"Туган тел" мастер-класс бәйгесе.

Прокопьева Татьяна Ильинична

1. Бәйгедә катнашу өчен заявка.

2. Үзе турындагы персональ мәгълүматны эшкәртергә язмача рөхсәте.

3. Укытучының соңгы 3 ел эчендәге педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә .

4. «Минем педагогик осталыгым» темасына эссе.

5. Укытучының портфолиосы:

- дәрес эшкәртмәләре;

- расланган авторлык программалар;

- тәрбия эше материаллары;

- укыту методик комплектлар;

- дипломнар;

- публикацияләр.

6. Туган тел яки әдәбият буенча мастер-класс фрагменты.

7. «Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем» дигән темага видеоролик яки презентация.

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Минем педагогик осталыгым»

                                                                Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика

                                                                күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс

                                                                бәйгесенә эссе.

                                                                Авторы:Тукай муниципаль районы «Аерым фәннәрне  

                                                                тирәнтен өйрәнелә торган Мәләкәс урта гомуми белем

                                                                мәктәбе»нең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты

                                                                укытучысы Прокопьева Татьяна Ильинична

       Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы... Әлеге мактаулы хезмәт мине кечкенә чактан ук кызыксындырды дип әйтә алмыйм. Укытучы хезмәтенә зур хөрмәт белән карый идем. Мәктәпне бетергәч тә башка проффессия сайладым.  Ләкин мин үземдә канәгатьлелек хисе тоймый идем. Яраткан эшне генә бөтен күңелең биреп башкарып була. Белмим нигә, бәлки туган телемне өзелеп яратканга, бәлки иҗат кешесе булганга, бәлки язмыш кушуы буенча бу җиргә укытучы булып хезмәт итәр өчен тугангамы, мин укытучы һөнәрен сайладым. Укытучылык – тормышым бүләк иткән мактаулы хезмәтем.

      Педагогик эшчәнлегем 2006 елның 1 сентябреннəн бирле Мəлəкəс урта мəктəбенең 5 сыйныф укучыларына татар теле һəм əдəбияты дəреслəрен укыту белән башланды. 2007 елның 1сентябреннән – педагог-оештыручы, 2008 елның 1 сентябреннән 2013 елның январенә кадәр –мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелдем.  2014 елның 1 сентябреннән татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты  укытучысы булып эшлим.

     Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр. Мүкләнгән таш  хәлендә калмас өчен нишләргә? Ничек барысына да өлгерергә? Бер көн эчендә дә ничә төрлегә үзгәрә бит планнар. Бар мәшәкатьләреңне бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. 

     Укытучы булып мәктәпкә аяк баскан көннән мин үзбелемем өстендә нык эшләдем һәм эшләвемне дәвам итәм. Үзбелемем өстендә эшләү, иҗади эшчәнлегем миңа яхшы нәтиҗәләргә һәм профессиональлек баскычында кискен күтәрелешкә ирешүемә этәргеч булды. Мин үземне методик яктан белемле, əдəпле, тормыш белəн бəйли белүче, балаларның һəрберсенə шəхес итеп караучы, аларны яратучы кеше итеп таныттым. Һəрнəрсəне балаларга аңлаешлы, тиешле дəрəҗəдə җиткерə белүем, аларның хислəрен хөрмəт итүче, ихтыяр көчен үстерүгə əһəмият итүче буларак та күрсəттем.

      Без, мөгаллимнәр, балаларны һәм үсмерләрне маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә укырга өйрәтергә тиешбез. Әдәбият – беренче чиратта, ул аны кабул итүчеләрнең хисләрен, кичерешләрен тирәнәйтсен, шуның нәтиҗәсендә кеше әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булып тәрбияләнсен, матурлыктан ләззәт алырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнсен, таш бәгырьлегә әверелмәсен.

       Әдәбият дәресләре, идея-эстетик, әхлак тәрбиясе бирүдән тыш, балаларны уйларга, үз фикерләрен дөрес итеп әйтеп бирә белергә өйрәтү бурычын да үти. Әгәр укучы мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнмәсә, чын шәхес булып формалаша алмас. Моның өчен мин үз тәҗрибәмдә иҗади дәресләргә урын бирергә тырышам. Алар чын-чыннан уйлану, фикер йөртү, иҗат итү, дөньяны танып белү, эстетик, әхлакый тәрбия дәресләре булсын дип тырышам. Стандарт булмаган дәресләр баланың сәләтен төрле яклап үстерергә кызыксынуын арттырырга ярдәм итә.

        Еш кына баланың әдәбиятны белү дәрәҗәсе берьяклы бәяләнә. Ул әсәрнең эчтәлеген белсә, образларның сүрәтләнеш үзенчәлеген әйтеп бирсә, теориядән мәгълүматлылыгын күрсәтсә, аңа уңай бәя куябыз. Әмма бик әһәмиятле нәрсәләрне исәпкә алып бетермибез: бала әсәрне белүен белә, тик ул аңарда нинди һис- кичерешләр уяткан, күңелен ниләр белән баеткан. Әдәбият укытучысының бурычы шуларга ирешүдә бит.

        Әдәби әсәрләр – тәрбия чыганагы. Г. Ибрахимов та «Әдәби вә шигъри әсәрләргә һичбертөрле тәэсир бирмәгән адәм юк», - дигән. Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген белү, әлбәттә, мөһим нәрсә. Әмма хәзер инде бу гына җитми. Хәзер без әдәбият укыту дәресләрендә төрле алымнар, методлар кулланабыз. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, уен - дәрес, практикум – дәресләрне, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк.

     Шунысын онытмыйк, бер генә укытучыга да бу методларны көчләп тагып булмый. Һәркем үзе өчен кирәклесен сайлап ала, иң мөһиме – нәтиҗә: укучылар аңладымы, белдеме, кызыксындымы, киләчәктә мөстәкыйль бу белемен үстерә алырмы һ.б.

      Хәзерге мәктәпне информацион технологияләрдән башка күз алдына китерү кыен булса да, мин үзем тагын бер алым куллануны кулайрак күрәм. Дәресләремдә ешрак кулланырга тырышам. Ул - әдәбият дәресләрендә шигырьләр куллану алымы. Әлбәттә аларны бик урынлы файдалана белергә кирәк. Беренчедән, шигъри юллар дәрес материалын үзләштергәндә ярдәм итсә; икенчедән, аның авторы белән кызыксыну туа; өченчедән, поэзиягә мәхәббәт тәрбияләнә һ.б. Аннан соң формасы белән шигырь, әмма әчтәлеге белән бик йомшак булган шигъри әсәрләрне сәнгатьчә югары дәрәҗәдә иҗат ителгән әсәрләрдән аера белергә өйрәтү дә мөһим.

       «Шигъри, эмоциональ –эстетик алымнан башка баланың тулы акыл үсеше була алмаслыгына минем мең тапкыр ышанганым булды. Баланың фикерләү табигате үзе шигьри иҗатны тәлап итә», - дигән В.Сухомлинский.

       Димәк, шигърият, теманы җиңелрәк үзләштерегә ярдәм итеп кенә калмый, бәлки бала күңелендә поэзиягә тартылу хисе дә уята, иҗади юнәлештә фикер йөртергә этәргеч бирә. Безнең мәктәптә дә шигырь иҗат итүче балалар бар. Аларның шигырьләре газета, журнал битләрендә дә басылып чыкты.

          Чыннан да, без балада мәктәптә үк шигъри сүзгә сизгерлек тәрбияләмәсәк, ул үскәч тә йомшак күңелле, бай рухлы кеше булып китә алмас. Ә шигырь ярату бервакытта да кешегә файдадан гайре нәрсә бирми. Кеше, олылайган көнендә дә шигырьдән ләззәт табып яшәргә тиеш, бу аңа күңелендә хисләр кипмәсен, корымасын өчен кирәк. Чын сәнгать әсәрләре хис-кичерешләрне йокымсыратмый, аларның гомер буе яшәүләрен тәэмин итә. Тәэсирле сүзгә беребез дә битараф түгел бит.

          Әйе, без күпмедер дәрәҗәдә романтик табигатьле булып калырга  да тиешбез. Моңа нигез исә мәктәптә салына. Тагын шунысы бар: нәфис итеп укучы, тормышта сөйләгәндәге кебек, үзенең сүзләренә тыңлаучыларның мөнәсәбәтен тиз тоярга һәм алга таба шуны кулыннан ычкындырмаска тиеш. Бу – уку рәвешеңне үз ихтыярыңда тотарга ярдәм итә. Сәнгатьле итеп уку күнекмәләренә ия булу һәм матур итеп сөйли белү кешегә башкалар белән аралашырга, алар белән тиешле мөнәсәбәт урнаштырырга да ярдәм итә. Без аңа, димәк, үз-үзен шәхес буларак танытырга да ачкыч бирәбез.

          Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Педагогик эшчәнлегем бик зур булмаса да, шушы максатка ярашлы эш алып барырга  тырышам. Укучыларымны тәрбияле, югары культурага ия, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаек кешеләр итеп күрәсем килә.

Миңа сорау бирсәләр:

-Бәхет ни ул? – дисәләр,

Бәхет – шушы: укучылар

Кеше булып үссәләр.

                   (Клара Булатова “Укытучы бәхете”)

             



Предварительный просмотр:

«Туган тел» мастер-класс бәйгесендә катнашу өчен заявка

 Ф.И.О.

Мәктәп

стаж

категория

Интернет-ресурсның ссылкасы

телефон

Прокопьева Татьяна Ильинична

 Тукай муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган Мәләкәс урта гомуми белем мәктәбе» ГБМБУ

8

беренче

http://nsportal.ru/prokopeva-tatyana-ilinichna

Сот. 89625664567

Эш тел. (8552)793536

Мәктәп директоры                 С.Х. Шагалиева



Предварительный просмотр:

Тукай муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган

 Мәләкәс урта гомуми белем мәктәбе» беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Прокопьева Татьяна Ильиничнаның педагогик эшчәнлегенә

мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә.

        Прокопьева Татьяна Ильинична Тукай муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган Мәләкәс урта гомуми белем мәктәбе»нең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак чын мәгънәсендә тирән хөрмәткә лаеклы кеше. Ул тәҗрибәле, киң эрудицияле, югары белемле  педагог.

       Татьяна Ильинична үзен методик яктан белемле, əдəпле, тормыш белəн бəйли белүче, балаларның һəрберсенə шəхес итеп караучы, аларны яратучы кеше итеп танытты. Һəрнəрсəне балаларга аңлаешлы, тиешле дəрəҗəдə җиткерə белүе, аларның хислəрен хөрмəт итүче, ихтыяр көчен үстерүгə əһəмият итүче буларак та күрсəтте.

     Теоретик белемен практикада куллана, максатны ачык, төгəл куя белүе, аңа ирешү өчен бөтен көчен куллануы мактауга лаек.

      Дəреслəрдə Татьяна сорауларны төгəл, ачык куя, аңа җавапның да тулы, аңлаешлы булуын талəп итə.

      Үз-үзен тотышы, башкаларны тыңлый, өлкəннəрне ихтирам итə белүе белəн ул Мəлəкəс урта мəктəбе укытучыларының һәм укучыларының хөрмəтен яулады. Сөйлəме бай, саф татар телендə сөйлəшə. Һəрчак игътибарлы, сабыр кеше. Эшенə һəрвакыт җаваплы карый, җиренə җиткереп үтəргə тырыша.

      Мәктәптә  үз  эшенә бирелгән тынгыбелмәс, алдан эз ерып баручы укытучыларның берсе ул.  Район мәгариф бүлегенең зур терәге булган безнең  мәктәптә, алдынгы инновацион мәйданчык буларак, район һәм республикакүләм укытучылар, мәктәп директорлары һәм урынбасарлары, мәгариф бүлеге җитәкчеләре өчен өчен уздырылган әлегке семинарларда мәктәп коллективы бик теләп килгән кунаклар белән тәҗрибә уртаклаша, ижади хезмәттәшлеккә киң юл ача.  

