Минем иҗат

Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы

Үземнең иҗат эшләрем урнаштырылачак

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Хыяллар кая илтә? (эссе)37.5 КБ
Microsoft Office document icon Кыз озату йоласы68 КБ

Предварительный просмотр:

Хыяллар кая илтә?

(эссе)

Тормыш-үлем, мәхәббәт-нәфрәт, оҗмах-тәмуг – болар гомер буе  кешене уйландыручы төшенчәләр. Тормыш... аның мәгънәсе нидә? Чын мәхәббәт күпме яши ала? Оҗмах белән тәмуг – болар чыннан да бармы? Кешелек дөньясы үзе яралганнан бирле менә шушыларны аңларга тырышып интегә. Ә менә бу фильм исә безнең күп сорауларыбызга җавап бирә төсле.

 Фильмның исеме үк фәлсәфи: “Хыяллар кая илтә?” (“Куда приводят мечты?”) Чыннан да кая? Тамашачы шул сорауга җавап эзли. Геройлар белән бергә яши, алар кичергән шатлык-газапны кичерә башлый. Фильм  бер гаиләнең мәхәббәт тарихына нигезләнгән. Бу, минемчә, очраклы түгел. Мәхәббәт бик зур көчкә ия. Рус телендә “Любовь правит миром” диләр бит. Әйе, күп кешеләр өчен тормыш мәгънәсе булып мәхәббәт тора. Мәхәббәт – газапларны җиңеләйтә ала торган көчкә ия булучы, канәгатьләнү һәм бәхет тудыра алучы хис ул. Мәхәббәт кешене олы җиңүләргә, батырлыкка, үз-үзеңне камилләшергә  өнди. Әмма тормыш мәгънәсе мәхәббәттә генә дию дә  бик үк дөрес булмас иде.  Тик шулай да әлеге фильмда   мин  мәхәббәтне аңлатуны бөтен яклап күрдем. Мәхәббәт турында сөйләшкәндә, безнең аны берьяклап кына күзалларга хакыбыз юк. Чөнки биредә ул ирләр һәм хатын-кызлар, балалар һәм әти-әниләр арасында була торган  хис, кичереш, эмоция генә түгел. Ул биредә гомуми дөньяви төшенчәгә ия.   Мәхәббәт үз эченә шуның хәтле зур төшенчәне алган ки, әйтерсең лә аның эченә кешелекнең барлык сыйфатлары сыйган. Хәтта кешелекнең генә түгел, ә барлык тереклекнең дияр идем мин. Чөнки без хайваннар, кошларга карата да, үсемлек-чәчәкләргә карата да, гомумән,  табигатькә, Ходайга карата да ярату хисе кичерәбез.

Минем белән ризалашырсыз: мәхәббәт – кешегә көч һәм дәрт-дәрман, ягъни энергия өстәүче хис. Ул –  кешегә  канәгатьләнү хисе китерә алучы. Әгәр кемдер тормыш мәгънәсе канәгатьләнү хисен кичерүдә дия икән, аның юлы барыбер мәхәббәт аша гына. Мәхәббәт – кешегә бәхет китерүче. Әгәр кемдер тормыш мәгънәсе бәхеттә  дия икән, аның юлы барыбер мәхәббәт аша гына. Мәхәббәт – кешенең газапларын җиңеләйтә алучы. Әгәр дә кемдер үз тормышын газаплардан арындырырга тели икән, аның юлы барыбер мәхәббәт аша гына. Бу кино да  мәхәббәтнең көче турында.

Фильмны бер бүленмичә карыйсың.  Һәр кеше үз дөньясын үзе тудыра икән бит. Әнә Крис үзенең хыялдагы  дөньясын төсле буяулардан ясаган. Ә иң кызыгы: монда барлык әйбер дә синең теләкләреңә буйсына, чөнки ул – синең дөньяң. Шул ук вакытта һәр кешенең Тәмугы да үзенеке, аны да бит кеше үзе тудыра. Фильм кешене беркайчан да бирешмәскә, һәрвакыт үз юлыңнан тайпылмыйча, максатыңа ирешергә өйрәтә. Һәрвакыт үзең кирәк дип санаган әйберне эзләргә, табарга һәм югалтмаска кирәк, гәрчә синең тирә-юнеңдәге кешеләр моның киресен раслап торсалар да, чөнки дөреслек ул – син дөрес дип санаган әйбер.  Бу кинода тышкы һәм эчке сурәтләнеш тыгыз бәйләнештә бирелгән. Уйлану өчен вакыйгалар монда шактый күп. Биредә якыннарыңны югалту проблемасы күтәрелә, яшәргә көч, өмет калмый торган очрак... Әмма фильм барлык нәрсәгә дә башка төрле карау мөмкинчелеге бирә.

