"Туган тел" мастер - класс бәйгесе
Дәрес эшкәртмәсе. Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау. 6нчы сыйныф.
Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау. Дәрес эшкәртмәсенә презентация.
Дәрес эшкәртмәсе. Әдәби уку. Х. Туфан. "Казан турында җырлар" 3 класс.
Әдәби уку. Х. Туфан. "Казан турында җырлар" 3 класс. Дәрес эшкәртмәсенә презентация.
"Р. Фәхреддин хезмәтләрендә халык педагогикасы" авторлык программасы.
"Р. Фәхреддин хезмәтләрендә халык педагогикасы" авторлык программасына рецензия.
"Р. Фәхреддин хезмәтләрендә халык пелагогикасы" авторлык программасына презентация.
Доклад. Әдәбият һәм татар теле дәресләрендә коммуникатив белем бирүдә Р. Фәхреддин хезмәтләрен куллану.
"Әлмәт таңнары" газетасында чыккан мәкаләм.
Диплом, грамоталар.
Гариза.
Согласие на обработку персональных данных педагога.
"Салават күпере" журналыннан.
Эссе. Минем педагогик осталыгым.
мастер-класс, Видео.
Шушы сылтама аша карарга.
"Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" презентацияне түбәндәге сылтама аша карарга: https://vk.com/doc109513480_372906111
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
6_nchy_syynyf_san._achyk_deres.docx | 34.27 КБ |
san_prezent.2.ppt | 724 КБ |
dbi_uku.doc | 44.5 КБ |
khasan_tufan.ppt | 1.13 МБ |
avtorlyk_progammasy.doc | 83.5 КБ |
proekt_grantnyky.ppt | 1.38 МБ |
doklad._dbiyat_hm_tatar_tele_dreslrend_kommunikativ_belem_birud_r._fkhreddin_khezmtlren_kullanu.docx | 23.74 КБ |
esse._tugan_tel_beygesene.doc | 55.5 КБ |
Предварительный просмотр:
“Ел укытучысы-2015” конкурсында үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.
6 нчы сыйныф.
(татар төркеме)
Татар теле.
Тема: Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.
Максат: 1) сан темасын өйрәнүне йомгаклау, ясалышы һәм төркемчәләре турында белемнәрен ныгыту, саннарның җөмләдә кулланышын билгеләү, морфологик – синтаксик анализ ясау күнекмәсен камилләштерү; 2) уйлау, фикер йөртү сәләтен үстерү, теоретик белемне гамәлдә куллану, парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү;
3) укучыларда ватанпәрвәрлек, патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү.
Тибы: кабатлау дәресе.
Методлары: дәрес-презентация, әңгәмә, күнегүләр эшләү.
Җиһазлау: Татар теле, 6 нчы сыйныф өчен дәреслек, (Н. В. Максимов, М. З. Хәмидуллина) компьютер, мультимедиа презентациясе,сан кергән җөмләләр язылган карточкалар, тест сораулары, йолдызлар.
Дәрес барышы:
I Оештыру өлеше.
Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, эшләргә теләк уяту.
-Исәнмесез, укучылар. Татар теле дәресебезне башлыйбыз. Бүген дәресне сезнең белән мин үткәрермен. Минем исемем Гөлназ Фаязовна. Ә сезнең белән дәрес барышында танышырмын.
Укучылар, беләсезме, бөек галимебез Риза Фәхретдин “Бала күңеле ак кәгазь кебек чиста, аңа ни язсаң шул уелып кала,”- дигән. Мин аның сүзләре белән килешәм, дөрестән дә, сезнең эчке дөньягыз язылмаган, сызгаланмаган, буялмаган ак кәгазь кебек. Сезгә бары тик өлкәннәр сүзен тыңлап, укытучылар биргән белемнәрне, тәрбия әхлакларын шунда язып барырга гына кирәк. Сез шуңа әзерме?
II Актуальләштерү.
-Бүгенге дәресебезнең темасын белү өчен бер уен уйнап алыйк. “Яшеренгән сүзне тап” уены. Сез эзләп тапкан сүзләр нинди сүз төркеме булса, без дәрестә шуның турында сөйләшербез.
Слайд №2
Фикер, алтын, җидегән, тун, көчек, йөзем, бишек, кунак, берләшмә.
-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
-Сан. Әйе, бик дөрес әйттегез. Сез инде алдагы дәресләрдә сан сүз төркеме турында яхшылап өйрәнгәнсез, бүгенге дәрестә гомумиләштереп кабатларбыз. Аның төркемчәләрен искә төшерербез, аларның ясалу ысулларын, язылышын карарбыз.
-Укучылар, мин сезгә тагын бер уен тәкъдим итәм. Әлеге уенны уйнап, без дәресебезнең тәрбияви максатын ачыкларбыз. Уеныбыз “Кем тизрәк?” дип атала. Бу эшне төркемнәрдә башкарырсыз.
Һәр төркем бирем буенча җавап бирә һәм кызыл белән билгеләнгән хәрефне тактага чыгып яза барасыз. 1 нче һәм 2нче төркем хәрефләрен тиешле тәртипкә куеп, бер сүз, 3 нче төркем белән 4 нче төркем хәрефләреннән икенче сүз чыгарга тиеш.
1, 2 нче төркем 3, 4 нче төркем
1 нче төркемгә карточка.
Бишмәт сүзе эченнән санны тап. Мәгънәсе буенча төркемчәсен әйт. (Биш. Микъдар саны.)
Өч саныннан бүлем саны ясарга. (Өчәр)
2 нче төркемгә карточка
Мәкальдәге санны тап, ясалышы ягыннан бу нинди сан? (Бер. Тамыр сан.)
Бер күрешү-үзе бер гомер.
Санны тап, тәртип саны яса. ( Кырыгынчы)
Кырык эшен кырык якка ташлап.
3 нче төркемгә карточка.
Мәкальдәге санны тап, чама саны яса.. (Җитмешләп)
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Санны саналмышы белән әйт. (Ике телем, ике канатым)
Ике телем, ике канатым
4 нче төркемгә карточка.
Санны тап. Мәкальнең мәгънәсен аңлат.
Мең сум акчаң булганчы, мең дустың булсын.
Дүрт саныннан тәртип саны яса. (дүртенче.)
-Укучылар, нинди сүзтезмә килеп чыкты?
Слайд №3 Бөек Җиңү
-Мин бу сүзтезмәне юкка гына алмадым бит. Быел Бөек Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз.
-70 еллыгын.
- Менә без 70 ел тыныч, аяз күк йөзе астында яшибез. Тыныч тормышның кадерен белеп, тырышып уку, тәрбияле, әхлаклы булу – ул сезнең бурычыгыз.Укучылар, әйдәгез, без бүген үзебезчә җиңү яулыйк. Җиңүләргә ирешү өчен корал итеп үзебез белән нәрсәләр алабыз?
- Белем, тырышлык, игътибарлылык, кыюлык һ. б.
- Әйдәгез укучылар, болай сөйләшик. Сез солдатлар, ә мин сезнең командир. Дәрес барышында төркемләп тә, мөстәкыйль рәвештә дә сезгә минем командаларны үтәп, төрле хәрби заданиеләрне (йөкләмәләрне) үтәргә туры киләчәк.
- Мин хәзер сезгә сораулар бирәчәкмен, дөрес җавап биргән укучы йолдыз ала. Дәрес ахырына хәтле кем күбрәк йолдыз җыя, ул солдатны без сержант дәрәҗәсенә күтәрәчәкбез.
Сораулар.
- Сан нинди сүз төркеме? Ул нинди сорауларга җавап бирә?
-Сан мөстәкыйль сүз төркеме. Күпме? Никадәр? Ничәнче? Ничәшәр? Ничәләп? Ничәү? сорауларына җавап бирә.
2. Гарәп һәм рим цифрларының язылышындагы аермаларны әйтегез.
- Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчалар аерым языла: 10 нчы укучы
Рим цифрларыннан соң кушымчалар язылмый: VI сыйныф укучысы.
3. Нәрсә ул саналмыш?
Сан белән ачыкланган исем саналмыш дип йөртелә. Биш китап.
4. Сан ясалышы буенча ничә төркемгә бүленә? Исемнәрен әйтегез, мисаллар китерегез.
Саннар ясалышы ягыннан 4 төркемгә бүленә: тамыр, кушма, тезмә, парлы саннар.
5. Сан төркемчәләре турында әйтеп китик.
-Саннар, мәгънәләре буенча 5 төркемгә бүленә: микъдар саны, тәртип саны, бүлем саны, чама саны, җыю саны.
6. Микъдар саны нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап булып килә?
-М. с. (төп сан), предметның төгәл исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап бирә: ун, ике йөз, биштән өч.
7. Тәртип саны турында сөйләгез.
-Тәртип саны предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә. Ничәнче? Соравына җавап бирә. Ул микъдар санына –ынчы/-енче, -нчы/нче кушымчалары ялганып ясала: дүртенче. Татар телендә тәртип санының саналмышы гына төрләнә.
8. Саннар кайсы җөмлә кисәге булып килергә мөмкин?
- Җөмләдә сан, гадәттә, аергыч, хәбәр, хәл, ия, тәмамлык булып килә.