     Татьяна Ильинична төрле интернет проектларда катнаша. 2012/2013  елда  Халыкара «Школа цифрового века» конкурсында катнашып, “Учитель цифрового века” дипломына лаек булды. 2014 елда ФГБОУ ВПО «Яр Чаллы  социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты» базасында  “Коммуникатив технология нигезендә, Шадриков методикасы таләпләре буенча дәрес планы” проектын яклады.

Соңгы елларда укучыларының фәнни-тикшеренү юнәлешендәге эшчәнлекләре активлашты.  Алар авыл халкының җирле сөйләмен, язучылар иҗатының үзенчәлекләрен тикшереп өйрәнәләр, мәктәп тарихын өйрәнәләр, эзләнү эшләре алып баралар. «Күңел җәүһәрләре югалмас», «Минем авылым: үткәне, бугенгесе, киләчәге», «Татар теле: бүгенгесе һәм киләчәге»,  «Ломоносов укулары» исемле республикакүләм фәнни–гамәли тикшеренү конференцияләрендә катнашып торалар. Мәктәбебездә ел саен Россиякүләм «Зирәк тиен», “Русский медвежонок” бәйгеләрендә катнашалар.

      Татьяна Ильинична һәм аның укучыларының ижади эшләре, язмалары «Көмеш кыңгырау», «Якты юл»,  «Мәгариф» кебек газета-журналларда,  http://nsportal.ru  “Алые паруса” электрон матбугатында еш басыла. “Сау бул, мәктәп!» , “Уйланырга сәбәп бар”, “Хәл һәм аныӊ төркемчәләре”, “Җырларымда тарих кайтавазы”, “Без бер тамырдан”, “8 сыйныфта татар әдәбиятыннан белем сыйфатын тикшерү”, “7 сыйныфта татар әдәбиятыннан белем сыйфатын тикшерү”, “Психология семейных отношений”, “Чыгарылыш кичәсе, полный сценарий выпускного вечера”, «Күӊел җәүһәрләре югалмас»; «Минем авылым – үткәне, бүгенгесе, киләчәге», «Безнеӊ гаиләнеӊ күркәм гадәтләре”, «Халкымныӊ киләчәге – минем кулымда», «Адәм иткән дә ата-ана, әрәм иткән дә ата-ана…», «Жиңү кѳне – бу дѳньяның яңадан туган кѳне», «Халкымныӊ киләчәге – минем кулымда», “Гаилә – гомер чишмәсе” кебек эшләре басылып чыкты.

     2012 елда «Иминлек» кысаларында уздырылган Республикакүләм «Территория закона» бәйгесендә, мәктәпнең тәрбия эшенә зур өлеш керткәне өчен, 1 нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.  

      Татьяна Ильиничнаның эшчәнлеге төрле дәрәҗәдәге диплом һәм рәхмәт хатлары белән бәяләнеп тора. 2009, 2011 елда, тәрбия эшендә яхшы курсәткечләре өчен, Район Мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән Грамоталары,  2010 елда Район Мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән Рәхмәт хаты, 2014 елда халыкара “Талантоха” конкурсында 1нче һәм 2нче дәрәҗәле дипломнары, тырыш хезмәтенә билге. Аның укучылары 2001 елда республикакүләм «Мы вместе» Татарстан халкы балалары фестивалендә 2 нче дәрәҗәле диплом,  2014 елда халыкара “Талантоха” бәйгесендә 2 нче дәрәҗәле диплом, республикакүләм «Бәхет йолдызы” бәйгесендә 2 дәрәҗәле ике дипломга лаек булдылар.

         Татьяна дəрестəн тыш чараларда да актив катнаша. Ул чын иҗат кешесе. Төрле чаралар, бәйрәмнәр өчен язган сценарийлары, җыр-бию, ежиссура, театр уйнау осталыгы һәммәбезне сокландыра. Үзенең актуаллеген бүгенге көнгә кадәр дә югалтмаган, үзенчәлекле, керәшеннәргә генә хас, моңлы җырулары белән халыкны әле дә сокландырган “Питрау” фольклор ансамбленең мәктәп укучылары бүлеген күп еллар җитәкләп килде.

Әйе, кабат үрләр яулау аерым осталык сорый. Кайчандыр яулаган биеклектә калу өчен табигый сәләт, нык ихтыяр көче, гаять зур тырышлык кирәк. Әлеге югарылыктан бөтен нәрсәгә икенче күз белән карыйсың, яуланмаган өр-яңа биеклекләрне ачасың.      Татьяна Ильиничнаның эше дә, тормыш юлы  да кешелеклелек, игелек hәм сабырлык  үрнәге булып тора .

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган

Мәләкәс урта гомуми белем мәктәбенең

гуманитар фәннәр методик берләшмәсе җитәкчесе          _____________      Борисова Г.К.        



Предварительный просмотр:

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте.

8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Тема:

“Сугыш чоры балаларының батырлыгы һәм сугыш китергән афәт”

Дәрес максатлары:

1.Өйрәтү максаты;

2.Үстерү максаты;

3.Тәрбияви максат.

1. Укучыларны язучы иҗаты һәм тормыш юлы турындагы белемнәрен тулыландыру;

2. Аларда мөстәкыйль танып бирү һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

3. Халкыбызның үткәненә тирән ихтирам, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:

- төп ресурслар: А. Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре, әдәбият дәреслеге;

- өстәмә ресурслар: тест, ноутбук, проектор, дәрес өчен призентация.        

Эш формалары:

Укытучы һәм укучы арасында эшлекле мөнәсәбәт.

Көтелгән нәтиҗә:

- предмет нәтиҗәләре: әсәрнең әһәмиятен һәм кыйммәтен ачу; дәресне тормыш белән бәйләү;

- шәхси нәтиҗәләр: геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү; халкыбызның үткәненә ихтирам,  башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу;

- метапредмет нәтиҗәләре: коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгүлүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыту.

Универсаль уку гамәлләре:

- танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешүне булдыру;

- регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; ихтияр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү;  

- коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълуматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу.

Дәрес барышы.

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек). Максаты: сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

Хәерле көн,укучылар! Менә тагын бер якты көн туды, без шуңа сөенеп, сәламәтлек, шатлык-куанычлар белән дәресебезне башлыйбыз.

Өй эшен тикшерү. (4-5 минут)

Сезгә өйгә эш итеп әсәрне тулысынча укып бетерерә бирелгән иде.

Тест эшләү.

1.Сәрвәр апа орчык күк бөтерелә.

      а)сурәтләү чарасы.

      б)чагыштыру

      в)фразеологизм

2.”Камыр”,”Тамыр”, кемгә әйтелә бу кушамат?

     а)Дамир

     б)Әдилә

     в)Ибраһим.

3.Солы алып кайту Кәследән ничә чакрым?

     а)66

     б)60

     в)65

4.Ибраһим белән Әдилә Дамирга ничек карыйлар?

    а)кимсетеп

   б)үртәбрәк

    в)үз итеп.

5.Образлы әйтелмәләр.

     а)күңел сандыгы.

     б)күзләр җиргә тәгәрәде.

     в)тәмле чәй.

6.Кешене һәм тормышны бизи торган сыйфат.

     а)киң күңеллелек

     б) яхшылык.

     в)елмаеп.

7.Дамирның үз хыялы.

     а)трактор

     б)Әдилә

     в)колын

8.Әсәр кем исеменнән сөйләнелә?

       а)Дамир

       б) Ибраһим

       в)Сабирә.

9.“Язгы кәрваннәр” әсәре кайсы вакытта язылган?

      а)сугыш

      б)тынычлык.

      в)ачлык

 10.Яшәү мәгнәсе нәрсәдә?

      а)байлык.

       б)өмет

      в)шатлык.

Җаваплар:1б). 2а).3в).4в).5 а).6а).7б).8б).9а).10б).

Дәрес темасын ачу.

(1 мин.)

   Ә дәресне шушындый шигырь юллары белән башлыйсы килә.

Тәүге сөюен дә татымаган

Яшьтәшләрең ауды яуларда

Мин тугрымын алар өчен бары

Хыял булып калган таңнарга.

Кайгыларын сөйләп каеннарга,

Изге мәхәббәткә тугры булып

Яши белде безнең җиңгәләр.

                                       (Фәния Чанышева)

Әйе, без,  хәзерге урта һәм яшь буын, якты дөньяда яшәве белән сугыш чоры каһарманнарына һәм ул елларның йөген җигелеп тарткан ил кызларына бурычлы.       Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте.

Иңнәрендә ил язмышын йөрткән карт-коры, хатын-кызлар якты киләчәккә өмет белән караганнар һәм Бөек Җиңүне якынайту өчен гомерләрен дә кызганмаганнар. Дәресебездә сугыш чоры балаларының батырлыгы һәм сугыш китергән афәт турында булыр.

Кызыксындыру. Максаты: укучыларны төп эшчәлеккә җәлеп итү.  

(5 мин.)

Укучылар без быел дөньякүләм нинди зур бәйрәмне билгеләп үтәргә әзерләнәбез?

Әйе, Бөек Җиңүнең 70 нче язын каршыларга җыенабыз. Ә нәрсә соң ул “яз”? Нәрсә символы булып тора? Яз бит ул төсләргә бик бай. Әйдәгез әле без дә аны төсләр күзлегеннән карап ачыйк.

Слайд №3.

 (Алты эшләпә методын кулланырга мөмкин.)

  1. Ак төс –  мәгълүмат.

Сорау: ә нәрсә соң ул яз?

  1. Кызыл төс – хис-тойгы.

Сорау: яз сүзен ишетү белән күңелдә нинди хисләр уяна?

  1. Сары төс – оптимист.

Сорау: яз ул нинди чор?

  1. Кара төс – писсимист.

Сорау: язның кимчелекләре бармы?

  1. Яшел төс – иҗади.

Сорау: яз турында шигырьләр, җырлар ишеткәнегез бармы? Алар нинди рухта язылган?

  1. Зәңгәр төс – нәтиҗә.

Сорау: Гомумиләштереп нәтиҗә чыгарыйк.

Бөек Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы.

1.Кыш, җәй, көз шикелле үк ел фасылы.

2.Яктылык, матурлык, яшәрү, яңару, уяну, җылылык, күңел күтәренкелеге, дәрт, ярату һ.б.

3.Табигать йокысыннан уяна, кояш ныграк җылыта, язгы кар сулары ташып ага, яшел үлән баш калкыта, кыр эшләре, бакча эшләре башлана.  Һәр җирдә тереклек, хәят, күңеллелек башлана. Язның бер кәне ел туйдыра, - дигән халык.

4.Март бураннары, салкын-көчле җилләр, күңелгә шом сала торган язгы аҗаганнар, көчле ташулар, баткаклык.

5.“Яз килә, яз көлә”, “Яз, яз, яз, җитә”, “Язгы әкият”, “Язгы күкрәү”, һ.б. Алар барысы да күтәренке рухта язылган. Бу шигыйрьләрне укыгач, күңел күтәрелә, шатланасы, сөенәсе килә.

6.Ничек кенә булмасын, кешеләр язны көтеп алалар. Яз -  ул яңа тормыш башлану чоры.

Актуальләштерү. Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау.  

(4- 5 минут).

  Слайд№4.

 - Без сезнең белән үткән дәрестә А. Гыйләҗев һәм аның иҗаты белән таныштык.

    Татарстанның әдәби җәмәгатьчелеге Аяз Гыйләҗевне талантлы һәм үзенчәлекле прозаик, хөр фикерле, кыю каләмле әдип, кызыклы драматург, кыскасы, зур язучы дип таныды. Бу әдипнең исеме Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев кебек классикларыбыз белән бер рәттә торырга лаеклы.