Ирексездән үзебезнең бүгенге көндәге яшәешебез белән чагыштырасың. Әйе, күп вакытта балалар безне, без аларның хыялларын аңлап бетермибез түгелме соң? Тормыш артыннан куабыз, ә бер-береңне тыңлар өчен вакыт тапмыйбыз.  Балаларыбызны күрше, кеше, сыйныфтагы башка балалар белән чагыштырып, аларның мин-минлекләренә тимибезме? Алайса ни өчен соң геройларның уллары да, кызлары да башка образда? Һәм бу тормышта кылган әлеге хаталары өчен ата кеше җәзалана да: үз балаларын башта таный да алмый. Мине әлеге кино буе бер уй борчыды. Ни өчен үз-үзеңне үтерү – зур гөнаһ? Дөрестән дә, барлык диннәрдә дә бу шулай кабул ителгән. Ә Энни чарасызлыктан эшләде бит бу адымны. Бер-бер артлы ике баласын, ирен югалткан хатынга нишләргә кала соң? Аның бу адымын бик тә аклыйсы килә дә бит... Һәм менә могҗиза: бу хатын-кызга тагын бер тапкыр үзен сынар өчен мөмкинчелек бирелә. Яраткан хатын-кызы өчен Оҗмахны Тәмугъка алыштырырга батырчылык иткән ир-ат мәхәббәте каршысында җиңеп чыга алмаслык киртәләр юк икән!

Ә сез Тәмугъта синең өчен кайчандыр якын булса да, бүгенге көндә сине танымаган кеше белән калырга риза булыр идегезме? Нәкъ шушы урында бер гыйбрәт искә төште. Бер ана бик картая, инде үзе ашый-эчә дә алмый башлый, каты авырып хастаханәгә ята.  Малаеның исемен дә оныта, аның белән бөтенләй чит кеше кебек сөйләшә башлый. Әмма аңа карап, малае әнисе турында кайгыртудан туктамый, көн дә янына килә, озаклап сөйләшеп утыра. “Ул бит сине барыбер танымый, белми, ник вакытыңны сарыф итеп утырасың инде аның янында ?” – диләр күршесендәге апалар.  “Ул, бәлкем, минем кем икәнлегемне оныткандыр да, әмма мин аның минем өчен кем икәнлеген онытмадым”,  – ди малае.

Фантастик рәвештә якты бизәлешле, моңсу һәм шул ук вакытта рухи кыйммәтләр турында бу фильм. Биредә  вакыт һәм киңлекләрне тоймый торган чиксез мәхәббәт, үлем кануннарына бирешми торган җаннар туганлыгы сурәтләнә. Оҗмах һәм Тәмугъ биредә кеше күзаллавының җимеше булып тора. Фильм-фантазия, фильм-әкият, фильм-фәлсәфә, үлгәннән соң безнең белән нәрсә була һәм бездән соң калганнар ничек яшәргә тиеш. Бу самими һәм турыдан-туры чынбарлыкны  тасвирлаган, шул ук вакытта бик нечкә, бернинди дә тупас кыланулар күрсәтелмәгән, киноны караганда ирексездән аккан күз яшьләре кебек керсез эчтәлекле фильм. Бу - иң куркыныч, буталчык төш сурәтләнгән  иң тирән драма, иң сентименталь мелодрама, бер  китап язарлык өмет бирердәй афоризмнар тупланган иҗат әсәре. Чын хыяллар чынга аша, булмастайны да тормышка ашыра. Ә бит кешеләр моңарчы булып карамаганга күрә генә кайбер әйберләрне булмастайга тиңлиләр түгелме соң? 



Предварительный просмотр:

Кыз озату йоласы

(Класстан тыш чара. Аерым өлешләрен бүгенге көн туй-мәҗлесләрендә файдаланырга мөмкин).

