Родителям
Выступления на родительском собрании
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bala_hm_kompyuter.docx | 47.37 КБ |
gail_nigeze-hlaklylyk.docx | 25.91 КБ |
belem_aluda_balalarga_nichek.docx | 51.97 КБ |
Предварительный просмотр:
(ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)
Бүгенге заманда телефонсыз,компьютерсыз тормышны күз алдына китереп булмый.Аның ярдәмчебезгә яки дошманыбызга әверелүе дә бары тик үзебезгә генә бәйле.Әйе,бүгенге балалар компьютер уеннары белән бик күп мавыга.Моннан алдагы буыннар рәсемле китаплар,карап үссә,хәзерге балалар компьтер,телевизор,видео аша гына карый.Хәзер ата-ана балалар бакчасына йөргән сабыена да компьютер алырга тырыша,ә мәктәп укучысына заман техникасын өйрәнмичә мөмкин дә түгел.Хәтта көндәлекнең дә электрон вариантына күчтек.Тик әти-әниләре өйдә вакытта балаларның көне буе компьютер артында утырулары хафага сала. Видео уеннар баланың сәләтен үстерәме әллә баш миенә зыян гына саламы?Баш миен өйрәнүче галимнәрнең фикерләре капма-каршы якка аерыла. Компьютер ,төрле планшетлар,экрандагы уеннар балаларның баш мие үсешенә зыян сала ,ди Германиянең галиме Манферд Шпицер. Балаларның баш мие” сыгылмалы “ булганга андагы нейрон юллары әле һаман катмаган була.Баш миен ничек өйрәтүгә карап үзгәрә.Интернетта әйбер эзләгән,видеоларны тиз-тиз сикертеп караган .уйнаганда бер рәсемнән икенчесенә сикергән баш миендә балаларның үсеше өчен булган мөһим “тәҗрибә” тупланмый,мондый уеннар уйлау сәләтен үстерми ,ди галим. Германия галименә каршы чыгучылар да бар.Женева профессоры ДАФИМ БАВЕЛЬЕР да ком.р. уеннарының йогынтысын өйрәнгән һәм аларның баш миенә файдалы булуын ачыклаган .Видео уеннар баш миен эшләтә,игътибарлы булырга өйрәтә,күзгә файдасы зур.Уйнаганда баш миенең бер рәсемнән икенчесенә сикерүе ,киресенчә,игътибарны күп әйбергә дөрес итеп бүлергә,берьюлы берничә проблеманы чишәргә өйрәтә,.ди БАВЕЛЬЕР. Компьютер уеннарының файдасы һәм зыяны турында фикерләр әле һаман да социаль челтәрләр дә алып барыла.һәм төгәл генә җавап әле дә табылмаган. Көнкүрештә кулланыла торган техниканың һәркайсы ,шул исәптән компьютер да,санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин.Экран алдында озак утырып баланың ашказаны эшчәнлеге бозыла,организмнан таркалган продуктлар начар чыгарыла һәм ул еш авырый башлый..Медиклар барлык компьютерчыларның канында лейкоцитлар күләменең түбән булуын ассызыклый.Димәк,аларның организмында саклану функцияләренә зыян килә,авыруларга каршы торучанлык какшый. Иң мөһим фактор –психикага авырлык килү.Компьютерда_рәсем ясау,уйнау игътибарлылык сорый.Мондый халәт,гадәти рәсем ясаганда,башка төрле уеннар уйнаганда,була алмый.Алайда психикага булган тискәре йогынтыны җиңеләйтеп була. Компьютер белән саксыз эш иткәндә бигрәк тә күз авырулары,буыннар сызлау.баш авырту,психик тоторыксызлык,баш миенең кан әйләнеше бозыла,умыртка сөяге дисклары кысыла,матдәләр алмашы бозыла һ.б шундый тискәре факторлар күзәтелә. Бала компьтер алдында күпме утырырга тиеш соң? 2-3 яшьлекләр-15; 3-4я- 25 ,5-6- 35, 7-8- 40 мин.Әлеге шөгыльне саф һавада булу,физик күнегү,хәрәкәтле уеннра белән чиратлаштыру шарт.Мониторда кояш нурлары,электр уты чагылышы булмаска тиеш. Мебельне дөрес сайлау да мөһим роль уйный .Өстәл,урындык һәм башка кирәк яраклар балалар өчен җайлаштырылган булырга тиеш.
