Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесе

Закирова Эльмира Равил кызы

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым.

(эссе)

Закирова Эльмира Равил кызы,

Алабуга муниципаль районы  

“10 нчы урта гомуми белем бирү

мәктәбе”нең беренче  категорияле

 татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

                                                                       Татар теле, Тукай теле

                                                             Йөрәгемдә сүнмәсен.

                                                                 Минем һөнәри осталык

                                                             Укучымның күңеленә

                                                           Белем нуры өстәсен.

 Игътибар!!!

 Мин Сезгә иң кирәкле, иң гүзәл, иң игелекле һөнәр ияләренең берсе- татар теле һәм әдәбияты укытучысы турында сөйлим. Тумышы белән Спасс районының данлыклы Болгар шәһәрчегеннән булган сары чәчле, яшел күзле кызчыкка укытучы җене балачактан ук кагыла.  70нче елларда туган әлеге кызчык - бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә  хөрмәт казанган татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Таныш булыйк: әйе, бу мин - Закирова Эльмира Равил кызы.

       Мәктәпне тәмамлагач, кая укырга дигән сорау башыма да килеп карамады. Укытучы буласымны белә идем. Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетын кызыл диплом белән тәмамлап, борынгы Алабуга шәһәренә юл тоттым. 17 ел күз ачып йомганчы узып та киткән. Ул еллар юкка узмый, мин һәр дәресем, һәр сүзем белән милләтемә, туган халкыма хезмәт итәргә тырышам. Укучыларыма халкым мирасын, Тукай, Җәлил, Туфан сүзләрен ирештерәм, милләтемнең гореф-гадәтләре, горурланырлык тарихы, күренекле шәхесләре турында  һәр укучымның йөрәгенә җиткерерү өстендә даими эш алып барам.

Минем тормышым -  иҗади боҗра. Бертуктаусыз әйләнә торган боҗрам төрле вакыйгалар белән  тулыланып бара: “Ел укытучысы-2014” бәйгесенең муниципаль, зона, республика этаплары уңышлы уза, туган шәһәремә призлы урын алып кайтам, V Халыкара укытучылар фестивалендә, Бөтенрәсәй “Каурый каләм” бәйгесендә мастер-класслар күрсәтәм, шәһәр август киңәшмә- конференцияләрендә, республика һәм регион методик семинарларында педагогик осталыгым белән рәхәтләнеп  уртаклашам. “Ел хатын-кызы - 2015” бәйгесенең  “Үрнәк хатын-кыз” номинациясе буенча  республика бәйгесендә дә үземнең иҗади осталыгымны сәхнәдә күрсәтергә җитешәм. Иҗади боҗрага, һичшиксез, яраткан  татар теле һәм әдәбияты дәресләрем дә керә.

 Педагогик осталыгымның фәлсәфи принцибы шунда: һәрбер дәресем, үткәрелгән чарам бер-берсеннән аерылып торырга тиеш. Инновацион технологияләр, иҗадилыгым һәрбер башкарган эшемдә чагылсын иде, дип хыялланам. Ә бу үз чиратында вакыт, рухи көч таләп итә. Уйланулар мөгаллимне ияләнелгән гадәти тормыш тәртибеннән йолкып ала, хаталарны танырга, рухи кыйммәтләрне кабаттан кайтып карарга, үзеңне үзгәртергә мәҗбүр итә. Бары тик үзенең эш-гамәлләрен анализлый белүче, уйлана торган укытучы гына  шаблоны булмаган һөнәри  мәсьәләләрне чишә ала.

         Мин үзем күбрәк китап уку, газета–журнал яздыру, каләм, дәфтәр тотып, китапханәләрдә эшләү, эзләнү ягында. Минем укучыларым да  өстәмә уку белән кызыксыналар,  татар журналларын яратып укыйлар, төрле конкурсларда катнашалар. Сәләтле балалар да  аз түгел. Һәр укучы - мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без,  укытучы исемен йөртүчеләр, аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар сүнәчәк. Баланың беренче тапкыр мәктәпкә килгән көненнән алып, аны зур тормышка озатканчы, янәшәсендә мин - укытучы атлыйм. Мин һәр баланың карашын аңлап, сулышын тоеп эшләргә, аның олы ярдәмчесе дә, киңәшчесе дә булырга омтылам.

 Укучыларым   Рәсәй Федерациясе, Татарстан Республикасы, Алабуга районы күләмендә үткәрелгән сыйныфтан тыш чараларда яратып катнашалар. Республика күләмендә үткәрелгән   олимпиадаларда призер булулары да эшемнең нәтиҗәсе дип уйлыйм.

           Үземнең туган телемне - татар телен - рус балаларына чит тел буларак укытсам да, дәресләр, дәрестән тыш чаралар аша, аның никадәр бай, үзенчәлекле, серле, шагыйрьләрчә әйтсәк, “хикмәтле дә, бизәкле дә” тел булуын сеңдерергә тырышам.

                                       И, минем җандай кадерле,

                                       И җылы, тере телем.

                                       Кайгылар теле түгел син,

                                       Шатлыклар теле бүген, -

 дип  язган Хәсән Туфан да.

            Кадерләп һәм горурланып әйтерлек саф һәм матур булып калсын иде телебез. Ә без, татар теле укытучылары, укытудан тәм табып, ләззәт алып, татар телен нәтиҗәле укытырга тырышачакбыз.

            Укытуны дәрес-викторина, дәрес-экскурсия, дәрес-бәйрәм, тәрҗемәчеләр конкурсы, зирәкләр һәм тапкырлар конкурсы, кроссвордлар чишү, үзләре төзү кебек дәрес төрләре белән баету, үзлектән ребуслар төзү, бирелгән сүздән яшерелгән сүзләрне эзләү кебек чаралар куллану дәресемнең нәтиҗәсен тагын да ныграк арттыра. Үзләренә дәрес алып баруны йөкләү, бер-берсенең эшләрен тикшереп, укуларын, сөйләмнәрен тыңлап билге кую кебек алымнар кулланганда, дәресемнең күпкә уңышлырак үткәнен күрәм. Балаларга төрле рольләргә керергә тәкъдим итәм. Мәсәлән, “Мин татарча сөйләшәм” тапшыруының дикторы-алып баручысы, корреспондент, табиб, укытучы рольләрен рәхәтләнеп башкаралар. Дәрестә “Салават күпере”, “Ялкын” журналлары, “Сабантуй”, “Алабуга нуры” газеталарындагы материаллардан файдалану шулай ук отышлы.

           Бүгенге көндә информацион-коммуникацион технологиядән башка бер дәресне дә күз алдына китереп булмый. Интерактив мультимедияле “Бала”китапханәсен, татар телендәге мультфильмнарны, “Ана теле” проектын дәрестә актив кулланам, башка шәһәрдәге хезмәттәшләрем  белән татар телендә аралашыр өчен үземнең сайтымны булдырдым.

