Блог "Офыктагы маяк булып алга чакыр, татар теле, Тукай теле, туган теле"
Эльмира Равилевна,спасибо вам за вчерашнеий вечер,несмотря на то что у вас есть свои неотложные дела, семья дожидалась вас дома,вы всё-равно уделили время нам ,оставили же нас всё-таки догулять,аха,нет серьёзно,спасибо чисто искренне,мы очень вас любим,ведь даже за вчерашний вечер мы стали ещё сплочённее,это вы подвели нас к этому,да чтобы раньше мы о чём-то говорили друг с другом да ни за что ,весь 9 М ,выражаем вам огромную благодарность за то что нам поставили такого классного ,действительно, КЛАССНОГО руководителя как вы ,за понимание и терпение,не хочеться расставаться с вами ,спасибо ещё раз!!!
Фёдорова Диляра
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Решения в конфликтных ситуациях | 24.5 КБ |
Статья"Тынгы белмәс мөгаллим" | 58.94 КБ |
Мәкалә "Иңнәремә канат үскәндәй булды" | 82.09 КБ |
Предварительный просмотр:
Люди должны быть терпимее друг к другу. Мы, подрастающее поколение ,тоже как и сын из данной притчи бываем вспыльчивыми и забываем о том, что можем обидеть человека.
Отец, который прожил жизнь, знает ,как научить сына быть добрее, терпимее. Он хотел показать, что раны в душе не заживают от злых поступков, как и шрамы на столбе от гвоздей. Даже физическая рана может зажить,а душевная рана не заживает.
Гвозди – очень колкий инструмент, в притче он сравнивается с языком. Наш язык или речь тоже может быть колкой, то есть неприятной и причинить боль людям.
Отец хотел, чтобы его сын научился избегать конфликтов и жил счастливо.
Конкуренция .
-Привет,(имя)!!
-Привет-привет..
-Слушай, ты так классно выглядишь. Какая необычная школьная форма. Я тоже такую хочу, скажи .а где вы такую форму приобрели?
-Вот так вот я тебе и сказала. Я индивидуальность, и так выглядеть должна только я. Понятно ?
-Ну хорошо…нет так нет.
Избегание
3 человека идут ,очень бурно общаются. Никого не замечают. Навстречу очень быстро идёт парень. Он случайно задевает их плечом.
-Ты ,смотри куда идёшь?! Глаза пошире открой.
-Ой, извините,ребята, я тороплюсь.
-Давай, топай быстрей.
Приспособление
(Между учителем и учеником)
-(Имя ..)очередной раз, ты не выполнил домашнее задание. Опять нет учебника на парте ! Когда же ты начнёшь учиться, ведь впереди ГИА?
-Извините, Татьяна Михайловна! Я и сам переживаю , постараюсь исправить оценки и нагнать упущенное..
Компромисс
Смотрит любимый канал, подходит второй: «Сейчас идёт по первому каналу моя любимая передача. Дай посмотреть.
-Не мешай.
-Ну тогда ,давай договоримся: «Сначала, я посмотрю фильм 20 минут, затем ты я посмотришь 20 мин.
-Хорошо, согласен.
Сотрудничество.
-Эльмира, ты знаешь, что мы с тобой сегодня дежурные в классе. После шестого урока нужно остаться и помыть полы в классе.
-Ой, я не могу сегодня остаться. Мне нужно сразу после уроков бежать на тренировку.
-А я не собираюсь одна мыть полы.
-Ну хорошо, давай так договоримся. В этот раз ты одна помой, а в следующий раз вместо тебя я останусь дежурить.
- Согласна.
Предварительный просмотр:
Тынгы белмәс мөгаллим
25.11.2013 10:33 | ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФПринтерга
Ике дистә елдан артык Алабуганың 10 нчы мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биреп эшли Рәмилә Әхмәтова. Аның күркәм сыйфатларын санап бетерерлек түгел. Укытучы, тәрбияче, остаз һәм әни – барысына җитешә, барысын җиренә җиткереп башкара ул. Җиң сызганып эшләгән Рәмилә ханым район башлыгының Мактау грамотасы иясе, ә быел “Безнең иң яхшы укытучыбыз” Республика гранты җиңүчесе булды.
