Татар теле

Васильева Римма Николаевна

ТЕЛ -   КҮҢЕЛНЕҢ  КӨЗГЕСЕ.

Скачать:


Предварительный просмотр:

,

Кайбыч муниципаль районы

“М.К.Кузьмин исемендәге

Иске Тәрбит урта

гомуми белем бирү мәктәбе”нең

 югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Васильева Р.Н.

Тема.  Бердәм дәүләт имтиханына хәзерлек.

Максат. 1. Укучыларда бердәм дәүләт имтиханына  эзерлек осталыгын булдыру.  Фонетика, синтаксис, пунктуация буенча  

      үткәннәрне искә төшерү,  белемнәрне системалаштыру.

               2. Укучыларның  үз белемнәрен  практикада куллана белү  

      күнекмәләрен үстерү.

               3. Төркемнәрдә  дустанә эшләү өчен җирлек  булдыру.

Уку эшчәнлеген  оештыру   формалары: индивидуаль,  группалы.

Җиһаз.         Мультимедиа проекторы;

                      Microsoft Office PowerPoint программасында тест;        

                     Microsoft Office Excel программасында  төзелгән  тест.

Дәреснең тибы: өйрәнгән белемнәрне тәртипкә  салу.

Дәрес планы.

I.  Ориентлашу этабы. (2 минут)

     Психологик уңай халәт тудыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү. (5 минут)

      Алдагы дәресләрдә  үткәннәрне кабатлау.

III. А1-А10 биремнәрен Microsoft Office PowerPoint программасында башкару. (10 минут)

IV. А 11 – А 20    биремнәрен  Microsoft Office Excel программасында  

эшләү. (10 минут)

V. Төркемнәрдә эш. (15 минут)

I төркемнең   “Фонетика” тармагы, II төркемнең  “Синтаксис”, III төркемнең  “Пунктуация”  буенча   проект  яклаулары.

  1. Өй эше. ( 1 минут)   Алдагы дәрес өчен морфология, лексика курсын  кабатлау.

  1. Йомгак. ( 2 минут)

       Белемнәрне  бәяләү.

Дәрес барышы

           I. Исәнмесез! Хәерле көн,  укучылар. Татар теле дәресен  башлыйбыз. Без бүген дә  сезнең белән  имтиханга   хәзерлекне  дәвам  итәбез.  Үткән дәрестә без  күбрәк  сүз ясалышы, стилистика  өлкәсенә караган биремнәр башкардык. Бүген  исә  фонетика, синтаксис, пунктуация буенча үткәннәрне искә төшерербез,    белемнәрне системалаштырырбыз.

  1. Искә  төшереп китик әле,  фонетика   нәрсәне   өйрәнә?
  2. Грамматиканың  бер тармагы буларак синтаксис нәрсәне өйрәнә?
  3. Пунктуация нинди фән?

 

II. Ә хәзер барыбыз да  компьютер артына утырабыз. Бүген без  БДИ ның беренче өлешен  өйрәнүне дәвам итәбез. А1-А10 биремнәрен Microsoft Office PowerPoint программасында  эшлибез.  Һәр сорауга  4 вариант  җавап  бар. Тәкъдим ителгән 4 варианттан бер дөрес жавапны сайлап, курсорны шунда басабыз. (Өлгереше түбән  булган укучылар  өчен югарыда уң якта  “ярдәм” бар. Анда  баскач,  бары тик  ике  вариант кына кала).

А1 – А 10  биремнәре түбәндәге  сораулардан  гыйбарәт.

А 1. Сөйләм авазларын өйрәнә торган фән:

  1. Лексика
  2. Фонетика
  3. Синтаксис
  4. Морфология.

 А 2.  Кайсы сүздә  редукция күренеше  күзәтелә?
                     
Китап укысаң, белемең  артыр,
                     Укымасаң, белгәнең дә  онытылыр.

1. Онытылыр

2. Китап

3. Артыр

4. Укымасаң

 А 3. Төнге сүзендә нинди аваз  үзгәреше күзәтелә?

1. Диссимиляция

2.Редукция

3. Кече тел ассимиляциясе

4. Үзгәреш күзәтелми

 А 4.  Кайсы сүзнең  әйтелешендә  рәт гармониясе  сакланмаган?

1. Гомер

2. Мәдәният

3. Әдәбият

4. Каләм

 А 5. Табигать сүзендә ь хәрефе

                    1.Тартыкның нечкә  укылышын белдерә.

                    2. Сүзнең нечкә  укылышын белдерә.

3. Иҗекнең  нечкә  укылышын белдерә.

4. Аеру билгесе булып килгән.

А 6. Хаталы сүзне тап.

1. Бииячәк

2. Сөйләячәк.

3. Кайтачак

4. Укыячак

А 7. Кайсы  сүздә ъ хәрефе языла?

1. Нәк...

2. Пак...

3. Бак...ча

4. Яш...лек

А 8. Кайсы  сүздә ң  хәрефе языла?

1. Иртә...ге

2. Тө...ге

3. Ча...гы

4. Боры...гы

А 9. Ирен гармониясе булган сүзне  билгелә.

1. Томан

2. Кыргыч

3. Төнбоек

4. Тәрәзә

А.10. Протеза  күренеше кайсы  сүздә күзәтелә?

