Дәрес эшкәртмәләре
Үз тәҗрибәгездә кулланырсыз дип ышанып калам,хөрмәтле коллегалар!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
7 нче сыйныф өчен татар әдәбияты һәм инглиз теле белән интеграль дәрес | 224.32 КБ |
Фәнни-эзләнү эшенә әзерләнү дәресе."Без яшибез җирдә бер туып..." | 980.08 КБ |
Предварительный просмотр:
7 нче сыйныф өчен татар әдәбияты һәм инглиз теле белән интеграль дәрес
Тема: Аналарга дан җырлыйк без,
Аналарны гел зурлыйк без.
Заһирә Гомәрова
Максат: 1. Укучыларны иҗади эзләнүгә тарту.
2. Әдәби әсәр укуга кызыксыну уяту.
3. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә сурәтләнгән Ана образлары
аша аналарга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
4. Укучыларда татар әдәбиятына, инглиз теленә мәхәббәт, тормышка оптимистик караш тәрбияләү, татар , инглиз телләрендә үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтергә өйрәтү.
Төре: Проект яклау дәресе
Эпиграфлар: Аналарга дан җырлыйк без,
Аналарны гел зурлыйк без.
Беркайчан да ялгызлыкта,
Ятимлектә калдырмыйк без,
Сөекле Аналарны!
Заһирә Гомәрова
“The heart of a mother is a deep abyss at the bottom of which you will always find forgiveness” (Honore’de Balzac).
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
- Хәерле көн, кадерле укучылар, килгән кунаклар!
- Good morning, dear guests!
- Хәерле көн! Good morning!( татар һәм инглиз телләрендә)
- Today we have unusual lesson English and Tatar Literature together. And today we speak about our attitude to our mothers.
Татар теле укытучысы.
- Аналар, аналар- кояшлы һавалар,
Колачлы дәрьялар.
Аналар-күңел яраларына
Шифалар – дәвалар.
Инглиз теле укытучысы.
- My mother.
- Who said “Good night”,
When I was a child/
My mother.
Who dressed my dolls in clothes so gay
And showed me often how to play?
My mother.
Who ran to help me when I fell
And who could funny stories tell?
My mother.
Who sits at my head when I am in bed?
My mother.
Who is so nice, who is so kind,
Another so dear you’ll never find?
My mother. - Укучылар, сез тыңлап киткән шигырь юллары кемнәргә багышлана?
- Татар һәм инглиз телләрендә сөйләнелгән шигырь юлларында сүз безнең өчен иң кадерле, иң изге кешеләр – Әниләребез турында.
- Иң изге кешең - әни икән
Ул синең өчен генә яши икән.
Тик шуны син аңлап җиткермисең
- Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм, – дип язды үзенең шигырендә Сәйфи Кудаш.
- Әйе, менә шундый үкенечле хәлдә калмаслык итеп, әниләрне кадерләп, хөрмәтләп ничек яшәргә? Шушы сорауларга бүгенге дәресебездә җавап табарбыз.
- Инглиз теле укытучысы. I agree with you. “Of all the gifts that life has to offer, a loving mother is the greatest of them”. We should take care of our mums and grannies. Today you will make a report what you did during last lessons. We will speak about your mums and about our attitude to them. Mother is the most important person in our live, isn’t she? Do you love your mother?
- Yes, I love my mother. She is the most important person for me.
- Димәк, укучылар, бүгенге дәресебезгә нинди максат куярбыз?
- Бүгенге дәресебезнең максаты – татар һәм инглиз әдәбиятларында сурәтләнгән Ана образы аша әниләребезгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү; шушы юнәлештә үзебез эшләгән проект нәтиҗәләре белән танышу.
II.Төп өлеш.
- Татар теле укытучысы. Безнең укучыларыбыз бу дәрескә әзерләнү барышында күп эзләнделәр, татар һәм инглиз әдәбиятындагы әсәрләрне өйрәнделәр, үзара тест һәм анкеталар уздырдылар һәм Ана образының бөеклеген тагын бер кат расладылар. Ә хәзер укучыларның үзләренә сүзне бирик.
1 укучы.
- Укытучыларыбыз проектның темасын игълан иткәч, мин үзалдыма шундый сораулар куйдым: яшьтәшләрем барысы да туган йортның кадерен беләләр микән, әти-әниебезне, туганнарыбызны яратабыз микән? Гаиләдә иң кадерле кешебез кем? Үз гаиләгезне дус дип саныйсызмы? Гаиләгездә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгамы? Эзләнү объекты итеп 7 нче а,б,в сыйныфларын алдым һәм сораулар нигезендә анкета уздырдым. Әлбәттә, җаваплар төрле иде.
