Дәрестән тыш эшчәнлек

Ахунова Венера Салиховна

Әлеге бүлектә дәрестән тыш чаралар урын алачак 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byrm_nr.docx55.35 КБ
Файл ekologik_marafon_.klasstan_tysh_chara.docx19.06 КБ
Файл rostm_yahin_._mogzhizalar_kyry.docx23.91 КБ
Файл sombel_byrme.docx19.63 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

“Урыссу гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Каралды”                                                 “Килешенде”                                               “Раслыйм”                                                                      

Методик берләшмә җитәкчесе           Уку-укыту эшләре буенча                   “Урыссу гимназиясе” директоры:                                                                                                                                                                          __________/ Ф.И. Садыйкова/             директор урынбасары                          _______   /Г.Н.Белалова/

Беркетмә № 1                                       _______/ A.Ф. Шамсуллина/               Боерык № _____

“_____” август 2019 нчы ел               “____” август 2019 нчы ел                     “____” август 2019 нчы ел          

“Милләтләр дуслыгы – бердәмлектә”

(Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының бәйрәмнәре һәм йолалары)

5 - 9 нчы сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшчәнлек  программасы

 

                                                                       Төзеделәр: I квалификацияле татар теле һәм әдәбияты

                                                           укытучылары Ахунова В.С. , Садыкова Ф.И.            

                                 

Педагогик киңәшмә утырышында каралды

                                               1 нче номерлы беркетмә

                                                “____” август 2019 нчы ел          

ш.т.Урыссу бистәсе, 2019 нчы ел

Аңлатма язуы

Туган тел… Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдәдә өйрәнелә торган, җитлеккән, камилләшкән горур татар теле!

 Ушинский: «Халыкның теле-аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге.Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла»,-дигән.

  Һәр халыкның буыннан-буынга күчеп милләтне милләт итеп яшәткән гореф-гадәтләр, әхлак кагыйдәләре булган, һәр буын шуларны сакларга,камилләштерергә тиеш.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара; аларны халыкчанрак, җанлырак итү, тергезү омтылышы көчәя. Милли рухыбыз яңарыш кичерә, ул әле сүнмәгән, димәк.

 Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатләнү дә тудыралар.

  Бәйрәмнәр халык тормышының, культурасының аерылгысыз бер элементы булып тора. Башка халыклардан аерып торган үзенчәлек тә.

   Халык бәйрәмнәре – шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да. Бучараларда халыкның олысы – кечесе актив катнаша. Һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә, ана сөте белән дигәндәй, үзенә сеңдерә. Бәйрәм “вазифалары” теләп, шатланып үтәлә. Шулай итеп, һәр кеше үзе дә сизмәстән үзара аралашу, үз – үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә.    

Курсның максаты:

 Өйрәнеләчәк темалар аша балаларны татар рухлы, толлерант шәхес итеп тәрбияләү;

  • Татарстанда яшәгән төрле милләт халкының бәйрәмнәре һәм аларның йолалары темасын үзләштерү;
  • ел әйләнәсендә үткәрелә торган традицион бәйрәмнәр белән танышу;
  • укучыларны эзләнү – тикшеренү эшенә тарту;
  • тормыш – көнкүрештә бәйрәмнәргә нигезләнү, таяну;
  • йола бәйрәмнәрендә катнашу; үзенчәлекләрен ачыклау;

Бурычлары:

  • иҗат, әдәбият үсеше, аның тарихи төшенчәләрен аңлап фикер йөртергә өйрәтү;
  •  мәдәниятнең формалашуында һәм үсүендә зур роль уйнаган күренеш - халык авыз иҗаты, аның матур әдәбият белән уртак һәм аермалы якларын күрсәтү;
  • матур әдәбиятны милли һәм дөньякүләм культураның бер күренеше итеп карау, аның рухи кыйммәтләрне, традицияләрне саклаучы, тапшыручы икәнен аңлату;
  •  бәйрәмнәрдә һәм йолаларда тасвирланган тормыш вакыйгаларыннан үрнәк һәм гыйбрәт алырга, дөрес, гадел максатлар куярга өйрәтү;
  • мәдәниятебезнең, әдәбиятның матурлыгын, хис кичерешләр байлыгын күрсәтеп, балаларның рухи дөньясын баету;
  • укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;
  • үз мәнфәгате һәм җәмгыять мәнфәгате өчен иҗади мөмкинлеген тормышка ашырырга сәләтле шәхес тәрбияләү;
  • сөйләм культурасы булдыру.  

 Курска тасвирлама                                                                       

Урта сыйныфларда  “Милләтләр дуслыгы – бердәмлектә” курсын укыту  Татарстанда дустанә яшәгән төрле милләтләрнең бәйрәмнәре һәм йолалары белән танышуны, тирәнтен өйрәнүне күзаллый. Шул бәйрәмнәрнең әдәби   әсәрләрдә, аерым язучылар иҗатында  чагылышын өйрәнү, тикшерү–анализлау һәм нәтиҗәләр ясауга, бәяләүгә йөз тота.  Укучыларда   әдәбият һәм мәдәният тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорларда бирелеше,  чорның сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле мәгълүматларның туплануы мөһим.

Урта сыйныфларда  тематик һәм календарь  бәйрәмнәрнең үзара бәйләнешле өйрәнелә башлый,  аерым фольклор үрнәкләре, аларга анализ ясауны , эчке, субъектив мәгънәне табу күнекмәләре формалаштырыла – болар  халыклар дуслыгының һәм бердәмлегенең иҗатта, мәдәнияттә чагылышына карата күзаллау булдыруда катнаша.

 Бәйрәм һәм йола үрнәкләр белән танышу эше өч төрдә алып барыла: аерым  бәйрәмнәрнең һәм йолаларның үткәрелү үзенчәлекләре белән танышу һәм анализлау,  әдәби әсәрләрдә чагылышы һәм, киресенчә, халык авыз иҗаты әсәрләренең бәйрәмнәрдә һәм йолаларда кулланылышы турында фикер алышу, кайбер бәйрәм үрнәкләрендә катнашуны яки оештыруны   тәкъдим итү. Әмма һәр очракта да алда куелган критерий һәм таләпләр истә тотыла.

   Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләү әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүгә, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү һәм күнекмәләрне формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чараларын үзләштерү.

Эш  программасы укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларына каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый  торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп каралды. Алар арасында шәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятив уку гамәлләре шәхес  тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.

Татар әдәбияты фәне белән берлектә әлеге программа   укучыларга рухи , милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә һәм аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда зур роль уйный;   киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы , кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган , милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияли.                                                  

                        Курсның  уку планында тоткан урыны

Мәктәптә әдәбият предметы - кирәкле, әһәмиятле предметларның берсе. Шуның белән беррәттән тәкъдим ителгән курс укучыларны тормышны үзенчәлекле итеп танып белергә өйрәтә, хисси-эмоциональ дөньясын баета, эстетик зәвык тәрбияли, сөйләмен үстерә, гомумән, шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйный.

                   Курс  төп мәктәптә 5-9 сыйныфларда өйрәнелә.

5 нче сыйныфта   35 атна исәбеннән (атнага 1 сәгать)   35 сәгать,

6 нчы сыйныфта 35 атна исәбеннән (атнага 1 сәгать)   35 сәгать,

7 нче сыйныфта 35 атна исәбеннән (атнага 1 сәгать)   35 сәгать,

8 нче сыйныфта 35 атна исәбеннән (атнага 1 сәгать)  35 сәгать,

9 нчы сыйныфта 34 атна исәбеннән (атнага 1 сәгать)   34 сәгать каралган.

                       Курс  эчтәлегенең кыйммәти юнәлешләре

“Милләтләр дуслыгы – бердәмлектә” курсының кыйммәти юнәлешләре укучыны интеллектуаль яктан үстерергә, дөньяга, башка милләт халыкларының әдәбиятын, мәдәниятын, сәнгатен өйрәнү аша үз карашын формалаштырырга,   уздырыла торган чараларда куелган максатларны төгәл, дөрес  тоемларга ярдәм итә. Гражданлык, гаилә, сәнгать, әдәбият кебек кыйммәтләр системасы һәр дәреснең нигезенә салынган. Бу кыйммәтләр уку программасына кертелгән һәр  чарада чагылыш таба.

 Тормыш кыйммәтләре- кеше тормышын, гомерен иң зур кыйммәт итеп тану;

Яхшылык кыйммәтләре- кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле, рәхимлеле булу;

Иреклелек кыйммәтләре- кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең нигезе булуын тану;

Табигать кыйммәтләре- үзеңнең табигатьнең бер өлеше булуын белү; табигатьне ярату, аның матурлыгын, камиллеген саклау;

Матурлык кыйммәтләре-  сәнгатькә, мәдәнияткә тарту аша, зәвык тәрбияләү;

Хаклык, дөреслек кыйммәтләре-  бәйрәм һәм йолаларның эчтәлеген, бурычын аңлап, чын дөреслекне, барлык халыкларның теләкләр бердәмлеген аңлау, тану;

Гаилә кыйммәтләре- кеше үсеше өчен иң  мөһим тирәлекне күрү;

Хезмәт һәм иҗат кыйммәтләре-  оешканлык, максатчанлык, җаваплылык, мөстәкыйльлек сыйфатлары формалаштыру;

Гражданлык кыйммәтләре- үзеңне җәмгыятьнең, халыкның, илнең, дәүләтнең бер өлеше итеп тану; илнең бүгенгесе, киләчәге өчен җаваплылык хисе тою; әдәбият һәм чаралар аша ил тарихына, теленә, мәдәниятенә, халкына кызыксыну уяту;

Патриотлык кыйммәтләре- Татарстан дәүләтенә  хезмәт итәргә әзер булу;

Кешелеклелек кыйммәтләре- ярдәмләшү, үзара  хөрмәт, толерантлык хисләре тәрбияләү;

Аралашу кыйммәтләре- мәдәният үсеше өчен аралашуның мөһимлееген аңлау.