     Аяз Гыйләҗев татар әдәбиятын уй-фикерләрнең торгынлыгыннан коткарып, алтмышынчы-сиксәненче еллар әдәби агымын дәррәү кузгатып, хөрлеккә таба борып җибәрде, әдәби чараларны да кыю рәвештә яңартты. Аның «Өч аршын җир», «Язгы кәрваннар», «Әтәч менгән читәнгә», «Җомга көн кич белән», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Яра», «Балта кем кулында», «Йәгез, бер дога!», «Урамнар артында яшел болын» кебек проза әсәрләре, күп санлы пьесалары (алары кырыклап) бүгенге һәм үткән тормыш агымын тирәнрәк аңларга ярдәм итте, татар әдәбиятына яңача рух өрде, замандашыбыз образларын сәнгатьчә ача алды.

   Шуңа күрә аны язучылар берлегенең рәисе Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) «әдәбиятыбызның имән баганасы» дип атады.

    - Бөек Ватан сугышы башланганда А. Гыйләҗевка 13 яшь була. Автор сугыш афәтенең үз күңеленә ни рәвешле тәэсир итүен “Язгы кәрваннар” әсәрендә тасвирлый.

  • Укучылар, язучы яшәгән чор нинди чор ул?
  • Әсәрне язганда язучы шул чорга хас булган нинди әдәби метод кулланган?

    - Бу елларны язучылар тарихка, истәлекләргә әйләнеп кайттылар. Социалистик реализм методы язучыларга стандарт таләпләр куйды һәм нәрсә турында язарга өйрәтте, билгеле бер юнәлештән тайпылмаска кушты. Мондый  таләпләр язылган әсәрләр берсе-берсенә охшый башладылар, шуңа күрә алар коллектив идеалыннан качарга тырыштылар. Шәхесләр үз уйларын, үз кичерешләрен язу юлларын эзләделәр.

  • Әсәр нинди җанрда язылган? (“Әдәбият белеме” сүзлегенә мөрәҗәгать итәбез. )

Социализм чоры.

Социалистик реализм методы.

Повесть – тормыш күренешләре тезмәсен үзәк бер сызык буенча гәүдәләндерүче, нигездә аз геройлы, әмма характерларны хәрәкәттә күрсәтүче, тар композицияле урта күләмле чәчмә әсәр.

Үзләштерелергә тиешле материал. Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау

(20 минут).

    А. Гыйләҗев иҗатында зур урын алып торган бер тема — сугыш чоры яшүсмерләренең язмышы, яшәве. Гомерләренең иң кадерле еллары олылар белән берлектә ил проблемаларын чишеп узган ул буынны әдип бер генә вакытта да, бер генә яктан да начар итеп күрсәтми. Аларның мәхәббәте дә эчкерсез, исәп-хисапларга корылмаган, аларның дуслыгы да риясыз.

    Әйдәгез әле укучылар, әсәрнең язылуына тарихи шартлар белән танышыйк.

- Әсәрнең сюжеты нәрсәгә корылган?

- Әсәрнең төп темасы?

- Төп геройлар?

- Дөрес, укучылар, ә хәзер теманы ачарга ярдәм иткән төп вакыйгаларны атагыз.

         

-Шушы вакыйгаларга нигезләнеп, автор нәрсә әйтергә теләде икән?

-Әсәрдәге пейзажның чор һәм андагы вакыйгаларга бәйләнеше бармы?

-Фикерегезне дәлилләгез.

-Шулдай да әсәрдә киләчәккә өмет, ышаныч барлыгы сизеләме?

     -Язучы әсәрнең исемен нәкъ менә яз белән бәйләгән. Ни өчен дип уйлыйсыз?

Әйе, өмет, теләк сүнмәгәндә, яшәү чынлап та матур булачак.

Әсәрдә яшьләр – төп көч. Алар якты, гадел тормышка алып чыга. Алар авырлыклардан курыкмаучы, үз сүзләрен әйтә ала торган, сөю һәм хыял белән яшәүче буын.

-Ә нәрсә соң ул ярату? Аяз Гыйләҗевнең ”Язгы кәрваннар” әсәрендә ярату, ничә һәм нинди төрле?                       Слайд №5.

Дәлилләрне слайтта күрсәтергә мөмкин. 

1.Дамирның көнләшүеннән бавыры кабарган...

а)...Сөям дигән ымың түгел идемени ул, Ибраһим?..

б)...без бер-беребезгә саргылабыз..

-Яратам мин сине, Әдилә!...

-Мин дә,Ибраһим...

2.Әнкәй куанды., мыштым гына елап җибәрде,мунча якты, әнкәй җәгән җылы урында яту нинди рәхәт!...

 

3.Көн матур,кояш чыкан. Их!Яратам соң шундый җылы көннәрне.

4.Дамирга ат җене кагылган,ярата ул атларны, бигерәк тә яшь колыннарны.

5. Яратам  мин кешеләрне,-диде Сәрвәр апа. Дәү Казанда бәрәңге пешерде,каяндыр бал алып кереп чәй эчерде.

 

  Заманның никадәр авыр булуына карамастан кешеләрнең рухи ныклыгы сүрелмәгән, күпме генә михнәт күрмәсәләрдә, алар кешелеклелек сыйфатларын югатмаганнар.

Алар ниндиләр?

         Без яшүсмерләрнең һәркемне сокландырырлык әхлакка ия булуын, рухи батырлыкка омтылуларын күрәбез. Язучы, мондый әхлакның нигезләре патриархаль гаиләдән килә, авыл чынбарлыгында тәрбияләнә, ди

- Тарихи тормыш-чынбарлыгына.

- Сугыш чоры авылы кешеләренең, аеруча яшьләрнең яшәеше.

- Сугыш чорында эшне төптән җигелеп тарткан Хәкимҗан абзый, Сабирәттәйләргә  алмашка үсеп килүче, шулай ук бик яшь тормыш арбасына җигелеп Ибраһим, Дамир, Әдиләләр.

- Беренче төп вакыйга – көзен җыелган ашлыкны Чаллы элеваторына илтү. Икенче төп вакыйга – яз көне чәчүлек орлыкны 65 чакрымдагы ерак Кәследән алып кайту.

-Автор шул чор авылы кешеләренең хезмәтенә карата гаделсезлек турында яза. Көз көне чәчүлек орлыгы да калдырмыйча, барлык ашлыкны элеваторга илттерәләр, ә язын, атлар күтәрмәгә калгач, аны яңадан алып кайтырга кирәк була.

Язучы пейзаж ярдәмендә шул чорның асылын ачуга ирешә алган.

( Укучылар әсәрдән укый.)

“ Җанны өшетә торган салкын коры кич килде...  Бүген битләрне аяусыз чәнчеп, кием – салымнарны әрсез йолыккалап, коры салкын җил исте, суытты, көн ямьсезләнде...”

“ Көн суык, Көн шыксыз. Юл хантарлары бозланып каткан...”

“ Барыбызның да курыкканы буран иде шәтле була җепшек, кара март бураннары! Кешенең адымын салмакландыра, акылын җуя, изрәтә, зиһенең томалый, авыр кар дөньяны да,  күкне – җирне, нужалы  юллардагы адәм балаларын да күмеп китә...

Әйе, мәсәлән, автор болытлы, шыксыз көннәрне сүрәтләгәннән соң болай дип яза: ” Иртәнге кояш! Рәхмәт сиңа. Күңелләрдә өмет, тәндә көч... Иртән кояш күренмәсә, кешеләр сирәк көләләр...”

Әсәр ахырында тагын мондый юлларда китерелә. “ Көн матур. Чалт  аяз. Кар өстенә карасаң, күзләр чагыла...”

Димәк, тормыш табигатьнең үзе кебек: караңгы төне дә, кояшлы көне дә бар.

Газаплы, авыр көннәргә алмашка якты, өметле яшәеш киләчәк. Бары тик түзәргә, бердәм булырга, яшәргә тырышырга кирәк.

        

Яз - ул мотив буларак, киләчәккә өмет.

1.Ибраһим,Әдилә һәм Дамир өчпочмагы.

2.Әнинең яратуы.

3.Табигатьне ярату.

4.Хайваннарны ярату.

5. Кешеләрне ярату.

1. Кешеләрне шатландыру -үзе бер бәхет.

2.Шәфкатьлелек.

3. Бер- берсе белән уртак кайгы hәм шатлык бүлешү.

4. Өлкәннәргә ярдәм.

5. Бар да уртак.

6. Кече өйле, олы җанлы, кешеләр.

7. Бердәмлек, кешелеклелек.

Ныгыту.

 (5 минут)

-Авторның сүрәтләү теле ошыймы? Ул нинди алымнар куллана. (Слайдта әсәрдән үрнәкләр күрсәтелә.) Слайд№6.

Фразеологик әйтелмәләр:

...Дамирның колагына гөмбә үскән...

...Арба тәгәрмәчләрем шаярышып җырлашалар...

 ...Әрдәнәләр чәлдерп кайтабыз...

 ...Икмәк тирәсендә акмаса да тама...

 ...Калын кенәгәсенә кадалган...

 ...Үрдәк  кенә астына су кергәнен көтеп бакылдап утыра...

 ...Күрегенең җиде җиреннән тын өреп торган бакалы тальян...

...Машиналар турында ипилек-тозлык беләсем килде...

...Дамирның көнләшүдән бавыры кабарды...

 ...Утыралар шунда аналары яламаган нәрсәләр, сагыз чәйнәп...

...Сүзләре белән чәйнәп –чәйнәп куя...

 

Халык авызы иҗаты буларак җырлар:

1.Алтын булып агаем ла!..

Әлә-лә-ләү!

Көмеш булып тамаем!..

Әлә-лә-ләү!

2. Ятсам төштә, торсам истә....

 

Такмаклар һәм кушаматлар.

 ...Будрин Бурис-тракторист...!

...Дамир  “Тамыр –Камыр...

...Шофер Гөргери...

...Торна Хәмит...

...Чат Нурлыгаян...

                                   

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

...Ир канаты аттан башка узмаган...

...Буран- кыян чыкмагае, сул кулымны күтәрә алмыйм...

...Кем чанасына утырсаң...ни диләр әле?..

...Иртәрәк килгән бәхетле кулларда...

Аяз Гыйләҗев үз әсәрендә халык авыз иҗатын бик тә оста һәм урынлы куллана. Алар: җырлар, фразеологик әйтелмәләр, такмаклар һәм кушаматлар, мәкальләр һәм әйтемнәр. 1.Ул халыкчан. 2.Әхлак- тәрбия бирә. 3.Әсәрне тагын да матуррак, тулырак итеп аңларга ярдәм итә.

Экранда бирелгән әсәрдән өзекләр. Шулар арасыннан                         Слайд №7.

1) сурәтләү чараларын, -

2) чагыштыруларны аерып язу.+

*Көн артык җылы да, салкын да түгел, сирәк кар ява; кешеләр җиңел киенгәннәр. Билләрендә каешлы, аллы-кызыллы, төрле төстәге билбаулар. Муеннарында җылы шарф...

*Арыш арасындагы бодай кебек бер-ике ир-ат та бар...

*Әдилә туктап ак шәлен рәтләде,сырма кесәсеннән чите китек көзге чыгарып купшыланган булды...

*Без өчәү атлыйбыз. Өчәү булгач адымнарыбыз нык , эре, җиңел, күңелләр көр. Дамирның уены –чыны бергә, мәгәр мин тыныч.

*Ипинең кыерчыгы яңа туган ай күк балкыса да,табын уртасында ахыргача утырып калды..

*Без кергән өйдә ишле генә гаилә яши икән. Хуҗабыз Габбас абый сугышта булган, ахры, өстендә искерә төшкән юка гимнастерка...

*Кара кашлы, шалкан төсле ак йөзле апалар, кулларын каш өстенә куеп, безне каршылыйлар...

Йомгаклау. Максат: әхакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең кирәклеген аңлау.

(2 минут)

-Укучылар, сез сугышны ничек аңлыйсыз?

-Ә сезнең сугышны күргәнегез бармы?

