның олимпиадаларда уңышлары:
2015-2016 нчы уку елы
Соңгы 3 елда укучыларымның
төрле конкурс, бәйгеләрдә яулаган уңышлары
№ | Конкурс исеме | Югарылыгы | Урыны | Укучының фамилиясе, исеме | Сый ныф | Елы |
1 | “Илһамлы каләм” | республика | лауреат | Сәләхова Э. | 9 | 2013 |
2 | “Җир шары – туган йортыбыз!” | район | җиңүче | Мубинов С. | 7 | 2013 |
3 | “Мин яратам сине, Россия!” | район | II | Ахметшина А. | 11 | 2013 |
4 | Рәниф Шәрипов исемендәге ачык республикакүләм шигырь , поэмалар бәйгесе | республика | Җиңүче | Мубинов С. | 8 | 2014 |
5 | “Ул көннәрнең даны мәңгелек!” | район | җиңүче | Мубинов | 8 | 2015 |
6 | “Шәҗәрәмдә Ватан сугышы еллары” | республика | лауреат | Мубинов С. | 8 | 2015 |
7 | “Ватанның яшь талантлары” халыкара иҗат олимпиадасы | халыкара | II | Мубинов С. | 9 | 2015 |
Соңгы 3 елда укучыларымның
төрле конкурс, бәйгеләрдә катнашуы турында
№ | Конкурс исеме | Югары лыгы | Урыны | Укучының фамилиясе, исеме | Сый ныф | Елы |
1 | “Табигать – туган йортыбыз” | республика | катнашучы | Фәләхова Ф. | 9 | 2013 |
2 | “Табигать – туган йортыбыз” | республика | катнашучы | Мубинов С. | 7 | 2013 |
3 | “Китап – белем чишмәсе” | республика | катнашучы | Халилова А. | 5 | 2014 |
4 | “Китап – белем чишмәсе” | республика | катнашучы | Гайнутдинова Т. | 5 | 2014 |
5 | “Безнең тормышта кануннар” | район | катнашучы | Мубинов | 8 | 2015 |
6 | “Җиңү җыры” | республика | катнашучы | Мубинов С. | 8 | 2015 |
7 | Татар теленнән халыкара олимпиада | халыкара | катнашучы | Мубинов С. | 9 | 2014 |
8 | Татар теленнән халыкара олимпиада | халыкара | катнашучы | Мингазова Ф. | 9 | 2015 |
9 | Татар теленнән халыкара олимпиада | халыкара | катнашучы | Яковлева А. | 9 | 2015 |
10 | Татар теленнән халыкара олимпиада | халыкара | катнашучы | Гобәйдуллина Н. | 11 | 2015 |
- Укытучының уңышлары
2013-2014 уку елында ДЙА,
2014-2015 нче уку елында БРТ нәтиҗәләре
№ | Уку елы | Укучылар саны | Өлгереш | Сыйфат | 100 балл җыючылар саны | 90 нан югары балл җыючылар саны |
1 | 2012-2013 | 17 | 100% | 100% | - | 3(17%) |
2 | 2013-2014 | 19 | 100% | 100% | 1 | 11 (63%) |
Хезмәтемнең нәтиҗәләре
- РФ Мәгариф һәм фән инистрлыгының Мактау грамотасы ,2015 ;
- ТР Мәгариф һәм фән инистрлыгының Мактау грамотасы ,2012 ;
- ТР Прокуроры һәм ТР Мәгариф һәм фән министрының “Рәхмәт хаты”;
- Республика олимпиадасына призер әзерләгән өчен, ТР Премьер – министр урынбасары –Мәгариф һәм фән министры Мактау грамотасы ,2014;
- Бөтенрәсәй “Сыйныф җитәкчесе” бәйгесенең район туры призеры буларак район мәгариф бүлеге грамотасы;
- Республикакүләм “Безнең яхшы укытучыбыз” грантына ия буларак район мәгариф бүлеге грамотасы, 2014;
- “Туган ягым – яшел бишек” төбәкара фәнни – гамәли конференөиядә I дәрәҗә диплом,2013;
- Республика олимпиадасының район турында җиңүче әзерләгән өчен, район мәгариф бүлеге грамотасы;
- “Гариф Ахунов: шәхес, иҗат, заман ...“ республика фәнни – гамәли конференциядә призер буларак диплом, 2015;
- Районкүләм төрле иҗат бәйгеләрендә җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән өчен район мәгариф бүлеге грамоталары 2012,2013,2014.
Хезмәте авыр булса да,
җимеше татлы.
Матбугатта басылган иҗат эшләре һәм мәкаләләр
Татарстан Республикасы
Теләче муниципаль районы МБГБУ-
Олы Нырсы гомуми урта белем бирү мәктәбе
( Фатих Әмирханның
« Нәҗип» хикәясен йомгаклау дәресе эшкәртмәсе )
Татар теле һәм әдәбияты
укытучысы: Мубинова
Гөлнара Гаптелманнафовна
Тема: Фатих Әмирханның «Нәҗип» хикәясен йомгаклау дәресе
Максат: һәр кешенең яраткан һөнәре булырга тиешлекне, һөнәрле кешенең тормышта югалып калмавын төшендерү; сәнгатьле уку, монологик сөйләмне камилләштерү; әсәргә өлешчә анализ алымнарын өйрәнү; хикәя төшенчәсен аңлату.
