Минем иҗатым.

Буш вакытларымда шигырьләр, газета, журналларга мәкаләләр язам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Минем иҗатым.19.98 КБ

Предварительный просмотр:

Роберт абыйга

Роберт абый Миңнуллинның

Иҗаты якын миңа.

Шигырьләрен кат-кат укыйм,

Шул ял бирә күңелемә.

Беренче шигыремдә дә

Сеңелкәш кирәк дидем.

Сүзләрне сүзләргә бәйләп

Сәйлән тезеп сөендем.

Роберт абый, иҗатымда

Сезне остаз дип саныйм.

Кибетләрдә китап сайлыйм,

Күңелемә ямь барлыйм.

     1988-1993 нче елларда  КДПИ ның тарих факультетында, соңрак татар теле һәм әдәбияты факултетында  белем алдым. 1993 нче елдан педагогик хезмәт юлым башланды. Поэзия белән дуслыгым эшемдә дә, тормышымда да ярдәм итә. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендәге 141 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Сезгә төрле елларда язылган шигырьләремне тәкъдим итәм.

Укытучыма

Укытучым, сиңа карап үрнәк алам,

 Һәр дәрсеңдә яңалык һәм рәхәт табам.

Мәктәбемә канатланып, очып барам,

Синең белән очрашуга бик шатланам.

Рәхмәт сиңа безгә белем биргән өчен,

Без дип һәрчак янып – көеп йөргән өчен.

Тукай, Такташ, Җәлилләрнең әйткән сүзен

Җиткерәсең, тик бетмәсен рухи көчең!

Зур имтихан көтә безне киләчәктә,

Сынатмабыз кайда гына яшәсәк тә.

Бурычлыбыз барыбыз да синең алда,

Белемленең үз бәхете үз кулында.

Әниемә

Авылыма кайта алмадым узган ялда,

Бер-бер артлы эшләр чыкты зур калада.

Кала кызы синең кызың хәзер, әни,

Сине күрә алмавыма  җаным әрни.

Күңелем сизә: иртән иртүк торгансыңдыр,

Канатланып мин кайтуны көткәнсеңдер.

Өең чиста, тәрәзәдән гөлләр көлә,

Сый-нигъмәтле өстәлең дә мине көтә.

Синең кызың зарыгып көтә очрашуны,

Тәмле сүзең, назлы кулың, яратуны.

Мин кайтырмын, әни, тиздән, син көт, яме!

Бергәләшеп  эчкән чәйләр генә тәмле!

Оныт мине

Ник керәсең һаман төшләремә,

Көндез дә син минем исләремдә.

Болай мөмкин түгел,  калдыр мине,

Тизрәк онытырга телим сине.

Ярам сыкрый, җаным үрсәләнә,

Аңла, зинһар, миңа үпкәләмә!

Пар канатлар җилдә зәгыйфләнде,

Йөрәккәем тәмам хәлсезләнде.

Туктап калмый алга очу өчен,

Җитмәде шул, җаным, синең көчең.

Газаплама мине, җибәр инде,

Тизрәк онытырга телим сине.

Ел укытучысы

Укытучылар бәйгесен кем уйлап чыгаргандыр?!

Ачык дәрес, ачык чара! Чыда гына, бул сабыр!

Ашау, эчү, йоклау – бар да  кирәк түгел, нигә ул?!

Иң мөһиме – җиңү хәзер, төшләргә дә керә ул!

Җан – фәрманга тырышканга беренчелек минеке!

Ябыккан ир, тузган нервы, күч-күч дәфтәр кемнеке?

Аналарга

Әниләрне олылыйк без,

Әниләргә дан җырлыйк без.

Әниләрне ятим итеп,

Ялгыз йортта калдырмыйк без.

Ниләр генә әйтсәләр дә,

Булмастайны көтсәләр дә.

Каршы килми эчкә йотыйк,

Әниләргә рәхмәт укыйк.

Беркайчан да ялгызлыкта,

Сагышларда, ятимлектә,

Калдырмыйк без аналарны,

Алыйк изге догаларны!

Улыма

Улым туды! Бар җиһанга аваз салды!

Һәр тереклек гүя шунда туктап калды.

Ай сокланды, ә йолдызлар җемелдәде.

Һич онытмам ходай биргән мин бу мәлне!

Тышта салкын, буран улый, җил сызгыра.

Юк, сызгырмый. Ул бит көйли, көй чыгара!

Га-зиз ба-ла,  га-зиз ба-ла,  көт-кән ба-ла!

Бә-хет-ле бул, нә-ни ба-ла, ба- тыр  а-на!

Бу көй гади түгел иде, серле иде,

Тәнем аша үтеп кереп җанга иңде.

Табигать тә мине котлый, бәйрәм итә,

Ә иртәләр гомер йомгакларын сүтә...

Сине озак көттек, улым, тик шуны бел,

Ә хәзергә аша, эч, матур итеп көл.

