Татар әдәбияты
Әлеге бүлектә татар әдәбиятыннан материаллар урын алачак
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.kutuy_.doc | 35 КБ |
g.tukay_test.docx | 24.65 КБ |
h.taktash_izhaty_buencha_test.docx | 13.79 КБ |
boryngy_dbiyat_buencha_test.docx | 14.24 КБ |
g.ishakyy_izhaty_buencha_test.docx | 16.23 КБ |
m.zhlil_izhaty_buencha_test.docx | 15.67 КБ |
sh.kamal_buranda_hikyase_buencha.docx | 12.67 КБ |
20_nche_gasyr_tatar_dramaturgiyase_test.docx | 14.3 КБ |
g._rehim_turynda.docx | 43.81 КБ |
gashyyklar_tavy.docx | 55 КБ |
sochinenie_k.tinchurin.docx | 949.14 КБ |
Предварительный просмотр:
Исәнмесез, хәерле иртә,хөрмәтле укучылар, килгән кунаклар.
Укучылар, бүген без сезнең белән татар теленең матур, әһаңле булуына кабат инану өчен җыелдык. Ул әле бай да, кызыклы да.(слайд)
Сценка.
Хаталар төзәтүче чыга, нәрсәдер эзли.
-Кара әле, Хаталар төзәтүче, син нишләп йөрисең?
- Абага чәчәге эзлим.
- Ә нигә кирәк булды әле ул сиңа?
- Мин бер тылсымлы әкият укыдым, белсәгез, абага шундый зур тылсымга ия икән...
- Ә – ә – ә. Белдем. Бүген без укучылар белән дә нәкъ абага чәчәге турында сөйләшергә җыелдык. Дөресрәге, Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары”әсәре буенча “Зур хәрефләр”уенына җыелдык.
Әйдә, рәхим ит, минем булышчым булырсың.
Команда белән танышу.
Уен башланганчы, әсәрне искә төшереп китик.
-Бу озын хикәядә тасвир ителәчәк искиткеч вакыйгаларның төп каһарманы Рөстәм Асадуллинга 1942 нче елның язында унөч яшь тә тулмаган иде әлә. Аның кинәт югалуы әтисе – химия укытучысы Һашим абыйны да, әнисе – география укытучысы Гайшә апаны да тирән кайгыга төшерде.
Рөстәм, гадәттәгечә, иртә белән дәрескә чыгып китте һәм шул китүеннән кайтмады...
- Укучылар, без хәзер Рөстәмнең кай ларда йөргәнен, булганын ачыкларга тырышып карарбыз.
Моның өчен әзерләп куелган шарлар эченнән хәрефләрне табып, аның гадәттә була торган җирен белербез.Димәк, табылган хәрефләрдән, дөрес итеп сүз төзергә кирәк.
- Башладык. ( Укучылар “Мәктәп” сүзен төзиләр һәм 2 “Т” хәрефләрен алалар) Хәзер “М” хәрефенә башланган 15 сүз әйтергә кирәк.Дөрес итеп әйткән очракта сез өндәү билгесен алачаксыз.
( Укучылар 15 сүз әйтәләр, хаталар төзәтүче “!” билгесен бирә )
- Абага чәчәге турында хыяллану Рөстәмне ялгызлыкка өйрәтте.Әмма дәресләренә зарар китермәде ул: элеккечә тырышып укыды, алдынгы укучылар рәтендә барды. Бары дус – ишләре белән генә сирәк очраша торган булды. Берәрсе урамга уйнарга чакырса, олыларча:
- Уйнаудамыни хәзер баш! Күрәсең ич, сугыш... Муеннан эш. Юк бара алмыйм,- дип җавап кайтара иде. ( Урман турында слайд)
- Укучылар, Рөстәм дә сезнең кебек укучы. Мәктәптә төрле фәннәрне үзләштергән. Башваткычлар, кроссвордлар чишкән. Әйдәгез әле, без дә белемнәребезне күрсәтик.
- Хәзер сезгә кроссвордлар өләшәбез. Аларны чишеп, вертикаль сүзләрнең беренче хәрефләреннән бер сүз төзергә тиеш буласыз. Ул сүз дә бу әсәр белән бәйле.
( Укучылар “Маҗара “ дигән сүз төзиләр, “К” хәрефен алалар)
- Хәзер,укучылар, “!” билгесе алыр өчен “А” хәрефенә беткән 10 сүз әйтегез.(“!” билгесе бирелә)
_Мин Сталинградны сакларга китәм,- диде.
Мин аны юлга әзерли башладым. Фронттан алып кайткан бүләк – пистолетым бар иде, шуны аңа бирдем.Малаемның күзләрендә чаткылар күренде. Ул мине кочты, үпте, шатлыгыннан сикерә – сикерә биергә тотынды. Моны мин аның күзләреннән белдем, чөнки күзләре дә, ут яктысында уйнаган күбәләкләр шикелле, очынып – очынып бииләр, шаяралар иде...
- Укучылар, Үзен сугышка җибәргән Яков Михайловичка яңадан Рөстәм хат яза. Ләкин бу хат килә – килә кайбер җирләрендә я хәрефләре төшеп калган, я ,чыланып, хәрефләре үзгәргән.Әйдәгез әле шул хаталарны төзәтеп алыйк.(Укучыларга берешәр хата җибәрелгән хат текстлары өләшәбез. Слайд. “С” хәрефе бирелә.)
- Укучылар, хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын уйлагыз әле.
- Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт?-
Я,әйтеп кара! (Яз)
Безнең команданың булышчылары да бар. Алар яз турында шигырь юллары әзерләп килделәр. Сүз хәзер аларга бирелә. Команда өчен алар да хәреф алырга тырышырлар.(Укучылар сөйлиләр “Р” хәрефен алалар.)
-Ә хәзер без сезнең белән бераз хәрәкәтләнеп алырбыз.
Бирелгән фигуралар буенча курчак ясарга.( Укучылар парта янына килеп рәсем ясыйлар, “А” хәрефен алалар.)
- Сугыш вакытында да Рөстәмгә төрле вакыйгаларда катнашырга туры килә. Без үзебезне лексика темасын белүебезне тикшереп карыйк әле.Бирелгән сүзләрнең антонимнарын язарга. (слайд. Укучылар “И”хәрефен алалар)
- Укучылар, без сезнең белән иң җаваплы моментка җиттек. Ярымфинал. Сез 7 хәреф һәм 2 “!” билгесе алдыгыз. Шушы хәрефләрдән әсәргә кагылышлы булган 9 хәрефле сүз төзергә кирәк.(ТИКТОРМАС)
- Ә ни өчен соң ТИКТОРМАС? Сугыш вакытында Рөстәм партизаннар отрядында була.”Тиктормас” кушаматлы,тәбәнәк буйлы, гаять тере яшь партизан егете аңа бигрәк тә нык ошый һәм Рөстәм аны үзенә өлге итеп ала.
Финал. Шул сүздән исем сүз төркеменнән булган сүзләр ясарга кирәк. Кем күбрәк сүз төзи ала, шул җиңүче була.
Хәзер уенда катнашкан барлык укучыларга музыкаль сәлам. Зәгретдинова Эльвира башкаруында җыр. “Яз килә”. Ә без сезнең белән хушлашабыз, киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!
Урыссу гимназиясе
Тема:
Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәре буенча
“Зур хәрефләр” уен – дәресе
Әзерләде :
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Ахунова Венера Салиховна
Предварительный просмотр:
Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тест
(Рус мәктәбенең 7 сыйныфындагы тат. төркемнәре өчен)
1. Габдулла Тукайның туган авылы.
а) Кушлавыч б) Кырлай
ә) Сасна в) Өчиле
2. Габдулла Тукайның әнисенең исеме.
а) Саҗидә б) Мәмдүдә
ә) Газизә в) Зөһрә
3. Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф кайсы авылда мулла була?
а) Кушлавыч б) Кырлай
ә) Сасна в) Өчиле
4. Габдулла Тукайның әнисе кайсы авылда вафат була?
а) Кушлавыч б) Кырлай
ә) Сасна в) Өчиле
5. Әнисе икенче авыл кешесенә кияүгә чыгып киткәч, кечкенә Тукай вакытлыча кем кулында калып тора?
а) Сабира б) Газизә
ә) Саҗидә в) Шәрифә
6. Габдулла Тукай үзенең «Шүрәле» әсәрендә кайсы авыл табигатен тасвирлый?
а) Кушлавыч б) Кырлай
ә) Сасна в) Өчиле
7. Кырлай авылында ул кем гаиләсендә яши?
а) Мөхәммәтгалим ә) Сәгъди
б) Мөхәммәтвәли
в) Фәтхерахман
8. Кырлай авылы мәдрәсәсе Габдул-лада нинди истәлекләр калдыра?
а) Тирән һәм төпле белемнәр бирә торган мәдрәсә булып
ә) Юньле бернигә дә өйрәтмәгән мәдрәсә буларак, аңарда көлү хисләре уятып
б) Укытучы-абыстайны хөрмәтләп искә алырлык булып
9. Казанда Габдулла Тукайның әти-әнисе кемнәр була?
а) Мөхәммәгали-Мәмдүдә
ә) Мөхәммәтвәли-Газизә
б) Сәгъди-Зөһрә
в) Галимҗан-Газизә
10.Казанда Габдулла Тукайның әти-әнисе нинди бистәдә яшиләр?
а) Яңа б) Яшел
ә) Зур в) Иске
11. Г. Тукай яшәгән төбәкләрнең схемасын табыгыз.
а) Казан-Уральск-Өчиле-Сасна-Кырлай-Кушлавыч-Казан
ә) Кушлавыч-Казан-Өчиле-Уральск-Сасна-Өчиле-Кырлай-Казан
б) Кушлавыч-Сасна-Өчиле-Казан-Өчиле-Кырлай-Уральск-Казан
12. Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә ничек яши?
а) Җизнәсе өендә бай тормышта, рәхәт яши
ә) Башта җизнәсе өендәге хезмәтчеләр янында, аннары мәдрәсәдә ачлы-туклы яши
б) Журналистлык эше, иҗат белән шөгыльләнеп яши
13. Кайсы төбәктәге тормыш Тукайга олы белем һәм иҗат дөньясына юл ача?
а) Казан б) Сасна
ә) Кырлай в) Уральск
14. Габдулла Тукай Казанга яңадан ничәнче елда әйләнеп кайта?
а) 1908 б) 1907
ә) 1886 в) 1913
15. Габдулла Тукай ничәнче елда вафат була?
а) 1899 б) 1913
ә) 1887 в) 1907
16. Габдулла Тукайның үлеменә нәрсә сәбәпче була?
а) үпкә авыруы б) авариягә эләгү
ә) йөрәк авыруы в) тиф авыруы
17. Габдулла Тукай үзенең иҗатын нәрсәгә багышлады?
а)журналистлык эшенә
ә) бай тормышта яшәүгә
б) туган халкына хезмәт итүгә,аны милләт буларак саклауга һәм үстерүгә
в) байларга хезмәт итүгә, рус халкына дан җырлауга
18. Бу әсәләрнең кайсысы Габдулла Тукай әсәре түгел?
а) Су анасы
ә) Татар яшьләре
б) Исемдә калганнар
в) Татар байрагы
19. Габдулла Тукайның кайсы шигырен татар халкы үзенең гимны дип саный?
а) Кичке азан б) Туган тел
ә) Эшкә өндәү в) Китмибез
20. «Тукай» операсын кайсы композитор иҗат иткән?
а) Салих Сәйдәшев
ә) Нәҗип Җиһанов
б) Мансур Мозаффаров
в) Әнвәр Бакиров
21. «Тукай маршы» авторы кем?
а) Җәүдәт Фәйзи ә) Фәрит Яруллин
б) Сара Садыйкова в)Заһидулла Яруллин
22. «Шүрәле» балетын кем язган?
а) Заһидулла Яруллин
ә) Солтан Габәши
б) Фәрит Яруллин
в) Салих Сәйдәшев
23. Садри Ахунов кем ул?
а) Г. Тукайның чордашы
ә) Г. Тукай һәйкәлен иҗат иткән скульптор
б) Г. Тукай әсәрләренә тәнкыйть язучы
в) «Су анасы» балетына музыка язучы
24. «Тукай» романын кем язган?
а) Әхмәт Фәйзи ә) Мирхәйдәр Фәйзи
б) Гафур Колахметов в) Мәҗит Гафури
25. Габдулланың Казандагы әти-әнисе нинди һөнәр ияләре булалар?
а) әтисе-читекче, әнисе-баш киемнәре тегүче
ә) әтисе-көтүче, әнисе-бала караучы б) әтисе-хезмәтче, әнисе-байларда өй җыештыручы
в) әтисе-эшче, әнисе-аш пешерүче
26. Габдулла Казанга килгәч, ишегалдында кем белән таныша, соңрак бу малай аның якын дусты да була?
а) Салих ә)Гали
б) Әптелбәр в) Әптери
27. Cукыр Сәлүк суфый кем ул?
а) Тукайның Казандагы дусты
ә) Уральскида яшәгәндә мәдрәсәгә торырга килгәч, Тукайга үзе яныннан урын тәкъдим иткән шәкерт
б) Тукайның Кырлайдагы танышы.
Предварительный просмотр:
Һади Такташ буенча тест
1.Һ.Такташ ничәнче елда туа? а)1901; б)1902; в)1903. 2.Ул кайсы авыл малае? а)Кызылъяр; б)Сыркыды; в)Иске Кармәт. 3.Ул укырга- язарга кемнән өйрәнә? а)әбисеннән; б)апасыннан; в)әнисеннән. 4.Үсә төшкәч,аны кайсы авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр? а)Кушлавыч; б) Пешлә; в)Кармәт. 5.Һ.Такташ кемнәрнең шигырьләрен яратып укый? а)С.Рәмиев,Г.Тукай; б)Г.Тукай,Ш.Зәки; в)С. Рәмиев, Г.Ибраһимов. 6.Спаста нинди курслар тәмамлый? а)Һөнәрчелек; б)укытучылык; в)икътисадчы. 7.1919 елның көзендә кая китә? а)Казанга; б)Уфага; в)Оренбургка. 8.”Юксыллар сүзе” газетасында кем булып эшли? а)сәркатип; б)мөхәррир; в)мөдир. 9.А.Таһировның нинди пьесасын сәхнәгә куюны оештыра? а)”Эшчеләр”; б)”Камил яки күмелгән кораллар” в)”Күктән сөрелгәннәр”. 10.1921 нче елда кая китә? а)Петербургка; б)Ташкентка; в)Самарага. 11.Һ.Такташка хас сыйфатлар: а)бию, җырлау; б)дини китаплар уку; в)балаларын ярату,әти-әнисен хөрмәт итү. 12.Такташ улының исеме: а)Әмир; б)Мөхәммәт; в)Рафаэль. 13.Иҗатын ничә чорга бүлеп йөртәләр? а)3; б)2; в)4. 14.Икенче чор иҗаты кайсы шәһәр белән бәйле? а)Мәскәү; б) Казан; в)Чаллы. 15.Һ.Такташ ничәнче елда үлә? а)1928; б)1929; 1931. 16.Шагыйрьне кайда җирлиләр? а)Арчада; б)Казанда; в) Сыркыдыда. 17.Шагыйрьнең дустына багышлап язган шигыре: а)”Мәхәббәт тәүбәсе”; б) “Алсу”; в)”Мокамай”. |
Предварительный просмотр:
Борынгы әдәбият
1. Рун язуы белән язылган нинди истәлекләр сакланган?
а) каберташлар;
ә) савыт – саба, алкалар;
б) язма әдәбият.
2. Рун алфавиты кайсы чорларда кулланыла?
а) V – X гасырда; ә) XII йөзләрдә;
б) VII, VII – XIV йөзләрдә.
3. Рун язма истәлекләренә нәрсәләр керә?
а) язма әдәбият;
ә) савыт – саба, алкалар;
б) эпитафик, ягъни каберташ язмалары;
4. Борынгы чорда түбәндәге язу (алфавитлар) кулланылган. Кайсы алфавит булмаган?
а) рун язуы; ә) уйгур; б) миф язуы.
5. Урхун – Енисей язма истәлекләре дип нинди язмаларны атыйлар?
а) рун язулы истәлекләрне ә) уйгур язулы истәлекләрне
б) гарәп язулы истәлекләрне в) рун һәм уйгур язулы истәлекләрне
6. “Диване лөгатет төрек” (“Төрки телләр сүзлеге”) җыентыгының авторы кем?
а) Йосыф Баласагунлы; ә) Мәхмүт Кашгарый;
б) Әхмәт Йүгнәки;
7.“Алтын балкыш” әсәре кайсы графикада язылган7
а) рун; ә) уйгур; б) гарәп.
8.Тумыштан сукыр автор.
а) Әхмәт Йүгнәки;
ә) Әхмәд Ясәви;
б) Сөләйман Бакырганый.
9. "Котадгу белек” әсәрен кем язган?
а) Әхмәд Йүгнәки ә) Йосыф Баласагунлы
б) Әхмәд Ясәви в) авторы билгесез
10.Шәрык төшенчәсе татар телендә нәрсәне аңлата?
а) Көньяк; ә) Көнбатыш; б) Көнчыгыш.
11.Мөселманнарның изге китабы?
а) Инҗил; ә)Коръән; б)Тәурат;
12.Коръән ничә сүрәдән тора?
а) 100; ә) 115; б) 112; в) 114.
13. Болгар чорының атаклы шагыйре кем?
а) Кол Гали;
ә) Мөхәммәдьяр;
б) Харәзми.
14. Рәсми рәвештә болгарлар ислам динен кайчан кабул итә?
а) 737 нче елда ә) 922 нче елда
б) VI гасырда в) дөрес җавап бирелмәгән
Борынгы әдәбият
1. Рун язуы белән язылган нинди истәлекләр сакланган?
а) каберташлар;
ә) савыт – саба, алкалар;
б) язма әдәбият.
2. Рун алфавиты кайсы чорларда кулланыла?
а) V – X гасырда; ә) XII йөзләрдә;
б) VII, VII – XIV йөзләрдә.
3. Рун язма истәлекләренә нәрсәләр керә?
а) язма әдәбият;
ә) савыт – саба, алкалар;
б) эпитафик, ягъни каберташ язмалары;
4. Борынгы чорда түбәндәге язу (алфавитлар) кулланылган. Кайсы алфавит булмаган?
а) рун язуы; ә) уйгур; б) миф язуы.
5. Урхун – Енисей язма истәлекләре дип нинди язмаларны атыйлар?
а) рун язулы истәлекләрне ә) уйгур язулы истәлекләрне
б) гарәп язулы истәлекләрне в) рун һәм уйгур язулы истәлекләрне
6. “Диване лөгатет төрек” (“Төрки телләр сүзлеге”) җыентыгының авторы кем?
а) Йосыф Баласагунлы; ә) Мәхмүт Кашгарый;
б) Әхмәт Йүгнәки;
7.“Алтын балкыш” әсәре кайсы графикада язылган7
а) рун; ә) уйгур; б) гарәп.
8.Тумыштан сукыр автор.
а) Әхмәт Йүгнәки;
ә) Әхмәд Ясәви;
б) Сөләйман Бакырганый.
9. "Котадгу белек” әсәрен кем язган?
а) Әхмәд Йүгнәки ә) Йосыф Баласагунлы
б) Әхмәд Ясәви в) авторы билгесез
10.Шәрык төшенчәсе татар телендә нәрсәне аңлата?
а) Көньяк; ә) Көнбатыш; б) Көнчыгыш.
11.Мөселманнарның изге китабы?
а) Инҗил; ә)Коръән; б)Тәурат;
12.Коръән ничә сүрәдән тора?
а) 100; ә) 115; б) 112; в) 114.
13. Болгар чорының атаклы шагыйре кем?
а) Кол Гали;
ә) Мөхәммәдьяр;
б) Харәзми.
14. Рәсми рәвештә болгарлар ислам динен кайчан кабул итә?
а) 737 нче елда ә) 922 нче елда
б) VI гасырда в) дөрес җавап бирелмәгән
Предварительный просмотр:
Гаяз Исхакый
Тест
1. Г. Исхакый кайда һәм кайчан туган?
1) 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында;
2) 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында;
3) 1878 нче елның 22 февралендә Чистай районы Яуширмә авылында.
2. Гаяз Исхакый кем ул?
1) шагыйрь; 2) язучы, драматург;
3) артист, режиссер.
3. Г.Исхакый Казанның кайсы мәдрәсәсендә белем ала?
1) Хөсәения; 2) Күл буе; 3) Мөхәммәдия.
4. 1902 нче елда Г.Исхакый кайсы мәдрәсәдә укытучы булып эшли?
1) Хөсәения; 2) Күл буе; 3) Мөхәммәдия.
5.1917 нче елгы революциядән соң Г.Исхакый кая китә?
1) чит илгә; 2) авылга; 3) төрмәгә.
6. Язучы гомеренең соңгы елларын кайсы илдә үткәрә?
1) Германия; 2) Төркия; 3) Польша.
7. Гаяз Исхакый кайсы шәһәрдә вафат була?
1) Әнкара; 2) Берлин; 3) Варшава.
8. Әдипнең беренче әсәрләрен күрсәтегез.
1) “Кәләпүшче кыз”, “Бай углы”; 2) “Көз”, “Сөннәтче бабай”;
3) ”Зөләйха”,”Җан Баевич”
9. Камәр кайсы әсәр герое?
1) “Кәләпүшче кыз”; 2) “Бай углы”; 3) “Сөннәтче бабай”.
10. “Өч хатын белән тормыш” драмасында Кәримнең беренче хатыны кем исемле?
1) Мәрьям; 2) Әсма; 3)Сорур.
11. Сөннәтче бабайның карчыгының исеме:
1) Мәрьям; 2) Хәмидә; 3) Гөлйөзем.
12. “Сөннәтче бабай” повестенда нинди тема яктыртылган?
1) Татар халкының гореф-гадәтләре; 2) катнаш никах; 3)сугыш.
13. Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәрендәге сөннәтче картның исеме:
1) Габделмөталиб; 3) Корбанколый;
2) Сәедбаттал;
14. Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” повестендә төп герой
1) Хәлил; 2) Шәмси; 3) Сөннәтче бабай
15. “Ул әле өйләнмәгән иде” повестенда нинди тема яктыртылган?
1) Татар халкының гореф-гадәтләре; 2) катнаш никах; 3) сугыш.