( Дәрескә план – конспект )
Экранда 1 слайд:
Ф.Әмирхан портреты. Дәреснең темасы.
Исәнмесез, укучылар,хәерле көн!
Исәнмесез!
Укучылар, бүген безнең дәресебездә хөрмәтле унаклар да катнаша.Әйдәгез алар белән дә исәнләшеп алыйк.
Хәерле көн!
Хәерле көн! Шушы ике сүздә никадәр шатлык салынган.Алар безгә көн озынына җитәрлек көч бирә, рух өсти.Шуңа күрә бер сыйныф бүлмәсе эчендә генә түгел , ә бар җиһанга хәерле көн дип , эндәшәсе килә.
Хәерле көн телим таңнар саен,
Аяз күкләр телим җиремә.
Кояшлы көн телим һәр кешегә,
Һәм иминлек тели илемә.
Үәерле көн телим бөҗәкләргә,
Хәерле көн телим гөлләргә.
Хәерле юл телим юлчыларга,
Чәчәкләргә карап елмаям.
Җиргә якты , җылы нурын сипкән
Кояшыма карап куанам.
Бу шигырьне укыган саен укыйсы, сөйләгән саен сөйлисе килеп тора, әйтерсең лә безнең бүлмәбезгә кояш үзе килеп керде.
Әйдәгез бер – беребезгә карап хәерле көн теләп елмаеп алыйк әле.( Укучы- лар елмаялар)
Рәхмәт, укучылар. Әйдәгез хәзер дәресебезне башлап җибәрик. Без алдагы ике дәрестә Фатих Әмирханның « Нәҗип» хикәясен укып ,эчтәлеге белән таныштык.Һәм бүгенге дәресебез безнең шушы әсәрне йомгаклау дәресе булачак.
Башлангыч сыйныфларда укыганда сез , әсәрне укып,язучының әйтергә теләгән фикерен аңларга өйрәнеп килдегез.Бүген дә без Фатих Әмирхан безгә нинди киңәш бирә,нинди тәрбия бирә – шул хакта сөйләшербез. Һәм минем сезне дәрескә эпиграф итеп алынган матур сүзләр белән танышты- расым килә.
( 2 слайд)
И сабыйлар!Эшләгез сез ,иң мөкадәс нәрсә эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
( Г.Тукай )
Ни өчен нәкъ менә шушы сүзләрне сайладым икән? Дәрес ахырында без моңа яңадан әйләнеп кайтырбыз.
Ә хәзер , укучылар, әсәргә якынрак килеп,өй эшен тикшереп китик әле.Өйгә эш нәрсә бирелгән иде әле ?
- Фатих Әмирханның « Нәҗип» хикәясеннән чагыштыруларны билгеләп килергә иде.
Яхшы, рәхмәт.Билгеләдегезме?
- Әйе.
- Иң беренче тиз генә искә төшереп китик әле.Нинди сурәтләү чарасын без чагыштыру дип атадык әле?
- Чагыштыру бер предметны яки күренешне икенче предметка һәм күренешкә охшатып әйтүне белдерә.Ул күренешләрне , персонажларны җанлырак, тәэсирлерәк итеп укучыга җиткерергә ярдәм итә.
- Әйе. Әйдәгез билгеләгән чагыштыруларны укып китик.
( дәреслектән укучылар укый:
1 укучы . 122 бит, өстән 1-7 юллар.
2 укучы .122 бит 5 кызыл юл.1-4 юллар.
3 укучы.122 бит астан 4-3 юллар.
4 укучы .123 бит астан 7-6 юллар.
5 укучы .124 бит.өстән 5 юл.
- Барысын да дөрес тапкансыз. Бик яхшы.
Балалар, сез әсәрнең эчтәлеген беләсез бит , әйеме? Безгә хәзер бүгенге дәрескә бик мөһим булган берничә нәрсәне искә төшерергә кирәк.Бик кыска гына итеп. Ләкин сөйләп түгел .Моның өчен без сигнал – карточкалардан файдаланабыз.
- Экранда тест сораулары һәм җаваплары чыгачак. Сезгә һәр сорауга китерелгән 3 җаваптан иң дөрес, иң төгәл җавапны билгеләргә кирәк булачак.Игътибарлы булабыз.
( 3 слайд: 1.Гомәр кайсы уен коралында оста уйный?
1) Баян
2) Курай
3) Гитара Гомәрнең нәрсәсе бар? (Һөнәре бар)
( Тактага укытучы 1. «Гомәр һөнәре» дигән язуны беркетә.)
2.Нәҗип мөгаллимнән нинди дәресләр ала?
1) Чигү дәресләре
2) Рәсем төшерү дәресләре
3) Сурәтне кисеп ябыштыру дәресе Ни өчен Нәҗип бу дәресләргә йөри? ( Һөнәр алу өчен)
( Тактага укытучы 1. «Нәҗипнең һөнәрле булырга тырышуы» дигән язуны беркетә.)
( 4 слайд )
3.Нәҗипнең һөнәре нинди?
1) Балчыктан сурәт ясый.
2) Гармунда оста уйный.
3) Матур итеп рәсем ясый. Нәҗипнең нәрсәгә өйрәнде?
( Тактага укытучы 1. «Нәҗип һөнәре» дигән язуны беркетә.)
4.Нәҗип кемгә ничек ярдәм итә?
1) Мәрфуга апасына калфакка чәчәк үрнәге төшерә.
2) Әнисенә йорт эшләрендә булыша.