-Сугыш нәрсәгә китерә?

-Укучылар, әсәрнең әһәмияте нәрсәдә? Сез ничек уйлыйсыз?

-Дәресне тормыш белән бәйлик.

-Аяз Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Алар безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр. Безнең чор кешеләренең яшәү рәвешләрен киләчәк буыннарга да алып бару вазыйфасы тапшырылган аларга.

Без...Сугыш ул ике ил арасындагы кофликт дип беләбез, ике ил арасындагы кораллы көрәш.

Минем сугышны кинода яки рәсемдә генә күргәнем бар, өлкән кешеләр сөйләве буенча гына беләм. Бик куркыныч нәрсә икәнен тоябыз.

Шуны әйтәсе килә, безнең күзлектән караганда сугыш ул:

1.Югалту.

2.Ятим балалар.

3.Тол аналар.

4.Үлем.

5.Гариплек һәм чир.

6.Ачлык.

Әсәрнең әһәмияте шунда: сугыш чоры балаларының батырлыгына, чыдамлылыгына сокланып алар белән горурланып яшәргә, безне тормыш авырлыклары алдында сынмаска өйрәтә.

А.Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәрендәге сүрәтләнгән геройлар бүген безнең арабызда да яши. Дөрес, аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Тыл ветераннары олы хөрмәткә лаек.

Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяли, баш - каларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе

 (2-3 минут).

Без бүгенге дәрестә бик күп эшләдек, рәхмәт сезгә.

Эшләгән эшләргә йомгак ясыйк.

Без үзебезгә ни

1. Алдык;

2. Белдек;

3. Яңалык ачтык;  

4. Киләчәктә тормышта кулланачакбыз.

Дәресебез бик эчтәлекле, мавыктыргыч һәм тәрбияви характерда булды. Бу әсәрне укыгач без үзебезгә бик күп яңалык ачтык.  Сугышның бик куркыныч нәрсә икәнен тоябыз. Кирәкми безгә сугыш!Тыныч һәм матур яшик! Күгебез һәрвакыт аяз булсын!

Халкыбызның үткәненә тирән ихтирам белән карыйк!

Өй эше бирү.

”Кешеләрне шатландыру-үзе бәхет” дигән темага инша язу.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

                                           __________ Борисова Г.К.

Беркетмә №___,      “___” ___________ 2014 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________ Кузнецова И.Н.

“___” ___________ 2014 ел.

“Раслыйм”

    Директор:

                    _________ Шагалиева С.Х.

Боерык №____,      “___” ___________ 2014 ел.

                                                                   

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

2014 - 2015 нче уку елына

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Прокопьева Татьяна Ильинична

 

Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә № ___ , ___ __________, 2014 ел.

                                                                                                                                                                                               «Раслыйм»

               Мәкәп директоры___________С.Х. Шагалиева                                                                                                                                            

                                                                                                                                                                     “___” ___________ 2014 ел        


Предмет

Класс

Сәгать саны

Атнага

саны

Китап авторы

диктант

изложение

         сочинение

Татар теле

5

102

3

4+4 (өрәтү характерында )

2 (контроль )+ 2

2(контроль)+2

Татар теле: татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек/ Ч.М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.

Методик тема  

Район

Мәктәп

Укытучы

   

 Хезмәттәшлек, җаваплылык, компетентлылык социаль ресурсларын файдаланып, татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын үстерү.

    Заманча технологияләрене эффектив кулану һәм яӊа укыту структураларын практикага кертү аша гомуми белем бирү мәктәбендә белем бирүнеӊ сыйфатын үстерү.

 

 Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрне эффектив кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
  5. Татар теленнән гомуми төп һәм урта белеем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа, (5-9 нчы сыйныфлар), Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова, Казан, 2013.
  6. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

5 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
  5. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.
  6. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.
  7. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Бурычлар

  1. Исем, фигыль, зат алмашлыкларын табарга өйрәтү, аларның морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кулланылышын аңлату.
  2. Сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү.
  3. Җөмләдәге үзара бәйләнешкә кергән сүзләрне табарга, сүзтезмәләрне аерырга, алардагы ияртүче һәм иярүче сүзне билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтергә өйрәтү.
  4. Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
  5. Җөмләнең грамматик нигезен табарга өйрәтү.
  6. Сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булдыру.
  7. Өйрәнелгән күләмдә сүзләргә - морфологик, җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру.
  8. Сузыкларны һәм тартыкларны дөрес әйтү, сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү. Сөйләмдә сүзләрне дөрес басым һәм тиешле интонация белән әйтә белү осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү.
  9. Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен аңлап куллану күнекмәләре булдыру.
  10. Алфавиттан, төрле сүзлекләрдән дөрес һәм нәтиҗәле файдалана белү күнекмәләрен камилләштерү.
  11. Сөйләмдә сүзләрне дөрес куллана белергә өйрәтү.
  12. Телдән һәм язма сөйләмне синонимнар, фразеологизмнар белән баету, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрдән дөрес файдалана белү, сүзләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану күнекмәләрен үстерү.
  13. Төрле телләрдән кергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллану һәм дөрес әйтү күнекмәләре булдыру.
  14. Татар телендәге сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүләргә өйрәтү.
  15. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен күзаллау һәм аларның төрләрен билгеләү осталыгы булдыру.
  16. Сүзләргә фонетик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы буенча шартлы билгеләр белән һәм телдән сөйләп анализ ясау күнекмәләре булдыру.
  17. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыруны дәвам итү.
  18. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына):

  • татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү;
  • татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;
  • сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү;
  • сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;
  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;
  • сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру;
  • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аеру;
  • авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнгән күләмдә характеристика бирү;
  • бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү;
  • 35-40 сүздән торган 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;
  • фонетик, лексик, грамматик биремле күнегүләрне башкару;
  • укылган (тыңланган) текстка карата сораулар куя белү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу;
  • зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү;
  • диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләрнә ия булу;
  • төрле төрдәге диктант, изложение, сочинение язу;
  • көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану;
  • татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу;
  • тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;
  • татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау;
  • татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.
  • Түбәндәге сүзләрне дөрес әйтә һәм яза белү: аваз, авыз, авыл, авыру, аз-маз, алъяпкыч, ата-ана, ашханә, аңлый, әби-бабай, әверелә, әмма, әүвәл, балачак, бәет, бәла, бәрәңге, берничә, бияләй, болыт, борын, борынгы, вакыйга, вакыт, ватык, вәгъдә, гадәт, гомер, гыйнвар, дәвам, дөнья, дөрес, дүшәмбе, елга, җавап, җәяү, җепшек, җиләк-җимеш, җилем, җиңел, җиңү, җомга, җөмлә, җылы, зинһар, иелә, ихтирам, йолдыз, йомры, йөрәк, кадәр, караңгы, каушый, кәккүк, кием-салым, көнбатыш, көнчыгыш, көньяк, көрәшче, кулъязма, кыйммәтле, кыңгырау, мал-туар, маңгай, махсус, мәйдан, мәкалә, мәрхәмәт, Мәскәү, могҗиза, моңлы, мөстәкыйль, муен, нәкъ, онык, охшаш, очрак, очсыз, оя, өем, өчпочмак, пәнҗешәмбе, пәрәвез, рәвеш, рәссам, савыт-саба, сәгать, сәлам, сәнгать, сөңге, сеңел, сишәмбе, сурәт, табиб, табигый, тавык, тавыш, таләп, тәкъдим, тәмам, тәмле, тәхет, тирә-як, төер, төньяк, туп-туры, тылсымлы, тынгылык, уен, уңыш, хайван, харап, хөрмәт, хыял, һава, һаман, һәм, чаңгы, чәршәмбе, чия, чүп-чар, чыдамлы, шагыйрь, шакката, шау-шу, шәкерт, шәфәкъ, шәһәр, шуа, шыңшый, шыпырт, эссе, эшчән, юан, юеш, юл, юньле, юучы, ява, якшәмбе, яланаяк, ямьле, ямь-яшел, япь-яшь.(144 сүз)
  • Бер минутка 85-95 сүздән торган текстны дөрес итеп укый, эчтәлеген аңлый һәм сөйли алу; чиста һәм матур итеп 60 билге (хәреф) яза белү.

Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр  (уку елы ахырына)

  • исем, фигыль, зат алмашлыкларын табарга өйрәтү, аларның морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кулланылышын аңлату.
  • сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү.
  • сузык һәм тартык авазлар арасындагы аерманы аңлату; о, ы, ә, я, ю, е, ё, в, к, г хәрефләре белдергән авазларга аңлатма бирү; ул хәрефләрне һәм ь, ъ хәрефләренең язылышын аңлату; сузык һәм тартык авазларга хас булган фонетик законнар күзәтелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу;
  • өйрәнелгән темаларга бәйле рәвештә сүзләргә фонетик һәм лексик анализ ясау, аларга төзелеше һәм ясалышы ягыннан характеристика бирү; гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау; бирелгән үрнәкләргә нигезләнеп, гади һәм кушма җөмләләр төзи белү;
  • бирелгән таныш сүзләрнең мәгънәләрен аңлату; башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне истә тотып, өйрәнелгән орфограммаларны табу; җөмләдәге сүзләрнең язылышын аңлату, җөмлә ахырында һәм кушма җөмләдә тиешле тыныш билгеләрен кую;
  • татар теленең үз сүзләрен һәм алынма сүзләрне аеру, мәгънәләрен аңлау; төрле сүзлекләрдән файдалана белү; фрезеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлау;
  • сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен табу һәм аларга аңлатма бирү, аларны шартлы билгеләр белән күрсәтү; ясалышы ягыннан төрләрен билгеләү;
  • текстның темасын һәм төп фикерен аңлау, гади план төзеп, эчтәлеген сөйләү; сочинение һәм изложение язу; телдән һәм язма сөйләмдә фикерләрне тәэсирлерәк итеп белдерү өчен, синонимнарны файдалана белү;
  • эш кәгазьләре төрләреннән хат, мәкалә, белешмә яза белү.
  • Бер минутка 16-17 сүз (90-95 хәреф) язу, 70-110 сүз (160-250 иҗек, 415-650 хәреф) уку.

Программаның эчтәлеге

           Эш программасы  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән (5-9 нчы сыйныфлар) программа”сына  ( 2013 ел) нигезләнеп төзелде. Мәктәпнең укыту планында татар теленә 102 сәгать бирелгән. Эш программасы да шуңа исәпләп төзелде.      Эш программасында “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге, Интернет ресурслары белән эш алымнары да чагылыш тапты. Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителде. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.

     Эш программасында “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге, Интернет ресурслары белән эш алымнары да чагылыш тапты. Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителде. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.

Эш программасын төзүдә кулланылган дәреслек: 

Татар теле: татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек/ Ч.М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.

Төп темалар

Эш программасындагы сәгать саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

(саны=сәгате)

Тема өйрәнү

Диктант

Изложение

Сочинение

Эш кәгазьләре язу

1

Тел – кешеләрнеӊ аралашу чарасы.

1

Башлангыч сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

2

 Морфология  (кабатлау һәм тирәнәйтү).  Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә.

1

Исем.

4

1

Алмашлык.

4

1

Сан.

2

Сыйфат.

3

Фигыль.

7

1

Рәвеш.

5

1(к)

4

Синтаксис һәм пунктуация

1

5

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.

4

1

1

белешмә язу

 

6

Гади җөмлә.

1

мәкалә язу

Жыйнак җөмлә.

1

1(к)

Зат алмашлыклары белән белдерелгән аныкланмыш.

1

Жәенке җөмлә.

1

7

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

12

1 (к)

1

хат язу

Җөмләнеӊ тиӊдәш кисәкләре.

6

8

Фонетика һәм орфоэпия, орфография.

4

1(к)

[w] авазы кергән сүзләрнеӊ язылышы һәм укылышы.

2

1

ъ һәм ь хәрефләре – аваз белдерми торган хәрефләр.

