"Туган тел" мастер- класс бәйгесе, 2016

Ситдикова Гулия Нургаязовна

И мәктәбем, күңел җырым аша

Җитсен сиңа олы рәхмәтем,

Мин һаман да укучысы әле

Тормыш  дигән олы мәктәпнең.

Минем портфолиомны сез шушы ссылка аша карый аласыз : https://yadi.sk/i/GeP5xRGZpQ93t

Дәрес фрагментын шушы ссылкага кереп карый аласыз : https://yadi.sk/i/p_RgWNRwpQ9Eb

"Минем төбәгем, мәктәбем, хезмәт юлым" презентациясен шушы ссылка аша карый аласыз : https://yadi.sk/i/UGDO2seNpQ9TE

Скачать:


Предварительный просмотр:

Заявка на участие во Всероссийском конкурсе мастер-классе учителей

родного языка и литературы «Туган тел»

Район (город), регион

Юридический адрес общеобразовательной организации, адрес, телефон

ФИО учителя (полностью), контактный телефон

Информация об учителе (должность, квал. категория, общий стаж работы, стаж работы на последнем рабочем месте)

Ссылка на личный сайт, где размещены материалы

Чистополь

МБОУ «Гимназия №3», Ак.Королева,5, 4-70-53

Ситдикова Гулия Нургаязовна

Учитель татарского языка высшей квалификационной категории, 31/17

http://nsportal.ru/sitdikova-guliya-nurgayazovna

Директор  школы                                                                              М. Н. Абзянова



Предварительный просмотр:

Чистай шәһәре МБББУ “3нче гимназия” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдикова Гөлия Нургаяз  кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә.

        Ситдикова Гөлия Нургаяз  кызы – 31 ел педагогик эш стажы булган югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул 15 елдан артык 3нче гимназиядә рус төркемнәрендә татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен алып бара.   Гөлия Нургаяз  кызы - һәрвакыт яңалыкка омтылучы укытучы. Укучыларыннан да шуны таләп итә. Һәр укучыга индивидуаль шәхес буларак карый, аның сәләтен истә тотып эш алып бара. Бу юнәлештә дәрестә  төрле темалар буенча проектлар яклата, терәк схемалар , интерактив такта куллана. Кызыклы сораулар, логик фикерләүне таләп итүче  биремнәрнең оста файдаланылуы укучыларны активлаштыра, аларның фән белән кызыксынучанлыгын арттыра.  Хезмәтләренең нәтиҗәсе дә шатландыра, соңгы 3 елда гына да аның укучылары район,  бөтенроссия һәм республикакуләм конкурсларда, район күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән олимпиадаларда төрле призлы урыннар яуладылар.  2013 нче уку елында татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән олимпиадада призер, 2014нче уку елында  җиңүче, 3 призер, 2015 нче уку  елында  җиңүче булдылар. Укучыларының һәм үзенең иҗаты “Чистай хәбәрләре” район газетасында, республиканың “Ялкын” журналында басылып килә. 2015нче уку елында алар  “Ялкын” журналының 90 еллык юбилеенда мастер – класс бәйгесендә катнаштылар. 2012-2013 нче уку елында 9 нчы сыйныф укучыларының татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестация нәтиҗәләре 100%,  2013-2014 нче уку елында 75% тәшкил итте.                            

Гөлия Нургаяз кызы  үзе дә гимназия тормышында, ижтимагый эшләрдә актив катнаша, һәр биремне төгәл,  вакытында һәм жиренә житкереп үтәргә ярата.                                                                                                         2012 нче елдан ул гимназиядә кафедра җитәкчесе эшен алып барды. Аның җитәкчелегендә һәр уку елында татар теле һәм әдәбияты атналыклары, туган тел көннәре, төрле бәйрәмнәр үткәрелеп килде. Укытучы, булдыра алмам дип куркып тормый, һәр эшкә кыю алына.Ул район татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтә, семинарларда чыгышлар ясый. «Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре», “Компетентлы якын килү ярдәмендә укыту сыйфатын күтәрү ” темаларына район семинарларында  чыгышлары, бердәм методик көндә  “Проблемалы укыту технологиясе” буенча  үткәрелгән мастер- класс,“Федераль дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыруда инновацион технологияләр куллану-заман таләбе”  семинарында яңа дәүләт стандартларына нигезләнеп күрсәтелгән « Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар, шагыйрьләр » темасына ачык дәресе укытучыны үз эшенең остасы итеп исбатлады. Даими рәвештә төрле конкурс-бәйгеләр, бердәм республика тест эшләрен,  олимпиада эшләрен тикшерү комиссияләре составына сайлануы- аның тирән белемле, тәҗрибәле педагог булуын раслый. Гөлия Нургаяз  кызын хезмәттәшләре һәр эшне жиренә житкереп, ижади якын килеп башкаруы өчен хөрмәт итәләр.

