"Роберт Миңнуллин шигъриятендә ак каен образы" Хайруллина С. И.

Хайруллина Сагира Иршатовна

 

Тема: “ Роберт Миңнуллин шигъриятендә ак каен образы”.

Фәнни хезмәтне башкаручы:. Укытучы  Хәйруллина Саһира Иршат кызы.

Теманың актуальлелеге: Һәр халык үзенең язучыларын, шагыйрьләрен белергә тиеш, фәнни яктан аларның иҗатын  өйрәнүгә багышланган хезмәтләр язу теманың актуальлелеген тәшкил итә.

Фәнни эшнең максаты: “ Роберт Миңнуллин шигъриятендә ак каен образы” дигән теманы ачу.

 Бурычлар:

1.     Шагыйрьнең  иҗатында өч чыганакны күрсәтү;

2.      Иҗатында ак каен  капма –каршы күренешләрнең символы булып килүен аңлату;

3.      Ак каен  кеше кебек  җитди сыйфатларга ия зат булуын  белдерү.

  Өйрәнү материалы :

Миңнуллин  Р. М. Ике тамчы каен яше.// Казан Казан утлары-  2011.- №6.-  5 б.

 Миңнуллин Р. М. Әнкәмнең догалары./ Р. М.Миңнуллин. Казан : Татарстан Республикасы информация һәм матбугат министрлыгының К. Якуб исемендәге  полиграфия комбинаты.- 1995.- 159 б.

Рахмани Р.   Талантлар ничә төрле. //  Мәйдан – 2003.- №3-  83  б.

Урманче Ф.   Туган як каеннары. //  Мәйдан-  2003.- №3-  115 б.

 

 

 

Эш планы: фәнни хезмәт өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.

  Кереш өлештә Р. Миңнуллинның иҗатында чагылыш тапкан өч чыганак турында сүз бара.

 Төп өлештә шагыйрьнең шигырьләренә анализ   бирү, ак каен образының төрле  функцияләр  үтәвен күрсәтү.  Йомгаклау өлешендә сүз күренекле  җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь  Р. Миңнуллин  иҗатының халык тарафыннан онытылмавы турында әйтелә.   

  Нәтиҗә: : “ Роберт Миңнуллин шигъриятендә ак каен образы”.темасын өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:

-шагыйрьнең иҗат мирасы гаять бай;

-үз чордашлары һәм  бүгенге укучылар  тарафыннан югары бәяләнә.

-иҗат мирасы әле тулысынча өйрәнелмәгән;

- Роберт Миңнуллин иҗатын  укучыга ирештерү безнең  бурычыбыз булып тора.

 

 

 

I.Кереш.

Р. Миңнуллин сүзләренә язылган җырларны җырламаган,  һич тә булмаса үз алдына авыз эченнән көйләмәгән берәр татар кешесе бар микән?

Иҗат кешесе    өчен үз моңыңны табу бер кыен булса, аны саклап калу икеләтә авыр. Р. Миңнуллинның шигъри чишмәсе озын гомерле булып чыкты. Нинди генә челләләрдә дә  саегып- корып бетмәде. Кайлардан килә соң бу моң чишмәсе шагыйрьгә? Ни өчен  аның иҗаты тирән , мул сулы ? Ул моңның шагыйрь йөрәгендә өч зур чыганагы, өч зур коесы бар. Беренче чыганак  ул ,һичшиксез аның әрнүле балачак хатирәләре.  Шагыйрь балачагы, әти- әнисе турында күп шигырьләр яза. Ата – ана  кешене якты балачагына кайтарып кына калмый, аны гомер буенча киләчәккә дә озата бара : җил  булып, яңгыр булып, табигатьнең үзе  булып... Ата- ана янында гомер буе кеше бала булып кала. Димәк, балачак темасы, гомумиләштереп, монда  тагын да киңрәк фәлсәфи мәгънә алып яңгырый. Бу күп авазлы балачак тойгыларының автор иҗатында лирик  жанр чыганагы  булып кына  калмыйча, алга таба яшәвен дәвам итеп- балалар шигърияте тармагына әверелеп үсеп китүе дә очраклы түгел. Бу әлеге моң чишмәсенең чиксез көче, үтә  дә куәтле булуы турында сөйли. Шагыйрь иҗатындагы икенче моң чишмәсе ул- еракта, балачагы белән янәшәдә диярлек торып калган, шулай ук  инде еллар томанына күмелеп югалган яшьлеге һәм туган авылы. Автор бу моң чишмәсенә бигрәк тә 1986 елда басылып чыккан “Әниемнең ак чәчләре “ китабына кергән шигырьләрендә мөрәҗәгать итә. Шагыйрь үзенең профессиональ өлгерү чорына килеп керә. Беренче уңыш  китергән чыганактан үзгә булган икенче чыганакны үзләштерү аңа өр- яңа иҗат мөмкинлекләре ача. Туган авылына багышлап ,  ул тулы бер шигырьләр  циклы иҗат итте. Авторның  үткән яшьлеге  белән  очрашудан барлыкка килгән әрнүле тойгылары билгеле бер дәрәҗәдә  аның беренче чыганак шигырьләрендәге  хис- тойгылары белән аваздаш. Димәк, мондагы шигъри моң, күпмедер үзгәрешләр кичереп баю, төрләнүгә дә карамастан, нигездә шул ук   сагышлы моң булып кала. Бу очраклы түгел, әлбәттә, чөнки лирик герой үзе дә, кайчандыр,  аны үстергән авылы да инде шактый үзгәреш кичергән. Кешеләр дә үзгәргән. Җанны өтеп ала бу югалту. Моң ул , барыннан да  бигрәк – югалту. Яшьлегеңне югалту, гомер агышын тоюдан барлыкка килгән моңга шагыйрь үз иҗатында шактый киң урын бирә. Өченче моң  чишмәсе- 35 елдан бирле инде үзе яшәгән Казаны белән Башкортостан  туфрагы арасында сагынып һәм ашкынып, бәргәләнеп һәм сулкылдап типкән  тынгысыз шагыйрь йөрәге. Көнгә чыкса,иң элек,көндәлек  хезмәтенә  кузгалганчы, аны шушы юл  үзенә чакыра һәм , ул кичекмәстән, бу ике араны  бер итеп барларга, бу ике якның  һәммә гади һәм шагыйрь җанлы кешесен ихлас яратуын күңеленнән расларга керешә... Мәңгелек мәхәббәте аның хәзер шушында! Бер китабының исемен  тикмәгә ул “Уфа –Казан  юллары”  дип атамагандыр... Гражданин, милләт улы буларак, аның бөтен гаме, чишеләсе проблемалары, борчу- газаплары, сөенеч- бәхете әнә шунда.Бу конкрет һәм шул ук вакытта  күпмедер гомумиләшкән, масштаблы киңлек һәм вакыт агышын үзендә берләштергән эчке ярату, эчке кичерешләр дөньясы. Бу- халык өчен  борчылу. Ул автор иҗатының өченче моң чыганагы булып, алдагы  ике чыганакны тагында көчәйтеп , аларны  яңа үсеш  этабына алып чыга.

