Инновационная деятельность
Участник региональной инновационной площадки ГАОУ ДПО «Институт развития и образования Республики Татарстан» по направлению «Научно-методическое и организационно-методическое обеспечение инновационных форм, методов, технологий непрерывного профессионального развития руководящих и педагогических работников системы образования Республики Татарстан».
Скачать:
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Нәсел – ыру, халык - милләт, ил – Ватан бердәмлеге”
факультатив курс программасы
(авторлык программасы)
Программаны төзеде: Хуҗина Гөлназ Рәфис кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
2016
“Нәсел – ыру, халык - милләт, ил – Ватан бердәмлеге” факультатив курс программасы
Аңлатма язуы
Нәселне өйрәнү мәдәнияте нигезләре өлкәсендә массакүләм системалы белем бирү вакыты җитте. Ул иҗ катлаулы иҗтимагый һәм дәүләт бурычларын хәл итәргә, мәктәпләргә әхлакны, чын патриотизмны, гражданлык хисен кире кайтарырга сәләтле.
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, -ди бөек мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗәни. Бүгенге көндә җәмгыятьтә тарихыбыз, үткәнебез, бигрәк тә нәсел шәҗәрәсе белән кызыксыну арта. “Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, ә нәселен белмәгән – тарихсыз”,-ди татар халык мәкале. Гаилә, нәсел-нәсәп тарихын өйрәнеп, халкыбыз ил тарихын ныграк аңлый башлый. Нәсел-ыру тарихын, шәҗәрәне белү – милләт ныклыгының, бердәмлегенең дә, кешеләрнең аңлашып, дус яшәүләренең дә бер бик мөһим факторы ул. Нәсел-ыру тарихын өйрәнү, ягъни үз шәҗәрәңне төзү – һәр гаиләнең изге бурычы. Шәҗәрә белән кызыксыну балаларда әхлакый сыйфатларны үстерү белән дә әһәмиятле. Алар тарихны дөрес аңлый, туганлык, патриотик хисләр нык үскән була.
“Нәсел – ыру, халык - милләт, ил – Ватан бердәмлеге” факультатив курсы гуманитар предметлар – тарих, җәмгыять белеме, география, туган тел һәм әдәбият белән үзара тыгыз бәйләнештә тора.
Программа гомумбелем бирү учреждениеләренең 7-8 сыйныф укучылары һәм нәсел шәҗәрәсе белән кызыксынучылар өчен төзелде. Ул 34 сәгатькә исәпләнгән. Программага өстәмә буларак, укучылар өчен иҗади эшләр дәфтәре тәкъдим ителә.
Курсның максаты һәм бурычлары:
- нәсел тарихын өйрәнү һәм системага салу, укучыларны шәҗәрә төзергә өйрәтү;
- эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту;
- гаиләдә буыннар бәйләнешен торгызу, үстерү, ныгыту;
- гаилә тормышын пропагандалау;
- балалар һәм ата-аналарның мөнәсәбәтен яхшыртуга булышу, мәктәп һәм гаилә арасында бәйләнешләрне ныгыту;
- шәхеснең җәмгыятьтә үз урынын табуына, үзбилгеләнүенә, рухи-әхлакый культурасын үстерүгә ярдәм итү;
- укучыларда социаль җаваплылык, патриотизм, ата-бабаларыбызның үткәненә хөрмәт хисләре тәрбияләүгә булышлык итү;
- белем дәрәҗәсен, аралашу культурасын, коммуникабельлекне үстерү;
Укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:
- шәҗәрә төзү кагыйдәләре;
- төрле чыганаклардан мәгълүмат җыю алымнары;
- нәсел-ыру тарихы материалларын бизәү, урнаштыру кагыйдәләре;
- яңа мәгълүмат җыю буенча эш алып бару;
- вакытлы матбугат һәм туган як әдәбияты материаллары белән эшләү;
- эш нәтиҗәләрен зур булмаган чыгышлар, эзләнү-тикшеренү эшләре формасында тәкъдим итә белү ;
- генеалогик таблицалар, буыннар чылбырын тутыру, шәҗәрә агачы төзи белү.
Укучыларның эшчәнлеген бәяләү чаралары:
- иҗади эшләрне яклау;
- тестлар;
- конкурслар, проектлар, компьютер презентациясе;
- фәнни-практик конференция һ.б.
Укучылар эшчәнлеген оештыру формалары:
- анализ-практикум;
- әңгәмә;
- экскурсия;
- компьютер, интернет белән эш һ.б.