Укыту һәм милли эшләр буенча директор урынбасары                      Г. Д. Мифтахова


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Авторлык программалары Методик кулланма «Литвинов системасы буенча терәк схемалар кулланып татар теленә өйрәтү » (рецензент: Р.Л.Малафеева , Яр Чаллы шәһәре ИНПО- ның методисты) Авторлык программасы «Национальная культура народов Татарстана» ( рецензент: З.М. Сафина, НИСПТР- ның өлкән хезмәткәре ) Электив курс программасы «Алтын каләм » ( рецензент:З.М . Сафина, НИСПТР-ның өлкән хезмәткәре ) Һөнәри бәйгеләрдә катнашу нәтиҗәләре 2007- «РФ- нең иң яхшы укытучысы » (ПНПО) бәйгесе җиңүчесе ; 2012- « Безнең иң яхшы укытучыбыз » бәйгесе җиңүчесе ; 2013- Бөтенрәсәй фестивале “Минем портфолио” бәйгесе җиңүчесе ; 2014 - Халыкара прнзентациял әр бәйгесе җиңүчесе ( creativ ); 2014 - IX Бөтенрәсәй иҗади эшләр бәйгесе җиңүчесе ; 2014 - К.Тимбикова исемендәге III нче зона фәнни-тикшеренү укулары призеры . Укучыларның нәтиҗәләре 2013- К.Насыйри исемендәге XI нче төбәкара фәнни -тикшеренү укулары лауреаты ,; 2009 нчы елдан татар теле һәм әдәбиятыннан бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында 1 2 җиңүче һәм призер ; 2014- К.Тинчуринның 127 еллыгына багышланган бәйгедә призер; 2015- Татар теле һәм әдәбиятынна н III Халыкара олимпиада җиңүчеләре; 2015- М . Гафуриның 135еллыгына багышланган викторинада җиңүче; 2015- Таҗик һәм фарсы әдәбиятына багышланган бәйгедә призер; 2014-2016- Халыкара олимпиадаларының җиңүчеләре һәм призерлар ; 2016- Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган бәйгедә призер. Ситдикова Г ө лия Нургаязовна , Чистай шәһәре 3 нче гимназиянең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

минем төбәгем мәктәбем хезмәт юлым Ситдикова Г ө лия Нургаязовна , Чистай шәһәре МБГББУ 3 нче гимназиянең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы .

Слайд 2

Туган җирем, Яүширмәм Гади генә бер авыл. Гади булса да яз җиткәч, Гөл бакчасы була ул... Бала чагым, мәктәп елларым гөрләп үтте шушы авылда... Туган нигез... Бу нигездә барыбыз да бер тигез... Әнием . Иң кадерле кешем син минем. Озак еллар әле сиңа шушы нигездә безне каршы алырга туры килсен иде... Минем бердәнберем, сөйкемле кызым.Әнисенең юлын сайлаучы, аны яратучы, хөрмәт итеп яшәүче, олы җанлы балам минем... Ул да укытучы. Яр Чаллы шәһәрендә инглиз телен укыта.

Слайд 3

1972 нче ел. Мин- беренче сыйныф укучысы . Беренче укытучым . Сиздермичә ярдәм итүче, барсына да җавап бирүче , безнең өчен күп тир түгүче , безне олы юлга алып чыгучы укытучым минем. Олы рәхмәтле мин Сезгә ! Рәхмәтле мин Сезгә, укытучым, Сез бит якын дус та , киңәшче. Туган телебезне яратырга, Укытучым булды сәбәпче. Яүширмәмдә туып үскән, язучы Гаяз ага Әсәрләрен укыганда,күңелгә нурлар сара... Укучыларыма Гаяз Исхакый турында горурланып сөйлим...