1. Күк

2. Карават

3. Эскәмия

4. Бүрәнә

III.  А 11 – А 20    биремнәре  Microsoft Office Excel программасында

Текстны укыгыз һәм А11- А20 нче биремнәрен үтәгез.

1)... 2) Дөрес, бу әле һәр сүз, һәр җөмлә өстендә баш ватып утыру дигән сүз түгел. 3) Алай утыра башласаң ... өч битлек хикәяне дә очлап чыга алмаска мөмкин. 4) ..., Туфан Миңнуллин әйтә, «телсез язучы юк, булмый ул», ди. 5) Әлбәттә, шулай. 6) Мин дә үземне “телсез”ләрдән санамыйм, ләкин шуңа карамастан, минем өчен язуның ин авыр өлеше «телгә» кайтып кала.

                                                                                 (Ә. Еники)

А11.  Түбәндә бирелгән җөмләләр арасыннан кайсы жөмлә югарыда бирелгән текстның беренче җөмләсе булып урнашырга тиеш?

1.  Дөньяда өч меңнән алып ун меңгә кадәр тел бар.

2.  Тел өстендә уйлану - өзлексез дәвам итә торган акыл эше.

3.  Агач күрке - яфрак, адәм күрке - тел.

4.  Мин үземнең туган телемне бик яратам.

А 12. 4 нче җөмләдән составында сүз ясагыч кушымча булган сүзне күрсәтегез:

  1. Туфан
  2. Телсез
  3. Әйтә
  4. Булмый

А 13. 4 нче җөмләнең төрен билгеләгез:

1. Гади, җәенке, тулы, бер составлы хикәя җөмлә

2. Иярченле кушма җөмлә

3. Гади, җәенке, тулы, ике составлы хикәя җөмлә

4.  Тезмә кушма җөмлә

А 14. Бу җөмләдә  уйлану сүзенең кайсы сүз төркеменә каравын билгеләгез.    

      Тел өстендә уйлану  өзлексез дәвам итә торган акыл эше. (т. б.куелмаган)

1. Инфинитив

2. Исем

3.Исем фигыль

4. Сыйфат фигыль

А 15. Текстның 6 нчы җөмләсендәге санамыйм сүзендә басым кайсы иҗеккә төшә?

 1. Беренче иҗеккә

 2. Икенче иҗеккә

3. Өченче иҗеккә

4. Дөрес җавап юк

А 16. Җөмләдә аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып тора?  

 Алай утыра башласаң ... өч битлек хикәяне дә очлап чыга алмаска мөмкин.

1. Туры тәмамлык

2. Аергыч

3. Кыек тәмамлык

4. Хәл

А 17. Галия киенде(дә) тышка чыгып китте  җөмләсендә теркәгечләрнең дөрес язылышына туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

1. Җөмләдә барлык теркәгечләр дә аерым языла.

2. Җөмләдә да. дә, та. тә теркәгечләреннән кала, барлык теркәгечләр дә аерым языла.

3. Җөмләдә барлык теркәгечләр дә кушылып языла.

4.  Каршы куючы теркәгечләр сызыкча аша язылалар.

А 18. Жөмләдә нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?  

   Дөрес... бу әле һәр сүз, һәр җөмлә өстендә баш ватып утыру дигән сүз түгел.

1.Биредә бернинди  тыныш билгесе куелмый

2. Ике нокта

3.Өтер

4. Сызык

А 19. Жөмләдә нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?    

   Тел өстендә уйлану .... өзлексез дәвам итә торган акыл эше.

1. Берни дә  куелмый

2. Ике нокта

3.Өтер

4. Сызык

А 20. "Тел өстендә уйлану" сүзтезмәсендә бәйләүче чара  

1. Янәшә тору

2. Бәйлек

3.Бәйлек сүз

4. Теркәгеч

Биремнәрне башкаргач, укучылар  үзләренең эш  нәтиҗәләре, билгесе белән танышалар.

IV. Төркемнәрдә эш. (15 минут)

I төркем.  “Фонетика” тармагы   буенча  кагыйдәләрне искә  төшереп, туплап,  үз  фикерләре белән таныштыралар.

II төркем “Синтаксис”  тармагына караган биремнәр  буенча проект   яклыйлар.

III төркем  “Пунктуация”  буенча  кагыйдәләрне туплап,  проект  яклыйлар.

V.  Өй эше.  Алдагы дәрес өчен морфология, лексика курсын  кабатлап килергә.

VI. Йомгак.

Компьютер  билгеләрен (алар икәү) һәм проект  өчен  алган  билгене кушып, өчкә бүләбез  һәм  көндәлеккә  куябыз.

Дәрес тәмам.



Предварительный просмотр:

Тема: “Иярченле кушма җөмләләрне һәм иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрләрен кабатлау- йомгаклау”


Максат: Укучыларның алган белемнәрен гомумиләштерү, ныгыту. Тиз фикерләү сәләтен һәм активлыгын, тел байлыгын үстерү, иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрләрен таный һәм мисаллар белән дәлилли белү күнекмәсе бирү. Туган төбәгебездә үткәрелә торган милли бәйрәмнәргә, йолаларга хөрмәт уяту.

Җиһазлау: Кодоскоп, таблицалар, 1 дән 12 гә кадәр саннар язылган түгәрәкләр, карточкалар.

Дәрес барышы.


1 нче тур.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Хәерле кышкы көннәр сезгә.

Барыбызга да хәерле көн теләп бүгенге дәресебезне башлыйбыз.