Рәхмәт сиңа, өебезгә яшәү керттең,

Ана хисен, “Әни” сүзен бүләк иттең.

Исламча яшик!

Бистәбезнең түрендә

Иң кадерле җирендә,

Күпләрне үзенә дәшеп,

Чакырып тора мәчет.

Мин дә йөрим мәчеткә,

Санап алам көннәрен.

Исламча яшәү рәвешен,

Кулаерак күрәмен.

Биш багана исламда – Ас–саум,

 Әс-шәһадә, Ас-закият,

Ас-салат, Ас-хаҗ –

Бар да мөселманга хас.

Исламча яшик, дустым,

Шуңа омтылып карыйк.

Коръән сурәләрен укып,

Җанга тынычлык салыйк.

Безнең күңел пакъ булсын,

Йөзләребез ак булсын.

Өйләребездә иминлек,

Җирдә тынычлык булсын!

Мәктәптәге очрашу

Бер гаҗәп төш күрдем бүген төнлә

Тукай килде очрашуга безгә,

Салмак атлап, түргә таба үтте,

Балаларның исе - акылы китте.

Я, оланнар, ничек хәлләрегез?

Мин югында ничек яшәдегез?

Сез сөйләгез, мин тыңлармын сезне

Бик тә озак көттем бит бу мизгелне.

-Яшәү яхшы бездә, Тукай абый,-

Диде шулчак каушап кына Барый.

-Ат җикмиләр – бар метросы хәзер,

Әйбәт яшәү өчен бар нәрсә  әзер.

Су анасы качты бездән күптән,

Сизеп алган күзәтүне күктән.

Утынга да йөрми егетләрең,

Газ җылыта бәндәләрнең өйләрен.

Шулчак  Әмиребез торып басты.

-Мин - Әмир!-дип аңа башын какты.

-Яратабыз, Тукай, иҗатыңны!

Кат - кат укыдым синең Пар атыңны!

Батыраеп торып басты Марат,

Сүз башлады, астан  миңа карап.

-Шигырьләрең  булсалар да кызык,

 Ятлап шуларны инде тәмам ардык!    

Иркен сулыш алды мәҗлес халкы:

Дөрес әйтә Марат! Марат хаклы!

Безнең апа безне газаплый ул,

Я, ни әйтерсең, Тукай, син кем яклы?

Җитдиләнеп китте Тукай бермәл,

Балаларга бирде шундый сөал:

Илнең киләчәге кем кулында?

Уйлыйсызмы икән шулар турында?

Телебезне саклап калу кирәк!

Уяу булыйк, бездәй халык сирәк!

Укы, ятла,тырыш син! Чыдам бул!

Белемленең уңышы да булыр мул!

Тукай елы

Быелгы ел Тукай елы булды,

Моны раслап инде кул куелды.

Ике мең дә унберенче елны

Тапшырабыз сиңа, уң ит юлны!

Еллар аша син дәшәсең сыман:

“Кайттым әле түзалмадым, туган.

Күмәкләшеп бер омтылып карыйк,

Без көчле бит, әйдә шуны раслыйк!

Җиребез дә, телебез дә алтын,

Янып йөрү кирәк, булма салкын!

Җырыбызны үзебезчә җырла,

Телебезне, халкыбызны  зурла!

Туфан, Рәмзил, Фәндәсләрнең сүзен

Ишет, тыңла, ачык булсын күзең!

Шушы җирнең газиз баласы син,

Горур атла, җирнең хуҗасы син!”

...Тукай кайткан, димәк, юкка түгел!

Нидер көтә, өмет итә күңел.

Безнең халык һәрчак булды тырыш,

Бирче, ходам, безгә матур тормыш.

Әниемнең бүген туган көне

Әниемнең бүген туган көне,

Бик зур бәйрәм бездә,ТАНТАНА!

Табындагы туган, дусларың да

Синең өчен чиксез шатлана.

Тәбриклибез туган көнең белән

Сәламәтлек сиңа телибез.

Әти белән әни, икегезне

Кояш белән Айга тиңлибез.

Өебезгә шатлык хуҗа булды

Һәм тырышлык аны бизәде.

Шуңа дадыр безнең өебездән

Туган – тумачалар бизмәде.

Җиде туган бергә җыелышып

Каршы алды күпме таңнарны...

Арадагы күренмәгән җепләр

Ныгыттылар безнең араны!

Төп йортыбыз гөрләп торды һәрчак,

Күңелләрне шатлык биләде.

Шул көннәрне искә алалар күк

Кулыңдагы чәчәк бәйләме.

Оныкларың өчен Зур әни син!

Балаларың өчен зур Кояш!

Рәхәт яшә, мәңге хәсрәт күрмә!

Күңелең булсын, әнием, һәрчак яшь!

Син бит әле гаилә учагы да!

Янәшәңдә җылы һәм рәхәт!

Тырышлыгың, гадилегең өчен

Чын күңелдән сиңа ЗУР РӘХМӘТ!