Белем дәрәҗәсенә таләпләр:

-          иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләрен әдәбият белән бәйлелектә карау;

-        халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак сыйфатларын, үзенчәлекләрен белү;

-        эчтәлек һәм форма берлеген аңлау;

-         чараларның темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;

-        әдәби образларны (кеше, табигать һ.б.) тану;

-        әдәби детальләрне таба белү;

-        сурәтләү чараларын табу;

-         бәйрәм һәм йолаларның төрләрен  таный һәм аера белү.

Күнекмәләргә таләпләр:

-         һәр чараның  эчтәлеген белү;

-        әсәрдәге каршылыкны, төп фикерне табу;

-        әсәр геройларына характеристика бирү;

-        әдәби әсәр буенча план, сценарий төзү;

-        әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү;

-        бәйләнешле сөйләм булдыру;

-         катнашкан яки күзәткән чаралар буенча сочинение, билгеләмә  яза белү;

-        шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

-        тәкъдим ителгән   әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

-        туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү;

-        милли үзаң формалаштыру;

-        укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;

-        әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;

-        кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;

-        гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;

-        алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү гамәлләре:

-         бәйрәм һәм йолаларның эчтәлеген һәм миссиясен дөрес аңлау һәм анализлау;

-        мәдәнияткә, сәнгатькә кагылган (сәхнә, роль башкару, декорация һ.б. ) детальләрне үзләштерү;

-         артистизм осталыкларнын булдыру һәм арттыру;

-        сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булдыру;

-        үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;

-          дөрес фикер йөртә алу.

Коммуникатив гамәлләр:

-        иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;

-        нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;

-        үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;

-        килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;

-        төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;

-        өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;

-        текст буенча сораулар бирә белү.

Регулятив гамәлләр:

-        дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;

-        укыту проблемасын чишү;

-        план буенча эшли белү;

-        үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;

-        үзанализ һәм үзбәя булдыру.

Предмет нәтиҗәләр:

-        Татарстанда яшәп иҗат иткән милләтләрнең мәдәниятендә, сәнгатендә, әдәбиятында халык авыз иҗаты әсәрләрен үзләштерү, аның матур әдәбият белән уртак сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен аера белү;

-         традицион бәйрәмнәрнең һәм йолаларның эчтәлеген аңлау, төп фикерне таба белү;

-          иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләрен әдәбият белән бәйлелектә аңлау;

-        бәйрәм һәм йолаларның язучылар  тормышында һәм иҗатларында чагылу   фактларын истә калдыру;

-        әдәбият,сәнгать теориясе буенча билгеле бер күләмдә теоритек белемгә ия булу;

-         һәр милләтнең тормышка , яшәешкә карашларын ачыклау һәм шуңа карата үз фикереңне әйтә белү.

Форма һәм методлар

Әгәр дә без сөйләүчене нәтиҗәле, ышандырырлык, юатырлык, тынычландырырлык яки нинди дә булса гамәл белән җәлеп итәрлек дәрәҗәдә аралашырга өйрәтергә телибез икән, балалар дәресләрдә үзләре күбрәк сөйләшергә тиешләр. Моның өчен, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, түбәндәгеләр кулланыла:

  • уеннар;
  • китапханәдә өстәмә әдәбият белән эш;
  • әңгәмә;
  • әкиятләр сәхнәләштерү;
  • экскурсияләр;
  • кичәләр, бәйрәмнәр;
  • ата-аналар һәм әби-бабайлар белән берлектә иҗади биремнәр үтәү.

           Балаларның матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты белән кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен, мөстәкыйль фикерләү, фикерләрен дәлилли алу осталыгын үстерү һәм тирәнтен өйрәтү максатыннан, түбәндәге материаль-техник чараларны файдалану мөмкинлеге күздә тотыла:

  • халык авыз иҗаты үрнәкләре;
  • тарихи чыганаклар;
  • сынлы сәнгать әсрләре;
  • тема буенча музыкаль әсәрләр;
  • күрсәтмә әсбаплар;
  • мультимедиа укыту программалары;
  • электрон дәреслекләр;
  • Интернет материаллары.

Программаның эчтәлеге

Тема

Эчтәлек

Сәгать саны

1

Татар халкының милли  бәйрәмнәре, йолалары, гореф - гадәтләре

   Татар халык бәйрәмнәре. Сабантуй. Сөмбелә. Нәүрүз.

   Гаилә һәм көнкүрешкә кагылышлы  йолалар.   Бәби туе. Никах туе. Кыз урлау. Исем кушу. Соңгы юлга озату.

    Халык календаре буенча йолалар, бәйрәмнәр. Каз өмәсе. Аулак өй. Нардуган. Карга боткасы. Орлык чыгару. Яңгыр теләү.        Балаларга таныш булган татар халык уеннары турында гомуми мәгълүмат бирү

48

2

Татар халкының милли киемнәр

Туку, тегү, алтын белән чигү. Күн аяк киемнәре тегү, күн бизәкләү. Татар өен җиһазлау. Татар хатын- кызларының бизәнү әйберләре. Һөнәрчелек.

12

3

Татар халык ашлары

Татар халык ашлары турында мәгълүмат бирү

2

4

Дини бәйрәмнәр

Дини бәйрәмнәр. Ураза гаете. Корбан гаете. Кадер киче. Мәүлид көне.

7

5

Фин - угор (мари, мордва, удмурт) халыкларының  тормыш – көнкүрешләре,  мәдәнияте

Фин - угор (мари, мордва, удмурт) халыкларының  тормыш – көнкүрешләре,  милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән таныштыру

4

6.

Мари халкының мәдәнияте

Мари халкының милли бәйрәмнәре “Семык”.  “Уярня”. “Кугече”. “Шорыкйол”.

Мири әдәбияты. Мари уеннары. Мари халкының милли ризыклары

9

7

Удмурт халкы мәдәнияте

Удмурт халкының милли бәйрәмнәре. "Гырон-быдтон". Удмурт әдәбияты. Уеннары. Милли ризыклары

6

8.

Мордва халкы мәдәнияте

Мордва (эрзя) халкының бәйрәмнәре,  «Балтай» бәйрәме. “Валдя  шинясь”. Масторавань тундо (Җир-Ана) бәйрәме. Мордва әдәбияты. Уеннары. Милли ризыклары.

8

9.

Чуваш халкы мәдәнияте

Чуваш халкының милли бәйрәмнәре. “Уяв”. “Акатуй” . “Чуклеме”.Чуваш әдәбияты. Уеннары. Милли ризыклары.

6

10.

Рус халкы мәдәнияте

Рус халкының милли бәйрәмнәре. “Раштуа”. “Май чабу”. “Пасха”. “Троица”. “Алма спасы”. “Бал спасы”. “Чикләвек спасы”. “Каравон”. “Иван Купала”. Рус әдәбияты. Милли киемнәре. Уеннары. Милли ризыклары.

16

11.

Керәшен халкының  тормыш – көнкүреше

Керәшен халкының  милли бәйрәмнәре. “Питрау”. “Покрау”. “Бәрмәнчек” . “Симек”. “Элҗен”. “Җәйге Көҗмә – Демьян”. “Көзге Көҗмә – Демьян”. “Кышкы Микулы”. Милли киемнәре. Уеннары. Милли ризыклары.

13

14

Башкорт халкы мәдәнияте

Башкорт халкының тормыш – көнкүреше. Башкорт әдәбияты. Милли киемнәре. Уеннары. Милли ризыклары.

5

15

Татар әдәбиятында милли бәйрәмнәрнең, гореф – гадәтләрнең чагылышы.

К.Насыйри һәм Н.Исәнбәт иҗатлары.

Г. Тукай “Исемдә калганнар”. Г. Бәширов “Туган ягым – яшел бишек”. Г. Ибраһимов “Алмачуар”. “Татар хатыны ниләр күрми”.  Ф. Хөсни “Йөзек кашы”. Г. Исхакый “Кәҗүл читек”. “Сөннәтче бабай”. Ә. Еники “Әйтелмәгән васыять”. К. Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”. Э. Шәрифуллина “Каз өмәсе”. Т. Миңнуллин “Бәхетле кияү”. М. Кәрим “Озын – озак балачак”. Ф. Бурнаш “Яшь йөрәкләр”. М.Садри “Сабантуй”.  Г.Морат “Сабан туе”.Ф.Садриев “Таң җиле”

26

16

Рус әдәбиятында милли бәйрәмнәрнең, гореф – гадәтләрнең чагылышы.

Л.Толстой “Детство”, И. Шмелев “ Лето Господне”, А. Пушкин “ Евгений Онегин”. Н. Гоголь “Ночь перед Рождеством”, “Вечер накануне Ивана Купала”.

7

17

Йомгаклау

5

5 нче сыйныф өчен календарь - тематик планлаштыру.

Дәреснең темасы

Сәг.

саны

Материалның кыскача эчтәлеге. Белергә һәм башкарырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

Дата

план

факт

1

Кереш дәрес. Татар халык бәйрәмнәре, йолалары.

1

Татар халык бәйрәмнәре. Гаилә һәм көнкүрешкә кагылышлы  йолалар. Дини бәйрәмнәр. Халык календаре буенча йолалар, бәйрәмнәр. Балаларга таныш булган татар халык уеннары турында гомуми мәгълүмат бирү

2

Татар халкының бүгенгесе һәм үткәне

1

Дәрес презентация.  Татар халкы тарихына күзәтү ясау

3 -4

Сөмбелә

2

Татар халкының хезмәт бәйрәме. Көзге эшләр, урып- җыю башланган чорга туры килә. Бу бәйрәмдә авыл кешеләренең көзге уңышка сөенүе, туган илгә мәхәббәте күренә, балаларда хезмәтсөючәнлек тәрбияләнә.

Проект ясау

5 -6

Каз өмәсе.

2

Көзге-кышкы күмәк йолалар арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура күтәрү кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне дә бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган. Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Безнең әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр. Каз өмәсен бигрәк тә кызлар көтеп алган. Аннан читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә охшарга, ярарга тырышканнар.Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы.Йолкыган казларны көянтәгә асып кызлар чишмәгә, су буена алып төшкәннәр.шул суда казларны юганнар. Гадәттә, гармуннар тагып, кызлар белән бергә егетләр дә чишмәгә тәшкә.Казларны юып кайтышка, хуҗабикә каз маенда коймак, тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган. Кичке мәҗлес тәмамлангач, йортта яшьләр уены оештырылган.