9. Сан кайсы очракта исемләшә?
- Саналмышсыз килгәндә, сан исемләшә, килеш һәм тартым белән төрләнә, җөмләнең төрле кисәге була ала.
- Укучылар, йолдызлар җыюны дәвам итәбез, экрандагы җөмләләргә игътибар итик әле.
Җөмләдәге саннарны күрсәтергә, аларга сораулар куярга, төркемчәсен һәм ясалышын билгеләргә. Слайд № 4
- Бөек Ватан сугышы 4 ел барды. (Ничә? Микъдар саны. Ясалышы буенча тамыр сан.)
- 9 нчы май – Җиңү бәйрәме. (Ничәнче? Тәртип саны. Ясалышы буенча тамыр сан.)
- Сугышка безнең гаиләдән икәү китте. (Икәү. Ничәү? Җыю саны, ясалышы буенча тамыр)
- Сигез-тугыз яшьлек балалар дә тормыш арбасына җигелде. (Ничәләп? яшьлек. Чама саны. Ясалышы буенча парлы сан.)
- Илебезне сакларга Татарстаннан биш йөз алтмыш меңнән артык кеше күтәрелде. (560 меңнән-ничә? Мик. саны, ясалышы буенча тезмә)
Парларда эш. Саннар кулланып, Бөек Ватан сугышына темасына диалог төзегез.
- Бөек Ватан сугышы ничә ел дәвам итә?
- 4 ел.
Слайд№ 5 Физминут.
- Алга таба бару өчен безгә дә ял итеп, көч туплап алырга кирәк. Укучылар, тиздән безнең нинди бәйрәм җитә әле? 23 февраль безнең илдә Ватанны саклаучылар көне буларак бәйрәм ителә. Сезнең мәктәптә дә бу бәйрәмгә әзерлек эшләре барадыр.
Хәзер сез үзегезне солдатлар итеп хис итеп, минем команда белән стройда атларга тиеш буласыз.
Гәүдәләр төз, башлар югары. Без бит солдатлар.
- Бер, ике, өч – безнең кулда көч,
Безнең саф корыч,
Безнең ил тыныч.
Бер, ике, бер – биеккә сикер!
Бер, ике, йөз – суда йөз!
Бер, ике, бер – бик тиз йөгер.
Слайд № 6
Сез ял иткән арада командирыгызга бер хәрби йөкләмә килеп төште, ачып укыйк әле.
Иптәш солдатлар, сезгә алдагы үрләрне яулау өчен, бик тиз арада әлеге хәрби йөкләмәне үтәргә кирәк. Санга морфологик-синтаксик анализ тәртибен хәтерегезгә төшереп, дәреслектәге 176 нчы күнегүне үтәгез. 106 нчы бит.
Слайд№ 7
Морфологик-синтаксик анализ ясау тәртибен искә төшерү.
Дәфтәрләргә числоны, теманы язу.
Дәреслек белән эш. 106 нчы бит. 176 нчы күнегү. Күнегүнең биремен укыту.
2 санга морфологик анализ ясау. Ике укучыны такта янына чакыру.
Контроль: такта янындагыларны тикшерү.
Берсе сөйли,
Икәү тыңлый,
Икәве карап тора. (авыз, колаклар, күзләр)
Берсе – исемләшкән сан, берлек санда, тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия.
Бер чокырда – мең чокыр. (уймак)
Бер – сан, тамыр сан, микъдар саны, саналмышы чокырда сүзе, җөмләдә аергыч.
-Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле. “5”леләре күбрәк булган төркем флаг алачак.
(Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр.)
Тест. Дөрес вариантларны билгеләгез.
- Сан нәрсәне белдерә?
а) предметның исемен;
б) предметның билгесен;
в) эш яки хәлнең билгесен;
г) предметның исәбен.
2. Сан нинди сорауларга җавап бирә?
а) кайда? кайчан? ничек?
б) кем? нәрсә? ни?
в) ничә? күпме? ничәү? никадәр?
г) нишли? нишләр? нишләгән?
3. Нәрсә ул саналмыш?
а) исем ачыклап килгән сүз;
б) сыйфат ачыклап килгән сүз;
в) сан белән ачыкланган исем;
г) фигыль ачыклап килгән сүз.
4. Түбәндәге саннар кайсы сүз төркемен ачыклыйлар.
Бер бүлмә, икенче сыйныф, җиде-сигез сугышчы, кырык биш яшь, ярты икмәк.
а) исемне
б) сыйфатны
в) алмашлыкны
г) фигыльне
5. Санның мәгънә ягыннан ничә төркемчәсе бар?
а) 4
б) 5
в) 6
г) 3
6. Микъдар санына –ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары кушылса, кайсы сан төркемчәсе ясала?
а) чама саны
б) җыю саны
в) тәртип саны
г) бүлем саны
7. Микъдар санына –ау, -әү кушымчалары кушылса, кайсы сан төркемчәсе ясала?
а) җыю саны
б) тәртип саны
в) чама саны
г) бүлем саны
8. Бу саннар нинди төркемчәгә карый?
Ун көн, йөз ел, туксан җиде йорт, җитмеш капчык.
а) микъдар саны
б) тәртип саны
в) җыю саны
г) чама саны
9. Кайсы сан төркемчәсе предметның төгәл исәбен белдерә һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап бирә?
а) җыю саны
б) тәртип саны
в) микъдар саны
г) чама саны
10. Бу саннар ясалышы ягыннан нинди төркемчәгә карыйлар?
Унбер, унөч, унбиш, уналты, унсигез, унтугыз.
а) тамыр сан
б) кушма сан
в) тезмә сан
г) парлы сан
Слайд №8
Контроль: эшләрнең дөреслеген тикшереп үтик. Бер-берегезнең эшләрен тикшерегез.
Кайсы төркемдә бишлеләр күбрәк? Флагны тапшыру.
- Солдатлар бик игътибарлы, уяу булырга тиешләр бит инде. Мин сезгә сан кергән җөмләләр укырмын. Сез саннарны истә калдырып миңа әйтерсез.
Сугыш 4 ел барды. Сугыш безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысын йотты. Татарстанның 200дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек булды. 1418 көн һәм төн дәвам иткән сугыш Совет Армиясенең данлы Җиңүе белән тәмамлана.Дәһшәтле сугыш ким дигәндә 27 миллионнан артык ватандашыбызның гомерен өзде. Шуларның 320 меңе безнең якташларыбыз, Татарстан кешеләре. Безнең якташыбыз Баһаветдинов Хафиз Вәгыйз улы 1939 елда Монголиядә хезмәт итә, соңрак Монголия белән сугышларда катнаша.
Түбәндәге тамгаларны укыгыз: 6н, к3, 5ек, 100ек, б6рган, 1дәм, 1лек.
IV Йомгаклау.
-Менә дәресебезне йомгаклау вакыты да җитте. Без дәрестә нинди тема өстендә эшләдек? Саннар ясалышы буенча ничә төркемгә бүленде?
Сан төркемчәләрен әйтегез әле. Хәрби йөкләмәне үтәп, нәрсәне искә төшердек? (морфологик-синтаксик анализ ясау тәртибен). Тезмә саннарга мисаллар китерегез.(1941, 27, 2015)
Укучылар, без бүгенге дәрестә тагын нинди Бөек тема турында сөйләштек?
Әлеге тема буенча сөйләшү сугыш ветераннарына, сугышта һәлак булган ватандашларыбызга карата ихтирам хисләре уяткандыр дип ышанам. Без аларга һәрвакыт игътибарлы, мәрхәмәтле булырга тиешбез.
Билге кую. Менә инде йолдызларны санар вакыт та җитте. Сержант дәрәҗәсен алырлык солдатларыбыз бар микән? Моны ачыклау өчен, әйдәгез әле үзбәя таблицасын да тутырыйк.
Үзбәя.
6нчы сыйныф. Исемем: ______________
Мин бу дәрестә актив катнаштым | балл |
Биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем | |
Мин санга морфологик-синтаксик анализ ясый беләм | |
Сөйләмем дөрес һәм тулы булды | |
Саннарны сөйләмдә дөрес итеп куллана беләм |
Һәр пунктка берешәр баллдан.
Өй эше. Слайд № 13
- Әдәбият дәреслегеннән, сугыш темасына кагылышлы, саннар кергән 5 җөмлә язып килергә.
Әдәбият дәресләреннән, сугыш темасына кагылышлы әсәрләр белән сез таныш инде. Мәсәлән, Габдрахман Әпсәләмовның нинди әсәрен өйрәндегез?
- “Миңа унтугыз яшь иде”
Мин сезгә тагын бер әсәр тәкъдим итәм. Ләбибә Ихсанованың “Лачын кыз” әсәре.
- Иҗади эш.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
“ Яшерелгән сүзне бел” уены Фикер, алтын, тун, көчек, йөзем, бишек, кунак, берләшмә .
Бөек Җиңү
Җөмләдәге саннарны күрсәтергә, сораулар куярга, төркемчәсен һәм ясалышын билгеләргә. Бөек Ватан сугышы 4 ел барды. 9 нчы май – Җиңү бәйрәме. Сугышка безнең гаиләдән икәү китте. Сигез-тугыз яш ьлек балалар да тормыш арбасына җигелде. Илебезне сакларга Татарстаннан560 меңнән артык кеше күтәрелде.