Слайд 4

Ашыга-ашыга мәктәбемә юл алам... Минем коллегаларым

Слайд 5

Г.Тукайга сәяхәт дәрес. И туган тел, и матур тел, Әткәм,әнкәмнең теле... Дәрес- КВН Дәрес - сәяхәт Проект дәрес Сингапур системасын кулланып үткәрелгән дәрес Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган шигыр ь бәйгесе

Слайд 6

Мин татарча сөйләшәм ак ц иясеннән күренешләр Гаяз Исхакый укуларында Фарсы әдәбиятына багышланган бәйгедә Казан шәһәрендә “Ялкын”да кунакта Казан шәһәрендә Каюм Насыйри укуларында



Предварительный просмотр:

Тема:  “Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар шагыйрьләр” темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү .

           Дәреснеӊ максаты:

Дидактик максат: өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту, системага салу; сугыш темасы буенча белемнәрен актуальләштертү; монологик, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстертү;

Белем үстерү максаты: үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтә белү күнекмәләрен үстерү; татар телен өйрәнүгә кызыксынучанлыкны арттыру өстендә эшләү.

 Тәрбияви максат: зур корбаннар бәрабәренә яулап алынган Бөек Җиӊүгә  һәм аныӊ каһарманнарына карата  хөрмәт хисе тәрбияләү. 

Көтелгән нәтиҗә: Кирәкме безгә сугыш? проблемасына  җавап бирү

Предметара бәйләнешләр: тарих һәм әдәбият

Төп ресурслар:

Өстәмә ресурслар: презентация, мультимедия проекторы, карточкалар,  ноутбук, экран.

Эш формалары: фронталь эш, индивидуаль эш, төркемнәрдә эш, парларда эш.

Дәрес тибы. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, кабатлау.

Дәрес планы.

  1. Оештыру (Хай Файф-тынычлану сигналы):

–исәнләшү, уңай халәт тудыру(бер-берсенә хәерле көн теләү);

-дәрескә әзерлекне тикшерү.

-шигырь уку(аудирование)

II. Актуальләштерү:

-проблемалы сорау кую;

-дәреснең максатын ачыклау;

-истәлекле даталар белән эшләү;

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

-диалогик сөйләм оештыру; (МЕНЕНДЖ МЭТ)

-карточкалар белән эш;

- синквейн төзү;

-мәкальләр белән эш

-өй эшен тикшерү; (Таймд ПЭА ШЭА)

-сугышта чыккан  “Ватан өчен ” газетасы белән танышу;

-проект төзү. (Рафт)

IV. Рефлексия.

V. Йомгаклау.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. Кереш әңгәмә.       

- Исәнмесез, укучылар? Хәерле көн!

- ....

- Хәлләрегез ничек?

- ....

-Рәхмәт, минем дә хәлләрем бик яхшы. Бүген көн нинди?

- ....

- Бүгенге дәресебезне мин  шигырь юллары белән башлыйм, игътибар белән тыңлагыз әле.:

Бабаем  көрәшеп безгә

Тынычлык яулап алган.

Ә үзе  кайталмы

Сугыш кырында калган.

Тиздән  Җиңү бәйрәме,

Бәйрәм итәр бар халык.

Кайберләре сагышланып,

Кайберләре шатланып.

Әни сөйли, бабаемның

Яу кырында калганын.

Һәр ел саен  бу бәйрәмне,

Елап каршы ала ул.

- Бу нәрсә турында?  (Сугыш)

-Сез ничек уйлыйсыз, без бүген  нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәчәкбез? (Сугыш)

II. Актуальләштерү:

1. Проблемалы сорау кую.

- Без дәрестә сезнең белән “ Кирәкме безгә сугыш?” соравына җавап бирергә тырышырбыз.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1. Экрандагы санга игътибар итегез. Нәрсә әйтә аласыз?  

- 70 -    Җиңүгә 70 ел.

2. Диалогик сөйләм.