           Кыскасы, балаларны татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтик дисәк, татар теле дәресләре белән генә чикләнмичә, бу эшне даими алып барырга, кызыксындыру чараларын күбрәк үткәрергә кирәк. Укучыларны белем алуга кызыксындыра белү - бу педагогик осталыгымның иң кирәкле һәм мөһим сыйфатларының берсе

           Сер түгел, рус балаларына татар телен өйрәтү авыр да, шул ук вакытта кызыклы да. Билгеле, телне өйрәткәндә, рус төркемеме ул, татар төркемеме, авыр һәм катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә, укытучының эш тәҗрибәсе җитәрлек булуы да, дәрестә укытучы җитәкчелегендә яки укучыларның мөстәкыйль эшләре  вакытында файдалану өчен кирәк булган әсбапларның булуы да, алдынгы  укытучыларның  эш тәҗрибәләрен туплаган фәнни-методик әдәбият белән таныш булу да мөһим шарт булып тора.

          Укытучы буларак, үземнең педагогик осталыгымны даими үстерергә тырышам. Укыту процессы ул - укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Алда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, атаклы педагог Иван Яковлевның сүзләрен китерәсем килә: “Бер тел – бер акыл, ике тел – ике акыл, өч тел – өч акыл. Акыллы булыгыз, кешеләр!”  Ә татар телен мөмкин кадәр күбрәк кеше өйрәнсен өчен, аны өйрәнүгә ихтыяҗ тудырырга кирәк. Яшьләр, ниһаять, аңларга тиеш: татар теле - бу бик актуаль тел, ул телдә сөйләшү - заманча, модалы һәм кирәкле. Ягъни, “мин татар телен беләм” дигән модель җәмгыятебез өчен, һичшиксез, популяр булырга тиеш. Ә туган мәдәниятебезне саклау — үзен хөрмәт иткән халыкның табигый теләге.

Бу дөньяда иң саваплы эш башкаручы, иң изге һөнәр иясе - укытучы хезмәте. Бу эшне миңа башкару мөмкинлеге булган өчен үземне бәхетле саныйм. Эшемне бик яратып, теләп башкарам.Үз хезмәтемнән тәм, ямь табып, балаларга дөрес маяк булып януым белән горурланам. Бәхетне һәр кеше үзенчә аңлый. Кемгәдер ул - сәламәтлек, байлык, уңышлы корылган гаилә, якыннары. Ә мин, моңа өстәп, ул – яраткан эшең, сине якын иткән хезмәттәшләрең, серләрен уртаклашырга, белем алырга көтеп торган укучыларың, дияр идем.

Миңа сорау бирсәләр,

                                                  Бәхет ни ул дисәләр?

  Мин укыткан укучылар

                                                  Кеше булып үссәләр .

                                                  Миңа сорау бирсәләр,

                                                  Эшнең тәме нәрсәдә?

                                                  Мин укыткан укучылар

                                                  Татарча сөйләшсәләр.

      Әйе, бүген мин – бәхетле укытучы! Укучыларыма карыйм да сөенәм! Үзем өйрәткән әдәп, әхлак, изгелек, кешелеклелек, сафлык, гаделлек сыйфатларын күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез, чын кеше булырлар - мин моңа ышанам.

      Мин үземә Укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаганмын дип әйтә алам. Алга таба да кирәкле һәм изге хезмәт сукмагымнан атларга һәм үсәргә насыйп итсен!



Предварительный просмотр:

Тема.Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

          7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.

       Дәрес Литвинов И.Л. коммуникатив  методикасы нигезендә төзелә. Дәрестә сингапур системасының менедж мэт, сингл раунд робин, ол райт- раунд робин структуралары кулланыла.

      Максат.1. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль кушымчаларын мөстәкыйль ачыклау, билгеле киләчәк заман хикәя фигыль+зат-сан кушымчаларын дөрес кулланып, җөмләләр төзергә өйрәнү.

2. Логик фикер йөртүне активлаштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту,киләчәккә позитив караш тәрбияләү,татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

     Җиһазлау: интерактив такта, “Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль”темасына презентация, Кырымга багышланган видеоязма, һәр командага әзерләнгән  дидактик материал (кушымчалар, күнегүләр, пазллар), микрофон .

                                      Дәрес барышы.

       I.Оештыру.

      Уңай психологик халәт тудыру.

     -Бүген без дәрестә төркемләп эшлибез,сез бер-берегезгә партнёрлар буласыз.Үзегезнең утырган номерларыгызга карагыз.1саны артында утыручы партнёрлар  кулларыгызны күтәрегез, (шулай ук №2, №3, №4 саннарының кул күтәрүләре сорала.) Без чикле вакыт кысаларында эшләячәкбез, һәр эш 30 секунд эчендә эшләнергә тиеш.

     Хәзер йөзгә-йөз партнёр белән бер-берегезне сәламләгез,иңгә-иң партнёрга елмаегыз.Афәрин, эшне башлыйбыз.

       II.Актуальләштерү.

    -Укучылар, хәзер нинди ел фасылы ? (Яз). -Тиздән нинди күңелле вакыйга булачак ? (Җәйге каникуллар).

   -Безгә  бүген дәрес уртасында  корреспондент килә,әмма ул татарча гына аңлый, русча бөтенләй белми. Җәйге каникулларыгызда кайда ял итәчәгегез турында корреспондентның бик беләсе килә.Татар телендә матур итеп җавап бирергә әзерме, укучылар? Корреспондент килүгә тизрәк әзерләник.

     А) фонетик зарядка. (Язмадан тыңлыйлар, кабатлыйлар)

      -Укучылар, дикторны тыңлыйбыз,бергәләп  тизәйткечне кабатлыйбыз.

Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык. Көш-көш ,чыпчык, чык, кошчык.

(Сингл раунд робин).Укучылар менедж мэт буенча бер-берсенә тизәйткечне сөйлиләр,иң әйбәт җавап бирүчене сайлыйлар.Сыйныф алдында шул балалар тизәйткечне әйтәләр.

     - Укучылар, бу тизәйткечтә иң еш кулланыла торган аваз нинди ? (ч авазы.)

     Б)-Ә сез ч авазы кергән нинди сүзләр әйтә аласыз?(чәч, чиста, чәчәк, чәк-чәк).

   -Булдырдыгыз!Миңа чәк-чәк сүзе ошады  әле.Мин аны тактага язып куям. Русча вариантын кем яза ала?(чак-чак).

 -Ә бу сүз миңа ни өчен ошады микән? (Чәк-чәк тәмле ризык) .