II. Төп өлеш.

 

 Сәер  бер халәт кичерә шагыйрь: аның күзләре хәзер үткеннән- үткен, колаклары сизгердән – сизгер, күңел  кыллары нечкәдән –нечкә. Ул җилдә тирбәлгән   яфрак язмышына төбәлә :

 Гүя ялгыз кошлар алар,

Ничек кенә кышлар  алар-

 Кышның туңган яфраклары,

 Карлар кунган яфраклары.

     (“Соңгы яфраклар”)

Инде ак каеннар аның якын туганына әверелә :

 Каеннарны сеңел сана

 Ак килеш калыйм дисәң.

(“Каеннарны сеңел сана”)

Р. Миңнуллин нинди генә үткен шигырь язмасын, үзе булып кала белә,аның  бала чагында сеңгән  якты моңы, яшьлегендә алган яралы моңы өстенлек итә.  

Аның ак кәүсәле каеннарга , ак вөҗданлы кешеләргә, ак күңелле  балалар шигъриятенә омтылуы очраклы түгел. Р. Миңнуллин , хис шагыйре булса да, хис белән генә эш итә торган кеше түгел- нәрсә эшләвен аңлап эшли торган шәхес. Милләткә ниндирәк көрәшче кирәген дә ай- һай берьяклы гына күзаллау мөмкинме икән?

 Туган  як табигате һәркем өчен һәрвакыт тик гүзәл генә була ала! Р. Миңнуллинның “Безнең авыл” шигыренә мөрәҗәгать итсәк : “Ике якта- Сөн, Таш- Елга, Ике ягы –каенлык”. Шагыйрьнең туып- үскән ягын каен урманнарыннан башка күзалдына китереп булмый. Бу хакта ул үзе дә сокланып яза. Әйтик, “Ак каеннар безне какмаслар”шигырендә

Ак каеннар безне аңлар әле,

 Ак каеннар безне какмаслар.

 Туган җиребезгә бер әйләнеп

 Без кайтырбыз әле якташлар.

Роберт Миңнуллин иҗатында каен- ак каен образы зур урын алып тора. Гомумән, татар шагыйрьләренең күбесе каен турында язган.  Х. Туфан иҗатында каен аеруча җитди урын алып тора. “Яшел шәлең белән күләгәләп бер ял иттер әле ак каен”. Бу күркәм традицияне   Р.  Миңнуллин  күтәреп ала һәм бик тә матур рәвештә дәвам итә. Аның шул исемендәге махсус шигыре дә бар.: “Каеннарны сеңел сана!”:
Яктырып китә күңелләр,               Каеннарны сеңел сана,

Каеннарга баш исәң,                      Ак килеш калыйм дисәң.

“Аккош күлендә декабрь...” шигырендә дә Р. Миңнуллин Х. Туфаннан калган “каен”- сеңел” тәгъбиренә тагын бер тапкыр туктала :  декабрьдә Аккош күлендә”каеннар кабыну “ турында сөйләп, болай ди : “Туфан абыйлары булса, “Сеңелләр !” дияр иде.” “Яшеллек” шигырендә дә

Өлгерделәр ак каеннар      Яшел килеш, япь- яшь килеш,

Яшелгә төренергә-              Туфанга күренергә.          

“Исәнмесез!” шигырендә каеннарга:  “Исәнмесез, якташ каеннарым,”- дип эндәшә.”Шушы инде “ шигырендә “шушы инде минем каеннарым, Иң якын сагышларым, (Ишетергә язмасын, дим, Аларның каргышларын.)

 Ак каен образы татар халык иҗатында, җырларда  киң таралган.Халык  иҗатына каен образы  бик борынгы мифологиядән үтеп кергән. Ул изге агач саналган. Иҗтимагый йолаларның байтагы каен  урманы яки каен янында уздырылган. Көндәлек тормышта да каен агачына изге вазифа йөкләтелгән. Явыз рухлардан саклау өчен яшь кәләшләрне мунчада каен себеркесе белән чабындырганнар. Татар балалар фольклорында :” Имән кебек нык булсын, Каен кебек ак булсын...”Борынгы йолаларда да каен агачы изге булган. Борынгы мифларда сакланган бу мотивлар Р. Миңнуллин  шигъриятендә  үзенчә чагылыш таба. Р. Миңнуллин шигъриятенең үзенә генә хас мифологиясе бар. Шагыйрь китаплары арасында каен белән бәйләнгән  шулар: “Сөенсеннәр әле каеннар”( Казан , 1979) шулай ук шигырьләре арасында да  “Ялгыз каен”, “Каеннарны сеңел сана”, “Тагын каеннар турында”һ.б.