Курсның эчтәлеге
Кереш дәрес. Нәсел – ыру алдында җаваплылык.
Курсны өйрәнү максаты һәм бурычлары. Ватан нәрсәдән башлана? Нәсел шәҗәрәсен өйрәнү ни өчен кирәк? Шәҗәрәне белү зарурилыгы. Нәсел-ыру тарихының, шәҗәрәнең язмыш -яшәешкә тәэсир итәрдәй бик мөһим иҗтимагый күренешләр белән бәйле булуы.
Генеалогия фәне. Генеалогик чыганаклар.
Фән буларак генеалогия. Генеалогик чыгынаклар. Татар шәҗәрәләрен өйрәнү тарихы.
Гаилә архивы.
Истәлекләр, язмалар, фотосурәтләр, газета-журналлар, документлар, көндәлекләр, хатлар. Гаилә архивын системалаштыру. Гаилә архивын саклау. Гаилә музее.
Архив чыганаклары.
Архивлар турында мәгълүмат. Халык санын исәпкә алу материаллары. Метрика кенәгәләре. Хуҗалык кенәгәләре. Интернет сайтлар белән эш.
Исем һәм шәҗәрә.
Фамилия – гаилә флагы. Исем һәм фамилиянең килеп чыгышы, аның мәгънәсе. Нәсел кушаматлары.
Туганлык җепләре.
Туганлыкны исәпләү ысуллары. Туганлык төрләре һәм дәрәҗәләре. Туганлык терминнары.
Нәселнең географик картасы.
Туган авыл тарихы. Тарихи-истәлекле урыннар. Туган як топонимикасы. Туганнар яшәгән төбәкләр
Гаилә һөнәрләре.
Нәселдә булган һөнәрләрне өйрәнү. Әби-бабай, ата-бабаларның көнкүреше. Нәселдә булган һөнәрләр картотекасын туплау. Хезмәт династияләре.
Гаилә ядкарьләре һәм традицияләре.
Гаилә йолалары һәм бәйрәмнәре. Гаиләнең туган көне. Кеше гомеренең өч туе. Туган йорт традицияләре. Гаилә ядкарьләре. Йорт музее.
Гаилә тугралары.
Нәрсә ул нәсел туграсы? Ул ничек төзелә? Төзү кагыйдәләре. Нәҗип Нәккаш– тугра ясау остасы. Тугра үрнәкләре белән танышу.
Гаилә шәҗәрәсе.
Шәҗәрә һәм аны төрле формаларда ясау. Шәҗәрә агачы, генеалогик таблица, буыннар чылбыры. Шәҗәрә үрнәкләре белән танышу.
Курсны йомгаклау. Тарих битләрендә гаиләм язмышы.
Укыту-тематик планы
(гомумбелем бирү мәктәпләренең 7-8 нче сыйныф укучылары өчен; 34 сәгать, шул исәптән теоретик сәгатьләр- 13, практик сәгатьләр -21)
№ | Тема | Сәгать саны (теория) | Сәгать саны (практик эш, эш төре) |
1. | Кереш дәрес. Нәсел-ыру алдында җаваплылык. | 1 сәг. | 1сәг., компьютерда слайдлар төзү |
2. | Генеалогия фәне. Генеалогик чыганаклар. | 1сәг. | 2 сәг., гаилә архивы белән эш, сочинение-фикерләмә |
3. | Гаилә архивы. | 2сәг. | 2 сәг., сочинение “Фотосурәтләр ни сөйли ?” |
4. | Архив чыганаклары. | 1сәг. | 2 сәг., архив материаллары һәм гаилә архивы белән эш |
5. | Исем һәм шәҗәрә. | 1сәг | 2 сәг., гаилә архивы белән эш |
6. | Туганлык җепләре. | 1сәг. | 1сәг., гаилә архивы белән эш, практикум |
7. | Нәселнең географик картасы | 1сәг. | 2 сәг., гаилә архивы белән эш, практикум |
8. | Гаилә һөнәрләре. | 1сәг. | 1сәг., гаилә архивы белән эш, сочинение “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” |
9. | Гаилә ядкарьләре һәм традицияләре. | 1сәг. | 1сәг., гаилә архивы белән эш, сочинение “Гаиләм бәйрәмнәре” |
10. | Гаилә тугралары. | 1 сәг. | 2 сәг., гаилә архивы белән эш, практикум |
11. | Гаилә шәҗәрәсе. | 2 сәг. | 3 сәг., гаилә архивы белән эш, практикум |
12. | Курсны йомгаклау. Тарих битләрендә гаиләм язмышы (конференция). | 2 сәг. |
Укытучы өчен әдәбият
- Алишев С. Татар тарихчылары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006
- Әхмәтҗанов М.И. Татар шәҗәрәләре. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1995
- Биктимерова Т.Ә. “Минем шәҗәрәм”. – Казан: Мәгариф, 1999.
