Кәрзинемдә ниләр бар?
Предварительный просмотр:
«Кәрзинемдә ниләр бар?»
Балалар бакчасының кечкенәләр төркеме өчен ачык шөгел.
Музыка янгырый. Балалар залга керәләр.
Алып баручы: Карагыз әле,балалар,минем кәрзинем бар. Анда ниләр барын беләсегез киләме?
Карагыз әле монда
Нәрсә бар кәрзинемдә?
Кәрзиннән уенчык бака чыгара.
Ничек бака сикерә?
Ничек итеп сөйләшә?
Балалар бака булып кычкыралар, сикерәләр.
А.Б. Карагыз эле монда
Нәрсә бар кәрзинемдә?
Кәрзиннән аю чыгара.
Анда лап-лап,монда лап-лап,
Аю йөри урман таптап.
Балалар аю булып йөриләр.
А.Б. Карагыз эле монда
Нәрсә бар кәрзинемдә?
Кәрзиннән тычкан чыгара.
Нәни тычкан пи-пи-пи,
монда йөгереп йөри.
Балалар тычкан булып йөгерәләр.
А.Б. Карагыз эле монда
Нәрсә бар кәрзинемдә?
Кәрзиннән куян чыгара.
Озын колак куянкай
Килгән безгә кунакка.
Балалар куян былып сикерэләр.
А.Б. Карагыз әле монда
Нәрсә бар кәрзинемдә?
Кәрзиннән әтәч чыгара.
Карагыз нинди әтәч
Башында кызыл кәпәч!
Балалар әтәч булып йөриләр, “кикрикүк” дип кычкыралар.
А.Б. әтәч артыннан тавыклар йөгерә, ә тавыкларга чебиләр ияргәннәр. “Артта калмыйк”-дип тырышалар,тиз-тиз йөгерешәләр.
Карагыз әле, балалар,монда чебиләрнең башлыклары калган. әйдә, без аларны киик тә, чебиләр булып уйныйк.
Утырыгыз әле, тугәрәк ясап,
Сөйлик әле матур әкият.
Бервакыт, чебиләр йөклап ятканда, таң аткан. ә кояш күренми. Чакырыйк әле кояшны, уятыйк әле аны:
Бергә: Кояш чык, чык, чык.
Бөтен дөньяны яктырт.
Битләребезне җылыт,
Кулларыбызны җылыт,
Аякларны да җылыт
Усәрбез без чыныгып.
А. Б. Чебиләр кояшны чакырдылыр, ә ул куренми. һавада болытлар йөзә, янында бәләкәй болытлар бар. Болытларны тотыгыз һэм матур җыр сузыгыз.
Балаларга болытлар өләшенә.
А. Б. Болытларның кәефе булмаган , алар моңсу җыр җырлаган: “ У-у-у-у-у-у”.
Чебиләрне күргән дә шаккаткан: “ О-о-о-о-о”.
Чебиләр күп икән дип куанган һэм шатланып җыр сузган: “ А-а-а-а”.
Чебиләр болыттан: “ Кояшны куүмәдеңме” дип сорамакчы булганнар, җил искән дә,болытны алып киткән.
Балалар кулларындагы болытка өрәләр. Алып баручы болытларны җыеп ала.
А.Б. Чебиләрем,кояшсыз
Борчылмагыз әле сез.
Шушы юл буйлап барыйк,
Кояшны эзләп табыйк.
“Чебиләр” жыры. (Г.Закирова көе һәм сүзләре).
Песи мияулаган тавыш ишетелә.
А.Б. Нинди тавыш бу, кем кычкыра?
Балалар Песи кычкыра.
А.Б. Кайда икән ул песи? Чакырыйк әле аны: пес-пес-пес.
Алып баручы песи маскасы кия.
А. Б. Нинди бәләкәй песи. Узе матур. Узе йөмшак. Аның ашыйсы килгән. Сөт бирик үзенэ. ( Учларын кушалар ). Песиләр ничек сөт эчә, күрсәтик эле. ( Телләрен чыгарып ялаган булалар.)
“Песи баласы” җыры.(Л.Хәйретдинова музыкасы)
А. Б. Песинен тамагы туйды, уйныйсы килә.
Песи Тотам, тотам, чебилэр,
Качыгыз тизрәк миннән.
Балалар йөгерешеп урындыкларга утыралар.
А. Б. Песидән качтык,болынга чыктык.
Бал кортлары безелди,
Алар чәчәкләр күзли.
Идәнгә чәчәклэр ыргытыла. Балаларның хәрберсенә бал корты бирелә. Шул бал кортларын чәчәкләргә утырталар.
А. Б. әйдәгез тагын барыйк,
Кояшны эзләп карыйк.
Керпе тавышы ишетелә.
А. Б. Кем соң монда пырхылдый?
Кем ул качышлы уйный?
Керпе :Кем тавышлана монда,
Йөкларга бирми миңа?
А. Б. Нинди усал керпе!
Анын куңелен кутәрик,
Бергәләп җырлап алыйк.
“Кайда безнең кулларыбыз” җыры.(Ф.Шәймарданова көе һәм сүзләре)
Керпе :Бик матур җырладыгыз. Рәхмәт сезгэ балалар. Нишләп йөрисез монда?
А. Б. Керпекәй, без кояшны эзлибез. Күрмәдеңме син аны?
Керпе: кояш тау артына качкан, шунда йөкыга талган.ә мин бәбиләрем янына ашыгам, сау булыгыз.
Балалар идәндә яткан кояш янына киләләр.
А. Б. Кояш янына килеп җиттек, тик ул нигәдер моңсу. Ни булды икән ана? Ә, нурлары таралып беткән. әйдәгез, нурларны кояшка эәэктерик.
Балалар кояшка нурларын тезәләр.
А. Б. Менә нинди матур кояш булды. Ул безгэ елмаеп карап торсын, ә без аңа биип курсәтик.
“ Әнисә” көенэ бию. (татар халык көе)
А. Б. Чебиләрем-нәниләрем, узебезнең төркемебезгә кайтырга вакыт.
Балалар залдан чыгалар.