Бик борынгы   мифологиядән килгән  традиция буенча, шагыйрь кенны җанлы , аңлы һәм нигездә бик тә миһербанлы зат итеп карый, аның белән сөйләшә, серләшә, шатлыгы яки кайгысы белән уртаклаша :

Кайгысыз димә каенны !        Безнеке кебек үк булмаса да ,

Ак моң –каен канында.           Җаны бар бит аның да.

(Каеннарны сеңел сана”)

Яки “Аккош” шигыреннән бер строфада  каен үзен кешечә тота:

Каеннар әнә аккоштан          Беләсе иде – ни икән

Күз алмый күл буенда           Ул каеннар уенда ?

Ак каен  безнең кебек акыллы зат икән, аның татар халкы өчен иң җитди сыйфаты: ул һәрвакыт һәм  барыннан да элек уйлаучан , сабыр , сихри моңга ия зат. Ул- бер-берсен  яратучыларның кавышуына сөенә, аерылышуына көенә белә:

 Әй бу аерылу!           Бу   дөньяда күпме ваем бар...

Соң ансыз да              Кайтыйк инде мәхәббәтләребезгә,

 Сөенсеннәр әле каеннар !

Кеше күңеле каен белән, каен күңеле кеше белән йөри икән,  димәк аларның кичерешләрендәге төрле –төрле үзгәрешләр ел фасыллары белән бәйле рәвештә үзгәреп тора.  Урамда кыш,  ә күңеле күптән инде язга тәрәз ачкан :

 Каеннар да әзерләнгән             

Яз булып кагынырга.             

 Мин үзем дә   әзер бүген

  Яз булып кабынырга.

(Кагылыйммы карларга?..”)

Яз артыннан  тагын да матуррак, җылырак     һәм ямьле җәй  килә. Авыл тирәләрендәге каен урманнары  яшеллеккә чума,. “Шундый минем туган ягым” шигырендә Р. Миңнуллин  адәм баласының җәй айларындагы халәтен сурәтли кебек:

Ак чәчәкләр чыңлап тора,

Җырлап тора әйләнәдә.

Аккаеннар сылу-сылу

Яшь кызларга әйләнә дә.

Оптимист шагыйрь буларак,    Р.Миңнуллин ел фасылларының һәрберсен ярата. Көз ае бик моңсу булса да, көзге каенны үзенчә матур, җылы итеп сурәтли. “Соңлау “ шигырендә  “

Ә каеннар сабыр. Алар һәрчак

Таң җиленең назын тоярлар

 Миннән башка яфрак ярган алар,

Миннән башка яфрак коярлар.

“Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге”,  дигәннәр. Һәр шигырь язган кешегә  Шагыйрь дими халык. Һәр кеше , бигрәк тә һәр шагыйрь  дөньяның матурлыгын үзенчә күрә, үзенчә сурәтли.  Р. Миңнуллин өчен каенның ак төсе ,төз булуы кызларның күңел аклыгы, зифалыгы белән чагыштырыла. Шагыйрь каенны җанлы итеп  сурәтли, хәтта күз яшьләре дә кешенеке кебек .Шуңа күрә үзенең    “Каеннар арасында “ шигырендә ул   болай яза :

Сылу сының , ак күлмәгең,

 Син аклыкка күмелдең.

Күзләремә син үзең дә

Каен булып күрендең.

Башкортстан шагыйре Рамил Чурагулның “Ялгыш каенны кочкансың” шигырен укыдым . Тәнкыйтьче  буларак фикер йөртмим,  минем уйлавымча , ике шагыйрь  бер үк  ак каенны ике төрле күзалдына китерәләр. Чурагул шигырендә лирик геройда әзрәк юмор да бар,   мәхәббәт , изге хис кебек төшенчәләргә  ул     бөтенләй башкача карый. Дөньяны бүтән күзлектән караучы шигырь  укучылар өчен  Чурагулның  “Каеннар кочып йөрисең Шүрәле булдыңмы  әллә “ юллары  бик кызыклы да булып тоеладыр.  “Ялгыш каенны кочкансың, Гүзәл кыз диеп уйлап. Маңгаеңда күз урынына, Үскәнме әллә ботак? “    Хиссез, чыннан да, күңел күзе белән карый белмәгән  бер егетнең урманда саташып  йөрүе күзалдына килә.

  Алда язылганнарча, Р. Миңнуллин өчен ак каен ул җанлы образ ,  шагыйрь  дөньяны   үзенчә  тоя, сизә, күрә , аның тормыш   фәлсәфәсен аңламыйча, берьяклы гына фикер йөртеп булмый.  Ул бик нечкә , үзенчәлекле фикер йөртә, хатын-кыз, әниләргә, хатынына булган олы хисләре турында үзе язганнарны, хатынының аңа карата шундый хөрмәт, ярату хисен гомере буе саклавы турындагы юлларны укыгач, шагыйрьнең каенны кызлар белән чагышыруын аңлыйсың. Авылда туып үскән кайсы кызның   ак каенга сөялеп бер генә мәртәбә булса да торганы булмады икән? Бер мәртәбә дә каеннар арасында йөргән парлар булмады икән?  Һәрберсенең күңелендә     саф хисләр  кабынганда, гел матурлык турында уйланыла.

“Ике тамчы каен яше” шигырендә Р. Миңнуллин  бу сорауга җавап бирә кебек. “Үскәндә  дә үстем  бит мин каеннар кочагында. Каеннар да минем кебек Яшь иде ул чагында. Малай чагым калды инде каен араларында, Минем дә әрнүләрем бар Каен яраларында... Картайган инде каеннар, Олыгайдым үзем дә. Ике тамчы каен яше – Минем ике күземдә.”  Үсемлекләрне, агачларны да җанлы дип әйтәләр.  Чыннан да, яз көне каен   кәүсәсеннән  акккан каен суы- ул күз яшедер. Гади кеше үтеп кенә китсә, шагыйрь күңеле бик сизгер, моңлы ,  каенның шул халәтен дә үтемле итеп сурәтли ала. Хәзерге авыр дөньда  аның кебек   якты уйлы, саф , нечкә хисле кешеләр күбрәк булсын иде .

  Гомумән алганда, Р, Миңнуллин иҗатында ак каен бик күп төрле функцияләрне  башкара. Кайвакыт капма- каршы күренешләрнең символы булып килә : туган як- җир – туфрак; туганлык (каен- сеңел) ; мәхәббәт; яктылык –аклык – пакьлек-чисталык;  ел фасыллары, сабырлык; милли моң; кайгы –хәсрәт ; фаҗига; “каен зираты” берәмлеге белән бөйләнгән Үлем һәм Үлемсезлек мифологиясе.

Р. Миңнуллинның  милләтебез  тормышында һәм татар шигъриятендә әнә шундый  башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны бар.

 

 

 

 

 

III.  Йомгаклау.

      Роберт Миңнуллин мине, иң элек, шәхес буларак сокландыра. Шагыйрьнең зурлыгы талантында гына түгел, күңеленең игелекле һәм укучыларына итагатьле булуында да. Иҗаты белән дә кешелеклелеге белән дә җанга якын ул.  Шуңа күрә дә аның шигырьләрен укыгач, җырларын тыңлагач, күңел пакьләнеп,яктырып кала.Чыннан да, Татарстанның бер генә төбәгендә дә (һәм Башкортстанда да) аның иҗатын якын күрмәгән,җырларын яратып җырламаган, үзен ихлас күңелдән хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Үз эшемдә Р. Миңнуллин шигъриятенә хас аерым үзенчәлекләрне тагын бер тапкыр атап үтәсем килә.  Барыннан да элек, Роберт Миңнуллин шигърияте аның катлаулы тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып

тора. Бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер, аның шигъриятендә Сөн елгасы, туган як каеннары, чишмәләре-таулары ярдәмендә гәүдәләнеш тапкан җир-су темасы; башка бер генә шагыйрьдә дә бу кадәр тирән һәм киң чагылыш тапмаган Әнкәй образы урын ала. Ул- балалар күңеленә тирән үтеп керердәй итеп язылган шигырьләр, кечкенәкиятләр, табышмаклар,сүз уйнатулар авторы. Биредә, кабатлап булса да, өстәргә кирәк: Роберт Миңнуллин- өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бер үк дәрәҗәдә талантлы итеп язучы шагыйрь.

« Миңа калса, Роберт Миңнуллинның төп максатыәдәбият,сәнгать,каләмдәш-

ләр,балалар дөньясы, милли тел, дин, туган тел, туган төбәк, туган ил һәм

туган халык турында шагыйрь акылында, шагыйрь күңелендә булган уй-хисләр, фикерләр, икеләнүләр, борчылулар, сөенүләр, кирәк урында чүт кенә күкрәк кагып алулар аша замандашлар белән ачыктан- ачык, бернинди рыясыз рәвештә күзгә- күз карап сөйләшү»,- ди шагыйрь иҗаты турында Гәрәй Рәхим.  Чыннан дә, Татарстан Дәүләт Советы трибунасыннан һәм башка трибуналардан сөйләгән докладлар һәм чыгышлар, журналист яки каләмдәшең белән күзгә- күз карап сөйләшкән интервьюлар һәм әңгәмәләр, конкрет әдәби жанрга, китапка, каләмдәшкә багышланган мәкаләләр- барысы да моны исбат итә. Иҗади эшемнең йомгак сүзләре итеп мин Равил Рахманиның сүзләрен китерер идем: « Роберт Миңнуллин, милләтебезнең улы буларак, тормышыбызның дүрт мөстәкыйль өлкәсендә һәм жанрында үзенең нәрсәгә сәләтле булуын раслап күрсәтте

 

 

«Дөньядагы иң зур алма»(1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә – Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды. Исеме атаклы әкиятченең Почетлы исемлегенә кертелде. Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәтенә күтәрелде. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премисе бирелде. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч»(1995) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә.

Роберт Миңнуллин – тәҗрибәле журналист һәм алышынмас депутат. Озак еллар «Казан утлары» журналында – бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә – баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. 1995-99 елларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988-94 елларда – Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан – Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда – Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан – Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан – «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», “Сәхнә”, «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы.

 

 

Әдәбият

 

1.                     Баян Ә. Тал бәллүдә тирбәлеп // Шәһри Казан. – 1996. – 5 июль.

2.                     Бәдретдинов И. Шифалы тәлгәшләр // Татарстан яшьләре. – 1982. – 21 окт.

3.                     Ганиева Ф. Шагыйрь гомере – аккошлар юлы // Казан утлары. – 1998. - №8. – 163 – 170 б.

4.                     Зариф Ф. Киләчәгебезгә ышанам! // Мирас. – 1998. - №8. – 4 – 10 б.

5.                     Урманче Ф. Роберт Миңнуллинның шигъри осталык серләре. – Казан: Мәгариф, 2005. – 335 б.

 

1. Миңнуллин Р. Дөньядагы иң зур алма.// Казан: Татар.  китап нәшр. , 1992.

2. Миңнуллин Р.  Талбишек. Сайланма лирика.Гыйльманов Г. кереш сүзе//      Казан: Татар китап нәшр.,1995.

3. Миңнуллин Р. Шагыйрь генә булып калалмадым…// Казан: Матбугат йорты, 1998.

4. Миңнуллин Р. Мин нечкә күңелле сәясәтче.// Казан: Мастер Лайн, 1999.

5. Миңнуллн Р. Хәрефләр бәйрәме.Шигырьләр.// Казан: Татар. Китап нәшр., 2002.

6. Миңнуллин Р. Сайланма әсәрләр.// Казан: Мәгариф нәшрияты, 2004, 4 томлык.

7.Урманче Ф. Роберт Миңнуллин. Шигъри осталык серләре. //Казан: Мәгариф нәшрияты,  2005.

8. Рәхим Г. Коеп куйган. // Мирас, 1999, № 7.

9. Әгъзамов Ф. Шагыйрьнең сабантуе.// Татарстан, 1998 № 8-9.

10. Галиева Р. « Бер язучы» клубы.// Көмеш кыңгырау, 2000 № 25.

11. Закирова Г. Сөн суының ак чәчәге.// Татарстан, 2000 № 3.

12. Рахмани Р. Талантлар ничә төрле?// Мәйдан, 2003 № 9.

13.  Кәбиров М. Ул да берәү генә…// Казан утлары, 2008 № 8.

14. Корбан Р. Юл яраткан хадим арымас.// Мәдәни җомга, 2008, 1 нче август.

15. Миңнуллин Р. Яшимен сабыр гына.// Мәйдан, 2008 № 8.

16. Гыйлаҗетдинова Г. Балачак- үзе бәйрәм.// Мәгариф, 2008 № 7 .

 

 

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТР Алабуга муниципаль районының 5 нче урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбе

Тема:

“ Роберт Миңнуллин шигъриятендә

Ак каен образы”

 

 Язды :

Хәйруллина Сагира Иршат кызы

Алабуга, 2013


Тема: “ Роберт Миңнуллин шигъриятендә Ак каен образы”.

Фәнни хезмәтне башкаручы:. Укытучы Хәйруллина Саһира Иршат кызы.

Теманың актуальлелеге: Роберт Миңнуллин иҗатында табигать һәм кеше аерылгысыз бербөтен , шагыйрьнең шигырьләре аша туган якка мәхәббәт, мәрхәмәтлелелек тәрбияләве хәзерге көндә дә әһәмиятле икәнен яшь буынга аңлату теманың актуальлелеген тәшкил итә.

Фәнни эшнең максаты: “ Роберт Миңнуллин шигъриятендә ак каен образы” дигән теманы ачу. 

 Бурычлар:

  1. Шагыйрьнең иҗатында өч чыганакны күрсәтү;
  2.  Иҗатында ак каен капма –каршы күренешләрнең символы булып килүен аңлату;
  3.  Ак каен кеше кебек җитди сыйфатларга ия зат булуын белдерү.

Өйрәнү материалы :

1.Миңнуллин Р. М. Ике тамчы каен яше. // Казан Казан утлары- 2011.- №6.- 5 б.

2. Миңнуллин Р. М. Әнкәмнең догалары ./ Р. М.Миңнуллин. Казан : Татарстан Республикасы информация һәм матбугат министрлыгының К. Якуб исемендәге полиграфия комбинаты.- 1995.- 159 б.

3.Рахмани Р. Талантлар ничә төрле. // Мәйдан – 2003.- №3- 83 б.

4.Урманче Ф. Туган як каеннары. // Мәйдан- 2003.- №3- 115 б.

Эш планы: фәнни хезмәт өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.

Кереш өлештә Р. Миңнуллинның иҗатында чагылыш тапкан өч чыганак турында сүз бара.

Төп өлештә шагыйрьнең шигырьләренә анализ бирү, ак каен образының төрле функцияләр үтәвен күрсәтү. Йомгаклау өлешендә сүз күренекле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Р. Миңнуллин иҗатының халык тарафыннан онытылмавы турында әйтелә.

Нәтиҗә: “Роберт Миңнуллин шигъриятендә ак каен образы” темасын өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:

-шагыйрьнең иҗат мирасы гаять бай;

-үз чордашлары һәм бүгенге укучылар тарафыннан югары бәяләнә;

-иҗаты белән туган якка, кешеләргә, ата- анага мәхәббәт тәрбияли.

Роберт Миңнуллин иҗатында чагылыш тапкан ак каен образының туган якка, кешегә булган мәрхәмәтлелек, яхшылык симвлы икәнен укучыга ирештерү бурычым булып тора.


I.Кереш.

Р. Миңнуллин сүзләренә язылган җырларны җырламаган, һич тә булмаса үз алдына авыз эченнән көйләмәгән берәр татар кешесе бар микән?Иҗат кешесе өчен үз моңыңны табу бер кыен булса, аны саклап калу икеләтә авыр. Р. Миңнуллинның шигъри чишмәсе озын гомерле булып чыкты. Нинди генә челләләрдә дә саегып- корып бетмәде. Кайлардан килә соң бу моң чишмәсе шагыйрьгә? Ни өчен аның иҗаты тирән , мул сулы ? Ул моңның шагыйрь йөрәгендә өч зур чыганагы, өч зур коесы бар. Беренче чыганак ул, һичшиксез аның әрнүле балачак хатирәләре. Шагыйрь балачагы, әти- әнисе турында күп шигырьләр яза. Ата – ана кешене якты балачагына кайтарып кына калмый, аны гомер буенча киләчәккә дә озата бара : җил булып, яңгыр булып, табигатьнең үзе булып... Ата- ана янында гомер буе кеше бала булып кала. Димәк, балачак темасы, гомумиләштереп, монда тагын да киңрәк фәлсәфи мәгънә алып яңгырый. “Әнкәмнең догалары” китабында әнисенә, әтисенә багышлап язылган шигырьләре мисал булып тора. Бу күп авазлы балачак тойгыларының автор иҗатында лирик жанр чыганагы булып кына калмыйча, алга таба яшәвен дәвам итеп- балалар шигърияте тармагына әверелеп үсеп китүе дә очраклы түгел. Бу әлеге моң чишмәсенең чиксез көче, үтә дә куәтле булуы турында сөйли. Шагыйрь иҗатындагы икенче моң чишмәсе ул- еракта, балачагы белән янәшәдә диярлек торып калган, шулай ук инде еллар томанына күмелеп югалган яшьлеге һәм туган авылы. Автор бу моң чишмәсенә бигрәк тә 1986 елда басылып чыккан “Әниемнең ак чәчләре “ китабына кергән шигырьләрендә мөрәҗәгать итә. Шагыйрь үзенең профессиональ өлгерү чорына килеп керә. Беренче уңыш китергән чыганактан үзгә булган икенче чыганакны үзләштерү аңа өр- яңа иҗат мөмкинлекләре ача. Туган авылына багышлап , ул тулы бер шигырьләр циклы иҗат итте. Авторның үткән яшьлеге белән очрашудан барлыкка килгән әрнүле тойгылары билгеле бер дәрәҗәдә аның беренче чыганак шигырьләрендәге хис- тойгылары белән аваздаш. Димәк, мондагы шигъри моң, күпмедер үзгәрешләр кичереп баю, төрләнүгә дә карамастан, нигездә шул ук сагышлы моң булып кала. Бу очраклы түгел, әлбәттә, чөнки лирик герой үзе дә, кайчандыр, аны үстергән авылы да инде шактый үзгәреш кичергән. Кешеләр дә үзгәргән. Җанны өтеп ала бу югалту. Моң ул , барыннан да бигрәк – югалту. Яшьлегеңне югалту, гомер агышын тоюдан барлыкка килгән моңга шагыйрь үз иҗатында шактый киң урын бирә. Өченче моң чишмәсе- 35 елдан бирле инде үзе яшәгән Казаны белән Башкортостан туфрагы арасында сагынып һәм ашкынып, бәргәләнеп һәм сулкылдап типкән тынгысыз шагыйрь йөрәге. Көнгә чыкса,иң элек,көндәлек хезмәтенә кузгалганчы, аны шушы юл үзенә чакыра һәм , ул кичекмәстән, бу ике араны бер итеп барларга, бу ике якның һәммә гади һәм шагыйрь җанлы кешесен ихлас яратуын күңеленнән расларга керешә... Мәңгелек мәхәббәте аның хәзер шушында! Бер китабының исемен тикмәгә ул “Уфа –Казан юллары” дип атамагандыр... Гражданин, милләт улы буларак, аның бөтен гаме, чишеләсе проблемалары, борчу- газаплары, сөенеч- бәхете әнә шунда.Бу конкрет һәм шул ук вакытта күпмедер гомумиләшкән, масштаблы киңлек һәм вакыт агышын үзендә берләштергән эчке ярату, эчке кичерешләр дөньясы. Бу- халык өчен борчылу. Ул автор иҗатының өченче моң чыганагы булып, алдагы ике чыганакны тагында көчәйтеп , аларны яңа үсеш этабына алып чыга.{7}


II. Төп өлеш.

 Сәер бер халәт кичерә шагыйрь: аның күзләре хәзер үткеннән- үткен, колаклары сизгердән – сизгер, күңел кыллары нечкәдән –нечкә. Ул җилдә тирбәлгән яфрак язмышына төбәлә :

 Гүя ялгыз кошлар алар,

Ничек кенә кышлар алар-

 Кышның туңган яфраклары,

 Карлар кунган яфраклары.

(“Соңгы яфраклар”)

Инде ак каеннар аның якын туганына әверелә :

Каеннарны сеңел сана

Ак килеш калыйм дисәң.

(“Каеннарны сеңел сана”)

Р. Миңнуллин нинди генә үткен шигырь язмасын, үзе булып кала белә,аның бала чагында сеңгән якты моңы, яшьлегендә алган яралы моңы өстенлек итә.

Аның ак кәүсәле каеннарга , ак вөҗданлы кешеләргә, ак күңелле балалар шигъриятенә омтылуы очраклы түгел. Р. Миңнуллин , хис шагыйре булса да, хис белән генә эш итә торган кеше түгел- нәрсә эшләвен аңлап эшли торган шәхес. Милләткә ниндирәк көрәшче кирәген дә ай- һай берьяклы гына күзаллау мөмкинме икән?

Туган як табигате һәркем өчен һәрвакыт тик гүзәл генә була ала! Р. Миңнуллинның “Безнең авыл” шигыренә мөрәҗәгать итсәк : “Ике якта- Сөн, Таш- Елга, Ике ягы –каенлык”. Шагыйрьнең туып- үскән ягын каен урманнарыннан башка күзалдына китереп булмый. Бу хакта ул үзе дә сокланып яза. Әйтик, “Ак каеннар безне какмаслар”шигырендә:

Ак каеннар безне аңлар әле,

Ак каеннар безне какмаслар.

Туган җиребезгә бер әйләнеп

Без кайтырбыз әле якташлар.

Роберт Миңнуллин иҗатында каен- ак каен образы зур урын алып тора. Гомумән, татар шагыйрьләренең күбесе каен турында язган. Х. Туфан иҗатында каен аеруча җитди урын алып тора. “Яшел шәлең белән күләгәләп бер ял иттер әле ак каен”. Бу күркәм традицияне Р. Миңнуллин күтәреп ала һәм бик тә матур рәвештә дәвам итә. Аның шул исемендәге махсус шигыре дә бар: “Каеннарны сеңел сана!”:  

Яктырып китә күңелләр,

Каеннарны сеңел сана,

Каеннарга баш исәң,

Ак килеш калыйм дисәң.

“Аккош күлендә декабрь...” шигырендә дә Р. Миңнуллин Х. Туфаннан калган “каен”- сеңел” тәгъбиренә тагын бер тапкыр туктала : декабрьдә Аккош күлендә”каеннар кабыну “ турында сөйләп, болай ди : “Туфан абыйлары булса, “Сеңелләр !” дияр иде.” “Яшеллек” шигырендә дә :

Өлгерделәр ак каеннар

Яшел килеш, япь- яшь килеш,

Яшелгә төренергә-

Туфанга күренергә.

“Исәнмесез!” шигырендә каеннарга: “Исәнмесез, якташ каеннарым,”- дип эндәшә.”Шушы инде “ шигырендә “шушы инде минем каеннарым, Иң якын сагышларым, (Ишетергә язмасын, дим, Аларның каргышларын.)

 Ак каен образы татар халык иҗатында, җырларда киң таралган.Халык иҗатына каен образы бик борынгы мифологиядән үтеп кергән. Ул изге агач саналган. Иҗтимагый йолаларның байтагы каен урманы яки каен янында уздырылган. Көндәлек тормышта да каен агачына изге вазифа йөкләтелгән. Явыз рухлардан саклау өчен яшь кәләшләрне мунчада каен себеркесе белән чабындырганнар. Татар балалар фольклорында :” Имән кебек нык булсын, Каен кебек ак булсын...”Борынгы йолаларда да каен агачы изге булган. Борынгы мифларда сакланган бу мотивлар Р. Миңнуллин шигъриятендә үзенчә чагылыш таба. Р. Миңнуллин шигъриятенең үзенә генә хас мифологиясе бар. Шагыйрь китаплары арасында каен белән бәйләнгәннәре дә бар : “Сөенсеннәр әле каеннар”( Казан , 1979) шулай ук шигырьләре арасында да “Ялгыз каен”, “Каеннарны сеңел сана”, “Тагын каеннар турында” һ.б.{6}

Бик борынгы мифологиядән килгән традиция буенча, шагыйрь каенны җанлы , аңлы һәм нигездә бик тә миһербанлы зат итеп карый, аның белән сөйләшә, серләшә, шатлыгы яки кайгысы белән уртаклаша :

Кайгысыз димә каенны!

Безнеке кебек үк булмаса да,

Ак моң –каен канында.

Җаны бар бит аның да.

(Каеннарны сеңел сана”)

Яки “Аккош” шигыреннән бер строфада каен үзен кешечә тота:

Каеннар әнә аккоштан

Беләсе иде – ни икән

Күз алмый күл буенда

Ул каеннар уенда ?

Ак каен безнең кебек акыллы зат икән, аның татар халкы өчен иң җитди сыйфаты: ул һәрвакыт һәм барыннан да элек уйлаучан, сабыр, сихри моңга ия зат. Ул бер-берсен яратучыларның кавышуына сөенә, аерылышуына көенә белә:

Әй бу аерылу!

Бу дөньяда күпме ваем бар...

Соң ансыз да

Кайтыйк инде мәхәббәтләребезгә,

Сөенсеннәр әле каеннар !

Кеше күңеле каен белән, каен күңеле кеше белән йөри икән, димәк аларның кичерешләрендәге төрле -төрле үзгәрешләр ел фасыллары белән бәйле рәвештә үзгәреп тора. Урамда кыш, ә күңеле күптән инде язга тәрәз ачкан :

Каеннар да әзерләнгән

Яз булып кагынырга.

Мин үзем дә әзер бүген

Яз булып кабынырга.

(“Кагылыйммы карларга?..”)

Яз артыннан тагын да матуррак, җылырак һәм ямьле җәй килә. Авыл тирәләрендәге каен урманнары яшеллеккә чума. “Шундый минем туган ягым” шигырендә Р. Миңнуллин адәм баласының җәй айларындагы халәтен сурәтли кебек:

Ак чәчәкләр чыңлап тора,

Җырлап тора әйләнәдә.

Аккаеннар сылу-сылу

Яшь кызларга әйләнә дә.

Оптимист шагыйрь буларак, Р.Миңнуллин ел фасылларының һәрберсен ярата. Көз ае бик моңсу булса да, көзге каенны үзенчә матур, җылы итеп сурәтли. “Соңлау “ шигырендә “:

Ә каеннар сабыр. Алар һәрчак

Таң җиленең назын тоярлар

 Миннән башка яфрак ярган алар,

Миннән башка яфрак коярлар.

“Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге”, дигәннәр. Һәр шигырь язган кешегә Шагыйрь, Халык шагыйре , дими халык. Һәр кеше , бигрәк тә һәр шагыйрь дөньяның матурлыгын үзенчә күрә, үзенчә сурәтли. Р. Миңнуллин өчен каенның ак төсе , зифа ,төз булуы кызларның күңел аклыгы, зифалыгы белән чагыштырыла. Шагыйрь каенны җанлы итеп сурәтли, хәтта күз яшьләре дә кешенеке кебек .Шуңа күрә үзенең “Каеннар арасында “ шигырендә ул болай яза :

Сылу сының , ак күлмәгең,

 Син аклыкка күмелдең.

Күзләремә син үзең дә

Каен булып күрендең.

Башкортстан шагыйре Рамил Чурагулның “Ялгыш каенны кочкансың” шигырен укыдым . Ул бик күп җырлар авторы, танылган җырчылар аның сүзләренә язылган җырларны яратып башкаралар. Тәнкыйтьче буларак фикер йөртмим, минем уйлавымча , ике шагыйрь бер үк ак каенны ике төрле күзалдына китерәләр. Чурагул шигырендә лирик геройда әзрәк юмор да бар, мәхәббәт , изге хис кебек төшенчәләргә ул бөтенләй башкача карый. Дөньяны бүтән күзлектән караучы шигырь укучылар өчен Чурагулның “Каеннар кочып йөрисең Шүрәле булдыңмы әллә “ юллары бик кызыклы да булып тоеладыр. “Ялгыш каенны кочкансың, Гүзәл кыз диеп уйлап. Маңгаеңда күз урынына, Үскәнме әллә ботак? “ Бераз әрсез, чыннан да, күңел күзе белән карый белмәгән бер егетнең урманда саташып йөрүе күзалдына килә.