- Введение в генеалогию (родоведение).Учеб. пособие для ст. кл. общеобр. учреждений / авт.-сост. И.Ю. Протащук. – 3-е издание, испр. и доп. Казань: Хэтер, 2009
- Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре, педагогия колледжлары, училищелары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2003
- Ислаев Ф. Буыннар чылбыры. // Ялкын.- 2008.- №2.
- Ислаев Ф.Әти, әни һәм мин... // Ялкын.- 2008.- №3.
- Ислаев Ф.Тамгалар. // Ялкын.- 2008.- №6.
- Ислаев Ф. Шәҗәрәдә - ил тарихы // Мәгариф.- 2007.- №9.
- Мартышин В.С. Твоя родословная: Учебное пособие по изучению истории семьи и составлению родословной ( серия «Духовно-нравственные основы семьи»). – М.: «Школьная Пресса», 2000
Укучы өчен әдәбият
- Биктимерова Т.Ә. “Минем шәҗәрәм”. – Казан: Мәгариф, 1999.
- Ислаев Ф. Буыннар чылбыры. // Ялкын.- 2008.- №2.
- Ислаев Ф.Әти, әни һәм мин... // Ялкын.- 2008.- №3.
- Ислаев Ф.Тамгалар. // Ялкын.- 2008.- №6.
- Мирза М. Тере су: газәлләр, робагыйлар, гыйбарәләр, шигырьләр. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2007
- Мөслимова Ф. Исемнәре – кошлар канатында // Ялкын.- 2008.- №8.
- Нәккаш Н. Күңел сурәтләре // Мәгърифәт.- 2008.- 2 август
- Низамова Ә. Кояш исе. Тезмә һәм чәчмә әсәрләр.- Казан: “Экспресс- Формат” басмаханәсе, 2008
- Семейные летописи. Хрестоматийное приложение к учебному пособию И.Ю. Протащук “Введение в генеалогию (родоведение)” ... - Казань: Хэтер, 2009
- Фаршатова Л. Шәмаилләрдә галәм серләре // Ватаным Татарстан.- 2008. -№161-162.- 8 август.
- Фәхреддин Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән.- Казан: Мәгариф, 2005
- Фәхреддин Р Җәвамигуль кәлим шәрхе. – Казан: Иман,1995
- Харис С. “Ислам тарихы вә нигезләре. – Казан: “Идел-Пресс”, 2000
- Хәлим А. Тилергән сирень. – Казан: “Рухият” нәшрияты, 2003
- Шәех Ф. Туган якның бер талы: шигырьләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2007
- Яруллин Ф. Күңел яктысы. Шигырьләр, поэма.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2003
Предварительный просмотр:
ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты"
Проект эше
Мәктәп - милли мәгарифне үстерүдә ресурс үзәк.
Милли мәгариф - әхлакый һәм рухи тәрбия нигезе.
Башкардылар: укытучылар белемен камилләштерү курсларында укучылар
Рәсулева Эльмира Рәис кызы, Әгерҗе муниципаль районы МБГУ Кадыбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хуҗина Гөлназ Рәфис кызы Әгерҗе муниципаль районы МБГУ Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Проект эшенең җитәкчесе:
_________(Р.Р. Шәмсетдинова)
“ 17 ” апрель 2019 ел.