Игътибар! Экрандагы 1нче таблицага карагыз әле:

1 Мөнәсәбәтле сүзләр.

2.Ияртүче теркәгечләр.

3.Иярчен җөмләнең хәбәре тулы формалы.

4. Кушымчалар.

5.Иярчен җөмләнең хәбәре тулы формалы түгел.

6. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

Сораулар.


  1. Парлы мөнәсәбәтле сүзләрнең күрсәтү алмашлыгы белән бирелгән өлеше кайсы җөмлә составында була?(Җавап вариантлары:а) баш җөмләдә; ә)иярчен җөмләдә)

  2. Баш җөмлә составында тәмамлык функцясен үтәүче парлы мөнәсәбәтле сүзләрне күрсәтегез.


Уенның 1 нче турына йомгак ясала: 4 һәм аннан күбрәк очко җыйган укучылар уенның 2 нче турында катнашу хокукы алалар.Ә аңа үтә алмаганнар тамашачыга әйләнәләр.


2 нче тур.

Укытучы. Сез биредә ике таблица күрәсез. Шуларның беренчесендә иярченле кушма җөмләләрнең нинди төрләре булуы күрсәтелгән, ә икенчесендә җөмләләр бирелгән. Шул таблицаларның икесен дә игътибар белән укыгыз. Җавап бирү өчен ике таблицадан да файдаланырга кирәк булыр. Менә алар:


  1. Иярчен ия җөмлә

  2. Иярчен хәбәр җөмлә

  3. Иярчен тәмамлык җөмлә

  4. Иярчен аергыч җөмлә

  5. Иярчен вакыт җөмлә

  6. Иярчен урын җөмлә

  7. Иярчен рәвеш җөмлә

  8. Иярчен күләм җөмлә

  9. Иярчен сәбәп җөмлә


10. Иярчен максат җөмлә

11. Иярчен шарт җөмлә

12.Иярчен кире җөмлә


  1. Сабан чәчүләре беткәч, безнең яктагы авылларда сабантуйлар башлана.

  2. Сабан туе елга бер генә тапкыр булганга күрә, аңа һәркем үзенчә әзерләнә.

  3. Иң кызыклысы шул: кич белән авыл яшьләре яулык җыярга чыга.

  4. Чуклы кызыл кәләпүше булса,анысы инде бигрәк тә күзне кыздыра.

  5. Бик каты күкрәп, яңгыр яуды.

  6. Урам әйләнүче атлар шулкадәр күп була,күпер яныннан югары урамның аргы башына кадәр сузыла.

  7. Бер авыл сабан туе үткәргәндә , икенче авыллардагы туганнарына кунакка бару мөмкинлеге туа.



Сораулар: 1,2нче һәм 5 нче җөмләләр мәгънә ягыннан нинди төр иярчен җөмләләр?

2.Кайсы җөмләләрдә иярчен җөмлә баш җөмләгә хәл фигыль кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән?


  1. Иярчен күләм һәм хәбәр җөмләләрне күрсәтегез.



2 нче турда өчәр һәм дүртәр очко җыйган уенчылар 3 нче турга узалар.


3 нче тур. (бу турда җавап әзерләү өчен вакыт бирелми)


Укытучы укучыларга мондый ике таблицаны күрсәтә һәм алар белән танышып чыгарга тәкъдим итә.


  1. ( ... чакта), [...] .

  2. (...-са ), [ .... ] .

  3. (..-гәндә ), [... ].

  4. (... ), [ шуңа күрә... ] .

  5. [... ] : (...).

  6. ( ...сын өчен), [... ] .


  1. Яз ае безгә зур бәйрәм алып килә: ул- Нәүрүз бәйрәме.

  2. Тормышыбыз татлы булсын өчен, бу көнне бер-беребезне тәмле ризыклар белән сыйларга тиешбез.

  3. Бу көнне ләйсән яңгыр яуса, кешеләр елның яхшы киләсенә юраганнар.

  4. Татарлар элек-электән иген иккән , шуңа күрә күбрәк оннан , ярмадан ашлар әзерләгәннәр.



Сораулар. 1. Беренче таблицадагы 2 нче схема 2 нче таблицадагы кайсы җөмләгә туры килә?

2. 2 нче таблицадагы 1 нче җөмләнең схемасын күрсәтегез.

3. 1 нче таблицдагы 4 нче һәм 6 нчы схемалар кайсы иярчен җөмләләрнеке?

4. 1 нче таблицадан 2 нче таблицадагы 2 нче җөмләнең схемасын күрсәтегез.


Укытучы. Укучылар, сезне әле тагын бер сынау көтә. Мин җөмләләр укыйм, ә сез аларның мәгънә ягыннан төрләрен күрсәтегез. Җавапларны табу өчен 2 нче турдагы 1 нче таблицадан файдаланырга киңәш ителә.


1.Чәчү беткәч, безнең әби – бабаларыбызны “Карга боткасы“ тамашасы көтеп торган.

2. Үзе бөтен авыл халкы бәйрәме булса да, аны оештыру күбрәк балаларга тапшырылган.

3. “Карга боткасы” бәйрәмендә су сибешеп уйнасаң, җәй көне яңгырлар җитәрлек явар.

4. Әле безгә ислам дине кергәнче, бик борынгы заманнардан “Карга боткасы” йоласы яшәгән.