- Абыйсына ат тарантасы ясарга булыша.
Нәҗип һөнәре булгач нәрсә эшләде? ( Булышты, ярдәм итте)
(Тактага укытучы 1. « Һөнәрнең файдасы» дигән язуны беркетә.)
- Укучылар! Без бу язуларга дәрес ахырында әйләнеп кайтабыз әле. Алар шунда торып торалар. Ә хәзер минем сезнең игътибарыгызны 4 тест җавабына юнәлтәсем килә. Анда җавап безнең ничек булды әле ?
- Мәрфуга апасына калфакка чәчәк үрнәге төшерә
Әйе.Калфакның нинди матур чигү үрнәкләре белән бизәлгәнен сез телетапшырулар аша һәм әбиләребез башында күреп торасыз, шулай бит.
Менә бүген минем дә сезгә калфаклар күрсәтәсем килә.Аларны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхлисә апагыз Әхмәдулловнаның кызы Гөлназ апагыз тегеп, чиккән. Матур бит, әйеме? Алар татар хатын – кызларының милли киеме. Шундый милли бизәкләр белән матурлап эшләнгәннәр.
Ә калфакны кем генә әзерли ала соң? ( Кулы эш белгән кеше, һөнәрле кеше, эш тәртибен белгән кеше)
Безнең Әлфирә Калфак турында шигырь өйрәнеп килгән иде.Әйдәгез аңа сүз бирик әле.
«Энҗе – мәрҗән калфагым»
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе – калфак үзе ап-ак
Бик иклешә үземә.
Эннҗе-мәрҗән калфагыма
Йөрим сөенеп кенә.
Сәхнәләргә чыгып җырлыйм
Калфаклар киеп кенә.
Әй,калфагым,калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямь бирүче
Нур бирде шул алфагым.
Көзгеләргә күзем салсам,
Хәйран калам үзем дә.
Җем – җем энҗе – мәрҗәннәрнең
Нуры уйный йөземдә.
Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе – калфак кигән ыз ул
Татар кызы дисеннәр.
( Резеда Вәлиева шигыре)
-Рәхмәт, утыр.
Укучылар . Әйдәгез әсәрдәге образлар турында сөйләшеп ике зур төркемгә бүлеп карыйк әле. Нинди образлар беән таныштык әле без ?
- Нәҗип, Гомәр, Нәҗипнең апасы. Әнисе, күрше кызы Мәрфуга апалары һәм кунак кызлар.
- Әйе.Сиңа кайсы образ күбрәк ошады соң?һәм ни өчен икән? Җавап
биреп карыйк әле.
- Миңа Гомәр ошады.Чөнки ул әле бик зур ук булмаса да , матур итеп курайда уйный белә.Һәм шушы һөнәре булуы белән мактанып та йөрми.Күрше кызы Мәрфуга апасына да , кунак кызлар килгәч тә ялындырмыйча моңлы итеп курайда уйный.Кызлар аның уйнаганын яратып тыңлыйлар.Күршеләр дә Гомәрне булдыклы, акыллы бала дип мактыйлар.
- Ә синең үзеңнең Гомәр кебек буласың киләме соң? Кайсы сыйфатны булдырыр идең?
- Әйе.Яхшы , утыр .Нәтиҗә а: Гомәрнең һөнәре бар.( Укытучы тактадагы язуга күрсәтә)
- Укучылар , мин сезгә курайның ничек ясалуы турында сөйләгән идем инде.Ә бүген менә шул курайның моңлы тавышын ишеттерәсе килә. Бездә кунакта « Теләче музыка мәктәбе филиалының» шәкерте Ильшат абыегыз.Ул безгә үзенең яраткан кураенда бер көй уйнап күрсәтер.
- Рәхмәт. Безгә, укучыларга үзенчәлекле курай моңын ишеттергәнегез өчен. Курай турында бер шигырь дә тыңлап китик әле , укучылар.
«Курай» шигыре сөйләнә.
- Ә сез нинди һөнәрләр беләсез?
- Табиб, укытучы, сатучы, тракторист, шофёр, тегүче, төзүче һ.б.
- Ә без укучылар , сезнең белән хәзер яшь шофёрлар булырбыз. Әйдәгез ял итеп алабыз.
( Физкультминутка: « Шофёр буласым килә» җырына хәрәкәтләр ясала) .
-Мин тагын әсәрдәге образларга кайтып менә мондый сорау бирим әле сезгә.
-Нәҗипнең Мәрфуга апасын ничек күзаллыйсыз?Кызның бик нәфис , ягымлы булуын нәрсәләр күрсәтә?
- Миңа күрше Мәрфуга апа образы ошады. Ул Нәҗиптән 8-9 яшькә олы.Аның күзләре зур, тешләре ак , тигез, тавышы да матур.Ул сөйләшкәндә «Нәнәм», «Җаным» , « Акыллым» кебек матур сүзләр әйтеп сөйләшә.Әсәр ахырында аның ягымлы булуы бигрәк тә күренә. Ул 2 Кечкенә куллары белән ничек матур итеп ясый бит ул» дип Нәҗипне мактый.
- Сиңа ак төс күбрәк ошыймы, кара төсме.
- Ак төс.
- Ни өчен?
- - Ак төс бу очракта образның саф күңелле булуын да күрсәтә дисәк , ялгышмабыз бит, әйеме?