-Әйдәгез берничә сорауга җавап бирик әле. (МЕНЕНДЖ МЭТ кулланып эшләү. Һәр өстәлдән 1нче укучы җавап бирәчәк. )

Бөек Ватан сугышы ничәнче елда башланган? Ул ничә ел барган? Ничә татар язучысы һәм шагыйре сугышта катнашкан? Ничә язучы сугыштан кайтмаган?

3. Карточкалар белән эш.

- Сезнең алдыгызда карточкалар. Интерактив тактада саннар язылган. Сез бирелгән саннарны   дөрес итеп урнаштырырга тиеш булачаксыз.

1941 елның 22 июнь таңында Бөек Ватан сугышы башланган. Бу явыз, коточкыч, куркыныч  сугыш 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Шушы вакыт эчендә фашистлар 29 млн. кешене үтергән .  Фашист илбасарлары  1710 шәһәрне  һәм поселогны, 70 меңнән артык авылны яндырган, 32 меңгә  якын промышленность предприятиесен, 65 мең тимер юлны җимергән. Фронтта 104 татар  язучысы катнашкан, шуларның 31 туган җиренә әйләнеп кайтмаган. Бу сугышта 11 мең солдат Советлар Союзы герое булган.

4. Синквейн язу.

-Укучылар  сугыш илебезгә нинди афәтләр алып килгән? (Проблемалы сорау)

-  Җимергән, үтергән, яндырган...

- Сугышка характеристика бирик әле. Ул нинди була?

-Коточкыч, куркыныч, явыз....

-Әйдәгез сезнең белән синквейн төзеп карыйк. (1 укучы интерактив тактада, 2 укучы тактада эшли, калган укучылар дәфтәрдә язалар) .

5. Мәкальләр белән эш.

 - Укучылар,  батырлык эшләү өчен нинди сыйфатлар кирәк?

- ...  ( )

-Батырлык турындагы мәкальләрнең дәвамын әйтегез, эчтәлеген (мәгънәләрен) аңлатыгыз.                                       

6. Өй эшен тикшерү (Микс ПЭА ШЭА) 

-Укучылар өй эшенә үзегезгә ошаган язучы турында сөйләргә бирелгән иде. Үзегезгә парлар табасыз һәм сөйлисез. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. (кемнең чәче озынрак башлый)

7. Сугышта чыккан  газеталар турында мәгълүмат бирү .

-Укучылар, сугышта ничә газета чыккан? “Ватан өчен ” газетасы белән танышып алыйк әле.(презентация күрсәтү.)

 8. Проект төзү. (Рафт)

-Дәресебез уңышлы булсын өчен , барысы да истә калсын өчен тагын бер эш эшлисебез калды . Әйдәгез сугыш темасына проект төзеп карыйк. Бу проектта дәрес башында куелган сорауга җавап бирергә тырышырбыз.

IV. Рефлексия.

- Нәрсә эшләргә тиеш идек?

  Көтелгән җавап: “ Кирәкме безгә сугыш?”соравына җавап бирергә тиеш идек?

- Ничек эшләдек?

Көтелгән җавап: биремнәр эшләдек, проект төзедек, синквейн яздык,  сорауларга җавап бирде

V. Йомгаклау.

-Укучылар дәрестә бик актив катнаштыгыз, рәхмәт.  

       Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кызыл кояшны  күтәрәләр)

      Миңа авыр булды.....(  сары кояшны  күтәрәләр)

      Мин аңладым.... (яшел кояшны  күтәрәләр)

Дәресне шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә.

Шәһәрләрне җимергән,

Авылларны яндырган, сабыйларны үтергән, Кирәкме безгә сугыш?

Кирәкми безгә сугыш.

Өй эше: Минем герой якташларым темасына кыскача конспект язарга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:



Предварительный просмотр:

“Мин- өйдә булышчы” бүлеге буенча дәрес планы  

Дәреснең   темасы :  Инфинитив+ хикәя фигыль  структурасын сөйләмгә кертү.                                                           (5 нче сыйныф)

         Дәреснең тибы.  Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

         Дәреснең  максаты:

1. Белем бирү максаты – Укучыларның инфинитив темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү,   инфинитивны  хикәя фигыльләр белән дөрес кулланырга өйрәтү;

2. Фикер сәләтен үстерү максаты – Укучыларның өйрәнгән структураны тиешле урында кулланырга омтылыш уяту. Җөмлә, диалог төзү күнекмәләрен үстерү.