5. Җир – су да сыйдан авыз итсен өчен , балалар калган ризыктан елгага, яр буйларына өлеш чыгаралар.


Шул эшләр үтәлгәннән соң аларга йомгак ясала. Иң күп очко җыйган ике укучы уенны алга таба дәвам итә. Соңгы турда катнашучылар биремне тактада язып эшлиләр.


5 нче турга үтүчеләр ничәү булса да, аларның барысына да бер үк төрле эш бирелә. Аны тиз һәм дөресбашкарган укучы җиңүче дип игълан ителә.


Укытучы. Хәзер мин сезгә барыгызга да синтаксик анализ ясау өчен бер үк җөмлә бирәм. Сез шуны мөмкин кадәр тиз һәм дөрес итеп башкарып чыгарга тиеш буласыз. Моның өчен түбәндәге мисал тәкъдим ителә:

Өстәлләребездә тәмле ризык, сый –хөрмәт булганда, яшәү ямьле була.


(Эш беткәч, дөрес һәм тиз башкаручы җиңүче дип игълан ителә, бүләкләр тапшырыла.)


Укытучы. Дуслар, уен шушының белән тәмам. Җиңүчене котлыйбыз, аңа киләчәктә зур уңышлар телибез. Җиңүче! Бу синең бәхетле мизгелең. Рәхим итеп безгә үзеңнең теләкләреңне әйт.

Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела.

Киләсе дәрестә контроль диктант булачагы искәртелә.



Предварительный просмотр:

                          Иярчен хәл җөмләләрне кабатлау.

Максат:

  1. дидактик – иярчен хәл җөмләләр буенча интеграль дәрес: теоритик материалны искә төшерү, кабатлау, ныгыту, гомумиләштерү;
  2. үстереш – укучыларны белемнәрен гамәли эшләрдә куллана белергә күнектерү;  
  3. тәрбияви – укучыларда мөстәкыйльлек, халык авыз иҗаты аша милли хис  тәрбияләү.

Җиһазлау: 9 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге (рус мәктәпләренең татар балалары өчен), дәрес планы, компьютер.

 Дәрес төре: кабатлау дәресе 

Дәрес барышы.

1. Оештыру этабы.

1) психологик уңай халәт тудыру

2) өй эшен тикшерү,

3) алдагы дәрес материалын кабатлау;

II.Уку мәсьәләсен кую.

   Лингвистик разминка ясау.

1.Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала? (Аерым җөмләләре үзара ияртү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә.)

2.Нинди иярчен җөмләләрне өйрәндек? (Иярчен хәл җөмләләр.)

3.Иярчен хәл җөмләләрнең нинди төрләре була?

 (Укучылар әйтә һәм модельгә урнаштырылып барыла)

Иярчен хәл җөмләләр

Иярчен    Иярчен             Иярчен     Иярчен     Иярчен    Иярчен     Иярчен    Иярчен      

вакыт       урын          рәвеш      күләм        сәбәп       максат      шарт        кире

җөмлә       җөмлә       җөмлә      җөмлә      җөмлә     җөмлә      җөмлә      җөмлә

Бирем. Шулай итеп бүгенге   дәрескә нинди УМ куябыз?

Көтелгән җавап:

Иярчен хәл җөмләләрне кабатлау.

Экранда тема чыга.

    Иярчен хәл җөмләләрне кабатлау.

(дәфтәргә язып куялар)

III. УМ чишү.

1 нче бирем.

1. Мөнәсәбәтле сүзләр .

2. Теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр.

3. Иярчен җөмлә хәбәре тулы формалы була.

4. Кушымчалар.

5. Иярчен җөмлә хәбәре тулы формалы булмый.

6. Көттерү интонациясе.

7. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

8. Янәшә тору.        

Сораулар.

1. Аналитик иярчен җөмләләр нинди үзенчәлекләргә ия була?

2.Синтетик иярчен җөмләләр нинди үзенчәлекләргә ия була?

2 нче бирем.

  1. кайда – шунда
  2. кайчан – шул вакытка
  3. ничек – шулай
  4. никадәр – шулкадәр
  5. нихәтле – шулхәтле
  6. күпме – шул кадәрле
  7. кая – шунда

Сораулар.

1.Парлы мөнәсәбәтле сүзләрнең күрсәтү алмашлыгы белән бирелгән өлеше кайсы җөмлә составында була?

       1) баш җөмләдә;

       2) иярчен җөмләдә.

2. Иярчен күләм җөмләле кушма җөмләләрдә парлы мөнәсәбәтле сүзләрнең кайсыларын кулланырсыз?

3. Кайсы парлы мөнәсәбәтле сүзләр баш җөмлә составында урын хәле функциясен үти?  

3 нче бирем.

2 өлештән тора.

  Беренчесендә иярчен хәл җөмләләрнең төрләре күрсәтелгән.

1. Иярчен вакыт җөмлә.

2. Иярчен урын җөмлә.

3. Иярчен рәвеш җөмлә.

4. Иярчен күләм җөмлә.

5. Иярчен сәбәп җөмлә.

6. Иярчен максат җөмлә.

7. Иярчен шарт җөмлә.

8. Иярчен кире җөмлә.

   Икенчесендә җөмләләр бирелгән.

1. Кулыңда китап булса, башыңда гыйлем булыр. (М.)

2. Ал гыйлем, чөнки яшәүнең асылы ул. (М.)

