Әти-әниләргә

Шаяхметова Венера Миннебаевна

Предварительный просмотр:

  • Син көчле, бирешмә.
  • Синең көнең ничек үтте?

  • Мин сиңа ышанам.

  • Мин синең яклы.

  • Мин синең белән горурланам.

  • Син булдырасың! 

  • Миңа ярдәм итүең өчен рәхмәт сиңа.

  • Ә син ничек эшләр идең?

  • Мин сине яратам.



Предварительный просмотр:

Имтихан ул - һәрвакыт тикшерү һәм бәяләү. Ул белемнәрне тикшерү һәм аларның дәрәҗәсен бәяләү өчен уйлап чыгарылган. Ләкин еш кына имтихан рухи ныклыкны тикшерүгә әверелә. Укучылар барысы да диярлек сынау вакытында бик зур физик һәм психологик тетрәнү кичерә.

Ата-аналар үз балаларын башкаларга караганда яхшырак белә, шуңа күрә имтиханнарга әзерләнүче балага нәтиҗәле ярдәм күрсәтә ала. Иң мөһиме - бу чорда акыл өйрәтү һәм үгет-нәсыйхәт бирү рәвешендәге әңгәмәләрне калдырып торып, бөтен көчне балаларны хуплауга һәм булдыра алганча ярдәм күрсәтүгә туплау.
   «Мин бит сиңа башта ук әйтеп тордым», «Кыш көне үк кисәткән идем», «Син менә без әйткәнне тыңламадың да...» кебек урынсыз, файдасыз, хәтта кайчак зыянлы да битәрләүләрне онытыгыз. Өметләнелгән һәм алынган нәтиҗәләрне бәяләгәндә, бер чиктән икенчесенә ташланмагыз. Балага үзенең борчулары һәм дулкынлануы турында әйтергә ирек бирегез. Баланың фикере сезгә шактый бәхәсле булып тоелса да, аның һәр сүзенә каршы төшүдән сакланып, тыңлап торыгыз. Ул сезнең аны хуплавыгызга һәм хәленә керүе-гезгә мохтаҗ. Шуңа күрә сез әйтергә тиешле сүзләр менә болар: «Мин сиңа ышанам», «Син моны беләсең, кирәк чакта исеңә төшерәчәксең», «Без сине аңлыйбыз, хисләреңне уртаклашабыз».
   Бик кайгыручан балаларга үзегезнең ничек итеп имтиханны уңышлы тапшыруыгыз турында сөйләгез. Аларның сезне ничек тыңлавын күзәтегез. Моның алар өчен кызык булмавын, тыңларга теләмәүләрен күрсәгез, үҗәтләнмәгез. Психологик киеренкелек хәлендәге баланың сез сөйләгәннәрне бөтенләй киресенчә аңлавы һәм аның ачуы чыгуы, нерв киеренкелегенең тагын да артуы бар. Әгәр инде мавыгып тыңласалар, ашыкмыйча, үзегезнең ул чактагы хис-тойгыларыгызны тасвирлап сөйләгез.
  Шикләнүчән баланың үз-үзенә ышанычын арттырырга кайчак ниндидер бер яхшы ым-ишарә дә ярдәм итәргә мөмкин. Мәсәлән, яхшы төш күргәнегезне, тәрәзә пыяласына кунган бер кошчыкның әйбәт хәбәр алып килүен әйтергә була. Мәктәп елларыннан бирле сезгә уңыш китергән тәңкәне биреп, аның балага да уңыш китерәсен әйтсәгез дә ярый.

Югары сыйныфларга җиткәндә, укучыларның үзләренә кулай булган вакыт режимы барлыкка килә. Имтиханнарга әзерләнү чорында да аларның бу режимын бозмагыз. Бала иртәнге якта белемнәрне яхшырак үзләштерә һәм хәтерендә калдыра икән, иртә белән яхшылап әзерләнсен; дәреслекләр белән төнлә утырырга күнеккән булса, үзе гадәтләнгән вакытта утырсын. Укып утыру вакытының ял белән аралашуына игътибар итегез, саф һавада йөреп керү файдалы икәнне исенә төшерегез.

Имтихан биреләсе фәннәрнең үзенчәлеген дә истә тотарга кирәк. Телдән сынауларга әзерләнгәндә, мәктәптә үтелгән бөтен материалны системага салу һәм кабатлап чыгу максатка ярашлы булыр. Ә язмача имтиханга, мәсәлән, рус теленнән, кыска гына вакыт эчендә әзерләнеп бетү мөмкин түгел, шуңа күрә игътибарны программаның аерым бүлекләренә туплау әйбәтрәк. Кагыйдә буларак, балалар бер-бер артлы берничә имтихан тапшыра. Аларның һәрберсе - билгеле бер чикне узу, нәтиҗәсе нинди булуга карамастан, һәркайсыннан соң ял итеп алу мәҗбүри.