Рәмилә Әхмәтова үзенең бөтен гомерен балаларга татар теле һәм әдәбият укытуга багышлаган тәҗрибәле укытучы. Һәркемгә игътибарлы һәм ачык мөгаләмәдә булган, үз һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшенгән бай тәҗрибәле һәм югары белемле укытучыларның берсе ул! Бүгенге көндә мәктәп кысаларында балаларны тәрбияләүдә, һичшиксез, аның хезмәте үлчәп бетергесез. Тынгы белмәс күңеле белән һәрчак яңалыкка омтылып, эшендә яңа алымнар белән беррәттән озак еллар дәвамында үзенең нәтиҗәлелеген раслаган эш ысулларына таянып эшләве, аны тагын бер кат югары квалификацияле белгеч буларак та ачып бирә. Белеме, туплаган тәҗрибәсен яшь буын белгечләре белән уртаклаша, аларны тәрбияләүгә зур игътибар бирә.
Кешенең бәхете һәм байлыгы аның балаларында, дигән борынгылар. Бу яктан алганда, Рәмилә ханым балалары Алмаз, Римма белән йөзләтә бай һәм бәхетле. Икесе дә югары белемле, ана кадерен, кешеләрне хөрмәт итә белгән, сүзләрендә генә түгел, бөтен кыяфәтләрендә, кылган гамәлләрендә әдәпле һәм әхлакка туры килә торган үтә нечкә тәрбиялелек, җитдилек, абруй һәм дәрәҗә сизелеп тора. Оныгы Аделиночка да Рәмилә апа өчен тормыш мәгънәсе, куанычы, шатлыгы.
Рәмилә Зөфәр кызы дуслары белән дә мул. Ә дуслык – теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә. Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сынала. Янәшәңдә Рәмилә ханым кебек якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмаячак. Белем йортына һәм безгә, дусларга, аның бетмәс-төкәнмәс көче, зыялылыгы һәм бай тәҗрибәсе бик кирәк.
Табигате белән сабыр холыклы, әмма тынгысыз кеше буларак, Рәмилә ханымның белмәгән, башкармаган эше юктыр: өе һәрвакыт нур белән бөркелә, оста бәйли, чигү чигә, затлы гөлләр үстерә, искитмәле тәмле аш-сулар әзерли. Рәмилә апа һәрвакыт кунакчыл, киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле шәхес.
Ноябрь – көзнең могҗизалы ае. Миләшләр кып-кызыл булып балкыган, беренче ап-ак кар яткан чак... Адәм баласының да шундый ае бар: ул – гомернең кыл уртасына җиткән чор... Тәҗрибә, акыл туплаган, татлы җимешләрең – балаларың үсеп җиткән, тупырдатып оныклар сөйгән чак... Иҗади эшләр башкарган чак... Рәмилә апаның да шундый халәт кичергән көннәре әле. Бәхет савытларың тулып-ташып торсын, дустым! Аллаһы Тәгалә сине җан тынычлыгыннан аермасын, барлык эшләреңне уң итсен!
Эльмира ЗАКИРОВА
10 нчы мәктәп укытучысы
Предварительный просмотр:
Эльмира Закирова: «Иңнәремә канат үскәндәй булды”
28.02.2014 10:47 | ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФПринтерга
“Ел укытучысы – 2014” конкурсының шәһәр турында җиңгән 10 нчы урта мәктәпнең татар теле укытучысы Эльмира Закирова һәр эшен “бишле”лек булсын, дип тырыша.
- Эльмира, быелгы кебек зур конкурсларда катнашканыгыз бар идеме? Бәйгегә барасыгызны белгәч, нинди тойгылар кичердегез?
- Конкурста беренче тапкыр катнашуым. Безнең мәктәптән мине җибәрәселәрен белгәч, башта югалып калдым: бөтен коллективның ышанычын аклармынмы? Директор белән сөйләшкәннән соң, тынычланып, әзерләнә башладым.
- Бәйге вакытында кыенлыклар булдымы?