3. Тәрбияви максат -  Укучыларга әти-әнигә һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, карточкалар, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Метод: өлешчә эзләнү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

-Шәхси нәтиҗәләр: укытучы һәм сыйныфташлар белән берлектә эшләргә,төркемнәрдә, индивидуаль рәвештә эшне оештырырга, уртак нәтиҗәгә килергә, үз фикереңне дәлилләргә өйрәтергә.

- Предмет нәтиҗәләр: өйрәнгән структураны сөйләмдә кулланырга өйрәтү, кечкенә диалоглар, җөмләләр төзүгә ирешү.

- Метапредмет нәтиҗәләр: үзмаксат куярга өйрәтү,шул максатка ирешү юлларын үзлектән табарга омтылыш уяту.

-Регулятив: уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү, куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып - белү: язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;

Коммуникатив: дәрес дәвамында башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм җавабыңны яклый белү, бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Эш төрләре: фронталь, төркемләп, индивидуаль.

      Дәрес барышы:                                                                                                                            

I. Оештыру өлеше:                                                                                                                                

 Максат: Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү, аларда уңай эмоциональ  халәт тудыру.    

Укытучы: Исәнмесез! Хәерле көн!

Укучылар: Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга!

Укытучы: Хәлләрегез ничек?

Укучылар: Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен,

Өйрәнергә дип килдек.

Укытучы: Бик яхшы!  Укучылар, бүген безне дәрестә күп эшләр көтә. Игътибар белән тыңлап – җавап бирсәгез, барыгыз да “4"ле һәм “5"леләр алырсыз дип ышанам. Ә хәзер укучылар, өй эшен тикшерәбез. (өй эшен тикшерү).                                                            

II. Актуальләштерү.

 Үткән дәрес  материалын хәтердә яңарту.

Максат.  Кулланылачак белемнәрне искә төшерү. Белмәгәннәргә дә белергә мөмкинлек тудыру.

 Укытучы: Укучылар, хәзер алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп үтик, әле.  (ФИНКИН МЭПС структурасы аша тикшерелә) ( Сораулар: төп герой, автор, малай нәрсә белән уйный,әни нәрсә әзерли, ул әнигә булышамы? ул нинди малай?)  Әйдәгез җавапларыгызны тыңлап карыйк.(Җаваплар тыңлана).                                                                                                          

III.Яңа теманы аңлату.

Максат. Өйрәнеләчәк мәсьәләнең кирәклеген дәлилләү. Укучылар үзләренең җавапларында дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен ачыклыйлар, дәреснең темасын һәм максатын билгелиләр.

а)Укытучы: укучылар, рәсемгә карагыз,бүлмәдә тәртипме?   Бу бүлмәне тәртипкә китерер өчен нишләргә кирәк? Тактага карагыз әле, безгә нинди фигыльләр ярдәмгә киләчәк? (Җаваплар тыңлана).

Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү  Укучыларны проблеманы хәл итүне оештыру.

Әйе, бик дөрес, безгә фигыльнең инфинитив формасы кирәк булачак.

Бирем: Бирелгән фигыльләрне татарчага тәрҗемә итәргә. Өч укучы тактада эшли.

Бүлмәне җыештырырга - прибрать комнату

Савы-саба юарга - помыть посуду

Урын җыярга – заправить постель

Чүпне чыгарырга - вынести мусор                                        +  булыш

Тузанны сөртергә -  вытереть пыль

Идәнне себерергә - подмести пол

Әйберләрне урнаштырырга- расставить вещи

Кер юарга – постирать белье

Кер үтүкләргә - прогладить белье

Ребята,  мы с вами поможем Алсу подмести пол, помыть посуду, прибрать комнату? А как  скажем по татарски поможем? (Җаваплар тыңлана:булышабыз).

б) карточкалар белән эш. Син Алсуга нишләргә булышасың? соравына җавап язарга. Укучылар бер-берсен тикшерәләр, билге куялар. (үзбәя)  

 IV.  Беренчел ныгыту.                                                                                                                             Максат. Уку мәсьәләсен чишү. Куелган мәсьәлә аерым, гади уку биремнәренә бүлгәләп башкарыла.  