Проект ясау.

7

Каз өмәсе.

1

 Кызыклы уеннар, такмаклар, такмазалар, җырлар, биюләр.  

8 -9

Нардуган уеннары

2

Григориян календаре буенча Яңа елны каршы алу йолаларында халык уеннары бигрәк тә күп кулланылышка керә. Билгеле булганча, Казан татарларында Яңа елны гыйнвар башында бәйрәм итү соңгы гасырларда гына гамәлгә кергән булса да, башка җирләрдә, әйтик, керәшен татарлары яшәгән төшләрдә (Татарстан, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе һ. б.), мишәр-татарларда (Башкортстан, Пенза, Түбән Новгород һ. б.) бу йола шактый тулы булып сакланып калган һәм ул «Нардуган» исеме белән билгеле. «Нардуган» исеме «нар» һәм «туган» дигән сүзләрдән тора. «Нар» —монгол телендә «кояш» дигәнне белдерә, ягъни «Нардуган» «кояш туган» дигән мәгънәне аңлата. Бу исемдәге Яңа елны каршы алу бәйрәме Идел буе һәм Урал халыкларында (чувашларда, удмурт һәм мариларда) да популяр булуы, аның бик борыннан, мәҗүси чорлардан ук килә торган йола булуы турында сөйли кебек. Чөнки Казан татарларына Ислам дине кергәч (X гасырдан соң), мөселман йолалары өстенлек алу нәтиҗәсендә, алар берникадәр онытыла төшкән булырга мөмкин.

Бу йола бәйрәме 25 декабрьдән алып 5 гыйнварга кадәрге чорда булган һәм шул көннәрдә «Нардуган уеннары» үткәрелгән.

10 -11

Яман эшләрдән тыючы йолалар.

2

Яман эшләрдән тыючы (урлашу, гайбәт сөйләү, әдәп- әхлак кагыйдәләре) борынгы йолалар, мәкальләр, такмаклар, такмазалар, әкиятләр Һ.б.ш.

12 -13

Татарларда зәркан (ювелир) сәнгате.

2

Туку, тегү, алтын белән чигү. Күн аяк киемнәре тегү, күн бизәкләү. Татар өен җиһазлау. Татар хатын- кызларының бизәнү әйберләре.

14

Хатын-кызларның бизәнү әйберләре.

1

Хатын-кызларның бизәнү әйберләре.

15.

Музейга сәяхәт

1

Проект яклау

16 -17.

Татар халкының милли ашлары

2

Татар халкының милли ашлары турында әңгәмә оештыру, проект яклау

18-19

Татар  исемнәре ни сөйли?

2

Татар исемнәренең мәгънәләре белән танышу, укучылар чыгышы

20 - 21

Шәҗәрәләр төзү

2

Шәҗәрәләр һәм аны төзү турында мәгълүмат бирү.

Проект ясау һәм яклау

22

Нәүрүз-бәйрәм

1

21 март көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәрелә. Яз җитә, яңа ел башлан- яңа уңыш елы башлана, табигать яшәрә, терелә. Бәйрәм охшаш сценарий буенча уза: теләгән кешеләр маска киенеп өйдән- өйгә кереп, такмаклар әйтеп котлап йөриләр.  Хуҗалар аларга төрле күчтәнәчләр бирәләр.

23 -24

Нәүрүз-бәйрәме уздыру.

2

Театральләштерелгән тамаша. Кызыклы уеннар, такмаклар, такмазалар. (Әзерләнү, уздыру)

25

Халык һөнәрләре һәм кәсепләре:

 ( якташ һөнәрчеләр)

1

 Игенчелек һәм итекчелек һөнәрләре турында мәгълүмат бирү.(игенчеләр, итекчеләр һ.б. һөнәрчеләр.)

26

Һөнәрчеләр белән очрашу

1

Мастер - класс

27

Яңгыр теләү

1

Бу йолалар, үткәрү-башкару формасы ягыннан төрле булсалар да, барлык татар группаларына хас. Йоланы ирләр дә, хатыннар да, картлар һәм бала-чагалар да башлап йөрергә мөмкин. Авыл халкы төрле ярмалардан ботка урманда, басуда, яки су буенда пешергән. Башлар алдыннан намаз укылган. Ботка пешкәндә бу такмакны кабатлаганнар:

Яңгыр яу, яңгыр яу! Без сорыйбыз Ходайдан, Арыштан, бодайдан, Пәрәмәчтән, күмәчтән.

Сыерларның сөтләре Аз булмасын, күп булсын. Игеннәрнең башлары Ач булмасын, тук булсын.

28 -29

Карга боткасы

2

Язгы чәчү беткәч уздырыла торган бәйрәм. Балалар өйдән- өйгә йөреп төрле ярма, бялган йомырка җыеп йөриләр. Соңыннан җыелган ярмаларның барысын бергә кушып, яланга чыгып, “карга боткасы” пешерәләр. Каргаларга да өлеш чыгаралар.

30

Орлык чыгару

1

Язгы йола һәм бәйрәмнәр циклы чәчү башлануга багышланган йолалар белән төгәлләнгән. Теге яки бу формада алар Урта Идел һәм Урал татарларының барысына да хас булган. Казан татарларының күпчелегенә алар орлык чыгару йоласы рәвешендә үткән. Казан татарларында "орлык чыгару” йоласы түбәндәгечә үткәрелгән. Иң башта мунча якканнар. Урамга чыккач, беренче очраган кешегә, юл уң булсын дип, йомырка биргәннәр. Чәчкән вакытта туфракка орлык белән бергә өомыркалар да ташлаганнар, ә беренче чәчү көнендә, басуга чыккан балалар ул йомыркаларны җыя барганнар. Бераздан, җиргә ашъяулык җәйгәннәр һәм бергәләшеп йомырка, өйдән алып килгән башка ризыкларны ашаганнар. Ашап-эчкәннән соң: "Хәерле янгырлар булсын, еллар тыныч булсын, йомырка кебек түгәрәк булсын!” – дип теләк теләгәннәр.

31 -33

Сабантуй

2

 Элек -электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Халык йолаларын өйрәнүче этнографлар да аның белән күптән кызыксынганнар, ләкин аларның төп игътибарын нигездә мәйдан өчен бүләк җыю тәртибенә һәм мәйданның үзенә, аннары җиңүчеләрне бүләкләү мизгеленә юнәлтелгән. Язгы йолалар исә сабантуй белән бәйләнештә каралмаганнар, аның белән берлектә өйрәнелмәгәннәр. Сабантуй иртә яздан башлап үткәрелә торган тулы бер йолалар, күңел ачулар, ярыш-бәйгеләр тезмәсе икәнлеген исбат итәләр. Алар язын кар эреп җир ачыла башлаган көннәрдән алып язгы чәчүгә кадәр үткәрелгән. Бу бәйрәмнең башка үзенчәлекләре дә бар: аны үткәрү өчен төгәл билгеләнгән календарь кйн генә түгел, атнаның аерым көне дә юк. Монда бөтенесе елның нинди булуына, карның ничек эрүенә һәм җирнең чәчү өчен кирәк дәрәҗәдә әзер булуына бәйле. Моны авыл картлары киңәшләшеп хәл иткәннәр, бәйрәмне үткәрү турында авыл кешеләренә әйткәннәр. 

Сабантуй  түбәндәге тәртиптә үтә:

- халыктан җыйган азык-төлектән балаларга ботка пешереп ашату (карга боткасы, дәрә боткасы);

- балаларның манган йомырка җыюы;

- ат менгән егетләрнең йомырка җыюы һәм аны пешереп ашавы – сөрән сугу;

- танымаслык булып киенгән ирләрнең йомырка җыеп йөрүе (җәяүле сөрән);

- мәйдан өчен бүләк җыю;

- мәйдандагы ярыш-бәйгеләр;

- яшьләрнең кичке уены.

Сабантуй – олы бәйрәм һәм аңа хәзелек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырган, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарны җыештырганнар, бәйрәм көнгә лаек нигъмәтләр әзерләгәннәр.

Менә шулай үткән сабантуй.

34

 Кечкенә сабантуй уздыру

1

Балалар өчен  кечкенә сабантуй уздыру. Уеннар: йөгерү, ат чабышы, йомырка кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү., җырлы биюле уеннар.

35

Йомгаклау

1

Үткәннәрне кабатлау, нәтиҗә ясау

6 нчы сыйныф өчен календарь-тематик планлаштыру

Дәреснең темасы

Сәг.

саны

Материалның кыскача эчтәлеге. Белергә һәм башкарырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

Дата

план

Факт

1

Кереш дәрес. Татар халык бәйрәмнәре, йолалары.

1

Татар халык бәйрәмнәре. Гаилә һәм көнкүрешкә кагылышлы  йолалар. Дини бәйрәмнәр. Халык календаре буенча йолалар, бәйрәмнәр. Балаларга таныш булган татар халык уеннары.

2

Татар халкының туй йолалары

1

Туй йолалары турында мәгълүмат бирү

3

“Кыз сорау” йоласы

1

“Кыз сорау” йоласы белән таныштыру

4

Кыз елату йоласы

1

Йола тарихы белән таныштыру

5

Никах туе.

1

Көнкүреш йолаларының иң күренеклесе булган «Туй йоласы» театрлы тамашаларга, уеннарга аеруча бай. Кыз белән егетнең танышуыннан алып, аларның гаилә корып яши башлауларына кадәрге вакыт аралыгында бик күп йола ритуаллары уздырыла.  Бу ритуалларны бергә туплап, бер эзлеклелектә караганда туйның билгеле бер сюжеты, конфликты, персонажлар булган бөтен бер тамаша, «театр» икәне күренә.

6

Кызыл туй

1

Кызыл туй йоласы белән таныштыру

7

Бәби туе

1

Бәби туе йоласы белән таныштыру

8

Исем кушу йоласы

1

Бу бәйрәмгә мулла чакырыла. Ул баланың колагына аның булачак исемен һәм әтисенең исемен өч тапкыр әйтә. Баланың битен ябып, мендәргә салып, мулла янына китерәләр. Киездә баланың әти-әнисе, мулла, авыл картлары утыра. Мулла баланы алып утыра да, аның уң һәм сул колагына баланың исемен әйтә. Бала авырса, яки миң чыкса, баланың исемен алыштыралар.