УРЫНДЫК.Урындыклар тәгәрмәчле,аркасы көйләнә һәм урындык әйләнә торган булса яхшырак.Бу очракта бала үзенең позасын үзгәртә ала,балалар бик теләп мондый урындыкларда әйләнгәләп утыралар,димәк күкрәк читлеге дә,умыртка баганасы да ял итеп ала дияргә була.Мондый урындыкларда биеклекне һәр балага туры килерлек итеп көйләп була,ә бу үз чиратында талчыгуны киметә.
ӨСТӘЛ.Клавиатура яраклаштырылган такталы булырга тиеш.Ул тактаны кирәк чакта тартып чыгарып,ә эш беткәч кире кертеп куярга була.Ә эш шунда ки,рәсем ясаганда,тычкан белән эшләгәндә яки уйнаганда баланың өстәле биек булырга тиеш.Бу такта әйтелгән кагыйдәләрне үтәргә булыша,чөнки бала күп вакыт үзенең позасын үзгәртергә мәҗбүр була.Ә клавиатура стандарт биеклектән 7-10 см түбәнрәк урнашырга тиеш.
Соңгы елларда компьютерсыз яши алмаганнар саны арта бара.,-ди табиблар.Андыйларның күбесе малайлар.Саннарга әйләндерсәң ,компьютерга куркыныч дәрәҗәдә бәйле 1 кызга 10 малай туры килә. Бәйлелек бик тиз формалаша,моңа нибары 2 ай вакыт җитә.Әгәр вакытында чик куелмаса бала үсеп җитү белән уен автоматлары һәм башка комарлы уеннарга кереп бата.Алар табигате белән азартлы кешеләр.отышлы уеннарга соңгы акчаларын да чыгарып бирергә әзер.Компьютер уеннары шәхеснең үсешен туктата,баладан каты бәгырьле эгоист ясый. Компьютер каршына утырырга рөхсәт бирмәгәч,балагыз авыруга сабышса,Катырак булыгыз.Юк дигәч,юк инде.Гомумән балагызга 10 яшь тулмыйча ,аңа компьютер алуның кирәге дә юк,дип саный наркология диспансерының баш табибы ФӘНҮС МУРАТОВ. Баланың компьютер бәйлегенә дучар булуын ничек белергә соң?Әгәр: -Бала үз-үзенә бикләнсә,аралашмаучан яки тиз кызып китүчән булса; -Компьютердан аерырга тырышу тавыш-гауга белән тәмамланса; -Иптәшләре белән аралашмый башласа; -Начар йокласа; -Башы һәм күзләре авыртуга зарарланса,димәк,балагыз компьютер белән кирәгеннән артык мавыга. Әлбәттә,психологлар һәм табиблар баланың сәламәтлеген какшаткан,аның акылына һәм психикасына тискәре тәэсир иткән компьютер уеннары гына каршы чыга.Һичшиксез,балага уеннар кирәк,ләкин алар баланы үстерергә һәм тәрбияләргә,аның интеллектына зыян китермәскә тиеш. Компьютердан һәм интернеттан башка шәхеснең гармоник үсеше була алмый.Әгәр ата-аналар башта ук түбәндәге киңәшләрне истә тотсалар,балагыз компьютер уеннарына бәйле булмас: -Балага бүләк итеп компьютер сатып алмагыз,ул гаилә милке булып исәпләнсен; -Балалар бүлмәсенә компьютер куймагыз; -Балалар дисплей артында озак утыруның сәламәтлек өчен куркыныч булуын аңлатыгыз; -Балагыз белән күбрәк бергә булыгыз,табигатькә чыгыгыз; -Буш вакытында бала файдалы һәм кызыклы эш белән шөгыльләнсен; -Баланың компьютер алдында ашап утыруына чик куегыз,югыйсә ул аның начар гадәтенә әйләнәчәк.
Беркемгәдә сер түгел:бүгенге көндә балаларның күпчелек өлеше буш вакытларын компьютер артында уздыра.Әйдәгез,балаларыбызның бу мавыгуларына игътибарлырак булып,компьютерда уйнау вакытын чикләп,Балаларның сәламәт,белемле һәм тәрбияле булып үсүләренә ирешик.