Тест
1. Г. Исхакый кайда һәм кайчан туган?
1) 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында;
2) 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында;
3) 1878 нче елның 22 февралендә Чистай районы Яуширмә авылында.
2. Гаяз Исхакый кем ул?
1) шагыйрь; 2) язучы, драматург;
3) артист, режиссер.
3. Г.Исхакый Казанның кайсы мәдрәсәсендә белем ала?
1) Хөсәения; 2) Күл буе; 3) Мөхәммәдия.
4. 1902 нче елда Г.Исхакый кайсы мәдрәсәдә укытучы булып эшли?
1) Хөсәения; 2) Күл буе; 3) Мөхәммәдия.
5.1917 нче елгы революциядән соң Г.Исхакый кая китә?
1) чит илгә; 2) авылга; 3) төрмәгә.
6. Язучы гомеренең соңгы елларын кайсы илдә үткәрә?
1) Германия; 2) Төркия; 3) Польша.
7. Гаяз Исхакый кайсы шәһәрдә вафат була?
1) Әнкара; 2) Берлин; 3) Варшава.
8. Әдипнең беренче әсәрләрен күрсәтегез.
1) “Кәләпүшче кыз”, “Бай углы”; 2) “Көз”, “Сөннәтче бабай”;
3) ”Зөләйха”,”Җан Баевич”
9. Камәр кайсы әсәр герое?
1) “Кәләпүшче кыз”; 2) “Бай углы”; 3) “Сөннәтче бабай”.
10. “Өч хатын белән тормыш” драмасында Кәримнең беренче хатыны кем исемле?
1) Мәрьям; 2) Әсма; 3)Сорур.
11. Сөннәтче бабайның карчыгының исеме:
1) Мәрьям; 2) Хәмидә; 3) Гөлйөзем.
12. “Сөннәтче бабай” повестенда нинди тема яктыртылган?
1) Татар халкының гореф-гадәтләре; 2) катнаш никах; 3)сугыш.
13. Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәрендәге сөннәтче картның исеме:
1) Габделмөталиб; 3) Корбанколый;
2) Сәедбаттал;
14. Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” повестендә төп герой
1) Хәлил; 2) Шәмси; 3) Сөннәтче бабай
15. “Ул әле өйләнмәгән иде” повестенда нинди тема яктыртылган?
1) Татар халкының гореф-гадәтләре; 2) катнаш никах; 3) сугыш
Предварительный просмотр:
Муса Җәлил иҗаты буенча тест.
1. М.Җәлилнең туган авылы кайсы?
а) Кармәт б) Мостафа
в) Кушлавыч г) Чыршылы
2. Муса Җәлилнең туган көне кайчан?
а) 26 апрель, 1886.
б) 15 октябрь, 1552.
в) 5 февраль, 1916.
г) 15 февраль, 1906.
3. Муса Җәлилнең әнисе ни исемле?
а) Рәхимәб) Рәхилә
в) Әминәг) Чулпан
4. М Җәлил Оренбургта нинди мәдрәсәдә укый?
а) Иж – Буби б) Хөсәения
в) Касыймия г) Галия
5. М.Җәлилнең беренче шигыре кайсы?
а) “Бәхет”
б) “Яшь ана”
в) “Соңгы җыр”
г) “Буран”
6. Муса Җәлилнең кызы кем исемле?
а) Лилия б) Чулпанв) Ландыш
7. Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә?
а) 1941б) 1943в) 1942
8. Шагыйрьнең көрәштәше, язучы кем?
а) Абдулла Алиш
б) Фатих Әмирхан
в) Әмирхан Еники
9. Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?
а) Тегель б) Моабит в) Шпандау
10. Муса Җәлил белән бергә 11 көрәшченең гомере кайсы төрмәдә өзелә?
а) Моабитб) Шпандаув) Плетцензее
11.Ул кайчан үлә?
а) 1943 елның 25 августында;
б) 1944 елның 25 августында;
в) 1945 елның 15 маенда.
12. Советлар Союзы Герое исеменичәнчеелдабирелә?
а) 1945
б) 1991
в) 1956
г) 2005
Муса Җәлил иҗаты буенча тест.
1. М.Җәлилнең туган авылы кайсы?
а) Кармәт б) Мостафа
в) Кушлавыч г) Чыршылы
2. Муса Җәлилнең туган көне кайчан?
а) 26 апрель, 1886.
б) 15 октябрь, 1552.
в) 5 февраль, 1916.
г) 15 февраль, 1906.
3. Муса Җәлилнең әнисе ни исемле?
а) Рәхимәб) Рәхилә
в) Әминәг) Чулпан
4. М Җәлил Оренбургта нинди мәдрәсәдә укый?
а) Иж – Буби б) Хөсәения
в) Касыймия г) Галия
5. М.Җәлилнең беренче шигыре кайсы?
а) “Бәхет”
б) “Яшь ана”
в) “Соңгы җыр”
г) “Буран”
6. Муса Җәлилнең кызы кем исемле?
а) Лилия б) Чулпанв) Ландыш
7. Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә?
а) 1941б) 1943в) 1942
8. Шагыйрьнең көрәштәше, язучы кем?
а) Абдулла Алиш
б) Фатих Әмирхан
в) Әмирхан Еники
9. Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?
а) Тегель б) Моабит в) Шпандау
10. Муса Җәлил белән бергә 11 көрәшченең гомере кайсы төрмәдә өзелә?
а) Моабитб) Шпандаув) Плетцензее
11.Ул кайчан үлә?
а) 1943 елның 25 августында;
б) 1944 елның 25 августында;
в) 1945 елның 15 маенда.
12. Советлар Союзы Герое исеменичәнчеелдабирелә?
а) 1945
б) 1991
в) 1956
г) 2005
Предварительный просмотр:
Бирелгән җөмләләрне кемнәр әйтә?Җәяләр эчендә геройларны күрсәтегез.
1..-Мондый буранда, иптәш...барыбер илтүче табып булмас...Бүген кунарсың!Иртәгә!.(_______________________)
2.-Барыйк әкертен генә.Анам карчыкны бик күрәсем килә, барыйк.Әйдә,әкренләп...(_______________________)
3.-Күзем нуры!Атаң мине сөрә... Каласың, бәгърем! (________________)
4. –Егерме ел...Ләкин....бүген кайтасымны белми ул.....(______________)
5.-Фатыйма!Тор!Тизрәк чыгып кара... Килмәдеме? (_________________)
Бирелгән җөмләләрне кемнәр әйтә?Җәяләр эчендә геройларны күрсәтегез.
1..-Мондый буранда, иптәш...барыбер илтүче табып булмас...Бүген кунарсың!Иртәгә!.(_______________________)
2.-Барыйк әкертен генә.Анам карчыкны бик күрәсем килә, барыйк.Әйдә,әкренләп...(_______________________)
3.-Күзем нуры!Атаң мине сөрә... Каласың, бәгърем! (________________)
4. –Егерме ел...Ләкин....бүген кайтасымны белми ул.....(______________)
5.-Фатыйма!Тор!Тизрәк чыгып кара... Килмәдеме? (_________________)
Бирелгән җөмләләрне кемнәр әйтә?Җәяләр эчендә геройларны күрсәтегез.
1..-Мондый буранда, иптәш...барыбер илтүче табып булмас...Бүген кунарсың!Иртәгә!.(_______________________)
2.-Барыйк әкертен генә.Анам карчыкны бик күрәсем килә, барыйк.Әйдә,әкренләп...(_______________________)
3.-Күзем нуры!Атаң мине сөрә... Каласың, бәгърем! (________________)
4. –Егерме ел...Ләкин....бүген кайтасымны белми ул.....(______________)
5.-Фатыйма!Тор!Тизрәк чыгып кара... Килмәдеме? (_________________)
Бирелгән җөмләләрне кемнәр әйтә?Җәяләр эчендә геройларны күрсәтегез.
1..-Мондый буранда, иптәш...барыбер илтүче табып булмас...Бүген кунарсың!Иртәгә!.(_______________________)
2.-Барыйк әкертен генә.Анам карчыкны бик күрәсем килә, барыйк.Әйдә,әкренләп...(_______________________)
3.-Күзем нуры!Атаң мине сөрә... Каласың, бәгърем! (________________)
4. –Егерме ел...Ләкин....бүген кайтасымны белми ул.....(______________)
5.-Фатыйма!Тор!Тизрәк чыгып кара... Килмәдеме? (_________________)
Бирелгән җөмләләрне кемнәр әйтә?Җәяләр эчендә геройларны күрсәтегез.
1..-Мондый буранда, иптәш...барыбер илтүче табып булмас...Бүген кунарсың!Иртәгә!.(_______________________)
2.-Барыйк әкертен генә.Анам карчыкны бик күрәсем килә, барыйк.Әйдә,әкренләп...(_______________________)
3.-Күзем нуры!Атаң мине сөрә... Каласың, бәгърем! (________________)
4. –Егерме ел...Ләкин....бүген кайтасымны белми ул.....(______________)
5.-Фатыйма!Тор!Тизрәк чыгып кара... Килмәдеме? (_________________)
Бирелгән җөмләләрне кемнәр әйтә?Җәяләр эчендә геройларны күрсәтегез.
1..-Мондый буранда, иптәш...барыбер илтүче табып булмас...Бүген кунарсың!Иртәгә!.(_______________________)
2.-Барыйк әкертен генә.Анам карчыкны бик күрәсем килә, барыйк.Әйдә,әкренләп...(_______________________)
3.-Күзем нуры!Атаң мине сөрә... Каласың, бәгърем! (________________)
4. –Егерме ел...Ләкин....бүген кайтасымны белми ул.....(______________)
5.-Фатыйма!Тор!Тизрәк чыгып кара... Килмәдеме? (_________________)
Предварительный просмотр:
Театр тарихы буенча тест
- Беренче татарча спектакль кайсы шәһәрдә куела?
а) Казан ә) Оренбург
б) Астрахань в) Касыйм
2. Беренче татарча спектакль кайчан куела?
А) 1906 нчы елның 5 нче маенда
Б) 1896 нчы елның 5 нче маенда
В) 1916 нчы елның 5 нче маенда
3.Татар театрының туган көне кайчан?
А) 1917 нче ел, 25 нче октябрь
Б) 1906 нчы ел, 22 нче октябрь
В) 1905 нче ел, 17 нче декабрь
4. Казанда беренче театр труппасының исеме?
А) Сәйяр Б) Нур В) Ирек
5.«Сәйяр» күчеп йөрүче йолдыз дигән мәгънәгә ия. Әлеге исемне труппага кайсы шагыйрь кушкан?
А)С.Рәмиев б) Г.Тукай в) Дәрдемәнд
6. “Татар театрының атасы” дип кемне атаганнар?
А)Г.Камал Б) К.Тинчурин
В) М.Фәйзи Г) Г.Кариев
7. Беренче татар хатын-кыз театр артисткасы
а) Гөлсем Болгарская ә) С.Гыйззәтуллина-Волжская
б) Фатыйма Ильская в) К.Тумашева
8. Музыкаль драма жанрына нигез салучы драматург?
А)Г.Камал
Б) Г.Исхакый
В) М.Фәйзи
Г) Ф.Әмирхан
9. “Беренче театр”, “Банкрот” комедияләренең авторы?
А)Г.Камал Б) Г.Исхакый
В) М.Фәйзи Г) Ф.Әмирхан
10. "Галиябану" әсәренең (М.Фәйзи) милли әдәбиятка алып килгән яңалыгы
А) водевиль б) музыкаль драма в) опера
Театр тарихы буенча тест
- Беренче татарча спектакль кайсы шәһәрдә куела?
а) Казан ә) Оренбург
б) Астрахань в) Касыйм
2. Беренче татарча спектакль кайчан куела?
А) 1906 нчы елның 5 нче маенда
Б) 1896 нчы елның 5 нче маенда
В) 1916 нчы елның 5 нче маенда
3.Татар театрының туган көне кайчан?
А) 1917 нче ел, 25 нче октябрь
Б) 1906 нчы ел, 22 нче октябрь
В) 1905 нче ел, 17 нче декабрь
4. Казанда беренче театр труппасының исеме?
А) Сәйяр Б) Нур В) Ирек
5.«Сәйяр» күчеп йөрүче йолдыз дигән мәгънәгә ия. Әлеге исемне труппага кайсы шагыйрь кушкан?
А)С.Рәмиев б) Г.Тукай в) Дәрдемәнд
6. “Татар театрының атасы” дип кемне атаганнар?
А)Г.Камал Б) К.Тинчурин
В) М.Фәйзи Г) Г.Кариев
7. Беренче татар хатын-кыз театр артисткасы
а) Гөлсем Болгарская ә) С.Гыйззәтуллина-Волжская
б) Фатыйма Ильская в) К.Тумашева
8. Музыкаль драма жанрына нигез салучы драматург?
А)Г.Камал
Б) Г.Исхакый
В) М.Фәйзи
Г) Ф.Әмирхан
9. “Беренче театр”, “Банкрот” комедияләренең авторы?
А)Г.Камал Б) Г.Исхакый
В) М.Фәйзи Г) Ф.Әмирхан
10. "Галиябану" әсәренең (М.Фәйзи) милли әдәбиятка алып килгән яңалыгы
А) водевиль б) музыкаль драма в) опера
Предварительный просмотр:
Гали Рәхим: милләт өчен яшәү үрнәге
ГАЛИ РӘХИМНЕҢ ТУУЫНА 120 ЕЛ
Гали Рәхим — милләткә хезмәт итәр өчен дөньяга килдем дип санаган һәм үзенең акылын, белемен, сәләтен, вакытын тулысы белән шушы максатка ирешү өчен файдаланган, укымышлы, зыялы, нечкә күңелле һәм югары эстетик зәвыкка ия шәхес була. Әлеге максаты төпле, салмак, еракка карап эш-гамәлләр башкаручы Галине татар яңарышының үзәгенә алып килә, бу хәрәкәттәге аз сүзле, туктаусыз эзләнә һәм эшли торган затлы, олпат шәхесләрнең берсенә әверелдерә. Онытылуга хөкем ителгән бу шәхесне тууына 120 ел тулганда без яңадан «ачабыз».
Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдерәхимов 1892 елның 4 ноябрендә Казанда туа. Әтисе чыгышы белән Лаеш өязе Олы Мәтәскә авылы крестьяннарыннан. Казанга килеп, сәүдә эше белән шөгыльләнә башлаган егет бик тиз аякка басып китә. Шәһәрдә билгеле сәүдәгәр Исхак Айтугановның Бибигайшә исемле кызына өйләнеп, ул үзенең матди хәлен тагын да ныгыта, элемтәләрен киңәйтә.
Мөхәммәтшакир улын да үз эзеннән җибәрергә тели, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган җиреннән 1905 елны Казандагы Сәүдә (Коммерческое) училищесына керергә күндерә. Бер үк вакытта Мөхәммәтгали үзлегеннән һәм өйгә килеп укытучы хәлфәдән гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә, әдәбият һәм фән белән кызыксына башлый. 1909 елны 17 яшьлек егет, рус телендәге «Вокруг света» дигән китапка нигезләнеп, мәдрәсәләр өчен «Җир йөзе» дип аталган география дәреслеге бастырып чыгара. Бөек драматург Г. Камал тарафыннан киләчәктә әдәбиятка зур хезмәт күрсәтәчәк кеше дигән бәя ала.
1913 елны училищены тәмамлагач, әтисе аны Мәскәүдәге Сәүдә институтының икътисад бүлегенә җибәрә. Ләкин бу елларда Гали Рәхим татар яшьләре арасында милли хисенең куәте, әдәби таланты белән таныла. Үзенең язмышын алып-сату белән бәйләргә теләмәсә дә, әтисе фикерен кире кагарга базмый. 1917 елны, әтисе үлгәннән соң, институтны ташлап Казанга кайта, укыту һәм фән юлыннан китә.
Гали Рәхим берьюлы күп өлкәләрдә эзләнүләр алып бара, бөтен җиргә өлгерә, әйтерсең, үзенең көч-куәтен, гыйлемен, җегәрен файдаланып калырга ашыга. 1920-1930 елларда аның илледән артык фәнни хезмәте басылып чыга. Ул — Казан университеты каршындагы Тарих, этнография, археология җәмгыятендә, Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә, ТАССР Мәгариф Халык Комиссариаты каршындагы Гыйльми Үзәктә әгъза. 1934 елдан Казан университетының фәнни китапханәсенең кулъязмалар бүлегенә гыйльми консультант булып урнаша һәм биредәге кыйммәтле тарихи ядкәрләрне тәртипкә салу эшенә керешә.
Кызганыч ки, 1917 елда илгә килгән үзгәрешләрне кабул иткән, җиң сызганып яңа дәүләт төзү эшенә катнашкан, татар милләтен үстерү-үзгәртү өчен инкыйлабны файдалы дип ышанган мондый шәхесләр язмышы аяныч төгәлләнә. Илдә яңа тәртипләр урнашып бара, татар язучылары да традицияләрне тәнкыйть итеп, яңа әдәбият тудыру хакында хыялланалар. Бу матур хыял еш кына дөреслеккә туры килмәгән, түбән, вак, пычрак тәнкыйть артында күмелеп кала. Г.Рәхимнең 1921 елны «Әдәби ярдәм мәҗмугасе»ндә, 1922 елны аерым китап булып басылып чыккан «Идел» повесте да көчле тәнкыйтькә очрый. Г.Нигъмәти, Г.Толымбайский, С.Җәлал, Г.Сәгъди, Г.Ибраһимов кебек шул чор әдәби хәрәкәтендәге олы фигуралар әсәрне «иске милли язучының белә торып кирле-морлы язуы» дип атыйлар, рухы белән язучы пролетариат идеологиясенә ят дип белдерәләр. Авторга «сәүдәгәр семьясындагы мещан сентиментальлеген идеаллаштыручы» дигән исем тагыла, ул ышанычсызлар исемлегенә эләгә. Кулга алынып, Ак диңгез-Балтыйк каналында эшли, 1934 елның 22 августында азат ителә.
1937 елның язында, Г.Шәрәф, С.Җәлал белән бер төркемдә Г.Рәхим кабат кулга алына. Алар «Идел-Урал штатлары» дигән мөстәкыйль буржуаз-демократик төрки-татар дәүләте төзү өчен яшерен көрәш алып барган өчен гаепләнәләр. 1940 елның 27 февралендә суд Г.Рәхимне 8 ел концлагерьга жибәрергә хөкем итә. Аннан каты авыру хәлендә кайтып, 1943 елның 3 мартында гүр иясе була. 1958 елның 2 февралендә аклана.
Гали Рәхим әдәби барышта 1913 елдан, күпсанлы хикәяләре белән таныла. Әдәби ысул һәм алымнар сайлау ягыннан да, сюжет бирелешен карасак та, бер-берсенә охшамаган, үзенчәлекле әсәрләр: «Эч пошканда», «Яз әкиятләре», «Хан мәчетендә», «Серле-серле әкият» кебек хикәяләр яңа нәшер ителә башлаган, ләкин татар дөньясында шау-шулар уяткан «Аң» журналында басылып чыга. Әлеге әсәрләр татар прозасының әдәби-эстетик мөмкинлекләре хакындагы күзаллауны киңәйтеп җибәрә, Г.Рәхим исә Ф.Әмирханнар, Г.Гобәйдуллиннар белән иңгә-иң торып иҗат итә башлый.
Шушы ук 1913 елны Г.Рәхим тәнкыйтьтә дә үз сүзен әйтерлек әзерлекле булуын дәлилли. «Аң» да дөнья күргән «Тукаев — халык шагыйре» язмасы аналитик фикерли торган, әдәбият теориясе һәм поэтикада иркен «йөзүче», Европа, рус, шәрык әдәбиятлары тарихын яхшы белүче автор пәйда булу хакында сөйли. Аерым әдип иҗаты хакында сүз алып барганда да Г. Рәхим гомумән татар әдәбиятын күздә тотып һәм аны рус-европа әдәбияты фонында карап сөйли. «Безнең яңа әдәбиятыбыз да туганнан ук гомуми булып туды, безнең яшь әдәбиятыбыз да бер-бер аерым сыйныфка гына түгел, ул чын мәгънәсе белән демократический, авыл арасына да, руханилар вә шәкертләр арасына да, сәүдәгәрләр вә хезмәтчеләр арасына да аның юлы ачык…» дигән бәя биреп, утызынчы елларда яңгыраячак гаепләүләргә алдан ук киртә куя.
1914 елны Г.Рәхим «Аң»да «Халык әдәбиятыбызга бер караш» дигән мәкаләләр циклы белән чыга. Татар әдәбиятының тарихи тамырлары белән кызыксынып, аның кайбер сыйфатларын нәзари яктан аңлатып язылган мәкалә әдәбият белеме фәнендәге Г.Ибраһимовлар, Җ.Вәлидиләр позициясенә килеп кушыла, мәкалә авторын исә татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен җыйнаучы, тикшерүче итеп таныта.
Талантлы кеше бар яктан да оста була, диләр. Гали Рәхим чит текстны милли телдә бирә алучы тәрҗемәче сыйфатында ат ала. Көнчыгыш шагыйрьләреннән Г.Хәйям, Хафиз, Ширази, Җ.Руми, Р.Тагор әсәрләрен, У.Шекспирның «Гамлет»ын, рус һәм Европа язучыларының шигъри һәм проза әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Үзе дә нәфис шигырьләр яза, драматургия өлкәсендә дә көчен сынап карый. Аның «Дача кайгысы» (1914) комедиясе, «Җанвар» (1919) драмасы үз вакытында танылган әсәрләрдән була, «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәгә куела. Татар театр сәнгате хакындагы мәкаләләре сәнгать мәсьәләләрендә үзен иркен хис итүе хакында сөйли.
1917 елдан соң Г.Рәхимнең татар әдәбиятындагы зур әсәрләр хакында мәкаләләре языла. Г.Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы, К.Насыйри, Г.Гобәйдуллин, Һ.Такташ иҗаты турындагы язмалар әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята. Һәр әдипнең татар әдәбияты барышында үз сукмагын, үз сурәтләү алымнарын барлап язылган мәкаләләр бер үк вакытта татар әдәбияты тарихына бәя булып яңгырый. Г.Рәхим татар әдәбиятындагы аерым әсәрләр, яңа күренешләр хакында башлап сүз әйтүче була. Мәсәлән, Г.Гобәйдуллин иҗатын Чехов иҗаты белән янәшә куеп, Г.Рәхим аңа олы бәя бирә, язучының иҗат эволюциясен күзәткәндә, символизмнан башлап, юмор, соңрак сатира чаралары ярдәмендә үз язу рәвешен тудыруын исбат итә.