9-10

Тыйнак кызлар, күркәм холыклы, булдыклы егетләр.

2

Гаиләнең ныклы, гаиләдегеләрнең бәхетле гомер итүе өчен кызларның һәм егетләрнең  күркәм сыйфатларга ия булуы, үзләрен тәрбияләүләре.

Тестлар үткәрү ( Син аралашучанмы?, Син мәктәптә тәртиплеме? Һ.б)

11 -12

Бәхетле гаилә, бәхетле балалар.

2

Гаиләнең ныклы, гаиләдегеләрнең бәхетле гомер итүе өчен кызларның һәм егетләрнең  күркәм сыйфатларга ия булуы. Сабырлык, түземлелек, эш сөючәнлек, башкаларны хөрмәт итү, кечелеклелек, кешелеклелек сыйфатлары чагылышы.

Тестлар үткәрү (Син әләкчеме, Үпкәлисеңме? Һ.б)

13-14

Ут күршеләр...

2

Күршеләр белән аралашу культурасы, дуслык, бәйрәмнәрдә котлау, ярдәмчеллекнең йола дәрәҗәсенә җитүе.

Котлаулар, открыткалар ясау

15

Кунак чакыру йоласы

1

Балалар чыгышы

16

Корбан чалу

1

Безнең халыкта ел тәүлегендә үткәрелә торган җәмгыяви бәйрәмнәр арасында иминлек, мул уңыш теләп, күмәкләшеп корбан чалу, корбан итен бергәләп пешереп ашау йоласы аерым урын алып тора. Корбан 7 төрле була. Корбанны никахтан соң яңа формалашкан гаилә ныклы булсын дип тә, яңа туган бала өчен дә, җир уңдырышлы булсынга, мал-туар ишәйсенгә, иминлек һәм муллык теләп чалганнар. Сарык, үгез, бозау, сыер корбан итеп чалынганнар. Хайванның сөякләрен теләсә кайда ташламаганнар, аларны җыеп суга салганнар, я җиргә күмгәннәр.

17

Мөселманнарның туклануы.

1

Хәләл һәм хәрам ризыклар. Хәләл ризыкны әзерләү өчен хатын – кызга (ризык әзерләүчегә) таләпләр. (Хәдисләргә нигезләнеп). Өстәл янында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре, йолалары. Ризык табучы- ата кешегә хөрмәт.

18

Ураза тоту

1

Ураза тоту – таң атканнан башлап кояш батканчыга хәтле ашаудан, эчүдән, якынлык кылудан, начар сүзләрдән, начар уйлардан тыелып тору. Бу изге көннәрдә һәр мөэмин-мөселман ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша.

19

Кадер киче

1

Ислам динендә Кадер кичәсе (Ләйләт әл Кадр) бик олуг, изге кичәләрдән исәпләнә. Бу кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк дип Коръән кәримнең 97 нче сурәсендә әйтелә. Бу кичәнең дәрәҗәсе дөрестән дә олы, чөнки бу кичәдә Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт с.г.в.не пәйгамбәр итеп сайлый. Җирдә яшәүче бар халык өчен олуг бәйрәм итәрдәй Коръән иңә башлау вакыты , 610 нчы елның Рамазан аеның соңгы (бәлки 27 нче кичәдер) кичәләренең берседер ул.  Мең айдан да хәерлерәк дип әйтү бу кичәдәге эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк икәне, ягъни сәваплырак икәне аңлашыла. Фәрештәләрнең җиргә иңүләре Аллаһның бу кичәдә кешеләргә мәрхәмәтлелеген күрсәтә. Гөнаһларның гафу ителүе, дога кылучыларның догалары кабул ителәчәге аңлашыла. 

20

Ураза бәйрәме

1

Ураза ае тәмамлангач, мөселман ир- атлар җыелып мәчеткә барып бәйрәм намазы укыйлар. Ә хатын- кызлар бу вакытта өйдә бәйрәм коймагы пешерәләр.

21

Корбан бәйрәме

1

Ураза ае тәмамланып 70 көн узгач була. Бу көнне мөселман ир- атлар җыелып мәчеткә барып бәйрәм намазы укыйлар. Ә хатын- кызлар бу вакытта өйдә бәйрәм коймагы пешерәләр. Бу бәйрәм 3 көн дәвам итә. Аллаһның ризалыгы өчен, мөмкинлеге булган кеше корбан чала. Корбан итен 3 өлешкә бүлеп, гаиләгә, туган- тумача, дус- ишләргә, мескеннәргә өләшенә.

22

Мәүлид бәйрәме

1

 Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт салаллаһу галәйхиссаләмнең туган көне. Төрле җирлекләрдә төрлечә йолалар уздырыла.

23

Татар халык уеннары һәм саналмышлар

1

Милли уеннар белән таныштыру, уйнау

24

Аулак өй

1

Аулак өй турында мәгълүмат бирү

25

“Аулак өй” (сәхнәләштерелгән күренеш)

1

Театральләштерелгән тамаша. Җырлы-биюле уеннар оештыру

25

“Боз озату” йоласы

1

Йола белән таныштыру

26

Сөрән сугу йоласы

1

Йола белән таныштыру

27

Яшьләр җыены

1

Яшьләр су буйларында җыелышып, җырлап- биеп күңел ачканнар.

28

Өмәләр

1

Өмәләрнең төрләре турында мәгълүмат бирү.

29 -30

Татар халкының милли киемнәре

2

Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру, практик дәрес

31

Татар халкының милли орнаментлары

1

Татар халкының милли орнаментлары тарихы аларның мәгънәләре турында мәгълүмат бирү

32

“Кул осталары” көллиятенә виртуаль экскурсия

1

Остаханә турында мәгълүмат бирү, танышу

33 -34

Кул эшләре төрләре

2

Кул эшләре турында мәгълүмат бирү, проектлар яклау

35

Йомгаклау

1

Үткәннәрне кабатлау, нәтиҗә ясау

7 нче сыйныф өчен календарь -тематик планлаштыру

Дәреснең темасы

Сәг.

саны

Материалның кыскача эчтәлеге. Белергә һәм башкарырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

Дата

план

Факт

1

Кереш дәрес. Фин - угор (мари, мордва, удмурт) халыкларының  тормыш – көнкүрешләре белән танышу.

1

 Фин - угор халыкларының территориаль яшәү урыннарын ачыклау  

2 -3.

Фин - угор (мари, мордва, удмурт) халыкларының  милли киемнәре, бизәнү әйберләре

2

Фин - угор (мари, мордва, удмурт) халыкларының  милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән таныштыру

4.

Фин - угор (мари, мордва, удмурт) халыкларының  мәдәниятенә гомуми күзәтү

1

Фин - угор (мари, мордва, удмурт) халыкларының  мәдәнияте турында мәгълүмат бирү

5.

Мари халкының “Семык” бәйрәме

1

Мари халкының “Семык” бәйрәме турында мәгълүмат бирү

6.

Мари халкының “Уярня” бәйрәме

1

Мари халкының “Уярня” бәйрәме белән таныштыру

7.

Мари халкының “Кугече” бәйрәме

1

Мари халкының “Кугече” –  масленницадан соң 7 атна үткәч уздырыла торган  бәйрәм турында мәгълүмат бирү

8

Мари халкының “Шорыкйол” бәйрәме

1

Мари халкының гасырлардан килгән “Шорыкйол” бәйрәме белән таныштыру

9

Мари халкының әдәбиятына күзәтү

1

Мари халкының әдәбиятына күзәтү ясау

10

Мари халкы әкиятләре

1

Мари халкы әкиятләре турында мәгълүмат бирү, әкиятләрен уку, анализлау, чагыштыру

11

Макс Майн, мари халык шагыйре Дуслык җырчысы

1

Макс Майн, мари халык шагыйре Дуслык җырчысы белән танышу, шигырьләрен уку

12

Мари халкының милли ризыклары

1

Мари халкының милли ризыклары белән таныштыру

13

Мари халкы мәдәниятенә карата проект эше

1

Практик дәрес, проектлар яклау

14.

Удмуртларның  "Гырон-быдтон"ы -  дуслык бәйрәме.

1

Удмуртларның  "Гырон-быдтон"ы -  дуслык бәйрәме белән таныштыру

15

Удмурт  халкының әдәбиятына күзәтү

1

Удмурт халкының әдәбиятына күзәтү ясау

16

Удмурт  халкы әкиятләре

1

  Удмурт халкы әкиятләре турында мәгълүмат бирү, әкиятләрен уку, анализлау, чагыштыру

17

Удмурт  халкы уеннары

1

Удмурт халкы уеннары турында мәгълүмат бирү, анализлау, чагыштыру

18

Удмурт  халкының милли ризыклары

1

Удмурт халкының милли ризыклары белән таныштыру

19

 Удмурт халкы мәдәниятенә карата проект эше

1

Практик дәрес, проектлар яклау

20.