3. Бабаң башын имәгән җирдә син тезеңне чүкмә. (М.)

4.Көннәр яхшыргач, без Түбән Кама тыюлыгына сәяхәткә барырбыз.

5. Бу вакытта Ләйлә шулкадәр матур иде: аңа бөтен кешенең исе китте.(И. Гази)

6. Заманы ничек булса, бүрегеңне шулай ки. (М.)

7.Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым,

  Пар чиләгем тулсын дип. (Җ.)

8.Кыш уртасы булуга карамастан, ил өстендә Җиңү язының җылы җиле исә.

Сораулар.

  1. Өченче иярченле кушма җөмләдәге иярчен җөмлә мәгънә ягыннан нинди төрдә?
  2. Бәйләүче чара көттерү интонациясе булган иярченле кушма җөмләдә иярчен  җөмлә мәгънәсе буенча нинди җөмлә?
  3. Нинди иярчен җөмлә баш җөмләгә дип сүзе белән бәйләнгән?
  4. Нинди җөмләдә бәйләүче чара –  парлы мөнәсәбәтле сүз?
  5. га карамастан  дигән бәйләүче чара нинди иярчен җөмләгә карый?
  6. Шарт фигыль кушымчасы нинди иярчен җөмләне баш җөмләгә  бәйли?
  7. Баш җөмләгә III төр хәл фигыль кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән иярчен җөмләнең төрен билгеләргә.
  8. Ияртүче теркәгеч нинди иярчен җөмләне баш  җөмләгә бәйли ?

4 нче бирем.

1.Кайда хезмәт, шунда хөрмәт. (М.)

2.Кояш көлеп торганда,

Китеп бардык урманга. (З. Гомәрова)

3.Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас. (М.)

4.Хәят бу урамнарда иркенләп бара алмады: еш-еш очраган татарлардан йөзен качырып барырга тиеш иде. (Ф.Әмирхан)

5. Ул, күзләре еракка текәлгән килеш, туган ил табигатенә сокланып торды. (М. Әмир)

6. Егетнең, үзе үлсә дә, сүзе үлмәс. (М.)

7. Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк.(Р. Миңнуллин)

8. Ни хәтле күп укыса, шул хәтле арта гына барыр.(К. Тинчурин)

Бирем. Күчереп язарга, схемасын төзеп, иярчен җөмләләрнең төрен күрсәтергә.

4 нче биремне тикшерү

(Эшнең дөреслеген тикшерегез.) 

1. (1) Кайда хөрмәт, (2) шунда хезмәт. (М.)

(Кайда...  ), [шунда  ]. – 1 нче җөмлә -аналитик иярчен урын җөмлә

 

2. (1) Кояш көлеп торганда,

(2) Китеп бардык урманга. (З. Гомәрова)

(...-ганда  ), [  ]. –1 нче җөмлә - синтетик иярчен вакыт җөмлә

3. (1) Теләгең саф булса, (2) тормышыңда тап булмас. (М.)

(...-са  ), [  ]. –1 нче җөмлә -синтетик иярчен шарт җөмлә

4. (1) Хәят бу урамнарда иркенләп бара алмады: (2) еш-еш очраган татарлардан йөзен качырып барырга тиеш иде. (Ф.Әмирхан)

 [  ]: (   ). – 2 нче җөмлә -аналитик иярчен сәбәп җөмлә

5. (1) Ул, (2) күзләре еракка текәлгән килеш, (1) туган ил табигатенә сокланып торды. (М. Әмир)

 [ ,( ...-гән килеш), ]. – 2 нче җөмлә -синтетик иярчен рәвеш җөмлә

6. (1) Егетнең, (2) үзе үлсә дә, (1) сүзе үлмәс. (М.)

      [ ,(... -сә дә), ]. – 2 нче җөмлә -синтетик иярчен кире җөмлә

 

7. (1) Көннәр якты булсын өчен, (2) әни кирәк.(Р. Миңнуллин)

      (... өчен ), [  ]. –1 нче җөмлә - синтетик иярчен максат җөмлә

 

8. (1) Ни хәтле күп укыса, (2) шул хәтле арта гына барыр.(К. Тинчурин)

       (Ни хәтле...  ), [шул хәтле ... ]. – 1 нче җөмлә - аналитик иярчен күләм җөмлә

5 нче бирем. Дәреслек белән эш.

71 нче бит, 107 нче күнегү.

Иярчен хәл җөмләсе булган кушма җөмләләрне өйрәнелү тәртибендә язып алырга.

IV. Рефлексия.

Дәрескә нинди УМ алган идек?

Ниләр башкардык?

Көтелгән җавап.

Иярчен хәл җөмләләрне кабатладык. Төрле күнегүләр эшләдек.

V.Үзбәя. Бәя.( Билгеләр кую).

VI.Өй эше.

1. 71 нче бит, 107 нче күнегү. Язып алынган иярченле кушма җөмләләргә схема төзергә

2.Вакытлы матбугаттан 4 иярчен хәл җөмләле кушма җөмләләр язып алырга, мәгънә һәм төзелеш ягыннан төрен билгеләргә.

3. “Туган җирем” дигән темага хикәя язарга.

                           Кулланылган әдәбият.

  1. Зәкиев М. З. Хәзерге татар теле синтаксисы һәм пунктуациясе. – Казан:

      Тат. кит. нәшр., 1984.