Физминут Бер, ике, өч – безнең кулда көч Безнең саф корыч Безнең ил тыныч. Бер, ике, бер – биеккә сикер! Бер, ике, йөз – суда йөз! Бер, ике, бер – бик тиз йөгер.
Хәрби йөкләмә Иптәш солдатлар! Сезгә алдагы үрләрне яулау өчен, бик тиз арада әлеге хәрби йөкләмәне үтәргә кирәк. Санга морфологик-синтаксик анализ ясау тәртибен хәтерегезгә төшереп, дәреслектәге 176 нчы күнегүне эшләргә.
Сүз төркемен билгеләргә. Ясалышы ягыннан төре. Төркемчәсен әйтергә. Саналмышы. Исемләшкән очракта санын, килешен, тартымын күрсәтергә. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга. Саннарга морфологик-синтаксик анализ ясау
Тестның җаваплары 1-г 2-в 3-в 4-а 5-б 6-г 7-а 8-а 9-в 10-б “ 5” - 10 балл “ 4” - 7-9 балл “ 3” - 4-6 балл “ 2” - 3тән түбән б.
Өй эше 1. Әдәбият дәреслегеннән, сугыш темасына кагылышлы, саннар кергән 5 җөмлә язып килергә. 2. Иҗади эш. “ Сугышның мин ни икәнен беләм” дигән темага инша язарга. .
Әфәрин!
Предварительный просмотр:
Әдәби уку
(рус мәктәбендә укучы татар балалары)
3 сыйныф
Тема. Х Туфан. “Казан турында җырлар” шигыре.
Максат: Х. Туфанның тормышы, иҗаты белән таныштыру; уку –сөйләм күнекмәләрен үстерү; бу дәрестә укыла торган материал үрнәгендә һәр кешегә иң изге ил-Туган ил икәнен аңлату; аның кадерен белергә өйрәтү.
Дәреснең тибы: яңа тема өйрәнү.
Методы: әңгәмә
Җиһазлау: дәрес темасына карата әзерләнгән слайдлар.
Дәрес барышы.
- Дәресне оештыру
а) сәламләү:
- Исәнмесез, укучылар
Килдегезме дәрескә,
Уен-көлке эшләрегез
Калдымы тәнәфестә?
- Кыңгырауны ишеттек тә
Ашыктык без дәрескә.
Җиңнәребезне сызганып
Тотынабыз зур эшкә.
б) уңай психологик халәт тудыру
- Укучылар, әйдәгез, дәресебезне башлаганчы, дәрестә эшләү, утыру кагыйдәләрен искә төшерик.
- Үз урыныңда авышмыйча дөрес итеп утыр.
- Дәрескә күңел сал.
- Сораган сүзне дөрес аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.
- Укытучының һәр сүзен мәхәббәт белән үтә.
- Рәхмәт, укучылар. Укучылар, беләсезме, бөек галимебез Р. Фәхретдин “... Бала күңеле ак кәгазь кебек чиста, аңа ни язсаң шул уелып кала”, - дигән. Мин аның сүзләре белән килешәм, дөрестән дә, сезнең эчке дөньягыз язылмаган, сызгаланмаган, буялмаган ак кәгазь кебек. Сезгә бары тик өлкәннәр сүзен тыңлап, укытучылар биргән белемнәрне, тәрбия әхлакларын шунда язып барырга гына кирәк. Укучылар, сез шуңа әзерме?
2 Актуальләштерү.
- Укучылар, әйтегез әле, әдәби уку дәресендә без сезнең белән нәрсәләр эшлибез?
- Укырга, сөйләргә, сорауларга тулы итеп җавап бирергә өйрәнәбез.
- Тагын әлеге дәресләр нәрсәгә өйрәтә әле безне? Мин ул җөмләне еш әйтәм сезгә.
- Әдәби уку дәресләре безне тормышка әзерли.
- Ә ничек итеп тормышка әзерли соң ул безне?
- укучылар җавабы.
- Үтелгән әсәрләребездән мисаллар китерегез әле, әлеге әсәрләрдән без нәрсәләр өйрәндек?
- Әйе, укучылар. Әдәбият ул тормыш дәресләре бирә. Тормышта хаталар ясамас өчен әдәбиятны ныклап өйрәнергә кирәк. Тормыш көзгесе ул- әдәбият.
Укучылар, алдагы дәрестә без нинди бүлекне тәмамладык? Бу бүлектә нәрсә турында сөйләштек?
- укучылар җавабы.
- Менә сезгә өй эшенә көзге табигать турында инша язасы иде. Кайсыгыз үзенең иншасын укый?
Бер укучыдан инша укыту.
- Төп өлеш.
Бүген без сезнең белән “Туган як” бүлеген өйрәнә башлыйбыз. (1 нче слайд) Әйдәгез әле, татар теле дәресендә алган белемнәребезне искә төшереп “туган як” сүзенең синонимнарын әйтик.
Туган җир, Ватан.
- 2 слайд. Туган ил, Туган як, Ватан.
- Бу сүзләр барысы бергә нәрсә төзиләр?
- Синонимик оя.
- Безнең республикабыз ничек атала? Башкалабыз кайсы шәһәр? Татарстанда нинди милләт кешеләре яши? Татарстан республикасы турында нәрсәләр әйтә аласыз?
- 3 нче слайд.
- Бүгенге дәрестәге “Туган як” бүлеген без Х. Туфан шигыре белән өйрәнә башлыйбыз.
- 4 нче слайд.
Ә кем соң ул Х. Туфан?
- шагыйрь.
Әйдәгез әле, иң беренче шагыйрьнең портретына игътибар итик. Портретны телдән укырга өйрәник.
(Озынча йөзле, тузгырга әзер торучы чал чәчләр, елмаеп торучы иреннәр.)
- Хәсән Туфан – татар халкының сөекле шагыйре. Фамилиясе бабасының кушаматыннан алынган. Аксубай районы Иске Кармәт авылында 1900 елның 9 декабрендә унынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе бик акыллы, күп төрле һөнәрләр белә торган кеше була һәм кечкенә чактан ук Такташны төрле һөнәрләргә өйрәтә.
Әдәбиятны яратуы, иҗатка мәхәббәте аның әнисеннән килә. Х. Туфан чәчәкләрне, ак каенны бик яраткан. Аның өчен бөтен үсемлекләр дә тере, алар кешеләр кебек сулыйлардыр сыман тоелган.
Х. Туфанның хатыны артиска - Луиза Салиаскарова. 5 нче слайд. Аларның Идегәй исемле уллары да була.
Х. Туфан бик михнәтле, авыр язмыш кичергән шагыйрь. Ул бер гаепсезгә 16 ел гомерен тоткынлыкта үткәрә. Бу турыда без сезнең белән тулырак итеп
югары сыйныфларда сөйләшербез, ә шулай да шагыйрьнең дәрес барышында укылачак шигыренә салынган эчке кичерешләрен аңлау өчен, тоткынлыкта үткәргән чорын кыскача гына сөйләп үтәм. 6 нчы слайд.
Төрмәдә көне буе сорау алуда ач тоталар. Тикшерүчегә кайнар аш, икенчегә котлет яки гуляш китерәләр. Ул ач утырган Хәсән Туфан алдында тәмләп ашый торган була. Аны кич белән генә камерага илтеп ябалар. Әмма анда да йокларга ирек бирмиләр, ишек дөбер-шатыр ачыла, сакчылар аны тартып төшерәләр дә, типкәләп, яңадан допроска алып китәләр.
Бервакыт ул ачлыктан авырый башлый, аның хәле шул хәтле авырая, ризык булса да, ашый алмаслык хәлгә җитә ул. Шул вакытта аның хатыныннан посылка килеп төшә. Луизасы азык-төлек җибәргән. Иң өстә итле сумсалар. Х Туфан сумсаны бер-ике кабып куя . Аның ашарга теләге туа, Акрынлап, хатыны җибәргән ризыкларны ашап, терелә башлый, аякка баса. Ә Луиза бу ризыкларны кан тапшырып тапкан акчаларга алган була. Х. Туфан хатынына атап язган бер шигырендә, мондый юллар яза: “Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син, каның белән ялгагансың ич” 7 нче слайд.
Ләкин аларга орашу бәхете насыйп булмый. Х. Туфан иреккә чыкканда хатыны да, улы Идегәй дә үлгән була.
Физминут.
Укучылар, бүгенге дәрестә укыячак шигыребез башкалабыз Казан турында. Туган илен яратып, сагыну хисләре белән янган шагыйрь бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләде микән безгә?
Сүзлек өстендә эш. 8 нче слайд.
Алтай - өлкә, илнең бер урыны.
Байкал – иң зур күл
Кыйбла кешеләрнең күңелен тарткан урын дигәнне аңлата.
Әлеге сүзләр белән җөмләләр төзетү.
Шигырне укып чыгу. Шигырьдә сүз нәрсә турында барды?
Казан турында. Шигырьнең эчтәлеге буенча тулырак сөйләшү өчен, чиратлашып укыйлар.