1920 еллар — Г.Рәхимнең фәнни каләме чарланып җиткән, галим буларак аңа шөһрәт килгән вакыт. Бигрәк тә 1925-1932 елларда күпсанлы мәкаләләр, чыгышлар, докладлар авторы буларак исеме һәрдаим матбугатта яңгырап тора. Тел, әдәбият һәм тарих институты архивындагы Г.Рәхим фонды (18 ф., 1 тасв.) материалларына караганда, галим берничә юнәлештә актив эзләнү алып бара: халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм анализлау методикасы; сәнгать, поэтика һәм халык авыз иҗаты бәйләнешләре; сәнгатьнең килеп чыгуы хакындагы концепцияләр; әдәби иҗат теориясе һәм психология; тарих һәм этнография. Татарстанны өйрәнү җәмгыяте кысаларында милли тарихка караган чыганаклар һәм мәгълүматларны бастырып чыгаруы, «Халык зарларыннан» (1929), «Иске бәетчеләрдән берсе» (1929), «Крестьян шагыйре (Вәли Җиһаншин)» (1929) һәм башка әдәбият тарихына караган мәкаләләре, Гыйльми Үзәк кушуы буенча төзегән «Фольклор һәм халык әдәбиятын җыю өчен кулланма»(1926), «Авылны өйрәнү өчен җентекле кулланма-программа» (1930) кебек хезмәтләре дә шушы кызыксыну-эзләнүләр нәтиҗәсе.
Г.Рәхим калдырган мирас арасында иң кыйммәтлесе, иң саллысы — һичшиксез, Г.Гобәйдуллин белән берлектә нәшер ителгән «Татар әдәбияты тарихы». Төрки халыклар тарихын, фольклорын, күпсанлы чыганакларны өйрәнеп, борынгы кулъязмаларны барлап язылган хезмәт милли сәнгать тарихын Орхон-Енисей ташъязмаларыннан алып тикшерүне күз алдында тотып уйланыла. 1922-1923 елларда «Татар әдәбияты тарихы»ның икенче һәм өченче кисәкләре басылып чыга. 1924 елны беренче кисәге, 1925 елны «Феодализм дәвере» исеме белән кыскартылган икенче басма дөнья күрә.
«Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә. Мәдхәл» исеме белән аталган беренче кисәктә рун, уйгыр һәм гарәп язулы гомумтөрки истәлекләр, суфыйчылык һәм аның шәрык әдәбиятына тәэсире, уйгыр, чыгтай, сәлҗүк һәм госманлы әдәбиятлары турында мәгълүматлар бирелә. «Татар теле һәм әдәбиятының тарихи язмышы», «Идел буенда иң борынгы тел ядкярләре», «Идел буенда чыгтай әсәрләре», «Идел буенда госманлы әсәрләре» дигән өлешләрне берләштергән икенче кисәктә татар әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсүе, борынгы тел ядкярләре буларак «Коман мәҗмугасе», каберташ язулары, ярлыклар игътибар үзәгенә куела. Рабгузиның «Кыйссасел әнбия»се, Сөләйман Бакырганиның әсәрләре, «Сөбател гаҗизин», «Кисекбаш китабы», «Сәйфелмөлек» кебек әдәби әсәрләр аерым-аерым тикшерелә. Өченче кисәк ХVII, ХVIII, ХIХ йөзнең беренче яртысында иҗат иткән әдипләр, аларның әсәрләренә, халык авыз иҗатына, сәяхәтнамәләргә, васыятьнамәләргә күзәтү ясый, әдәбиятыбызның зур этапларын бәяләп уза.
Хезмәт татар дөньясында зур шау-шу тудыра. Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди һәм башка галимнәр авторларны марксизм-ленинизм ысулын кулланмауда гаеплиләр. Татар әдәбияты тарихын Идел буе белән бәйләргә чакыралар. Дөрес, башка фикерләр дә яңгырый. Мәсәлән, Җ.Вәлиди хезмәтне татарларга гына түгел, бөтен төрки халыклар әдәбияты тарихын өйрәнү өчен үрнәк дип атый. Чыннан да, китап, басылып чыгуга, күп кенә төрки халыкларның югары уку йортларында дәреслек итеп кулланыла башлый. Татар тарихы, теле һәм әдәбияты тарихының бүгенге үсеш баскычында без нәкъ менә Г.Рәхим һәм Г.Газизләр концепциясенең дөрес икәнлеген таныйбыз, әлеге тарихларны алар билгеләгән вакыт кысаларында, Орхон-Енисей ташъязмаларыннан башлап өйрәнәбез дә.
Гали Рәхимнең әдәби эшчәнлеге башланган 1913 ел ХХ йөз башындагы иң кызыклы, иң үзенчәлекле бер этап, «күчеш» баскычы була. Мәгълүм булганча, 1907 еллардан башлап татар журналистикасы һәм публицистика, әдәбият гаҗәеп кызу темплар белән үсеп китә. Әдәбиятка йөзләрчә яшь каләм ияләре килә. Яңа жанрлар мәйданга чыга, әдәби әсәрләр, язылуга ук, ташкын булып басылучы күпсанлы газета-журналларда дөнья күрә, китапчыклар рәвешендә укучыга ирештерелә. Әлбәттә, озак та үтми, татар зыялылары бу әдәби продукциянең сыйфаты хакында уйлана башлыйлар. 1911-1913 еллар арасында татар әдәбиятын «мәдрәсә исе аңкуда» гаепләгән бик күп мәкаләләр языла. Бәхәсләшүчеләр бер мәсьәләдә уртак фикердә торалар: милли әдәбият милли характерларны милли ситуацияләрдә күрсәтергә бурычлы. Гали Рәхимнең беренче хикәяләре дә, әйтерсең, шушы программага туры китереп языла. Яшь автор, чыннан да, әдәбиятыбыз өчен өр-яңа характерлар иҗат итә.
Гали Рәхимнең беренче зур әсәре «Галия» (Аң. 1914. № 1. 2-4 бб., № 2. 26-30 бб., № 3 65-67 бб.) — җавапсыз мәхәббәт тарихы. Вакыйгалар җәй көне дачада бара. Ялгызы гына ялга килгән Хөсәенгә бай кызы Галия гашыйк була һәм аны эзәрлекли башлый. Егет, ялын өзеп, кайтып китүдән башка чара тапмый. Беренче карашка, яшьләр икесе дә — яңа тормышның беренче карлыгачлары. Хөсәен — русча укый торган, руслар белән аралашып яшәүче, милләтпәрвәр егет. Галия исә — иске тәртипләр белән килешмәгән, аларга каршы чыгарга җөрьәт иткән кыз. Ләкин алар арасында туган каршылык та, һәр ике геройның үз эчендәге каршылык та яңа белән искегә, шуларга мөнәсәбәткә барып тоташа. Төп каршылык та шуннан бөреләнә. Хөсәенгә Галиянең «төссез» тышкы кыяфәте дә ошамый, ләкин барыннан да элек аның үз-үзен артык иркен тотышы егеттә тискәре тәэсир калдыра. Бер яктан, Хөсәен һәрвакыт татар дөньясын һәм рус мохитен чагыштырып бәяли, татарларның артталыгына ачына. Ләкин традицион татар тормышы кысаларын җимерергә, язмышын үзе теләгәнчә корырга азапланучы Галиянең омтылышлары анда теләктәшлек уятмый. Ул хөрлеккә ашкынучы милләт кызларына терәк һәм таяныч булыр дәрәҗәдә түгел, бу яктан күнегелгән менталитет тарафдары булып кала.
Автор Галияне дә каршылыклы характер итеп ачуга ирешкән. Үз авызыннан бөтен тормышын сөйләтеп, язучы кызның гадәти гаиләдә үскән булуын ассызыклый. Галия романнардагыча мәхәббәт көтә, шул мәхәббәте хакына көрәшергә, теләсә нинди киртәләрне үтеп чыгарга риза. Ул киләчәк тормышын әти-әниләренекеннән үзгә, башка төрле итеп корырга тели. Ләкин моның өчен рухи баерга, камилләшергә кирәклекне аңламый. Вульгар һәм тәрбиясез дә, самими һәм беркатлы да Галия укучы күңелендә каршылыклы хисләр уята. Хикәянең «Кем ул Галия? Нинди кыз ул? Кысынкы татар тормышы тудырган бер реакция җимешеме? Яисә иң гади, ләкин канәгатьләндерелмәгән хиснең колы булган бер кызмы..?» дигән сораулар белән төгәлләнүе әлеге каршылыкны көчәйтә генә. Бу сорау инде Хөсәеннеке генә түгел, бәлки әсәр авторы җавап эзләгән мәсьәлә төсен ала.
Шул рәвешле, әлеге күләмле әсәрдә язучы татар дөньясында күренә башлаган, ләкин әдәбиятта әлегә яктыртылмаган, милли менталитетка ия ике характер тудыра. Аның беренчесе — иреккә омтылучы, ләкин азатлыкны тышкы билгеләр рәвешендә генә күзаллаучы, эчке рухи хөрлек төшенчәсен аңлап бетермәгән татар хатын-кызы, шәһәрдәге бай баласы. Икенчесе — рус мохите белән аралашып яшәүче, ләкин үз милләттәшләренә иреккә омтылу юлында арка терәге була алмаган студент татар егете.
Беренче хикәяләрендә үк Гали Рәхим — кабатлаулар остасы. Бу алымны ул әдәби әсәрнең төрле катламнарында файдалана. Хөсәенгә карата язучы психологик анализ алымын бик уңышлы куллана. Бигрәк тә аерым бер детальләрне алга чыгару күзәтелә. Нәтиҗәдә геройны икеләнү-борчылу дулкынында тотып, автор аның да үз юлын тапмаган, үз мәсләген билгеләмәгән булуын искәртә. Мәсәлән, соңгы күренештә поездга утырган Хөсәен кесәсендә Галия бүләген — ефәк яулыкка төрелгән ислемай таба. Хөсәен: «Тфү! Бу гына җитмәгән иде тагы!» дип уйлый. Ләкин аларны ташламый: «хәзердә дә миндә сакланалар». Галиянең табышмак булып калуы хакындагы сүзләр белән янәшә килеп, бу детальләр укучыны Хөсәенне гаепләү юлына басудан саклый.
1918 елгы «Аң»да Г. Рәхим «Көзге хикәя» (Аң. 1918. № 1. 6-9 бб.) исеме астында әсәрнең дәвамын бастырып, әсәр ахырында куелган сорауга җавап бирә, гомер көзенә җиткән Галия белән Хөсәенне очраштыра. Бу өлешнең тәҗрибә туплаган, оста каләм иясе тарафыннан язылуы ачык: ул бөтенләй үзгә дулкында кабул ителә. Әсәр исеменә салынган күпмәгънәлелек — көз көне булган вакыйганы тасвирлаучы да, геройлар гомеренең көзенә бәя бирүче дә. Бер яктан, әсәр табигать күренешен пар атта баручы герой — доктор Хөсәен Әкрамов күз алдыннан узган күренешләр кебек тәкъдим итә. Шунда ук табигать һәм кеше халәтен ялгау күзәтелә, татар әдәбиятында күнегелгән күл, җил символлары тәкъдим ителеп, яңа бер образ — «буш кыр» килеп керә. Буш кырлар турында сөйләгәннән, аларны ямь-яшел уҗым басулары белән янәшә куйганнан соң, шундый ук бушлык герой күңелендә дә күрсәтелә.
Матур, лирик-моңсу әсәр шушы доктор Хөсәен тормышындагы бер кичне сурәтли. Автор кат-кат «ватансыз» булуына игътибар иткән картаеп килүче доктор төрле җирләрдә эшләп, күченеп йөри. Көзге кичне ул Башкортстанның бер өяз мәхәлләсе идарәсе тарафыннан чакырылган яңа эш урынына бара, идарә рәисе Рөстәм бәк утарына туктала. Кич буе хуҗалар аны кунак итәләр, аларның җиткән кызлары һәм ике уллары бар, гаилә җылылыгы күзгә ташлана. Хөсәен хуҗабикә Галиянең студент чагында, Казанда укыганда үзен яратып йөргән, ахырда егетне дачадан качып китәргә мәҗбүр иткән кыз икәнлеген аңлый.
Хикәядә төп вакыйга булып торучы шушы очрашу Хөсәеннең тормышына һәм халәтенә укучының мөнәсәбәтен үзгәртә. Әсәр башында ниндидер хозурлык белән бирелгән көзге манзара әсәр ахырында яңадан хикәяләүгә килеп керә. Ул элеккечә матур, хәтта кояш чыгуы аны тагын да гүзәлләткән, ләкин бу матурлык моңсу, сагышлы кабул ителә. Үз-үзен тормыштан канәгать икәнлегенә ышандырырга теләгән Хөсәеннең барыбер яшь чагындагы рух күтәренкелекләрен сагынуы, Галиянең гаилә бәхетенә кызыгып-сокланып каравы аермачык. Рөстәм бәкнең җирсез калган мирзалардан булуын сөйләп, әйтерсең автор бу ике ир язмышын янәшә куеп чагыштырырга мөмкинлек бирә. Хөсәеннең яшь чагында ил язмышы өчен көрәшеп яшәвен, соңыннан «ватансыз» калуын искә төшерү дә әсәр идеясенә алып килә: тормышның көзенә кереп барганда, «ватан» һәм гаилә җылысы бигрәк тә кирәк, болар исә яшьлектә табыла. Рөстәм Галиянең холык-фигылен аңлый, аңа дөрес юл күрсәтә алган: шуның белән бәхеткә ирешкән. Галия дә үзе хыялланган, әти-әнисе гаиләсендәгегә охшамаган мохиттә яши. Рөстәм һәм Галия тормышындагы тәртипләр Хөсәен күнеккән рус гаиләләренекеннән аерылмый. Шушы ситуациядә Хөсәен характеры яңа ягы белән яктырып китә: татарларның артталыгын аңлап, шуннан оялып, аларны үзгәртү турында уйлап, руслар белән аралашып яшәгән бу ир-егеткә язмыш бер кешегә ярдәм итү, аны коткару мөмкинлеге бирә. Ләкин аның ярдәм кулы сузарга көче, кыюлыгы җитми. Галиянең иреккә омтылышы белән чагыштырганда, Хөсәеннең икеләнүчәнлеге тагын да ачыграк күренә. Хөсәеннең яшь чагында да «фидакарьлек күрсәтергә» ашкынып тормаганлыгы хакында нәтиҗә күңелгә килә.
«Шагыйрь» (Аң. 1914. № 4. 70-73 бб., № 5. 90-95 бб., № 6.110-112 бб.) хикәясе Хөсәенгә психологик яктан якын тагын бер характерны ача. Күрәсең, нәкъ менә ХХ йөз башы татар дөньясындагы хәл-халәт мондый «шагыйрь»ләрнең күбәюенә китергәндер. Сюжет үткен каршылыкка ия түгел. Ул көзге бер иртәдә Вәли исемле «Учительская школа»да укучы унсигез яшьлек егетнең үзе язган шигырьләрен газета мөхәрриренә алып баруы, анда өметле сүз ишетмәгәч, бик бәхетсез төстә йоклап китүе, төше, иртән уянуы кебек үсә. Көн дәвамында Вәлинең кәеф-халәте үзгәреп бара, аның бөтен тормышы һәм холык-фигыле укучы күз алдына килә.
Әсәрнең беренче җөмләләре белән автор тонык, күңелсез көзге табигатькә Вәлинең «язгы ташулар дулкынлана» торган күңелен каршы куя. Аның ашыгуын, ашкынуын детальләп, юмор белән сурәтли башлый. Газета идарәханәсенә килгәч, шигырьләремне кабул итәрләрме-юкмы, кергәч сәлам бирергәме-юкмы кебек икеләнү-шикләнүләрне, андагы егетләр үзеннән көләләр дип уйлап борчылуларны күрсәтеп, автор Вәлинең хыялы чынбарлык белән каршылыкка керүне ассызыклый. Шушы ноктада автор Вәли характерына карата укучыда билгеле бер караш формалаштыра: таланты булмаса да, тәрҗемә итеп-ияреп язган шигырьләре белән атаклы шагыйрь булырга, үзенә һәйкәл куйганнарын күз алдына китереп хыялланучы егет көлке тоела.
Ләкин әсәр шушы урында төгәлләнми. Вәлинең урамда уңайсызланып кайтулары, фатирына кергәч кайгыга калуы, дусты Васыйх янына баруы, үзендә шигырь куәте бармы-юкмы дип икеләнүләре, өендә «шәп шигырь» язып карарга утыруы, моның барып чыкмавы, үзен ялгыз, бәхетсез, булдыксыз санап елавы, яхшы шигырь язуын төшендә күрүе берәм-берәм җентекләп сөйләп-күрсәтеп барыла һәм укучы, Вәлине кызгану-җәлләү баскычын үтеп, аның теләктәшенә әверелә. Алдарак язучы искәртеп киткән мәгълүматлар: ятим бу егетнең чын күңеленнән укырга омтылуы, милләт мәсьәләләре белән кызыксынуы, күп укуы хәтердә яңара. Инде Вәли характеры яңа ягы белән ачыла: самими, милләтпәрвәр, нечкә күңелле, эмоциональ һ.б. Соңгы: «Ләкин элеккеге күтәренкелек, элеккеге ышануның хәзер күңелдә юклыгын, аларның инде әллә кая очканлыгын ул үзе дә сизә иде»,- дигән җөмләдән соң әле генә сурәтләнгән ситуацияне үзгәртәсе килә башлый. Нәкъ шушы җөмлә хикәяне аңлау өчен ачкыч вазифасын башкара. Әсәр кеше аңында үзгәреш хасил булу, тормыш хакындагы элеккеге күзаллауны җимерүче ачыш ясалу хакында. Идарәханәгә барганчы да үзенең талантына шикләнеп караучы, ләкин дусты Васыйхның сүзләренә ышанырга теләп дан-шөһрәт турында хыялланучы Вәлигә хакыйкать аңлашыла. Үз «шигырьләренең» кыйммәтенә күзе ачыла.
Әдәбият белемендә мондый хикәяләрне «ачыш хикәясе» дип атау бар (В.Б.Катаев), Гали Рәхим дә кешегә тормышның яңа ягы белән ачылу, аның элеккеге инанган күзаллаулары кире кагылу моменты сурәтләнгән әсәрләр яза, героен элеккеге дөрес булмаган күзаллаудан баш тарту ноктасына кадәр алып килә һәм өр-яңа проблемалар каршына бастыра. Мәсәлән, «Артист» хикәясендә төп герой да күп кенә сыйфатлары белән Вәлине хәтерләтә. Кечкенә генә бер калада яшәүче приказчик Хисами, бер төркем яшьләргә ияреп, «Беренче театр» спектаклендә уйнарга ризалаша. Ләкин аның да хыял-өметләре чынбарлыкка бәрелә. Сәхнә ачылып, уйнарга чыккан Хисами, беренче рәттә утырган баен күргәч, оялудан хәрәкәтсез кала. Әле сәхнә ачылганга кадәр үзен милләтпәрвәр, уен остасы дип хисаплап йөргән Хисами хакыйкатькә төшенә: ул профессиясе белән генә түгел, рухи яктан да артист түгел, гади бер приказчик икән ләбаса! Сюжет дәрәҗәсендә язучы һәм укучы Хисамидан көлү ноктасында тукталып калалар. Спектакль өзелә, милли үзаң үсү вакытында күп кенә буш, талантсыз кешеләрнең үзен күрсәтергә теләве нәтиҗә итеп чыгарыла. Фәлсәфи катламда кешенең тормышны аңлау, үз-үзенә һәм тирә-юньдә биләгән урынына дөрес бәя бирү моменты кеше һәм тормыш фаҗигасе кебек тәкъдим ителә.
Татар дөньясына, шәһәр тормышына хас аерым характерларны сурәтләгәндә язучының ХХ йөз башындагы хәл-халәтне шактый тулы колачларга теләве күзгә ташлана. Шушы чор атмосферасы заманга хас кимчелекләрне тәнкыйтьләү, милләт киләчәге өчен борчылу, өметсезлекне күрсәтү, кеше хыялында, кешелек өмете булып яши, саклана торган тормыш моделен тергезү, чынбарлыкны шул модельгә карап үзгәртү чикләрендә тирбәлә. Еш кына авторның фәлсәфәсе укучыны да Яшәеш, үз бүгенгесе һәм үткәне хакында уйланып сызланырга мәҗбүр итә. Мәсәлән,
Г. Рәхимнең «Эч пошканда» нәсере (Аң. 1913. № 2. 23-25 бб.) сызлануның сәбәбе төсендә милли традицияләрне күрсәтә.
ХХ гасыр башы прозасында татар тормышының бүгенгесенә бәя биргәндә, хәл-халәтнең сәбәпләрен эзләп, тарихка мөрәҗәгать итү киң тарала. Берничә ел эчендә татар тарихына кагылышлы күпсанлы әсәрләр языла, авторлар милли узгандагы хәсрәтле дә, горурланырлык та, фаҗигале дә сәхифәләрне яңадан тергезәләр. «Аң»ның 1913 елгы 13 санында Гали Рәхим «Хан мәчетендә (хыял)» дигән моңсу-лирик хикәя бастыра. Анда «Хан мәчете» ике вакытның: Казан ханлыгы алынуның һәм хәзергенең очрашу урыны буларак символлаштырыла. Автор бүгенгене үткәндәге күренеш белән ялгый, тормышны ике өлеш: үткән һәм бүгенгедән торган бербөтен кебек күрсәтә, бөтеннең кисәкләре тоташкан булуны искәртә.