  В)-Укучылар, ә бу тәмле ризык эченә билгеле киләчәк заман хикәя фигыль кушымчалары качкан икән.Тактага игътибар : -ачак, ячак, әчәк, ячәк. Истә калдырыгыз:кушымча алдында алфавитның беренче хәрефе а(-ачак), татар алфавитының икенче хәрефе Ә (-әчәк)-,алфавитның соңгы хәрефе я ике кушымчада (-ячак,-ячәк).Бу билгеле киләчәк заман хикәя фигыль кушымчалары .Һәрберсе нинди фигыльгә ялганырга тиешлеген, без алга таба карарбыз. 

     - Өстәлләрегездә рус телендә сүзләр ята, таратылган пазллар ярдәмендә аның татарча тәрҗемәсен табарга кирәк. Кайсы команда беренче җыя, шул сүзне күтәреп куя.(Живи- яшә; читай, учись-укы; иди, едь-бар; плавай, лицо, сто-йөз). Укучылар, бу сүзләр нинди сүз төркеме? (фигыль). Фигыльнең нинди төре?(Боерык фигыль Безгә бүген боерык фигыльләр ни өчен кирәк була ? (Бу фигыльләр заман кушымчаларын ялгау өчен нигез булып тора,фигыльнең башлангыч формасы).

      III.Уку мәсьәләсен чишү.

      -Өстәлегездә 4 төрле кушымча ята, таблица ярдәмендә сүзегезгә туры килгән   дөрес кушымчаны ялгагыз.(Җаваплар тикшерелә, яшәячәк, укыячак,барачак; йөзәчәк).

         -Укучылар, үзебез турында сөйли башлаганда ,нинди алмашлыкны кулланабыз?(МИН). Дөрес. Татар теле сөйләме аһәңле һәм шигырь кебек рифма белән әйтелә.Карагыз: Мин белән җөмлә башлана мен кушымчасы белән тәмамлана.

Мин каникулда Кырымга барачакмын. Мин Кара диңгездә йөзәчәкмен.

- Үзегез төрләндереп карагыз.

Син каникулда Кырымга бар... Син Кара диңгездә йөз...

Ул каникулда Кырымга бар... Ул Кара диңгездә йөз...

Шулай ук күплек санда төрләндерелә.

(Укучылар  фигыльнең кушымчалары ялгану тәртибенә нәтиҗә ясыйлар: (боерык фигыльгә билгеле киләчәк заман хикәя фигыль кушымчасы ялгана, аннан соң зат-сан кушымчасы).

                       IV. Ныгыту.

       1. Аудирование.Текстны тыңлагыз,билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне язып алыгыз.Сингапур структурасы ол райт-робин (командада эш: фигыльләрне язып алганнан соң,бер-берсенә укыйлар,төшеп калган фигыльләрне өстәп язалар)

       Тиздән җәйге каникул киләчәк.Мин әти-әнием белән Кырымга барачакмын. Анда мин диңгездә коеначакмын, кояшта кызыначакмын. Диңгез буенда футбол, баскетбол уйнаячакмын. Мин беләм: Кырым Рәсәй дәүләт составына керә.Татарстанда ике дәүләт теле булса, Кырымда өч рәсми тел: рус, украин һәм кырымтатар теле. Без гаиләбез белән Бакчасарай шәһәренә барачакбыз, чөнки биредә матур тарихи урыннар күп. Мин яңа дуслар табачакмын.Безнең сәяхәтебез бик күңелле үтәчәк.(Һәр командадан бер укучы сорала).

      2. Җөмләләрне дәвам итегез:

       Кырым Республикасының башкаласы- Симферополь, ә Татарстан Республикасының башкаласы - ... . Кырымда 3 рәсми тел: рус, украин, кырымтатар телләре, ә Татарстанда 2 дәүләт теле-... . Кырымда - Кара һәм Азов диңгезләре, ә Татарстанда- ... .  Кырымда иң гүзәл шәһәр - Бакчасарай, ә Татарстанда- ... .

-Укучылар, Бакчасарай сүзе нәрсәне аңлата,шәһәргә ни өчен шундый исем бирелә?    Ә Казан, Алабуга шәһәр исемнәре  нәрсәне аңлата микән?(Укучылар фикере)

       3.Җөмләләргә дөрес кушымчалар языгыз.(Командада күмәкләшеп эшлиләр).

Тиздән җәйге каникуллар җит ... Без күңелле ял ит ... Мин вакытымны файдалы үткәр ... Балаларның иң якын дусты саф һава бул ... .(Һәр командадан №1-дән җавап тыңлана).

    4.Физминутка.

    5.Ситуатив күнегүләр өстендә эш.

  • Как скажешь о том, что:
  • на летних каникулах твоя сестра поедет в Крым;
  • скоро наступит лето.
  • Сообщи другу, что:
  •  летом Алсу приедет в Елабугу;
  •  брат вернётся из Крыма в августе.

-Спроси у друга:

-где он будет отдыхать в летние каникулы?

-поедет ли он в деревню к бабушке?

-Сообщи учителю, что

 - летние каникулы будут очень полезными;

-на каникулах Вы много книг будете читать

        V.Рефлексия.

  •  Ой,нишләптер корреспондент килеп җитми, әйдәгез ул килгәнче, үзебез корреспондент роленә кереп карыйк. Ә 10 нчы мәктәп укучылары бу рольне ничек башкаралар микән?Тактага игътибар (Видеоязма тыңлатыла).
  •  Корреспондент. Исәнмесез,гафу итегез.Сезгә сораулар бирергә мөмкинме? Сез язгы каникулда кая барачаксыз?
  • Укучы.Мин язгы каникулда авылга кайтачакмын.
  • Корреспондент.Анда нишләячәксең?
  • Укучы.Анда мин әбигә булышачакмын,дуслар белән урамда уйнаячыкмын
  • Корреспондент.Җавапларыгыз өчен рәхмәт.Сау булыгыз
  • Укучы -Сау булыгыз.
  • Команда эчендә бер корреспондент сайлана.Калган 3 укучы шуңа сораулар әзерли. (Сораулар, билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне кулланып, төзелгән булырга тиеш) .Әзерләнгән сораулар белән укучы-корреспондент күрше командаларга командировкага җибәрелә. (Укучы-корреспондентка микрофон бирелә).4 диалог барлыкка килә, һәрберсе тыңлана.

 -Димәк, билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең кушымчалары нинди? (-ачак,-әчәк,-ячак,-ячәк).Бүген безгә бу кушымчаларны истә калдырырга нинди символ булышты?(Чәк-чәк символы).

-Беренче команда ,сезнеңчә, иң уңышлы җаваплары кайсы команданыкы булды? Әйдәгез,укучылар, шуларга кул чабыйк.(Һәрбер өстәл фикерен әйтеп, күрше командаларга бәя бирә). Ә минем дәресем сезгә ошадымы? Рәхмәт, дәрес тәмам,сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

Тема.Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрнең бәйләүче чаралары

9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле.