1.Яучылау

(Кыз өе. Катнашалар; яучы карчык, әтисе, әнисе)

Яучы:  Ефәк баулы былбыл кош

 Бардыр синең илеңдә,                            Каеш баулы былбыл кош Бардыр минем илемдә. Бохардан ияр алдым мин. Юлым сиңа ярдым мин,

Каеш баулы лачыным бар-Былбылыңа килгән мин,

Тимер булсаң, мин-күмер

Эретергә килгән мин. (такмаклап кереп утыра, дога кыла):

- Йортка иминлек, бәрәкәт бирсен, амин! Исән- саулар торасызмы? )

Әнисе. Аллага шөкер, Фатыйма абыстай. Үзеңдә ни хәлләр?

Яучы. Мин сезгә бер хәерле эш белән килдем бит әле. Кызыгызга яучы булып килдем мин. Кая, кем, әтиегез өйдә түгелмени? Әнисе (кычкырып). Әтисе, әтисе дим, сиңа әйтәм. Кер әле! (Әтисе керә). Фатыйма абыстай безнең кызыбызга яучы булып килгән.

Яучы. Әйе шул. Яшьләрнең бер-берсенә вәгъдәләре дә бар икән.

инде эш сездән генә калып бара.

Әтисе. Ай, Фатыйма абыстай, сине күргәч үк, безне кызыбыздан ае рырга йөрми микән дип, эчем «жу» итеп киткән иде. Уйга

килгән алга килә шул ул (көлә).

Яучы. Әлхәмделилла! Яучы булып биргән кызларым бар да ал да гөл булып гомер итәләр. Бер-берсенә тиң булмаганнарны яучылап та йөрмим мин. Егетем хан кызын димләсәң дә, оят китермәслек егет.

Әтисе. Шулай, шулай, Фатыйма абыстай, без кызыбызның күңелен


дә белгән идек. Үз кызыбызның теләгенә без дә каршы килмибез.

Әнисе (яшен сөртеп). Ходай хәерле итсен инде, амин.

Яучы. Әлхәмделилла! Кызыгыз бик бәхетле икән. Менә дигән егеткә бара. Инде алайса, мин кузгалыйм. Кайтып егетне куандырыйм. Юлдан күзен алмый көтә торгандыр.

Әтисе. Шулай, аллага тапшырабыз инде, вәгъдә.

Яучы (урыныннан тора). Рәхмәт инде, сүземне ките кайтармадыгыз.

Әнисе. Ай, кузгалма әле, чәй эчми китәргә ни.

Яучы. Юк, юк, рәхмәт! Көтеп торган кешем бар. Чәйләр эчкән чаклар да булыр әле,аллаһы боерса. Инде үз кеше булдык. Хушыгыз!

Әтисе. Хуш, Фатыйма абыстай! (Әнисе озата чыга).

П.Кыз елату.

(Кыз өе. Катнашалар: кыз, әнисе, дус кызлары)

(Килешү йоласы үтәлгәннән соң, китәчәк кызны иптәшләре- тиңдәшләре озатырга киләләр. Шул чагында махсус җырлар-«Кыз елату» җырлары башкарыла. Аны кияүгә бирелгән кыз, аның дус-ишләре яисә йоланы әйбәт белүче олы яшьтәге хатын-кыз җырлаган).

1        кыз. Елап барсаң, гомерең көлеп узар,

Көлеп барсаң, гомерең елап узар.  

  1. кыз Үз атаң йортында елап бетермәсәң,

            биатаң йортында күз яше түгәрсең.

Кы злар(җырлыйлар);

Саулармы сез, абыстакайлар, Кызны елатырга килдек без. Елатырга түгел еларга

Бергә елашырга килдек без.

Кыз (җырлый):

Әткәемнең өендә                    Агач бикләү, яр-яр.

Ят кешенең өендә


Тимер бикләү, яр-яр. Кара чәчем толымын Сүтәм инде, яр-яр, Сыналмаган ят җиргә Китәм инде, яр-яр,

Әнисе (җырлый):

    Килер-китәр юлыңа
               Бодай чәчтем, яр-яр.

        Бодай башы пешкәнче

Килгел, балам, яр-яр, Килер- китәр юлыңа Тары чәчтем, яр-яр, Тары ботка бз^лганчы Килгел, балам, яр-яр.