Гали Рәхим аерым бер очракларда тулысынча шартлы тормыш моделе төзи, аллегорик образлылыкка мөрәҗәгать итә. «Аң» журналының 1913 елгы 4 санында басылган «Яз әкиятләре» хикәясе шундыйлардан. Беренче карашка эт эчәгесе һәм канәфер чәчәге образлары аша мәхәббәт турында сөйләүче кебек тоелган әсәр яшәешнең бер канунын: кояш астындагы урын өчен мәңгелек көрәш законын белдерү булып гомумиләшә. 1915 елны язылган «Әбү Сәгыйд» (Аң. 1915. № 18-19. 310-312 бб.) хикәясенең «үзәге» исә — матурлык символы булган юнан сыны. Сюжет безне тарихка алып китә: Мәдинә шәһәре байларыннан булган гарәп Әбү Сәгыйд гаскәр эчендә Искәндәрия шәһәренә керә. Бай йорт эчендә ак мәрмәр ялангач хатын сыны күреп, тормыш хакында күзаллауларын үзгәртә. Матурлыкның барлык кыйммәтләрдән өстен, югары булуына төшенә. Сын аның «җанын рәхәт, рухани пакь ләззәт һәм сафлык белән тутыра иде». Шушы урында автор дини һәм сәнгатькә соклану хисләрен үз урыннарына «утырта»: «Никадәр караса да, ул аның нәфасәтен, гүзәллеген генә күрә, иман, Алла, дин — һәркайсы үз урыннарында, вөҗданы да тыныч, керсез иде. «Ислам да дөньяга рухани пакьлек, бөтенлек һәм матурлык чәчәр өчен җибәрелгән дин бит!»,- дип уйлады». Әсәр Әбү Сәгыйднең, кылычын кынына тыгып, һәйкәлнең маңгаеннан үбү белән төгәлләнә. Символ, шулай итеп, сәнгать һәм дин, аларның вазифасы хакында гомумиләштерүләр ясарга ярдәм итә, автор югары мәдәнияткә ирешкәндә дин һәм сәнгатьнең янәшә яши алуы хакында да искәртә, сәнгатьтәге Матурлык диндәге пәйгамбәр белән тигезләштерелә.
Г.Рәхимнең «Миләүшәләр арасында» (Аң. 1915. № 7. 136-145 бб.) фәлсәфи хикәясе иҗатында үзенчәлекле урын били. Ике егет, кайчандыр Казанда бергә укыган дуслар-сердәшләр, мәхәббәт хакында бәхәсләшәләр. Аларның берсе — идеалист Рәшид, гыйшыкны «кулга килеп кунган күбәләк» кебек кабул итә, хикәяләүче-мин, материалист буларак, авыру халәт дип атый. Хикәягә эпиграф итеп сайланган Г.Тукайның «Нечкәләп карасаң, бу күлнең бар бугай шигърияте» дигән сүзләре, шактый күләмле фәлсәфи кереш өлеше белән тоташып, кеше гомеренең кызыксызлыгына, әлеге газаплы гомердә мәхәббәтнең бәхет, яктылык алып килүенә ишарә ясый.
ХХ йөз башы татар әдәбияты аерым бер мәсьәләләрне калкытып, сөйләшү үзәгенә куя. Күп кенә әсәрләр башка язучылар әсәрләренә җавап, авторның үз һәм үзгә позициясен белдерүе кебек иҗат ителәләр. Үзара сөйләшү төрле яссылыкларда килеп туа, көтелмәгән борылышлар ясый. Мәсәлән, «Шәрыкме-Гаребме», ягъни татар дөньясы көнчыгыш моделе яки көнбатыш үрнәге буенча үсәргә тиешме икәнлек хакындагы бәхәс әдәбият белеме, фәлсәфә фәнен, публицистиканы чолгап ала. Гали Рәхим шушы бәхәскә әдәби әсәре белән катнаша. «Аң» да «Ярыш (булган эш)» (Аң. 1916. № 16-17. 263-265 бб.) исеме астында басылып чыккан әсәр үзенчәлекле сюжетка ия. Урал төбәгенә тимер юл килә. Көннәрдән бер көнне беренче тапкыр шуңа утырып күрше калага барырга уйлаган сәүдәгәр Юныс карт поездга соңга кала һәм, киләсе станциядә куып җитәргә исәпләп, ак айгырын куа башлый. Ат белән машина ярышы башлана. Алтмыш чакрым үткәч, айгыр поездны куып җитә һәм егылып җан бирә. Хикәянең буеннан-буена автор бу ярышның Европа һәм Азия, ягъни Гареб һәм Шәрык арасында булуын ассызыклап бара. Инде язучының фикерен аерып чыгару авыр түгел: Шәрык юлы белән Гаребне, үлем бәрабәренә, куып җитәргә була! Ләкин мондый корбан бирү урынлымы? Әнә бит, хикәянең соңгы җөмләсе дә болай яңгырый: «Бары тик данлыклы ак юрга үзе генә дөньяда юк иде…»
Башкарак төрдәге иҗади сөйләшүләр дә алып барыла. Шул ук журналда басылган «Догаи Сәйфи» (Аң. 1916. № 14. 225-230 бб.) хикәясен язучы «Кадерле Гаяз әфәнде Исхакый җәнабларына багышлыйм» дип тәкъдим итә. Беренче карашка, әсәрдә Исхакый шәхесе яки иҗаты белән бәйле бернәрсә дә юк шикелле. Хикәя морзалар тормышыннан алынган. Габделкәрим абзасына кунакка килгән Габделбарый утарда хезмәтче Мусаның Фатихага җавапсыз гыйшык тотуын белә һәм аны кызык итәргә уйлый. Төн уртасында җиде юл чатына чыгып, Догаи Сәйфи укып, җенне чакырырга, аннан ярдәм сорарга өйрәтә. Үзе исә Мусаны куркыту чарасын күрә. Нәтиҗәдә Муса мәхәббәт авыруыннан «терелә».
Хикәя Мусаның төн уртасында кичергәннәрен сөйләгәндә Н.В.Гогольнең «Вий» әсәрен хәтерләтә башлый. Әйтерсең, автор аңлы рәвештә рус әдибе кулланган мотивны татар җирлегенә «күчерә», тәрҗемә булмаган, үзенчәлекле әсәр тудыра. Шушы ноктада аның ни өчен Исхакыйга багышлануы аңлашыла башлый.
Мәгълүм булганча, Г.Исхакый рус әдәбиятын махсус өйрәнә, тәрҗемә итә. Гогольнең повестен да татар тормышына җайлаштырып тәрҗемә итә һәм 1906 елны «Борынгы алпавытлар» исеме астында бастырып чыгара. Кереш сүзендә мондый фикер әйтә: «Безнең милләтебезгә дә Гоголь тарзында яза торган мөхәррирләр бик кирәк». Күрәсең, Гали Рәхим шушы сүзгә җавап итеп «шаяра»: «Догаи Сәйфи» укый.
Гали Рәхимнең әдәби иҗатында балалар өчен язган хикәяләре шактый зур урын алып тора. Үткен сюжет аша нәсихәт бирүче әсәрләр дә («Елан мөгезе» кебек), халыкның авыз иҗатын, ышануларын әдәби эшкәртү кебек уйланылганнары да («Шүрәле», «Убыр» кебек) бар. Язучы тарихи сәхифәләрне тергезү, милли тарихка, халыктагы аерым сыйфатларга ихтирам тәрбияләү максаты белән дә каләмгә тотына. Аларның кайберләрен олыларга — мәсәлән, «Аң» журналы укучыларына тәкъдим итә. Г.Рәхим дини-дидактик, дини-мистик темаларга мөрәҗәгать итә. Пәйгамбәрләр тарихына ияреп яңадан язылган «Туды..», «Ул кичәдә», «Рабгузи кыйссаларыннан» кебек хикәяләр дини фәлсәфәне заманча бирү, дөньявилыкка якынайтып аңлату, кызыклы язылулары белән аерылып тора. ХХ йөз башында иҗат ителгән мондый әсәрләрдә дин фәлсәфәсе шәхси күзаллау, автор позициясе белән үрелеп китә, үзгәреш кичерә.
Әдипнең Исмәгыйль Гаспралыга мәдхия итеп язылган «Күз яшьләре саргайган яңаклары буйлап актылар», Болгар шәһәре урынына күзәтү төсендәге «Болгар хәрабәләрендә» кебек ярым публицистик, ярым әдәби әсәрләре дә билгеле. Аларда тарихи мәгълүмат белән хикәяләүченең әдәби формага төреп бирелгән мөнәсәбәте янәшә урнаша.
Ул үзенең иҗат көчен сатира өлкәсендә дә сынап карый («Гыйшык» һ.б.), җиңел юмор белән сугарылган романтик хикәяләр дә бирә («Исемсез хикәя» кебек). Әйтерсең, әдәбиятта үз сукмагын эзли. Шушы әдәби агымны тапканлыгы, үзен лиризм белән сугарылган фәлсәфи-психологик әсәрләр язу өлкәсендә иркен тоюы 1917 ел инкыйлабыннан соң иҗат ителгән әсәрләре мисалында ачык күренә. Әдип «Бер шагыйрьнең өйләнүе» (Шәрык кызы. 1918. № 5. 97-101 бб.) хикәясендә үзен иң кызыксындырган проблемаларның берсе — мәхәббәт һәм ирек хакында сөйләшүне дәвам итә. «Ирек» төшенчәсе бу очракта иҗат итү мөмкинлеге кебек аңлатыла. Бу каршылык ирек файдасына хәл кылына. Импрессионистик хикәя өч: мәхәббәт көтү, гыйшыклык һәм аннан ваз кичү — халәтнең үзенчәлекле матурлыгын тергезә. Укучы белән диалог рәвешендә үрелеп барган әкияти хикәяләү әсәрне кызыксынып укырга мәҗбүр итә. Әсәрдәге фәлсәфи идея Ф.Ницше фикерен кабатлау рәвешендә ахырда сүзләр ярдәмендә белдерелә: гашыйк булу җүләрлек булса, өйләнү — аннан да зуррак хата кылу. Гомумән, фәлсәфи фикер белдерү өчен уйланылган һәм язылган бу әсәр татар язучыларында иҗади фикерләүнең яңа тибы формалашу хакында сөйли. Моңа кадәр әдәби әсәр тукымасында ярдәмче вазифа башкарган фәлсәфи проблематика алгы планга чыга, әсәр үзе яшәешне фәлсәфи кабул итү һәм аңлату чарасы, варианты кебек кабул ителә башлый.
Гали Рәхим иҗатының буеннан-буена ниндидер фәлсәфи мәсьәләләргә кагылу, аларга җавап эзләү күзәтелә. Әлеге мәсьәләләр язучының «Идел» повестенда (Рәхим Г. Идел. Казан:Татпечать,1923. 127 б.) бергә җыелалар. Әсәр татар әдәбияты өчен гадәти, күнегелгән чикләрдән чыгып китә, бәлки, шуның өчен дә үз заманында аңланылмый, кабул ителми.
Әсәрдә вакыйгалар 1914 елны бара, сюжетны «гыйшык тарихы» дип атарга мөмкин булыр иде. Каты авырудан соң ялгызы гына табигать кочагына көч җыярга килгән Ильяс Рәбига исемле кызга гашыйк була. Ләкин аны күргәннән алып, яздан-көзгә кадәр ара егетнең икеләнүләре кебек уза. Бер яктан, Рәбиганың күзләре, аның янәшәлеге егеткә чиксез бәхет, рәхәт биргән кебек тоела. Ләкин ул бу хисләрне «алтын богаулар» дип саный, әле богауларны өзеп ташлап, ирекле булырга омтыла. Әсәрнең буеннан-буена кабатланып килгән «алтын богаулар» «өзгәләп ыргытыла». Мәхәббәт фәлсәфәсе болай яңгырый: «Мәхәббәт шундый бер хис ки, ул инсан тарафыннан җиңелергә тиеш! Ул аңар гүзәл чәчәк күк, искиткеч музыка күк рәхәт бирә, ләкин илаһи тынычлык бирми ул аңар. Әгәр дә ул инде чамадан артып китсә, алтын богауларны кешенең рухына салса, шул бөек, мөкатдәс, илаһи тынычлыкның нигезе булган ирекне җәберли башласа, кешегә рәхәт урынына газап бирсә, ул мотлак җиңелергә тиеш».
Әсәргә пролог, хикәяләүгә этәргеч итеп бирелгән, күп еллар узганнан соң таныш күзләрне очрату, шул күзләр иясе белән бергә чакны иң кадерле, бәхетле вакыт кебек искә төшерү исә бу фәлсәфәнең дөреслеген шик астына куя һәм укучының үзгә нәтиҗә чыгаруын сорый. Эпилог шулай ук интонацион яктан төп тексттан аерылып тора. Яшьлеге узган кешенең моңсу, үкенечле монологы кебек яңгырап, ул алда сөйләнәчәк вакыйгаларга укучының мөнәсәбәтен «көйли»: «Сөекле җаннар, сез кайда хәзер?… Ә мин картайдым, картайдым. Менә минем чәчләремдә инде ак бөртекләр күренә… Кая ул чагындагы җүләр яшьлек? Кая киткән ул вакыттагы җиңеллек, ялкынлы, утлы күңел?» Узганны сагыну, үкенеч ноктасында Ильяс белән бергә укучы да ачыш ясый: Рәбига, чыннан да, Ильясның беренче мәхәббәте булган, ләбаса!
Соңгы, 24нче бүлек шулай ук аерым әһәмияткә ия булып, әсәрнең иң югары ноктасы, мәгънә үзгәрешләре китереп чыгарган урын кебек тәэсир калдыра. Бу өлеш — Ильясның авылдан соңгы тапкыр китү вакыйгасы. Хикәяләүче Иделгә мөрәҗәгать итә һәм әсәргә яңа мәгънә дулкыннары йөгертә. Мәхәббәт шаһите булган елга — милләт анасы булып гомумиләшә. «Менә ул безнең олуг анабыз, Идел, минем аяк астымда… Син безнең туган Иделебез, үз Иделебез идең ләбаса, ник үзеңнең балаларыңны ташладың? Ник безне әллә кемнәр синең шәфкатьле ярларыңнан сөрделәр?» Мәхәббәтне җуйганга үкенеч милләт өчен үкенү-борчылу хисе белән кушыла. Сюжеттагы кыз-егет мәхәббәте белән янәшә милләткә мәхәббәт дигән яңа бер хис пәйда була. Шуннан соң ук милләт улларының хәленә бәя яңгырый: «Әнә аргы якта олуг Татарстан җәелеп ята. Шунда, тирес оясы төсле, искергән саламга күмелгән авылларда, кечкенә генә өйләрдә хисапсыз күп бәхетсез кешеләр гомер кичерәләр. Бәхетсез халыкның бәхетсез балалары! Аларны бернисез сугышларга илтеп тураталар. Алар, сарык көтүе төсле, ләм-мим димичә, кем өчендер шунда барып, төз җирне түмгәк итәләр. Бәхетсез халыкның бәхетсез балалары!»
Моңа кадәр мәхәббәтнең кавышу белән төгәлләнмәве романтик кимәлдә аңлатылган булса, шушы ноктадан аның социаль сәбәпләре калкып чыга. Бизгәкләр, иске пальтолар, бөлгән морзалар, балаларның милләткә хезмәт итәргә теләвен аңламаган аталар, кыш буе эт урынына эшләүләр, шәһәрдән башка «ватаным» булмаулар … тулы бер мозаика булып җыела. Укучы текстка мөрәҗәгать итеп, Ильяс язмышын һәм Рәбига язмышын аерым-аерым искә төшерә, бергә булган очракта, аларны да «тирес тормыш» көтүе хакында нәтиҗә ясарга мәҗбүр ителә.
Тагын бер сурәт тудырыла. Хикәяләүче халкын канаты сынган акчарлакка охшата. «Кемнәр генә синең көчле канатларыңны имгәттеләр икән соң?!» дип мөрәҗәгать итә. Һәм канатлары көчсез кошлар: «алга да бармыйлар, артка да китмиләр, нәкъ бер урында туктаган төсле канатларын селкүдә дәвам итәләр». Милләтнең хәл-халәтенә «бер урында тору» дигән бәя бирелә.
Шулай итеп, язучы кешене дөньяда яшәткән ике омтылыш: мәхәббәт һәм ирек; ике хис: ярату һәм үкенеч хакында сөйли. Сюжет катламында бирелгән вакытлы кыз-егет яратуы һәм фәлсәфи, психологик, иҗтимагый катламнарны да сюжет белән ялгый торган, гомер буе дәвам итүче милләтне ярату әсәрнең тематик үзенчәлеген билгели.
ХХ йөз башы татар әдәбиятында сыйфат үзгәрешен әзерләүче, башкаручы әдипләрдән Г.Рәхим иҗаты моңа кадәр күләгәдә кала килде. Ләкин ул салган сукмакларны күзалламый торып, татар әдәбиятының үсеш юнәлешләрен барлау-җыю мөмкин түгел. Нәкъ менә талантлы шәхесләрнең күпләп әдәбият мәйданына килүе, милләткә хезмәт итүгә алынуы әдәбият-сәнгатьнең тизләтелгән үсеш чоры — «алтын чор» — кичерүенә юл ача. Булганнары, иҗат иткәннәре, милләтне ярату белән сугарылган рухларын әсәрләрендә күрсәтә алганнары өчен алар безнең күңелләрдә!
Предварительный просмотр:
Гашыйклар
тавы –исеменнән күренгәнчә , сөйгән кешеңә, биргән вәгьдәңә тугьрылык билгесе.
Антын бозган кеше, мәхәббәтенә хыянәт иткән кеше бәхетле була алмый. Гомер буе
вөҗдан газабы кичереп, газапланып яши. Бу-Сәет образы. Мөнирә әйтә: Гашыйклар
тавы — изге җир. Ул тау -Таллыкүлнең иманы.
Кеше дә үз гомерендә , тауга менгән кебек, бөтен авырлыкларны җиңә-җиңә, өскә үрмәли, бәхеткә ирешергә тырыша. Кеше гомере дәверендә тауга менә.
Әйе, безнең геройлар да Гашыйклар тавында, матур табигать
кочагында вәгъдәләшәләр. Аларның тормышы матур булыр кебек. Ә алар бергә була
алмыйлар. Ни өчен? Чөнки Сәет бу күлдә үрдәк ата. Сәет(исеменең мәгънәсе – башлык, җитәкче, хөкемдар, хуҗа) – 19 яшьлек, урман
каравылчысы, аны сакларга куелган кеше. Бик матур итеп гармунда уйный.
Гореф-гадәтләргә, риваятьләргә җиңел карый (заманга сылтый). Сәет сугышта яралана. Вәгъдәсен үтәми, туган якларына кайтмый.
Ләлә исемле кыз белән Себергә китә. Аңа 25 яшь була. Ул
Мөнирәгә исәнлеге турында хат та язмый. Вәгъдә биргән Мөнирәсенә хыянәт итә. Рәхәт,
күңелле тормыш кирәк була.(“Кулда немец аккардеоны, шнапс(аракы)
чөмерәбез,типтерәбез,кызларга күз төшерәбез. Яшәп калырга кирәк,-ди. -Бу аның —
зур хатасы. Күп еллар үтсә дә, үзенең беренче мәхәббәтен, туган авылын, атылган
кыр үрдәген оныта алмый. Кыр үрдәген аткан кулын паралич суга. Сау-сәламәт
вакытта туган авылына кайтмый, инвалид коляскасына утыргач гына, авылын,
Мөнирәсен исенә төшерә. Яңа гаиләсендә баласы да
булмый. Авылда улы барлыгын белмичә үлеп китә. Яшьлектә биргән вәгъдәсенә тугры
булмаганы өчен гомере буе газапланып яши. Үзенең яманлыгы үзенә яманлык булып
әйләнеп кайта.
Мөнирә — яшь матур кыз, матур җырлый, кыю кеше. Бер генә атна торып калган ирен гомере буе көтә, биргән вәгдәсенә тугры. Тормышы авыр, ялгыз бала үстерә. Үлгәнче авыл, тау турында кайгырта. Гашыйклар тавын җимерергә барган бульдозерга каршы бара. Нәсел кушаматы – үрдәк. Исеменең мәгьнәсе яктыртучы, якты йөзле, нурлы.
Өмет – Гашыйклар тавын җимерүдә әтисенең эшен турыдан-туры дәвам иткән кеше. Эчә. Хатыны, балалары ташлап китеп, әнисе үлгәч кенә акылына килә. Авылга кайтып, яңа өй сала, әнисе яшәгән өйне дә саклый. Гореф-гадәтләргә искелек калдыгы дип караган кешенең дөньяга карашы үзгәрә. Авылны торгыза башлый, Гашыйклар тавындагы күлгә яңалан су белән тутырырга уйлый. Үрдәк кайтуын көтә. (Өметнең төшеннән өзек укырга) Исемен әнисе үзенең тормышка ашмаган хыялларының үтәлүенә өмет итеп кушкан була.
Таллыкүл авылы – туган як символы. Мәхәббәт – монда тормыш, яшәү чыганагы, тормыш нигезе.(Мөнирә гомере буена Сәетне көтеп яши.) Тормышның нигезе һәрвакыт мәхәббәткә корылган булырга тиеш.
Әсәрдәге Серле үрдәк бервакытта да туган якларына әйләнеп кайтмас. Авторның җәмгыятьтәге үзгәртеп кору белән бәйле өметләре – табигать байлыкларын кире кайтару — өлешчә генә мөмкин хәл, чөнки бер югалган табигать матурлыгы ул инде кире кайтмый. Матурлык бетүнең сәбәпчеләре – кешеләр. Кешеләрнең рухи байлыгы артмый торып, табигать яхшы якка үзгәрмәячәк.
Илдар Гафур улы Юзеев — күренекле татар шагыйре.
Ул 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Ямадыдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1950-1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын журналистикадан башлый: 1954—1966 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») республика балалар журналының җаваплы секретаре, аннары бер ел «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967-1971 елларда ул — Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә. 1973 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайткач, өч ел дәвамында «Казан утлары» журналының поэзия бүлегенә җитәкчелек итә. 1977 елның мартыннан И.Юзеев Татарстан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү буенча идарә рәисенең урынбасары вазифаларын башкара.
И.Юзеев әдәби иҗат белән бик иртә шөгыльләнә башлый. 1943 елда аның «Дошман җиңелә» исемле шигыре район газетасында басылып чыга. Ул шулай ук пьесалар язуда да көчен сынап карый, хәтта шулардан берсе — «Алсу гөлләр» дигәне — мәктәп сәхнәсендә дә уйнала. Ә унынчы сыйныфта укыганда яшь авторның шигырьләре инде Уфада «Әдәби Башкортстан» (хәзерге «Агыйдел») журналы, «Кызыл таң» газетасы кебек республика матбугатында күренә башлый.
Һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә яза башлаган И.Юзеев үзенчәлекле шагыйрь буларак узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында формалаша. Аның шигъри таланты аеруча поэма жанрында ачыла. 1955 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылган «Таныш моңнар» поэмасы белән ул киң катлау укучылар арасында таныла. Беренче поэмаларында ук иҗатының төп билгеләре — хис һәм фикер гармониясе, табигыйлек, лирик моң, ихласлык сыйфатлары ачык төсмерләнә. Шагыйрьнең шуннан соңгы шигырь һәм поэмалары, романтик-лирик хасиятләрен, моң һәм хис муллыгын саклаган хәлдә, гражданлык мотивлары, үзгәрүле заман таләпләренә һәм ихтыяҗына бәйле олы идеяләр, социаль эчтәлек белән сугарыла бара. «Әнкәй» (1959), «Фәрит-Фәридә» (1959), «Миләүшә» (1954-1965), «Язылмаган поэма» (1964), «Өчәү чыктык ерак юлга…» (1965), «Тынлык белән сөйләшү» (1966), «Карурман» (1971), «Таш диварлар авазы» (1973), «Өзелмәсме кыллар?» (1977), «Таш кала фаҗигасе» (1988), «Өзелгән тәсбих» (1989) кебек лирик, драматик поэмаларында һәм башка бик күп шигырь, балладаларында әдип, заман темаларына һәм тарихи үткәнгә мөрәҗәгать итеп, кеше рухының бөеклегенә, хөрлегенә дан жырлый, һәртөрле явызлыкка, изүгә, шәфкатьсезлеккә, коллыкка, ялганга каршы нәфрәт хисләрен ачык гәүдәләндерә.
«Миләүшә» исемле китабына (1968) тупланган поэмалары һәм балладалары өчен И.Юзеев, шагыйрьләрдән беренче буларак, 1968 елда Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә, ә «Таш диварлар авазы» һәм «Өзелмәсме кыллар?» исемле поэмалары өчен 1980 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
1958 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
И.Юзеев шигъриятендәге төп сыйфатлар — тирән моң, лиризм, фикер-хис ачыклыгы, форма төгәллеге — композиторларны да илһамландырып тора. Шагыйрьнең дистәләрчә шигъри әсәрләренә көй языла. Халык арасында киң таралган «Яшь наратлар» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Төнбоек» (Л.Айтуганов музыкасы), «Шофер», «Резидәкәй» (Ш.Мәҗитов музыкасы), «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Чит илләргә чыксаң» (С.Садыйкова музыкасы), «Яшьлек дустыма», «Фәүзия җыры», «Таң кызы җыры», «Серле чәчәк» (М.Яруллин музыкасы), «Кыр казлары артыннан», «Туган ягым каеннары», «Гашыйклар тавы» (М.Имашев музыкасы), «Хуш инде» (Ф.Мортазин музыкасы), «Мәтрүшкәләр» (А.Гыйләҗев музыкасы), «Сине уйлап янам» (С.Ибраһимов музыкасы) һ.б. бик күп җырлар шагыйрь иҗатының үзенчәлекле бер тармагын тәшкил итә.
И.Юзеев — танылган драматургларның берсе, дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы. Әдипнең пьесалары оригиналь сюжетка корылуы, шигърилеге, романтик пафосы, оптимистик рухы белән җәлеп итә. Поэзиясендәге кебек, пьесаларында да автор кеше күңеленең якты, гуманистик омтылышларын романтик буяулар белән сурәтләргә омтыла, матурлыкның кадерен белү, халыкның рухи һәм мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен саклау, анарны дәвам иттерү, үстерү турындагы уй-хыяллары белән уртаклаша.
Драматургның иң күп куелган пьесасы — «Сандугачлар килгән безгә» дигән моңсу комедиясе. Ул — 1974 елдан бүгенге көнгә кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Казан дәүләт Яшьләр театры репертуарында, шулай ук Башкорт дәүләт академия театры, Мари музыкаль драма театры, Тува рус драма театры, Каракалпак Яшь тамашачылар театры сәхнәләрендә куела, Ленинград, Казан, Уфа, Кемерово телевидениеләре аша күрсәтелә. СССР халыклары театр сәнгате һәм милли драматургиясенең Ленинградта уздырылган Бөтенроссия фестивалендә (1978) әлеге пьеса буенча куелган спектакль өчен Тува рус драма театры коллективы һәм пьеса авторы I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә һәм фестиваль лауреаты дигән исемгә лаек була.
Шагыйрь-драматургның «Янар чәчәк», «Бөркетләр кыяга оялый» («Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»), «Кыр казлары артыннан», «Кайтмый калсам, көтәрсеңме?», «Бәхетемнән узып барышлый», «Безнең әти мировой», «Онытылмас бәет», «Мәкәрҗәгә барган идек», «Сөйгәнемнең туган көне», «Гашыйклар тавы», туксанынчы елларда иҗат ителгән «Ак калфакны төшердем кулдан», «Хуш, Хәйбуш!», «Моңлы бала түгел идем…», «Эзләдем, таптым, югалттым» кебек драма һәм комедияләре дә профессиональ театрлар репертуарында ныклы урын алалар.
Заман һәм кеше мөнәсәбәтләренең калкурак чагылышына ирешү, чынбарлыкны гомумиләштеребрәк, аның фәлсәфи асылын бер фокуска туплабрак бирү өчен, шагыйрь еш кына шартлы алымнарга мөрәҗәгать итә, тәэсир көченә ия булган символик образларны кертә. Эчтәлек һәм форма өлкәсендәге эзләнүләр «Мәхәббәт китабы» исемле поэмалар циклында (1978), «Таймас» (1961), «Соңгы төн» (1972), «Очты дөнья читлегеннән» (1980), «Мәңгелек белән очрашу» (1982) исемле шигъри трагедияләрендә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Ерактагы кәккүк авазы» спектакленең (Рәшит Кәлимуллин операсы) либреттосында үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.
И.Юзеев иҗат эшчәнлегенең башыннан ук татар балалар әдәбияты белән даими багланышта һәм хезмәттәшлектә яши. «Ялкын» журналының унике ел дәвамында әдәби хезмәткәре һом редколлегия әгъзасы буларак, шулай ук Язучылар берлегенең яшь авторлар белән эшләү бүлеге мөдире сыйфатында ул татар балалар әдәбиятын үстерүгә, яшь әдәби алмаш тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның балаларга адресланган үз әсәрләре дә байтак. Алар шагыйрьнең аерым җыентыкларында («Пони малае нәни Җирәнкәй», 1967; «Аю сатам, кем ала?», 1999; «Бәби Ай», 2003 һ.б.) һәм 2002 елда нәшер ителгән биш томлык «Сайланма әсәрләр»енең икенче томында урын ала.
И.Юзеевның туксанынчы еллардагы иҗаты, заманның кискен үзгәрешләренә һәм үзенең тормыш тәҗрибәсенә бәйле рәвештә, хис-фикер, тел-стиль образлылыгы, кичерешләре ягыннан тагы да тирәнәя төшә, кеше шәхесе, яшәеш, халык-милләт турындагы шигьри-фәлсәфи уйланулары яңа поэтик сыйфатлар, төсмерләр белән баеп-ялтырап китә («Уйлый күңелем төрлесен» шигырьләр җыентыгы, «Татар моңы» поэмасы, «Таш диварлар авазы» поэмасының яңа редакциясе һ.б.).
Гомумән, 1956-2003 еллар арасында И.Юзеевның тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыклап китабы дөнья күрә. И.Юзеев 1963-1994 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, 1979-1984 елларда РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә, шулай ук төрле елларда Азия-Африка илләре язучылары белән багланыш буенча Совет комитетында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларының редколлегияләрендә әгъза булып тора, РСФСР язучыларының IV (1975), V (1979), СССР язучыларының VI (1981), VIII (1986) съездларында делегат булып катнаша. Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясен, остаханәсен җитәкли.
Әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен И.Юзеевка 1979 елда Татарстанның, 1983 елда «Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1986 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән И.Юзеев «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә лаек була.
Шагыйрь 2004 елның 21 декабрендә Казанда вафат була һәм Яңа бистә зиратында җирләнә.
КАТНАШАЛАР:
Монирә Идрисова Сәет Зилаиров Лалә Өмет Зилаиров Мирсәет Зилаиров Алсу Сафа Яшьләр 1940 80 елларда булган хәлләр… Беренче акт Сәетен теше: картайган, ямьсезләш ән Сәет һәм яиь-яшь Монирә. Сәет. Исәнме-саумы. Гашыйклар тавы! Бу мин дошманны бик тиз генә жиңеп кайтырга киткән Сәет Зилаиров. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр ут эчендә йөреп, әлләннчә үлеп, әллә ничә терелеп, мин сиңа әйләнеп кайттым’ Әллә инде танымыйсын? Исәнме-саумы, яшьлек серләремне сыйдырган, хисләремне үз иткән, сөю шатлыкларын-газапларын юллаган Таллыкүл урманы! Мөнирә, җиләгем, син, мөгаен, без очрашкан урында мине көтәсеңдер.. Мөнирәәү! Ау-у! Син кайда?! Мөнирә тавышы. Ау-уу! Син кем? Сәет. Бу мин Сәет! Мөнирә. Ой! Сез кем? Сәет. Мөнирәм! Җиләгем’ Син бөтенләй үзгәрмәгәнсең.. Кил, кочыйм. Мөнирә. Кит… Кагылма! Сә^т. Танымыңсынмени, Мөнирә? Әллә оныттыңмы бик яшьли сөйгән ярыңны? Мөнирә. Минем яшьли сөйгән ярым Сәет. Син… Сәет … түгел! Сәет. Мин чын Сәет Мөнирә. Мин синнән куркам. Сәет. Мөнирә, исеңдәме… без синең белән шушы болында очраштык… Мөнирә Минем Сәетем бөтенләй башка… Сәет. Нинди иде соң ул? Мөнирә. Ул яшь иде Башы горур, күтәренке иде. Чәчләре куе, чем кара иде Аның битләре алсуланып, ут кебек янып торыр иде. Мондый ямьсез эхтәр, килбәтсез кыяфәт… Сәет. Мөнирә’ Мөнирә. Ой! Якын килмә! Син качкын! Сәет. Эйс, мин тегенда немец әсирлегеннән качтым. Әмма үзебезгә качтым, аннан соң да әле сугыштым, яраландым Мине ядрәләр җәрәхәтләде, ярчыклары битләремне умырды, фашист итекләре, этләре тәнемдә жуелмас эзен калдырды Мине кистеләр, турадылар, ялгадылар Шулай да мин, Мөнирә, исән… ышан: мин синең Сәетен Мөнирә. Ышанмыйм Сәетнен нәфис бармаклары гармун уйнау өчен генә яратылган иде.. Сәет. Гармунның үзен биеткән монлы бармакларымны изделәр, таптадылар, Мөнирә Мин Сәет .. кил әле кочаклыйм үзеңне, элекккечә кочагыңда югалыйм Онытыйм бөтен күргән газапларымны Мөнирә Якын килмә! Син Сәет түгел! Хәзер кычкырам! Килгән Юлыңнан кире кит! Сәет Кычкырма зинһар Күзләремне тутырып бер карыйм да китәм мәңгегә, кайтмаска китәм… Мөнирә. Кит! Кит! Югал! (Свет уяна.) Сәет. Мөнирә Мөнирә! (Акылына килеп.) Ләлә Лә лә (кайтып кере) Ни булды, Сәет? Сәет. Болай гына… Саташтыра… Ләлә. Инсульттан соң ялгыз калдырырга ярамый шул сине Сәет. Сул кул кыймылдаганда әле яшәргә була. Концерт ошадымы? «Сагыну» ансамбле миннән башка жырлый аламы? Ләлә. Синең рухың анда, синең җырын… Сәет. «Яралы кош»ны җырладылармы1 Ләлә Аннан башка концерт узамы… Сәет Мине искә алалармы’’ Ләлә. Очраган берсе сине сорый. Бүген ииндн төшләр күрдең’’ Сәет. Мин күрәсе төшләремне күреп бетердем, ахры Ләлә. Алай димә, Сәет Сәет. Сизәм: лампам эчендә май кими. Ләлә. Кимүен кимеми Әмма мин башка бер нәрсә тоям, Сәет, сине нәрсәдер миңа әйтергә ярамый торган сер газаплый. Төннәр буе йоклый алмыйсың, йоклап китсәң, саташасын Ачыл, Сәет, үзенә җиңел булып китәр Минем алдымда гаебең булса да, яшермә, кичерермен Сәет. Син изге кеше, Ләлә… Ләлә. Кем ул Мөнирә? (Сәет дәшми.) Кем ул… Мөнирә’’ Мөнирә кем ул? Сәет Мөнирә? Нинди Мөнирә? Ләлә. Бу сорауны мин сиңа бирәм. Ачуланмыйм, үпкәләмим, әйт, Сәет, кем ул Мөнирә? Сәет. Син… каян беләсең? Ләлә Димәк, Мөнирә чынлап та бар Сәет Син… син… мин Ләлә. Саташасың, аны чакырасын. Аның урынына мин кнләм Сәет Ләлә, су бир Утыр Мин бу сүзне үзем башларга кыймый идем Мине озак еллар газаплаган серне чишәргә вакыт Житте Мин аны үзем белән атып китә ялмыйм Мин хәзер сөйли дә алмыйм Хәтерем әлләни түгел (Дәфтәр чыгара ) Барысы да шунда Ләлә (дәфтәрнең беренче битен ача). Ядкарь дәфтәре. Онытма мине! Онытмам син! Ул… Мөнирә1 Сәет Мөнирә… Сәет тавышы. Безнең Таллыкүл авылы Гашыйклар тавына терәлеп тора. Их, Таллыкүл урманнары! Беренче тапкыр мин аны кара урманда күрдем (Манзара үзгәрә. Урман-тауларның һәм геройларның яшь чагы.) Урманчы әтием үлгәч, Таллыкүл участогына мине, унтугыз яшьлек егетне куйдылар. Кызлар урманга жнләк -җыярга килгәннәр. Мөнирә Кызлар, әйдәгез, ял итәбез! Кызлар. Ял итәбез, ял итәбез! (Утырышалар.) Беренче кыз. Җиләк җыйдым чиләккә. Икенче кыз. Берсен аттым… Өченче кыз. Берсен каптым Мөнирә. Яна торган йөрәккә! Их, кы злар, йөрәк чынлап та яна икән ул! Әллә ни булды, акылдан язам! Беренче кыз. Акылсыз кызны бер егет тә яратмас. Икенче кыз. Әй, акыл егетләргә генә кирәк ул! Өченче кыз. Ни сөйлисез, без бит әле укучылар гына… Мөнирә. Теләсә ни әйтегез: мин… гашыйк булдым! (Сикереп торалар.) Кызлар Гашыйк булдың? Мөнирә. Гашыйк булдым. Беренче кыз. Кемгә? Икенче кыз. Хыялда1 Өченче кыз. Кинода1 Беренче кыз. Вахитка1 Икенче кыз. Заһитка? Өченче кыз. Шаһнткә? Мөнирә. Юк! Кызлар. Әйт инде, яшермә, Мөнирә1 Мөнирә. Сер булып калсын! Беренче к ы з. Ул үзе беләме? Мөнирә Белми шул, кызлар, белми! Икенче кыз. Онытырсың әле, бала! Өченче кыз. Канатлана башлаган яшьлекнең җилкенүе! Мөнирә. Кыхлар, бу шаяру түгел, мәхәббәтнең үзе! Беренче кыз. Минем дә гашыйк буласым килә! Мөнирә Икенче кыз. Әйт әле, ничек гашыйк булырга? Өченче кыз. Ни ул мәхәббәт? Мөнирә. Ни ул мәхәббәт? Үзем дә белмим, һичбер сәбәпсез шатланам, келәм. Сабый баладай дөньяга туам. Хыялга очам, сагыштан үләм Гел үзем генә каласым килә Дуслардан качам Тилерәм, шашам Әллә мин җырлыйм, әллә мин елыйм Хис урманына кереп адашам Белмим үзем дә. йөрәгем аша Агамы утлар, агамы бозлар1 Түзә алмыйча ачтым серемне, Әйтегез миңа, нишләргә, кыз.лар? Беренче кыз. Әтиең Сафа абзый сизсә… үтерә бит! Икенче кыз. Үтерде ди… Анын да яшьлеге булган ич… Өченче кыз. Мондый җилкенү бала йөрәктән Килер дә китәр, сызлар да китәр. Утлар да сүнәр, бозлар да китәр, Исең китмәсен, узар да китәр! (Авызына бармагын куеп, сызгыра.) Әйдәгез, малайлар булып биибез! (Бииләр Монирәне да биетергә тырышалар.) Мөнирә. Юк, кызлар, көчләмәгез… Булмый… Кызлар. Алай булса, җырла! Мөнирә. Малайкайларым, зинһар дип сорыйм, мине урманда үземне генә калдырыгыз Бәлки, җырлармын да… Беренче кыз. Адашсаң. Сафа абзый үтерә бит үзеңне! Икенче кыз. Соң., калсын әйдә, бик адашасы килсә, адашсын әйдә… Өченче кыз Кара аны, адашсан-нит- сән, кайтып керәсе булма! (Чыгалар.) Мөнирә Каравылчы килеп чыксын өчен, нишләргә? Әһә! Япь-яшь аккаенны кисеп киткәннәр. Әһей! Каравылчы’ Ка еныңны кискәннәр! Юк, ишетмәде. Ул монда Урман эченә кереп киткәнен күреп калдым. Кычкыруны ишетмәде Җырлап җибәрсәм? Аны җыр ярата диләр… Елмайдым карамадың. Юл бирдем — аңламадың, Кул бирдем аңламадың, Син мине санламадың, Син сине санламадың… (Капланып елый.) Сәет (мылтыгын асып керә). Ни булды? Мөнирә. Берни булмады. Сәет. Нигә елыйсың? Мөнирә. Күрмисеңмени, адаштым ич… Сәет. Әкияттәге үги кызмы ә.