“Татар теле һәм әдәбияты”, Р.З.Хәйдәрова дәреслеге..

Дәрес тибы.Яңа тема.

Дәрес формасы.Группалы,парлы,индивидуаль

 Максат. 1. Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрнең бәйләүче чараларын  танып белергә өйрәтү,җөмлә төрләрен аера белергә өйрәтү

2.Аларны сөйләмдә куллана белү,диалогик сөйләмгә чыгу.

3.Һөнәр сайлауга юнәлеш бирү,татар теленә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау.Компьютер,интерактив такта,тема буенча әзерләнгән презентация , җөмләләр белән карточкалар, аналитик иярченле кушма җөмлә,синтетик иярченле кушма җөмлә дигән табличкалар ,”Мунча ташы” табибта спектакленнән видеоөзек,ак халат.

Дәрес барышы.

  1. Уку эшчәнлегенә мотивация.

Хәерле көн,укучылар!Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Миңа татар теле укыту өчен рус телен дә белү кирәк.

-_Укучылар, видеоязмага игътибар итегез. Сорау:(Видео кабызып)

-Ә бу һөнәр иясе татар телен беләме? Видеосюжет ”Мунча ташы”-бабай белән табиб диалогы,

Видео карагач,сорау:

-Бу табиб татар телен аңлыймы?(-Юк,аңламый)

-Ә аңа татар телен белү ни өчен кирәк?(аралашу өчен кирәк,бер-берсен аңлау өчен кирәк)

  1. Актуальләштерү.

Слайд 1.

Татар телендә аралашу өчен нишләргә кирәк?(схема)

Татар телендә аралашу өчен...

-тырышып укырга кирәк;

-татарча җырлар һәм тапшырулар карарга кирәк

-татарча китаплар укырга кирәк

-дәрестә игътибарлы булырга кирәк

 -күбрәк татарча сөйләшергә кирәк

Чылбыр буенча,укучылар җөмләләр укыйлар:

Татар телендә аралашу өчен тырышып укырга кирәк;татар телендә аралашу өчен татарча җырлар һәм тапшырулар карарга кирәк; Татар телендә аралашу өчен татарча китаплар укырга кирәк; Татар телендә аралашу өчен дәрестә игътибарлы булырга кирәк; Татар телендә аралашу өчен күбрәк татарча сөйләшергә кирәк.

-Укучылар,без нинди җөмләләр төзедек?Гадиме,кушмамы?(Простые или сложные?)

-Әйе,дөрес, укучылар,бу гади  җөмләләр.Тактага игътибар.

3)  Авырлык тудырган җөмләләрне ачыклау.

Җөмләләрне укучылар укый. Баш кисәкләрен табыйк.Ия белән хәбәрне билгеләгез

2 Слайд.

Татар телендә аралашу өчен китаплар укырга кирәк.

Без татар телендә китаплар укыйбыз һәм дусларыбыз безне аңлый.

Без татар телендә китаплар укысак,дусларыбыз безне аңлар.

Иясез гади җөмлә-безличное простое предложение)

2 нче укучы: Гади җөмләнең чикләрен күрсәтәм. Бу җөмләнең баш кисәкләре табыгыз:без укыйбыз,дусларыбыз аңлый.

Үзара нинди юл белән бәйләнгән?(Тезү юлы белән)

 Тезмә кушма җөмлә (сложносочинённое предложение).

3 нче укучы. Гади җөмләләрнең чикләрен күрсәтәм. Баш кисәкләрне күрсәтегез.Без укысак),икенче җөмләдә дусларыбыз аңлар.

Сезнеңчә,кайсы җөмлә баш,ә кайсы җөмлә иярчен була?(Баш җөмлә-дусларыбыз аңлар,иярчен җөмлә-без укысак) Сезнеңчә,бу җөмлә алдагы җөмләдән нәрсә белән аерыла?(Баш җөмләгә иярчен җөмлә буйсына).

-Бу җөмләнең нинди бәйләүче чарасы?При помощи какого средства связи одно предложение подчинено другому?При помощи окончания-Са,который входит в состав глагола.

Проблема ?Бүген без бу проблеманы чишәргә тырышырбыз.Возникла проблема:сегодня мы постараемся с вами раскрыть этот вопрос .

4) Авырлыктан чыгу өчен проект төзү.

3 слайд. 

Иярченле кушма җөмлә –сложноподчинённое предложение.

Бу сүзләр нәрсәне аңлата?Сложное(кушма)-2 гади җөмләдән тора.Подчинённое(иярченле)-подчиняется,зависит от главного.

-Рус телендә тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмлә бармы?(Бар).Бик дөрес,бу җөмләләр татар телендә дә бар.

4 слайд.(Схема рәвешендә бирелгән)

Иярченле кушма җөмләдә баш җөмлә һәм иярчен җөмлә бар ,иярчен җөмлә баш җөмләгә төрле бәйләүче чаралар ярдәмендә бәйләнә.Иярченле кушма җөмлә ике төркемгә бүленә:аналитик һәм синтетик.Аналитик җөмләләр рус телендә дә, татар телендә дә бар,ә менә синтетик җөмләләр татар теленә генә хас.

-Ребята,а какие у вас возникают ассоциации с произношением аналитик?- Какие однокоренные слова можно подобрать?(Аналитический склад ума,бизнес-аналик,аналитическая химия.. Синтетик?-синтетическая ткань,синтетическое масло)

5 слайд

-Ребята,я хочу познакомить Вас словосочетаниями как синтетический склад ума,аналитический склад ума?Вам приходилось слышать эти термины?

Человек подчиняется своему разуму,т.е.головому мозгу.В сложноподчинённых предложениях придаточное предложение подчиняется к главному.

Люди с аналитическим складом ума сначала думают, а потом действуют. Они всегда собраны, поэтому на них можно положиться в любой ситуации. Это экономисты ,деятели науки,техники, они привыкли действовать согласно железной логике, опираясь на безапелляционные факты.

Аналитические предложения также,конкретно имеют 2 самостоятельных сказуемых, Сказуемое согласуется с подлежащим.При рассуждении,объяснении,анализе,делаем паузу ставим ,:

Ярко выраженным синтетическим складом ума обладают художники, творческие личности,они обладают живой, хорошо развитой фантазией.Начатое дела не всегла доведено до конца. Синтетические предложения имеют 2 сказуемого,однако сказуемое придаточного предложения не полное,не законченное, состав сказуемого принимает различные средства связи,с подлежащим не согласуется.По интонации не законченное

5) Төзелгән проектны тормышка ашыру (реальләштерү).

6 слайд.

Җөмлә, схема бар,үзегез аңлатып карагыз,бу нинди җөмлә?

1 нче командадан укучы.