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы
муниципаль гомуми белем бирγ учреждениесе
«Иске Абдул урта мәктәбе»
Гаилə нигезе- əхлаклылык
(Ата –аналар жыелышында чыгыш)
Əзерлəде:
рус теле həм əдəбияты укытучысы
Хуснутдинова Анна Егоровна
Һәр ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Холык-фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында һәр ата-ана да вакытында уйлана микән?
Мәгълүм ки, әхлак тәрбиясенә нигез гаиләдә салына. Ата-ана үз хезмәтен яратамы? Алар башка кешеләр турында ниндирәк фикердә? Болар берсе дә бала игътибарыннан читтә калмый. Шулар йогынтысында акрынлап баланың дөньяга үз карашы формалаша.
Әлбәттә, балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән-үзе генә килми. Матур гадәтләр яшьтән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч, тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе шуны таләп итә.
Әлбәттә, һәр үрнәк әти-әни танылган педагогларның хезмәтләрен өйрәнә дип әйтеп булмый. Әмма бөек педагогларның хезмәтләренә шундый ата-аналарның тормыш тәҗрибәсе нигез булып торганына шигем юк.
Бер акыл иясе, тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш, дигән. Ә ата-ана — үз баласы өчен иң беренче тәрбияче ул.
Балаларныӊ, γсмерлəрнеӊ həм яшьлəрнеӊ γз-γзлəрен тотышларындагы тупаслыклар, кешелəр белэн аралашудагы кимчелеклəр həммəбезне борчый. Бу нилектəн шулай? Тəрбиянеӊ кайсы урынында нинди ялгышлар жибəрдек? Моны ничек төзəтергə?
Ни генə əйтсəк тə, бала холкына иӊ элек гаилəдə нигез салына. Бала кγп вакытын өйдə - əти-əнилəре янында γткəрə, аларныӊ γзара мөнəсəбəтлəрен кγреп γсə, гадəтлəрен, сөйлəгəн сγзлəренə хəтле кγӊеленə сеӊдереп бара. Алар кебек булырга, аларныӊ гамəллəрен кабатларга ярата. Малайлар əтилəре булып кыланса, кызлар кγбрəк əни кеше булып уйныйлар. Гаилə тормышы, көзгедəге кебек, аларныӊ уеннарында чагыла.
Кγренекле фикер иясе, мəгърифəтче, тарихчы həм педагог Р.Фəхреддин: бала тəрбиялəγне бишектəн башларга кирəк, бала тəрбиялəγ- ул ата- ананыӊ гаилəдəге генə тγгел, ə бөтен жəмгыять алдындагы бурычы. Бу бурычны γтəмибез икəн, без бозыклыкка юл ачабыз, аныӊ жимешлəре ачы, дип əйткəн. Р. Фəхреддин өйрəткəнчə, балада иӊ башта гγзəл холык тəрбиялəргə кирəк. Ул γз- γзенə ышанып, həр нəрсəне γз көче белəн башкарырга өйрəнеп γссен. Балачакны кайгы- хəсрəтсез иӊ гγзəл вакыт дибез. Лəкин бу вакытныӊ аерата жаваплы, кабарланмас чор икəненə бик игътибар итмибез.Менə шушы чорда бала өлкəннəрдəн нəрсə өйрəнсə, шуны гомере буе кабатлаячак. Шуӊа кγрə бу матур сыфатларны тəрбиялəγдə соӊламасак иде.
Бала яхшылыкка, шəфкатьлелеккə кечкенəдəн γк өйрəнергə тиеш. Лəкин моӊа ата-аналар, укытучыларныӊ γгет-нэсихəтен истə калдыру юлы белəн генə өйрəнеп булмый. Беренче чиратта балага бу сыйфатларны көндəлек тормыш сеӊдерергə тиеш.
Бала ата- ананыӊ тормыш көзгесе. Ата-ананыӊ рухи матурлыгы, аларныӊ кγрше- тирəлəргə, дус-ишлəргə, карт- корыга яхшылык эшли белγе- балада югары əхлак сыйфатлары тəрбиялəγдə зур ярдəмче. Əгəр ата həм ана кγӊел жылыгын əйлəнə- тирəдəге кешелəргə бирсə, аларныӊ шатлыгын həм кайгысын уртаклашса, аларны йөрəклəре аша γткəрə белсə, андый гаилəдə тəрбиялəнгəн балалар киӊ кγӊелле, игтибарлы, эчкерсез булып γсə. Ə инде кайбер ата- аналарныӊ γз- γзлəрен генə яратуы, γз мəнфəгатлəрен генə кайгыртуы- иӊ зур бəхетсезлек. Кызганыч, бγген ата- аналарныӊ байтагы кγбесенчə γз балаларыннан башка берни дə кγрмилəр, ə инде мондый чиктəн ашкан мəхəббəт ахыр чиктə бары тик бəхетсезлеккə китерə.