тлә син? Кем адаштырды? Мөнирә. Үзем адаштым ла мин… Сәет. Курыкмыйча бер үзең урманга килергә ничек батырчылык иттең? Мөнирә. Җиләккә килгән ием лә… Сәет (кәрзинне карап). Шулай икән шул. Иптәшләрең ташлап киттеме? Әле генә тавышларын ишеттем. Мөнирә. Үзем калдым ла мин Сәет. Тор, сеңелем, курыкма Күрсәт әле йөзеңне… Мөнирә. Әй, оялам ла мин… (Йозен ача.) Сәет Сөбханалла, сөбханалла! Буйга җиткән кыз икәнсең… (Текәлеп карап тора.) Исемеңне дә белик инде? Мөнирә. Бәй, танымыйсыңмени, Сәет абый? Сәет. Исемеңне әйтсәң, бәлки, танырмын… Мөнирә Мөнирә ич мин. Сәет. Кайсы Мөнирә? Нишләп мин белмим? Мөнирә. Түбән оч Мөнирә. Сәет. Сафа абзый кызымы әллә? Мөнирә (соенеп) Әйе! Тутызынчы класс укучысы Мөнирә Идрисова! Сәет. Тугызынчы класс? Укучы0 Бала гына икәнсең шул әле… Мөнирә. Мин балалыктан киттем инде Сәет Аны каян беләсең? Мөнирә. Әй… оялтмагыз инде… Сәет Әле син җырладыңмы? Мөнирә Ишеттегезмени? Мин бит әкрен генә. Кеше ишетмәсен дип кенә… Сәет Минем колак сизгер. Кош сайравын да биш чакрымнан ишетәм Димәк, син җырладың? Мөнирә Мин җырладым… еладым… Сәет Бик тә матур, бик тә моңлы елыйсың икән. Сер булмаса, әйт әле, сеңелем, кызлар кара урман эчләренә кереп, нигә елыйлар? Мөнирә. Балачак белән аерылышу бер елата, бер җырлата Сәет Хәзер мин синнән сынау алам. Ризасынмы? Мөнирә. Риза. Сәет Мөнирә Идрисова, менә бу агач төбен кара әле. Мөнирә Карадым Сәет Аны төнлә кисеп киткәннәр. Ул нинди агач? Аңа ничә яшь? Мөнирә Каен. Ана унбиш яшь булган. Сәет. Дөрес. Каян белдең? Мөнирә Каенның сырларын санадым Сәет Утыр, Идрисова! Бишле! Шушы каен хәлендә каласын килмәсә, икенче ялгызын урманга чыгасы булма! Аңладыңмы? Мөнирә. Юк… аңламадым. Сәет. Курыкмыйсыңмы? Мөнирә. Әй, курыктым, ди… Каравылчы бар ич… Сәет. Әнә япь-яшь каенны хәрап иткәннәр Сезнең кебек тыңлаусыз кызчыкларның һәрберсенә бер каравылчы кирәк. Аңладыңмы? Мөнирә. Аңладым ла… Сәет. Мә корзинеңне Әйдә, юлга чыгарып куям… (Нәни йомшак кулларына кагыла.) Мөнирә (куркып читкә ыргыла). Тотмагыз! Үзем дә кайталам… Сәет (ягымлы, назлы) Мөнирә… Шулай да әйт әле, нигә килдең урманга? Мөнирә Әйтимме0 Сәет. Әйт, Мөнирә Мөнирә (оялып, башын иеп) Мин… сезне яратам, Сәет абый! (Йозен куллары белән каплап, чыгып йогерә.) Сәет. Мөнирә… тукта… (Китә. Качып тыңлап торган кызлар әйләнеп керәләр.) Беренче кыз. Күрдегезме Мөнирәне? Икенче кыз. Чынлап та гашыйк булган! Оченче кыз. Нигә аның бәхетенә Карт егет насыйп булган? Беренче кыз. Кагылмагыз хисләренә. Икенче кыз. Бу бары кызык юктан! Өченче кыз. Яман юлга кереп бара. Коткарыйк бозыклыктан! Беренче кыз. Ул үзе «сөям!» дип әйтте… Икенче к ы з. Ышанмагыз! Шаяра… Өченче кыз. Чыннан да, язган акылдан! Коткарыйк, табыйк чара! Бала бер егеткә гашыйк! Беренче кыз. Бер дә шаккатмасана! Икенче кыз Мәхәббәтен үзе әйтте Өченче кыз. Мондый хәл юк дөньяда! Беренче кыз. Мәхәббәттә өченчеләр Комачаулап йөрмәсен! Икенче кыз. Кызык’ Күзәтик артыннан! Өченче кыз. Ул-бу була күрмәсен! (Чыгалар.) Мөнирә тавышы Нигә генә әйттем «Сөям!» диеп. Йөрим бер суынып, бер янып, Кешеләрдән генә түгел, хәтта Үз хисемнән качып, оялып. Ләлә тавышы (Монирв ядкарен укый). Күзләреңә чалынудан куркып, син узган сукмаклардан, юллардан йөрим, ә хыялым, тагын бер тапкыр гына күрергә ашкынып, без очрашкан зәңгәр болынга тартып китерә. Үзем, алларыма килеп чыксаң, поши баласы кебек, качарга әзермен. Әмма очрашудан качып кына котылу мөмкин түгел иде инде Язмыш озак көттермәде, та гын кавыштырды Исендәме, Сәет абый, без мәктәптә бәйрәмгә концерт әзерләгән идек. Мине җырлату өчен, гармунчыны читтән чакырдылар Мәктәп сәхнәсе. Залда, алдагы рәттә Мөнирә, кызлар, уртадарак Сафа абзый. Кызлар Мөнирә җырласын! Мөнирә! Сорыйбыз! (Кул чабалар ) Мөнирә Әй лә. Мин гармунсыз җырлый алмыйм ич. Кызлар. Бар гармунчы! Таптык! Сафа. Әйдә, кызым, ялындырма. Өйдәге кебек җырла! Бер кыз. Концертыбызны дәвам итәбез. Таллыкул яшьләренең ярагкан җыры: «Җиләккә бармам инде’» Җырлый үзебезнең Мөнирә’ Гармундя уйнарга Сәет абыйны чакырдык Әйдәгез, Сәет абын’ Сәет (залдан Монира янына килеп). Мөнирә?.. Мөнирә (читка тарты лып). Сәет абый? Мин бит белмәдем Кызлар эше бу. Мин куркам Әти дә килгән Сәет. Курыкма. Үзеңне ялгыз урманга барган кебек хис ит Мөнирә. Тавышым чыкса ярый ла. Сәет. Мин сиңа ярдәм итәрмен. Мөнирә. Башладык! Мөнирә. Җиләккә дип барган идем. Юри генә адаштым, Сине күргәч, телсез калдым. Адаштым дип алдаштым Әй, булмый ла… (Китмакче була.) Сәет. Синең йөргән юлларыңда Җиләкләрем түгелде. Салкын каравыңны белгәч. Күңелләрем сүрелде Мөнирә. Җиләклеккә бармам инде. Бармам инде, адашмам. Карурманда адаштым дип. Инде бүтән алдашмам (Икесе ике якка ташланалар ) Мөнирә тавышы Сәхнәдән ничек аты лып төшкәнемне, кая таба йөгергәнемне дә белмим Һушыма килгәндә мин өйгә таба түгел, капкара төнне япа-ялгызым кап- кара урманга кереп барам икән Исеңдәме, Сәет абый, минем исемдә: син дә шунда, басмада, күлдә йөзеп йөргән кыр үрдәкләренең тавышын тыңлап, моңаеп утыра идек… Сәет, I армуныи баш астына салып, күккә карай ята. Сәет тавышы Күзләрен шомырттан кара ич, Йөрәкне яндырып ала ич. Утларга, бозларга сала ич, Син әле бала ич. бала ич Карашын озата бара нч. Күңелдә төзелмәс яра ич. Юк, килмә, бик ерак ара ич.— Син әле бала ич. бала ич Карурман зчләре кара ич, Җиләкләр тезелеп кала ич, Үзәкләр өзелеп кала ич. Син әле, бала ич, бала ич. Сәет (тора, урманны тыңлый). Өлгергән ич димәгез. Җиләкләргә тимәгез. Миндәй дивана булырсыз, Яшь кызларны сөймәгез’ Мөнирә (кера). Сәет абый. Сәет. Мөнирә… Мөнирә. Тс…с… Кеше ишетә күрмәсен… Сәет. Ничек килдең? Мөнирә. Төне буе йокламадым. Сәет Мин дә сине уйладым Мөнирә Мине? Чынлапмы’’ Сәет. Әйе, Мөнирә Ярый әле килгәнсең… М ө н и р ә. Мин бик азга гына. Әти усал минем. Ул иргә таңнан эшкә, мин монда йөгердем Ой, үрдәк бәбкәләре Сәет Кыр үрдәкләре алар. Мөнирә Кара, нигә алар курыкмый- лар? Сәет Мин аларны кулга няләштерәм. Мөнирә, курыкма, кил әле монда . (Гармун теллэренв кагыла ) Мөнирә. Ой, уйный күрмәгез! Сәет Мин уйнарга уйламыйм, Мөнирә Әнә күрәсеңме, мина үрдәкләр дә ышаналар Бир ку тынны. Кер басмага Мөнирә Кермим. Сәет абый… Сәет Нигә? М өнирә Сез мине барыбер яратмыйсыз. Бала дип уйлыйсыз. Мин сезне сонгы тапкыр күрергә дип килдем Башка күренмим (Үзе, тыела алмыйча, басмага кере.) Әй. егылам! Сәет (кочагына алып) Мөнирәм… Мөнирә. Сәет абыкаем, зинһар кагылмагыз… Сәет Сулышларым белән тартып алырдай булам Мөнирәм, җиләгем, сине яратмый мөмкин түгел. Мөнирә Сәет абый, кирәкми Сәет Мин нинди бәхетле. Мөнирәм Мөнирә. Яктыра Мин кайтам Сәет Килерсеңме, тагын килерсеңме’’ Мөнирә Килермен (Сает кочагыннан ычкынырга тырыша Сает уба.) Сафа (чыбыркы тотып кера). Менә син кайда нишләп йөрисен икән, башсыз кыз! Ә син… ә син . карт башын белән балигъ булмаган кызны аздырып йөрисеңме? Икенче бергә күрсәмме! (Чыбыркысын шартлата.) Ычкын моннан, урман карачкысы! (Сәет чыга.) Утыр! (Мөнире төп башына утыра.) Мин сиңа ни дип әйттем әле? Күпме тукыдым син җүләр башка сәгать җидедән соң өйдән атлыйсы булма дип… Мөнирә. Мин кич чыкмадым… таң атканда чыктым… Сафа. Әле телеңә салынып утырасыңмы? Тан тишегеннән егетләр эзләп чалкан, оятсыз! Мин әйткәннәрне оныттыңмы? Мөнирә Онытмадым. Сафа Егетләр белән күрсәм, нишлә- тәм дидем? Мөнирә Үтерәм дидең Сафа. Әйттемме? Мөнирә. Әйттең. Сафа. Ә син нишләдең? Тыңладыңмы? Мөнирә Юк. Сафа. Кем янына килдең? Мөнирә. Үзең күрдең ич. Сафа. Мин синнән сорыйм: ни эзләп зимагор янына чаптың? Шул… шүрәле янына! М ө н и р ә. Ул шүрәле түгел. Сафа Әле яклап маташасынмы? Сиңа ничә яшь әле? Мөнирә. Уналты. С а ф а. Ул карачкыга ничә яшь? Мөнирә. Белмим. Сафа Син әле, болан булгач, аның исемен дә белмисеңдер? М в Н и р ә. Сәет. Сафа. Әле, оялмыйча, авыз тутырып, шуның исемен әйтеп торасыңмы? Үзеңнең УКучы бала гына икәнеңне оныттыңмы?! Ирегетләр алар синдәй ачык авызларны төп башына утыртырга, кәкре каенга терәтергә генә торалар! Әллә инде хәрап итеп тә ташладымы үзеңне? Хәзер үтерәм мин аны! Әйт… Мөнирә. Юк… ул андый түгел… Сафа Әйт соңгы сүзеңне! Мөнирә. Мин аны яратам. Сафа. Ә?! Йә ходам, ни ишетәм… Ана карыныннан төшүеңә кайчан… Кабатла әле, ни дидең? Мөнирә. Мин аны яратам Сафа Менә моны күрәсеңме’’ Мин моның белән, тыңламаса, җирән кашканы да туры юлга кертәм. Әгәренки шул сүзләреңне тагын бер кабатласаң,— ярам! Мин аны яратмыйм, бүген аның янына бармыйм, диген! Йә?! (Ярсып Монирә өстенә бара.) Мөнирә. Мин аны яратам! Сафа Ах, син әле шулаймы? Атаңа буйсынмыйсыңмы? Кире беткән нәмәстә! (Арка тиресенә йомшак кына итеп суга.) Яратасыңмы? Мөнирә. Барыбер яратам! Чыбыркы шартлавы һәм Мөнирәнен «Ярагам! Яратам!» дигән завышы ишетелеп тора. Мөнирә тавышы. Исендәме, Сәет абый, сине, балигъ булмаган кызны ялгыш юлга юнәлтүдә гаепләп, районга чакырып, эт итеп сүктеләр, тагын кабатланса, эштән куу белән янадылар. Әмма бернинди чара да безне аерырлык түгел иде инде Без сирәк кенә, урманда очрашуны дәвам иттек. Басмада Сәет Мөнирәне көтә. Караңгы. Мөнирә (керә) Кыйгак-кыйгак! Сәет. Бак-бак-бак-бак! Мөнирә. Мине эзләп тап-тап-тап-тап! (Кача.) Сәет Мин сине бәйле күзләрем белән дә эзләп табам. Мөнирәм… Мөнирә кача, Сәет эзли. Ниһаять, Мөнирә— аныи кочагында. Үбешәләр. Сәет юри генә егылган була, Мөнирә аны юри генә күтәрен торгызган була. Музыка. Мөнирә. Әллә кем ни генә әйтсә дә, Кабатлыйм кадерле исемне, Кояшым чыкса да, батса да, Барыбер яратам мин сине! Сәет. Арада гайбәтләр йөрсә дә, Кавышу чарасы табылыр, Ямансу хәбәрләр килсә дә, Яратам мин сине барыбер! Мөнирә. Язмышым, аерма бәхеттән. Табигать безне тиң яраткан, Башканы теләмим яшьлектән: Барыбер мин сине яратам! Гашыйклар тавына күтәрелергә баралар. Шул вакыт җыр өзелә. Алар тау итәгендә туктай калалар. Ләлә (ядкарь дәфтәрен дәвам итә). Сугыш башланган елны миңа унсигез яшь тулды Яуга китү хәбәре сиңа көз көне килде Йә хода, кавышып та өлгермәдек, аерылышабыз да. Язмышларыбызны бәйләп өлгердек, авыл советына барып язылыштык. Әткәйне урман кисәргә озаткан идек. Исендәме, Сәет абый, аерылышу көнебез… Сәет. Безнең сәгать сукты, Мөнирә… Мөнирә. Исән йөреп, сау кайта күр инде, Сәет абый… Сәет. Әй, безгә ни булсын, бер ай да узмас, дошманны үз җирендә, көлен күккә очырып, кайтып җитәрмен Мөнирә. Шулай гына була күрсен. Сәет Кешеләр генә түгел, киек кошлар да әйләнеп кайталар әле. Мөнирә. Карале, бу кыр үрдәкләре нигә китмиләр, вакыт ич инде? Сәет. Алар, киткәч, нигәдер кире кайттылар. Мөнирә. Әллә юлларын сугыш v 1- деме? Нигә алар якын килмиләр, алар сиңа ияләшкәннәр иде бит? Сәет. Кичә мин бер үрдәккә аткан идем, әллә… Мөнирә. Аттың? Сәет абый, нишләдең? Нигә? Ни өчен? Сәет Мин бит урманчы гына түгел, сунарчы да. Аерылу төнендә учак ягып, кыр үрдәге белән сыйланып, Гашыйклар тавында икәү генә утыру иде ниятем. Мөнирә. Хараплар иткәнсең, Сәет абыкаем… Үтердеңме? Сеет. Үлмәде бугай. Күлгә килеп төшкәч, эзләгән идем, табалмадым. Мөгаен, яралангандыр Ана үрдәк булды, ахрысы, балалары. Мөнирә. Риваятьне оныттыкмы әллә, Сәет абый? Сәет. Нинди риваять? Лалә тавышы. Элекке дәверләрдә Гашыйклар тавында түгәрәк тирән күл булган Туган җирләрен сагынып, тезелешеп, язларын киек кошлар кайтканнар. Көннәрдән бер көнне шул якның сунарчысы, нәни балалары белән күлдә йөзеп йөргән кыр үрдәген аткан да. пешереп ашарга ниятләп, ут өстендәге казанга салган Бер көн кай наган үрдәк, ике көн, өч көн… һаман пешми икән. Җиденче көн дигәндә, серле үрдәк казаннан күтәрелеп, зәңгәр һавага очкан… Шул көннән соң Гашыйклар тавының матурлыгы күзгә күренеп сулган, күле корыган Бик озак еллар дәвамында гына тауның гүзәллеген кире кайтара алганнар Мөнирә. Оныттыңмы әллә, Сәет абый? Сәет. Әй, ышанма иске йолаларга, берни булмас! Мөнирә Хәерлеге юрыйк.. Менә алар нигә кире кайтканнар. Яралы кошны эзлиләр, таба алмыйлар Нигәләр аттың, Сәет абый? Сәет. Юкка борчылма, җиләгем, бер үрдәген югалтканнан Таллыкүл корымас Без язмыштан өстен яңа чор кешеләре! Кара әле минем күзләремә Онытмассыңмы ми не, әйт Таллыкүл буйлары ишетелерлек итеп! Мөнирә. Менә ядкарь дәфтәре . Сакла… Онытма мине! Сәет. Онытмам сине! (Җырлыйлар ) Сакла мәңгегә истәлегемне, Исә юл җиле, аерылу җиле Сау бул. саф гөлем, Зәнгәр яшьлегем, Онытма мине! Онытмам сине! Калыр еракта Гашыйклар иле. Кагылыр килеп яшьлегем җиле. Кайтыр моң булып, Әйтер мин булып: Онытма мине! Онытмам сине! Тормыш юлында, гомерең соңында Яшьлек дәфтәрен актарсаң иде… Күңелең үсәр. Исеңә төшәр Онытма мине! Онытмам сине! Мөнирә. Әйдә, гашыйклар тавына күтәрелеп ант бирик! Сәет. Әби бабайлар әкиятенә ышанасыңмы? Син яшь бала шул эле Мөнирә. Борынгыдан калган гадәт, исеңә төшерәм, Сәет абый Ләлә тавышы Шул тау башына менеп, гашыйклар бер-берсен ташламаска, гомер буе тугры булырга, шул урында кабат очрашырга вәгъдә биргәннәр Кем дә кем антын боза, нинди дә булса бәла килә: ул адәм йә авырый, йә үлә, йә бәхетсез язмыш ка дучар була Мөнирә. Киттек, Сәет абый1 Сәет. Әйдә, күңелең булсын… (Гашыйклар тавына менәләр.) Мөнирә. Без икәү — Гашыйклар тавында. Төн танны озаткан чагында Сәет. Күзләрне тутырып карыйм бер Сагышлы аерылу таңында. Мөнирә. Аста—күл, үрдәкләр тирбәлә. Китәргә юллары бүленгән. Сәет. Мин барлык көчләремне җиңәрмен. Мин өстен калырмын үлемнән! Мөнирә. Онытма бу төнне, бу танны, Сәет. Ә мине? Киткәч тә онытырсың. Мөнирә. Бегелә-сыгыла гармун уйный, Ул ничек онытылсын! Сәет. Сагынганда нихәл итәрмен? Көтәрсеңме мине? Мөнирә. Көтәрмен! Сәет Вәгъдәме? Мөнирә. Вәгъдә! Сәет. Очрашу таңнарын без көтик! Мөнирә. Көтәрмен. Вәгъдәмне җил алмас. Сүзләрне җыр белән беркетик! Сәет. Гашыйклар тавында Мөнирә. Гашыйклар җанында Бергә. Вәгъдәм дә, ядкарь дә югалмас! Вәгъдә җыры Ниндидер моннар бар. Ниндидер шомнар бар Каеннар, имәннәр шавында, Онытыйк шомнарны, Каршылыйк таңнарны Бергәләп Гашыйклар тавында. Без тауның башында. Мәңгелек каршында Гашыйклар кавышкан урында Җанда Ай нурлары, Хисләр саф, югары: Биектә — Киек каз юлында. Син әле янымда, Хушлашу таңында Сүз бирик изге Җир алдында: Аерылган көннәрдә, Булыйк гел үрләрдә, Булыйк гел Гашыйклар тавында! Ләлә (ядкарь укуны тәмамлап). Аерылган көннәрдә Булыйк гел үрләрдә: Булыйк гел Гашыйклар тавында… Ядкарь шунда өзелә Сәет. Шул көнне мин фронтка киттем. Аннан соңмы? Окоп, үлеш, кырылыш. . Соңыннан гына белдем: бер һөҗүмнән соң өйгә «үлде» дигән хәбәр җибәргәннәр. Дошман тылында йөрдем, үле гәүдәләр өстеннән шуыштым. чәнечтем, үтердем Гашыйклар тавы яшьлекнең хыялый бер мизгеле булып кына калды Остенә сызгырып бомбалар яуганда, һәр адымда үлем сагалаганда яшьлек хатирәләре сүнә икән Камышлыкта калып, күпме газап чиктем. яраландым, әсирлеккә эләктем, качтым, үзебезнең якка чыктым. Өйдәгеләр өчен мин — һәлак булган кеше… Аннан соң госпитальдә синең белән очрашу… Л ә л ә. Шуннан соң без икебез монда — Себергә минем туган җиргә киттек. Нигә син минем белән киттең, Сәет? Нигә Гашыйклар тавына, Мөнирәгә кайтмадың? Сәет Әллә әсир дигән хурлыклы тамга белән кайтып күренәсе килмәде… әллә… үзем дә аңлата алмыйм хәзер. Лә лә. Нитәләр генә сөйләттем Сәет. Мин сине алдамадым, Ләлә. Мин сине биктә ихтирам итәм Син булмасаң. Ләлә Ихтирам гына иткәнсең шул… Сәет. Еллар узды, җилләр исте — үзебезнең Таллыкүлне искә төшереп, сулар акты — тирбәлеп, атылган үрдәкне, юллары бүленгән киек кошларны хәтерләтеп тауга менгәндә тын кысыла башлады без йөгереп менгән Гашыйклар тавын сагындырып. Мин түгелме саф җанлы табигать баласы Мөнирәгә «Кайтырмын, көт!»