Кем эшләми,шул ашамый.

Бу җөмлә ни өчен аналитик иярченле кушма җөмлә?(Баш кисәкләре:кем эшләми,шул ашамый),ике грамматик нигез.Баш җөмлә –шул ашамый,кем эшләми-иярчен җөмлә

Ни өчен бу аналитик җөмлә?Бәйләүче  чара(средство связи) нинди?Бер-берсенә парлы мөнәсәбәтле сүзләр белән бәйләнгән-КЕМ-ШУЛ.(Укучылар укый,тәрҗемә итә)

2 нче командадан укый.

Эше барның бәхете бар.

Җөмләгә,схемага игътибар итегез.Бу җөмлә ни өчен синтетик иярченле кушма җөмлә?Икенче җөмлә-баш,беренче җөмлә иярчен җөмлә,ул килеш кушымчасы-ның ярдәмендә бәйләнгән.Бәйләүче чарасы нинди ?

7 слайд .

Тактага игътибар белән карагыз.Иярчен җөмлә баш җөмләгә нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә бәйләнә?(Мөстәкыйль карап чыгалар) 1минут

Бәйләүче чаралар (способы подчинения)

Аналитик

Мөнәсәбәтле сүзләр (относительные слова): кем-шул,кемнең-шуның;нинди-шундый;шуңа күрә;шул вакытта, шуны

Ияртүче теркәгечләр,теркәгеч сүзләр (подчинительные союзы, союзные слова):чөнки,әгәр, диярсең, ягъни,аеруча

Аныклау (пояснение) :

Синтетик

Кушымчалар (окончания)

Килеш(падежные):...ның,...нең;...ны,...не;...га,...гә;...дан,...дән;...да,...дә);

Шарт фигыль:...са,...сә;

Хәл фигыль:…ып,...еп;...гач,...гәч;...ганчы,...гәнче

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр(послелоги и послеложные слова): кебек,саен,белән күрә,карамастан.

Янәшә тору (примыкание):

Хезмәте бар кеше бәхетле 

6)  Эталон буенча мөстәкыйль эшләү.

Алдагы күнегүне башкарырга сезгә бу слайд”Бәйләүче чаралар” ярдәм итәр

-Һәрбер өстәлгә,җөмләләр белән карточкалар бирәм.Җөмләләрне игътибар белән укыгыз. Ничек уйлыйсыз,сезнең җөмләләрегез аналитикмы,синтетикмы?Аналитик дип уйласагыз,өстәлемнән аналитик иярченле кушма җөмләләр табличкасын алыгыз,синтетик дип уйласагыз,синтетик иярченле кушма җөмләләр табличкасын алыгыз Шул табличканы минем өстәлемнән  килеп алыгыз.

1 карточка.

Эш яратканны ил яраткан.

Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.

2 карточка

Кем эшләми,шул ашамый.

Кемнең һөнәре бар , шуның бәхете бар.

Беренче командага сорау.

-Үзегезнең җөмләгене укыгыз. -Ни өчен иярченле кушма җөмләнең синтетик төре дип уйлыйсыз?(падежное окончание) (Бу синтетик иярчен җөмлә,чөнки ул ике гади җөмләдән тора,аның бәйләүче чарасы килеш кушымчасы –НЫ)

2 командага. Ни өчен иярченле кушма җөмләнең аналитик төре дип уйлыйсыз? (Бәйләүче чарасы нинди?) (Җөмләне кычкырып укыйлар,бу аналитик иярченле кушма җөмлә,чөнки ике гади җөмләдән тора, бәйләүче чаралар парлы мөнәсәбәтле сүзләр (Кемнең-шуның)

-Дөрес,укучылар,рәхмәт.

-Укучылар,сезнеңчә,бу җөмләләр нәрсә турында?(Эш,хезмәт,һөнәр турында)

-Әйе, бик дөрес. Ә сез нинди һөнәрләрне беләсез?(укытучы,табиб,төзүче)

7) Сөйләмгә чыгу өчен ныгыту.

8 слайд

Терәк лексика.

Һөнәр –профессия

Ошый-нравится

Тели-желает,хочет

Хөрмәт итә-уважает

Мөһим-важный,важно

Укытучы.-Миңа укытучы һөнәре ошый,чөнки мин балаларны яратам.

-Ә сиңа нинди һөнәр ошый?Ни өчен?

-Миңа менеджер һөнәре ошый,чөнки миңа компьтерда эшләү бик ошый.

Ситуатив күнегүләр.

Поработаем в команде,я называю ситуацию,а вы эту ситуацию говорите на татарском языке ,соседней команде

1.-Спроси,какая  профессия  нравится твоему однокласснику?

- Максим,сиңа нинди һөнәр ошый?Ни өчен?

(Миңа эшмәкәр һөнәре ошый,чөнки ул түләүле )

(2 командадан сорыйм)

2.-Спроси у одноклассника,кем он хочет стать и почему?(2 командадан)

-Син кем булырга телисең?Ни өчен?

(Мин табиб булырга телим,чөнки минем кешеләрне дәвалыйсым килә).

1.-Спроси у одноклассника,какие профессии  сейчас популярны,почему?

-Хәзер нинди һөнәрләр популяр?Ни өчен?

(Хәзер менеджер,брокер,эшмәкәр,укытучы һөнәрләре популяр,чөнки алар кирәкле һәм түләүле.)

2.-Спроси нравится ли тебе профессия учителя?Почему?

-Сиңа укытучы һөнәре ошыймы?Ни өчен?

(Миңа укытучы һөнәре ошый(ошамый),чөнки мин балаларны яратам).

1.Сообщи,что твой папа работает врачом ,поэтому его все уважают.

(-Минем әтием табиб булып эшли,шуңа күрә аны хөрмәт итәләр.)

2.-Сообщи,что все профессии очень нужны,потому что они важны.

(Барлык һөнәрләр дә кирәк,чөнки алар мөһим.)

-Әйе,укучылар,дөрес әйтәсез.Барлык һөнәрләр дә кирәкле.

-Укучылар,без хәзер  нинди җөмләләр төзедек?Ребята,при составлении предложений из ситуации вы обратили внимание,какие предложения  вы  произносили?Иярченле кушма җөмләләр(Сложноподчинённые предложения)

-Иярченле кушма җөмләләр  безгә ни өчен кирәк?(А для чего нужны нам сложноподчинённые предложения?) (Для того, чтобы наша речь была богаче, мы могли выразить свои мысли ярче)

8. Белем системасына кертү һәм кабатлау.

9 слайд.

-Балалар,җөмләләрне дәвам итегез.

  • Нокталар урынына тиешле җөмләне куеп,кушма җөмләләр төзегез. 

1. Алсу рәсем ясарга ярата,(шуңа күрә ул рәссам булырга тели.)