4

37

Лексикология һәм сөйләм культурасы турында гомуми төшенчә. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе

2

38

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

39

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

1

1

40

Омонимнар.

1

41

Синонимнар.

1

42

Антонимнар.

1

43

Фразеологик әйтелмәләр.

1

44

Татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы.

1

45

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы.

2

46

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы.

1

47

Сүзлекләр һәм аларның төрләре. Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре.

3

1 (к)

48

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту. Сүзләргә лексик анализ ясау.

2

1 (к)

65

Уку елы дәвамында үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

2 85

Барысы

102

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Атнага – 3 сәгать (елына –  102 сәгать).

Диктант язу – 8 сәгать (саны - 8);

Изложение язу – 4 сәгать (барысы – 4 изложение, икесе – контроль изложение);

Сочинение язу – 2 сәгать (барысы – 2 сочинение, берсе – контроль сочинение) + өй сочинениеләре.

Шартлы билгеләр: МТК – милли-төбәк компоненты, ЭД – “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге (“Белем.ру” ҖЧҖ, 2009), ИР – интернет-ресурска сылтама, КТЭ – алдан үткәреләсе класстан тыш эш,  * - иҗади характердагы яки катлаулы биремле өй эше.

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге

яки укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Өй эше

Үткәрү вакыты

План

Факт

1нче чирек (9 атна – 27 сәгать)

1

Тел кешене дус итә, бер-берсенә беркетә.

1

Катнаш дәрес.

Кереш сүз, әңгәмә. Сораулар буенча төркемнәрдә эш. “Татар галәме” исемле дисктагы видеоролик буенча әңгәмә. Терәк схема ясау. 1 нче күнегү (язу тизлеген тикшерү).

3 бит: 1-3 нче сорауларга җавап бирү.

Телнең аралашу чарасы булуын аңлата алу, тел гыйлеменең тармакларын белү.  

“Тел кешене дус итә, бер-берсенә беркетә” дигән темага кечкенә күләмле сочинение яз.

3.09

2

Башлангыч сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны искә төшерү .

Күнегүләр эшләү.

Анализ, синтез, гомумиләштерү, системалаштыру һәм нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү

6 нчы күнегү.

4.09

3

Башлангыч сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны искә төшерү .

Күнегүләр эшләү.

Анализ, синтез, гомумиләштерү, системалаштыру һәм нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү

11 күнегү.

5.09

Морфология.

4

Морфология, орфография һәм сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Форзацтагы “Тел гыйлеме” таблицасы буенча эш.

Тактада эшләү, белгәннәрен тикшерү (әңгәмә).

Күнегүләр эшләү.

Тел гыйлеменең морфология һәм орфография бүлекләре турында һәм сүз төркемнәре буенча гомуми мәгълүматларга ия булу.

16нче күнегү.

10.09

5

Исем.  

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Исемнең терәк схемасын ясау. Күнегүләр эшләү. Исемгә морфологик анализ ясау элементлары белән таныштыру: берничә сүзгә телдән анализ ясау.

Күнегүләр эшләү.

Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне, исемнәрнең тартым белән төрләнүе. Җөмләдә исемнәрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

25нче күнегү.

11.09

6

Тикшерү диктанты (№1) «Кичке елга»

Татар теленнән  диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: 5-11 с-ры өчен. – Казан: Мәгариф, 2005. (5 бит)

1

Контроль дәрес.

Диктант язу. Грамматик бирем эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Башлангыч сыйныфларда өйрәнелгән орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

Карточкалар буенча индивидуаль биремле эшләр.

12.09

7

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Сүзлек диктанты  (ялгызлык, уртаклык исемнәр

 Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне тексттан таба белү.

32 күнегү.

17.09

8

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Исемнәрне килеш белән төрләндерү.

Күнегүләр эшләү.

Исемнәрнең килешләр белән төрләнешен, җөмләдә кулланылышын аңлау. Килеш кушымчаларын дөрес язу һәм аларны җөмләдә дөрес куллана белү.

37 күнегү.

18.09

9

Исем темасын гомумиләштереп кабатлау.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

Исем” темасы буенча тест эшләү.

Исемгә морфологик анализ ясау.

Карточкалар буенча индивидуаль биремле эшләр.

19.09

10

Алмашлык.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү. Алмашлыклар турында төшенчә. Алмашлыкка морфологик анализ ясау элементлары белән таныштыру: берничә сүзгә телдән анализ ясау.

Карточкалар буенча индивидуаль биремле эшләр.

Алмашлыкка  морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

Карточкалар буенча индивидуаль биремле эшләр.

24.09

11

Зат алмашлыклары.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

 Зат  алмашлыкларыын танып белү.

Зат алмашлыкларының берлек-күплек санда килүе, килешләр белән төрләнешен белү. Аларның рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Күнегүләр эшләү.

Алмашлыкка  морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

Кагыйдәне ятларга,46 күнегү.

25.09

12

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Изложение (№1).

«Кояшныӊ нурлары» «Контроль диктант һәм излождениеләр», Н. Гыймадиева, Казан: «Яӊалиф» нәшрияте,2006 (48 бит)

1

Сөйләм үстерү дәресе.

Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аңлап,  эчтәлеге буенча гади план төзү, эзлекле сөйләү, план буенча язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне, җөмлә төзү күнекмәләрен тикшерү.

Гади план буенча текст эчтәлеген төгәл итеп яза белү.

Акка күчереп язарга.

26.09

13

Сорау алмашлыклары.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Сорау алмашлыкларын танып белү.

Зат алмашлыкларынынң берлек-күплек санда килүе, килешләр белән төрләнешен белү. Аларның рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Күнегүләр эшләү.

Алмашлыкка  морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

Кагыйдәне ятларга, 49 күнегү.

1.10

14

Алмашлык  темасын гомумиләштереп кабатлау.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

“Алмашлык” темасы буенча тест эшләү.

Алмашлыкка морфологик анализ ясау.

Карточкалар буенча индивидуаль биремле эшләр.

2.10

15

Сан.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Сан турында төшенчә. Алмашлыкка морфологик анализ ясау элементлары белән таныштыру: берничә сүзгә телдән анализ ясау.

Күнегүләр эшләү.

Санга морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

54нче күнегү.

3.10

16

Сан һәм саналмыш.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Саналмыш турында төшенчә. Аларны җөмләдә танып белү,  рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Күнегүләр эшләү.

Санга морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

57нче күнегү.

8.10

17

Сыйфат

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү. Сыйфатланмыш турында төшенчә. Аларны җөмләдә танып белү,  рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Күнегүләр эшләү.

Сыйфатка морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу

66 нчы күнегү.

9.10

18

Антоним һәм амоним сыйфатлар.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләдә тоткан урыннарын белү.

Күнегүләр эшләү.

69 нчы күнегү.

10.10

19

Сан һәм сыйфат темаларын гомумиләштереп кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

 Тест эшләү.

Карточкалар буенча индивидуаль биремле эшләр.

15.10

20

Фигыль.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Фигыльнең зат-сан категориясен билгеләү. Фигыльләрнең җөмләдәге рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.Фигыльнең терәк схемасын ясау. Күнегүләр эшләү. Фигыльгә морфологик анализ ясау элементлары белән таныштыру: берничә сүзгә телдән анализ ясау.

Күнегүләр эшләү.

 Фигыльгә морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

74 нчы күнегү.

16.10

21

Фигыльләрнең барлык-юклык төре.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Кагыйдәне ятларга, 78  күнегү.

17.10

22

Фигыльләрнең нигезе.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Кагыйдәне ятларга,82 күнегү.

22.10

23

Диктант (№2).

«Ябалак»

«5-11 сыйныфлар өченязма эшләр» З.Н. Хабибуллина, Казан,2003 (4 бит)

1

Контроль дәрес.

Грамматик биремле тикшерү диктанты язу.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Өлешчә фонетик анализ күнекмәләре булу.

Карточкалар буенча индивидуаль эшләр.

23.10

24

Боерык фигыль.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Боерык һәм хикәя фигыльләрне таба белү.   аларның  барлык-юклык формасын, зат-сан белән төрләнешен аңлау.

Күнегүләр эшләү.

Фигыльгә морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

86,87 күнегүләр.

24.10

25

Хикәя фигыль.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Хикәя фигыльләрне таба белү.  Хәзерге, үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрне дөрес куллана белү, аларның зат-сан белән төрләнешен аңлау.

Күнегүләр эшләү.

Фигыльгә морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

91 күнегү.

29.10

26

Шарт фигыль.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Шарт фигыльләрне таба белү.  Аларның зат-сан белән төрләнешен аңлау.

Күнегүләр эшләү.

Фигыльгә морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

95,96 күнегүләр.

30.10

27

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

 Тест эшләү.

Карточкалар буенча индивидуаль биремле эшләр.

31.10

                                                                                                                        2 нче чирек (7 атна – 21 сәгать)

28-1

Рәвеш

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Рәвешләрнең җөмләдәге рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.Рәвешнеӊ терәк схемасын ясау. Күнегүләр эшләү. Рәвешкә морфологик анализ ясау элементлары белән таныштыру: берничә сүзгә телдән анализ ясау.

Күнегүләр эшләү.

Рәвешләргә морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

Карточкалар буенча индивидуаль биремле эшләр.

12.11

29-2

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Контроль изложение (№2).

«Таӊ ату»

Татар теленнән  диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: 5-11 с-ры өчен. – Казан: Мәгариф, 2005. (100 бит)

1

Контроль дәрес.

Укытучы укыганны тыңлау, гади план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү.

Эчтәлекне мөстәкыйль язу.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

Карточкалар буенча индивидуаль биремле эшләр.

13.11

30-3

Вакыт рәвешләре

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Вакыт рәвешләрен таба белү.  Жөмләдә дөрес куллана белү.

Күнегүләр эшләү.

Рәвешләргә морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

105 күнегү

14.11

31-4

Урын рәвешләре

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Урын рәвешләрен таба белү.  Жөмләдә дөрес куллана белү.

Күнегүләр эшләү.

Рәвешләргә морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

109 күнегү

19.11

32-5

Сәбәп-максат рәвешләре

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Сәбәп-максат рәвешләрен таба белү.  Жөмләдә дөрес куллана белү.

Күнегүләр эшләү.

Рәвешләргә морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

112 күнегү

20.11

33-6

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

 Тест эшләү.

117 күнегү.

21.11

Синтаксис һәм пунктуация

34-7

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение (№1). «Әниемнең җылы кочагы»

1

Сөйләм үстерү дәресе.

Тасвирлау характерындагы сочинение язу.

Тирә-юньдә күргәннәрне тасвирлау характерындагы текстларны язмача әзерли белү.

Акка күчереп язарга.

26.11

35-8

Синтаксис һәм пунктуация

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Форзацтагы “Тел гыйлеме” таблицасы буенча эш.

Тактада эшләү, белгәннәрен тикшерү (әңгәмә).

Күнегүләр эшләү.

Тел гыйлеменең синтаксис һәм пунктуация бүлекләре турында  гомуми мәгълүматларга ия булу.

120 күнегү.

27.11

36-9

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыруны дәвам итү: әйтү максаты буенча җөмлә төрен билгеләү.

Күнегүләр эшләү.

Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне (хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы) аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булу.

125,126 күнегүләр.

28.11

37-10

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Сорау җөмлә.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Әйтү максаты буенча җөмлә төрен билгеләү.

Күнегүләр эшләү.

Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне (хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы) аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булу.

130,131 күнегүләр.

3.12

38-11

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Боерык җөмлә.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Әйтү максаты буенча җөмлә төрен билгеләү.

Күнегүләр эшләү.

Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне (хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы) аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булу.

134 күнегү.

4.12

39-12

40-13

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Хикәя, сорау, боерык җөмләләр.

2

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Белемнәрне тикшерү дәресе.