—дигән егет9 Гомеремнең соңгы еллары — тоташ газап Ник кайтмадым Таллыкүлгә, мин бит вәгъдәләр бирдем Мөнирәгә, Гашыйклартавына Гөнаһсыз пакь күңелле яшүсмер, бәлки, мине көткәндер тилмереп… Әллә ничә тапкыр кайтырга, бу фани дөньядан киткәнче Мөнирәдән бәхиллек сорарга ниятләп карадым. Дүрт ел үлем белән көрәшкән һәм җиңеп чыккан солдатның шуңа батырлыгы җитмәде Хәзер, бик теләсәм дә, кайта алмыйм Вәгъдәгә хыянәт… Әллә, мин әйтәм, язмыш шуның өчен үземне каһәрлиме? Ярты гәүдәм хәрәкәтсез… Ләлә. Сәет, тынычлан… Сәет. Хәзер бөтен өмет синдә, Ләлә… Әгәр мин… әманәт тапшырсам син… анда… бара алырсыңмы? Ләлә. Кая? Сәет. Гашыйклар тавына Мөнирәгә. Ләлә Гашыйклар тавына? Мөнирәгә? Мин? Сәет. Әйе. Син. Ләлә. Мине… үзеңнең хатыныңны… аның янына? Юк! Юк! Сәет. Ләлә, бу… минем әманәтем. Мин… дөньядан аның бәхиллеген алмыйча китә алмыйм Ләлә Мин сине шундый хәлдә ташлап китимме? Юк, Сәет. Сәет. Минем өчен борчылма… Ләлә. Юк, Сәет, булмый… Кузгатма иске яраларыңны. Врач буларак әйтәм. Сәет. Бу… минем соңгы үтенечем… Ләлә. Мин… нишләргә тиеш? Сәет. Таллыкүл… Мөнирә Идрисовага шушы тасмадагы җырны тапшыр… Ләлә. Ярый, Сәет, мин барам. Сәет. Мин сиңа ышанам, Ләлә… Сәлам барысына да… Таллыкүл камышларына. Гашыйклар тавына. Зәңгәр яшьлегемә. . Хәерле юл! «Яралы кош» җыры ишетелә. Икенче акт Җәй ахыры. Якында гына шәрә тау. Суы аз 1ына калган, сазлыкка әверел! ән күл. Басма. Аяда, аякларын салындырыи, Мирсәет белән Алсу утыралар. Мирсәет. Их, җаныем, суларда… Алсу. Су чәчрәтеп уйнарга! Мирсәет Чәчрәтерлек суы да юк… Алсу Камышлары бар ич Мирсәет, күлгә керергә курыкмыйсыңмы? Мирсәет Медаль аласын киләмени? Алсу. Нинди медаль? Мирсәет Суга батучыны коткарган өчен! Алсу. Аласым килә! Килә! Мирсәет (балакларын сызганып /Бәхил бул, киттем! (Тошә.) Алсу Кара аны, батсаң-нитсәң, кайтып керәсе булма, җаныңны алырмын! Мирсәет. Минем җаным юк, Алсу! Алсу. Кайда? Мирсәет Саклык кассасына салдым. Алсу. Нигә? Мирсәет Васыять калдырам. Кайтмый калсам, барып алырсың. Алсу. Үзең булмагач, синең җаның белән нишлим мин? Мирсәет. Ярар, алайса, үзем белән алып китәм… Коткарыгыз, батам! Алсу. Әллә чынлапмы? Мирсәет. Валлаһи, батам! Алсу, бир кулыңны! Алсу. Мине дә үзең белән кул төбенә алып китмәкче буласыңмы? Юк инде… Кара, мин сине шаярасын дип торам… Мә, тот! Таяк сузуга, Мирсәет аны үзенә тартыи төшерә. Аның кычкырган, бераздан тынган тавышы гына ишетелә. Алар күтәреләләр. Алсу — Мирсәетнең кочагында… Әрсез! Мәхәббәтсез! Чәчләрне туздырып бетердең… Мирсәет. Иртәгә китеп югалачак сөйгән ярыңны коткарган өчен! (Камыш җикене суза.) Төсем итеп сакла! Алсу (ала). Сине сагынып мин дә шулай саргаерга сүз бирәм Әбәү, кыяфәтсез, ю тәпиләреңне! Мирсәет (аякларын юып). Әллә иясе бар инде бу күлнең? Аяктан тартты… Алсу Аяк юарлык суы да булмаган күлгә кем ия булсын… Мирсәет. Алсу! Алсу. Әү! Мирсәет. Әгәр мине бик сагынсаң, аягыңны суга тык! Алсу Ярар Аягымны гына түгел, башымны да тыгармын, яме? Мирсәет Ярар. Бу күлнең дә иясе булган, ди… Алсу. Әкият! Безнең оныклар нинди әкият сөйләгән булырлар икән? Мирсәет «Борын-борын заманда Таллыкүлдә бакалар бакылдаган, имеш…» Алсу Янәсе! Әй, безгә тавы ни дә күле ни . Барыбер китеп югаласы. Син — иртәгә… Мирсәет. Син — бер елдан. Әле шушы кипкән бака күлен дә сагынган булырбыз. . Мин бүген шушында узган балачагым белән саубуллашам. Алсу. Кит аннан, котсыз, минем белән саубуллашырга килгән дисәм… (Үпкәләп басмадан китә.) Мирсәет. Тукта инде, үпкәләмә. Аерылышу кичендә булса да, күзләремә караган бул. Яратам ич мин сине. . Алсу, һи, сез тасма телләргә ышансаң… Китәсез дә онытасыз! Мирсәет. Ә сез, кызлар җилбәзәк күбәләкләр. Без китү белән. Алсу. Ә сез, егетләр… берәр чибәр кыз күрсәгез….. М ирсәет. Ә сез—кызлар Алсу. Ә сез… егетләр… барыгыз да вәгъдәсезләр! Мирсәет Кем9 Безме вәгъдәсезләр? Алсу. Менә борынгылар ярата да, көтә дә белгәннәр. Дуэт Барсы да узганнар, Барсы да үткәннәр, Элек тә кочканнар, Кочканүпкәннәр. Таһирлар киткәннәр, Зөһрәләр көткәннәр, Барсы да узганнар, Барсы үткәннәр. Өзелеп көткәннәр. Түземнәр, сабырлар Гашыйклар тавында Мәңгегә калырлар Барсы да узганнар, Барсы да үткәннәр. Гашыйклар ярларын Сагынып көткәннәр. Егетләр киткәннәр. Яшь кызлар көткәннәр, Барсы да узганнар, Барсы үткәннәр Өзелеп көткәннәр, Түземнәр, сабырлар Гашыйклар тЯвында Мәңгегә калырлар Ә безнең мәхәббәт Узмаган, алдадыр, Гашыйклар тавында Кавышыр таңдадыр Җил булып исәрмен. Су булып агармын. Мин сине югалтмам, Эзләп табармын Өзелеп көткәннәр, Түземнәр, сабырлар Гашыйклар тавында Мәңгегә калырлар! Алсу. Мипсәет, куып тот мине! (Аяк астыннан иске оәфтарне аңа ата) Мирсәет. Алсу, тукта’ (Каршыларына Лалә килеп к ера.) Ла ла. Исәнмесез, матурларым? Мирсәет. Исән булмасак, әллә син доктормы? Алсу Әссәләм-вәссәләм! Лалә. Әйе, мин чыннан да доктор. Әйтегез әле. Гашыйклар тавы кайда9 Мирсәет. Алдыгызда биз әнә! Лә лә. Шушымы9 Мирсәет Ышанмасаң анысы синең эш. Л ә л ә. Ә Таллыкүл? Алсу. Әллә сез Каф тау артыннанмы? Ләлә. Ссбердән. Таллыкүл чыннан да шулмы9 Мирсәет Шул димен ич инде! Ләлә. Талы да, күле дә юк икән. Мирсәет. Кирәге дә юк! Ләлә. Мин… Мөнирә Идрисованы эзлим Аны каян табарга9 Мирсәет. Алсушка, аның Мөнирә Идрисова белән сөйләшәсе килә’ Алсу. Барсын, сөйләшсең., бик кирәк булгач… Шушы тирәдә Мөнирә Идрисова! Мирсәет. Әнә! Алсушка, йөгер, тотам! Алсу Тоттырмыйм! (Чыгып йогерә- ләр.) Ләлә. Әллә алдадылармы Гашыйклар тавы дип Корыган күл, сулган урман Тукта, нигә соң әле мин үз иремнең сөйгәненә килдем? Кире китәргәме әллә9 Юк, мине монда Сәетнең әманәте китерде… Үзеңне ничек тә җиңәргә тырыш, Ләлә… Бу нинди чәчәкле җырлы дәфтәр9 (Ала, укый ) Каршылыйк яшьлекнең таңын Яратып, кочак җәеп Онытма мине, Мөнирә! Онытма мине, Сәет! Ядкарь дәфтәре… Ташлаганнар Тынычлан, йөрәк димәк, көндәшем Сәетне күңеленнән йолкып аткан Яңа салынган өй ягыннан Өмет чыга. Болдырг а утырып тәмәке кабыза. Ләлә. Исәнмесез? (Өмет дәшми ) Исәнмесез? Өмет (теләмичә) Исән әле. Ләлә. Зилаировларның ое шушымы9 Өмет. Шушы булса, ни әйтерсез? Ләлә. Әллә сез Зилаиров нәселеннәнме? Өмет. Булуы да ихтимал Зилаиров- ның кайсысы кирәк? Ләлә. Сәете. Өмет Аның исеме генә калды., мәрмәр ташта Үлгәннәрнең кемгә кирәге бар9 Ләлә. Сиңа, миңа Өмет. Сиңа нигә ул? Ләлә. Мин аны бераз белә идем Өмет Белә идегез9 Әллә очраштыгызмы? Ләлә Фронтта. Ул яраланган иде. Өмет Аннан соң., терелдеме? Ләлә Терелде. Тагын һөҗүмгә китте Өмет Сез аны исән чагында чыннан да күрдегезме9 Ләлә. Чыннан да Өмет Кайчан? Ләлә 1945 ел. Май башы Германия Өмет Шуннан сон., сигезенче майда һәлак булды дип. икенче тапкыр үлем хәбәре килде Ләлә Кызганыч Өмет Ниндирәк иде ул? Төсе, хоиы, табигате9 (Аракы алып чыга, остәлгә куя). Егылып эчүне ташласам да, бу уңай белән әзрәк ярый торгандыр Утырыгыз (Рюмка ларга сала} Искә алыйк (Эчә Ләлә аяыз тидерә) Әлегерәк килсәгез, өстәлдә кыр үрдәкләре булыр иде Ләлә Алар ташлап киттеләрме9 Өмет Без. ягъни мәсәлән, нефтьчеләр, аларны кырып салдык. Музейга куярга да калмады Лале. Сездә монда да бик каты сугыш булып узган икән… Табигать белән… Өмет. Әйе. Сугыштык. Без җиңдек! Күкрәк тулы орден-медаль! Капкалап утырыгыз… Лә ла. Сез җырлыйсызмы? Өмет. Без бер генә җыр беләбез: «Салып җибәр салганны, сорама каян алганны! Салып җибәрсәң салганны, баса йөрәк янганны!» Әти кеше җырлый идеме*’ Лә лә. Аның тавышы бик тә ямансу, моңлы иде Өмет. Берәр җырын хәтерләмисезме? Ләлә. Онытылган. Искә төшерермен. Өмет. Ул… ниндирәк иде? Ләлә. Күзләрендә ниндидер тирән сагыш. синеке кебек. Чәчләре дә синеке кебек каты, кара иде. Сез әллә аның туганымы? Өмет. Юк. Мин аның туганы түгел. Мин Сәет Зилаировның үзе киткәч туган малае. Ягъни мәсәлән, Өмет Ләлә. Сәет Зилаировның малае бармыни*’! (Сикереп тора, үзен җиңеп, утыра.) Өмет. Балалары барлыгын белмичә теге дөньяда ятучылар өчен! (Эчә.) Аның малае гына түгел, оныгы да бар әле… Әнә үзе килә… ягъни мәсәлән, минем малаем Мирсәет. Исәнме! Өмет. Нихәл! Менә… бабаңны фронтта күргән кеше килгән. Ләлә. Ә… ә… без таныш инде. Өмет Бабаңны соңгы тапкыр күргән… Мирсәет. Ну и что?.. Кайдадыр бер гармун ята бугай. Бир әле! Өмет Иске өйдә Кереп ал! (Мирсәет, сызгырып, ойгә керә.) Ләлә. Нигә ул… әтисе белән шулай… Өмет. Аралар салкын. Әнисе белән калада… аерым . Мирсәет (гармунда русча кой акыртып чыга.) Җаны бар әле моның! Өмет Бабаңның җаны анда . Аны да, мине дә армиягә шул озатты. Хәзер сине. Мирсәет. Хәзер Гашыйклар тавына менәбез. Өмет. Бабай-әбиләрең антны таң алдыннан биргәннәр… Мирсәет Безгә барыбер! Озатырга киләсеңме? Килмәсән дә ярый! Өмет. Киләм. Мирсәет. Прощай! (Гармун уйнап чыга. Өстәлдәге аракыны кесәсенә алып тыга.) Өмет. Безнең якты киләчәк… Ләлә. Өмет, бу дәфтәр сезгә таныш түгелме? Өмет (дәфтәрне ала, актара). Бу бит әнинең ядкарь дәфтәре. Каян алдыгыз? Ләлә. Җирдә аяк астында ята иде. Өмет. Әйе., әйе… искә төшә Димәк, мин аны яңа өйгә күчкәндә, чыгарып аткан мын… Дөресен әйткәндә, мин аны, югалтып, эзләп тә карадым… Аннары кул селтәдем … Кызык Ниләр язды икән? Л ә л ә (ядкарь дәфтәрен укый.) Йөзләрдә хәсрәте күренер, Күзләрдә тамчылар күренмәс. Кошларның юллары бүленер, Ярымның юллары бүленмәс. Толымым билемә уралыр, Өметем кайгыга уралмас, Киек кош юлларда югалыр. Сөйгәнем яуларда югалмас! (Бер олешен Өметкә бирә.) Өмет. Көйләмә син миңа, авылым, Яуларда үлгәннәр бәетен. Туктатып сугышлар давылын, Барыбер кайтыр ул—Сәетем! Ләлә. Баламны күкрәккә кысам мин: Ул сиңа охшаган шул кадәр! Әйтмәгез, тыңламыйм, ышанмыйм: «Үлде!» дип килсә дә йөз хәбәр… Мөнирә (сабый баласын кулына тоткан). Өметем минем, асыл егетем, үчтеки, үчтеки! Әттәне сагындыңмыни, мин дә бик сагындым шул аны. Хәзер кайтыр, озак көттермәс… (Чыбыркы тотып Сафа керә.) Сафа Көтмә, кызым, кайтмас Сәетең. Мөнирә (сабый булып). Нигә алай дисең, дәү әттә? Сафа. Үлем хәбәре килдеме, килде —факт! Тагын бер факт кирәкме? Урман кискәндә берәүне очраттым. Ул Сәетне әсирлектә күргән Аннан соң кара кәгазь килде Мөнирә. Ул… үле килеш күргәнме? Сафа Тиресе белән сөяге генә калган иде, ди.. Бичара… Мөнирә Сөйләмә, дәү әткәй, минем әттә бичара түгел! Сафа И кызым, атаң сүзен тыңламый ялгыштың. Әйдә, киттек үзебезнең өйгә, атаң нигезенә Саргайма япь-яшь килеш, үлгән иреңне көтеп Тәрәзәне кадаклыйбыз да… Мөнирә Ачуланма, дәү әттә, без кайтмыйбыз. Без әттәне көтәбез. Сафа. Тач үземә охшагансың, кире беткән нәмәстә, тагы чыбыркы көтәсеңме? (Селтәнә.) Мөнирә. Ул кайта, ул монда кайта, без моннан китмибез Сафа. Әй б£ла, бала… Үзең дә һаман нарасый шул. Чыбыркы түгел, тел тидерергә дә җәл Теге вакытта чынлап суктырасы калган. (Чыгарга кузгала). Мөнирә (чыбыркыны ала). Әткәй! Сафа Акылыңа килденме әллә? Мөнирә. Онытып калдыргансың… Сафа Балалы өйнең матчасында чыбыркы булсын! (Чыга). Өмет (дәвам итә). Синнән тик бер ядкарь-дәфтәрең… Югалтмый кадерләп сакладым. Төшемдә күрәм дә сагынам Өметнең яшь бала чакларын. Мөнирә. Өмет балам, нишләдең? Өмет Берни дә эшләмәдем Мөнирә. Кил әле, кил. Күлмәген ертылган, борынын канаган. Сугыштыңмы әллә? Өмет. Сугыштым ла… Мөнирә. Кем белән? Өмет. Түбән оч малайлары белән. Мөнирә. Кем башлады? Алармы? Хәзер әниләренә барам. Өмет Үзем! Мөнирә. Нигә? Өмет Мыскыл итмәсеннәр. М ө н и рә. Ни дип мыскылладылар? Өмет Мине үрдәк диләр… Мөнирә Шуңа ачуландыңмы? Өмет Тагын бер әйтеп карасыннар! Мөнирә Дөрес әйткәннәр, Өмет Без чынлап та үрдәкләр Өмет Син дә мыскыл итәсеңме? Мөнирә. Туктале, тыңла мине… «Үрдәк» дигәнгә бер дә үпкәләмә. Нәселебезгә мәнге чәпәлгән кушамат ул Шәҗәрәбезда җиденче бабабыз да, аннан элгэреләре дә үрдәкләр Ин әүвәлге Әнкәбез Гашыйклар тавындагы Серле үрдәк Аны явыз бәндәләр атып Җиргә төшергәннәр Канатлары сынган яралы кош Җирдә тормыш итә башлаган. Барыбер гел-гел сагышланып зәңгәр күккә караган. Шуңадыр без яралы, моңлы нәсел Үрдәкләр без! Өмет Минем үрдәк буласым килми! Мөнирә Буласың киләме, килмиме, син дә үрдәк, балам Табигать язган язмышны син генә үзгәртә алмыйсын. Өмет. Бел: кеше маймылдан килеп чыккан! Мөнирә. Каршы килмим. Кайбер адәмнәр, чыннан да, маймылдан яралгандыр. Без— Таллыкүллеләр кошлар нәселеннән… Өмет Каян алып әйтәсең моны, әнкәй? Мөнирә. Хыялда да, төштә дә гел кош булып очам Маймылдан яралган булсам, агач башына үрмәләүдән узмас идем. Нигә соң мин биеккә кошлар югарылыгына күтәреләм дә уяна-уяна гына Җиргә төшәм?.. Өмет (укый). Нинди уй бу газиз башымда Берсе дә аңламый иделәр «Өметең унсигез яшендә, Әллә син хыялый…» диделәр. Лә лә. Кыен ул йокысыз төннәрдә Җилләр дә тәрәзә чиртмәсә Хәсрәтем сөйләргә кемнәргә9 Өметем-балам да читләшә? Өмет. Өметем-баламнын һәр сүзе Ут булып йөрәккә уелган Кул тартмый бу хакта язарга… Гашыйклар тавына ни булган? Бульдозер юрелтесеиә халыкның шаушуы кушыла. Мөнирә. Тукта! Сүндер моторыңны! Өмет тавышы Ни кирәк сезгә9 Мөнирә. Гашыйклар тавын мәсхәрәләргә без рөхсәт итмибез! Өмет Рөхсәт итмисез9 ’ Сез? Безгә?! Монда бораулау эшләре башлана. Приказ! Мөнирә. Без аны дөрес түгел дип табабыз! Өмет. Китегез юлдан! Мөнирә. Тапта! Үткәрмибез’ Өмет. Дәүләт планын өзгән өчен җавап бирерсез’ (Танып). Әнкәй9 ! Син?! (Юлдан күтәреп ала) Мөнирә Йә алла Омег9 Син?! Өздең өметләремне Ник шуңа ризалаштың9 Өмет. Мин кушканны үтим Туктале, нишләп юкка тавыш куптарасын? Котыртып, халыкны күтәргәнсең Мөнирә. Беләсең нч Гашыйклар тавының изге икәнен Ул Таллык үлнен иманы ………. Өмет. Изге . иман. . Муллалар сүзен сөйлисең. Мөнирә. Мәңге искермәскә тиешле йолалар бар Гашыйклар тавы Өмет Җитте! Монда дини картлар корбан чалалар Димәк, бу урын, начальник әйткәнчә, искелек калдыгы Без аны тар- мар итеп, хәрабәләрендә яна тормыш корабыз! Мөнирә. Гашыйклар тавында нефть юк! Өмет Син беләсеңме, безме? Мөнирә. Тау астында су агып ята….. Өмет Нәрсәгә таянып әйтәсең? Мөнирә Риваятькә! Үрдәк киткәннән соң аның күле тау астына качкан Өмет Дин әкиятләре! Мөнирә Борынгылар хак әйткәндер: тавын ташлап киткән үрдәк менә шуңа күрә кайтмый да инде Өмет Хыялый! Гомерен буе кайтмаган иренне көтеп картайдың Җүләр син, әнкәй! Без эш кешеләре! Эш! Эш! Йолага килгәндә, аңла: чор башка, җыр — — башка, яшьләр, машиналары булмаса, тауга күтәрелергә иренәләр Кайда туры килә… шунда… Мөнирә (Өметнең яңагына суга). Оятсыз! Өмет. Ах, шулаймы9 ! Барыбер безнеңчә булыр! Л ә л ә (укый). Очалмый төшкәндер яралы… Таллы күл суында киек кош Хәбәр бу — юллары ураулы,— Көтәрмен унар җәй, унар кыш. Өмет. Күзәтәм киек кош эзләрен, Китәрдәй булам ла кушылып. Уянып яхларын, көзләрен Күңелем җилпенә кош булып Лалә. Карурманда юри адашулар Калды, ахры, матур төш булып. Үзең кайталмасан. төшләремә Кайтчы, зинһар, очар кош булып… Мөнирә. Сә-е-т! Сәет. Әү-ү! Мөнирә. Син кайда? Сәет. Әллә кайларда! Мөнирә Тавышың кайтты, үзен юк! Сәет Кичер, Мөнирә, мин алега кайталмыйм! Мөнирә Сине шундый күрәсем кила, Сәет… Сает Мөнирәм, көт! Мөнирә Исән генә бул, Сәетем, сабыр канатларым сынганчы көтәрмен. Сәет Мин Серле үрдәк белән бергә кайтырмын! Мөнирә. Син але үзен киткәч туган улың Өметне дә күрмәдең Ул инде ир-егет, үзенә охшаган . Сает. Улым? Өмет9 Күзләре нинди9 Чәче9 Мөнирә. Тач үзен инде Сәет Каян алдын шундый ягымлы исемне? Мөнирә. Әллә, үзеннән үзе. ихластан.. Сает. Әй гармунымны сагындым, Мөнирә. Ана тузан кунып, телләре күгәреп беткәндер инде. Мөнирә. Сайраплар тора. Оныгын уйный. Сәет Минем оныгым да бармыни? Исеме ничек? Мөнирә. Мирсәет. Сәет. Тагын бер Сәет? Мөнирә. Мин аңа тугач ук шулай дип дәштем. Башка исем юк. Сәет. Их, Мөнирәм, гармунда уйнап, сине җырлатып. Таллык үл урманнарында адашырга! Мөнирә. Әйдә, адашыйк соң… Яшьлектән, аи-ак томан эченнән, аи-ак күлмәк кш ән кызлар иәнда була. Беренче кыз. Мәхәббәтен кайда? Сәетең? Икенче кыз. Калды дәфтәр битендә… Өченче кыз. Ялгыз саргаюлар читен лә… Беренче кыз. Яшьлегеңне зая үткәрдең… Өченче кыз. Их, Мөнирә, бик тә ялгыштың… Мөнирә Араларны Өмет якынайта. Әнә! Әнә! Сәет! Ул кайта! (Җырлый). Карурманга барган идем. Юри генә адаштым. Сәет. Мине күргәч, телсез калдың. Адаштым дип алдаштың. Мөнирә. Синең йөргән юлларында Җиләкләрем түгелде. Кырын каравыңны белгәч. Күңелләрем сүрелде… Сәет, элекке кебек җырла! Сәет. Тырышам бит… Мөнирә. Без элек тырышып җырламадык, үзеннән үзе… Сәет. Ничек җырлый идек сон без, онытылган Мөнирә. Дәртле, сөенечле, өметле иде җырыбыз Хәзер авыр хәсрәт тавышыңда. Әйдә, элеккечә җырлыйк… Сәет. Җиләклеккә барма инде, Барма инде, адашма.. (Үзе дә. тавышы да югала). Мөнирә. Сә-ет! А-у-у! Син кайда?! Ник дәшмисен?. Өмет (укый). Өмет балам, икәү генә белик. Уйга калып, тауга менәрсең. Язу авыр моны: бер укырсың. Акылыңа килеп, миннән соң… Мөнирә (тәсбих тартып, мөнәҗәт әйтә). Халык китәр уңга-сулга. Изге гамәл һич кылмаслар. Ләкин мал күп булыр кулда,— Менә шундый заман җитәр Өмет (кызмача кайтып керә), һо, абыстай! Абстайновка шундый диген, ә? Мөнирә, (дәвам итә). Ил гыйльменә уку бетәр.. Өмет (бер төргәк акча чыгарып ыргыта). Ал! Мөнирә. Мәктәпләрне вәйран итәр… Өмет. Ал дим! Премия! Мөнирә. Галимнәрдән чалма китәр. . Өмет (аракы чыгарып) Стакан! Мөнирә. Менә шундый заман җитәр… Өмет. Закуска! Мөнирә Хатыннардан оят китәр! Өмет Нәрсә мыгырданасын? Мөнирә Балалардан шәфкать китәр… Өмет Өендә динне пропагандалаган өчен эшеннән кудылар Мине, партийный кешене, позорить итәсең!.. Акчаны азсынасынмы?! Мөнирә. Мниа хәрам акчалар кирәкми Өмет Нәрсә, хәер акчалары китерәләрме әллә? Мөнирә. Мин беләм: сез эшләмәгән эш өчен, алдап, премия аласыз. Өмет Син аңла, алла бәндәсе, алдама- сан, премия тоттырмыйлар Дәүләт безне алдый, без — дәүләтне! Ике як та канәгать. Тормыш—ул бер-береңне алдау Менә вот син мескенне дә алдаганнар Ярар, булган тәк булган .. Но мине бу дөньяга алдап китергәнсез икән… ник әле мин алдамаска тиеш?! Хәләл ни, хәрам ни — безгә