(Гармун, җыр тавышы ишетелә).

Кызлар. Киләләр, киләләр! Кияү килә! Тизрәк! Әйдәгез! (Йөгерешеп капкага чыгып басалар).

Ш.Егет ягы кыз алырга килә,

1 егет. Әй, илдек без, илдек без  Идел кичеп килдек без.

 Идел кичеп, ара кунып, Кыз алырга килдек без.


  1. кыз. Тәрәз төпләрем гөл генә ,

             Кына гөлем никтер бер генә.

   Безнең кызыбызның буе зифа-                       Тирә- күрше илдә бер генә.

Кызлар (җырлыйлар):

Ак алъяпкыч челтәрле, Илдә матурлар бетәрме?

Бергә.Илдә матурлар бетәрме? Җан сөйгәнгә җитәрме?


Кызлар. Челтәр элдем читәнгә, Җилфер-җилфер итәргә

Егетләр. Без килмәдек буш китәргә, Килдек алып китәргә.

(Кызлар,җитәкләшеп, капка ясап торалар. Кара-каршы сөйләшү)

  • Сиңа, егет, ни кирәк?
  • Каракашлы кыз кирәк.  
  • Ни эшкә соң ул кирәк?
  • Әнигә килен кирәк.
  • Егет, сиңа ни кирәк?  
  • Миңа нечкә бил кирәк.    
  • Ни эшкә соң ул кирәк?
  • Ансыз яна яшь йөрәк!
  • Сиңа, егет, ни кирәк?
  • Каз мамык ястык кирәк.
  • Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз. Шуны да
    син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз!

2егет.    Чү, чү, кызлар шаярмагыз, ,               Без бик вакытлы килдек.          Лачыныбызга тиеш былбыл Мондадыр диеп белдек.

2        кыз.   Теләсә кем килгән саен,

                      Нигә дип без юл бирик?

  Былбыл алырга дип килгән                Лачыныгызны күрик!

 (Кияү алгарак чыгып баса).

3        кыз.    Капкасында зур йозак,

Сукмагында бар тозак.

4        кыз.    Тылсым белән бикләнгән,
               / Саклау безгә йөкләнгән,

5 кыз.     Акча сипсәң, җыярбыз, Капка ачып куярбыз.


6 кыз.  Конфет та ярый безгә,       Рәхмәтләр яусын сезгә!

(Кияү уңга-сулга конфет һәм акча сибә. Бикле ишек төбенә җитә).

Энесе.,    Ишек бавы бер алтын,
.        Безнең апай мең алтын.

        Җылыныйм дисәң, бер алтын

                          Бир, җизни, тыш бик салкын.               Саранланыр чак түгел,

Бир, җизни, комсызланма!

Акча бирми кертмибез,

Тукта, сабырсызланма!

Синең җанашың булса,

Ул- энеңнең апасы.

 Без бүләксез кертмибез,

 Бу бит- җәннәт капкасы!

(Кияү малайга бүләк (пәке) бирә). (Эчтәге бүлмәдә кызны иңәләре саклый).

1        җиңгә.     Ишек бавы бер алтын,

Безнең туган мең алтын. Ашыкма, кияү, керерсең, Сөйләшеп алыйк бер тын.

Кияү.       Арт капканы кем ачкан?

Атларым чыгып качкан.

             Гаеп-кыек юк бит инде

             Җиңги, ишекне ачсаң!

2        җиңгә.     Акча бирмиенчә,кияү,

       Уйлама син керергә,

       Акчаңны жәлләми бирсәң,

      Гомер итәрсез бергә!

Кияү. Мәгез, акча бездә бер букча! (янчык белән акча бирә). (Ишек ачыла, яшьләр очраша) Барысы бергә җырлыйлар):


Берегез егет, берегез туташ. Кушылдыгыз, яр-яр. Берегез ефәк, берегез ука Ишелдегез,яр-яр.

Берегез кияү, берегез килен, Берләштегез, яр-яр, Берегез былбыл, берегез ал-гөл, Гөрләштегез, яр-яр.

Яңа тормыш котлы булсын, Күп яшәгез,яр-яр. Берегез алтын, берегез көмеш Балкышыгыз, яр-яр.

Әтисе.       Казаның өреле булсын,

Кайтмаска китүең булсын, Чүмергәнең май булсын, Ашаганың бал булсын!