Беренче юлда “нурлы Казан”, диелә. Ни өчен шагыйрь аны шулай дип атый? (Казан матур шәһәр, күңелгә якын булганга шулай дибез)
“Синең ташларда
Бабайлар эзе”- бу юлларны ничек аңладыгыз?
Бу Казанның борынгы, тарихи шәһәр икәненә ишарәли.
Икенче куплетта нәрсә турында сөйләнде?
(Алтай ерак, Байкал ерак, еракка киткән саен, туган шәһәр ныграк искә төшә.)
Өченче куплетта син безнең кыйбла ди. Ни өчен шулай әйтте икән?
(Яраткач, ул безнең күңелебезне һәрвакыт тартып тора бит инде).
Дүртенче куплетта торган җир белән туган җир аермасын шагыйрь ничек күрсәткән?
Шигырьнең соңгы юлында ни өчен туган җир турында сөйли дә, туган тел якын дип бетерә? (туган җирдә генә туган телебез кадерле һәм якын була.)
- Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә? Туган җиребезне яратырга.
- Бу дәрестә тагын нәрсәләр белдегез? (Х. Туфан белән таныштык. Казан турында белемнәребезне ныгыттык, туган җирнең якын икәнлеген тагын бер кат күңелебезгә керттек).
- Өй эше бирү.
34 бит. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга.
- Билге кую.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Туган ил, Туган як, Ватан
Луиза Салиаскарова Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син Каның белән ялгагансың ич! Х.Туфан
Хәсән Туфан утырган төрмә
«Казан турында җырлар » Алтай - өлкә Байкал – иң зур күл Кыйбла – кешеләрнең күңелен тарткан урын
Туфан елмаюы
Предварительный просмотр:
Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ
(7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)
Аңлатма язуы.
Гыйлемлелек һәм халык тәрбиясе
Бергә үрелеп барса һаман да
Җанга, тәнгә сихәтлелек алып
Яшәр иде халкым дөньяда
Киләчәгебезгә лаек буын
Тәрбияләүне ныклы нигездә
Дөрес булыр иде һич тартынмый
Иман байлыгына тигезләү.
“Дөнья якты булсын дисәң, үз өеңдә ут кабыз ”- дип әйтелә халкыбыз әйтемендә. Соңгы вакытта балаларда татар халкының тамырдан яшәп килгән рухи камиллек, пакълек, сафлык, гаделлек кебек сыйфатларын тәрбияләү заманыбызның таләбенә әверелде. Ә бу таләпне үтәү эшен гасырлар буе сыналган гореф – гадәтләргә, халыкның тәрбия тәҗрибәсенә, ягъни халык педагогикасына нигезләнеп алып бару зарур.
Программа Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә һәм татар милли педагогикасына нигезләнеп төзелгән. Һәр бүлек икешәр темага һәм бер практик дәрескә бүленгән. Практик дәрестә иҗади эшләр дә каралды. Программа 35 сәгатькә төзелде. Махсус курс прогаммасында Р. Фәхреддин хезмәтләренең, халык педагогикасының тәрбияви әһәмиятенә һәм балаларның кылган эш гамәлләре аша дөрес нәтиҗә ясый алу юнәлешенә өстенлек бирелә.
Прогамманың максаты:
Р. Фәхреддин хезмәтләре аша укучыларда әдәп, әхлак, җәмгыятькә караш тәрбияләү. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- Р. Фәхреддин хезмәтләренә карата кызыксыну уяту.
- Фәхреддин хезмәтләренә һәм халык педагогикасына нигезләнеп, укучыларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү алымнарын эзләү.
- Укучыларның иҗади көчен, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.
- Яңа технологияләр ярдәмендә эшләргә өйрәтү.
Көтелгән нәтиҗә
Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре аша укучы тормыш фәлсәфәсенә төшенә, аның фикерләү сәләте үстерелә, коммуникатив эшчәнлеге арта. Ә иң әһәмиятлесе – укучыларым әдәпле, әхлаклы, кешелекле булу сыйфатларын үзләрендә булдыралар.
Программаның эш этаплары.
I этап. Р. Фэхреддин хезмәтләренең эчтәлеге белән танышу.
II этап. Нәсыйхәтләрнең эчтәлеге турында фикер алышу. Олуг галимебезнең хезмәтләре гасырлар дәвамында тупланган, халык тәҗрибәсенә нигезләнгән һәм ул – югары әхлакый шәхес тәрбияләүдә мөһим чыганак булып торуы хакында фикер алышу.
III этап. Практик эш. Р. Фәхреддин нәсыйхәтләре белән бәйләп, теге яки бу темага иҗади эшләр башкарыла, әдәплелек дәресләре, түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр үткәрелә.
Программаның эчтәлеге (35 сәгать)
. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог – Риза Фәхреддин. (3 сәгать) Р. Фәхреддиннең тормыш юлы, эшчәнлекләре хакында сөйләшү.
Әти-әни! Сез гомер бүләк итүчеләр! (3 сәгать) Р. Фәхреддиннең әти-әнисе турында. Ата-ана турындагы нәсыйхәтләре буенча фикер алышу. Укучыларның үз әти-әниләре турында сөйләүләре.
Туганнар әдәбе. (3 сәгать). Дәресләр Р. Фәхрэддиннең туганнары, якыннары, балалары турында сөйләшү, “Туганнар әдәбе” дигән нәсыйхәтләрне уку буенча уздырыла.
Мәктәп әдәпләре. (3 сәгать). Олуг галимебезнең белем баскычларына күзәтү ясау, әлеге темага караган нәсыйхәтләрне укып өйрәнү буенча уздырыла.
Гыйлем. (3 сәгать). Нәсыйхәтләрне өйрәнү, галимнәребез турында сөйләшү.
Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерә... (3 сәгать) “Китап уку” нәсыйхәтләре, укучыларның үзләре укыган әдәби китаплар буенча фикер алышу.
Аллаһ өчен берәүне яраткан кеше иманның ләззәтен табар. (Хәдис) - (3 сәгать). “Дуслык әдәпләре” турындагы нәсыйхәтләр.
Һөнәр – сәнагать. (3 сәгать) Нәсыйхәтләрне өйрәнү. Халык педагогикасына күз салу.
Әхлакый хәзинәләр (3 сәгать) Нәсыйхәтләрне өйрәнү. Халык педагогикасында әхлак тәрбиясе.
Начар хәлләр – ямьсез холыклар. (3 сәгать). Нәсыйхәтләрне өйрәнү
Тематик бүленеш
№ | Темалар | Сәгать саны |
Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог – Риза Фәхреддин. | ||
1. | Тормыш юлы турында сөйләшү. | 1 |
2. | Р. Фәхрэддин турындагы мультимедиа басманы карау. | 1 |
3 | Практик дәрес Үрнәк алырлык шәхесләребез бар! | 1 |
Әти-әни! Сез гомер бүләк итүчеләр! | ||
4 | Р. Фәхрэддиннең әти-әнисе хакында. | 1 |
5 | Ата-ана турындагы нәсыйхәтләре буенча фикер алышу | 1 |
6 | Практик дәрес. Укучылар әти-әниләре турында иҗади эшләр язалар. | 1 |
Туганнар әдәбе. | ||
7 | Р. Фәхрэддиннең туганнары, якыннары, балалары турында сөйләшү | 1 |
8 | “Туганнар әдәбе” дигән нәсыйхәтләрне уку | 1 |
9 | Практик дәрес “Гаилә кодексы” темасына түгәрәк өстәл янында сөйләшү. | 1 |
Мәктәп әдәпләре. | ||
10 | Олуг галимебезнең белем алу баскычлары | 1 |
11 | “Мәктәп әдәпләре” нәсыйхәтләрен уку | 1 |
12 | Практик дәрес “Син, мәктәбем, белем учагы” темасына иҗади эш. | 1 |
Гыйлем. | ||
13 | “Гыйлем – нур, наданлык – хур” темасына әдәплелек дәресе үткәрү | 1 |
14 | “Гыйлем” нәсыйхәтләре. Галимнәребез турында. (Ш. Мәрҗәни, К. Насыйри, Габдерәхим Утыз Имәни) | 1 |
15 | Практик дәрес “Гыйлемлек – бетми торган хәзинәдер...”темасына инша язу. | 1 |
Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерә... | ||
16 | “Китап уку” нәсыйхәтләре | 1 |
17 | Түгәрәк өстәл янында. “Соңгы вакытта укыган китабым” | 1 |
18 | Практик дәрес “Яраткан китабым” исеме астында иҗади бәйге уздыру. Укучылар үзләре яратып укыган китапны нәни китапчык рәвешендә, рәсемнәр белән бизәп ясыйлар. | 1 |
Аллаһ өчен берәүне яраткан кеше иманның ләззәтен табар. | ||
19 | Халык педагогикасы “дуслык” турында. | 1 |
20 | “Дуслык әдәпләре” турындагы нәсыйхәтләр. | 1 |
21 | Практик дәрес “Яман юлдаш – тимерче уты кебек. Бер вакытта очкыны төшеп киемеңне яндырыр” хәдисе буенча фикер алышу.. | 1 |
Һөнәр – сәнагать | ||
22 | Һөнәр – сәнагать. Нәсыйхәтләрне үзләштерү. | 1 |
23 | Татар халык педагогикасында хезмәт тәрбиясе. | 1 |
24 | “Кешене туйдыручы – һөнәр” темасына тәрбия сәгате үткәрү. | 1 |
Әхлакый хәзинәләр | ||
25 | Әхлак һәм әхлак вазифаларыбыз | 1 |
26 | Халык педагогикасында әхлак тәрбиясе | 1 |
27 | “Көнчел булу әйбәтме?” соравына җавап язу. | 1 |
Начар хәлләр – ямьсез холыклар | ||
28 | Начар хәлләр – ямьсез холыклар. Нәсыйхәтләрне өйрәнү | 1 |
29 | Отышлы уеннар турында. | 1 |
30 | Практик дәрес “Җир йөзендә тәкәбберләнеп йөрмә. Чөнки син җирне тишә алмассың, буең да тауларга җитмәс.” Хәдисе буенча сөйләшү үткәрү | 1 |
Рухи мирас – хәзинә ул | ||
31 | Р. Фәхреддин музеена сәяхәт. | 1 |
32 | “Рухи мирас-хәзинә ул” темасына проектлар әзерләү. | 1 |
33 | Проектларны яклау дәресе. | 1 |
34 | Проектлары буенча презентация ясау. | 1 |
35 | Йомгаклау дәресе. | 1 |
Кулланылган әдәбият:
- Балаларга нәсыйхәт. Төз: Ә. Хәйри, Ә. Мадьяров. – Казан, 2006. – 259 б.