Бала имтиханнарга әзерләнгән чорда өйдәге атмосферага игътибарлы булыгыз. Ата-аналарның өйдәге бар сөйләшүне алда торган сынауларга гына кайтарып калдыруы бик начар. Балага да, гаиләдәге башка кешеләргә дә ял итәргә, уртак эшләр белән шөгыльләнергә, шаярып та алырга мөмкинлек бирегез.

Хөрмәтле әти-әниләр!

Игътибарыгызны шуңа юнәлтергә телим: уңышлы тапшырылган имтихан - бала өчен генә түгел, гаилә өчен дә бәйрәм. Аның «бишле» алуын шулай булырга тиеш иде һәм башкача була да алмый дип кабул итмәгез.
Бала белән бергә сөенегез, бәйрәм табыны әзерләү дә әйбәт булыр.
 Имтихан нәтиҗәсе канәгатьләнмәслек булган икән, бу - фаҗига түгел, ә тәҗрибә. Гаҗизләнеп кул селтәмәгез, балагызга «булдыксыз» исеме такмагыз. Бу хәл турында фикер алышыгыз да киләчәктә истә тотыгыз.
Ата-аналарга киңәшләр:

- имтиханнарга әзерләнү көннәренең структурасын төзегез: өйрәнеләсе барлык материалны тигез өлешләргә бүлегез һәм биремнең үтәлешен көн саен тикшерегез;

- имтиханга әзерләнү өчен кирәкле бөтен әйбере җитәрлек булмаган өчен, балаларыгызны әрләмәгез. Балалар булган материал белән әзерләнә торган арада, кайгыртучан әти-әниләр җитмәгәннәрен таба ала;

- туклану балансланган, ләкин гадәттәгечә булырга тиеш (бигрәк тә имтихан биргән көннәрдә), чөнки психоэмоциональ киеренкелек вакытында организмның ничек җавап бирәсен алдан әйтеп булмый. Шоколад һәм киптерелгән җиләк-җимеш файдалы;

- бу чорда укуга кагылышлы низаглы мәсьәләләрне хәл итмәгез, баланың имтиханга әзер-әнүгә җаваплы мөнәсәбәтен хуплагыз, аны үз көченә ышандырырга тырышыгыз.

Хөрмәтле әти-әниләр! Артында ышанычлы тыл, үзен яраткан кешеләр булуын тойса, үсмер үзен тынычрак хис итә башлый. Яратуыгыз турында баланың үзенә әйтүдән курыкмагыз, һәм бу ярату имтихан нәтиҗәләренә бәйле булмасын.



Предварительный просмотр:


Ата-аналарга  киңәшләр:

  1. Балагызның  үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
  2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.
  3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.
  4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.
  5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз -  талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның  белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.
  6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен  һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.
  7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны  дөрес бүлү - сезнең эшегез.
  8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.
  9. Баланы  мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.
  10.  Баланы  мәктәптән тыныч каршы алыгыз. Әгәр ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.
  11. Баланың  борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.
  12.  Мәктәптән кайткач та баланы  дәрес әзерләргә утыртмагыз, 2-3 сәгать  ял итеп алсын ( 1сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак). Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр , ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.
  13.  Дәрес  әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез. Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап  алыгыз.

Чыганак: http://sabantuyjournal.ru/ сайты



Предварительный просмотр:

Әти-әниләр колагына.

Анам биргән туган тел, атам биргән корал тел.

Бит күрке күз, тел күрке сүз.

Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел, иң ачы нәрсә дә — тел.

Әдәп башы — тел.

Татлы тел тимер капканы ачар.

Тел — ананың теләге, тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.

Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.

Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

Ана күңеле балада, бала куңеле далада.

Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.

Баланың моңын ана белер.

Бала була белмәгән кеше егет булалмый.

Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.

Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.

Буй үстергәнче, акыл үстер.

Кыз бала анасына чын дус була.

Эш сөйгән үкенмәс.

Хезмәт төбе – хәзинә.

Агач – җимеше белән, адәм – эше белән.

Эшләгән үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс.

Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.

Кем эшләми, шул ашамый.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Һөнәре бар үргә йөзәр.

Күңел курка, кул эшли.

Чыганак: https://tt.wikibooks.org/ сайты