барыбер! Прощай, мамаша, не горюй, не грусти, пожелай нам доброго пути! (Чыга). Лалә (укый). Авылдан шәһәргә күчәләр. Өмет тә күченә. Мин калам. Берсе дә аңламый ич алар: Юлларга чыгам да тукталам Язмышым нигезен калдырып. Юк, китә алмыйм мин авылдан, Сәетем, югалтып, каңгырып, Эзләсә Гашыйклар тавыннан? Өнемдә, эшемдә, төшемдә, Аңымда, җанымда, хисемдә… Яуларга озаткан кичемдә Әйтелгән вәгъдәләр исемдә. Өмет (укый). Син уяткан яшьлегем дә монда. Вәгъдәләшкән тавым шушында Ераклардан тоям сулышыңны Таллы күлнең синсез кышында Өмет Әнкәй, исәнме? Мөнирә. Ничек килдең, балам, күз ачкысыз буранда? Өмет. Сине кар күмеп китмәдемени әле? Әйдә, киттек! Машинамны Зирекледә калдырдым. Мөнирә. Зиреклеге кадәр юл йөрерлекме? Өмет. Йөрерлек! Киттек! Мөнирә. Рәхмәт төшкерләре, юлны ачкансыз икән. Өмет. Биклә ишегеңне! Мөнирә. Кыстама, балам, мин моннан китмим Өмет. Таллыкүлдә бер җан әсәре дә юк… синнән башка Яңа калада яна квартирда уты балкып, кайнар суы агып, газы янып тора… Йә, әнкәй. Мөнирә. Үзегезгә ошый икән, рәхәтләнеп яшәгез Өмет. Киттек! Мөнирә Китмим Бер йомышым гына бар барын… Өмет. Әйт Мөнирә Атнага бер булса да, юлын ачып тора алмассыз микән? Өмет Монысы нигә тагын? Мөнирә. Әткәң кайтканда юлда адашыр… Өмет Их, әнкәй, саташасың түгелме0 Мөнирә. Бер дә саташмыйм, балам, әткәң юлга чыгарга җыена Өмет. Каян синдә шундый уй? Мөнирә. Бүген төшемдә Гашыйклар тавындагы күлне күрдем Серле үрдәк, төшәргә ниятләп, күл өстендә әйләнә, имеш. Бер канаты каерылса да, кайткан, җанаш Кайта болай булгач эткән, әзерлән! Өмет. Бичара. Төшкә ышанасың. . Мөнирә. Ул исән. Күңелем тоя: ул кайтырга әзерләнә… Өмет Әнкәй, уян!.. Лә лә. Үрдәкләр төшмичә китәләр. Таллыкүл чалт аяз… юк томан. Минутлар, сәгатьләр үтәләр Кавышалмый Сак белән Сок сыман. Өмет. Бу ялгызлык ник картайта икән. Аңлат миңа шуны, төшендер Ядкарь булып калсын оныкларга: Бу төш, бәлки, соңгы төшемдер. . Мөнирә. Сәет, зинһар, төшемдә булса да, биш минутка гына кайт. Соңгы тапкыр сорыйм. Сәет. Исәнме, матурым? Мөнирә. Әлегә исән «Матурым» ди дең… Сине көтә-көтә әллә картаям да инде… Матурлыгым, исәнлегем улыма, оныгыма күчте, ахры Сәет. Карт көнендә нигезеңдә ялгызын калгансың түгелме соң? Балаларыбыз Өмет, Мирсәет кайдалар? Мөнирә Киттеләр Барысы да киттеләр. Таллыкүлдә бер үзем. Сәет. Әллә бөтенләй ташлалылармы үзеңне? Мөнирә Өмет күпме ялварды күчмәдем Рәнҗемим Хәлемне белеп тора. Сәет. Хәлең ничек. Мөнирә0 Мөнирә. Минем хәлем ярыйсы .ла ул Таллыкүл өчен ждным әрни Яшьләр Таллыкүлне ташладылар, бабаларыбыз калдырган юлдан каерылдылар риваятькә, изге Җиребезгә хыянәт иттеләр Матурлыгын файдаландылар да, картайтып, ямьсезләтеп, алыр нәрсәсе калмагач, ташлап киттеләр. Ничек сызланмыйсың: ничә гасырлар сыналган иң асыл гадәтләрне, мен еллар сабыйлар бишеген тирбәткән моңны-телне ташладылар.. Сәет Чыннан да. Таллыкүлгә ни булган? Танырлык та түгел. Кыр үрдәкләре кайткан вакыт… Берәү дә күренми Эзлә мин гаеплеме соң? Теге вакытта Мөнирә. Без һәммәбез дә гаепле Ән- кәбезТабигать алдында! Сәет Нигәләр генә аттым? Ник аттым? Мөнирә. Синең вөҗданың сау. димәк газапланасын Кайтып керсәң, җан нарың тетрәр Шәфкатьле җаннар яудан кайтмадылар шул… Сәет Нинди хозур иде Таллыкүл буй лары! Мөнирә Их. Сәег Табигать шәрәләнеп калгач, адәмнәрнең җаны ярлыланды, тупасланды, мәхәббәтләре сүрәнләнде, туган җиреннән суынды. Сәет. Мин суынмадым Мин элеккечә яратам, Мөнирә… Мөнирә Мин китәм шул инде, Сәет. Ннгә әлегерәк кайтмадың0 Шулай да мин өметне өзмим .. Өметем кала. Мирсәетем кала.. Сау бул, Сәет, мин китәм… Сәет. Тукта! Китмә! (Мылтыгын алып, ата…) Мөнирә. Их, харәп иттең… Нитә аттың? Сәет. Мин үрдәккә аттым. Мөнирә. Үрдәк мин бит инде, Сәет Сәет Янымда гына жан бирергә яткан яралы кош . синме, Мөнирә0 Мөнирә. Мин. Сәет. Барыбер мин бәхетле, сине күреп, кайнар кулларыңда, туган җиремдә жан бирәм Сәет Мөнирә, кичермә мине, бәхилләмә. каргап кит!.. Юк, ташлама мине, мәңге көтәргә дип, Гашыйклар тавында вәгъдә бирдең. . Мөнирә Мин вәгъдәмә тугры калам, Сәет, көттем, көтәрмен анда да! Сау булыгыз, исән булыгыз, ике Сәетем, исән бул, Өмет! Өмет Мин… исән. Нигә мин исән?! Ләлә. Ул… үзе кайда0 Минем аның үзен күрәсем килә. Аңа гына тапшырасы әманәтем бар Өмет Минем дә аның янына бик барасым килә Башымны күкрәгенә куеп гафу сорыйсым килә… әмма Ләлә Димәк?.. Өмет Әйе… Шул басмада керләр чайкаганда Васыятен әйтеп өлгерде: Гашыйклар тавының ташын куегыз… Шулай дип языгыз: «Сәет! Кайтырсың, шушында табарсың.. Өзмимен өметне Мин көтәм. Мөнирә.» Ник. нигә бер сүз дә дәшмисез Иә.. сүгегез эт итеп кыйнагыз, типкәләгез «нинди ананы югалткансың!» дип Сез бит сүгәргә, акыл өйрәтергә оста! Миңа хәзер бер коточкыч, аяктан егарлык сүз кирәк, үзәккә үтәрлек бер сүз! Сез бит сүз осталары. табыгыз бер сүз! Миңа ул сүзне әйтергә атам булмады Әнием нечкә күңелле. юаш иде Яндкка сугуы да иркәләү кебек кенә иде Үтергеч бер сүз әйтегез мина! Ләлә. Өмет Өмет Ялгышкан әнкәй Мин Өмет булалмадым… Ләлә Өмет, менә синен үзеңнән соң нинди ядкарь кала0 Өмет Нинди ядкарьме0 Миннәнме! (Өйгә кереп чыга) Менә ниләр кала күмгәндә алдан кайгырган булып күтәреп барырга орден, медальләр, күкрәк киереп президиумда тагып утырган тимер-томыр, значоклар. олау-олау мактау кәгазьләре’ Премия бирү турында приказлар’ Тагын ниләр кала мы° Кала Актарылган таулар, сазлыкка әверелгән тирән күлләр, сүнгән чишмәләр, тар-мар ителгән куе урманнар, таланган Таллыкүл. бала хәсрәтен күтәрә алмыйча егылган ана туфрагы мәхәббәтсез гаилә куылган хатын башында җилләр уйнаган бала и бердәнбер куаныч биргән шушы… Сәет җыры «Туган якларына кайт! Кайт!» диеп, Киек кошлар тезелеп киткәндер… Кайта диеп өзелеп көткәндер дә Көтә-көтә түземе беткәндер. . Ө м е т. Кем ул җырлый шулай җанны айкап? 1 Мөнирә. Өмет, бу әманәт-җырны мин Мөнирәгә, бары тик Мөнирәгә тапшырырга тиеш идем Ул—юк. Җырлаучы — СӘет Зилаиров… Өмет. Сәет… Зилаиров? Әткәй? Ул исән?! Башта ук мин нидер тойдым. Сез нидер яшерәсез. Әйтегез, ул исәнме? Кайчан җырлады ул? Фронттамы? Ләлә. Юк. Өмет Соңгы һөҗүмгә керү алдыннанмы? Ләлә. Юк. Сугыштан соң. Өмет. Димәк… ул чыннан да исән?! Ләлә. Әйе. Ул бүгенгесе көндә исән. Өмет. Минем әткәм исән!.. (Тауга йогереп менә.) һәй! Таллыкүл! Гашыйклар тавы! Ишетәсезме?! Минем әтием Сәет Зилаиров исән! Әнкәй аны юкка гына көтмәгән! Ләлә. Мин васыять-җыр тапшырырга килгән идем. Теләгеңне үти алмадым, Сәет Яшьлегең, хисләрең давылланган Гашыйклар тавы белән очрашкач, синең миннән яшерелгән газапларыңны үз йөрәгемә алдым Син миңа тагын да якынрак, кадерлерәк Бәхиллә, Мөнирә, фани дөньяның язмыш урманнарында адашкан әрнүле бер җанын. Синнән соңгы язмышында аның тән һәм җан яраларын җиңеләйтергә тырышкан мине дә бәхиллә. Кичер, Мөнирә, хатын- кыз буларак, мине дә анла: юлга чыгу алдыннан мин сине килешә алмаслык көндәшем итеп тойдым… Яшермим, күкрәгем тулы шик, йөрәгем тулы авыр тойгы иде. Мин синең илаһи хис белән Сәетне көтүеңне белмәдем. Кичер, Мөнирә, Сәетнең тоткарлануында, бәлки, минем дә гаебем бардыр. Язмыш безнең өчебезгә дә газаплы мәхәббәт юллаган Өмет. Кайда ул? Мин аны хәзер барып алам! Ләлә. Ул еракта… Себер дә. Өмет Әллә кайда, каторгада булса да, алып кайтам. Минем аны эзләп табып, күзләренә туры карап, сорыйсым килә: «Әткәй, нигә син безгә исән булуыңны хәбәр итмәдең, шулкадәр көтүгә кайтмыйча ничек түздең син?»… Сәет җыры Яралы кош, бәлки, кайтып җитәр, Мин язмыштан инде ычкынмам Танырсыңмы, юкмы—мин булырмын Кош тавышы белән кычкырган.. Үзәк өз1 еч тавыш белән кыр үрдәкләре кычкыра… Тәмам. 1965—93. & хәмер… кала.. кала… Әгәр дә булсаң, ник сукмыйсың син мине, Алла?! Күзләрдән яшь ага дип уйламагыз, әче аракы тамчылары алар!.. Иң авыры шул. Таллыкүлне мәсхәрәләүдә катнашкан бәндәләрнең берсе — мин! Рекорд артыннан куып, табигатьнең иң нәфис, иң илаһи җиренә (әнкәй сүзләре) бәреп кергәнбез. Әнә шулай Таллыкүлне таркаттык. Нигезендә бер әнкәй торып калды Уй- ладымуйладым да, соң булса да, әнкәй нигезендә йорт кордым Иске өйгә дә кагылмыйм: аның ядкаре. Гашыйклар тавына чияләр утырттым Басмага карасам, әнкәм һаман керләр чайкый кебек. Шул кыяфәттә төшләремә керә. Әнкәй яраткан шушы басмага кер чайкарга төшкәнмен, имеш Мөнирә тавышы. Өмет балам, бир, керләреңне үзем чайкап бирим Өмет. Әнкәй, кайттыңмыни’* Мөнирә. Мин әле кайтмадым Керләреңне чайкашырга бик азга гына килдем. Өмет. Кайда соң син? Тавышың бар — үзең юк… Мөнирә Бәй, улым, танымыйсыңмы- ни, алдында торам ич… Өмет Алдымда… үрдәк… син —юк… Мөнирә. Шул үрдәк мин булам бит инде, балам. Өмет. Серле үрдәк… син? Мөнирә. Нигә гаҗәпләндең? Керләреңне бир әле, балам, анда юма, пычратасың ич. Менә монда су чистарак… Өмет. Рәхмәт, әнкәй, якынрак кил, башыңнан бер сыйпап алыйм инде Исән чакта бер генә дә иркәли алмадым. Мөнирә. Юк, килмим. Мин адәмнәрдән куркам . Өмет. Нигә куркасың? Мөнирә. Адәм балаларының риваятьтәге явыз аучыдан аермалары юк. Өмет. Без синд тимәбез, Серле үрдәкәнкәм.. Кайчан кайтырсың соң? Мөнирә. Гашыйклар тавындагы күлне үз урынында күрмичә, Таллыкүл урманнары шауламыйча, кешеләргә шәфкать иңмичә, кайта алмыйбыз! Кайта алмыйбыз! Өмет (тоштән онгә кайтып, сикереп тора). Үрдәк! Кыр үрдәге! Кайта! Кайта! Төшсә ярар иде! Тагын бер үрдәк… ике Лә лә. Әллә берсе яралы инде… бик авыр… газапланып оча… Өмет. Төшәләр Яралы кошның исән калган балалары Алар аерылу алдыннан күлләре белән саубуллашырга килгәннәр… Их, әнкәй белән әткәй генә күрмәделәр шушы көнне!.. (Шулвакыт Ләлә магнитофонда Сәетнең «Яралы кош» җырын җырлата башлый). Сәет җыры Кыр үрдәген аттым очкан чакта… Җаным әрни көн-төн: ник аттым? Хәзер үзем яралы кош сыман: Кайтыр юлларымны югалттым. Өмет. Кем җырлый?! Тавышы әллә нинди… таныш кебек Ләлә. Бу., әманәт.. Өмет. Әманәт? Нинди әманәт? Ләлә. Тыңла.
Предварительный просмотр:
Урыссу гимназиясе
Ютазы муниципаль районы
Вакытсыз сүнгән йолдыз...
10 “А” сыйныф укучысы
Йосыпова Алиянең эше
Тикшерде: татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
В.С. Ахунова
Кәрим Тинчурин...
Татар драматургиясе һәм татар театры тарихына алтын хәрефләр белән язылган бу шәхес әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Аның тормышы һәм иҗаты халкына бирелгәнлекнең, бүгенгесе һәм киләчәге өчен ихлас хезмәт итүнең матур үрнәге булып тора. Кәрим Тинчурин әсәрләреннән башка татар драматургиясеннең һәм профессиональ театрның реалистик нигезендә формалашуын да, тернәкләнеп үсеп китүен дә, хәтта бүгенге хәлен дә дөрес аңлап та, аңлатып та булмас иде. Талантлы драматург, үзенчәлекле артист, оста оештыручы һәм режиссер, театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче
К. Тинчурин гыйбрәтле, каршылыклы һәм фаҗигале тормыш юлы үтә.
Унөч яшеннән “бәхет эзләргә” чыгып киткән малайга тормыштагы урынын тулысы белән үз көченә таянып табарга туры килә. Ул чәйханәдә савыт – саба юа, аннары алты ел дәвамында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала, соңрак исә Тамбов якларында урман каравыллый, Түбән Новгород, Саратов төбәкләрендә балалар укыта. 1910 нчы елдан К. Тинчурин тормышы театр белән бәйле була. Беренче татар профессиональ театр труппасы “Сәйяр” җитәкчесе Габдулла Кариев белемле, бай тормыш тәҗрибәсе булган, төскә – биткә матур егетне артист итеп чакыра. Тәҗрибәле остазы җитәкчелегендә сәхнәдә үзенчәлекле образлар тудыру белән бергә ул беренче иҗат тәҗрибәләрен дә ясый. Бу елларда “Хәләл кәсеп” (1910 ), “Шомлы адым” (1910-12), “Беренче чәчәкләр” (1913), “Назлы кияү” (1916), “Ач гашыйк” (1916), “Соңгы сәлам” (1917) һәм башка пьесаларын яза.
Октябрь инкыйлабының матур, азат җәмгыять төзүгә китерәчәгенә бөтен күңеле белән ышанган К. Тинчурин тырышлыгын халыкка хезмәт итүче театр сәнгате тудыруга куя. Ул “Сәйяр” артистларын җыеп, спектакльләр куюны башлап җибәрә, рус һәм чит ил авторларының әсәрләрен тәрҗемә итүне оештыра. Самара шәһәренә барып, театр студиясенә җитәкчелек итә һәм кыска гына вакыт эчендә бер төркем артистлар әзерләп чыгара. Оренбургта, Ташкентта бераз вакыт эшләп ала. Ә инде 1922 нче елны драматург Татар дәүләт театр труппасы оештыру эшенә алына. Яңа татар театрының оштыручы – җитәкчесе булу өстенә, К.Тинчурин театр сәнгатенең нигез ташларын теоретик яктан да салыша. Ул “Вак милләтләр театры хакында бер – ике сүз”, “Татар театры нинди юл белән барырга тиеш?” һәм башка мәкаләләрендә яңа җәмгыять төзү шартларында драматургия һәм театр сәнгатенең төп юнәлешен, идея – эстетик концепциясен, шуларга бәйле бурыч – максатларын ачуны алга куя.
Кәрим Тинчурин, күпкырлы әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлек алып барса да, әдәбият тарихына, беренче чиратта, 20 еллар драматургиясенең иң күренекле вәкиле булып кереп калды.
Егерменче ел башы. Җирдә ачлык хөкем сөрә. Кәрим белән Заһидәнең (алар 1919 елда өйләнешәләр) бимазалы гаилә тормышы дәвам итә. Үзе ач булса да, Кәрим ага хезмәтләрен файдаланып, тук яшәүчеләр табыла. Шулай да К. Тинчурин артистлар белән дә, режиссерлар белән дә дустанә яши. Баш режиссер булса да, масаймый, башкаларга ярдәм итә. Режиссерларның уңышларына сөенә, яманына көенә торган киң күңелле, миһербан иясе була ул.
Инкыйлабтан соң татар театрының репертуары шактый саега. Тематика һәм жанр ягыннан бертөрлелек булганлыктан, алда жанрны төрлеләндерү, тамашачылар теләгенә җавап бирердәй сурәтләү алымнары табу бурычы тора. Кәрим Тинчуринның татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшев белән иҗади дуслыгы нәкъ шул чорда М.Фәйзинең “Галиябану” ы белән башланып китә. 20 елларда К. Тинчурин бөек татар композиторы С. Сәйдәшев белән берлектә музыкаль драмалар иҗат итә. Бу - театр сәнгатендә яңа жанрның барлыкка килүе була. Тинчуринның Сәйдәшевка мөнәсәбәте бик якын – туганнарча була. Заһидә ханым сүзләреннән аңлашылганча, “Кәрим Салихны бик ярата һәм югары бәяли”. Тинчуриннар гаиләсендә Сәйдәшев бик еш була. “Мин җәүһәрне ташлыйм, ә Салих аларны җыя һәм бриллиантлар ясый”,- дип сөйли Тинчурин. Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята.
Бөек драматургның тирән мәгънәле халыкчан әсәрләре Сәйдәшев музыкасы белән бербөтенгә әйләнә, аларның икесенең дә эш стиле гади һәм бер – берсенә якын була. Тинчурин драмаларын Сәйдәшев өчен язган, ә Сәйдәшев, үз чиратында, бу пьесаларга җан җылысы биргән. Чыннан да, җыр сүзләрен аның көеннән аерып булмаган кебек, Тинчуринны да Сәйдәшевтан аерым күзаллап булмый башлый.
20 елларда “Йосыф белән Зөләйха”, “Тутый кош”, “Сакла, шартламасын” комедияләрен язган драматург бер – бер артлы “Казан сөлгесе”, “Американ”, “Сүнгән йолдызлар”, “Җилкәнсезләр”, “Зәңгәр шәл”, “Хикмәтле доклад”, “Ил” һәм 30 нчы еллар башында “Кандыр буе”, “Алар өчәү иде” һәм башка пьесаларын иҗат итә. Кәрим Тинчуринның иҗат җимешләре булган бу әсәрләр аны режиссерлык эшчәнлегенең иң югары баскычына күтәрә.
Ләкин утызынчы елларның катлаулы, каршылыклы сәяси – иҗтимагый мохите Кәрим Тинчурин баш өстенә кара болытлар куып китерә. Илле яше тулган көннәрдә – 1937 елның 17 сентябрендә ул “халык дошманы” дип нахакка гаепләнеп кулга алына һәм 1938 елның 14 ноябрендә атып үтерелә. Башка бик күп репрессияләнгән авторлар белән бергә аның әсәрләре дә кулланылыштан алына. Бары 1955 елны гына әдип тулысынча акланды. Аның бай иҗаты халыкка кире кайтарылды, әсәрләре сәхнәгә менде.
“Зәңгәр шәл” мелодрамасы чын мәгънәсендә халыкныкы булып әверелде. Бу спектакльне карамаган татар тамашачысы юктыр, мөгаен. “Сүнгән йолдызлар” драмасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 600 тапкырдан артык уйналды.
Сине театрдан аерып булмый,
Сәхнә түрендә син бүген дә.
Син кабызган утлар мәңге сүнмәс,
Мәңге янар татар илендә!