- Балаларга үгет-нәсыйхәт. Н. Ибраһимов, К. Бикчәнтәев. – Казан, 2001. – 61 б., 89 б., 54 б.
- Иманлы төбәк җәүһәрләре. Роза Абзалова-Сәлманова. – Казан: “Сүз” нәшрияты, 2008, - 67 б.
- Татар милли педагогикасы. Р. Х. Шәймарданов, Р. Г. Сибгатуллин,
Алабуга, 2004, - 141 б.
5. Әхлак дәресләре. В. Казыйханов, Яр Чаллы, 1998, - 170 б., - 128 б.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Проектның концепциясе Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. “ Р. Фәхреддин хезмәтләрендә халык педагогикасы” авторлык программасы гомуми белем бирү мәктәпләрендә өстәмә белем бирү юнәлешендә гамәлгә ашырыла, мәгариф системасының үстерелеш принципларына туры килә. Электив курсларда Р. Фәхреддин мирасын өйрәнү бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап бирә. Әлеге курс программасында Р. Фәхреддин хезмәтләренең, халык педагогикасының тәрбияви әһәмиятенә һәм мәг ъ лүмат ташкынында дөрес ориентлашу, кирәкле информа цияне сайлап алу, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау күнекмәләре формалаштыруга, балаларның кылган эш гамәлләре аша дөрес нәтиҗә ясый алу юнәлешенә өстенлек бирелә. Өстәмә белем бирү буенча бу программа 7-8 нче сыйныфлар өчен атнага 1 сәгать исәбеннән 35 сәгатьлек итеп, бер уку елына төзелгән.
Проектның максаты: Р. Фәхреддин хезмәтләре аша укучыларда әдәп, әхлак, җәмгыять кә караш тәрбияләү .
Проектның бурычлары: шәхес буларак үсүләрен формалаштыру: Р. Фәхреддин хезмәтләренә карата кызыксыну уяту ; Фәхреддин хезмәтләренә һәм халык педагогикасына нигезләнеп, укучыларда кешелеклек сыйфатлары тәрбияләү алымнарын эзләү; сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә омтылу, аралашу про ц ессында үз фикереңне тулы, төгәл, аңлаешлы итеп җиткерә белүгә ирешү регулятив уку күнекмәләрен формалаштыру: Р. Фәхреддин һәм татар милли педагогикасы турында булган һәм өйдә өстәмә материаллардан алып килгән белемнәрен билгеле бер эзлеклелеккә салып, гамәлдә куллану Танып белү эшчәнлекләрен формалаштыру: Тема буенча үзеңнең фикереңне булган белемнәреңне файдаланып, дәлилли белү; яңа технологияләр ярдәмендә эшләргә өйрәтү Коммуникатив уку күнекмәләрен формалаштыру: Укучыларның иҗади көчен, мөстәкыйл ь эшләү күнекмәләрен үстерү
Ире шү ысулы Авторлык программасы этаплап эшләүгә корылган. I этапта Р. Фәхреддин хезмәтләренең эчтәлеге белән танышу каралган. II этапта нәсыйхәтләрнең эчтәлеге турында фикер алышу үткәрелә. III этап – практик эш. Р. Фәхреддин нәсыйхәтләре белән бәйләп, теге яки бу темага иҗади эшләр башкару, әдәплелек дәресләре, түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр үткәрү дә каралган.
Ирешү ысулы . Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог – Риза Фәхреддин. (3 сәгать) Р. Фәхреддиннең тормыш юлы, эшчәнлекләре хакында сөйләшү. Әти-әни! Сез гомер бүләк итүчеләр! (3 сәгать) Р. Фәхреддиннең әти-әнисе турында. Ата-ана турындагы нәсыйхәтләре буенча фикер алышу. Укучыларның үз әти-әниләре турында сөйләүләре. Туганнар әдәбе. (3 сәгать). Дәресләр Р. Фәхрэддиннең туганнары, якыннары, балалары турында сөйләшү, “ Туганнар әдәбе” дигән нәсыйхәтләрне уку буенча уздырыла. Мәктәп әдәпләре. (3 сәгать). Олуг галимебезнең белем баскычларына күзәтү ясау, әлеге темага караган нәсыйхәтләрне укып өйрәнү буенча уздырыла. Гыйлем. (3 сәгать). Нәсыйхәтләрне өйрәнү, галимнәребез турында сөйләшү. Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерә... (3 сәгать) “Китап уку” нәсыйхәтләре, укучыларның үзләре укыган әдәби китаплар буенча фикер алышу. Аллаһ өчен берәүне яраткан кеше иманның ләззәтен табар. (Хәдис) - (3 сәгать). “Дуслык әдәпләре” турындагы нәсыйхәтләр. Һөнәр – сәнагать. (3 сәгать) Нәсыйхәтләрне өйрәнү. Халык педагогикасына күз салу. Әхлакый хәзинәләр (3 сәгать) Нәсыйхәтләрне өйрәнү. Халык педагогикасында әхлак тәрбиясе. Начар хәлләр – ямьсез холыклар. (3 сәгать). Нәсыйхәтләрне өйрәнү
Тематик бүленеш № Темалар Сәгать саны Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог – Риза Фәхреддин. 1 Тормыш юлы турында сөйләшү. 1 2 Р. Фәхрэддин турындагы мул ьтимедиа басманы карау. 1 3 Практик дәрес Үрнәк алырлык шәхесләребез бар! 1 Әти-әни! Сез гомер бүләк итүчеләр! 4 Р. Фәхрэддиннең әти-әнисе хакында. 1 5 Ата-ана турындагы нәсыйхәтләре буенча фикер алышу 1 6 Практик дәрес. Укучылар әти-әниләре турында иҗади эшләр язалар. 1 Туганнар әдәбе.
7 Р. Фәхрэддиннең туганнары, якыннары, балалары турында сөйләшү 1 8 “ Туганнар әдәбе” дигән нәсыйхәтләрне уку 1 9 Практик дәрес “Гаилә кодексы” темасына түгәрәк өстәл янында сөйләшү. 1 Мәктәп әдәпләре. 10 Олуг галимебезнең белем алу баскычлары 1 11 “ Мәктәп әдәпләре” нәсыйхәтләрен уку 1 12 Практик дәрес “ Син, мәктәбем, белем учагы” темасына иҗади эш. 1 Гыйлем. 13 “ Гыйлем – нур, наданлык – хур” темасына әдәплелек дәресе үткәрү 1 14 “ Гыйлем” нәсыйхәтләре. Галимнәребез турында. (Ш. Мәрҗәни, К. Насыйри, Габдерәхим Утыз Имәни) 1
15 Практик дәрес “Гыйлемлек – бетми торган хәзинәдер...”темасына инша язу. 1 Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерә... 16 “ Китап уку” нәсыйхәтләре 1 17 Түгәрәк өстәл янында. “Соңгы вакытта укыган китабым” 1 18 Практик дәрес “ Яраткан китабым” исеме астында иҗади бәйге уздыру. Укучылар үзләре яратып укыган китапны нәни китапчык рәвешендә, рәсемнәр белән бизәп ясыйлар. 1
Аллаһ өчен берәүне яраткан кеше иманның ләззәтен табар. 19 Халык педагогикасы “дуслык” турында. 1 20 “ Дуслык әдәпләре” турындагы нәсыйхәтләр. 1 21 Практик дәрес “Яман юлдаш – тимерче уты кебек. Бер вакытта очкыны төшеп киемеңне яндырыр” хәдисе буенча фикер алышу.. 1 Һөнәр – сәнагать 22 Һөнәр – сәнагать. Нәсыйхәтләрне үзләштерү. 1 23 Татар халык педагогикасында хезмәт тәрбиясе. 1 24 “ Кешене туйдыручы – һөнәр” темасына тәрбия сәгате үткәрү. 1
Начар хәлләр – ям ьсез холыклар 28 Начар хәлләр – ямьсез холыклар. Нәсыйхәтләрне өйрәнү 1 29 Отышлы уеннар турында. 1 30 Практик дәрес “Җир йөзендә тәкәбберләнеп йөрмә. Чөнки син җирне тишә алмассың, буең да тауларга җитмәс.” Хәдисе буенча сөйләшү үткәрү 1
Рухи мирас – хәзинә ул 31 Р. Фәхреддин музеена сәяхәт. 1 32 “ Рухи мирас-хәзинә ул” темасына проектлар әзерләү. 1 33 Проектларны яклау дәресе. 1 34 Проектлары буенча презента ция ясау. 1 35 Йомгаклау дәресе. 1
Көтелгән нәтиҗә Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре аша укучы тормыш фәлсәфәсенә төшенә, аның фикерләү сәләте үстерелә, коммуникатив эшчәнлеге арта. Ә иң әһәмиятлесе – укучыларым әдәпле, әхлаклы, кешелекле булу сыйфатларын үзләрендә булдыралар.