- Беренче турга соңгы биш елдагы эш нәтиҗәләре буенча портфолио әзерләдек. Икенче турда ачык дәрес бирдек. Таныш булмаган төркемгә керәсе булгач, борчылган идем, 9нчы мәктәп балаларына дәрес бирдем, бик позитив укучылар! Рус балалары өчен синтаксисны үзләштерү авыр булса да, дәрес җанлы үтте. Өченче турга 8 кеше чыкты. Тема буенча мәктәп җитәкчеләре каршында мастер-класс уздырдык. Конкурста катнашу җиңел булмады, әмма директорыбыз Роза Салихова ярдәмен тою, аның киңәшләре миңа көч бирде. 9нчы мәктәп укытучысы, татар теле укытучыларының шәһәр методик берләшмә җитәкчесе Надежда Мельникова һәм мәгариф идарәсеннән Гөлфия Габдрахманова яныма килеп, нәтиҗәләремә сөенеп, минем белән горурлануларын белдерделәр. Шуннан соң иңнәремә канат үскәндәй булды.
- Эльмира, бу бәйгедән нинди кичерешләр алдыгыз? 17 укытучы катнашкан конкурста җиңү, бәлки, яңа фикерләргә этәргеч булгандыр?
- 10нчы мәктәп – Татарстанда иң яхшы 100 мәктәпнең берсе, Россиядәге алдынгы 500 мәктәп исемлегендә. Безнең мәктәптә эшләүчеләрнең 90 проценты мондый бәйгеләрдә җиңәргә сәләтле, дип уйлыйм. Конкурс вакытында бер укытучы шундый үтемле итеп шигырь сөйләде, зал тып-тын калды. Башкаларның чыгышын караганнан соң, мин шундый фикергә килдем: үзеңнең белемеңне күрсәтә белергә кирәк.
- Сезнеңчә, жиңү өчен укытучыда нинди сыйфатлар булырга тиеш?
- Таләпчәнлек, тырышлык. Мин үзем эшлим икән, эшем “бишле”лек булсын дип тырышам. Бәйге алдыннан көн саен иртән җиде тапкыр Аятел көрси укый идем, шуңа күрә Ходай булышты, дим. Конкурста катнашкан һәр укытучы җиңүгә лаек иде.
- Cез яңа гына институт бетергән кыз кебек күренәсез. Кайда укыдыгыз? Укытучы булып күптән эшлисезме?
- 16 еллык тәҗрибәм бар. Казан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлагач, “Калкан” милиция лицеенда бер ел эшләдем, Чаллы кызы бит мин.
- Ничек Алабугага киләсе булдыгыз? Мәхәббәттер инде.
- Мәхәббәт, билгеле! Алты ел дуслашып йөргән егетем Казанда укуын бетереп, Алабуга прокуратурасына юллама алды һәм без, гаилә корып, биредә яши башладык. Менә шулай инде 15 ел Алабугада эшлим. Салават белән ике кыз үстерәбез, икесе дә 1нче гимназиядә укый. Олы кызыбыз Эльвина 8нче сыйныфта белем ала, бик актив, волонтер, мәктәп президенты. Ул әтисе кебек кыю, юрист булырга уйлый. Кечкенәбез Динара 3нче сыйныфта укый, биергә ярата. Анысы миңа охшаган, тыйнак, минем юлдан китәр, ахры. Иптәш кызы белән “укытучы”лы уйный.
- Укытучы кеше өйгә кайткач та дәфтәрләр тикшереп утыра. Гаиләгезне тәмле ашлар белән сыйларга вакыт табасызмы?
- Бик теләп! Алар минем камыр ашларын бик ярата, атна саен бәлеш пешерәм.
- Сезгә шулай сөенеп яшәргә язсын! Әңгәмә өчен рәхмәт!
Эльмира Закирова укучылары олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Хәзер Казан университетында белем алучы һәм республика олимпиадасында икенче урын алган укучысы, студент кыз Ксения белән дә горурлана ала ул. Эльмира татар теле укытучысы һәм үрнәк әни генә түгел, класс җитәкчесе дә, ул җитәкләгән сыйныф быел тугызны тәмамлый. Бүгенге көндә Эльмира Закирова шәһәр данын март аенда республика күләмендә якларга җыенып яши һәм эшли. Уңышлар телик аңа!
Зөлфия ПРИМАКОВА