Әсәрдә укучыларның игътибарын җәлеп иткән герой турында сөйләшмәдек бит әле. Кем турында әйтәм мин?
- Нәҗип образы .
- Кайсы ягы белән ошады икән, сөйләп күрсәтәсеңме?
- Әсәр башында Нәҗип һөнәрсез итеп күрсәтелә.Беркемгә дә кирәк түгел итеп.Ә Әсәр ахырында инде без аның матур итеп рәсем ясый белүе турында беләбез.Аның һөнәре була.Шулай итеп ул кирәкле кешегә әйләнә.
- Яхшы.Утыр.Димәк Нәҗипнең дә һөнәре була.( Тактага эленгән язуга күрсәтелә)
- - Ә түбәндәге өзекне укысам, фикерегез үзгәрмәсме икән?
- Ыр-рый, Мәрфуга апа апа нинди ямьсез.Аның күзләре дә зур түгел, чукып алынган күзләр. Авызы да матур түгел,әбиләр авызы шикелле, ике колагына кадәр җиткән.кулы да бер генә, ыр-рый.Мәрфуга апа нинди ямьсез!.. -дип , ачу һәм хурлану катыш тавыш белән кычкырып җибәрдем.Аннан соң , апаның мине әнигә әләкләргә чыгып киткәнен күреп, сурәтне алып,тизрәк бүлмәдән сыздым да , ишегалдына чыккач, сурәтне җиргә салып таптап, изеп бетердем.
- - Менә сиңа, Мәрфуга апа, Менә сиңа, Мәрфуга апа.Апа менә...Апа да түгел. Мәрфуга да түгел, юньсез кыз шунда.
- -Нәҗип дөрес эшлиме? Дәрес башында Мәрфуга апасын яратам дигән иде бит.Сез моның белән килешәсезме.Шулай яраталар микән?
- Ул апасын ярата. Нәҗипне мин барыбер әйбәт малай дип әйтәм.Чөнки ул бит эшләгән эше өчен үкенә.Мин дөрес эшләмәдем ди, начар эшләдем ди.
- Әлбәттә , укучылар. Мин синең фикерең белән килешәм. Нәҗип үкенә.
- Укучылар.Менә еш кына бер дә юкка үпкәлисез ,иреләнәсез,өлкәннәргә
каршы сүзләр әйтәсез. Әйтәсез дә онытысыз, ә уйламыйча әйткән ул сүзегез белән сез олы кешене ничек рәнҗетүегезне , аның хәтерен калдыруыгызны . Аңа ничек кыен булуын белмисез дә.Әгәр кайчан да булса дустыгызның, әти- әниегезнең . Классташыгызның хәтерен калдырырга өлгергәнсез икән , гафу үтенегез.Үз гаебеңне таныйбелү, гафу үтенә белү – үзе бик кирәкле сыйфат. Һәм «Нәҗип» хикәясендә дә Нәҗипнең үкенү газапларын кичерүен без яхшы күрдек. Менә шушы урында минем сезнең игътибарыгызны табигать күренешләренә юнәлтәсем килә.Әсәрдә табигать күренешенең нинди әһәмияте бар? Балалар , әйдәгез әсәрдән табигать күренеше сурәтләнгән урынны табып, укып алыйк әле.
- ( Дәреслектән 122-123 битләрдән өзек укыла).
- Сез ничек уйлыйсыз ,ни өчен давыл бер көчәя, бер тына ?
- Давылның көчәеп ,тынуын Нәҗипнең кыланып ямьсезләнүе һәм үкенүе дип әйтеп була.Ул бит кыланып теләсә нәрсә эшләп ташлый да соңыннан борчыла.Үзен – үзе тәнкыйтьли, кызлардан бигрәк тә Мәрфуга апасыннан ояла.
- Әйе.Язучы пейзажны сурәтләве белән төп геройның холык – сыйфатын чагылдыра икән.
- Нәҗипкә киңәш бирәсе килә укучылар.Сез бу очракта нинди киңәшләр бирер идегез микән?
- Әйдәгез уен рәвешендә киңәшләр белдерәбез.Мин тактага ике язу эләм.Алар менә шундый – ма, - мә кушымчалары.
- Сез шушы кушымчага беткән сүзләр – киңәшләр җиткерергә тиеш буласыз.Әлбәттә, эчтәлектән читкә тайпылмыйча гына.Мәсәлән, беренчесен мин үзем җиткерәм.Ләкин сүзләр белән түгел,минем мөрәҗәгатем ребус рәвешендә була.Сез аны чишеп укырга тиеш буласыз.
- ( Тактага ике язу
- - ма - мә
һәм ике ребус эленә. Укучылар чишәләр)
Алга таба үзләре дә әйтәләр.Мәсәлән:
Усалланма Түбәгә менмә
кычкырма Үртәләмә
тәртип бозма әйткәләшмә
ачу тотма сикермә
мактанма үчләнмә
Рәхмәт , укучылар.Бик яхшы киңәшләр ишеттек.Ләкин бу киңәшләр безнең барыбызга да булсын иде.
Әсәрнең башын искә төшерик әле , укучылар.
-Әсәр башында Нәҗип абыйсы белән атлы уйный.
-Ерак китәләрме?
- Юк, чөнки уенчык ат ничек кенә каты кумасыннар бармый.
- Нәҗип образын шушы вакыйга белән бәйләп карыйк әле.Бәйләнеш бар микән?
- Бар дип уйлыйм.Нәҗипнең һөнәрсез булуын бәйләп була.Һөнәрсез кеше ерак китә алмый.