Казан 2019
Эчтәлек
Кереш. Проблема кую________________________________________3 бит
Проектның максатчан группасы________________________________ 4 бит
Проектның тормышка ашыру урыны____________________________ 5 бит
Проектның тормышка ашырылуы______________________________ 6 бит
- Проектның нигезе ______________________________________6 бит
- Проектны тормышка ашыру этаплары һәм вакыты____________6 бит
- Проектны тормышка ашыру эчтәлеге һәм методлары__________6 бит
- Прогноз нәтиҗәләре һәм контроль чаралары_________________ 6 бит
- Проектны тормышка ашыру буенча календарь план__________6 бит
Проектны тормышка ашыруда чаралар планы____________________7 бит
2.1.Белем бирү оешмасының конкурентлыкка сәләтлелеген үстерү___ 7 бит
2.2. Белем бирү процессына алдынгы педагогик тәҗрибә һәм технологияләрне кертү______________________________________________________ 8 бит
2.3.Педагогик кадрлар белән методик эш сыйфатын үстерү___________11 бит
2.4 Этномәдәни белем бирү проектларын тормышка ашыру_________14 бит
2.5. Белем бирү процессын ресурс яктан тәэмин итү____________________16 бит
Проектны тарату һәм тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр_________17 бит
Кыенлыклар һәм аларны җиңү юллары___________________________17 бит
Йомгаклау_________________________________________________18 бит
Көтелгән нәтиҗәләр__________________________________________18 бит
Әдәбият____________________________________________________19 бит
Кереш
Милли мәгариф – шәхеснең җитлегү, камилләшү процессының нигезе, җәмгыятьнең терәге һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе күрсәткече. Халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалаша һәм яңа буынга үтәлергә тиешле васыять итеп тапшырыла.
Бүгенге көндә мәктәп бу сыйфатларны формалаштыруның үзәге, сүнмәс учагы булып тора. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмас”, – ди татар халык мәкале.
Халкыбызның язмышы, киләчәге бүгенге яшьләребезнең нинди шәхси сыйфатларга ия булуына бәйле. Укучыларыбыз халкыбызның рухи кыйммәтләрен барларга, сакларга, арттырырга сәләтле икән, димәк, киләчәк буынның да язмышы өметле.
Бүгенге мәктәп дөньяны аңларга, алда торган проблемаларны мөстәкыйль хәл итәргә өйрәтә, максатка ныклы, ышанычлы адымнар белән бара белү сыйфатлары тәрбияли. Бүген туган телебезне саклау, камилләштерү һәм шул нигездә балаларга белем һәм милли тәрбия бирү гаять мөһим проблемаларның берсе булып кала бирә. Бүген республикабыз мәктәпләре алдында торган иң зур бурычларның берсе – ике дәүләт телен дә камил белгән, төрле өлкәләрдә иркен фикер йөртүче, илебезнең интеллектуаль һәм икътисади байлыгын үстерерлек, көндәшлеккә сәләтле күпкырлы шәхес, булачак татар интеллегенциясе вәкилләрен тәрбияләү. Әлбәттә, әлеге эшчәнлек тулы һәм төзек система буларак планлаштырылганда гына милли тамырларын таныган, үз халкы белән горурланып, киләчәктә үзе дә милләтне саклау юлында эшләрлек яшь буынны тәрбияләргә була. Бу исә әле дә актуальлеген югалтмаган мәсьәләләрдән санала.
Шул сәбәпле, укытучыларның эше гадәти дәресләргә генә кайтып калмый: ул баланың рухын, җанын камилләштерү юлында һәрдаим эшләгәндә генә билгеле бер уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. ТР Хөкүмәте һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төп эшчәнлек юнәлешләреннән берсе – милли мәгариф үсешен тәэмин итү һәм ул “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. ТРда 2030 елга кадәр милли мәгариф концепциясен тормышка ашыру этномәдәни белем бирүне камилләштерү һәм үстерүгә бәйле мәсьәләләрне эзлекле рәвештә хәл итү мөмкинлеген бирәчәк дигән өметтә торабыз. Бу үз чиратында мәктәп –милли мәгарифне үстерүдә ресурс үзәк проектының көн үзәге мәсәләсе икәнлеген раслый.
Проектның максаты: ФДББС шартларында Туган телдә белем һәм тәрбия алучы белем бирү оешмаларының ресурс үзәге булган милли мәктәп оештыру һәм аның эшчәнлеген белем, әхлакый һәм рухи тәрбия нигезе буларак тормышка ашыру
Проектның бурычлары:
- ФДББС таләпләренә караган материаллар пакетын өйрәнергә;
- Ресурс үзәк оештыруның алымнарын анализларга һәм тормышка ашыру стратегиясен билгеләргә;
- Милли мәдәният үсеше дәвамчанлыгын тәэмин итәргә;
- Туган халык традицияләре, гомумкешелек һәм мәдәни кыйммәтләр дәвамчысы буларак иҗади шәхес формалаштыру,
- Туган телнең кулланылыш сыйфатын үстерергә;
- Милли белем бирү нәтиҗәлелеген һәм эффектлылыгын күтәрергә;
- Укыту-методик, материаль- техник базаны, информацион ресурслар һәм методик потенциальны тиешенчә кулланырга
Проектның тикшерү объекты: милли мәгарифне үстерүдә ресурс үзәк эшчәнлеге, аны оештыру үзенчәлекләре.
