Хезмәттәшләрем турында уйланулар...

Нуриева Гульзифа Робертовна

Хезмәттәшләрем турында мәтбугатта басылганнардан

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon glus_abyy.doc26 КБ
Microsoft Office document icon guzllekk_bashlangych_biruche.doc26.5 КБ
Microsoft Office document icon anyn_yanshsend_bulu_uze_ber_bkhet.doc25 КБ

Предварительный просмотр:

Аның тормышы үзе бер тарих

      Табигатьнең алтын-сарыга төренеп үзенә бер сихри төсләр алган мәле. Аяк астында яфрак кыштырдавыннан уйга таласың. Ирексездән хәтер үткәннәргә барып тоташа. Әле кайчан гына ул һәрнәрсә белән кызыксынучан үсмер егет иде. Ә бүген инде  бераз гына чаларган чәчле, абруйлы мөхтәрәм зат. Сүзем озак еллар Богады мәктәбе коллективын җитәкләгән эшлекле, хезмәтен күңел биреп башкаручы, үз эшнең остасы, һәр кешенең күңеленә ачкыч таба белүче остазым Газизов Глүс Габделхаевич турында.

     Нәкъ 60 ел элек ямьле октябрь аенда Габделхәй абый белән Кәримә апа гаиләсендә ... дөньяга аваз сала ул. Кечкенәдән үзен тырыш, эш сөючән, белемгә омтылучан итеп таныта.Туган авылында мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлый. Җиргә булган мәхәббәте аны Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына илтә. 1972 елда аны яхшы гына тәмамлап, Актаныш сельхозтехникасына үсемлекләрне саклау буенча агроном булып эшкә кайта. 2 ел эчендә үзен оста белгеч итеп күрсәтә. Авыл хуҗалыгы Министырлыгы, Өлкә комитеты грамотасы белән бүләкләнә.

     1973-1975 елларда армия хезмәтен үти. Отделение командиры булып җитешә, җәмәгать тәртибендә рота комсомол секретаре вазифасын да башкара. Биредә тырыш хезмәтләре өчен ВЛКСМ грамотасына лаек була.

     Армия хезмәтен үтәп кайткан яшь, энергияле егетне Чалманарат мәктәбенә тарих, физкультура укытучысы итеп чакыралар. Бирегә тикшерү белән килгән РОНО инспекторы Хавис Салихович киңәше белән КДУның тарих факультетын тәмамлый. Шулай ук биредә үзенең тормыш иптәше-Рәмилә апаны очрата. Яшьләр гаилә корып ,1978 елда туган авылы Богадыга кайтып төпләнә. 1989 елга кадәр укучыларны башлангыч хәрби хәзерлек һәм тарих серләренә төшендерә.

     Глүс Габделхаевич 1988-1990 елларда Аеш мәктәбенә директор вазифасын башкара. Биредә умартачылык белән шөгыльләнәләр, үз көчләре белән мәктәпне төзекләндерү эшләре алып баралар. Оста белгеч, төпле җитәкче  инде менә кабаттан туган мәктәбендә хезмәттә. 15 елдан артык гомере Богады мәктәбендә җитәкче булуга багышлана. Укучыларга барлык фәннәрдән дә төпле белем бирү өстенә ,авыл хужалыгы профессиясенә мәхәббәт тәрбияләү, производство нигезләрен укыту, хезмәт тәрбиясе бирү күздә тотыла. Шул елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар хәзер хуҗалыкны әйдәп баручы белгечләр, механизаторлар булып җитешә. Мәктәп, мәктәп яны тәҗрибә участогының да яхшы яктан бәяләнүе җитәкченең тыңгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Глүс Габделхаевич Хакимият мактау грамотасы, Татарстан Мәгариф министрлыгы грамоталарына лаек була.