2.Олег тырышып укыса,(укытучы аңа бишле куяр.)

3. Белеме барның (һөнәре бар)

4.Кем намус белән хезмәт итә,(шул зур хөрмәткә ия була)

- Синеңчә,бу нинди җөмлә? Аналитикмы,синтетикмы?

-4 нче җөмләне ничек аңлыйсыз?Кто с совестью трудится,

того и уважают.

-Чыннан да, намуслы, тырыш, эш сөючән кешене хөрмәт итәләр.

9.Уку эшчәнлегенең рефлексиясе.

10 слайд

-Димәк,укучылар, иярчен җөмлә баш җөмләгә нәрсә ярдәмендә бәйләнә?(бәйләүче чаралар ярдәмендә)

Мин сезгә карточкада схема күрсәтәм,ә сез бәйләүче чарага игътибар итеп,җөмләнең кайсы төренә кергәнең әйтегез

1.(---   ...НЫҢ),[- =  ],2.(Кем =),[ шул =],3.(---  =),[шуңа күрә --- = ] ;

4.(---...са),[--- =];5.(кемнең =),[шуның = ];

6.(---...гач),[--- =];7.[--- =],(чөнки--- =)

-Әфәрин,молодцы!

-Ребята, сейчас мы должны исправить ситуацию, которую вы видели в видеоролике. Составьте диалог на предложенные темы, только не забудьте, них должны прозвучать сложноподчинённые предложения (Иярченле кушма җөмлә).

 «Күз табибында» (у офтальмолога) Предложите больному делать гимнастику для глаз и не сидеть более 20 минут у компьютера

Опорные слова:

Күз табибы-глазной врач,офтальмолог

Авыру-больной

Борчый-беспокоит

Авырта-болит

Компьютер алдында –перед компьютером

Күзлек-очки

Якынча диалог(примерный диалог):

-Исәнмесез,табиб!

-Хәерле көн,бабай!Сезне нәрсә борчый?

Минем күзләрем авырта,чөнки мин компьютер алдында  озак кызыклы мәгълүматны укыйм.Миңа ,бәлки,күзлек кирәктер.

-Бабай,әйдәгез күзгә гимнастика ясыйк,тактага игътибар белән карап,күнегүләрне кабатлагыз.

Укытучы.Әйдәгез,укучылар,барыбыз бергә күзгә күнегүләр  ясыйк.

-Бу күнегүләрне өйдә дә һәрвакыт ясагыз һәм компьютер алдында 20 минуттан артык утырмагыз.

-Рәхмәт,тырышып ясыйм.Сау булыгыз.

 «Теш табибында» (У зубного врача). Сообщите зубному врачу,что у вас болят зубы. Какой диалог произойдёт между вами?

Опорные слова:

Теш табибы-зубной врач, стоматолог

Авыру-больной

Борчый-беспокоит

Авырта-болит

Сызлый-ноет

Дәвалагыз-вылечите

Бәлки,сездә кариес-возможно,у вас кариес.

Тешләрне вакытында чистартырга кирәк-зубы нужно чистить вовремя

Якынча диалог (Приблизительный диалог) :

-Исәнмесез,керегез

-Исәнмесез,табиб.Минем тешем сызлый.Тешләремне дәвалагыз ,зинһар.

-Рәхим итегез,карыйм.Сезгә тешләрне вакытында чистартырга кирәк,чөнки

Сездә кариес бар,ә ул бик тиз тарала.

-Рәхмәт,сезгә,табиб.Сау булыгыз.

-Исән булыгыз.

-Рәхмәт,укучылар.Миңа сезнең белән эшләү бик ошады, чөнки сез бик яхшы эшләдегез.Беренче команда,сезгә икенче команданың эшләве ошадымы?Аларга кул чабыйк.

Икенче команда ,сезгә беренче команданың эшләве ошадымы?Кул чабыйк.

-Киләчәктә нинди генә һөнәр сайласагыз да,кешеләргә игелекле булыгыз.Уңышлар сезгә!



Предварительный просмотр:

Тема. Ана йорты—алтын бишек.

Сыйныфтан тыш чара.

Максат.Әниләргә карата кадер-хөрмәт,ярату,олылау хисләре,әдәплелек, әхлак сыйфатлары тәрбияләү. Тәүфыйклы, игелекле булырга өйрәтү. Әниләрнең һәркем өчен бер генә булуын төшендерү.

Җиһазлар.

Интерактив такта,мультимедиа,әниләр турында матур сүзләр язылган плакат,әниләрнең фотолары белән күргәзмә..Өй күренеше.

Укытучы.

    -Хәерле көн,безнең иң кадерле кунакларыбыз-әниләребез,укытучыларыбыз.Ноябрьнең  соңгы якшәмбесе- Бөтендөнья  әниләр бәйрәме.Сезне әниләр бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез.

         Әни!Күпме наз,күпме җылылык бар бу сүздә.Әниләр безгә тормыш бүләк иткән,йомшак кулларында тирбәтеп,бишек җырлары көйләп үстергәннәр.

      – Укучылар.,дөньяда иң мәрхәмәтле кеше кем ул?

Укучы  -Ул минем сөекле әнием.

              Йоклап китсәм ялгыш кына

              Телевизор алдында.

              Кемдер назлап-сөеп кенә

              Иңнәремә кагыла.

              Бу кем икән?Кемнең шундый

              Майдай йомшак куллары?

               Юк,мин беләм!

              Шулай назлый әнием генә бары.

Укытучы:-Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле,иң акыллы кем соң ул?

Укучы.-Ул-минем кадерле әнием!

              Бер-бер хәвеф килсә кинәт

              Йә боекса күңелем,

              Кем ул борчылып яныма

              Килеп җитә иң элек?

             Бу кем соң бу?

             Кемнең шулай

             Йөрәге сизгер тагы?

             Шулай аңлый күңелемне

             Әнием генә бары.

Укытучы. -Үзе сөйкемле булу белән бергә күңелле дә матур гүзәл ханым?

Укучы.   Ул минем газиз әнием!

              Өйдән чыгып киткән чакта

              Иртән мәктәпкә диеп,

              Кем ул:-Исән йөр.балам,-дип,

              Озатып кала сөеп?

              Йә,кем булсын,кемнең шулай

              Сүзләре татлы тагы?

              Шулай ярата белә  бит

             Әнием генә бары.

Укытучы.-Өйне-ямьле,ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә?

Укучы  Ул-минем алтын куллы әнием!

             Мәктәптән арып кайтканда

              Кем ул каршыма килеп.

              Кочагына ала сөеп:

              -Кайттыңмы,балам?-диеп

                Кем булсын соң,кемнән шулай

               Ямьләнә дөнья тагы?

               Күңелемнең сүнмәс нуры

              Әнием генә бары.