Кулланылган әдәбият Балаларга нәсыйхәт. Төз: Ә. Хәйри, Ә. Мадьяров. – Казан, 2006. – 259 б. Балаларга үгет-нәсыйхәт. Н. Ибраһимов, К. Бикчәнтәев. – Казан, 2001. – 61 б., 89 б., 54 б. Иманлы төбәк җәүһәрләре. Роза Абзалова-Сәлманова. – Казан: “Сүз” нәшрияты, 2008, - 67 б. Татар милли педагогикасы. Р. Х. Шәймарданов, Р. Г. Сибгатуллин, Алабуга, 2004, - 141 б. Әхлак дәресләре. В. Казыйханов, Яр Чаллы, 1998, - 170 б., - 128 б.
Предварительный просмотр:
Әдәбият һәм татар теле дәресләрендә
коммуникатив белем бирүдә Р. Фәхреддин хезмәтләрен куллану
Шайхулова Г. Ф. (Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбе)
“Кеше һәрвакыт икенче бер кеше белән аралашып, рухи баю ихтыяҗын тоеп яши”, - дигән К. Маркс. Тел ул – иң камил аралашу коралы. “Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “аралашу – бер – береңне аңлау, фикер алышу” диелә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычларының берсе укучыларны аралаша белергә өйрәтү. Барыбызга да мәгълүм булганча, татар телле балаларда да, рус телле, рус төркемендә укучы балаларда да татарча сөйләм байлыгы мактанырлык түгел. Мин моны үзебезнең санатор интернат – мәктәбенә укып – дәваланырга килгән укучылардан чыгып әйтәм. Бу кытлыктан чыгу өчен, без дәресләрдә, тәнәфесләрдә, сыйныфтан тыш чараларда да диалогик, монологик сөйләмнәрен үстерү өстендә эшлибез. Бу эшләр нәтиҗәле булсын өчен, укытучының үз эшенең остасы булуы, һәрдаим үз өстендә эшләп торуы да кирәк. Р. Фәхреддин да бит үзенең “Әдә-би-тәгълим” исемле китабында: “Мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер”,- дигән фикерне җиткерә. Мин дә педогогик осталыгымны арттыру өчен якташыбыз Р. Фәхреддин хезмәтләрен бик теләп кулланам. Минем фикерләвемчә, татар дөньясында укыту – тәрбия эшендә иң күп эз калдырган остазыбыз Ризаэддин Фәхреддин . Үземнең 14 еллык кына эш тәҗрибәмдә мин аның хезмәтләрен көн саен кулланам. Һәр дәресемнең башында аның укучылар өчен булган нәсыйхәтләрен искә төшерәм, шулай итеп укучыларны дәрескә әзерлим. Менә дәрес башында бирелә торган нәсыйхәтләр.
1) Үз урыныңда авышмыйча, дөрес итеп утыр.
2) Дәрескә күңел сал.
3) Сораган сүзне дөрес аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.
4) Укытучының һәр сүзен мәхәббәт белән үтә.
Бу сүзләрне язып, һәр партага беркетеп чыктым. Без бу җөмләләрне бергәләп укыйбыз, рус төркемендәге балалар белән тәрҗемә итәбез. Укучылар әкренләп бу сүзләрне хәтерләренә сеңдерәләр һәм татарча әйтергә күнегәләр. Шушы өлештән соң мин якташыбыз Р. Фәхреддиннең түбәндәге сүзләреннән чыгып эш итәм. Ул ”Балалар – һәртөрле язу язылуны кабул итүче ак кәгазь яки һәртөрле нәрсәнең сурәте күрелер гә мөмкин булган көзгеләрдер”, ди. Мин үз чиратымда: “Укучылар, сезнең күңелегез ак кәгазь кебек чиста, сезгә алган белемнәрегезне, тәрбия әхлакларын шунда язып, беркетеп барырга кирәк, күңел дәфтәрләрегезне каралтмагыз, аны баетыгыз. Без ул дәфтәрләргә нинди сүзләр яздык соң әле, әйдәгез татарча итеп әйтеп күрсәтик. Укучылар алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне әйтеп күрсәтәләр.
Үзем үткәргән әдәбият дәресләрендә дә Р. Фәхреддин эш тәҗрибәсен бик теләп кулланам.
Әдәбият – тәрбия фәне. Риза Фәхреддин бу хакта: “Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр ,- дигән.
Әдәбият дәресләрендә әсәрләрне анализлаганда Р. Фәхреддиннең хезмәтләрен куллану нәтиҗәле алым. Олуг галимебезнең хезмәтләре гасырлар дәвамында тупланган, халык тәҗрибәсенә нигезләнгән һәм ул – югары әхлакый шәхес тәрбияләүдә мөһим чыганак.
Әдәбият дәресләрендә без укучылар белән һәр эшкә, вакыйгага, кешегә, сыйфатларына бәя бирергә өйрәнәбез. Һәр дәрес ахырында Риза Фәхреддиннең нәсыйхәтләреннән мисаллар китерәм. “Кешенең матурлыгы – аның тәрбияле, эшчән, намуслы булуында, олыларны олы итеп, кечеләрне кече итеп яши белүендә” икәнлеге дәрестән – дәрескә сеңдерелә бара.
Программа буенча 4 нче сыйныфның татар төркеме белән уку дәресендә Мостай Кәримнең “Икебез дә унөчтә булсак” әсәрен үткәндә мин Р. Фәхреддин нәсыйхәтләрен бик теләп кулланам. Белгәнебезчә, әсәр түбәндәге җөмләләр белән тәмамлана.
“Энем инде күптән дөнья куйды. Мин торып калдым. Кайчак үкенеп тә куям. Нигә аны шулай ешрак күтәреп йөртмәдем икән? Хәтта арымаган чакларымда да. Кешеләр бер – берсен ешрак күтәрешсәләр, үкенечләре әзрәк калыр иде.”
Шушы өлешне укыганнан соң бала күңелендә дулкынлану барлыкка килә, күңелләре тула. Үкенечләрне әзрәк итү безнең үз кулыбызда балалар, моның өчен кешелекле, мәрхәмәтле булырга кирәк. Р. Фәхреддин “Туганнар әдәбе” дигән нәсыйхәтләрендә бик аңлаешлы итеп язган шуларны укыйк әле дип, әлеге нәсыйхәтләрне укытам: “ Бар туганнарыгызны хөрмәтле тотыгыз, алар белән әдәпле булыгыз, чөнки ата вә аналарыгыздан соң иң якын кешеләрегез – туганнарыгыздыр.” “Кечкенә туганнарыгызга шәфкатьле булыгыз, аларны рәнҗетмәгез, алар кулында булган нәрсәләрне кычкыртып алмагыз, чөнки бу әйберләр аларның күңелләре боегуга вә ата – аналарыгызның ачулануларына сәбәп булыр.” ([2, б. 71])
15. Туганнарыгыз – ата вә аналарыгыз соңында иң якын кешеләрегездер. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле вә мәрхәмәтле булыгыз! Боларның олыларын ата вә ана урынында санап, итагатьле булыгыз вә сүзләрен тыңлап гамәл итегез! Кечеләренә шәфкатьле булып, аларны бер дә рәнҗетмәгез, вә каты күңелле булмагыз ([2, б. 71])
16. Туганнарыгызда ярамаган бер эш күренер булса – яхшы сүз белән: “Болай булмагыз, гаеп эш бит!”- дип тыегыз вә әлеге эшнең килешмәгәнен аңлатып күрсәтегез, гүзәл юлга күндерегез! ([2, б.71])
Укыган нәсыйхәтләр буенча әңгәмә корабыз.