- Ә әсәрнең ахырында нинди уен уйнала7
- Нәҗип абыйсы белән суда көймә йөздерә.
- Көймә йөзәме соң, әллә туктап торамы, ат шикелле?
- Су агымына җиңел генә ага.
- Тагын бәйләп буламы икән Нәҗип белән.
- Әйе , була.Әсәр дә Нәҗип һөнәрле булды, ә һөнәрле кеше тормышта үз юлын, урынын таба , нәкъ көймә җиңел генә аккан кебек.
- Димәк нәтиҗәне чыгарасы килә, дәрестә без кешегә яшәү өчен нәрсәнең иң кирәк икәнен дә белергә тиешбез. Моны без тиз генә кроссворд чишеп табарбыз. Сез экранда чыккан сурәтләрне танып әйтеп барырсыз. Мин шакмакларга хәрефләрне урнаштыра барырмын.
(Кроссвордта Һ Ө Н Ә Р сүзе килеп чыга.)
_-Язучы Фатих Әмирхан безне нинди нәтиҗәгә китерә?
Димәк кешегә яшәү өчен һөнәр белү кирәк икән. Мин дәреснең эпиграфына әйләнеп кайтам.Г.Тукай да безгә һөнәр үзләштерегез, эш сөегез дигән киңәшләрне әйтеп калдырган .Һәм тактадагы язулардан да без һөнәрле булу өчен
- Һөнәрледән үрнәк алырга;
- һөнәр үзләштерү өчен тырышырга;
- Һөнәрең белән файда китерергә кирәк икәнлеген аңладык.
Дәреснең ахырында гына минем һөнәрле булу турында Ризаэддин Фәхреддиновның тылсымлы сүзләрен әйтәсем килә.
«Ялкаулык һәм һөнәрсезлек - бик начар холык.»
«Һөнәр белән эш итә – тиешләрнең дә иң тиешлеседер.»
«Һөнәрдән башка дөнья төзек булмас.»
«Эшләрне кеше күрсен вә мактасын өчен түгел , бәлки файдасы булсын эшләү кирәк.»
Шушы урында сезгә өй эше биреп куям « Нәҗип киләчәктә кем булыр икән?» дигщн сорауга сөйләргә , үз фикерләрегезне әйтергә әзерләнеп килерсез.
( көндәлекләргә өй эше языла)
--Укучылар, ничек уйлыйсыз, « Нәҗип» әсәрендәге вакыйгалар тормышта булырга мөмкинме?
Мәсәлән: атлы уйныйсызмы? Көймә йөздерәсезме? Мактанырга яратабызмы? Күршеләргә уйнарга яисә хәл белешергә йөрибезме?
-Әйе
Менә шулай итеп ,
- «Тормышта булган һәм булуы ихтимал берәр вакыйганы сурәтләгән кечкенә күләмле чәчмә әсәр ХИКӘЯ дип атала.»
- Әйдәгез, укучылар , әлеге кагыйдәне дәфтәрләргә язып куйыйк әле.
- ( Дәфтәрләрдә эш)
- Балалар, дәресебез ахырында бераз йомгак ясап алыйк.Без бүген нәрсәләргә өйрәндек.
- Кеше һәнәр белергә тиеш.
- Хикәя жанры турында белдек.
- Кешеләргә яхшылык кына эшләргә кирәк.
- Үпкәләргә , үч тотарга ярамый.
- Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк.
- Кешегә авырлык китергәндә гафу үтенергә кирәк.
- Әйе , укучылар , яхшы.Менә бик матур итеп үзебезнең бүгенге дәресебезгә нәтиҗә дә ясап алдык.Ә хәзер дәрестә актив катнашкан укучыларга (--------)билгеләр куям.Дәрес тәмам.Чыгарга була.
15 слайд.
« Сау булыгыз! Уңышлар телим!»
Татар теле укытучыларының район семинарында күрсәтелгән
ачык дәрес эшкәртмәсе.
Төзеде: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мубинова Г.Г.
6 нчы сыйныфта татар теле дәресе.
Тема: Хикәя фигыльнең заманнарын кабатлау.
Максат:
хикәя фигыльләрнең заманнарын кабатлап, белемдә эзлеклелек булдыру;
хикәя фигыль темасы буенча белемне ныгыту;
ярату төшенчәсен аңлау, укучылар күңелендә тирә-юньгә ярату, ихтирам тәрбияләү.
1 нче слайд
-Хәерле көн ,укучылар,исәнмесез!
Укучылар, безнең бүгенге дәресебездә кунаклар катнаша.Әйдәгез,алар белн дә исәнләшеп алабыз.
-Исәнмесез,хәерле көн!
-Рәхмәт,укучылар,утырыгыз.Сезгә уңышлар теләп , матур теләкләр белән дәресемне башлап җибәрәм.Әйдәгез ,укучылар, күк йөзендәге кояш кебек еламеп, бер – беребезне сәламләп алыйк әле. Менә хәзер күңелле булып китте.Мин сезнең һәрвакыт шулай шат йөзле, көләч булуыгызны телим.
Елмаеп торган кеше ул –шат кеше, елмаеп торган кеше ул – бар нәрсәдән дә канәгать кеше, елмаеп торган кеше ул – ярата белгән кеше.
Шушы урында укучылар минем сезне дәресемнең эпиграфы белән таныштырып китәсем килә.