Әйтү максаты буенча җөмлә төрен билгеләү.

Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне (хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы) аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булу.

138 күнегү.

Карточкалар буенча индивидуаль биремле эшләр.

5.12

10.12

41-14

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Белешмә язу.

1

Сөйләм үстерү дәресе.

Белешмә турында төшенчә бирү. Аны язу үзенчәлекләре турында сөйләшү, берничә белешмәне бергәләп тикшерү.

Мөстәкыйль рәвештә белешмә кәгазе язу.

Белешмә кәгазен язу тәртибен белү.

Белешмәне акка күчереп язарга.

    11.12

42-15

 Гади җөмлә синтаксисы.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләләрнең грамматик нигезен табып, җөмлә төрен билгеләү.  

Кечкенә күләмле диктант язу. Җөмлә чикләрен, ничә грамматик нигездән торуын билгеләү.

Җөмләнең грамматик нигезен таба, тиңдәш хәбәрле гади җөмләләрне кушма җөмләдән аера белү. Бирелгән сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булу.

141күнегү.

12.12

43-16

Контроль диктант (№3). «Елга буенда»

«5-11 сыйныфлар өчен язма эшләр» З.Н. Хабибуллина, Казан,2003 (4 бит)

1

Контроль дәрес.

Грамматик биремле диктант язу.

Белемнәрне тикшерү.

Карточкалар буенча индивидуаль биремнәр эшләү (теләк буенча).

17.12

44-17

 Гади җөмлә синтаксисы.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләләрнең грамматик нигезен табып, җөмлә төрен билгеләү.  

Кечкенә күләмле диктант язу. Җөмлә чикләрен, ничә грамматик нигездән торуын билгеләү.

Җөмләнең грамматик нигезен таба, тиңдәш хәбәрле гади җөмләләрне кушма җөмләдән аера белү. Бирелгән сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булу.

.

143күнегү.

18.12

45-18

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Мәкалә язу.

1

Сөйләм үстерү дәресе. (Проектлау).

Укучылар тормышы турында мәкалә язу күнегүләре.

ЭД:  Фонетика, орфоэпия  Сузык аваз үзгәрешләре.

Укучыларның мәкаләләре тупланган виртуаль газета чыгару (http://wikiwall.ru/  сервисы) яки электрон газета ясау.

Тирә-юньдә күргәннәрне, бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, язмача әзерләү күнекмәсенә ия булу.

МТК – “Якты юл” газетасы өчен мәкалә язарга.

19.12

46-19

Жыйнак җөмлә

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе

Күнегүләр эшләү. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләләрнең грамматик нигезен табып, җөмлә төрен билгеләү.  

Күнегүләр эшләү

148 нче күнегү

24.12

47-20

Диктант (№4).

«Төнге авыл»

«Контроль диктант һәм излождениеләр», Н. Гыймадиева, Казан: «Яӊалиф» нәшрияте,2006 (7бит)

1

Контроль дәрес.

Тикшерү диктанты язу.

Карточкалар буенча эш.

25.12

48-21

Хаталар өстендә эш.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе

Индивидулҗ биремне эшләр. Кагыйдәләр өстендә эш

26.12

                                                                                                                    3 нче чирек – 30 сәгать

49-1

Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмыш.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе

Җөмләдә тоткан урыннарын белү.

Күнегүләр эшләү.

153,154 нче күнегү.

14.01

50-2

Җәенке җөмләләр.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе

Күнегүләр эшләү. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләләрнең грамматик нигезен табып, җөмлә төрен билгеләү.  

Күнегүләр эшләү.

Җәенке җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү.

157 нче күнегү.

15.01

51-3

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Сайланма диктант (җөмләдән аергычларны  сайлап язарга).

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

161 нче күнегү.

16.01

52-4

Җөмләнең иярчен кисәкләре.Тәмамлык.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Сайланма диктант (җөмләдән тәмамлыкларны   сайлап язарга).

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

166 нче күнегү.

21.01

53-5

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Урын хәле.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

169 нчы күнегү.

22.01

54-6

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Вакыт хәле.  Рәвеш  хәле.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

172, 177 нче күнегү.

23.01

55-7

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

 Күләм хәле.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

181 нче күнегү.

28.01

56-8

Контроль диктант (№5). «Кышны каршылау» 

Татар теленнән  диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: 5-11 с-ры өчен. – Казан: Мәгариф, 2005. (10 бит)

1

Контроль дәрес.

Тулы күләмле диктант язу.

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча алган белемнәрне гамәлдә куллана белү.

Кагыйдәләр өстендә эш.

29.01

57-9

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Сәбәп  хәле.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

184 нче күнегү.

30.01

58-10

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Максат хәле.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

188 нче күнегү.

4.02

59-11

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

 Шарт хәле.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

190 нчы күнегү.

5.02

60-12

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

 Кире хәл.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

194 нче күнегү.

6.02

61-13

62-14

Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.

2

Белемнәрне тикшерү дәресе.

Тест эшләү.

Карточкалар белән индивидуаль эшләр.

Карточкалар белән индивидуаль эшләр.

11.02

12.02

63-15

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Хат язу.

1

Сөйләм үстерү дәресе.

Туганнарга һәм дус-ишләргә хат язу тәртибе турында сөйләшү. Билгеле шәхесләрнең хатларын укып фикер алышу.

Мөстәкыйль рәвештә хат язу.

Туганнарга һәм дус-ишләргә хат яза алу. Электрон хатлар турында белү.

* Котлау открыткасы язарга.

13.02

64-16

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Изложение (№3).

«Әрсез өйдәшләр»

Татар теленнән БСҮ дәресләре, Я.Х. Абдрәхимова. Казан: «Мәгариф» нәшрияты,2003 (33 бит)

1

Сөйләм үстерү дәресе.

Укытучы укыганны тыңлау, гади план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

Эчтәлекне мөстәкыйль язу.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

Акка күчереп язарга.

18.02

65-17

Җөмләнеӊ тиӊдәш кисәкләре. Тиӊдәш ияләр.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләрдә тиӊдәш кисәкләрне тану, аларга хас үзенчәлекләрне белү, җөмләнең тиӊдәш кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Индивидуаль эшләр башкару.

Җөмләнең  тиӊдәш кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

Карточкалар белән индивидуаль эшләр.

19.02

66-18

Җөмләнеӊ тиӊдәш кисәкләре. Тиӊдәш хәбәрләр..

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләрдә тиӊдәш кисәкләрне тану, аларга хас үзенчәлекләрне белү, җөмләнең тиӊдәш кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Индивидуаль эшләр башкару.

Җөмләнең  тиӊдәш кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

Карточкалар белән индивидуаль эшләр.

20.02

67-19

Җөмләнеӊ тиӊдәш кисәкләре. Тиӊдәш һәм тиӊдәш булмаган аергычлар.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләрдә тиӊдәш кисәкләрне тану, аларга хас үзенчәлекләрне белү, җөмләнең тиӊдәш кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Индивидуаль эшләр башкару.

Җөмләнең  тиӊдәш кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

Карточкалар белән индивидуаль эшләр.

25.02

68-20

Җөмләнеӊ тиӊдәш кисәкләре. Тиӊдәш тәмамлыклар.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләрдә тиӊдәш кисәкләрне тану, аларга хас үзенчәлекләрне белү, җөмләнең тиӊдәш кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Индивидуаль эшләр башкару.

Җөмләнең  тиӊдәш кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

201 нче күнегү.

26.02

69-21

Җөмләнеӊ тиӊдәш кисәкләре. Тиӊдәш хәлләр.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләрдә тиӊдәш кисәкләрне тану, аларга хас үзенчәлекләрне белү, җөмләнең тиӊдәш кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Индивидуаль эшләр башкару.

Җөмләнең  тиӊдәш кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

203, 204 нче күнегүләр.

27.02

70-22

Җөмләнеӊ тиӊдәш кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.

Тест эшләү.

Карточкалар белән индивидуаль эшләр.

Карточкалар белән индивидуаль эшләр.

4.03

ФОНЕТИКА ҺӘМ ОРФОЭПИЯ

6.03

11.03

71-23

72-24

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Авазлар һәм хәрефләр. Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.  Күнегүләр эшләү.

ЭД : Фонетика, орфоэпия Фонетика. Аның өйрәнү объекты, әһәмияте. Күнегүләр.

ЭД:  Фонетика, орфоэпия. Фонетика. Аның өйрәнү объекты, әһәмияте.Сораулар.

Тел гыйлеменең фонетика һәм орфоэпия бүлекләре турында мәгълүматлы булу. Авазлар һәм хәрефләрне аера белү.

208 нче күнегү.

5.03

6.03

73-25

Сузык һәм тартык авазлар, аларны белдерүче хәрефләр.

1

Катнаш дәрес.

Күнегүләр эшләү.

ЭД:   Фонетика, орфоэпия Сузык һәм тартык авазлар

ЭД:   Фонетика, орфоэпия. Сузык һәм тартык авазлар

Сузык һәм тартык авазлар ясалуда аермалы якларны белү.

 210 нчы күнегү.

Сузык һәм тартык авазлар таблицасын ятларга.

11.03

74-26

 Сингармонизм законы, аның төрләре. Сузыкларның кыскаруы.

Диагностик диктант.

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү. Сүзләргә өлешчә фонетик анализ.

Индивидуаль эшләр башкару.

Сүзлек диктант язу.

Татар телендәге сингармонизм күренешенең асылына төшенү: рәт гармониясе һәм ирен гармониясе турында мәгълүматлы булу. Редукция күренешенен белү. Сузыкларга хас фонетик закончалыкларны өлешчә фонетик анализда күрсәтә алу.

Карточкалар буенча индивидуаль эшләр.

Сингармонизм законын, аның төрләрен яттан белергә.

12.03

75-27

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Контроль сочинение (№2).

«Кем булырга?»

1

Контроль дәрес.

Бирелгән тема буенча мөстәкыйль рәвештә сочинение язу.

Язма эш.

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеге буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләре булу. Бирелгән темага һәм куелган максатка яраклы рәвештә хикәяләү характерындагы текстларны язмача әзерләү.

Язма эшне акка күчереп язарга.

13.03

76-28

[w] һәм [в] тартыклары.

Диагностик диктант.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Транскрипцияләү. Орфоэпик күнегүләр.

Күнегүләр эшләү.

Сүзлек диктант язу.

[w] һәм [в] тартыклары кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм дөрес язу,  транскрипциядә күрсәтә белү.

18.03

77-29

[к], [г] һәм [қ], [ғ] тартыклары.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Аңлату, әңгәмә. [к], [г] һәм [қ], [ғ] тартыклары кергән сүзләрне дөрес әйтү күнегүләре, транскрипцияләү.

Күнегүләр эшләү

[к], [г] һәм [қ], [ғ] тартыклары кергән сүзләрне дөрес әйтү, транскрипциядә күрсәтә белү.

19.03

78-30

Контроль диктант (№6).

«Яз билгеләре» Татар теленнән  диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: 5-11 с-ры өчен. – Казан: Мәгариф, 2005.

(14 бит)

1

Контроль дәрес.

Грамматик биремле диктант язу.

Диктант язу.

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеге буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләре булу.

Кагыйдәләрне белергә.

20.03

                                                                                                         4 нче чирек – 25 сәгать.

79-1

80-2

 ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

Диагностик диктант.

2

Катнаш дәресләр.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.  Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Тестларэшләү.

Сүзлек диктант язу.

Татар телендә ъ һәм ь хәрефләренең функцияләрен аңлау, аңлата белү, әлеге хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләрен белеп язу.

1.04

2.04

81-3

 [җ] һәм [й], [х] һәм [һ], [н] һәм [ң] авазларын белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышы.

Диагностик диктант.

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш.

Сүзлек диктант язу.

[җ] һәм [й], [х] һәм [һ], [н] һәм [ң] авазлары кергән сүзләрне дөрес яза белү.

3.04

82-4

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресләре.