Мордва (эрзя) халкының йолаларын саклау,  «Балтай» бәйрәме

1

Мордва (эрзя) халкының йолаларын саклау,  «Балтай» бәйрәме турында мәгълүмат бирү

21

“Валдя шинясь” – мордва халкы бәйрәме

1

“Валдя шинясь” – мордва халкы бәйрәме белән таныштыру

22

Мордваларның Масторавань тундо (Җир-Ана) бәйрәме

1

Мордваларның Масторавань тундо (Җир-Ана) бәйрәме белән таныштыру

23

Мордва (эрзя) халкының әдәбиятына күзәтү

1

Мордва (эрзя) халкының әдәбиятына күзәтү ясау

24

Мордва (эрзя) халкының әкиятләре

1

Мордва халкы әкиятләре турында мәгълүмат бирү, әкиятләрен уку, анализлау, чагыштыру

25

Мордва (эрзя) халкының уеннары

1

Мордва халкы уеннары турында мәгълүмат бирү, анализлау, чагыштыру

26

Мордва (эрзя) халкының милли ризыклары

1

 Мордва халкының милли ризыклары белән таныштыру

27

Мордва (эрзя) халкы мәдәнияте буенча проект яклау

1

Практик дәрес, проектлар яклау

28

Чуваш халкының тормыш – көнкүрешенә, мәдәниятенә гомуми күзәтү

1

Чуваш халкының тормыш – көнкүрешенә, мәдәниятенә гомуми күзәтү ясау

29

Чувашлар халкының“Уяв” –дуслык һәм бердәмлек бәйрәме

1

Чуашлар халкының“Уяв” –дуслык һәм бердәмлек бәйрәме турында мәгълүмат бирү

30

“Акатуй” – Язгы бәйрәм

1

“Акатуй” – Язгы бәйрәм белән таныштыру

31

“Чүклеме” – чуваш халык бәйрәме

1

“Чүклеме” – чуваш халык бәйрәме тарихы белән таныштыру

32

Чувашлар халкының әдәбиятына күзәтү

1

Чувашлар халкының әдәбиятына күзәтү ясау

33

Чувашлар халкының әкиятләре, уеннары, милли ризыклары

1

Чувашлар халкының әкиятләре,уеннары, милли ризыклары белән таныштыру, уку, чагыштыру

34

Чувашлар халкының мәдәнияте буенча проект яклау

1

Практик дәрес, проектлар яклау

35

Курсны йомгаклау, нәтиҗә ясау

1

Курсны йомгаклау, нәтиҗә ясау

8 нче сыйныф өчен календарь- тематик планлаштыру

Дәреснең темасы

Сәг.

саны

Материалның кыскача эчтәлеге. Белергә һәм башкарырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

Дата

план

Факт

1

Кереш дәрес.  Рус халкының  тормыш – көнкүрешләре белән танышу.

1

 Рус халкының территориаль яшәү урыннарын ачыклау, тормыш – көнкүрешләре белән таныштыру  

2

Раштуа бәйрәме

1

Раштуа бәйрәме белән таныштыру, уздырылу үзенчәлекләрен аңлату

3

“Май чабу”(масленница)  бәйрәме

1

“Май чабу”(масленница)  бәйрәме турында гомуми мәгълүмат бирү

4

Пасха

1

Пасха бәйрәме турында аңлату, күзәтү ясау

5

“Троица” бәйрәме

1

“Троица” бәйрәме турында гомуми мәгълүмат бирү

6

Рус халык бәйрәме «Каравон»

1

Рус халык бәйрәме «Каравон» белән таныштыру

7

“Иван Купала” бәйрәме  

1

“Ивана Купала” бәйрәме  турында гомуми мәгълүмат бирү

8

Бал бәйрәме (Спас) – рус халкының иң яраткан җәйге бәйрәмнәренең берсе

1

Бал бәйрәме (Спас) – рус халкының иң яраткан җәйге бәйрәмнәренең берсе турында аңлату, күзәтү ясау

9.

Алма спасы – җәйне озату бәйрәме

1

Алма спасы – җәйне озату бәйрәме турында гомуми мәгълүмат бирү

10.

Чикләвек спасы – өченче спас

1

Чикләвек спасы – өченче спас турында аңлату, күзәтү ясау

11

Рус халкының әдәбиятына күзәтү        

1

Рус халкының әдәбиятына күзәтү ясау

12

Рус халкының әкиятләре

1

Рус халкының әкиятләре белән танышу, уку, анализлау, чагыштыру

13

Рус халкының уеннары

1

Рус халкының уеннары белән танышу, анализлау, чагыштыру

14

Рус халкының милли ризыклары

1

Рус халкының милли ризыклары белән таныштыру

15

Рус халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре

1

Рус халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән таныштыру

16

Рус халкының мәдәнияте буенча проек яклау

1

Практик дәрес, проектлар яклау

17

Керәшен халкының  тормыш – көнкүрешләре белән танышу.

1

Керәшен халкының  тормыш – көнкүрешләре белән таныштыру

18

Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме

1

Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме турында гомуми мәгълүмат бирү

19

Керәшеннәрнең Покрау бәйрәме

1

Керәшеннәрнең Покрау бәйрәме турында гомуми мәгълүмат бирү

20

“Бәрмәнчек” бәйрәме

1

Яз көне талда бөреләре барлыкка килгәч үткәрелә торган бәйрәм турында аңлату

21

“Симек”бәйрәме

1

Керәшеннәрнең язны озатып, җәйне каршы алу бәйрәме белән таныштыру

22

Җәйге Көҗмә - Демьян бәйрәме

1

Җәйге Көҗмә - Демьян – 14 июль көнне үткәрелә торган җәйге бәйрәм турында гомуми мәгълүмат бирү

23

Элҗен бәйрәме

1

Элҗен – 2 август көнне үткәрелә торган җәйге бәйрәм турында гомуми мәгълүмат бирү

24

Көзге Көҗмә - Демьян

1

Көзге Көҗмә - Демьян – 14 ноябрь көнне уздырыла торган өлкәннәр бәйрәме турында гомуми мәгълүмат бирү

25

Кышкы Микулы  - өлкәннәр бәйрәме

1

Кышкы Микулы -19 декабрь көнне уздырыла торган өлкәннәр бәйрәме турында гомуми мәгълүмат бирү

26

Керәшен халкының уеннары

1

 Керәшен халкының уеннары белән танышу, анализлау, чагыштыру

27

Керәшен халкының милли ризыклары

1

Керәшен халкының милли ризыклары белән таныштыру

28

 Керәшен халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре

1

Керәшен халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән таныштыру

29

Керәшен халкының мәдәнияте буенча проект яклау

1

Практик дәрес, проектлар яклау

30

Башкорт халкының  тормыш – көнкүрешләре белән танышу.

1

Башкорт халкының  тормыш – көнкүрешләре белән таныштыру

31

Башкорт халкының  бәйрәмнәре

1

Башкорт халкының  бәйрәмнәре белән таныштыру

32

Башкорт халкының  әдәбияты

1

Башкорт халкының  әдәбиятына гомуми күзәтү ясау

33

Башкорт халкының  уеннары, милли киемнәре

1

Башкорт халкының  уеннары, милли киемнәре белән таныштыру

34

Башкорт халкының  мәдәнияте буенча проект яклау

1

Практик дәрес, проектлар яклау

35

Курсны йомгаклау, нәтиҗә ясау

1

Курсны йомгаклау, нәтиҗә ясау

9 нчы сыйныф өчен календарь -тематик планлаштыру.

Дәреснең темасы

Сәг.

саны

Материалның кыскача эчтәлеге. Белергә һәм башкарырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

Дата

план

Факт

1

Кереш дәрес.   Үткәннәрне искә төшерү

1

 Үткән сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү, системага салу

2

К. Насыйри иҗатына күзәтү

1

Әдипнең татар халык фольклоры эшчәнлегенә гомуми мәгълүмат бирү

3

Н. Исәнбәт иҗатына күзәтү

1

Әдипнең татар халык фольклоры эшчәнлегенә гомуми күзәтү ясау

4

Татар халкының милли бәйрәме- Сабантуйның татар әдипләре иҗатында сурәтләнеше. Г.Тукайның “Исемдә калганнар” повесте

1

Г.Тукайның “Исемдә калганнар” повестенда Сабантуйның сурәтләнешен ачыклау

5

Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә Сабантуй бәйрәменең чагылышы

1

Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә Сабантуй бәйрәменең чагылышын күзәтү, чагыштыру

6-7

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” автобиографик повестенда татар халкының бәйрәм һәм йолалары чагылышы

2

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” автобиографик повестенда татар халкының бәйрәм һәм йолалары чагылышын тикшерү, нәтиҗә ясау

8.

Б. Рәхмәтнең “ Сабан туенда” шигыре

1

Б. Рәхмәтнең “ Сабан туенда” шигырендә Сабантуй бәйрәменең чагылышын өйрәнү

9.

Г. Моратның “ Сабан туе” шигыре

1

Г. Моратның “ Сабан туе” шигыре шигырендә Сабантуй бәйрәменең чагылышын өйрәнү, чагыштыру

10.

М. Садриның “Сабан туе” җыры

1

Җырны тыңлау, өйрәнү. Практик дәрес

11.

“Сабантуй” газетасына сәяхәт

1

Практик дәрес

12.

Л. Фәттаховның “Сабантуй” картинасы буенча иҗади эш

1

Практик дәрес

13.

Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясенә күзәтү

1

Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә тасвирланган Гает бәйрәменә күзәтү ясау

14.

Г. Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәре

1

Г. Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәрендә сөннәткә утырту йоласының бирелешенә күзәтү ясау

15.

М. Кәримнең “ Озын – озак балачак” әсәрендә Бәби туе йоласы

1

М. Кәрим “ Озын – озак балачак” әсәрендә бирелгән Бәби туе йоласына күзәтү

16.

Ф. Бурнашның “ Яшь йөрәкләр” әсәрендә Туй йоласы

1

Ф. Бурнашның “ Яшь йөрәкләр” әсәрендә бирелгән Туй йоласына күзәтү ясау

17.

Ф. Садриевның “Таң җиле” романында Туй йоласы

1

Ф. Садриевның “Таң җиле” романында тасвирланганТуй йоласына күзәтү ясау

18.

Г. Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” әсәрендә Никах туе йоласы

1

Г. Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” әсәрендә 20 нче гасыр башында уздырылган  Никах туе йоласының гаҗәеп тулы һәм җанлы чагылышын өйрәнү

19 -20.

Ф. Хөснинең “Йөзек кашы” повестенда  халык йолаларының чагылышы

2

Ф. Хөснинең “Йөзек кашы” повестенда Кыз урлау йоласы белән таныштыру, күзәтү ясау;

Ф. Хөснинең “Йөзек кашы” повестенда Сабантуй бәйрәменең чагылышын тикшерү

21 -22

Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә халык йолаларының чагылышы

2

Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә Әбием сандыгы;

 Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә Соңгы юлга озату йоласы

23.

Э. Шәрифуллинаның “Каз өмәсе” шигыре

1

Э. Шәрифуллинаның “Каз өмәсе” шигырендә йоланың чагылышына күзәтү ясау

24.