Әнисе.      Семьяң ишле, бай булсын.
               Абзарың тулы мал булсын!
        Күңелең кинә тотмасын.

Авызың серкә йотмасын!

Әтисе,әнисе (бергә). Бар да була тормышта,

Карамагыз чыш-пышка, Сер бирмәгез йолкышка!

(Күмәк җыр, биюләр).

IV .Килен каршылау,

(Егет йорты. Катнашалар: егетнең туганнары, килен, кияү һ.б.) (Киленнең басар җиренә палас җәяләр. Каенана мендәр куя).

Каенана.    Бассаң,килен, мендәргә, Җиңел үргә менгәндә.


Аякларың талмасын.

Каты басып бармасын! (Килен белән улы өйгә кергәндә);

Рәхим итегез, түргә үтегез!

Хәерле сәгатьтә!

Ниятегез төпле, аягыгыз төкле булсын! (Каенана, он салынган тәлинкә тотып, килен каршына килә):

Онда булсын кулларың,

Уңсын тормыш юлларың!

Оның булса бураңда,

Кайгың булмас буранда.

(Килен кулларын онга тыгып ала. Кодачаларның берсе, бик матур тазга утыртылган комганнан су агызып, киленнең кулларын юдырта. Икенчесе сөлге бирә).

(Каенананың кулында бал һәм май.Улы белән килененә бал-май каптыра):

Телләрегез, балалар,

 Йомшак булсын, май кебек, Татлы булсын, бал кебек!

Килен.          Мөлаем, ачык йөзең,

    Ягымлы, йомшак сүзең.  Күңелгә якын үзең.

    Сине анам диярмен,

   Ант итеп сүз бирәмен, Кадерләрмен, сөярмен!

Каенана.   . Әниең сине үстергән,

Күз карасыдай күргән.

Мин дә шулай сөярмен,

-Бәхетле бул!- диямен.

(Килендәше, киленне җитәкләп, өйдәгеләр белән таныштыра.Килен һәрберсенә бүләген биреп бара).

Килендәш.   Әнә тора атасы- сүзендә юк хатасы; Килен килеп төшкәндә,

                        Рәхәттә генә ятасы.

                        Атасына бир сәлам!


Әнә тора анасы- какмас, сукмас үз итәр, Какканда да сүз күтәр,-

Анасына бир сәлам!

Әнә тора кайнагаң,мәшәкатьтә кайнаган. Килен килеп төшкәндә.

Ни бирим дип уйлаган,

Агасына бир сәлам!

Әнә тора кайнигәч,

 Юан гына бер бикәч,

 йортка кайтмый бер киткәч Каенигәчкә бир сәлам!

Әнә тора сеңлесе- ак каенның шырпысы, Иң үткене, сырлысы

Монда түгел тормышы

-Сеңлесенә бир сәлам!

Чәнчеп чапкан колындай, Шыртый колак куяндай-Каенэнешең Әпсәләм, Әпсәләмгә бир сәлам!

Килен.        Зурдан түгел бүләгем,

                             Тик изгедер теләгем:                                     Язсын киеп йөрергә.

 Зур шатлыклар күрергә!

Каенигәч,       Яшь киленнәргә су юлын л        Күрсәтү-изге бурыч.

                        Туры, дөрес юлдан гына.     Килен, йөрергә тырыш! (Көянтә-чиләк биреп):

                           Сиңа, килен, ике чиләк,

                            Көянтәңә асарсың.

                            Сулы чиләк чайпалмасын,                            Йомшак кына басарсың!

Кайнага  

                         Мөлдерәмә тулы булса,     

                          һәрвакытта чиләгең,

                                       зур бәхеткә ирешерсең,

Кабул булыр теләгең!

- Әйдәгез, егетләр, кызлар? Килешә су юлын күрсәтергә! («Фазыл чишмәсе» көенә чыгып китәләр).

   Каенсеңел.     Көзләр үтеп, кышлар җитә

             Кыр эшләре тәмам бетә.

                            һәркем инде туйга әзер, Туйлашырга була хәзер!

Кайнэнекэш        Сез дә туйлар уздырырсыз,

                    Бераз сабыр итегез.

                     Ә хәзергә, әйдә, безнең

 Туйга рәхим итегез!