"Туган тел" мастер-класс бәйгесе
"Туган тел" мастер-класс бәйгесе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zayavka_barieva_d.t.docx | 15.16 КБ |
zayavlenie_barieva_d.t.docx | 140.54 КБ |
barieva_byalm.pdf | 169.41 КБ |
predstavlenie_barieva_d.t.pdf | 212.14 КБ |
tufan_minnullinnyn_tormysh_yuly_izhaty._monly_ber_zhyr_dramasy.docx | 22.56 КБ |
dres_yazmasyna_syltama.docx | 12.95 КБ |
prezentatsiya_portfolio.docx | 12.66 КБ |
Предварительный просмотр:
Район (город), регион | Юридический адрес общеобразовательной организации, адрес, телефон | ФИО учителя (полностью) контактный телефон | Информация об учителе (должность, квал. категория, общий стаж работы, стаж работы на последнем рабочем месте) | Ссылка на личный сайт |
Кукморский | Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кукморская средняя школа №3» Кукморского муниципального района Республики Татарстан г.Кукмор, ул.Нур Баяна, д. 40 884364- 2-07-63 | Бариева Диляра Тафкиловна 89656031376 Г.Кукмор ул.Юности дом 14 diljara76-06@mail.ru | Учитель татарского языка и литературы, высшая квалификационная категория, общий стаж работы - 22 года, на последнем рабочем месте - 20 лет |
Заявка
Предварительный просмотр:
Заявление
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Дәреснең технологик картасы
Укытучының исем, фамилиясе -Бариева Диләрә Тәфкиловна
Сыйныф- 8нче сыйныф (1 нче төркем) Фән- туган тел әдәбияты
Тема- Туфан Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы.
Максат: 1. Укучыларны милли хәзинәбезне тәшкил иткән әсәр белән танышуга кызыксыну уяту.
2. Эзлекле фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.
3. Үзара хезмәттәшлек булдыру.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Предмет: укылган текстның эчтәлеген аңлау, үз мөнәсәбәтләрен белдерү, укылган текстка бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү, тәкъдим ителгән темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү. Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләренә ия булу.
Метапредмет: мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын, максатын формалаштырырга, уку мәсьәләсен куя белергә, максатка ирешү юлларын билгеләү, кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу, үзэшчәнлекне планлаштырырга, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын табарга, сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итәргә, сорауга җавап бирергә, аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштырырга, иптәшләрен тыңлый белергә, үз фикерләрен тулы һәм төгәл әйтә белергә, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләргә, күршең белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнү.
Шәхси: укуга мотивация, иптәшләре, өлкәннәр белән мөнәсәбәтләр формалаштыру, үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, максатлар куярга өйрәнү, индивидуаль эшчәнлек.
Җиһазлау: 8 нче сыйныф өчен татар әдәбияты дәреслеге, проектор, модель, үзбәя битләре
Этап | Укытучының эшчәнлеге | Укучының эшчәнлеге |
1. Эшчәнлеккә әзерлек (Оештыру моменты) Укучыларда уңай энергетика булдыру, дәрес тәртибенә күнектерү | Эш ритмына кертү. Укытучының сөйләме. Исәнмесез укучылар. -Кемгә бүгенге һава торышы ошый? Исәнмесез! -Кемнәр язгы каникулны көтә? Хәерле көн! - Кем бүгенге дәрескә әзер? “Мин әзер!” дип кул болгагыз. Ә мин сезгә уңышлы дәрес, нәтиҗәле хезмәттәшлек телим! | Сыйныфны эшкә әзерләү.
|
2. Белемнәрне актуальләштерү Укучыларның тема буенча нигез белемнәрен ачыклау | - Балалар, нинди спектакльләр караганыгыз бар? Телевизордан, интернет челтәреннән, театрда? | Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү. Җаваплар тыңлана. |
3. Укыту максатын кую Проблемалы ситуацияне китереп чыгару. | Проблемалы ситуацияне тәкъдим итү
Слайдта Г.Камал исемендәге театрның режиссеры Фәрид Бикчәнтәев сүзләре һәм “Сагыну” җыры : “Ул безнең өчен “Комеди Франсез”ның Мольеры яки Кече театрның Островские кебек иде. Без аны үзара шаярып “тере классик” дип йөрттек”
Нәрсәне ачыкларга кирәк?
| Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра. Карыйлар һәм тыңлыйлар.
-Драматурглар. -пьеса, комедия, сәхнә, роль, Островский, Т.Миңнуллин.......... -драматург һәм Туфан Миңнуллин
Слайд 4
1)Т.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга. 2)”Моңлы бер җыр” драмасын укырга. 3) Нәтиҗә ясарга. |
4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү Проблемалы ситуацияләрне чишү | Проблемалы ситуацияләрне чишү юлларын ачыклау.
| Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)
-Исемлектә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре. Аларны 1944 нче елның августында җәзалап үтерәләр. |
5. Беренче кат ныгыту Аңлап кабул итүне тәэмин итү. | Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү) Видео карау.(Тоткыннар өлеше) -Кайсы сүз кабатланды? Нинди бәйләнеш? Ахыргы куплетын искә төшерик әле. (слайд 5) | Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр. Җыр сүзе кабатланды. Муса Җәлилнең “Җырларым” шигыре бар. Слайдтан “Җырларым” шигыренең ахыргы куплетын укыйлар. (слайд 5) |
6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге. Белемнең үзләштерелеш дәрәҗәсен тикшерү | Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру. Модельгә нигезләнеп куелган сорауларга җавап бирәләр. | Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру. -Туфан Миңнуллинны Мольер һәм Островский белән чагыштыралар, чөнки аның драма әсәрләре татар театрларының төп репертуарын тәшкил итә һәм иң күп укылган әсәрләр санала. - Муса Җәлилнең тормышы җырга тиң моңлы, данлы. Шуңа күрә Туфан Миңнуллин әсәрен “Моңлы бер җыр “ дип атаган. |
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) | Рефлексияне оештыру. 1)Үзбәя. Үз эшчәнлекләрен бәялиләр. 2) 57 нче биттән Хаин сүзләренең бер өзеге укыла. Кем алдашкан? Кемнең яшисе килгән? Дөрес эшләгәнме? Акларга мөмкинме? Бу сүзләр кемгә туры килә? Бу сорауларга җавапны өй эшен үтәгәч табарсыз. Өй эше.
| Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.
Өй эше буенча сорауларга җавап бирелә. |
Предварительный просмотр:
Дәрес язмасына сылтама
Предварительный просмотр:
Презентация Портфолио
https://cloud.mail.ru/public/FF2w/5EnBJjnE1