К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасында каз өмәсенең бирелеше

1

К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасында каз өмәсенең чагылышына күзәтү ясау

25.

Т. Миңнуллинның “Бәхетле кияү” әсәрендә Яңгыр теләү йоласы

1

Т. Миңнуллинның “Бәхетле кияү” әсәрендә Яңгыр теләү йоласының бирелешенә күзәтү ясау

26.

Татар әдәбиятында гореф- гадәтләрнең, бәйрәмнәрнең, йолаларның бирелешенә проект яклау

1

Практик дәрес

27.

Рус әдәбиятында рус халкының гореф- гадәтләре, бәйрәмнәре сурәтләнеше

1

Рус әдәбиятында рус халкының гореф- гадәтләре, бәйрәмнәре сурәтләнешенә кереш дәрес

28.

Л. Толстой “Детство”

1

Л. Толстой “Детство” әсәрендә гореф – гадәтләрнең бирелешенә күзәтү

29.

И. Шмелев “ Лето Господне”

1

И. Шмелев “ Лето Господне” әсәрендә   халык традицияләренең  чагылышын тикшерү

30.

А. Пушкин  “Евгений Онегин”

1

А. Пушкин  “Евгений Онегин” романында гореф – гадәтләрнең бирелешенә күзәтү

31.

Н. Гоголь “ Вечер накануне Ивана Купала”

1

Н. Гоголь “ Вечер накануне Ивана Купала” әсәрендә әлеге бәйрәмнең чагылышы

32.

Н. Гоголь “Ночь перед Рождеством”

1

Н. Гоголь “Ночь перед Рождеством” әсрендә әлеге бәйрәмнең чагылышы

33.

Рус әдәбиятында рус халкының гореф- гадәтләре, бәйрәмнәре сурәтләнешенә проект эше

1

Практик дәрес

34.

Курсны йомгаклау, нәтиҗә ясау

1

Курсны йомгаклау, нәтиҗә ясау

                                                  Файдаланылган әдәбият

Укытучылар өчен әдәбият исемлеге

1. Бакый Урманче. Сабантуй йолалары//Ватаным Татарстан. – 1989. – 2 июнь

2. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан:Татар кит.нәшр., 1995.

3. Викбулатов К. М. Нардуганский цикл традиционных танцев татар-кряшен / Искусство Татарстана: пути становления.- Казань,1985.- 53-68б.

4. Сәүбанова С. Бәйрәмнәр,туйлар өчен. – Казан: “Раннур”нәшр.,1999.

5. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан:татар кит.нәшр., 1980.

6. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре /Татарстан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. Казан:милли китап, 2000.

7. Татар халкының җырлы-биюле уеннары /Төз. Х.Гатина, сүз башы язучы И.Надиров. – Казан:Татар кит.нәшр., 1968.

8. Татар халык уеннары/Төз., сүз башы һәм искәрмәләр авторы Р.Ягъфәров. – Казан: Раннур, 2002.

9. Уразманова Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан:Татар кит.нәшр., 1992.

10. Шәймәрданов, Р.Сибгатуллин. татар милли педагогикасы. – Казан:”Матбугат йорты”нәшр., 2004.

11.Ягъфәров Р. Уен –күңел бәйрәме.- Казан:Мәгариф,2009.

12. Ягъфәров Р. Татар халык уеннарын төркемләү мәсьәләсе //Фәнни эзләнүләр юлында. – Казан:Фикер, 2000.

13. Ягъфәров Р. Халык уеннары//Мәгариф. – 2001. - №9.

14.Ягъфәров Р. Халык уеннары//Мәгариф. – 2002. - №1.

15. Ягъфәров Р. Татар халкының уен фольклоры. – Казан:Иман, 2002.

Укучылар өчен әдәбият исемлеге

  1. Ганиева Ф.Ә. Әдәбият: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек- 5 нче сыйныф.-Казан:Тат.кит.нәшр.,2017
  2. Ганиева Ф.Ә. Әдәбият: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек- 6 нче сыйныф.-Казан:Тат.кит.нәшр.,2017
  3. Ганиева Ф.Ә. әдәбият:татар урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия.- Казан: Мәгариф,2001
  4. Закирҗанов Ә.М. Әдәбият.9 нчы сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек-Казан:Тат.кит.нәшр.,2016
  5. Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 7 нче сыйныф.-Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2017


Предварительный просмотр:

Тема “Экологик марафон”

(Татар теленнән класстан тыш чара)

Максат:

1. Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында укучылар-

ның белемнәрен ныгыту;

2. Экология терминын аңлату. Укучыларны кешелекне борчыган

экологик мәсьәләләрнең барлыкка килү сәбәпләре белән таныштыру.

3.Туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер презентациясе, кроссвордлар, ребуслар.

  • Әй , укучы!  
  • Әле дә туган телең бар . Өмет белән тулы хисләреңне дөньяга ничек белдерер     идең ?!
  •   Әй, укучы! Кара тирә -  ягыңа. Яныңда туганнарың, дусларың,  сыйныфташларың.. Елмаеп кара син аларга, бәхет телә. Һәр елмаюлы карашың  сиңа уңыш китерсен, көн буена җитәрлек көч, яхшы кәеф  бирсен.
  • Хәзер бер – беребезгә карап елмайыйк, хәерле көн телик.

Мультфильм карау

-Укучылар, бу мультфильмда нәрсә турында сүз бара, нәрсә күрдек?

( агачлар да авырый икән)

-Ә аларны ничек дәвалыйлар? (Кәҗә кимергән урынны, сынган ботак урынын бәйләп куйганнар...)

-Агачлар кайда күпләп үсә? (урманнарда)

- Урманнарны сакларга кирәкме? Ничек итеп саклап була?

Сулыкларны, болыннарны саклыйлармы? ( Әйе)

-Димәк , без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез.

- Табигатьне саклау турында.

Бүгенге чарабыз Квест формасында узачак. Сезнең алда ак кәгазь битләре ята, анда саннар язылган. Шул саннар буенча сез эмблемаларны ябыштырырга тиеш буласыз. Ә эмблемаларны мин сезгә биремнәрне үтәгәч бирермен.

1 нче эмблема

Кояш көлеп торганда

Килеп кердек урманга.

Урман безне кумады,

Без бит аның кунагы.

-Менә дусларым, без сезнең белән урманга килеп җиттек.Урман безне үзенең кунагы итеп каршы алды. Сукмаклары тар булса да, күңелкәе киң аның! (Урманның кешеләргә китергән файдасы турында әңгәмә.

-Урман безгә нинди файда китерә?)

- Ә хәзер, балалар, әйдәгез уйнап алыйк!

 Уен. “Гөмбә җыю”.

Гөмбә артларына сораулар язылган:

1. Бу хайваннарның кайсысы урманда яшәми?

а) көнгерә

б) поши

в) бүре

г) төлке

2. Бу кошларның кайсысы артык?

а) кызылтүш

б) тавык

в) песнәк

г) ябалак

3. Кайсы бөҗәк түгел?

а) күбәләк

б) кырмыска

в) үрмәкүч

г) бака

4. А хәрефеннән башланган хайван исемнәрен әйтегез.

5. К хәрефеннән башланган кош исемнәрен әйтегез.

6.  Бөҗәк исемнәрен әйтегез.

7. Бу хайваннарның кайсысы артык?

а) сыер

б) сарык

в) поши

г) бозау

8. Бу сүзләрнең кайсысы артык?

а) ромашка

б) усак

в) каен

г) имән

2.Су анасы:

Мин -Су анасы булам, суда яшим, суда торам.

Саклыйм су чисталыгын, күлләрнең матурлыгын.

Сусыз тора алмыйлар җир йөзендә нәрсәләр? (Агачлар,чәчәкләр, хайваннар,бөҗәкләр)

Укучылар, су анасы сезне балык тотарга чакыра.

  • Балалар, бөтен җирдә дә балык тотарга ярыймы?
  • Ә балыкны нәрсә белән генә тотарга ярый?
  • Дөрес, Балыкны без рөхсәт ителгән урыннарда гына һәм кармак белән генә тота алабыз.
  • 3. “Балык тоту” уены.
  • (Балыклар артына җәнлекләр турында табышмаклар язылган).
  • 1) Ул өстенә җәй дә, кыш та
  • Энәле күлмәк кия.
  • Шулай да аны әнкәсе
  • Йомшагым диеп сөя.
  • 2) Урманнан чыгар,
  • Корсак асты чуар;
  • Койрыгы сырлы,
  • Хәйләсе күп төрле.
  • 3) Кыш көне ак,
  • Җәй көне соры,
  • Урманнан чыгар,
  • Кыр буйлап чабар.
  • 4) Кош түгел, оча,
  • Ябалактан курка,
  • Чикләвекне ярата,
  • Сызгырса, урманны яңгырата.
  • 5) Сорыдыр төсе,
  • Үткендер теше,
  • Урманда йөри,
  • Бозаулар эзли.
  • 6) Нечкә билле,
  • Көлтә койрыклы.
  • 7) Җәен урманга патша,
  • Кышын кардан да аста.
  • 8) Аягын, башын яшерә,
  • Таш күлмәге эченә.
  • 9) Канаты бар - оча алмый,
  • Коры җирдә яши алмый.

3.”Мине таны” уены

4. Пазл уены.

5. 1 нче команда.   Без урманнарны, сулыкларны, кошларны, хайваннарны сакларга тиешбез.

2нче команда. Аларга карата сакчыл караш булдырсак, урманнар, сулыклар, кошлар, хайваннар безгә гомер буе файда китерәчәк.

Ә табигатьне яклау һәм саклау закон тарафыннан каралганмы?

- Әйе.

Бигрәк тә игътибарга лаек булган яки югала барган хайваннарны, үсемлекләрне без кайсы китаптан карап белә алабыз?

Әйдәгез тикшереп карыйк- Кызыл китап.

Укучылар , әлеге чарада барыгыз да актив катнаштыгыз, рәхмәт.

Ә хәзер, үзегезнең урындык астына карагыз әле, Нәрсә таптыгыз?