     Глүс Габделхәевич үз тәҗрибәсен башка укытучылар белән дә бик теләп уртаклаша. Аны коллективта да, ата-аналар да хөрмәт итәләр. Гаиләсендә Глүс абый тормыш иптәше Рәмилә апага ныклы терәк, кызы- Ләйсән, улы -Ирек ,аларның гаиләләренә яраткан әти, өч оныгына сөекле бабай булып куанып яши. Глүс абыйның шатлыклары гомерле, сәламәтлеге ныклы, гомере озын булуын теләп, юбилее белән чын күңелебездән  тәбрик итәбез. Балаларыгызның игелеген күреп, Рәмилә апа белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын.  

     Богады мәктәбе коллективы исеменнән профком рәисе Гөлзифа Нуриева                

             



Предварительный просмотр:

Гүзәллеккә башлангыч бирүче

     Беренче сентябрь җитү белән күңелдә мәктәп белән бәйле истәлекләр яңара. Һәркем үзенең мәктәптә укыган вакытын, беренче укытучысын искә аладыр. Әле мин дә  кайчан гына кулыма чәчәкләр алып, ак алъяпкычымны җилфердәтеп тәүге тапкыр мәктәпкә ашыга идем. Ә хәзер мәктәпкә кызымны җитәкләп барам. Безне анда барлык күркәм сыйфатларны үзендә җыйган сабыр холыклы, киң күңелле, шәфкатьле укытучыбыз каршы ала. Сүзем Богады урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Салихова Гүзәлия Гавис кызы турында.

     1960 елның 15 сентябрендә Шәрип авылында Зөлфия апа белән Гавис абый гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә ул.Туган авылында башлангыч классны, Теләкәйдә сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Актанышта укуын төгәлли. Хезмәт юлын Теләкәйдә - туган мәктәбендә башлап җибәрә.Гүзәлия Гавис кызы әле бүген дә беренче укытучысы Латыйпова Әлфия апаны,  тирән белем биргән Теләкәй сигезьеллык мәктәбе укытучыларын(1971-1976 еллар), төрле авыллардан җыелган балаларны, үз балаларыдай якын күреп, тормышта үз урынын табарлык итеп белем һәм тәрбия биргән Актаныш урта мәктәбе укытучыларын(1976-1978 еллар) җылы хисләр белән искә ала. Аларның ул вакытта башкарган хезмәтенә соклана.

       Укытучы хезмәтен өч дистә елдан артык яратып башкаруы һәм уңышларга ирешүе өчен остазлары, билгеле җитәкчеләр  Максут Салихович, Мөдәрис Әминович, Рафига Габитовналарга рәхмәте чиксез.

      Инде Богады мәктәбендә эшли башлавына да 20 елдан артык вакыт үткән. Гүзәлия апа һәр иртәдә укучыларын сагынып мәктәпкә килә.”Әле дә сез бар”,- дип хезмәттәшләренә елмая.  

     Көчле рухлы, ачык йөзле, хезмәт сөючән, кешеләргә игътибарлы, үз эшенә нык бирелгән укытучы балаларыбыз күңелендә икенче әни буларак уелып кала. Ата-аналар да, укучылар да аны тырыш, таләпчән укытучы буларак беләләр. Аның һәр дәресе яхшы әзерлекле, эзләнүле, мавыктыргыч итеп оештырыла. Укытуның яңа технологияләрен, алымнарын үзләштерә. Мәктәбебездә тәүгеләрдән булып балаларны компьютер серләренә

төшендерүче дә Гүзәлия апа булды.Оригами буенча үзенең авторлык програмасын төзеде. Аңа нигезләнеп укучыларны гүзәллек дөньясында гиздерә.

      Аның укучылары урта һәм югары сыйныфларда укыганда да югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Төрле бәйгеләр дә, олимпиадаларда катнашып уңышлы чыгыш ясыйлар.

     Укытучы һәрвакыт үз белемен камилләштерү, баету өстендә эшли. Район, республика күләмендә төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулый.  Тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе буларак узган уку елында Гүзәлия Гависовна югары категория алуга иреште.

     Янәшәмдә Гүзәлия апа кебек хезмәттәшем булуы белән мин икеләтә бәхетле.Беренчедән, балаларыма ныклы белем һәм тәрбия бирүче гүзәл зат буларак якын булса, икенче яклап үзенең төпле фикерләре, киңәшләре белән ярдәм итүче остазым  буларак рәхмәтлемен .