Əйткəнемчə, бала-гаилə көзгесе. Кояш нурлары су тамчысында ничек чагылса, балаларда да ата-ананыӊ əхлакый йөзе чагыла. Мəктəпнеӊ həм ата- ананыӊ бурычы- həр баланы бəхетле итγ, ə бəхет исə кγпкырлы.
Баланыӊ бəхете- аныӊ шəфкатьлелегендə. Шəфкатьлелектəн – бер кешенеӊ икенче кешегə бирə торган чын йөрəк жылылыгыннан башка кγӊел матурлыгы була алмый. Шəфкатьлелекнеӊ нигезе, чыганагы – тереклекне həм матурлыкны тудыруда, ижат итγдə, раслауда. Яхшылык, матурлык белəн тыгыз бəйлəнештə.
Ничек кенə булмасын, гγзəл хислəр тəрбиялəγ γзлəренеӊ тамырлары белəн балачакка тоташырга тиеш, ə кешелеклелек, яхшылык, ягымлылык, итагатьлелек хезмəттə, əйлəнə- тирəдə матурлык турында кайгыртканда, борчылганда туа. Матур хислəр балачакта тəрбиялəнмəсə , аларны беркайчан да тəрбиялəп булмый. Шуӊа кγрə балага мəктəптə həм гаилəдə бары тик уӊай шартлар тудыру зарур. Ул матур хислəр тəрбиялəγ мəктəбен γтəргə тиеш. Дөньяны акылы белəн генə тγгел, ə бəлки йөрəк хислəре аша танып белə алса гына, балада əхлакый тəрбиянеӊ асылы чагыла. Мəктəп həм гаилə бердəм булып əхлакый сыйфатлар тəрбиялəгəндə генə, балада əхлаклылык принциплары формалаша. Чөнки дөнья матурлыгы баланыӊ кγӊелен дə матур итə. Бу турыда кγренекле педагог В. Сухомлинский: « Матурлык- кешелеклелекнеӊ, саф хислəрнеӊ, эчкерсез мөнəсəбəтлəрнеӊ нигезе həм асылы ул. Матурлыкка карап елмаю, аныӊ белəн хозурлану həм аӊа соклану миӊа балалар йөрəгенə илтə торган сукмак булып тоелды», - дигəн.
Хəзер γзлəренеӊ шəхси телəклəренə чик куя белмəгəн кешелəр саны арта бара. Дөнья байлыкка мөкиббəн киткəн, акча иӊ мөhим нəрсə итеп санала. Лəкин шуны онытмыйк: «həлак булыйм дисəӊ, я мал тупла, я надан кал», - ди халкыбыз.
Шунысы мəгълγм, кеше γзенеӊ шəхси мəнфəгатьлəренə чик куя алмый икəн, ул беркайчан да яхшы кеше була алмый. γз- γзлəрен яратучылар, γз файдалары өчен генə тырышучылар, кеше кайгысына həм уӊышсызлыгына шатланып, аӊа ваемсыз караучылар, нəкъ менə бала чакларында γз телəклəрен генə γтəтеп, аларны барыннан да өстен куеп, башкаларга битараф булганнар арасыннан килеп чыга да инде.
Мəктəптə соӊгы елларда əдəпсез балалар кγбəйде, дибез. Бу инде- балаларда була торган индивидуализмныӊ бер чире. Əгəр ата-ана баланыӊ хилаф эшлəрен гафу итсə, ул жəзасыз калуга шатлана, тирə- юньдəгелəргə карата дорфа мөнəсəбəттə була, аларныӊ сγзен тыӊламый башлый, ə соӊыннан ул γз ата-анасына да көн кγрсəтми. Нəтижəдə əхлаксыз буын барлыкка килə. Əхлаксыз буын балалары да шундый ук тəрбия ала həм жəмгыять рухи яктан таркала. Бу- куркыныч кγренеш. Кγренекле шəхеслəрнеӊ берсе Иммануил Кант: «Тəрбия сəнгатенеӊ принцибы шундый: балалар бγген өчен тəрбия алырга тиеш тγгел, ə бəлки алар килəчəк буын кешелек дөньясыныӊ тагын да яхшырак сыйфатын тудыру өчен тəрбия алырга тиеш», - дип язган.