Күнегүләр эшләү.

Биремле карточкалар буенча контроль эш.

БРИ тестлары эшләү.

“Фонетика һәм орфоэпия”, “Графика һәм орфография” бүлекләре буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

8.04

ЛЕКСИКОЛОГИЯ ҺӘМ СӨЙЛӘМ КУЛЬТУРАСЫ

15.04

83-5

Лексикология һәм сөйләм культурасы турында гомуми төшенчә. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән таныш булмаган сүзләрнең лексик мәгънәсен ачыклау.

ЭД:   Лексикология һәм фразеология. Лексика һәм лексикология турында гомуми төшенчә.

ЭД:   Лексикология һәм фразеология.  Сүз һәм аның билгеләре. Сүзнең мәгънәсе.  

Күнегүләр эшләү

Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип, телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуын белү. Сүзнең лексик мәгънәсен ачыклау юлларын белү.

Табышмаклар иҗат итәргә яки  (МТК) әти-әни, әби-бабайлардан ишеткән табышмаклар язып килергә, чыганакны күрсәтергә.

Өстәмә материал (ИР): Татар әдәби теленең лексик нормалары  http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/5_____.html 

9.04

84-6

Сөйләм культурасы

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Татар  теленеӊ сүзлек составы. Сүзләрнеӊ җөмләдә бер-берсенә ялганып барылуы. Дөрес сөйләү һәм сөйләшү. Икетеллелек.

 

Күнегүләр эшләү

244 нче күнегү. Кыска күләмле сочинение язу.

10.04

85-7

 Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү. ЭД:   Лексикология һәм фразеология .Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

 ЭД:   Лексикология һәм фразеология. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сораулар.

Телнең сүзлек составындагы сүзләрнең бер яки күп мәгънә белдерүен, күп мәгънәлелекнең полисемия күренеше дип аталуын, күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы булуны белү, мисаллар ярдәмендә аңлата белү.

251нче күнегү

15.04

86-8

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү. ЭД:   Лексикология һәм фразеология. Сүзләрнең төп һәм күчерелмә мәгънәләре. Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре

ЭД:   Лексикология һәм фразеология. Сүзләрнең төп һәм күчерелмә мәгънәләре. Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре . Контроль тест.

Сүзнең предметны, күренешне, аларның үзенчәлекләрен турыдан-туры атаган вакытта белдерә торган мәгънәсе сүзнең туры мәгънәсе булун; бер предметны яки күренешне ачыклап бирү өчен, аңа охшаган икенче предмет яки күренешнең билгеләрен күчереп куллану нәтиҗәсендә күчерелмә мәгънә барлыкка килүне белү, аңлата алу. Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү.

258 нче күнегү

16.04

87-9

Диктант (№7).

«Әти»

Татар теленнән  диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: 5-11 с-ры өчен. – Казан: Мәгариф, 2005. (9 бит)

1

Контроль дәрес.

Грамматик биремле диктант язу.

“Сүз төзелеше” бүлеге буенча алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерә алу.

17.04

88-10

 Омонимнар.

 

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү. ЭД:   Лексикология һәм фразеология. Омонимнар.

БРИ тестлары эшләү.

ЭД: Лексикология һәм фразеология. Омонимнар. Контроль тест.

Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, ләкин мәгънәләре бөтенләй башка булган сүзләрнең омоним (аваздаш сүзләр) дип аталуын, аларның төрләрен белү.

264, 265 нче күнегүләр.

22.04

89-11

 Синонимнар.

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү. ЭД:   Лексикология һәм фразеология. Синонимнар.

БРИ тестлары эшләү.

 ЭД:   Лексикология һәм фразеология. Синонимнар. Контроль тест.

Уртак мәгънәле, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре, язылышлары, стилистик бизәкләре белән генә аерылып торучы сүзләрнең синоним дип аталуын аңлау. Синонимнарның мәгънәви һәм стилистик яктан аермаларын таба белү. Төрле сүз төркеменә караган сүзләрнең үзара синонимлаша алмавын мисаллар ярдәмендә дәлилли алу.

272, 273 нче күнегүләр.

23.04

90-11

 Антонимнар.

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү. ЭД:   Лексикология һәм фразеология. Антонимнар.

БРИ тестлары эшләү.

ЭД:   Лексикология һәм фразеология. Антонимнар. Контроль тест.

Капма-каршы мәгънәле сүзләрнең антоним дип аталуын, сөйләмдә аларның контраст картиналар бирү өчен кулланылуын белү. Грамматик яктан антонимнарның бер сүз төркеменә керүләрен аңлау.

МТК - Антонимнар кергән табышмак, мәкаль, мәзәк, сынамыш һ.б. тупларга (3-5).

24.04

91-12

Фразеологик әйтелмәләр.

1

1.  Яңа материалны өйрәтү дәресе.

2.  Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү. Тәрҗемә эше.

ЭД:   Лексикология һәм фразеология.  Фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә.

БРИ тестлары эшләү.

Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә фразеологик әйтелмә дип аталуын, фразеологик бөтеннәрнең (күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмичә, шуларга тиң параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелүен аңлау.

280 нче күнегү.

29.04

92-13

Татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы: татар теленең үз сүзләре һәм башка телләрдән алынган сүзләр.

1

1.  Яңа материалны өйрәтү дәресе.

2. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

ЭД:   Лексикология һәм фразеология. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Аңлатмалы сүзлек диктанты язу.  БРИ тестлары эшләү.

ЭД:   Лексикология һәм фразеология. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Сораулар.

Татар теленә гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләр турында мәгълүматлы булу. Яңа сүзләрнең телдә электән яшәп килә торган сүзләргә кушымчалар ялгау, сүзләрне кушу, я кыскарту юлы белән ясалуларын мисаллар ярдәмендә аңлата алу. Гарәп һәм фарсы теллләреннән кергән сүзләрне татар теленең үз сүзләреннән аеруның уңайлы ысулларын белү.

Сез сөйләмегездә чит телдән кергән нинди сүзләр кулланасыз? Мисаллар белән язып килегез.

 286 нчы күнегү.

30.04

93-14

94-15

§45. Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы: гомумхалык сүзләре, диалекталь сүзләр, һөнәрчелек сүзләре, терминнар.

2

Катнаш дәресләр.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү. ЭД:   Лексикология һәм фразеология. Кулланылыш мохите ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы.  

Сүзлек диктанты.

БРИ тестлары эшләү.

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, профессиональ сүзләр һәм атамаларны аера белү. Гомумхалык сүзләренең гомум аңлаешлы һәм кулланылышлы сүзләр булуын, диалекталь сүзләрнең билгеле бер территориядә яшәүче халыкның әдәби телгә кабул ителмәгән үзенчәлекле сүзләре булуын белү. Профессиональ сүзләрнең билгеле бер профессия кешеләре тарафыннан кулланыла торган сүзләр булуын; атамаларның фән, техника һәм башка өлкәгә караган, бер генә мәгьнәгә ия булган сүзләр булуын аңлау. Мисаллар ярдәмендә аңлата белү.

Сезнең туганнар арасында нинди туганлык атамалары кулланыла? Әти-әниләрегездә сорашып-белешегез, язып алып килегез (кайнанай, Матур әби, Әнкәй әби, Алма апа һ.б.)

290 нчы күнегү.

6.05

7.05

95-16

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы: тарихи сүзләр, архаизмнар һәм неологизмнар.

1

Катнаш дәресләр.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү. ЭД:   Лексикология һәм фразеология. Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы

Мөстәкыйль эш.

БРИ тестлары эшләү.

Телнең сүзлек составының үзгәреп торуын аңлау. Тарихи сүзләрнең кулланылыштан төшеп калган предмет, күренешләрнең исемнәре булуы, ә хәзерге көндә дә булган предмет, күренешләрнең искергән атамалары архаизм булуын аңлата алу.  Искергән сүзләрне тарихи сүзләр һәм архаизмнарга бүлә белү. Телдә барлыкка килә торган яңа сүзләрнең неологизмнар булуын белү.

1) 293 нчы күнегү.

2)* Әкиятләрдән тарихи сүзләргә мисаллар тупларга, чыганагын күрсәтергә.

8.05

96-17

97-18

Сүзлекләр һәм аларның төрләре. Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре.

2

1.  Яңа материалны өйрәтү дәресе.

2.  Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Карточкалардагы биремнәр буенча сүзлекләр белән эш.

Интернет аша турыдан-туры эшләүче (онлайн) һәм цифрлаштырылган сүзлекләр белән таныштыру.

ЭД:   Лексикология һәм фразеология. Лексикография.

Мөстәкыйль эш.

Төркемнәрдә эшләү (Интернет-проектны яклау).

Сүзләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фәннең лексикография дип аталуын, сүзлекләрнең аңлатмалы һәм телара төрләргә бүленүен аңлау. Орфографик, орфоэпик, синонимнар, фразеологик, диалектологик, әдәбият белеме, ике телле һәм күп телле тәрҗемәле сүзлекләрне аера белү. Сүзлекләр белән иркен эш итә белү. Электрон сүзлекләр турында мәгълүматка ия  булу. Әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ирешүдә даими эшли белү.

1) Өегездә булган сүзлектән 3 мисал языгыз. Әлеге сүзлек турында сыйныфташларыгызга сөйләргә әзерләнегез.

13.05

14.05

98-19 99-20

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту. Сүзләргә лексик анализ ясау.

2

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресләре.

Сүзгә лексик анализ ясау. Күнегүләр эшләү.

ЭД:   Лексикология һәм фразеология  Тулы һәм өлешчә лексик анализ.

ЭД:   Лексикология һәм фразеология  Ө. материал.

БРИ тестлары эшләү.  

ЭД:   Лексикология һәм фразеология  Тест

“Лексикология һәм сөйләм культурасы” бүлеге буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

1) 257 нче күнегү.

2) 2 сүзгә лексик анализ ясарга.

15.05

20.05

100-21

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Контроль изложение (№4). «Кошлар белән яз килә»

 Татар теленнән  диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: 5-11 с-ры өчен. – Казан: Мәгариф, 2005. (9бит)

1

Контроль дәрес.

Укытучы укыганны тыңлау, гади план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

Эчтәлекне мөстәкыйль язу.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

21.05

101-22

Бәйләнешле сөйләм үстерү хисабына.

Язма эшләрдәге хаталар өстендә эш.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Диктантта, сочинениедә һәм грамматик биремнәрдә җибәрелгән хаталарны тишереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту.

Грамоталы язуның тотрыклы системасын булдыру.

Интервью алырга: “Сүзләрне дөрес кулланмаудан кыен хәлгә калганыгыз юкмы?”  Әти-әниләрегездән, дус-ишләрдән сораштырып, әңгәмә корыгыз.

22.05

102-103

Уку елы дәвамында үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

2

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Диагностик диктант №16. Күнегүләр эшләү.

БРИ тестлары эшләү.

Уку елы дәвамында алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

27.05

28.05

104

Контроль диктант (№8). «Минем хыялларым»

Татар теленнән  диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: 5-11 с-ры өчен. – Казан: Мәгариф, 2005. (9 бит)

1

Контроль дәрес.

Грамматик биремле диктант язу.

Ел буена алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерә алу.

29.05

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

        5 нче сыйныфта – 100 - 110 сүз,

        6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз

        7 нче сыйныфта – 130 – 140 сүз

        8, 9 нчы сыйныфларда – 140 – 150 сүз

        

2. Язма эшләрнең күләме һәм аны бәяләү:

Сыйныфлар

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

5

4

5

4

6

4

6

5

7

4

6

6

8

4

4

6

9

4

4

7

3.   5 сыйныфта:

  1. Сүзлек диктант күләме: 5 сыйныф – 15,20 сүз.
  2. Контроль диктант күләме: ел башы – 100 сүз, ел ахыры – 110 сүз.        
  3. Изложение текстыныӊ күләме: ел башы – 150-170 сүз, ел ахыры – 170-200 сүз.