а) Укучылар , Ләйсән әнисенә булыша микән? Тыңлап карыйк әле.                                                                                            

Ике укучы 59 нчы биттәге текстны сәхнәләштерәләр.

 Сораулар:Ләйсән әнигә булышамы? Нишләргә булыша? Әнисе аңа нәрсә әйтә? Ни өчен ул аңа рәхмәт әйтә? (җаваплар- булыша, өстәл әзерләргә,савыт-саба юарга,бәрәңге әрчергә,рәхмәт, чөнки ул уңган кыз )

в) Ситуатив күнегү:                                                                                                                                                Как скажешь: -что Лейсан помогает маме чистить картошку, мыть посуду, накрыть на стол;

-что она  трудолюбивая девочка;

-что Расим не помогает маме чистить картошку;

-что он ленивый мальчик.

Дайте совет Расиму:

-Расим, тебе нужно помогать маме.

в) 57нче биттәге 2нче күнегү дәреслекләр буенча эшләнә.  Һәр укучы дәфтәрдә эшли. Төшеп калган сүзләрне куеп кемгә? нишләргә ? нишлисез? соравына 2шәр  җөмлә төзиләр.                                                                                                                                                              

г) парларда эшләү, диалоглар төзү. Укучылар , сез әниләрегезгә булышасызмы?    Сезгә тактада язылган  фигыльләр ярдәмгә киләчәк. Укучылар бер-берсенә сораулар бирәләр. (слайд -Син әнигә булышасыңмы? Син нишләргә булышасың?) (җаваплар)

д)Укучылар, бүген бездә кунаклар. Әйдәгез аларга татар халкының милли ризыгын-бәлеш пешерәбез. Миңа бәлеш пешерергә булышасызмы? Мин сезгә эшләрне бүлеп бирдем. ..., син миңа нишләргә булышасың?

-..., мин сезгә бәрәңге әрчергә булышам.

-Рәхмәт, син бик эшчән кыз (малай)

-..., .... ....?

-...., мин сезгә ит турарга булышам.

V.  Эшчәнлеккә рефлексия.

Максат. Белемнәрне формалаштыру, үзбәя, үзконтроль. Бәя кую  уку мәсьәләсен кисәкләргә бүлеп өйрәнүдән җыелган билгеләргә нигезләнә.

Балалар , бүгенге дәрес ошадымы? Бүген дәрестә нишләдек? Нәрсәгә өйрәндек?

  • Укучылар, бүген  без  дәрестә  нәрсә турында сөйләштек?
  • Дәрестә    нәрсәләр  эшләдек?
  •  Укучылар,без нинди  булырга  тиеш икән?

Көтелгән җавап: Әйе,    бик дөрес укучылар ,  без  тырыш, эш сөючән  һәм уңган  булырбыз.

VI .Билгеләр кую.

Укучылар, тырышлык бушка китми, ул үзенең нәтиҗәләрен бирә. Җавапларыгыз да, китергән мисалларыгыз да дөрес. Бүген барыгыз да бик яхшы эшләде. Билге кую өчен критерий:

"5" - биремнәр төгәл үтәлде, җаваплар аңлаешлы булды;

"4" - бер-ике сорауда хата булды;

"3" - биремнәр төгәл үтәлмәде, хаталар күп булды.

VII.   Өй эшен бирү. 57№3

Укытучы: Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

төп герой ? автор ? Рәсим нәрсә белән уйный ? Әни нәрсә әзерли Әни нишләргә куша ? ?

Слайд 3

төп герой автор Рәсим нәрсә белән уйный Әни нәрсә әзерли Әни нишләргә куша бәрәңге әрчергә Рәсим А.Әсәдуллин мәче кичке аш

Слайд 4

Рәшит әнисенә нишләргә булыша?

Слайд 6

Өй эше: I вариант 5 7 нче биттәге 3 нче күнегү. II вариант 5 8 нче биттәге 4 нче күнегү. Җөмләләрне татарчага тәрҗемә итәргә .

Слайд 7

Дәрес материалын бик әйбәт аңладым, иптәшләремә дә булыша алам. Әйбәт эшлим, материалны аңладым. Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. Үз эшеңне бәялә