Ата –ана əхлаклы булса, бала бəхетле була. Уз- γзенə тəнкыйть кγзлегеннəн карый белгəн, тəрбия өлкəсендə γз белемнəрен даими тулыландырып барган əти- əнилəрнеӊ генə физик яктан таза, акыл ягыннан сəлəтле, рухи-əхлакый яктан нык балалар γстерə алуы беркемдə дə бəхəс тудырмый.
Сγземне йомгаклап, минем сезгə бер гыйбрəтле хəл сөйлəп китəсем килə, həм сез дə аны балаларга сөйлəсəгез, алар да бу хакта бик нык уйланырлар, бервакытта да ярамаган гамəллəр кылмаслар иде дип ышанасы килə.
«Бер малай əнисе белəн генə тора. Ана, улы начарлык эшлəгəн саен, рəшəткəгə бер кадак кага бара. Еллар уза, бала γсеп буйга житə. Армиягə барып кайта. Беркөнне ул кадакларга игътибар итə həм əнисе янына килə: «Əни, нигə син шулай кγп итеп кадаклар кактыӊ?»- ди. Əнисе: « Улым, менə син бер начарлык эшлəгəн саен мин бер кадак кага бардым. Кγрəсеӊме, ничаклы алар?»- ди. Улы уйга кала həм гел яхшылыклар эшлəргə генə сγз бирə. həм беркайчан да вəгъдəсеннəн чыкмый. Беркөнне ул əнисе янына килə дə: « Əни, кара əле, рəшəткəдə бер кадак та калмады. Мин, яхшылык эшлəгəн саен, берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшлəдем»,- ди. Ə əнисе болай ди: «Улым, əйе, син кγп яхшылыклар эшлəдеӊ həм, шулай итеп, начарлыкларыӊны бетердеӊ дə кебек, тик əнə, кара əле рəшəткəлəргə. Аларныӊ эзлəре калган бит».
Сөйлəгəннəрдəн чыгып, шуны əйтəсе килə: балаларыбыз кешелекле, хезмəт сөючəн булып γссеннəр, тормышта гел яхшы эзлəр генə калдырсыннар иде.
Əгəр дə ата- ана бөек галимебез Р.Фəхреддиннеӊ « Балачакта алынган тəрбияне соӊыннан бөтен дөнья халкы да γзгəртə алмас» дигəн фикерен тормышка ашыруда бар көчен кызганмый шөгыллəнсə, жир йөзендə ялганлау, икейөзлелек, куркаклык, ялагайлык, хыянəт, γтереш кебе əхлаксызлык кγренешлəренə юл куелыр иде микəн. Юктыр, мөгаен.
Предварительный просмотр:
“Белем алуда балаларга ничек
(ата-аналар җыелышында чыгыш)
Кеше үз тормышында берничә четерекле мизгел кичерә. Алар вакыйгаларның гадәти оешын үзгәртәләр. Шуларның берсе – кешенең мәктәптә укый башлавы. Мәктәп, класс- болар бала көнкүреше һәм яшәешенә дә кискен яңалык кертәләр. Балагыз мәктәпкә аяк басу белән, тормышка ашыра башларга тиешле мөнәсәбәтләр системасыннан –укытучысына һәм классташларына , билгеләргә һәм белемнәргә карата мөнәсәбәтләрне дөрес формалаштыру эшеннән сез һич тә читтә кала алмыйсыз.
Бала өчен сез үзегез укый алмыйсыз, билгеле. Шулай да сез аны укырга өйрәтә аласыз Һәм моны эшлэргә тиешсез.Ә бит баланы өйдә укырга өйрәтү кайчак, мәктәптә хәреф танытуга караганда, күп җиңелрәк була.Әгәр бу эшне мавыктыргыч итеп оештыра алмасыгыз, үзегезгә ярдәмче итеп матур бизәкләр төшерелгән шакмаклар, китаплардан файдаланмасагыз, укуны башта ук мәҗбүри бер күңелсез шөгылҗгә әйләндерсәгез, балагыз мондый укудан баш тартачак. Ә сез исә, балабыз сәләтсез икән, берни дә аңламый ул, дип уйлый башлаячаксыз.