Проектның фәнни яктан әһәмияте: проектта күтәрелгән мәсьәләләргә, аларны чишү юлларына күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр, алдагы эш тәҗрибәсендә куллану өчен материал буларак файдаланырлар дип саныйбыз.
Проектның максатчан группасы:1.ТР Әгерҗе муниципаль районы МБГУ Кадыбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе, МБГУ Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм район милли мәктәпләре укучылары, укытучылары, әти-әниләре
2. Өстәмә белем бирү педагоглары
социаль партнерлар : район мәгариф бүлеге, өстәмә белем бирү, спорт, культура учреждениеләре
Проектны тормышка ашыру урыны:
ТР Әгерҗе муниципаль районы МБГУ Кадыбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе
Проектның тормышка ашырылуы
- Проектның нигезе
- Россия Федерациясенең «Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный Закон от 29.12 2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации»)
- Татарстан Республикасы «Мәгариф турында»гы Законы (Закон РТ «Об образовании» №68- ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8)
- РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам- начального общего, основного общего и среднего общего образования»)
- «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарсан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1 нче июль;
- «2014-2020 нче елларга Татарсан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы», 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар;
- Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”
- Татарсан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе (2015-2030 нчы еллар)
- Проектны тормышка ашыру этаплары һәм вакыты
Әзерлек этабы - 2017-2018
Төп этап - 2018-2019
Тормышка ашыру этабы -2019-2020
- Проектны тормышка ашыру эчтәлеге һәм методлары
Гомумкешелек кыйммәтләренә ориентлашкан, фән һәм белем бирүнең өстенлекләре белән тәэмин ителгән, шәхес үсешенә йөз тоткан, милли телләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән булуы;
Дәүләт телләрен бертигез дәрәҗәдә өйрәнүгә шартлар тудыру;
Милли телне, татар мәдәниятен, гуманитар- фәлсәфә тарихын укучылар тарафыннан тирәнтен үзләштерү;
Милли мәдәни үсешенең төп факторы буларак милли телнен куллану базасын киңәйтү.
- Прогноз нәтиҗәләре һәм контроль чаралары
Заманча педагогик һәм методик технология уңышлары тәңгәллегендә татар халкынының иң яхшы традицияләрен саклау һәм үстерү, укучылар тарафыннан демократик җәмгыять кыйммәтләрен, мәдәни традицияләр һәм халык тарихын хөрмәт итү.
Мәктәп администрациясе тарафыннан бу юнәлештә мониторинг тикшерүе уздыру.
1.5 Проектны тормышка ашыру буенча календарь план
2017- 2018 - милли белем һәм тәрбия бирүнең яңа теоретик һәм гамәли системалар структурасын эзләү;
2018-2019 – яңа инновацион технологияләр нигезендә милли белем бирүнең эчтәлеген камилләштерү;
2019-2020- милли белем бирү системасының яңартылган структурасын төзү.