  1. Рахимов А. З. Психодидактика. “Творчество”. – Уфа, 1996.
  2. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С. М. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1982.
  3. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:



Предварительный просмотр:

Дөрес язу кагыйдәләре

1. Сингармонизм законына буйсынган сүзләргә түбәндәге кушымча ялгана: нечкә сузыклардан торса, нечкә кушымча, калын сузыклардан торса, калын кушымча ялгана.
2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрнең соңгы иҗеге ниндигә тәмамланса (нечкә булса, нечкә ...), шундый кушымча ялгана.
Искәрмә: сүзнең язылышына түгел, әйтелешенә игътибар итегез!
3. Татарның үз сүзләрендә [й] һәм тар әйтелешле [о] һәм [ө] кушымчалары сүз башында ике хәреф белән белдереләләр.
4. Сүз башындагы я, ю хәрефләренең [й] һәм нечкә сузык авазлар [ү], [ә] кушылмасын белдерүләрен күрсәтү өчен, бу хәрефләрдән соң килгән тартык артыннан нечкә сузык хәрефе булмаса, нечкәлек билгесе языла.
5. Нечкә иҗек ахырында к, г хәрефләрен [
ҡ], [ғ] дип уку өчен бу хәрефләрдән соң калынлык билгесе (ъ) куела.

6. Сүзнең икенче хәрефе о яки ө булса, сүз башында й языла.
7. Нечкәлек билгесе (ь) татар теле сүзләрендә иҗекнең нечкәлеген белдерә.
8. Нечкәлек билгесе (ь) рус сүзләрендә тартыкның нечкәлеген белдерә.
9. Нечкәлек билгесе (ь) аеру билгесе белдерә, бу очракта ул нечкә иҗектән соң языла.
10. Калынлык билгесе буларак, ъ үзеннән алда килгән г һәм к хәрефләренең кече тел тартыклары [ғ], [
ҡ]ны белдерүләрен күрсәтә.

11. ъ, ь хәрефләре я, ю, е алдыннан килгәндә, аеру билгесе ролен уйный.
12. Сүзнең бер хәрефен генә юл ахырында калдырырга ярамый.
13. Һәр аерым тема, күренеш һәм мәсьәләгә караган өзек кызыл юлдан башлана.
14. Хикәя җөмлә ахырында нокта куела.
15. Тыныч тавыш белән әйтелгән боерык җөмләләрдән соң нокта куела.

16. Инициаллар, кыскартып языла торган сүзләрдән соң нокта куела.
17. Драма әсәрләрендә персонаж исеменнән соң нокта куела.
18. Китап, мәкалә, әсәр, китаплардагы бүлек, бүлекчә исемнәреннән соң нокта куелмый.
19. Кыскартылмаларда нокта куелмый.
20. Сөйләүченең, тыңлаучыга мөрәҗәгать итеп, нәрсәне дә булса белергә теләвен аңлата торган җөмләләр ахырына сорау билгесе куела.

21. Шаккату, аптырау, икеләнү сүзсез белдерелгән очракларда, бу урынга сорау билгесе куела.
22. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә карата шөбһәләнүен, икеләнүен яки ышанмавын белдерү өчен, җәяләр эчендә сорау билгесе куела.
23. Тойгылы хикәя, тойгылы өндәү җөмләләрдән соң өндәү билгесе куела.
24. Өндәү җөмлә бигрәк тә көчле тойгы һәм интонация белән әйтелсә, ике яки өч өндәү билгесе куела.
25. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә басым ясавын белдерү өчен, җәяләр эчендә өндәү билгесе куела.

26. Өндәү җөмлә белән белдерелгән китап, мәкалә, әсәр исемнәреннән соң өндәү билгесе куела.
27. Төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен, күпнокта куела.
28. Икенче тема яисә күренешкә кисәк кереп киткән очракта, кызыл юлдан башланган текст алдына күпнокта куела.
29. Башка автордан алынган өзек тулысынча китерелмәгән очракта, төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокта куела.
30. Риторик сораулардан соң сорау һәм өндәү билгесе куела.

31. Аптырау, икеләнү, шаккату сүзсез белдерелгән очракта, сорау һәм өндәү билгесе куела.
32. Сорау җөмлә әйтеп бетерелмәгән төсмер алса, җөмлә ахырында сорау билгесе һәм күпнокта куела.
33. Тойгылы җөмләгә әйтеп бетерелмәү төсмере өстәлсә, җөмлә беткәч, өндәү билгесе куела.
34. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем белән белдерелсә, ия белән хәбәр арасында сызык куела.
35. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә сан белән белдерелсә, алар арасында сызык куела.

36. Ия белән хәбәр исем фигыль белән белдерелсәләр, ике арага сызык куела.
37. Ия алмашлык белән белдерелеп, аңа аерым басым ясалса, хәбәр исем һәм исем ролендә килүче сүзләр белән бирелсә, алар арасына сызык куела.
38. Иясе һәм хәбәре исем яки исемләшкән башка сүзләр белән белдерелгән җөмләдә ияне көчәйтеп,
ул көчәйткеч сүзе килсә, сызык ул сүзеннән соң куела.
39.
Ул сүзе, хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына шулай ук сызык куела.
40. Исем һoм исем ролендәге башка сүз төркемнәре белән белдерелгән хәбәргә ярдәмче фигыльләр яки
гыйбарәт, кебек, шикелле, өчен, төсле һ.б. сүзләр өстәлеп килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куелмый.

