Тәрбия эше материаллары
Мәктәптә үткән һәр көн,һәр дәрес укытучының балаларга бүләге булсын!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
"Тәрбия бирү концепциясе" авторлык программасы | 2.63 МБ |
"Үз йолдызыңны кабыз!" уен - программасы | 277.28 КБ |
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Максаты: укучыларымның үсештә һәм тәрбиядә тайпылышларын
кисәтү .
Программаның әһәмияте :
Югарыда билгеләнгән максаттан чыгып , мин баланың мәктәптә белем алу елларында диагностика нәтиҗәләрен теркәп барам . Бу исә миңа класс белән эшләү юлларын һәм юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итә .
Моннан тыш ,һәр бала турындагы мәгълүматлар махсус картага язылып барыла (портфолио ). Анда укучының тәрбиялелек дәрәҗәсенең үсеше яки түбән төшүе график юл белән чагылдырыла .
Мәгълүм ки , әхлакый белем һәм тәрбия үзеннән –үзе генә беркайчан да үзенең максатына ирешми . Балаларны тәртип кагыйдәләренә өйрәткәндә генә тәрбиялелекнең югары дәрәҗәсенә ирешергә мөмкин . Шуңа күрә класста “Үз йолдызыңны тап !”программасын төзедек .Ул уен рәвешендә алып барыла .
Программаның девизы :” Укучы үзен белсен ,
тапсын ,аңласын һәм бәя бирсен “
Шушы девизга нигезләнеп һәр укучының юл күрсәтүче йолдызы –
ориентиры бар . Ул үз эченә укучылар өчен иң кирәкле тормыш тәҗрибәсен һәм белем – күнекмәләрне туплаган .Йолдызыбыз 4 юнәлеш буенча хәрәкәт итә :
- кешеләргә һәм ярдәмгә мохтаҗларга мөнәсәбәтем ;
- әйләнә -тирәгә мөнәсәбәтем ;
- үз –үземә мөнәсәбәтем ;
- эшлекле мөнәсәбәт .
“Үз йолдызыңны тап !”программасы айга бер мәртәбә нәтиҗә чыгара. Һәрбер укучыга 4 юнәлеш буенча үзе , иптәше һәм класс җитәкчесе йолдызчыклар тарата һәм ул фикерләр чагыштырыла . Тупланган йолдызчыклар буенча класста аукцион уздырыла .
Йолдызчыкларның да төрлесе бар :
- зәңгәр йолдыз “Гел шулай бул !” – ди ;
- сары йолдыз “Дөрес юл сайла !” – ди ;
- кызыл йолдыз “Тартыл !” –димәк , аңа иптәшенең ярдәме кирәк , шул
вакытта гына ул классташларыннан артта калмаячак дигәнне аңлата .
Бу программа буенча эшләү миңа да ,балаларга да бик кызыклы .Икенче төрле әйтсәк , диагностиканы уен әвешендә алып бару да укучыда әхлакый кыйммәтләр формалаштырырга кирәклегенә төшенергә булыша ,үзидарәне үстерүнең дә нәтиҗәле формасы булып тора .
Сабыйлар һәрчак елмайсын !Аларга бәхетле тормыш бүләк итик !
Һәркемнең үз шатлыгы , һәркемнең – кояшлы иртәсе , һәркайсы алдында озын тормыш булсын .