1.6. Проектны тормышка ашыруның финанс нигезе
1000000 сумлык грант
Проектны тормышка ашыруда чаралар планы
- Белем бирү оешмасының конкурентлыкка сәләтлелеген үстерү
2017-2018 | 2018-2019 | 2019-2020 | |
Оештыру чаралары Максат: теманың актуальлеген билгеләү, проблема буенча эшнен төп этапларын эшкәртү; куелган сораулар буенча эш формаларын хәл итү |
| Проблеманы теоретик ягын эзләү. Анализлау. Баш миен штурмлау. Эш тәҗрибәсе буенча материаллар туплау
| Проблема буенча эшкә нәтиҗә ясау. Ресурс үзәк эшен яктырткан методик кулланма эшләү. Сайт (мәктәп һәм район) өчен материаллар әзерләү |
Белем сыйфатын күтәрү Максат:Нәтиҗәлелеккә ирешү, сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү | 1.Мониторинг системасы аша нәтиҗәлеккә ирешү 2. ДЙА максатчан әзерлек 3.Профиль алды әзерлеге буенча профориентацион эшне оештыру( сыйныф сәгатьләре, сайлап алу курслары, экскурсия һ.б.) 3. Сәләтле балалар белән эш буенча индивидуаль план төзү 4. Дәрестән тыш эшчәнлек һәм телләр өйрәнүгә өстәмә сәгатьлoр аша милли мәгарифне үстерү 5. Мәктәпне милли рухта җиһазлау. 6. Милли телдә мәктәп атрибутикасын булдыру | 1. Башкарган эшләргә тулы анализ һәм яна уку елына проблеманы билгеләп, бурыч масатлар билгеләү. 2. ДЙА, мониторинг нәтиҗәләрен анализлау һәм киң җәмәгатьчелеккә бәян итү 3. Олимпиадага әзерлек клубы эшчәнлеген дәвам итү 4. Сәләтле балалар белән эш буенча индивидуаль план төзү 5. Дәрестән тыш эшчәнлек һәм телләр өйрәнүгә өстәмә сәгатьлoр аша милли мәгарифне үстерү 6. Мәктәпне милли рухта җиһазлау | 1. Башкарган эшләргә тулы чагыштырма анализ . Негатив һәм позитив якларны билгеләү 2. Олимпиадага әзерләү системасын дәвам итү 3. Профориентацион эш буенча укучылар әм ата- аналар белән берлектә конференция. 4. Дәрестән тыш эшчәнлек нәтиҗәләре буенча укучыларның фәнни- гамәли конференциясе |
2.2 Белем бирү процессына алдынгы педагогик тәҗрибә һәм технологияләрне кертү
2017-2018 | 2018-2019 | 2019-2020 | |
Оештыру чаралары Максат: теманың актуальлеген билгеләү, проблема буенча эшнен төп этапларын эшкәртү; куелган сораулар буенча эш формаларын хәл итү |
| Проблеманы теоретик ягын эзләү. Анализлау. Баш миен штурмлау. Эш тәҗрибәсе буенча материаллар туплау
| Проблема буенча эшкә нәтиҗә ясау. Ресурс үзәк эшен яктырткан методик кулланма эшләү. Сайт (мәктәп һәм район) өчен материаллар әзерләү |
Укыту- тәрбия процессына заманча технологияләрне кертү һәм аның нәтиҗәлелеге | 1.Теоретик семинар: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен модельләштерүдә заманча педагогик технологияләр” 2.Практик семинар (район күләмендә) “ Дәресләрдә инновацион технолияләр куллану- белем сыйфатын үстерүнең бер шарты”(район директорлары һәм урынбасарлары өчен( | 1.Филологлар өчен фәнни- гамәли конфереция: “Эзләнү методы һәм проект технологиясе нигезендә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру” 2. Методик бюллетень чыгару: -башлангыч укытучыларының МБ- “Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә уен методларын куллану технологиясе” -гуманитар цикл укытучыларының МБ: “ Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проблемалы укыту методларын куллану технологиясе” - класс җитәкчеләренең МБ – “Дәрестән тыш эшчәнлектә һәм класс сәгатьләрендә сәламәтлекне саклау технологиясе” 3. Матбугатка эш тәҗрибәсе белән уртаклашып мәкаләләр юллау | 1.Методик ярдәмлек эшләү: “Дәресләрне һәм дәрестән тыш чааларны модельләштерүдә заманча педаогик технологияләр”(дәрес эшкәртмәләре, дәреснен технологик картасы, сыйныф сәгатьләре)
“Заманча педагогик технологияләр- милли мәгарифне үстерүдә үзенчәлекле терәк”
“Эш тәҗрибәседә ныклы терәк булырлык заманча технология- белем сыйфатын күтүгә ярдәм ул” |
2.3.Педагогик кадрлар белән методик эш сыйфатын үстерү
2017-2018 | 2018-2019 | 2019-2020 | |