    Гүзәлия апа- тормыш иптәше Васил абыйның  ышанычлы киңәшчесе, ярдәмчесе,кызларының яраткан әнисе, киявенең , оныгының кадерле әбисе дә. Әле алдагы көннәрдә дә сәламәт булып бик күп балаларның күңеленә яхшылык орлыклары салырга язсын аңа.      

                                                Гөлзифа Нуриева

                                                Богады урта мәктәбенең башлангыч класслар        

                                                укытучысы.

   



Предварительный просмотр:

Аның янәшәсендә булу -үзе бер бәхет

    Тормыш сукмагыннан кыю адымнар белән үргә атлаганда янәшәңдә кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел, тирән белемле, шул ук вакытта гади дә булган хезмәттәшең булуы үзе бер бәхет.

     Сүзем инде менә 30 елдан артык Богады мәктәбендә балаларга төпле белем бирүче рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә Илгиз кызы Галиева турындаа.

    1958 елның 8 июлендә Калтасы районы Марино авылында Илгиз абый белән Фатыйма апаның тәүге куанычлары булып җиһанга аваз сала ул. 3 сеңлесе, 1 энесенә кадерле апа , әти-әнисенең зур булышчысы булып, үзенә барлык куркәм сыйфатларны туплап үсә .

    Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын Мөнирә апа әтисенең туган авылы Кәзкәй авылында атлап керә. Үзенең беренче укытучысы Зарипова Хафасә Шәриповнаны зур ихтирам белән искә ала ул. 3 класста укуын Актаныш мәктәбендә дәвам итә. Ул елларда мәктәп директоры булып эшләгән Хөснимәрдәнов Мрза Мәрдәнович, рус теле укытучысы Шәмтиева Любовь  Андреевна, татар теле укытучысы Бәшәрова Флера Хадиевна яшь кыз күңелендә укытучы һөнәренә мәхәббәт орлыклары салалар. Шуңа күрә ул аларга зур рәхмәтле.

    1978 елда өлгергәнлек аттестаты алган Мөнирә апа Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология бүлегенә юл тота һәм аны кызыл дипломга тәмамлап, 1983 елда Богады мәктәбенә эшкә кайта. Шул көннән бирле Мөнирә апаның яшәеше, хезмәте Богады халкы күз алдында. Өлкәннәргә игътибарлы, яшьләргә эше белән дә, сүзе белән дә ярдәм итүче Мөнирә апаны авыл халкы да , укытучылар коллективы да хөрмәт итә. Аның шундый тирән белемле, сәләтле, яхшы хәтерле булуы зур соклану тудыра. Ул – чын мәгънәсендә аяклы тарих. Мөнирә Илгизовнаның һәр дәресе үзе бер могҗизага тиң. Аның укучылары төрле бәйгеләрдә актив катнашалар , җиңү яулыйлар, олимпиадаларда да, имтиханнар тапшырганда да сынатмыйлар.

    Мөнирә апа гаиләсендә дә якты маяк. Тырыш, уңган, чибәр кызны Яңа Җияш егете Рафил абый күз уңаеннан җибәрми. 1985 елда гөрләтеп туй ясыйлар. Мәхәббәт җимешләре – Ләйсән белән Рәзилгә гомер бүләк итәләр. Ләйсән – югары белемле юрист. Тормыш иптәше Айзат белән кечкенә Раилне тәрбиялиләр. Рәзил ИНЭКның II курсын тәмамлады.

    Шушы көннәрдә Мөнирә апаның гомер бәйрәме – 55 яше.

Хөрмәтле хезмәттәшебез!
Сезне ихластан бәйрәмегез белән котлыйбыз. Гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән каршылагыз. Гаилә бәхетегез түгәрәк булсын. Тормыш иптәшегез Рафил абый, сөекле балаларыгыз белән куанычта гомер итегез.
                                                                              Зур ихтирам белән, Богады
                                                                              мәктәбе коллективы исеменнән

                                                                                                       Гөлзифа Нуриева