Көн саен сез балагызны мәктәптән бер үк сораулар белән каршылыйсыз: “Мәктәптә ниләр бар?Нинди яңалыклар ишеттең?Бер н6инди билге дә алмадынмы?”Сез дәфтәр битләренә төшерелгән беренче таякчыкны, бәләкәй саннарны бик җентекләп карыйсыз. Ачуыгыз чыкмасын: бала чагыгызны искә төшерегез, сез дә бит кайчандыр шушы кәкре-бөкре нәрсәләрне яза алмыйча интегә идегез. Балагыз менә беренче тапкыр билге алыпк айта. Көтмәгән “2”ле билгесе дә алырга мөмкин. Моның өчен балагызны һич тә битәрләмәгез.Сез, кимчелекләре өчен баланы башта ук әрләмәсәң, соңыннан ул аларга күнегәчәк һәм җитешсезлекләрне нормалҗ хэл итеп саный башлаячак дип уйлыйсыз.Начар билге аркасында кәефегез нык кырылганлыгы әллә кайдан күренеп тырырлык булсын: кеше нинди генә эшкә алынса да күпер төзиме ул, дәфтәргә таякчыклар төшерергә өйрәнәме, аны яхшы итеп башкарырга, җанын-тәнен оялмыйча эшләргә тиеш.Моны балага ,хикмәт билгедә түгел, ә шул билге нигезендә яткан хезмәттә икәнен аңлап калырлык итеп төшендерергә кирәк.
Һәр дәрес укучыдан зур ихтыяр көче,тырышлык һәм киеренкелек таләп итә.Шуңа күрә улыгыз яки кызыгыз , мәктәпкә кергәнче үк инде,укуның авыр һәм катлаулы, әмма кеше өчен бик кирәкле хезмәт икәнен яхшы белергә,очраячак авырлыкларны җиңәргә психологик яктан әзер булырга тиеш.Әнә шундый әзерлеге булмаган укучы беренче авырлыклар каршында уккаушап калачак һәм алардан ничек тә качарга тырышачак. Ә сезгә андый улыгыз яки кызыгыз белән икеләтә күбрәк эшләргә туры киләчәк.Артта калучы, булдыксыз укучылар рәтенә эләгү балага да кыен.Ул көйсезләнә, күңелсезләнә елый, аз гына мөмкинлек булса да, дәрескә бармау ягын карый. Мондый чакта ул мораль ярдәмгә мохтаҗ. Хәтта олы кеше дә, ниндидер уңышсызлыклар кичергәннән соң, үзен тиз генә кулга алып, яңа уңышларга тиз генә ирешә алмый. Бала бигрәк тә. Шуңа күрә аның аз гына уңышын да вакытында күрә һәм күңелен күтәрә белергә кирәк.
Укучының даими эш урыны булсын.Дәресен һәрвакыт шунда әзерләсен.Әгәр ата-аналар, укучыга өйдә уңай шартлар булдырмасалар,аның дәрескә ничек әзерләнүе белән даими кызыксынып тормасалар,балага өй эшен ашык-пошык эшләп ташлый да тизрәк урамга сызу ягын карый. Нәтиҗәдә көндәлектә “2”леләр күренә башлый. Кайбер ата-аналар баланың укуын даими контрольдә тоталар, әмма еш кына ялгышлар җибәрәләр. Мәсәлән Сания хәрефләрне дөрес итеп яза белми. Ялгышын төзәтәсе, киңәш бирәсе урында, әти-әнисе аны бер үк хәрефне һәм сүзләрне кат-кат күчереп язарга мәҗбүр итә. Әмма, аңа карап, баланың язуы бердә яхшырмый. Кайбер ата-аналар хәтта өй эшләрен үзләре эшләүгә кадәр барып җитәләр. Мондый “ярдәм” баланы икейөзлелеккә, ялкаулыкка өйрәтә, аны укуында тагын да артта калдыра.