Шушы ук сыйныфта Әмирхан Еникиның “Кунакта” әсәре өйрәнелә. Әлеге әсәрдә Наил атлы малай авылдан кунакка килгән Әнвәргә бер дә ошамый. Ә ни өчен ошамый соң ул? Укучылар белән әңгәмә корабыз, аның әдәп белмәве, тәртипсезлеге турында сөйләшәбез, һәм мин укучылар кызып – кызып үз фикерләрен әйткәндә “Ә менә олуг галимебез бу турыда нәрсәләр язды икән?” – дип алар алдына “Тәрбияле бала” нәсыйхәтләрен китереп куям, менә шунда инде алар, ярыша – ярыша, нәкъ менә Наил эшләргә тиеш түгел эшләргә кагылышлы нәсыйхәтләрне табып укып күрсәтәләр, бу очракта Наил дөрес эшләмәде, ул менә болай эшләргә тиеш иде, дип Р. Фәхреддин нәсыйхәтләрен кулланып әйтеп күрсәтәләр.
2 нче сыйныфта, шулай ук Р. Х. Ягъфарова дәреслеге буенча Г. Тукайның “Безнең гаилә”, З. Туфайлованың “Әни сүзе”, А. Алишның “Әни ялга киткәч”, Ә Бикчәнтәеваның “Әтием белән бергә”, Р. Вәлиеваның “Дәү әни” әсәрләре өйрәнелә. Шуңа бәйле рәвештә укучыларга гаилә, өлкәннәргә ихтирам, әти-әниләрне кадерләү, аларга ярдәм итү турында шактый күп мәгълүмат бирелә. Р. Фәхреддиннең “Ата-ана”, “Туганнар”, “Кардәшләр” бүлекләреннән өзекләр китерәм.
3. Кешенең итәгатьле булуы – күңеле яхшы булу галәмәтедер. Инде сезгә иң якын кешеләр дә, әлбәттә, ата вә аналарыгыздыр. Шуның өчен аларга һәрвакытта итәгатьле булыгыз, гамәл вә сүздә аларга каршы килмәгез, бу сәбәптән аларның күңелләре дә рәхәтләнер, үз күңелләрегез дә вә дөньяда торуыгыз да гүзәл булыр. ([2, б. 68])
4. Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда, сез утырып тормагыз!.([2, б. 68])
12. Бәдәнегез үсеп көч кергәч тә - кулларыгыздан килгән эшләрдә ата вә аналарыгызга ярдәм итүче булыгыз, бәлки шәфкать вә хезмәтләрегезне тагын да арттырыгыз, алар исә сезнең яшь вакытларыгызда вә иң зәгыйфь булган көнегездә тәрбияләп сезне үстергәннәр. Бер көн җитәр, сез дә ата булырсыз, исәпләп карагыз – шул көндә балаларыгыз хөрмәтегезне санламасалар, риза була белерсезме? ([2, б. 70]) Һ.б. шундый нәсыйхәтләр китерелә яки үзләреннән эзләтеп таптырыла.
Сүзләр урынлы кулланылсын өчен, сүзлек запасы бай булырга тиеш. Укучыларда әдәби – матур сүзләргә кытлык зур. Татарча уку юк дәрәҗәсендә, шушы кытлыктан чыгу өчен укучыларны китаплар укырга тартырга кирәк. Бу очракта да мин Р. Фәхреддиннең хезмәтләренә мөрәҗәгать итәм, һәм аның “Китап вә уку” нәсыйхәтләрен укучыларга җиткерәм.
58. “Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнардагы хәлләрне сөйләп торучы, өметләр, вакый галарны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер”,- дип яза бөек галим үзенең нәсыйхәтләренең берсендә. ([2, б. 76])
Мин боларны укучылар аңларлык дәрәҗәдә итеп сөйләп аларга җиткерәм. “Китап уку кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерә”,- дип әйткән бөек галимебез. ([2, б. 76]) Буш вакытларыгызны компьютер уйнауга, телевизор карауга сарыф иткәнче күпчелек өлешен китаплар укуга бирсәгез, Р. Фәхреддин әйткәнчә күңелегезгә шатлык булыр, фикергә азык булыр, зиһенегезгә куәт булыр, - дим.
Ә инде тәрбия әңгәмәләре өчен аның хезмәтләрен хәзинә дип саныйм мин, һәм шулар буенча үткәрелгән тәрбия сәгатьләрем бик нәтиҗәле була дип курыкмыйча әйтә алам. Мәсәлән, “Тәрбияле бала”, “Уку әдәпләре”, “Сөйләшү әдәпләре”,“Мәктәп әдәпләре” дигән тәрбия сәгатьләрендә укучыларның үз – үзләрен тоту кагыйдәләре бөтен нечкәлекләре белән, бала аңлашлык итеп бирелгән. Ул ялыктыргыч түгел, бик гади итеп язылган.
Мин байтак кына дәрестә куллана торган таратма карточкаларымда да аның нәсыйхәтләре язылган. Әлеге нәсыйхәтләр еш кулланылганда, алар укучыларның хәтерендә яхшы сакланып кала. Язылганнарның мәгънәләрен ачыклап сөйлибез, сөйләм теле камилләшә.
Шундый берничә таратма карточканы күрсәтеп үтәсем килә.
К-№ 1
1. Килешләрне билгелә.
2. Фигыльләрне күчереп ал.
Кеше, үзенең нинди адәм икәнлеген беләсе килсә, күренешләренең сүзләренә колак салсын. ([3, б. 49])
К- № 2
1. Астына сызган сүзләрнең килешләрен билгелә.
2. “Яхшы” сүзен фонетик яктан тикшер.
Явызлык вә изгелекне игътибарсыз калдыру, хисапка алмау, әлбәттә, яхшы эш түгел. ([3, б. 27])
К -№ 3
1. Сыйфатларның астына сыз.
2. “Изгелекле” сүзенең килешен билгелә.
3. Укы һәм уйлан.
Иң кечкенә бер изгелекне дә кадерсез санама һәм игътибарсыз калдырма. Тәкәббер вә һавалы булудан саклан. ([3, б. 27])
Әхлакый кыйммәтләр югала барган бу заманда, олуг галимебезнең акыллы фикерләре, өйрәтмәләре мәктәптә белем һәм тәрбия бирүдә зур ярдәм итә.
- Ә Хәйри., В Казыйханов., Г. Гайнетдинова. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файда -лану. 2нче кисәк. – Казан, 2006.
- Р. Шаһиев. Ризаэддин Фәхреддин: Тормыш юлы иҗади мирасы: Дәреслек – хрестоматия. – Казан: РИЦ «Школа». 2005.
- Ә. Хәйри. Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия мәсәләләре. - Әлмәт: Әл-
мәт муниципаль институты нәшр., 2004.
Предварительный просмотр:
Минем педагогик осталыгым.
Эссе.
Шайхулова Гөлназ Фаяз кызы
Әлмәт муниципаль районы “Озак вакытлы дәвалануга мохтаҗ булган балалар өчен Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбе” дәүләт бюджет белем бирү, сәламәтләндерү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Укытучы – җәмгыятьнең иң кирәкле буыны, аның иң бөек максатларын хәл итүче чылбыр. Мин дә шушы чылбырның бер вәкиле. Мин - укытучы.
1999 нчы елда Алабуга дәүләт педагогика институтының филология факультетын тәмамлаганнан бирле татар теле һәм әдәбияты укытам.
Бүгенге көндә мин «Коммуникатив-мәгълүмати технологияләр кулланып, татарча сөйләмне үстерү, баету» дигән методик тема өстендә эшлим. Темамны уңышлы сайладым дип уйлыйм. Чөнки әлеге тема мине заманнан артта калмыйча, яңалыкларны эш тәҗрибәмдә актив кулланып, яңа педагогик эзләнүләргә һәрвакыт өндәп тора.
Үз эшчәнлегемдә мин укучыларны үз фикерләрен татар телендә дөрес һәм матур итеп әйтеп бирә белергә өйрәтәм. Шулай ук укучыларымның иҗади көчен, танып-белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру өстендә эшлим.
Хезмәттәшлек нигезендә төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле, толерант, компетентлы шәхес тәрбияләргә телим мин. Шушы максат, бурычларны үтәп, үз фәнем аша балаларны тормыш юлына әзерлим, белем алуга мәхәббәт уятам.
“Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул-оста сынчы, ләкин аны күрмиләр, ул-яхшы табиб, ләкин аңа дәваланучылары бик сирәк кенә рәхмәт әйтә. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән.” Мин бу сүзләрнең дөреслегенә бер түгел, мең кат инандым. Безнең интернат - мәктәпкә дәвалануга мохтаҗ булган балалар килә. Алар инде тормыш ягыннан да кагылган-сугылган. Балачак көймәләре күптән комга килеп терәлгән балалар. Менә шул укучылар өчен мин – әни дә, укытучы да, табиб та, комга терәлгән көймәне агым суга алып чыгучы оста ишкәкче дә. Әлеге көймәгә төялгән балаларны әкрен генә тирбәндереп, тел дәрьясына алып баручы – татар теле укытучысы! Кабатланмас, тылсымлы балачак дөньясы ярына алып чыгып, аларга белем-тәрбия бирү – минем өчен акка кара белән язылган канун. Бу эшләрне мин ничек башкарып чыгам соң? Бу эшләрне башкарып чыгарга миңа хезмәтемә булган хөрмәтем, заманча технологияләр, метод һәм алымнар ярдәм итә.