  • Шушы төстәге эзләр буенча барып, үзегезгә тиешле призентны аласыз.
  • Димәк, сез бүгеннән кемнәр буласыз? Яшь экологлар

  Табигатьне саклауга сез дә үзегезнең өлешегезне кертерсез дип өметләнәм.

Табигать ул – кешеләрнең зур байлыгы. Саклыйк һәм баетыйк без аны!!!

Һәр почмагы аның, Һәр сукмагы

Тиңсез матур, чиксез ягымлы.

Җирнең һичбер гүзәл урынына да

Алыштырмам туган ягымны.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Ютазы муниципаль районы

Урыссу гимназиясе

Могҗизалар кыры

(Композитор Рөстәм Яхинның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган кичә)

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ахунова Венера Салих кызы әзерләде

                                     2014 нче ел, гыйнвар.

                                           Могҗизалар кыры

(Композитор Рөстәм Яхин иҗатына багышланган кичә)

Чараның максаты:  композитор Рөстәм Яхин турында белемнәрне тирәнәйтү, аның әдәбиятта һәм сәнгатьтә тоткан урынын билгеләү,  укучыларда музыка сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

Җиһазлау:

  1. Зал түрендә Р.Яхин портреты.
  2. Р.Яхин тормышына һәм иҗатына багышлап укучылар чыгарган стена гәзите.
  3. “Р.Яхин тормышы”, “Р.Яхин иҗаты” дигән кроссвордлар.
  4. Туган як табигатенә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе.
  5. “Могҗизалар кыры” өчен ясалган барабан.
  6. Магнитлы такта.

 «Бәйрәм вальсы» яңгырый. Сәхнәгә алып баручылар чыга.Түбәндәге сүзләр белән кичәне ачып җибәрә.

  • Хәерле кич, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар.

  Кем син, Яхин?

Затлы маэстро.

Композитор. Данлы пианист.

Җирдән алып күккә кадәр тылсым –

Җырларыңа бар да сыйган ич.

 

Син йортларның тәрәзәсен ачтың,

Дан җырладың сөйгән халкыңа.

Бездә туып-үскән сандугачлар

Син калдырган көйгә талпына.

     

     Без бүген  Рөстәм Яхин тормышына һәм иҗатына багышланган ”Могҗизалар  кыры” уенын үткәрербез. Уеныбызның үткәрелү тәртибе белән таныштырып китәм.

     Уенда өлкән сыйныф укучылары катнаша.Уен 3 турдан тора. I турга барабан янына 3 укучыны чакырабыз.

     Барабан угы туктаган бүлектәге очколарны жюри язып бара. ( Алып баручы жюри әгъзалары белән таныштыра).

  Укучы хәреф әйтә.  Минем  ярдәмчем  магнитлы тактага язылган сүзнең

 ( хәрефләр магнит белән тактага беркетелгән) хәрефләре дөрес әйтелсә, хәреф язылган ягын әйләндереп куя, хәреф дөрес әйтелмәсә, барабан икенче катнашучыга күчә.

  Барабан угы “Бүләк” дигән урында туктаса, ярдәмче кара тартма алып чыга.

Катнашучы бүләк алырга теләсә, кара тартмаэченнән истәлекле бүләк чыга (тартмада китап, дәфтәр, ручка яки блокнот булырга мөмкин). Бүләкне алырга теләмәсә, уенны дәвам итә. Уенның шарты аңлашылса, башлыйбыз.

  • I турда катнашучыларга Рөстәм Яхин тормышы белән бәйле сорау бирелә.

Рөстәм Яхин 1921 елның 16 августында Казанда туган. Балачактан музыкага тартылган, татар халык җырлары белән кызыксынган,  моны  аның әнисе яхшы белгән. Туганы, танылган җырчы Мәрьям Рахманкулова киңәше белән 13 яшендә Рөстәм Яхин Казанның 1нче балалар музыка мәктәбенә укырга бара.  Мәктәп директоры Р.Л.Поляков һәм фортепиано укытучысы А.В.Чернышева баланың сәләтен күреп, аңа укуын Мәскәүдә дәвам итәргә тәкъдим итә. Мәскәү музыка училищесында А.Г.Руббахның фортепиано сыйныфын тәмамлаганнан соң, 1941 елда Р.Яхин Мәскәү консерваториясенә имтиханнарын уңышлы тапшыра.

 Сорау:

  • Рөстәм Яхинның әнисенең исеме ничек? ( Җавап: Мәрьям).
  • Беренче җиңүче билгеле булды, ул финалда катнашырга әзерләнә тора. Каташучыларга зур рәхмәтебезне җиткереп, алар белән саубуллашабыз.  II турга 3 уенчыбызны чакырабыз.
  • II турда катнашучыларга Рөстәм Яхин  эшләгән урын белән бәйле сорау бирелә.

  •  Татарстанның халык артисты Рафаэль ИЛЬЯСОВ истәлекләреннән:

“Гаҗәеп зыялы-тәрбияле, ярдәмчел, кече күңелле, искиткеч олы талантлы Рөстәм Яхин белән мин   радиода эшли башлаган беренче көнемдә үк танышкан идем. Ул көнне Рөстәм абый радиода даими эшләп килгән сәнгать советы утырышына чакырылган булган. Шушы көннән башлап, Рөстәм абый без тәҗрибәсез мөхәррирләргә, теоретик һәм практик ярдәмнәр күрсәтеп, музыка сәнгатен пропагандалауда радио мөмкинлекләрен оста файдалану серләрен ачарга ярдәм итте. Миңа, өлкән мөхәррир вазифасын үтәүче буларак, ул чакта Бөтенсоюз радиосы өчен атналык, айлык, хәтта еллык эш планнарын төзү йөкләнде. Татар музыкасы үсешен чагылдырган программаларда Рөстәм Яхинның яңа әсәрләрен эфирдан ишетергә мөмкин иде. Бу кайберәүләрдә ризасызлык тудырып, төрле шикаятьләр язу өчен сәбәп булды. «Редакция хезмәткәрләре өчен Рөстәм Яхин, Сара Садыйковадан башка композиторлар юк», – дип, гаделсезгә рәнҗетүләр аз булмады.

    Рөстәм Яхинны радиода тавыш язу студиясендә, репетиция бүлмәсендә еш кына рояль артында теге яки бу әсәрен җырчылар белән өйрәнү вакытында күрергә мөмкин иде. Ул еллардагы берсеннән-берсе атаклы, танылган җырчылар, музыкантлар отрядының көн саен диярлек радиога Рөстәм Яхин белән репетициягә ашыгуларын сагынып сөйләргә генә калды”.

Сорау:

  • Рафаэль Ильясов белән Рөстәм Яхин нинди радиода эшлиләр? (Җавап: “Татарстан” радиосы).
  •  Икенче җиңүче билгеле булды, ул финалда катнашырга әзерләнә тора. Каташучыларга зур рәхмәтебезне җиткереп, алар белән саубуллашабыз.  III турга 3 уенчыбызны чакырабыз.
  • Шул ук истәлекләргә мөрәҗәгать итәбез.
  • “Рөстәм Яхинның фортепиано һәм оркестр өчен язган концертын татар музыкасы тарихында әле бүгенге көнгә кадәр автордан уңышлырак башкаручы күренмәде дисәк, хата булмас. Композитор, татар һәм башкорт шагыйрьләре сүзләренә, дөнья классиклары шигъриятенә мөрәҗәгать итеп, үлмәс җырлар һәм романслар иҗат итте. Рөстәм Яхин шагыйрь Мостафа Ногман белән, төрле темаларга багышлап, иҗади берлектә дистәләгән җырлар язды. Аларның һәркайсы җыр сәнгатебезнең алтын фондын тәшкил итә. «Киек казлар» җыры дөньяга килгәч, Рөстәм абый Яхин һәм Мостафа абый Ногман кош тоткан сабыйлар сыман шатланып-куанып йөрделәр. Ә инде «Киек казлар» җыры магнитофон тасмасына язылып мәңгеләштерелгән көннәр аларның икесе өчен дә иң истәлекле, иң кадерле вакыт иде.

Рөстәм Яхин күп язды. Скрипка, кыллы квартет һәм башка уен кораллары өчен пьесалар иҗат итте, халык көйләрен эшкәртергә дә вакыт тапты.

Сорау:

  • Рөстәм Яхин тагын нинди уен коралы өчен пьесалар иҗат итә?

(Җавап: виолончель)

  •  Өченче  җиңүче билгеле булды, ул финалда катнашырга әзерләнә тора. Каташучыларга зур рәхмәтебезне җиткереп, алар белән саубуллашабыз.   Ә хәзер тамашачылар белән уен.

  • Үзенең иҗат дәверендә Рөстәм Яхин 400дән артык музыкаль әсәр иҗат итә. Аларның күпчелеге - җыр-романслар. Шул ук вакытта ул оркестр белән фортепиано өчен концертлар, оркестр белән хор өчен кантаталар, фортепиано, скрипка, виолончель өчен әсәрләр яза һәм халык җырларын эшкәртүгә дә зур өлеш кертә.
  • Шуның белән бергә аһәңсазыбыз Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, Венера Шәрипова, Зөләйха Хисмәтуллина, Азат Аббасов, Эмиль Җәләлетдинов кебек күренекле җырчыларга фортепиано партиясен башкара, Казан, Мәскәү, Ленинград, Ташкент, Алма-Ата, Свердловски, Сарытау, Ульяновски, Куйбышев, Киев кебек зур шәһәрләрдә концертлар биреп, тыңлаучыларның мәхәббәтен казана.

Сорау:

  • Бу концертларда пианист буларак катнаша. Рөстәм Яхин үзен тагын кем буларак таныта?   (Җавап: концертмейстер).
  • Безнең 3 җиңүчебез дә билгеле, хәзер аларны финалда катнашырга чакырабыз. Рәхим итегез.
  • Композитор Рөстәм Яхинның 1967 елда Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган «Туган ягым» дигән күтәренке патетик рухтагы җыры 1993 елда Татарстан Республикасының Дәүләт гимны буларак кабул ителде.

Татар профессиональ музыкасының аһәңен, аның стиль-өслүбен, мелодик тибын формалаштырып үстерү, иң беренче чиратта,  бу ике данлыклы композиторның  исемнәре белән бәйле. Беренчесе – Рөстәм Яхин. Икенчесе үзенең үлемсез әсәрләрендә аеруча халык җырларының көй-моң өлгеләрен заманча эшкәртеп, аларны якты-дәртле, киң-иркен сулыш белән баетып кулланса, Рөстәм Яхин шул гүзәл башлангычны дәвам итеп, үзенең җыр-романсларын П.Чайковский, С.Рахманинов, С.Прокофьев, Ф.Шуберт, Р.Шуман, Ф.Шопен, Э.Григ кебек бөек композитор һәм пианистларның романтик стилен, романтик аурасын Көнчыгыш мәдәнияте, һәм, билгеле, милли традицияләр белән үреп иҗат итә.

Сорау:

              Икенче композитор - кем ул?   (Җавап: Салих Сәйдәшев).

  • Безнең уеныбызның җиңүчесе билгеле булды.Аны чын күңелдән тәбрик итәбез һәм супер уен тәкъдим итәбез.

  • Композитор камера-вокал иҗатында лирик-романтик, лирик-фәлсәфи мотивлар белән генә чикләнеп калмый, ул лирик-драматик, лирик- трагик һәм лирик-патриотик хис-тойгылырны да зур осталык белән яңгырата. Бу аның патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләренә язган вокал шәлкемендә аеруча калку гәүдәләнә. Муса Җәлил әсәрләренә Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, тагын 20дән артык композиторның көй язуы мәгълүм. Рөстәм Яхинның әлеге циклы исә татар камера-вокал музыкасында бердәнбер булуы белән генә түгел, аның Муса Җәлил шигырьләренә беренчеләрдән музыка язарга алынуы белән дә әһәмиятле. Биш кисәкле бу цикл шагыйрьнең  «Тик булса иде ирек», «Үткәндә кичергән», «Соңгы җыр», «Катыйльгә» шигырьләреннән тора һәм ул композиторның зур иҗади уңышы булып санала. Анда герой-шагыйрьнең лирик-трагик һәм лирик-патриотик кичерешләре тагын да дулкынландыргыч итеп тасвирлана.

Сорау:

 Биш кисәкле бу циклга шагыйрьнең  «Тик булса иде ирек», «Үткәндә кичергән», «Соңгы җыр», «Катыйльгә» шигырьләре керә. Муса Җәлилнең музыка язылган бишенче шигырен ата.  

                (Җавап: «Җырларым» шигыре)

Уенда катнашкан һәм җиңеп чыккан укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырыла.

 Алып баручы:

Тарихларда батырлыкка дәлил бар,

Моңлы бер җыр булып кайтты Җәлилләр!

Моабиттан исән кайткан җырларны

Яңгырата Сәйдәш, Яхин моңнары.

Рөстәм Яхин тормышына багышланган кичәбез шуның белән тәмам.  Катнашучыларның барысына да зур рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек, зур уңышлар теләп саубуллашабыз.

«Безнең Татарстан» җыры (Ә.Ерикәй сүзләре, Р. Яхин көе) башкарыла.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Урыссу гимназиясе”

“Сөмбелә” бәйрәме

(сыйныфтан тыш чара)

                                                                                  Татар теле һәм әдәбияты укытучылары:        

                                           Ахунова Венера Салиховна,

                                                Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

2016 нчы ел

“Сөмбелә” бәйрәме

Шигырь сөйли-сөйли  1 нче кыз һәм 2 нче кыз чыгалар:

1 нче кыз. 

   Яфраклар вальс бииләр

   Яфраклар оча җилдә

   Очалар бер-берсен кочып

   Төшмичә генә җиргә.

2 нче кыз.

 Бии-бии саубуллашып

   Очалар талгын җилдә

   Саубулыгыз очрашырыбыз,

   Язалар килгәч бу җиргә.

(Әкрен генә атлап сәхнә түренә узалар).

Егет: (Калын итеп киенгән, аягында йон носки, галош, башында бүрек, остендә куртка) Көчкә мәктәпкә барып җиттем. Янгыр ява, салкын җил исә, бөтен җирдә пычырак. Көзнең бер уңай сыйфатлары да юк.

 1 нче кыз: Шуның кадәр пессимист булма инде. Һәр ел фасылының үз вакыты бар.

2 нче кыз: Җәйдән кышка бер-ике көндә күчсәң икенче төрле сойләр идең.

Егет. Әйдә уйлап карыйк әле. Җәй көне җылы, рәхәт, укырга йөрмисең, ялкауланып өйдә ятасың.

1 нче кыз.Ярар инде,  көз көне дә табигать матур. Ышанмасаң, көзге урманга барып кара.

2 нче кыз: Яшелчәләр, җимешләр дә пешә.

Егет. Анысы шулай... Ләкин бит укырга барасы бар, беренче сентябрь җитә, бәхетле җәй көннәре бетә.

1 нче кыз.Бу сорауны төрле күзлектән карап була. Беренче сыйныфка бара торган балалар шатланалар, 11 гә барганнары соңгы елына әзерләнәләр.

Егет. Мескеннәр, кая эләккәнен белмиләр әле. 11 нче сыйныфлар бер елдан соң котыла, ә башкаларга ничә ел укыйсы бар... Иртән торырга, өй эшен эшләргә, иртәдән бирле кичкә кадәр мәктәптә утырырга кирәк.

1 нче кыз: Мәктәптә укымасаң, ңадан калыр идең. Элек хезмәт маймылдан кеше ясаган. Хәзер белемнән күп нәрсә тора.

Әби. И балалар, һәр чорның үз матурлыгы. Кыш үзенең ачы  бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән. Шуңа күрә туйларны да көзен ясаганнар. Ни өчен дип уйлыйсыз, балалар?

Кыз. Әби, белмибез, сөйлә әле.

Әби. Бу, балалар, уңыш бәйрәме - Уңышбикә белән бәйле.

Егет. Уңышбикә? Нәүрүзбикәне беләбез.Ә Уңышбикә безгә кайчан килә?

Әби. Ә Сөмбелә дигән исемне ишеткәнегез бармы?

Кыз. Бар.Түбән очта  Хәмит абзыйлар кызы.

Әби. Әйе, шул. Ул кыз үз исеменең мәгънәсен белә микән, юк микән. Ә менә минем сезгә шул турыда сөйләп китәсем килә.

            Петр 1 заманында кертелгән Юлиан календарына  кадәр, көньяктан килгән зодиак календарь кулланылган һәм август ахырына, башлыча, сентябрьгә туры килүче сигезенче ай Сөмбелә дип йөртелгән.

Безнең ата- бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш -- уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр. Һәм ул, гадәттә, өлгергән башаклар һәм  иген басуы төсендәге алтын – сары  толымлы, “сөмбел”  чәчле кыз кыяфәтендә  күзалланган.

          Кыз. Ә мин аңладым. Сөмбелә - көзге муллык – туклык чоры.

         Малай. Әби, Нәүрүз килгәндә без зур бәйрәм оештырабыз, ә Сөмбелә бәйрәме бармы?

         Әби. Халык “Сөмбелә” бәйрәмен аеруча көр күңел белән  үткәрә торган булган. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы  һәм  муллык билгесе булган  бавырсак пешерелгән. “Сөмбелә” бәйрәме  өйләрдән урамнарга чыккан.Авыл халкы бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп һәм аны уртага алып, мәйданда уен – тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Уенда катнашучы кызлар тәкыя үреп, Сөмбеләнең башына кидерткәннәр.

        Кыз. Әйдәгез, без дә шул бәйрәмне оештырабыз.  Әйтик, киләсе атнага.

     Әби. Әйдәгез, әйдәгез, мин дә булышырмын.

    Малай. Егетләрне дә чакырырга кирәк.

Кыз. Ә кызларны мин чакырам.

                                       Пауза.

Автор.  Бәйрәм көн килеп җитте.

                     Өстәлләр куела. Хуҗа кыз өй җыештыра, кунаклар көтә.

2 нче кыз. Сөмбелә бәйрәме мөбәрәк булсын. Менә әбием бавырсак пешереп җибәрде.

3 нче кыз. Ә мин тәбикмәк алып килдем. Әнием  бу бәйрәмгә махсус  пешерде. Сезгә дә матур теләкләрен җиткерде.

Хуҗа кыз. Рәхмәт,кызлар!(Күчтәнәчләрне өстәлгә куя).

Хуҗа кыз. Егетләр дә соңламаска вәгъдә иткән иделәр.Алар да хәзер килеп җитәрләр.

               Гармун тавышы, егетләр җырлавы ишетелә.

Егетләр. Исәнмесез, саумысыз, нигә кәҗә саумыйсыз?

Бакчагызда шалкан уңган.

Нигә чыгып алмыйсыз?

 Керергә рөхсәтме?

Кызлар. Керегез, кер.

Сөмбелә. Исәнмесез, балалар! Мин  Уңышбикә – Сөмбелә булам. Быел да мул уңышны җыеп алып, эшләремне тәмамлап, сезнең бәйрәмгә кунакка килдем.

Хуҗа кыз. Әйдәгез, уйнап алабыз!

                                        “Челтәр элдем читәнгә” уены.

Сөмбелә. Хәзер көзге уңыштан тәмле ашлар пешерә белүегезне сынап карыйк әле.

2 нче кыз. Ә мин кабак бәлешен яратам. Аның камырына он, йомырка, май, ә эчлеккә туралган кабак, дөге яки тары ярмасы кирәк.

1 нче егет. Ә мин кәбестә салаты яратам. Аңа кәбестә, кишер, суган, сыек май, тәмләткечләр кирәк.

2 нче егет. Мин кызыл аш яратам. Аңа кәбестә, бәрәңге, кишер, суган, кызыл чөгендер, борыч кирәк.

Сөмбелә. Сез мине сөендердегез. Сез бик тырыш кызлар, егетләр икәнсез.Киләчәктә дә шундый булып калыгыз. Хәзер белдегезме инде, кем ул Сөмбелә?

Бергә: Ашлык булып җирдә үсә

            Уңыш бит ул Сөмбелә.

            Бөтен җирне нурга күмә

            Кояш кебек Сөмбелә.