Тәрбия эшендә мондый ялгышлар җибәрмәс өчен,һәр ата-ана укытучылар белән даими элемтәдә торырга тиеш. Нәни укучыгыз баштарак сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ. Бу ярдәм дәрес әзерләргә кирәклекне искә төшерү кайчак өйгә бирелгән эшне эшләгәндә, бала янында утырып торудан гыйбәрәт. Баланың укудагы беренче адымнары нинди булуы бик зур әһәмияткә ия. Эшне ул тиз, пөхтә итеп, игътибар белән башкарырга өйрәнсен. Бала дәресләрен ничә яшьтән үзе генә хәзерли ала соң? Мөстәкыйль рәвештә дәрес хәзерләргә бала мөмкин кадәр иртә күнегергә тиеш.Укучының ярдәмгә мохтаҗ түгеллеген күрү белән, аңа ярдәм итүдән туктарга кирәк. Ләкин моны кинәт кенә эшләргә ярамый һәм баланың дәрес әзерләве белән бөтенләй кызыксынмаска дигән сүз түгел.
Сез эштән кайтканда улыгыз дәресләрен хәзерләп бетергән ди.Балаларыгыздан көндәлеген күрсәтүен сорагыз. Өйгә эш итеп күнегү язарга бирелгән булган икән, вкытыгызны кызганмагыз:балагыз сумкасыннан дәфтәр белән дәреслеген алсын, күнегүне аңлаткан сүзләрне кычкырып укып чыксын. Әмма иө мөһиме шунда-балагыз текстны китаптан күчереп язганда хата җибәрмәсен. Моңа игътибар итегез.Чөнки бала сүзенең ялгыш образын хәтеренә нык сеңдереп калдыра.Бу хәл исә бик озак вакытлар әлеге сүзне дөрес итеп язарга комачаулаячак. Күнегү үтәлешен шулай гади генә тикшереп чыгу да файда китерми калмый. Инде бала телне гомумән йомшак үзләштерсә , ә укытучы “Балагызга көн саен кечкенә генә диктантлар яздырыгыз”-дип киңәш бирсә, ярдәмне моның белән генә чикләргә ярамый билгеле.Өйгә күнегү бирелгән,ди. Аны үтәми калырга ярамый.Шул күнегүне диктант тексты итеп тә файдаланып була ич.Төрле алымнар белән әйтеп яздырырга мөмкин.
Күп һәм нәрсә укыганлыкларын белеп укыган балалар, кагыйдә буларак, яхшы сөйлиләр,яхшы язалар.Һәм, киресенчә, ни сәбәптәндер китап укырга яратмаган балаларга мәктәптә укырга бик авыр бирелә.Баланы китап укырга ничек өйрәтергә соң?Сез баланың иҗекләрне авырлык белән генә бергә кушып укыганлыгын,шуңа күрә дә аның җөмләне тулаем ишетмәгәнлеген,тоймаганлыгын беләсез.Бу хәлдән текстны күбрәк кычкырып уку юлы белән генә котылырга була.Әмма,моны ясалма рәвештә эшләү читен дә,баланы да туйдыра.Шуңа күрә,әлеге уку бушка гына булмасын өчен,нәрсә дә булса уйлап чыгарырга туры килә.Мәсәлән,”Балам, кил әле монда, бик рәхәтләнеп китап укыр идем,-вакытым юк.Савытлар юган арада миңа берәр китап укый тор әле син”,-дияргә мөмкин.Шулай ук балага карт әбигә яки нәни сеңлесенә кычкырып китап укуны бурыч итеп куегыз.
Тәрбия эшләрендә бернәрсә дә очраклы рәвештә,үзеннән-үзе генә эшләнми.Балагызның нәрсәгәдер ирешүен телисез икән,аңарда бу сыйфатны булдырырга,аны үзен яраткан эш белән мавыктыргыч,үзеңә ияртергә кирәк.
Холыктагы күп кенә җитди үзгәрешләр башлангычс классларда башлана һәм,әлбәттә, аларның барысы да тискәре үзгәрешләр булмый.Күп кенә уңай сыйфатлар да барлыккак килә.Үз-үзеңне тәртипкә өйрәтү,оешканлык,үз интересларыңны коллектив интереслары белән бәйли белү,дуслык һәм үзара ярдәмләшү хисләре.Укучы белемнәрне әзләштерү билгеле бер көч таләп итүен,күп кенә уңышлар ата-аналардан һәм укытучыдан түгел, ә үзеңнән торганлыгын аңлый башлый.
Баланы ярата белергә өйрәтегез.Мэхэббэт кеше эшчәнлегенең күп якларын эченә алса гына тулы кыйммәткә ия була.Яратырга өйрәтү-армый-талмый гүзәлеккә соклана белергә өйрәтү дигән сүз.