Безнең яндагы балаларның төрлелеген санап бетерү мөмкин түгел: тыныч һәм шыпыртлар, күп белүчеләр, кызыксынучылар, бик тавышлылар, берни белмәүчеләр, яхшы гаиләдән булучылар, бөтенләй ана назы күрмәүчеләр... Минем бурыч балаларны үзара хезмәттәшлеккә тарту, бер-берләре белән аралашуга алып чыгу. Дәресләремдә мин укучыларыма парларда һәм төркемнәрдә эшләү мөмкинлеге бирәм. Эшнең нәтиҗәсе төркемдәге укучыларның ничек эшләүләренә бәйле. Шуңа күрә һәр укучы да тырышып эшләргә тиеш. Болай эшләгәндә алар үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәнәләр, үз фикерләрен әйтәләр, башкаларның фикерләрен тыңлыйлар, фикере дөрес булмаса, бәхәс туа, аны чишү вариантлары карала. Дәрестә пассив утырган укучы да иптәшләре арасында активлаша, кызыксынып китә.
Кытай халкында шундый мәкаль бар: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр – өйрәнермен”. Кызыксыну һәр укучыга хас сыйфат. Ә укытучы шушы сыйфатны үстерүче, дөресләп җибәрүче режиссер. Тылсымлы таягың белән әкрен генә кагылып, иҗади мөмкинлекләрен ачу, көчләре җитәрлек тема биреп, эзләнү орлыклары салу һәм эзләгәнен үзенә табарга өйрәтү юлына мин проект методы аша киләм. Бу эшчәнлегем аша укучыларымны пароходка ияреп очучы теләнче акчарлаклар итеп түгел, үз көчләре белән азык табучы бөркетләр итеп тәрбияләргә телим.
Бөек кытай философы Конфуций әйткәнчә, “Дөнья үзгәрә һәм эзлексез үзгәрешләрдән дә даимирәк нәрсә юк.” Заманча технологияләр алга киткән чакта бу үзгәрешләргә ияреп бару мөмкинлекләре дә юк түгел . Компьютер технологиясе ярдәмендә яңалыклардан артта калмыйча эшләп була. Бу алымны балалар да ярата, теләп кабул итә, чөнки һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларда ишетеп истә калдыру сәләте өстенлек алса, кайбер укучыларда күреп истә калдыру сәләте өстенлек итә. Менә нәкъ шушы вакытта компьютер ярдәмгә килә дә инде. Чөнки мониторда барлык биремнәр дә матур, эстетик яктан камил эшләнгән, кызыктыргыч, мөмкинлекләр зуррак.
Компьютер хәтерендә бик күп дидактик материаллар, темага карата төзелгән видеороликлар, төрле дәрәҗәдәге биремнәрне саклап, кирәк вакытта бер авырлыксыз кулланып була. Информацион технологияләргә нигезләнеп, укучының дәрес материалын ни дәрәҗәдә үзләштерүен дә тестлар ярдәмендә тиз генә тикшерәм. Һәр укучы үзенең җавабын белешмәгә куелган гиперссылка аша тикшерә. Шулай ук ул класстан тыш чаралар үткәрүне дә кызыклы, нәтиҗәле итә.
Татар теленә өйрәтүдә рольле уеннарны актив кулланам. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.
Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укучыларның коммуникатив эшчәнлекләре активлаша, төрле ситуациядә иркен итеп аралашырга өйрәнәләр. Рольле уеннарны башкарганнан соң, укучыларым күзгә карап, бәяләү көтә. Бәяне укучыларым белән бергә бирәбез. Ә соңгы сүзне, баш режиссер буларак, мин әйтәм. Һәм бу мактау кыюсызрак укучыларның дәрескә керткән өлешләрен матур итеп күрсәтеп, аларга кыюлык, тырышлык өстәүгә юнәлдерелгән була. Ә иң мөһиме, бу балаларның күзләрендә шатлык очкыны күреп куанам.
Күп дәресләремдә сәламләшүне мин үзем иҗат иткән шигырь юллары белән башлыйм. Бу диалог рәвешендә бара, мин укучылар белән шигъри юллар әйтеп исәнләшәм, алар миңа шигъри юллар белән җавап кайтара. Мәсәлән:
Укытучы:
Исәнмесез, укучылар
Килдегезме дәрескә,
Уен, көлке эшләрегез
Калдымы тәнәфестә?
Укучылар:
Кыңгырауны ишеттек тә
Ашыктык без дәрескә
Җиңнәребезне сызганып
Тотынабыз зур эшкә.
Дәрестә куллану өчен үзләренә дә шушындый шигырьләр уйларга тәкъдим итәм. Укучыларның бу эшләрен дә бергәләп эшкәртеп, дәресләребездә куллана башлыйбыз.
Тәүлек әйләнәсенә гөрләп эшләп торган интернат-мәктәбебездә, тормышыбызны дәвам итүчеләр, киләчәк буын тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, аларга да игелекле туфрак кирәк. Укучылар өчен бу туфрак – беркайчан да үзенең мөһимлеген югалтмый торган методика – халык педагогикасы. Үз эшемдә һәрвакыт халык тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәм. Татар баласын милли рухлы шәхес итеп үстерүдә, анда иң матур кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүдә халкыбызның рухи хәзинәсен иң яхшы дәреслек-кулланма, дияргә була. Әлеге дәреслек-кулланманы өйрәнеп, укучыларым, мәкаләләр, чыгышлар әзерләп район, төбәкара, республика, халыкара конференцияләрдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен милли-төбәк компонентыннан башка күз алдына да китереп булмый. Безнең интернат-мәктәпкә укучылар 17 районнан килә. Читтән килгән балада сагыну хисе көчле була, шуны истә тотып, мин дәресләремне милли-төбәк компонентларына бәйләп алып барам. Аларда туган якларына, танылган якташларына һ. б карата соклану, ярату, алар белән горурлана белү сыйфатлары тәрбиялим. Менә шулай эшләгәндә балалар инде иҗади эшкә тотынырга да берникадәр әзер булалар. Гап-гади теманы алыйк, туган авыл темасына сочинение язу. Сочинение язарга кушканчы дәрес-сөйләшү уздырсаң, күп мәртәбә отышлы булачак. Мондый дәресләрдә укучылар белән бергәләшеп план төзеп, бирелгән теманы ачу өчен, план буенча сөйләшү алып барыла. Сөйләшүләр барышында видеоязмалар куллану, музыка, җыр тыңлау дәрескә җанлылык кертеп җибәрә. Авыл табигате, урманнары, чишмәләре төшерелгән видеоязма күрсәтү- гади авыл гына түгел, ә искиткеч матур туган авыл турында җанлы сөйләшү тудыра һәм ул кәгазьдә матур иҗади эш булып килеп чыга.
Балаларны бер районнан булганнарын бер төркемгә җыеп, икенчеләрне икенче төркемгә җыеп, үз районнары турында материаллар тупларга кушам. Әлеге төркемнәр үз чиратларында тагын кечерәк төркемнәргә бүленеп, бер ишләре газета-журналлардан җыелган, матур әдәбияттан алынган материаллар белән эшлиләр, икенчеләре компьютердан үз район, шәһәрләре турында материаллар җыя. Шулай эшләгәннән соң, төркемнәр барысын бергә туплап, компьютерда слайдлар ясый алалар. Бу хәтле эшләрне башкарып чыкканнан соң: “мин моны үзем ясадым”, “мин дә эшли алам,” “мин дә сәләтле,” “үз ягым белән горурланам” кебек сүзтезмәләрне ишетеп шатланам. Шатлык аша укыту һәм тәрбияләү минем авыр хезмәтемне җиңеләйтә һәм уңышлы итә.
Бала эшләгән эшенә нәтиҗә дә ясый белергә тиеш. Дәресләремдә рефлексия алымын кулланып, дәрестә узган юлны кире үтәбез. Укучылар дәрес турында үзләренең фикерләрен әйтәләр, үзләренең һәм иптәшләренең дәрестә биремнәрне үтәүгә керткән өлешләре турында сөйлиләр. Дәрес барышында укучыларның һәр эшчәнлеген бәяләп барырга тырышам, ә дәрес ахырында, заман таләпләренә туры китереп, үзбәя бирү оештырыла. Бәяләүдә “мин бу дәрестә актив катнаштым, биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем, сөйләмем дөрес һәм тулы булды, өйрәнгәннәремне сөйләмдә дөрес итеп куллана беләм” кебек пунктларга балл куеп, үз эшеңә билге куела.
Үзең уңышлы эшләсәң генә укучыларыңны үз артыңнан ияртә аласың. Укучыларыма үрнәк күрсәтеп, төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә, конкурсларда, фәнни-эзләнү эшләренә катнашам. Укучыларымны да бу эшләргә тартам. Алар белән чыгышлар ясап, күп кенә диплом, грамоталар алдык. Публикацияләребез дә шактый җыелды. “Салават күпере”, “Ачык дәрес” редакцияләре белән элемтәдә торабыз. Укучыларымның шигырьләре “Салават күпере” журналында дөнья күрде.
Кеше үз гомерен бер елга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса, агач утыртсын, йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен дигәннәр. Минем тормыш девизым: үз урынында нык басып торучы кеше тәрбияләү. Бер генә гөл җылынса да сулышымнан, буш үтте дип зарланмам тормышымнан.