41. Ара, вакыт, күләм чикләрен белдерә торган исемнәр арасына сызык куела.
42. Ким җөмләләрдә кулланылмаган кисәк урынына сызык куела.
43. Җөмләнең эчтәлеген, мәгънәсен ике төрле аңлау яки авыр төшенү куркынычы булганда, сызык теләсә кайсы җөмлә кисәге арасына куела.
44. Җыйнак һәм җәенке эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, көчле басым белән әйтелмәгәндә, җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
45. Эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, җөмләнең башка кисәкләреннән өндәү билгесе белән аерылалар.

46. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүз ике яктан да өтер белән аерыла.
47. Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан өтер куела.
48. Күзаллаулы баш килеш тойгы, көчле интонация белән әйтелсә, аннан соң өндәү билгесе куела.
49. Күзаллаулы баш килеш көчле тойгы белән әйтелеп, зур пауза ясалса, аннан соң өндәү билгесе һәм күпнокта куела.
50. Тыныч тон белән әйтелгән күзаллаулы баш килештәге сүздән соң нокта куела.

51. Нинди дә булса бер предметны, төшенчәне аерып күрсәткәндә, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, күзаллаулы баш килештән соң күпнокта куела.
52. Табышмакларда кулланылган күзаллаулы баш килештән соң, традиция буенча, өтер куела.
53. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, алардан соң өндәү билгесе куела.
54. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, көчле интонация белән әйтелмәсәләр, алардан соң өтер куела.
55. Җөмлә уртасында килгән ымлыклар ике яктан да өтер белән аерылалар.

56. Ымлыклардан соң, бу ымлыкның шушы җөмләдә бирелергә тиешле тәэсир көчен арттыру максатыннан, күпнокта куела ала.
57. Ымлыклар җөмлә ахырында килсәләр, алардан алда я өтер куела, я ымлыклар сүз-җөмлә булып формалашалар.
58. Кереш сүзләр җөмлә башында килсәләр, алардан соң өтер куела.
59. Кереш сүзләр җөмлә уртасында килсәләр, ике яктан да өтер белән аерылалар.
60. Кереш сүзләр җөмлә ахырында килсәләр, алар алдындәа өтер куела.

61.
Күрәсең, мөгаен, ахрысы кебек кереш сүзләр, җөмлә составында булып, ике гади җөмлә чигендә килсәләр, бер яктан өтер белән, икенче яктан нокталы өтер белән аерылалар.
62. Керешмәләр, җөмлә ахырында, җөмлә уртасында килеп, һәр ике очракта дә җәя эченә алыналар.
63. Тыныш билгеләре белән белдерелгән керешмәләр дә җәяләр эченә алыналар.
64. Өстәлмәләр алдыннан, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, зур пауза ясалса, нокта, сорау, өндәү куела.
65. Өстәлмәләр алдыннан пауза зур булмаса, өтер кую белән чикләнергә мөмкин.

66. Раслауны яки кире кагуны белдерүче
әйе, юк, ярый сүзләре җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
67.
Әйе, юк, ярый сүзләре тойгы белән әйтелсәләр, сүз җөмлә булып формалашалар, алардан соң өндәү билгесе куела.
68.
Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыклары җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылмыйлар.
69.
Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыкларына логик басым төшсә, алар сүз җөмлә булып формалашалар. Алардан соң өндәү билгесе куела.
70. Тиңдәш кисәкләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.

71. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын тыныш билгеләре булса, теркәгечсез бәйләнеп килгән очракта, нокталы өтер куела.
72. Тиңдәш аергычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
73. Тиңдәш булмаган аергычлар янында тыныш билгесе куелмый.
74. Кабатланмыйча килгән
һәм (да, дә), яисә, я, йә, яки кебек теркәгечләр тиңдәш кисәкләрне бәйләп килсәләр, алар арасында өтер куелмый.
75.
Һәм, да/дә (та/тә), я, яки, яисә, ни, әле, әллә, тагы теркәгечләре кабатланып килеп, тиңдәш кисәкләрне бәйләсәләр, алар арасында өтер куела.

76. Тиңдәш кисәкләр
бары, тик, бары тик, тик бары кебек теркәгечләр белән бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
77. Зат алмашлыкларын аныклап килгән тиңдәш аныклагычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
78. Тиңдәш кисәкләр буйсына торган сүз тиңдәшләрнең арасына туры килгән очракта, өтер шул сүздән соң куела.
79. Үзара кискен каршылык яки сәбәп–нәтиҗә мөнәсәбәтендә торган һәм теркәгечләрсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела.
80. Формалары белән тиңдәш кисәкләргә охшаган, ләкин кушма хәбәр компонентларын тәшкил иткән сүзләр арасына тыныш билгесе куелмый.

81. Җөмләнең нинди дә булса бер кисәгенең мәгънәсен көчәйтү өчен кулланылган кабатлаулар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
82. Беренче кисәк I яки III заттагы берлек сан тартым белән белдерелгән исем фигыль, ә икенчесе төп формадагы исем фигыль белән бирелгән кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.
83. Барлык-юклык формаларында инфинитивлы кабатлаулар арасында сызыкча куела.
84.
Тек (дек), икән, булгач, кадәр, хәтле, чаклы, булып кебек сүзләр белән ясалган исем кабатлаулары эчендә бернинди тыныш билгесе куелмый.
85.
Өс(т), арт, урын, ас(т) сүзләре белән ясалган кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.