Оештыру чаралары Максат: теманың актуальлеген билгеләү, проблема буенча эшнен төп этапларын эшкәртү; куелган сораулар буенча эш формаларын хәл итү |
| Проблеманы теоретик ягын эзләү. Анализлау. Баш миен штурмлау. Эш тәҗрибәсе буенча материаллар туплау
| Проблема буенча эшкә нәтиҗә ясау. Ресурс үзәк эшен яктырткан методик кулланма эшләү. Сайт (мәктәп һәм район) өчен материаллар әзерләү |
МБ эшчәнлеге Максат: МБ эшчәнлеге аша педагогик осталыкларны камилләштерү | 1.“Ачык дәресләр көне1.“Ачык дәресләр көне”( Кушымта №1 график теркәлә)
”( Кушымта№1график теркәлә)
8.Теоретик семинар: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен модельләштерүдә заманча педагогик технологияләр” 9 .Практик семинар (район күләмендә) “ Дәресләрдә инновацион технолияләр куллану- белем сыйфатын үстерүнең бер шарты” | 1.“Ачык дәресләр көне”( Кушымта № 6 график теркәлә) 2Укытучыларның квалификациясен күтәрү (Кушымта №7)перспектив план теркәлә) 3Администрациянең дәресләргә керүе(Кушымта №8) 4.Курс әзерлегенен перспектив планы (Кушымта №9) 5.Грантларга катнашу 6.“Ел укытучысы”, “Сыйныф җитәкчесе”, “Авыл укытучысы” бәйгеләрендә катнашу. Мәктәп, район туры бәйгеләрен оештыру. 7.Грант нигезендә өстәмә белем алу курслары (Кушымта №10) ”( Кушымта№1график теркәлә) 8.Филологлар өчен фәнни- гамәли конфереция: “Эзләнү методы һәм проект технологиясе нигезендә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру” 9. Методик бюллетень чыгару: -башлангыч укытучыларының МБ- “Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә уен методларын куллану технологиясе” -гуманитар цикл укытучыларының МБ: “ Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проблемалы укыту методларын куллану технологиясе” - класс җитәкчеләренең МБ – “Дәрестән тыш эшчәнлектә һәм класс сәгатьләрендә сәламәтлекне саклау технологиясе” 10. Матбугатка эш тәҗрибәсе белән уртаклашып мәкаләләр юллау | 1.“Ачык дәресләр көне1.“Ачык дәресләр көне”( Кушымта№1график теркәлә) 2Укытучыларның квалификациясен күтәрү (Кушымта №2)перспектив план теркәлә) 2.Администрациянең дәресләргә керүе(Кушымта №3) 3.Курс әзерлегенен перспектив планы (Кушымта №4) 4.Грантларга катнашу 5.“Ел укытучысы”, “Сыйныф җитәкчесе”, “Авыл укытучысы” бәйгеләрендә катнашу. Мәктәп туры бәйгесен оештыру. 6.Грант нигезендә өстәмә белем алу курслары (Кушымта №5) ”( Кушымта№1график теркәлә) 7..Методик ярдәмлек эшләү: “Дәресләрне һәм дәрестән тыш чааларны модельләштерүдә заманча педаогик технологияләр”(дәрес эшкәртмәләре, дәреснен технологик картасы, сыйныф сәгатьләре) 8.Районара семинар: “Заманча педагогик технологияләр- милли мәгарифне үстерүдә үзенчәлекле терәк” 9.Түгәрәк өстәл: “Эш тәҗрибәседә ныклы терәк булырлык заманча технология- белем сыйфатын күтүгә ярдәм ул” |
2.4 Этномәдәни белем бирү проектларын тормышка ашыру
2017-2018 | 2018-2019 | 2019-2020 | |
Оештыру чаралары Максат: теманың актуальлеген билгеләү, проблема буенча эшнен төп этапларын эшкәртү; куелган сораулар буенча эш формаларын хәл итү |
| Проблеманы теоретик ягын эзләү. Анализлау. Баш миен штурмлау. Эш тәҗрибәсе буенча материаллар туплау
| Проблема буенча эшкә нәтиҗә ясау. Ресурс үзәк эшен яктырткан методик кулланма эшләү. Сайт (мәктәп һәм район) өчен материаллар әзерләү |
Туган телдә белем бирү оешмаларда этномәдәни үсеше Максаты: укучыларда милли үзаң, патриотик хисләр тәрбияләү |
|
| 1.“Музей эшчәнлеге” түгәрәгенең өченче елын тормышка ашыру 2. “Каз канаты” җыр һәм бию ансамбле эшчәнлегенең отчет концерты 3. Техник түгәрәкләр эшчәнлеген киңрәк җәелдерү: республика, Рәсәй бәйгеләренә чыгу |
2.5. Белем бирү процессын ресурс яктан тәэмин итү
2017-2018 | 2018-2019 | 2019-2020 | |
Оештыру чаралары Максат: теманың актуальлеген билгеләү, проблема буенча эшнен төп этапларын эшкәртү; куелган сораулар буенча эш формаларын хәл итү |
| Проблеманы теоретик ягын эзләү. Анализлау. Баш миен штурмлау. Эш тәҗрибәсе буенча материаллар туплау