4.   Диктантларны бәяләү

  1. Хатасыз якибер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.
  2. 2 хатага “4” ле билгесе куела.
  3. 5 хатага “3” ле билгесе куела.
  4. 12 хатага кадәр “2” ле куела.
  5. 12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.

5. Изложение һәм сочинениене бәяләү

1.   Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2.  Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3.  Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик,  бер пунктуацион, ике стиль хаталары)  изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.

   4.  Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.

Кулланылган әдәбият

  1. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
  5. Татар теленнән гомуми төп һәм урта белеем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа, (5-9 нчы сыйныфлар), Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова, Казан, 2013.
  6. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  7. Татар теле: татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек/ Ч.М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2012

 

  1. ИР: http://www.belem.ru/system/files/fonetikaorfografiyakabatlau.zip 


Предварительный просмотр:

9 май ѳчен сценарий.

«Жиңү кѳне – бу дѳньяның яңадан туган кѳне»

 

Җиңу кѳнен яктырткан җырлар яңгырый.

1 алып баручы.       Җиңү кѳне!

Халык бәйрәм итә.

Яз тѳренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә ,

Йѳз балкытып карый кояш та.

2 алып баручы. Җиңү кѳне! Халкыбыз ѳчен иң зур бәйрәмнәрне быел яз кѳне  ….  тапкыр бүләк итә.

Фонограмма кѳчәя. Ярты күплеттан соң әкренәя.

Әнә алар – безнең ветераннар, безгә Җиңү таңы бүләк иткән каһарманнар, орден-медалльләрен чыңлатып, урамнарны тутырып бирегә килгәннәр.

Хәтердә уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Кѳрәштә кабынган язмышлар.

1 алып баручы.      Бу иртә башка иртәләрдән бернәрсәсе белән дә аерылып тормый иде. Шул ук сандугач сайрады, кошлар җырлады. Иртән авыл халкы кѳндәгечә кѳтүен куды.

2 алып баручы.      Татарстанда бу иртә бәйрәм иртәсе иде. Бәйрәмнең дә ниндие әле. Халыкның ел буе кѳтеп ала торган, тырыш хезмәттән соң үткәрелә торган сабан туе идее.

1 алып баручы.      Бүген авылда – Сабантуй!

Сабантуй турында җыр яңгырый. Сабантуй җыры җырлап үзешчәннәр сәхнәгә чыгалар, бииләр, күмәк җырлар җырлыйлар.

Сәхнәгә Бер малай йѳгереп чыга. Ул сугыш башланганын әйтә:

- Туктагыз! Туктагыз, дим! Сугыш башланган! Гитлер сугыш башлаган!

Барысы да ѳнсез булып, хәрәкәтсез калалар. Бераздан ѳйләренә таралыша башлыйлар. Үзләре елыйлар, Гитлерга ләгънәт укыйлар. Сәхнә бушап кала. «Священная война» кѳе яңгырый.

Сәхнәгә алып баручылар чыга.

2 алып баручы.       Күңел ачарга дип җыелган халык мәйданнан кара кайгы белән таралды. Кич буе юлга әзерләнде. Кем ипиен салды, кем сохариен киптерде,кем юлга биштәрен әзерләде.

1. Мәйданда халык Ир-атларны сугышка озата. «Герман кѳе» яңгырый.

1 алып баручы.       Бу елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч йѳзендә.

Ир-егетләр ките яу кырына

Алып кѳче тоеп үзендә.

Ирләр ките , кырлар елап калды,

Шаулап калды иген ѳлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше-карты барсы ѳзелеп.

Ирләр ките, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.

2. Яшь кенә Ир белән Хатынның саубуллашуы. Җыр куярга мѳмкин.

«Возвращайтесь»

2 алып баручы.      Сез, хѳрмәтле ветераннар, тиз әйләнеп кайтырбыз дидегез дә, ут эченә барып кердегез. Башта үз җирләрегезне дошманга калдыра-калдыра чигенү ачысын татыдыгыз. Мәскәү яны сугышларында, «Безнең артта – Мәскәү» дип, Мәскәү ѳчен сугыштыгыз. Сталинградтагы сугышларда, илне дошманга бирмәскә дип, һәр йорт ѳчен кѳрәштегез. Тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәттегез. Ничәмә  ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштыгыз, күпләрегез ятып калды.

3.Җыр. «Билгесез солдат».

1 алып баручы.       Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын, комсыз сугышны.

Алай икән, нигә соң сугышны

Уйласаң да, кысыла сулышлар.

2 алып баручы.      Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк идее.

         Мондый тормыш икенче фронтка әверелде.

1 алып баручы.      Олаулары-олаулары белән икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре  алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлжемәсе ашадылар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан интектеләр, үлүчеләр дә булды.

2 алып баручы.      Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгез җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр.

         Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре түлы сагыну идее. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазләр агылды.

          Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча Җиңү кѳнен якынайттылар алар.

5.Жыр башкарыла. Роза Петровна.

1 алып баручы.      Лачын кебек баһадирларыбыз, сугышка киткән хатын-кызларыбыз бер-бер артлы шәһәрләребезне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан азат итә-итә, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Бик күпләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып калдылар.

Җиңү килде җирне нурга кумеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.

6.Фонограммада Левитан тавышы. «День победы» җыры яңгырый.  3,4 класс укучылары ветераннарга чәчәкләр шарлар бирәләр.

2 алып баручы.       Булыр икән кешеләрнең

Анадан туган кѳне.

Җиңү кѳне – бу дѳньяның

Яңадан туган кѳне.

1 алып баручы.       Җиңу кѳне иң зур бәйрәм –

Туп тавышы тынган кѳн.

Сабый бала саф күзләрен

Кырда түгел, карда түгел,

Бишегендә йомган кѳн.

2 алып баручы.      Менә сез, хѳрмәтле ветераннар, күкрәк Тулы орден-медальләрегезне чыңлатып, халкыбызның горурлыгы булып, бәйрәм түрендә утырасыз.

Чыңлагыз, медальләр, чыңлагыз,

Җирдәге бащшаклар җыры бу.

«Хәерле иртә!» дип уяткан

Башкала куранты чыңы бу.

7.2 класс укучылары башкаруында «Кояшлы ил - безнең ил! » җыры янгырый.

1 алып баручы.       Хѳрмәтле ветераннар!

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

8. Паппури.

2 алып баручы.       Бѳек Ватан сугышы тәмамлангач, халык яңадан сугыш булмас инде дип сѳенгән иде. Ялгышкан икән, Әфганстан, аннан чечен сугышы килеп чыкты. Авылларыбыз һәм шәһәрләребез зиратларында «Әфганстан, чечен сугышында һәлак булды» дигән ташлы каберләр барлыкка килде. Армиягә хезмәт итәргә киткән җирдән егетләребезнең кайберләре үз аягы белән әйләнеп кайта алмады.

       Күпме яшь егетләрнең гомерләре киселде һәм әле киселә.

9. Лирик Бию. Сәхнә артыннан тавыш.

Чү! Яшьлекнең кайнар тыны

Керфекләрне ялмап үтте,

Баскан җирдән ут чәчрәтеп,

Әнә, кызлар биеп китте.

Күбәләк кебек оча да

Бөтерелә орчык кебек.

Кайчак шулай аналарның

Күңелләре йөри биеп.

Аналар, аналар, аналар!..

Аналар көтәләр улларын;

Беләләр кайтмасын аларның,

Шулай да көтәләр, көтәләр.

Һәм өмет итәләр хәтерләп

Бәхетле көннәрен гомернең.

Ышанмас нәрсәгә ышанып,

Өметтә юатып күңелне,

Көткәннәр җиңәләр үлемне!

1 алып баручы.      Яшь кешеләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гѳлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, сез шул иртәдәге ѳй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез – бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның , фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләргә тутырып карый икән -  белегез – ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар.  Әгәр сез тыныч ѳйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез – бу җирдә сезнең матур яшәвегез ѳчен меңләгән солдатларның каны түгелгән.

 Бу яшьлекнең , бу тормышның кадерен белегез, яшь кешеләр!  

10.«Детство» инструментальный ансамбль.

2 алып баручы.       Күңелләрдә яз аенын,
Бар шатлыгы, бар яме.
Күк йөзендә - күгәрченнәр,
Илдә - Җинү бәйрәме
Җырларның җырлыйк матурын -
Җиңүгә илткәннәрен.
Вәгъдә биреп көткәннәрен
Күз яшен сөрткәннәрен.

11. Шагалиева Эльвина  җыр.

1 алып баручы.     9 май Май бүген ,

Бар дѳнья нурларга,

Гѳлләргә күмелде.

Май килде. Туган ил

Шатлыкка күмелде.

Куана халык.

Күңелләр шат, бѳтен.

9 Май бүген.

12. «Кадриль»

2 алып баручы.     Онытмыйк Җиңү батырларын,

Алар ѳчен үлем юк җирдә!..

Буыннардан-буыннарга күчә

Батырларның гомере җыр булып.

Илне яратудан ѳстен хис юк

Чын батырдык илгә тугрылык.

13. «Синий платочек»

1 алып баручы.        …. ел илебез күге аяз!

Сугыш беркайчанда булмаска тиеш.

Я, әйтегез, сугыш кемгә кирәк икән?

Һәр адәмнең газиз башы бит бер генә,

Бу дѳньяда безне сѳеп кеше иткән

  Якты, изге җәннәтебез – тик Җир генә!

14.Маликова Ильзира «Аист на крыше»

2 алып баручы.       Ветераннар! Чәчегезгә бәс кунса да,

Сез постта әле һаман.

45 нең май салютын

Исендә тотсын дошман!

Вакыт ага, сулар сыман,

Нык торсын минут туктап.

Картаймагыз, ветераннар,

Җырлыйбыз сезне хуплап.

15. 2 класслар «Солдатта  булган диләр»

1 алып баручы.       Рәхмәт сезгә, безне үстергәннәр,

Безнең ѳчен яшәгәннәргә.

Безнең ѳчен утлар-сулар кичеп,

Безнең ѳчен яшәгәннәргә.

Әйдәп әйткән сүзләр ѳчен рәхмәт:

«Атлагыз, - дип, -  безнең юллардан!»

Киләчәккә бару путквкасын

Без бит алдык сезнең куллардан!

Бәйрәм белән сезне!

16. Бию.

2 алып баручы.       Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә ѳмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.

17. Маликова Ильзира. «Бәхетегез булсын гомерле».

1 алып баручы.      Тагын бер тапкыр Җиңү көне белән сезне, ветераннар,  дуслар, авылдашлар! Аяз күгебез, тыныч, имин тормыш өчен без сезгә рәхмәт әйтәбез, сезнең алда баш иябез. Иң изге теләкләребез сезгә.

2алып баручы.      Бѳек Җиңүгә …. ел. Илебез азатлыгы ѳчен кѳрәшкән солдатларны онытмыйк, аларның сугышчан юлларын ѳйрәник. Батырлыр исеме буыннан-буынга күчсен.

Икесе бергә:  Исәннәрнең кадерен белик !

                         Үлгәннәрнең каберен белик!



Предварительный просмотр:

Дәреслеклекләр.

Дәреслек

Сый-ныфы

Авторы

Кайда һәм ничәнче елны бастырылган

1

Әдәбият : татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы

5

Ф.Ә. Ганиева,  Л.Г. Сабирова; (рәссам Светлана Ибраһимова)

Казан: Татар. кит. нәшр., 2014

2

Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен дәреслек-хрестоматия

8

А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Ә. Ганиева, А.Г. Әхмәдуллин

Казан: Мәгариф, 2006

3

Татар теле: татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләре өчен дәреслек

5

Ч.М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов

Казан: Татар. кит. нәшр., 2012

4

Татар теле: татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен дәреслек

8

М.З. Зәкиев

Казан : Мәгариф,  2007