2 Слайд -Эпиграф
Алия, әйдә дәреснең эпиграфын укып танышыйк әле.
“Яратыйк без дуслар – туганнарны,
Әнкәйләрне өзелеп яратыйк.
Тереклеккә сөю аша карыйк,
Бар дөньяга карыйк яратып”
Без бүген дәрестә ярату турында да сөйләшәчәкбез.
шушы кечкенә генә яфракны яратуыбыз белән без табигатьне яратуыбызны күрсәтәбез. Әйдәгез эпиграфка бер язу беркетеп куйыйк әле.
”Табигатьне яратыйк!”
Ә хәзер ,әйдәгез, өй эшен тикшереп китик.Өй эшен искә төшерегез әле.
( Хикәя фигыль темасы буенча тестка әзерләнергә .Әзерме сез?Әйдәгез сигнал карточкалар ярдәмендә сезнең әзерлекне тикшереп алабыз.
4 слайд тест1
Тест биремнәре.
А. -мас, мәс кушымчалары кайсы заманныкы?
1.Билгеле киләчәк заманның юклык төре;
2.Билгесез үткән заманың юклык төре;
3.Билгесез киләчәк заманның юклык төре.
Ә) Хикәя фигыль кайсы төркемгә керә?
1.Затланышлы фигыль;
2.Затланышсыз фигыль;
3.Дөрес җавап юк.
Б)Г.Тукай 1886 нчы елда туа җөмләсендә хикәя фигыль кайсы мәгънәне белдерә?
1.Сөйләп торган вакыттагы эш-хәлне белдерә;
2.Үткәндә булган эш-хәлне җанландыра;
3. Кабатланып торган эш-хәлне белдерә.
5 слайд
В)Фигыльләр дөрес язылган рәтне күрсәт.
1.Буйяр,көләячәк,килде, барыр.
2.Китде, көлер, савыр,киер.
3.Сөртер, җырлаячак, йомды,сызган.
Г)Фигыльнең башлангыч формасы дөрес күрсәтелгән рәтне билгелә.
1. Ян,уян,килеп кер,тынычсызлан.
2. Ян,уяна, килеп керде, тынычсызланыр.
3. Дөрес җавап юк.
Д) Башланды,җырлана, бизәнәбез,киендек фигыльләре кайсы юнәлеш белән төрләнгән?
1.Уртаклык юнәлеше;
2. Төшем юнәлеше;
3.Кайтым юнәлеше.
-Бик яхшы , балалар, өйдә кабатлагансыз.
6 слайд ( критерийларны слайдта чыгарырга) ҮЗБӘЯ
Ә хәзер мин сезгә төркемнәрдә эшләргә бирем бирәм. Без текст өстендә эшләячәкбез.Һәр төркемнең дә биреме бертөрле түгел.шуңа күрә игътибарлы булабыз.
(Һәр өстәлгә бер текст бирелә.Текст өстендә эшнең биреме карточкаларда күрсәтелә. Һәр төркемнең биреме белән танышып чыгабыз.)
1 нче карточка.
Текст өстендә эш.Безнең авылдан ерак түгел генә урман урнашкан.Урманда төрле җәнлекләр, кошлар яшиләр. Җәй көне урман гөрләп тора.Ә менә кышын анда бер тавыш та юк.Урман тын. Анда яшәгән җәнлекләр, суыктан качып, өннәренә кереп йоклаганнар. Кошларның кайберләре җылы якларга киткән, ә кайберләре, авылыбыз уртасында үскән агач куышларында ышыкланып , кыш үткәрергә җыеналар. Сез аларны кызганасызмы?Әгәр дә без нәни дусларыбызга салкын кышларда ярдәм итсәк, алар кышны җиңелрәк үткәрәчәкләр. Бирем. Тексттан хикәя фигыльләрне табып, заманын билгеләргә . Әйдәгез 1 нче төркемнең эшен тикшерәбез. Калган төркемнәр тыңлап, хаталар булса төзәтәбез.Яхшы , утырыгыз.дөрес булган.
Ә хәзер кошлар турында сөйләшеп алыйк .
7 слайд кошларга ярдәм итик
Менә салкын кышлар җитте.Инде кышның беренче бураннары да дулап алды.Кошларга суык.Шуңа күрә авыл тирәләренә, ышыграк урыннарга күчеп киләләр.Алар бик туңганнар.Безгә ниләр әйтәләр икән кошлар?
Укы әле, Антон.
8 слайд карда чыпчык эзләре
Кар өстенә ачык итеп,
Дәфтәр битендәге кебек
Язылган серле сүзләр!
Карыйк әле ,дусларым.
Аркылыга – буйга киткән,
Бу нинди таяклар икән?
Серле сүзләр язылганнар
Кошлар тәпие белән.
Кызылтүшләр,чыпчыклар,
Карабүрекләр,песнәкләр,
Күгәрченнәр,каргалар
Безгә нәрсә язалар?!
Ниләр әйтәләр? Җавапны хор белән укыйбыз,кызыл белән язуны.
- Җимлекләр ясагыз безгә
- Ягез,ягез, тизрәк!
- Без ачыктык, без туңабыз
- Безгә ашарга кирәк!!! Слайд3
9 слайд кошларга нәрсә ашатабыз
Кошларга нәрсәләр ашатырга була?
Әйе,Гүзәл.