86. Зат алмашлыклары һәм рәвешләрне аныклап килгән аныклагычлар ике яктан да өтер белән аерылалар.
87. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан ике нокта куела.
88. Аныклагыч та, аныкламыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, аныкламыш ике яктан да сызык белән аерыла.
89. Аныклагычлар, тиңдәшләнеп килсәләр, мәгънә буталчыклыгы чыкмасын өчен, аныкланмыштан сызык белән аерыла.
90. Аныклагычлар, мәгънәне аңлату характерында булсалар, җәя эченә алыналар.

91. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аннан соң ике нокта куела.
92. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан сызык куела.
93. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән элек тә һәм алардан соң да килсә, беренчесеннән соң – ике нокта, икенчесеннән алда сызык куела.
94. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла. Газета, журнал, китап, фильм, спектакль, завод-фабрика, күмәк хуҗалык исемнәре куштырнаклар эченә алына һәм баш хәрефтән языла.
95.
секретарь, календарь кебек алынма сүзләрнең I, II, III зат тартым кушымчалары нечкә - секретарем, календарең, ә килеш кушымчалары калын була: секретарема, календареңны.

96.
завод, пароход, клуб, митинг кебек алынма сүзләрдә соңгы аваз саңгыраулаштырып әйтелә, шунлыктан бу сүзләргә юнәлеш, чыгыш, һәм урын-вакыт килешендә саңгырау аваздан башланган кушымчалар ялгана: заводта, пароходка, клубтан.
97.
-ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә гадәттә нечкә кушымчалар ялгана: фамилиянең, учреждениегә, табельне.
98.
Смоленск, Ульяновск кебек -ск авазларына беткән сүзләргә килеш кушымчалары алдыннан и өстәлә: Смоленскидан, Ульяновскида.
99.
җәй, туй, ай кебек сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, [й]+[ы], [й]+[э] авазлары е хәрефе белән бирелә: җәе, туе, ае.
100.
Кап, тарак, йөрәк кебек сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, сүз азагында килгән [п] һәм [к], [ҡ] авзлары үзләренең яңгырау парлары белән чиратлашалар: кабы, тарагы.

101. Дифтонгка беткән сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, дифтонгның соңгы [у] һәм [ү] авазы
в хәрефе белән бирелә: боравы, тавы, үлчәве.
102.
-ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә тартым кушымчаларының нечкә төрләре ялгана. Сүз ахырында ь төшеп кала: моделе, предприятиебез, линиясе.
103.
Металл, кристалл кебек ике л га беткән сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, бер л төшеп кала: металы, кристалы.
104.
-лык/-лек исем ясагыч кушымчалары борын авазына беткән сүзләргә шул көенчә ялгана: печәнлек, утынлык, салкынлык.
105. Тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан
[ы], [э] авазлары ишетелә, ләкин язуда алар күрсәтелми: тар-рак, киң-рәк.

106. Кимлек дәрәҗәсендәге кушымчалар ялганганда, кайбер сыйфатларның бер-ике авазы кыскара:
яшел - яшькелт, сары - саргылт.
107. Унбердән алып унтугызга кадәр саннар (кушма саннар) кушылып языла.
108. Тезмә саннар аерым языла. Тезмә сан составындагы кушма сан үз кагыйдәсе буенча языла.
109. Чама саны кушымчалары
-лап/-ләп, -лаган/-ләгән борын тартыгыннан соң да языла һәм шулай әйтелә дә: унлап, унлаган.
110. гарәп цифрлары тәртип саны кушымчасыннан бераз аерылыбрак языла:
5 нче сыйныф, 11 нче трамвай.

111. Рим цифрларыннан соң кушымчалар ялганмый:
XIХ гасыр, I том.
112. Вакыт чиген күрсәткән саннар сызык аша языла:
Г.Исхакый 1878 - 1954 елларда яшәгән.
113. Параграф һәм бүлекләрнең тәртибе саннар белән түбәндәгечә күрсәтелә:
§12 - уникенче параграф, IV бүлек - дүртенче бүлек, 15 нче бүлек - унбишенче бүлек.
114. Матур әдәбият әсәрләрендә даталардан башка саннар, кагыйдә буларак, сүз белән языла.
115. Инфинитив фигыльдә кушымча язылышы икеләнү тудырган очракларда күбесенчә -арга/-әргә кушымчасы ялгана.

116. Артыклык дәрәҗәсе ясый торган
өр-, чем-, ямь-, кып-, күм- кебек кисәкчәләр сызыкча аша языла.
117.
Иң, нәкъ, җете, тома, шыр, үтә, әле, әллә, инде, хәтта, соң кисәкчәләре аерым языла.
118.
Һич кисәкчәсе, юклык алмашлыгы ясаганда, сорау алмашлыгына кушылып языла, башка сүзләр янында аерым языла: һичнинди, һич белмәгән.
119.
ган/генә, кына/кенә, ук/үк, да/дә, та/тә, ла/лә, ләбаса/лабаса, бит, ич, түгел кисәкчәләре һәрвакыт аерым языла.
120.
-мы/-ме, -мыни/-мени, -дыр/-дер, -тыр/-тер, -чы/-че, -сана/-сәнә кисәкчәләре кушылып языла.