         

1 укучы.Ягымлы бер сүз белән

              Елмайттым әле сезне.

              Мин яратам ул сүзне-

             Сез дә аны беләсез,-

             Мөмкин түгел белмәскә!

             Әниеңә сыенып:

             -Әни!Әнкәй!-димәскә.

2 укучы.Әни безне үстерә.

               Күкрәк сөтен имезеп,

               Елаганда юата,

               Башка кулын тигезеп.

               Киендерә.ашата,

               Мәктәпкә илтә безне.

               Ничек сөеп әйтмисең,

               Әни дигән зур сүзне?

3 укучы. Әни диеп әйтү өчен ,

               Әниең булу кирәк.

               Әти белән әни миңа

                Гаиләдә ныклы терәк.

                Бу дөньяга тудыргач та,

                Бишек җыры көйләгән.

                Көйләп аргач,кызыклы

                әкиятләр сөйләгән.

Укытучы. Әйе.,әйе...   

                Бу дөньяга тудыргач та,

                Бишек җыры көйләгән.

                Көйләп аргач,кызыклы

                әкиятләр сөйләгән.

-Хөрмәтле әниләребез, укучыларыбыз,укытучыларыбыз без дә сезгә бүген “Өч кыз”исемле татар халык әкиятен  күрсәтегә телибез.

  Сәхнәлештерелгән “Өч кыз” әкияте ..

 Татар өе күренеше.

Алып баручы. Борын – борын заманда яшәгән, ди бер әни. Аның булган, ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, бишек җырлары җырлап  йоклаткан. ( Ана җырлап  өч курчакны йоклата, бәйләргә утыра).

 «Бишек  җыры». Г. Тукай шигыре, Татар халык көе.

          1. Әлли – бәлли итәр бу,

              Мәдрәсәгә китәр бу.

              Тырышып сабак укыгач,

              Галим  булып  җитәр  бу.

           2. Йокла, балам,күз нурым,

              Йом, йом күзең, йолдызым.

              Кичтән йокың кала да,

              Еглап үтә көндезең.

            3. Әлли – бәлли көйләрем,

              Хикәятләр сөйләрем.

              Сиңа теләк  еләрем,

              Бәхетле бул, диярем.

Алып баручы.  Кызларымның  тамаклары тук, өсләре бөтен булсын дип көне-төне эшләгән, ди әниләре.

Әни. Уяндыгызмы, балакайларым, Әйдәгез әле, битләрегезне юып килик. Аннан мәм-мәм ашарбыз.(Курчакларны алып кереп китә.)

Алып баручы. Айлар, еллар узган.Әнинең теләкләре кабул булган.

Аның кызлары бик сылу, бик уңган, чибәр булып үсеп җиткәннәр. Бер-бер  артлы  кияүгә  дә  киткәннәр.  Өч кыз  кулъяулыклар белән бии.( «Бормалы су».)

Алып баручы. Бер ел үткән, ике ел œткән, өч ел үткән. Шулай яхшы гына яшәп ятканда, әниләре авырып киткән. (Әни чыга һәм караватка ята, ыңгыраша.)

  Урман күренеше. Тиен җыры.

          Ашыкмыйча һәрбер  таңда

          Чикләвек  ватам оямда.

          Чарт – чорт, чарт – чорт

          Шатланамын да уйныймын

          Күңелсез булса җырлыймын

          Лә – лә – лә, лә –лә – лә.

          Күз генә миңа өлгерә

         Ябалдаш буйлап йөгерәм.

         Трәм – трәм – трәм.

         Ап – ак кар булып киенәм,

         Яшел нараттан җилдерәм.

         Рәм – рәм – рәм.

Тиен. Минем киемем ак булганга, дус әнием Акбикә дип исем кушты. Ай, чикләвек җыеп йөреп, онытып та җибәргәнмен. Дустымның хәлен белеп чыгыйм әле. (Ишек шакый.) Тук – тук – тук. (Берәү дә дәшми.) Кая соң бу әбекәй? Ишегалдында да күренми. (Әби янына килә.)

   Әби. Рәхмәт, Акбикә. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас дигән идем. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем. Мин бик нык авырып киттем шул. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.

  Тиен.   Ярар, ярар, дускаем,

              Җилдән җитез булырмын.

              Хәзер барып әйтермен. (Тиен чыгып йөгерә.)  

 Алып баручы. Акбикә иң элек олы кыз яши торган йортка килгән. (Олы кыз бии - бии ләгәннәр чистарта.)

Тиен. Тук – тук – тук.  

 Олы кыз. Кем бар анда? (Тәрәзәдән карый.)

Тиен. Бу мин – Акбикә. Әниең бик нык авырый, сине чакыра.

 Олы кыз.Һай, бик барыр идем дә,  ләгәннәремне чистартып бетерәсем бар шул.

Тиен. Шулаймыни? Сине карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәр кадерлерәкмени? Алайса син шушы ләгәннәреңнән мәңге аерылма!

Алып баручы. Тиен шулай дип әйтүгә, кыз гөберле бакага әверелгән. (Бака булып чыгып китә яки уенчык кулланырга мөмкин.)

  Алып баручы. Тиен шулай дип әйтүгә, кыз гөберле бакага әверелгән. Ә Тиенкәй уртанчы кыз яшәгән йортка килгән. (Уртанчы кыз  җырлый – җырлый челтәр бәйли.) «Сөлге чигәм».  Х. Җәләлов шигыре, Ф.Әхмәтов көе.

 Сөлге чигәм асыл җепләр белән,Йөрәк хисен салып бу җырга.Насыйп булса иде бу бүләгем Мәйданнарда җиңгән батырга.

Тиен.Тук – тук – тук.Уртанчы кыз. Кем бар анда?

Тиен. Бу мин, әниеңнең дусты – тиенкәй. Сиңа хәбәр алып килдем. Әиең бик авырый, сине чакыра. Барсана, хәлен белеп кайтсана.   Уртанчы кыз. Һай, бик барыр идем дә, ярминкәгә челтәр бәйләп өлгертәсем бар шул.

Тиен. Шулаймыни, сине карап үстергән әниеңнән шул кадерлерәк-мени? Игелексез бала икәнсең. Әнисенең кадерен белмәгән үзе дә рә-хәт көн күрмәс. Алайса, син шул челтәреңнән беркайчан да аерылма.

Алып баручы. Тиен шулай дип әйтүгә ( «Һай» дигән көчле тавыш ишетелә), уртанчы кыз үрмәкүчкә әйләнгән. Ә Акбикә кече кыз яши торган өйгә килеп, тәрәз шакыган.

(Кече кыз җырлый – җырлый камыр баса.) «Кулъяулыклар чигәм». Мәдинә Ярмиева шигыре һәм көе.

Кулъяулыклар чигәм,Әнием,мин сиңа.

