Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел»

Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе "Минем педагогик осталыгым"24.6 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе.

Минем педагогик осталыгым.

“Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә

һәм үз эшенең, чын мәгънәсендә, остазы булырга тиеш”

Риза Фәхретдин.

     Осталык... Нәрсә соң ул осталык?  Мин гап – гади  укытучы.  Укытучы һәм осталык сүзен янәшә куеп уйга чумдым... Укытучы сүзендә  минем тормышым... Әйе, туганнан алып бүгенге көнгә кадәр “укытучы” сүзе минем янәшәмнән атлый... Уйларым мине бала чагыма алып китте. Мин Арча районы, Урта Сәрдә авылында укытучы гаиләсендә туып  үстем. Безнең мәктәбебез авылыбызның нәкъ уртасына урнашкан. Ул минем күземә ак пароход кебек күренә иде. Чынлап та, таштан салынган, стеналары акшарланган бу бина пароходны хәтерләтә. Аның тышкы кыяфәте генә дә чисталык, матурлык һәм дәрәҗәле белем сиволы булып тора. Бу мәктәптә минем әтием, әнием һәм әниемнең сеңелесе белән җизнәм дә яшь буынга белем һәм тәрбия бирделәр. Үзем шул мәктәпне тәмамладым.

Мәктәп эчендәге бүлмәләр, агач парталар, кара такта, стенадагы газеталар – барысы да минем күз алдымда. Дусларым мәктәпкә җиде яшьләре тулгач, беренче класска аяк бассалар, мин үземне белә башлаганнан бирле мәктәптә. Шулай булмыйча, әтием - шул зур ак “пароход”ның капитаны – мәктәп директоры! Миңа әтием янәшәсендә һәрвакыт тыныч һәм рәхәт! Көннәрнең берендә  мин аңа: “Әти, үскәч мин дә укытучы булам!” – дидем. Ә әтием, елмаеп, мине күтәреп алды да: “Әлбәттә, кызым, шулай булмыйча мөмкин дә түгел! Син бик яхшы укытучы булырсың! – диде. Бу сүзләр минем күңелемә уелып калды.

        Хәзер мин Казан шәһәре, Совет районында урнашкан иң дәрәҗәле мәктәпләрнең берсе булган – 141 нче мәктәптә туган тел һәм туган әдәбият уктучысы булып эшлим. Кечкенә чактан ук мине әлеге мактаулы хезмәт кызыксындырды. Минем өчен укытучы - һөнәр генә, җәмгыятьтәге урын, мавыккан эш кенә түгел, минем өчен укытучы - бөтен тормышымның мәгънәсе. Һәрвакыттагыча мәктәп - минем икенче йортым. Укучыларымның ягымлы карашы, мәхәббәте; әти – әниләрнең игътирамы миңа эшемдә көч, дәрт, илһам  бирә.

          Осталык... Остаз... Студент елларымда Флера апа Сафиуллина, Хатип абый Миннегулов кебек тәҗрибәле, таләпчән  остазларда белем алуым миңа эшемдә ярдәм итә, үз – үземә ышаныч тудыра. Ә белем бирү системасы бер урында гына тормый: яңа технологияләр, яңа стандартлар... Кайвакытта:”Ә мин дөрес юлдан бараммы?” – дип тә уйлап куям. Бу яктан да мин бик бәхетле, чөнки остазыбыз, укыту эшләре буенча директор урынбасары  Татарстанның  атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы, “Татарча да яхшы бел” дәреслекләре авторы - Фирая Сафовна Фәизова.  Җитәкчебез безгә  методик яктан ярдәм итә. Аның белән эшләү үзе бер горурлык! Эшләү дәверендә килеп туган авырлыкларны бергәләп хәл итәбез, һәрдаим үз өстебездә эшлибез. Шуңа күрә дә, горурланып, бүгенге көн таләпләреннән артта калмыйбыз дип әйтә алам.

9 нчы сыйныфта белем алучы, ел саен татар теле буенча олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулаучы  укучым Лабзова Анастасиянең хыялы - киләчәктә  татар һәм инглиз теле укытучысы булу. Бу минем өчен зур куаныч, аңа чын күңелемнән уңышлар телим. 

         Педагогик осталыгыбызны  үстерү  өлкәсендә безгә МҮИ укытучылары да ярдәм итә. Үземнең авторлык программаларым да  МҮИ тарафыннан расланган. Башлангыч сыйныфларның татар төркемнәрендә  сыйныфтан тыш эшчәнлекне  үзем төзегән "1-4 нче сыйныфларда Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү" авторлык программасы нигезендә алып барам. Әлеге программада дәрестән соңгы шартларда Тукай әсәрләрен өйрәнү һәм сәхнәләштерүгә зур урын бирелгән. Бу  программа  2013 нче елда республика күләмендә үткәрелгән “Лучшая авторская программа элективного курса” бәйгесендә җиңүче дип табылды. Ә 2017 нче елда Россия күләмендә үткәрелгән “Лучшая авторская программа” бәйгесендә I урынга лаек булды.

Икенче авторлык  программам рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең 5 нче сыйныф укучылары өчен  "Татар әдәбияты" предметы буенча язылган. Бу хезмәтем дә "Татарстан республикасы мәгарифне үстерү институты" укытучылары тәкъдиме белән башкарылды, расланды һәм ул республика укытучылары өчен  әдәбият укытуда методик ярдәмлек булып тора.

2017 нче елда МҮИ укытучылары тәкъдиме белән  “Татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен туган телдән тестлар” (5 нче класс) нәшриятка тапшырылды.

         Безнең мәктәбебез Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда федераль  дәрәҗәдә  инновация мәйданчыгы булып тора. Бу инновация мәйданчыгының төп юнәлеше – эшчәнлекле укыту методы. Җитәкчебез - филология фәннәре докторы  Петерсон Людмила Георгиевна. Аның лекцияләре – безнең өчен үзе бер табыш булды. Без атаклы педагогтан өйрәнеп үзебез дә остазга әйләндек. Республика, төбәк һәм Россия укытучылары алдында ачык үрнәк дәресләр күрсәтәбез. Яңа технологияләр куллану – дәресләрне тагын да уңышлы үткәрүгә ярдәм итә.  2011 нче елда МҮИ тарафыннан оештырылган республикакүләм “Мультимедейный урок» в номинации «Лучший урок в начальной школе» бәйгесендә дәресем  иң яхшы дәресләр исемлегенә керде.

       Укытучыга һәрвакыт үзе өстендә эшләргә, гомере буе өйрәнергә кирәк. Бу – заман таләбе. Була шундый дәресләр, мин укучыларымнан да ниндидер яңалык, белем алам. Ирексездән, Александр Дольскийның  җырындагы: «Мне кажется – я их чему-то учу, а это они меня учат,» - дигән сүзләр исемә төшә. Әйе, бу чынлап та шулай!   Дәресләрдән соң бик арып, талчыгып кайткан көннәр дә була, әлбәттә. Ләкин бу ару, талчыгу да миңа әйтеп бетергесез рәхәтлек һәм канәгатьләнү хисе бирә. Чөнки хезмәтемнең нәтиҗәсе күз алдымда. Район, шәһәр, республика, Россия күләмендә үткәрелгән бәйге, конференция, олимпиадаларда актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешәбез.

Әнием дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Бала вакытта   минем өчен иң-иң кадерле, көтеп алган минутлар - ул әниемнең укучылары язган сочинениеләрне тикшерүе иде! Әнием янәшәсенә әкрен генә килеп утырам. Ул миңа үзе тикшергән дәфтәрләрне бирә бара, ә мин, килешенгәнчә, бик сак кына, дәфтәрне ачам, укыйм, әнием төзәткән хаталарны барлыйм. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә язылган  бу сочинениеләр, язучылар язган әсәрләрдән дә  мавыктыргыч тоела иде миңа. Ә хәзер мин үз укучыларымның дәфтәрләрен тикшерәм, аларның иҗади эшләрен укып канәгатьләнү, ләззәт алам. Кечкенәдән туган бу мәхәббәт мине журналистика өлкәсенә дә якынайтты. Күп кенә газета – журналлар битләрендә минем мәкаләләрем басылып тора. Бигрәк тә “Ватаным Татарстан” газетасы белән тыгыз бәйләнештә. 2007 нче елның, 51 нче санында басылып чыккан “Асрамага бала алам, күпме акча бирәсез?” мәкаләсе елның иң яхшы мәкаләсе исеменә лаек булды. 2012 нче елда  “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган “Ниләр уйлыйсың, укытучы?” республикакүләм бәйгедә, хат жанрында, «Әниемә хат» мәкаләсе белән катнаштым.  Мәкаләмә I урын бирелде.

Поэзиягә булган мәхәббәтем дә чиксез. 2011 нче елда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган Татарстан Республикасы һәм укучыларының “Илһам чишмәсе” әдәби – иҗат бәйгесендә шигырьләрем  II урынга лаек булды. Бу осталыкка мине, әлбәттә, минем укытучым - кадерле әнием өйрәтте. Ә мин, үз чиратымда, укучыларыма  өйрәтәм. Куанычлы уңышларыбыз да бар. “Ялкын” журналы оештырган «Еллар аша миңа Тукай дәшә” бәйгесендә укучым Әхмәтҗанова Зиләнең сочинениесе       I урынга лаек булды. 2011 нче елда Россия күләмендә үткәрелгән “ТАТар фантастикасы” бәйгесендә катнашып укучым Зәйнетдинов Айратның хикәясе  лауреат исеменә лаек булды. 2013 нче елда укучым Сафина Алина (10 сыйныф) Россия күләмендә үткәрелгән “Мои земляки в истории России” эссе язучылар бәйгесендә призёр булды. Шигърият өлкәсендәге уңышларыбыз да куанычлы. Г. Тукай тууына 126 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының “Илһам чишмәсе” исемле II республика әдәби – иҗат бәйгесендә укучым Әхмәтҗанова Зиләнең шигырьләре  II дәрәҗә дипломга лаек булды. Шәһәр, район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә уңышларыбыз мул. Туфан Миңнуллинның: ”...Үз телеңдә фикереңне башкаларга язма рәвештә  җиткерә белү – ул тел белеменең иң югары ноктасы!” – дигән сүзләре белән бик килешәм. Укучыларымның үз телебездә әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр язулары төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулап кайтулары - минем өчен әйтеп бетергесез зур шатлык! Бу уңышларга, әлбәттә, остазның күп еллык тырышылыгы һәм эзләнүләре аша гына ирешеп була. Ә остаз өчен укучыларының уңышларын күрүдән дә зуррак бәхет юк!

Тормыш юлымда минем белән бергә атлаучы, педагогик осталыгымны үстерүгә ярдәм итүче әти – әниемә, укытучыларыма һәм, әлбәттә, укучыларыма  мин чиксез рәхмәтле. Укучыларым белән иҗади эшләүдә,  тәрбияләүдә аларның йогынтысы бик зур. Безнең максатыбыз бер: кешелекле, белемле, зыялы шәхес тәрбияләү. Илебезнең киләчәге - бүгенге укучыларда. Киләчәгебез ни дәрәҗәдә нык, ышанычлы булуында да безнең педагогик осталыгыбызның өлеше зур.