 Алда язылганнарча, Р. Миңнуллин өчен ак каен ул җанлы образ , шагыйрь дөньяны үзенчә тоя, сизә, күрә , аның тормыш фәлсәфәсен аңламыйча, берьяклы гына фикер йөртеп булмый. Ул бик нечкә , үзенчәлекле фикер йөртә, хатын-кыз, әниләргә, хатынына булган олы хисләре турында үзе язганнарны, хатынының аңа карата шундый хөрмәт, ярату хисен гомере буе саклавы турындагы юлларны укыгач, шагыйрьнең каенны кызлар белән чагышыруын аңлыйсың. Авылда туып үскән кайсы кызның ак каенга сөялеп бер генә мәртәбә булса да торганы булмады икән? Бер мәртәбә дә каеннар арасында йөргән парлар булмады икән? Кызлар һәм егетләрнең күңелләрендә саф хисләр кабынганда, гел матурлык турында уйлыйлардыр .

“Ике тамчы каен яше” шигырендә Р. Миңнуллин бу сорауга җавап бирә кебек. “Үскәндә дә үстем бит мин каеннар кочагында. Каеннар да минем кебек Яшь иде ул чагында. Малай чагым калды инде каен араларында, Минем дә әрнүләрем бар Каен яраларында... Картайган инде каеннар, Олыгайдым үзем дә. Ике тамчы каен яше – Минем ике күземдә.” Үсемлекләрне, агачларны да җанлы дип әйтәләр. Чыннан да, яз көне каен кәүсәсеннән акккан каен суы- ул күз яшедер. Гади кеше үтеп кенә китсә, шагыйрь күңеле бик сизгер, моңлы , каенның шул халәтен дә үтемле итеп сурәтли ала. Хәзерге авыр дөньда аның кебек якты уйлы, саф , нечкә хисле кешеләр күбрәк булсын иде .

 Гомумән алганда, Р. Миңнуллин иҗатында ак каен бик күп төрле функцияләрне башкара. Кайвакыт капма- каршы күренешләрнең символы булып килә : туган як- җир – туфрак; туганлык (каен- сеңел) ; мәхәббәт; яктылык –аклык – пакьлек-чисталык; ел фасыллары, сабырлык; милли моң; кайгы –хәсрәт ; фаҗига; “каен зираты” берәмлеге белән бөйләнгән Үлем һәм Үлемсезлек мифологиясе.

Р. Миңнуллинның милләтебез тормышында һәм татар шигъриятендә әнә шундый башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны бар.


III. Йомгаклау.

Роберт Миңнуллин мине, иң элек, шәхес буларак сокландыра. Шагыйрьнең зурлыгы талантында гына түгел, күңеленең игелекле һәм укучыларына итагатьле булуында да. Иҗаты белән дә кешелеклелеге белән дә җанга якын ул. Шуңа күрә дә аның шигырьләрен укыгач, җырларын тыңлагач, күңел пакьләнеп,яктырып кала.Чыннан да, Татарстанның бер генә төбәгендә дә (һәм Башкортстанда да) аның иҗатын якын күрмәгән,җырларын яратып җырламаган, үзен ихлас күңелдән хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Үз эшемдә Р. Миңнуллин шигъриятенә хас аерым үзенчәлекләрне тагын бер тапкыр атап үтәсем килә. Барыннан да элек, Роберт Миңнуллин шигърияте аның катлаулы тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып тора. Бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер, аның шигъриятендә Сөн елгасы, туган як каеннары, чишмәләре-таулары ярдәмендә гәүдәләнеш тапкан җир-су темасы; башка бер генә шагыйрьдә дә бу кадәр тирән һәм киң чагылыш тапмаган Әнкәй образы урын ала. Ул балалар күңеленә тирән үтеп керердәй итеп язылган шигырьләр, кечкенә әкиятләр, табышмаклар, сүз уйнатулар авторы. Биредә, кабатлап булса да, өстәргә кирәк: Роберт Миңнуллин- өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бер үк дәрәҗәдә талантлы итеп язучы шагыйрь.

«Миңа калса, Роберт Миңнуллинның төп максаты әдәбият, сәнгать, каләмдәшләр, балалар дөньясы, милли тел, дин, туган тел, туган төбәк, туган ил һәм туган халык турында шагыйрь акылында, шагыйрь күңелендә булган уй-хисләр, фикерләр, икеләнүләр, борчылулар, сөенүләр, кирәк урында чүт кенә күкрәк кагып алулар аша замандашлар белән ачыктан- ачык, бернинди рыясыз рәвештә күзгә- күз карап сөйләшү»,  – ди шагыйрь иҗаты турында Гәрәй Рәхим. Чыннан дә, Татарстан Дәүләт Советы трибунасыннан һәм башка трибуналардан сөйләгән докладлар һәм чыгышлар, журналист яки каләмдәшең белән күзгә- күз карап сөйләшкән интервьюлар һәм әңгәмәләр, конкрет әдәби жанрга, китапка, каләмдәшкә багышланган мәкаләләр – барысы да моны исбат итә.


 Кулланылган әдәбият

1. Баян Ә. Тал бәллүдә тирбәлеп // Шәһри Казан. – 1996. – 5 июль.

2.Миңнуллин Р. М. Ике тамчы каен яше. // Казан Казан утлары- 2011.- №6.- 5 б.

3.Миңнуллин Р. М. Әнкәмнең догалары. / Р. М.Миңнуллин. Казан : Татарстан Республикасы информация һәм матбугат министрлыгының К. Якуб исемендәге полиграфия комбинаты.- 1995.- 159 б.

4. Миңнуллин Р. М. Яшимен сабыр гына.// Мәйдан, 2008 № 8.

5.Миңнуллин Р. Сайланма әсәрләр.// Казан: Мәгариф нәшрияты, 2004, 4 томлык

6. Рахмани Р. Талантлар ничә төрле. // Мәйдан – 2003.- №3- 83 б.

7. Урманче Ф. Туган як каеннары. // Мәйдан- 2003.- №3- 115 б.

8.Чурагул Р. Гөрләшеп яшик әле .//Уфа: ИД Чурагул.- 2007.- 80 б.