| Проблема буенча эшкә нәтиҗә ясау. Ресурс үзәк эшен яктырткан методик кулланма эшләү. Сайт (мәктәп һәм район) өчен материаллар әзерләү |
Материаль- техник базаны үстерү Максат: милли мәгарифне тормышка ашыруда ФГОС таләпләре һәм программа материалы нигезендә финанс тәэмин ителешкә ирешү | 1.1000000 сум грантны максатчан рәвештә белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын үстерү юнәлешенә тоту. 2. Иганәчеләр һәм түләүле шартлар нигезендә мәктәпнең материаль – техник базасын ныгыту. 3. Кабинетларны СанПин һәм заманча таләпләрдән чыгып җиһазлау. 4. Максатчан юнәлештә чыгарылыш сыйныф укучыларын вузларга юллау. Үз кадрларыңны әзерләү 5. Мәктәп сайтын даими яңарту. 6.Социаль челтәрләрдә мәктәп битләре ачылды. Шуларны даими яңалыклар белән тулыландыру 7. ТР “100 яхшы мәктәп “ исеменә лаек булуга һәр елны ирешергә. 8. Укыту материаллары белән тәэмин итү |
Проектны тарату һәм тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр
Әлеге проектның продуктлары район белем бирү учреждениеләре өчен методик җыентыкта (диск, алдынгы тәҗрибә банкы ...) урнаштырыла ала. Шулай ук ресурс үзәк тарафыннан эшләнгән барлык материаллар дакызыксынучылар өчен интернет-сайтның ресурс үзәк битендә урнаштырылачак.
Кыенлыклар һәм аларны җиңү юллары
Проектны тормышка ашыруда килеп чыккан төп факторлардан түбәндәгеләрне күрсәтергә була:
Фактор | Җиңү юллары |
Җитәрлек финанслау булмау | Бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү |
Педагогларда түбән мотивация булу | Педагоглар эшчәнлегендә мотивларны мониторинглау аша өйрәнү һәм материаль булмаган стимуллар һәм ресурсларны актив куллану |
Кирәкле белгечләрнең җитмәве яки булмавы | Башка мәктәпләрдән белгечләрне җәлеп итү |
Укыту-методик кулланмаларның дефицитлыгы | Интернет ресурслардан файдалану, куллану |
Педагогларның җитәрлек методик әзерлеге булмау | Семинарлар, тренинглар үткәрү, белем күтәрә курсларында булу, модераторларны җәлеп итү |
Йомгаклау
Көтелгән нәтиҗәләр:
- Милли белем бирү системасының яңартылган структурасын төзү
- Системалы рәвештә һөнәри үсеш дәрәҗәсен булдырган фикердәш педагоглар коллективы булдыру
- Барлык белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучылар өчен күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгать булу күрсәткече үсеше
- Уңышлар һәм чишелмәгән проблемаларны күмәкләп ачыклау, анализлау;
- Ресурс үзәк белән хезмәттәшлек итүгә формалаштырылган мотивация
- Гомумкешелек кыйммәтләренә ориентлашкан, фән һәм белем бирүнең өстенлекләре белән тәэмин ителгән, милли телне, татар мәдәниятен, гуманитар- фәлсәфә тарихын тирәнтен үзләштергән шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелүе
- Дәүләт телләрен бертигез дәрәҗәдә өйрәнүгә шартлар тудыру.
- Милли мәдәни үсешенең төп факторы буларак милли телнен куллану базасын киңәйтү.
Әдәбият
I. Норматив-хокукый документлар
1.Россия Федерациясенен «Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный Закон от 29.12 2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации»)
2.Татарстан Республикасы «Мәгариф турында»гы Законы (Закон РТ «Об образовании» №68- ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8)
3. .«2014-2020 нче елларга Татарсан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы», 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар;
4. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”
5. Татарсан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе (2015-2030 нчы еллар)
6. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты
II
1. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан:Татар кит.нәшр., 1995.
2. Гизатуллина Н. М. Народные традиции и формирование национального самосознания школьников. - Казань, 2004.
3. Шәймәрдәнов Р.Х. Татар милли педагогикасы / Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан : Мәгариф, 2007. 245 Б.