Кулъяулыклар чигәм,Рәсемнәр төшерәм.

Алын бирим микән,

Агын бирим микән?Бәйрәмгә әнигә

Кулъяулыклар чигәм.

Тиен. Тук – тук – тук.

Кече кыз (йөгереп чыга). Тиенкәем, син икәнсең. Исәнме, җаным, әйдә түрдән уз. Сагынып беттем үзеңне. Нигә син бик күңелсез әле? Әллә әниебезгә берәр хәл булдымы? Авырып киттеме әллә?

Тиен. Әйе шул.Әниегезнең сәламәтлеге какшап тора.

Кече кыз. Әйдә ашыгыйк, тиенкәй, тизрәк барып җитик.

Тиен. И сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар. (Әниләре янына барып җитәләр.)

Кече кыз (әнисен кочаклап). Исәнме, әнием. Авырып киттеңмени? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Баллап чәй эчкәч, хәл кереп китәр.

Әни. Рәхмәт, балакаем. (Кече кыз чәй әзерләргә кереп китә.) Акбикә, олы кызларым ник күренмиләр? Син аларны чакырмадыңмы әллә? Тиен. Чакырдым, әбекәй. Тик алар ана кадерен белмиләр. Аларга дөнья мәшәкате синнән кадерлерәк икән. Мин аларны үрмәкүч белән бакага әйләндердем.

Әни. Һа-ай, алай итәсең калмаган, тиенкәй! Менә кулда ун бармак, кайсын тешләсәң дә авырта. Балалар да шулай газиз, якын, кадерле. Аларның  берсен дә рәнҗетәсе килми.

Бака-кыз. Әни, әнием, зинһар өчен гафу ит.

Әни. Исәнме, балакаем. Менә бит үз гаебен аңлаган. Гафу итәм, балам, гафу итәм. Ана йөрәге барысын да кичерә ала ул.

Алып баручы. Бака кире кызга әйләнгән һәм әнисен кочаклап алган.

Кыз. Әнием, бәгърем. Кичер мине. Мин беркайчан да сиңа каты бә-гырьле булмам, Һәрчак сиңа булышырмын, кадерләп кенә торырмын.

Үрмәкүч-кыз. Әнием,  гөлкәем,  зинһар  өчен  гафу  ит.

Әни. Менә бит монысы да үз гаебен аңлаган. Гафу итәм, балакаем, гафу итәм.

Алып баручы. Үрмәкүч тә кире кызга әйләнгән һәм әнисен кочаклап алган).                                                                                              Кече кыз. Апаларым, әйдәгез, чәй эчәбез, әни, син монда утыр. Тиен, син дә кил (чәй әзерлиләр).

Әни. Әйдәгез, балаларым, үзегез дә утырыгыз (чәй эчәләр). Кинәт кенә хәлем яхшырды. авыруым сезне сагынудан булган икән. Сезне күрүгә, кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, балакайларым. Бәхетле, тәүфыйклы булыгыз.

Укытучы. Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы. Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә алмассыз. Менә шушы урында Ризаэддин ага Фәхреддиннең “Ни чәчсәң – шуны урырсың” -дигән алтын нәсыйхәтен укып китү бик урынлы булыр.Ата-анага хөрмәт күрсәтү-олы бер вазыйфадыр. Ата-ананы хөрмәт итүче кеше дөньяда бәхетле, ахирәттә саваплы булыр. Никадәр бәхетле булсагыз да, бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә, ата-анагызны онытмагыз, нәсыйхәтләрен тыңлап, ризыкларын алып, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтергә тырышыгыз.

Ата-ананың ярдәмгә мохтаҗ чагы – картлык көннәре.Бу чорда аларга хөрмәт күрсәтү тиештер.Хөрмәтле булыйм дисәгез, үзегез дә хөрмәт күрсәтегез.Еракта яшәсәләр, хат языгыз, бүләкләр җибәрегез. Вафат булсалар, зиратларына барып, хәер-дога кылыгыз, Коръән укып, ата-анагызның рухына багышлагыз. Тәүфыйклы, игелекле булыгыз. Әниләрегезнең кадерен исән чакта белегез, аларны саклагыз”.

Әниләр турында бик күп җырлар,шигырьләр инде язылган.

Күпме генә җырлар җырланса да,Бурычыбыз түләнмәс сыман.

«Әни» - безнең беренче сүзебез,”Әни”,-диеп буйга җитәбез.

Аларның йөрәк җылысын тоеп,гомер юлын атлап китәбез.

Әниләрнең кадерләрен белик,

Алар исән – имин чакларда.Соңга калмыйк әниләребезне

Бәла – казалардан сакларга

Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә,әниләребезгә бурычыгызны түләп бетерә алмассыз.Тәүфыйклы.игелекле булыгыз.Әниләрегезнең кадерен белегез,аларны саклагыз.

 Укучы .Әниләр турында бик күп җырлар,

               Шигырьләр дә инде язылган.

               Күпме генә җырлар җырланса да.

              Бурычыбыз түләнмәс сыман.

5 укучы.

                Әни”-безнең беренче сүзебез,    

               “Әни”диеп буйга җитәбез.

                Аларның йөрәк җылысын тоеп

                Гомер юлыннан атлап китәбез.

6 укучы.

                Әниләрнең кадерләрен белик,

              Алар исән-имин чакларда.

              Соңга калмыйк әниләребезне

              Бәла-казалардан сакларга.

7 укучы.

              Йөрәк җылың белән.

              Бишек җырын белән

             Күңел кылларымны чирткәнсең.

            Рәхмәт,әнкәй,сиңа

            Сабый чакларымнан

            Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.

-Хөрмәтле әниләребез,укытучыларыбыз  кечкенә чакларыгызны искә төшереп безгә кушылып:”Талбишек”( Р.Миңнуллин сүз.,О.Усманов көе). Җырын караокега җырлыйк әле. (Интерактив тактадан сүзләрен карап, бергәләп җырлыйбыз)

 Укучы. Иң беренче бу дөньяга күзем ачып

               Күргәнмен мин синең якты елмаюың.

               Кечкенәдән бер моң булып йөрәгемә

                Кереп калган,әнкәм,назлы бишек җырың.

Укучы.Шул елмаю юл күрсәтә адашканга,

Бу тормышның давылларын кичкән чакта.

Колагыма аваз килә бик ерактан,

Бу бит әнкәй,бишек җырын җырлаган.

  Укытучы.Бүгенге матур кичәбезгә килгәнегезгә зур рәхмәт.Укучылар,ә сез, ноябрьнең соңгы якшәмбесе- Бөтендөнья әниләр бәйрәме,икәнен онытмагыз,һәм ел саен әниләрегезне матур сүзләрегез белән,яхшы кылган эшләрегез белән котларга онытмагыз.


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр: