Родителям

Маннанова Рафиня Фанировна

выступление на родительском собрании

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh_ata-_analar_zhyelyshy.docx25.75 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы

муниципаль гомуми белем бирγ учреждениесе

«Боерган төп гомуми белем бирγ мəктəбе»

Гаилə нигезе- əхлаклылык.

(Ата –аналар жыелышында чыгыш)

                       Əзерлəде:

рус теле həм əдəбияты укытучысы

                                                              Маннанова Рəфинə Фəнир кызы

        

Боерган, 2012 ел.

Һәр ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Холык-фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында һәр ата-ана да вакытында уйлана микән?

Мәгълүм ки, әхлак тәрбиясенә нигез гаиләдә салына. Ата-ана үз хезмәтен яратамы? Алар баш ка кешеләр турында ниндирәк фикердә? Болар берсе дә бала игътибарыннан читтә калмый. Шу лар йогынтысында акрынлап баланың дөньяга үз карашы формалаша.

Әлбәттә, балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән-үзе генә килми. Матур гадәтләр яшьтән үк ныгы сын өчен ата-анага зур көч, тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәр бияче булырга бурычлы. Тормыш үзе шуны таләп итә.

Әлбәттә, һәр үрнәк әти-әни танылган педагог ларның хезмәтләрен өйрәнә дип әйтеп булмый. Әмма бөек педагогларның хезмәтләренә шундый ата-аналарның тормыш тәҗрибәсе нигез булып торганына шигем юк.

Бер акыл иясе, тәрбияче үзе тәрбияле булыр га тиеш, дигән. Ә ата-ана — үз баласы өчен иң беренче тәрбияче ул.

Балаларныӊ, γсмерлəрнеӊ həм яшьлəрнеӊ γз-γзлəрен тотышларындагы тупаслыклар, кешелəр белэн аралашудагы кимчелеклəр həммəбезне борчый. Бу нилектəн шулай? Тəрбиянеӊ кайсы урынында нинди ялгышлар жибəрдек? Моны ничек төзəтергə?

Ни генə əйтсəк тə, бала холкына иӊ элек гаилəдə нигез салына. Бала кγп вакытын өйдə - əти-əнилəре янында γткəрə, аларныӊ γзара мөнəсəбəтлəрен кγреп γсə,  гадəтлəрен, сөйлəгəн сγзлəренə хəтле кγӊеленə сеӊдереп бара. Алар кебек булырга, аларныӊ гамəллəрен кабатларга ярата. Малайлар əтилəре булып кыланса, кызлар кγбрəк əни кеше булып уйныйлар. Гаилə тормышы, көзгедəге кебек, аларныӊ уеннарында чагыла.

Кγренекле фикер иясе, мəгърифəтче, тарихчы həм педагог Р.Фəхреддин: бала тəрбиялəγне бишектəн башларга кирəк, бала тəрбиялəγ- ул ата- ананыӊ гаилəдəге генə тγгел, ə бөтен жəмгыять алдындагы бурычы. Бу бурычны γтəмибез икəн, без бозыклыкка юл ачабыз,  аныӊ жимешлəре ачы, дип əйткəн. Р. Фəхреддин өйрəткəнчə, балада иӊ башта гγзəл холык тəрбиялəргə кирəк.  Ул γз- γзенə ышанып, həр нəрсəне γз көче белəн башкарырга өйрəнеп γссен. Балачакны кайгы- хəсрəтсез иӊ гγзəл вакыт дибез. Лəкин бу вакытныӊ аерата жаваплы, кабарланмас чор икəненə бик игътибар итмибез.Менə шушы чорда бала өлкəннəрдəн нəрсə өйрəнсə, шуны гомере буе кабатлаячак. Шуӊа кγрə бу матур сыфатларны тəрбиялəγдə соӊламасак иде.

Бала яхшылыкка, шəфкатьлелеккə кечкенəдəн γк өйрəнергə тиеш. Лəкин моӊа ата-аналар, укытучыларныӊ γгет-нэсихəтен истə калдыру юлы белəн генə өйрəнеп булмый. Беренче чиратта балага бу сыйфатларны көндəлек тормыш сеӊдерергə тиеш.

Бала ата- ананыӊ тормыш көзгесе. Ата-ананыӊ рухи матурлыгы, аларныӊ кγрше- тирəлəргə,  дус-ишлəргə, карт- корыга яхшылык эшли белγе-  балада югары əхлак сыйфатлары тəрбиялəγдə зур ярдəмче. Əгəр ата həм ана кγӊел жылыгын əйлəнə- тирəдəге кешелəргə бирсə,  аларныӊ шатлыгын həм кайгысын уртаклашса, аларны йөрəклəре аша γткəрə белсə, андый гаилəдə тəрбиялəнгəн балалар киӊ кγӊелле, игтибарлы, эчкерсез булып γсə. Ə инде кайбер ата- аналарныӊ γз- γзлəрен генə яратуы, γз мəнфəгатлəрен генə кайгыртуы- иӊ зур бəхетсезлек. Кызганыч, бγген ата- аналарныӊ байтагы кγбесенчə γз балаларыннан башка берни  дə кγрмилəр, ə инде мондый чиктəн ашкан мəхəббəт ахыр чиктə бары тик бəхетсезлеккə китерə.

Əйткəнемчə, бала-гаилə көзгесе. Кояш нурлары су тамчысында ничек чагылса, балаларда да ата-ананыӊ əхлакый йөзе чагыла. Мəктəпнеӊ həм ата- ананыӊ бурычы- həр баланы бəхетле итγ, ə бəхет исə кγпкырлы.

Баланыӊ бəхете- аныӊ шəфкатьлелегендə. Шəфкатьлелектəн – бер кешенеӊ икенче кешегə бирə торган чын йөрəк жылылыгыннан башка кγӊел матурлыгы була алмый. Шəфкатьлелекнеӊ нигезе, чыганагы – тереклекне həм матурлыкны тудыруда, ижат итγдə, раслауда. Яхшылык, матурлык белəн тыгыз бəйлəнештə.

Ничек кенə булмасын, гγзəл хислəр тəрбиялəγ γзлəренеӊ тамырлары белəн балачакка  тоташырга тиеш, ə кешелеклелек, яхшылык, ягымлылык, итагатьлелек хезмəттə, əйлəнə- тирəдə матурлык турында кайгыртканда, борчылганда туа. Матур хислəр балачакта тəрбиялəнмəсə , аларны беркайчан да тəрбиялəп булмый. Шуӊа кγрə балага мəктəптə həм гаилəдə бары тик уӊай шартлар тудыру зарур. Ул матур хислəр тəрбиялəγ мəктəбен γтəргə тиеш. Дөньяны акылы белəн генə тγгел, ə бəлки йөрəк хислəре аша танып белə алса гына, балада əхлакый тəрбиянеӊ асылы чагыла. Мəктəп həм гаилə бердəм булып əхлакый сыйфатлар тəрбиялəгəндə генə, балада əхлаклылык принциплары формалаша. Чөнки дөнья матурлыгы баланыӊ кγӊелен дə матур итə. Бу турыда кγренекле педагог В. Сухомлинский: « Матурлык- кешелеклелекнеӊ, саф хислəрнеӊ, эчкерсез мөнəсəбəтлəрнеӊ нигезе həм асылы ул. Матурлыкка карап елмаю, аныӊ белəн хозурлану həм аӊа соклану миӊа балалар йөрəгенə илтə торган сукмак булып тоелды», - дигəн.

Хəзер γзлəренеӊ шəхси телəклəренə чик куя белмəгəн кешелəр саны арта бара. Дөнья байлыкка мөкиббəн киткəн, акча иӊ мөhим нəрсə итеп санала. Лəкин шуны онытмыйк: «həлак булыйм дисəӊ, я мал тупла, я надан кал», - ди халкыбыз.

Шунысы мəгълγм, кеше γзенеӊ шəхси мəнфəгатьлəренə чик куя алмый икəн, ул беркайчан да яхшы кеше була алмый. γз- γзлəрен яратучылар, γз файдалары өчен генə тырышучылар, кеше кайгысына həм уӊышсызлыгына шатланып, аӊа ваемсыз караучылар, нəкъ менə бала чакларында γз телəклəрен генə γтəтеп, аларны барыннан да өстен куеп, башкаларга битараф булганнар арасыннан килеп чыга да инде.

Мəктəптə соӊгы елларда əдəпсез балалар кγбəйде, дибез. Бу инде- балаларда була торган индивидуализмныӊ бер чире. Əгəр ата-ана баланыӊ хилаф эшлəрен гафу итсə, ул жəзасыз калуга шатлана, тирə- юньдəгелəргə карата дорфа мөнəсəбəттə була, аларныӊ сγзен тыӊламый башлый, ə соӊыннан ул γз ата-анасына да көн кγрсəтми. Нəтижəдə əхлаксыз буын барлыкка килə. Əхлаксыз буын балалары да шундый ук тəрбия ала həм жəмгыять рухи яктан таркала. Бу- куркыныч кγренеш. Кγренекле шəхеслəрнеӊ берсе Иммануил Кант: «Тəрбия сəнгатенеӊ принцибы шундый: балалар бγген өчен тəрбия алырга тиеш тγгел, ə бəлки алар килəчəк буын кешелек дөньясыныӊ тагын да яхшырак сыйфатын тудыру өчен тəрбия алырга тиеш», - дип язган.

Ата –ана əхлаклы булса, бала бəхетле була. Уз- γзенə тəнкыйть кγзлегеннəн карый белгəн, тəрбия өлкəсендə γз белемнəрен даими тулыландырып барган əти- əнилəрнеӊ генə физик яктан таза, акыл ягыннан сəлəтле, рухи-əхлакый яктан нык балалар γстерə алуы беркемдə дə бəхəс  тудырмый.

Сγземне йомгаклап, минем сезгə бер гыйбрəтле хəл сөйлəп китəсем килə, həм сез дə аны балаларга сөйлəсəгез, алар да бу хакта бик нык уйланырлар, бервакытта да ярамаган гамəллəр кылмаслар иде дип ышанасы килə.

«Бер малай əнисе белəн генə тора. Ана, улы начарлык эшлəгəн саен, рəшəткəгə бер кадак кага бара. Еллар уза, бала γсеп буйга житə. Армиягə барып кайта. Беркөнне ул кадакларга игътибар итə həм əнисе янына килə: «Əни, нигə син шулай кγп итеп кадаклар кактыӊ?»- ди. Əнисе: « Улым, менə син бер начарлык эшлəгəн саен мин бер кадак кага бардым. Кγрəсеӊме, ничаклы алар?»- ди. Улы уйга кала həм гел яхшылыклар эшлəргə генə сγз бирə. həм беркайчан да вəгъдəсеннəн чыкмый. Беркөнне ул əнисе янына килə дə: « Əни, кара əле, рəшəткəдə бер кадак та калмады. Мин, яхшылык эшлəгəн саен, берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшлəдем»,- ди. Ə əнисе болай ди: «Улым, əйе, син кγп яхшылыклар эшлəдеӊ həм, шулай итеп, начарлыкларыӊны бетердеӊ дə кебек, тик əнə, кара əле рəшəткəлəргə. Аларныӊ эзлəре калган бит».

Сөйлəгəннəрдəн чыгып, шуны əйтəсе килə: балаларыбыз кешелекле, хезмəт сөючəн булып γссеннəр, тормышта гел яхшы  эзлəр генə калдырсыннар иде.

Əгəр дə ата- ана бөек галимебез Р.Фəхреддиннеӊ « Балачакта алынган тəрбияне соӊыннан бөтен дөнья халкы да γзгəртə алмас» дигəн фикерен тормышка ашыруда бар көчен кызганмый шөгыллəнсə, жир йөзендə ялганлау, икейөзлелек, куркаклык, ялагайлык, хыянəт, γтереш кебе əхлаксызлык кγренешлəренə юл куелыр иде микəн. Юктыр, мөгаен.