10 слайд ялгыз песнәк
Менә монда бер песнәк үпкәләгән әле сезгә, җимлекләр куймадыгыз ди. Әле җимлек ясарга өлгердегезме, кемнәр элде. Калганнар да инде ашыгырга кирәк.
11 нче слайд Кошларны яратыйк.
Йөрәккә язылган “Кошларны яратыйк!” язуы зур йөрәккә беркетелә.
2 нче төркем тексты буенча эш тикшерелә.
Әни һәм икмәк сүзләре һәрчак янәшә йөри.Чөнки алар икесе дә бик кадерле. Табын уртасына куелганкабарып пешкән икмәккә карап, әниләр безгә икмәкне кадерләргә, яратырга өндиләр.
Икмәк турында бик күп мәкальләр,әйтемнәр җыелган.Арадан берсен укып китик.«Көннәрдән бер көнне әнисе улына икмәк кыерчыгы тоттыра. «Балдан да татлырак булгач кына ашарсың. Татлы булмаса, үзең чәчеп, үзең игәрсең», — ди. Шуннан ниләр булган — беркем белми. Тик шунысы гына ачык: әнисенең сүзләре гомере буе онытылмаган. Улы икмәктән татлырак берни дә юклыгына ышанган».
Бирем. Тексттан юнәлеш кушымчалары алган фигыльләрне табып,юнәлешләрен күрсәтергә.
Рәхмәт икенче төркемгә. Текстта ярату темасы бармы?
12 Слайд әни ипи пешерә.
Бар, әнисе баласын ярата, чөнки ул малайга хезмәт яратырга куша. Акыллы киңәшен бирә. Аннары ипидә кадерле. Аны да яратабыз.
Дөрес. Текстта без яратырга, кадерләргә тиешле ике әйбер искәртелә.Болар: әниләр һәм икмәк.
Әйдәгез тагын йөрәкләрне беркетеп куйыйк әле.
2 йөрәк.Әниләрне яратыйк!
3йөрәк. Икмәкне яратыйк!
Балалар , бик тиздән нинди бәйрәм җитә?
Әни ләр бәйрәме.
Әйе, 29 нчы ноябрь - иң кадерле кешеләребез-Әниләребез бәйрәме.Сез бәхетле, балалар, һәммәгезнең әниләре исән-сау, сез кайтышка тәмле ризыклар пешереп көтеп торалар, шатлыкларыгызны бүлешәләр, борчуларыгыз булса юаталар.Сез аларны көн саен крәсез.
Ә бит тормышта язмыш тарафыннан кимсетелгән балалар бик күп. Аларны инвалид балалар диләр.Берсе ишетми, берсе йөри, сөйләшә алмый, берсенең күзләре сукыр. Менә шундый балалар турында бер шигырь укып китик әле. Алия ятлап килде.Әйдә Алия, монда чыгып сөйлә.
13 слайд инвалид балалар.
Бер сукыр баланың моң-зары.
СабирГабделмән сүзләре.
Мин ишетәм, кояш якты, көн якты, дип,
Суларныңагышларыбикяхшы, дип;
Күкйөзенеңйолдызларыуйнапйөри
Җирйөзенеңмәхлуклары тик ятмый, дип.
Мин ишетәм, киңсәхрадагөлүсә, дип,
Болытлар тау-таудайбулыпкүчә, дип;
Адәмугылыбашынселкепхәйран кала
Бакчадагытамашаларныкүрсә, дип.
Мин ишетәм, карларэри, бозкитә, дип;
Су буендакүпкешеләрсәйритә, дип;
Балалармәктәпләрдәукып-укып,
Гыйлемалыпчыгалар, дип, булыпәдип.
Галәмгәкараубезгәбула, дип, ямь,
Үземтөслебалалардан мин ишетәм.
Мин боларныңһичберсендәтеләмимен,
Бермәртәбәәнкәемнекүрсәмикән!
Шигырьдән аңлашылганча, сукыр баланың дөнья матурлыгына караганда да иң беренче әнисенең йөзен күрәсе килә икән. Аларга да ,укучылар,нәкъ безгә кебек йомшак сүз ярату кирәк.Без кешеләрне кем һәм нинди булуына карамастан, яратырга тиешбез.Тиздән балалар илебездә инвалидлар декадасы башланып китә. Моны да онытып бетермәсәк иде.
Димәк, тагын бер йөрәкне беркетәбез.
4 йөрәк.”Кешеләрне яратыйк!”
Һәм 3 нче төркемне дә тыңлап үтәбез.14 слайд дуслык турындаДуслык – дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минем дә дусларым бар. Шулай да якын дустым берәү генә. Аның белән миңа бик рәхәт. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. Ишегалдында да гел бергә йөрибез: җәй көне футбол уйныйбыз, кышын тимераякта шуабыз. Дустымның миңа иң ошаган ягы – ул беркемне дә авыр вакытта ташламый, һәрчак ярдәм итәргә әзер. Серләрне ул бүтән кешегә сөйләми. Әйткән сүзен һәрвакытта да үти. Дустым миңа дуслык турында китап бүләк итте. Ул китапны бергә укыдык. Киләчәктә дә дуслар булачакбыз дип вәгъдә бирештек.
Тексттан фигыльләрне табып, барлык-юклык, заман һәм зат – сан белән төрләнешне аңлатырга.
Укучылар, текст эчтәлегеннән күренгәнчә, дусның бик якын кеше булганы беленә.Һәрберегезнең дуслары бардыр.арада бик якын дустыгыз да бардыр. Әй дәгез,Дуслык турында мәкальләрне искә төшереп китик әле.
Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
Дуслык тау күчерә
Дусавырлыктабеленерһ.б.
д) дус-акчаданкыйммәтлерәк
е) дусларынонытканнарның, үзендәонытырлар.
100 сум акчаң блганчы,100 дустың булсын.
Рәхмәт,балалар, менә алдагы шигырь юлларны укып, тактага тагын 1 йөрәкне беркетеп куябыз.
Айсинә шигырьне укып чык әле.
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә,
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Дус яратса уңар эшең дә.
Дип 5 нче йөрәкне беркетәм.
5 йөрәк: “ Дусларны яратыйк!”.
Арып китмәдегезме.әйдәгез физкультминут ясап алабыз.
Башта күзләрне ял иттерик, аннары аяк кулларга ял бирербез.Леопольд һәм ике тычкан турында мультфильм караганыгыз бармы.Ничек бетә.Әйе дуслашалар.Әле генә дуслык турында сөйләштек. Әйдәгез ял итәбез.
ФИЗКУЛЬТМИНУТ ЛЕОПОЛЬД
Ә хәзер хәрәкәтләр ясап алыйк. Аякларны хәрәкәтләндерсәк тә,безгә әзрәк кенә уйларга да кирәк булачак.
Мин сезгә хикәя фигыль турында билгеләмәләр әйтәм.дөрес булса басасыз, дөрес булмаса чүгәлисез.
Әйдәгез, сез әзерме?
Хикәя фигыль предметны белдерә.(юк)
Хикәя фигыль зат –сан, заман белән төрләнә.(Әйе)
Хикәя фигыль барлыкта , юклыкта килә.(Әйе)
Хикәя фигыльнең 5 заманы бар. (юк) Һәм соңгысы
Хикәя фигыль юнәлеш белән төрләнә.(әйе)
4 нче карточка
Текст өстендә эш.
Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез.Чөнкиаларга бик күп акыл хәзинәсе сыйган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.
Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыдылар . Алар мине кечкенә вакытта бик күп китаплар белән таныштырдылар ,ә аннары мин үзем укырга керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым.
Бирем: хикәя фигыльләрнең ясалышы буенча төрләрен билгеләгез.
6 йөрәк беркетелә. “Китапны яратыгыз!”
СЛАЙД ТЕКСТ БУЕНЧА ЭШНЕ БӘЯЛИБЕЗ БИЛГЕ КУЕЛА
Ә хәзер , балалар перфокарталарда хикәя фигыльнең заман формалары буенча белемнәрне сынап алабыз.
(Перфокарталарны өләшәм)
Балалар, биремнәрне мөстәкыйль эшлибез. Эшләп бетергәч , җилкәдәш дусларыгызга җавапларны күрсәтәсез..Аннары каршы партнерыгыз сезнекен тикшерә.
Партнерның эшен бәялисез.
Слайд перфокарта график
Слайдта чыга дөрес график, чагыштырып,хаталарны карыйбыз, төзәтәбез.
Рәхмәт укучылар, утырыгыз.
Балалар без хикәя фигыль турында кабатлап чыктык.Нәрсәләрне кабатладык,әйдәгез җыйыйк әле.
Хикәя фигыль барлыкта – юклыкта килә, заман белән , зат –сан белән, юнәлеш белән төрләнә.
Мәгънәләрен кабатладык.
Ясалышын кабатладык.
Менә шуларны җыеп , укучылар хәзер хикәя фигыльгә морфологик анализ ясау тәртибе белән танышабыз.
Слайдта морфологик анализ
Рәфинә укып танышыйк әле.
Ә хәзер дәреслек белән эшләп алыйк.
Хикәя фигыльгә морфологик анализ ясарга өйрәнәбез.
Хикәя фигыльгә морфологик анализ ясау тәртибен 1 укучыдан укыту.78 нче бит.
140 нчы күнегүнең 1-2 нче өстендә эшлибез.
(Таныр һәм караячакмын сүзләрен тикшерәбез.)
Таныр-хикәя фигыль,затланышлы,төп юнәлештә,барлыкта, билгесез киләчәк заманда.3 зат берлек санда,җөмләдә хәбәр булып килә, тамыр фигыль.
Караячакмын-хикәя фигыль, затланышлы, төп юнәлештә,барлыкта,билгеле киләчәк заманда,1 нче зат берлек санда,җөмләдә хәбәр булып килә,тамыр фигыль.(Слайдта бирелә)
Өй эшен яздыру .Өй эшенә индивидуаль биремнәр бирелә.Җөмләләрдән хикәя фигыльләрне табып, морфологик анализ ясарга.
Билгеләр
Бишлеләр кул күтәрә, 4 леләр кул күтәрә, 3 ле бармы?
Нәтиҗә.
Балалар , хикәя фигыль турында белгәннәребезне җыйдык.Ә дәресебезгә йомгак итеп минем тагын бер кат эпиграфны укып китәсем килә. Безнең йөрәгебез зураеп китте, үзенә кечкенә йөрәкләрне кушты.
Балалар тормышта яратып яшик. Иң беренче үзегезне яратыгыз.Үзен Яраткан кеше тирә – юньне ярата. Дәресебезне җыр белән тәмамлыйк. Әйдәгез, кунаклар сез дә безгә кушылыгыз!.
- Фоторәсемнәрдә мәктәп тормышы