Нәтиҗәләргә игътибар итсәк, безнең гаиләләрдә иң беренче урында, әлбәттә инде, әти һәм әни тора. Әниләр үзләренең сабыр, ягымлы, тәмле телле булулары белән әтиләргә караганда аз гына өстенрәк булып чыктылар. Ләкин бу әби – бабайларны, бертуганнарны яратмау дигән сүз түгел. Күпчелек гаиләләрдә яшьтәшләрем якыннарын хөрмәт итә, үзара дус, тату яшиләр, гаиләләренең аерым традицияләре бар, түгәрәк өстәл артында еш очрашалар, бергә бәйрәмнәр уздыралар. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда да матур гына чишү юлларын эзлиләр.
Димәк, без яшәгән гаиләләрдә тынычлык, дуслык, ярату хөкем сөрә.
Саннарга күз салсак, 92% укучылар әти – әниләрен, гаиләләрен яраталар; ә, кызганычка каршы, 8% укучылар арасында әти – әниләренә, туганнарына карата тискәре мөнәсәбәт яши икән. Безнең бурыч – яшьтәшләребезгә ярдәм итү, әти –әниләребезнең дөньяда иң кирәкле, иң кадерле затлар икәнен аңлату.
- Укучылар, без бу төркем укучыларга ничек ярдәм итә алабыз соң?
- Әниләребезгә мәхәббәт хисләре уятырлык әдәби әсәрләр укырга киңәш итәм.
- Газета – журнал битләрендә әниләребезгә багышланган мәкаләләр, очерклар, хикәяләр белән танышып барырга кирәк. Аларның һәрберсендә тормыш чынбарлыгы чагыла, Аналарга дан җырлана.
- Әниләрнең бөеклеген әдәби әсәр битләрендә генә түгел, музыка һәм сынлы сәнгать аша да бөеклеген раслап була, минемчә.
- Әйе, укучылар, барыгызның фикерегез белән дә килешәм. Барыбыз да шушы киңәшләр тупланмасын үзебезгә үрнәк итеп алыйк һәм проект нәтиҗәләре белән танышуны дәвам итик.
- 2 укучы. Мин эзләнү объекты итеп “Арча хәбәрләре” һәм “Сабантуй” газетасын алдым. Doing the project we looked through the pages of our local newspaper “ Archa habarlare” and the children’s newspaper “Sabantuy”. We counted articles, poems, stories about mums, grannies, female leaders. According to our statistics we found 21 articles about women, 1 poem and 19 congratulations on the pages of local newspaper and 2 stories, 19 poems, 1 article and 1 drama on the pages of children’s newspaper. In conclusion we would like to say that we should write more often about our mother’s in our local and republic newspapers.
- Татар теле укытучысы. Данилнең чыгышыннан күренгәнчә, газета – журнал битләрендә укучыларыбыз тарафыннан әниләребезгә багышлап язылган шигырьләр, мәкаләләр саны бик күп түгел икән. Бу укучыларыбыз иҗат итми дигән сүз түгел, ә бары тик вакытында матбугат битләренә бастырып барырга кирәк. ( Раил кул күтәрә һәм урыннан гына сөйли)
- Без иҗат белән кызыксынып, мәктәптә даими рәвештә чыгып килә торган “Җилкән” газетасына үзебезнең язмаларыбызны бастырып торабыз. Март ае газетасы кадерле әниләребезгә багышланды. Без аны сезгә дә тәкъдим итәбез.( газеталарны өләшеп чыга)
- Рәхмәт, Раил.
3 укучы.
- Мин сезне март ае газетасында басылып чыккан «Минем әнием» дигән сочинением белән таныштырасым килә. I would like to tell you about my mother.
Her name is ____________. She was born in _________. My mother graduated from ______________________. She works as a __________ but now she looks after my younger sister. She is only one year old. In spite of all the troubles with my sister she always manages to do everything: to tidy our house, cook delicious dinner and she always has time for talking to me. My mother is kind, loving, attractive and caring. She can give me a piece of advice and help at any time. It feels cosy and cordial next to her. My mother is a good housewife. She teaches me how to sew, knit and bake pies. I missed her when I was staying with my grandfather and grandmother. I can’t live without her. She is the dearest person in my life. When I grow up I want to be like her.
- 4 укучы. Дәрескә әзерләнү барышында мин “Әниемә теләкләр” дигән видеоролик төшердем. Сезгә шул эшемне тәкъдим итәм. (Видеоролик карау)
5 укучы. Проектның темасы белән танышкач, татар язучыларының әниләре белән кызыксындым һәм әниләре белән төшкән фотосурәтләреннән фотогалерея төзедем. Сезгә шул эшемне тәкъдим итәм. (Халык шагыйре Мостай Кәрим әнисе Вазыйфа апа белән, шагыйрь Муса Җәлил әнисе Рәхимә апа белән, халык шагыйре Илдар Юзеев әнисе Шәкүрә апа белән, халык шагыйре Фәнис Яруллин әнисе Бибигафифә апа белән, шагыйрь Роберт Миңнуллин әнисе Гөлҗәүһәр апа белән). Сүземне Роберт Миңнуллинның “Шагыйрьләрнең газиз аналары”дигән шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Шагыйрьләрнең газиз аналары,
Нишләр иде Шигырь сездән башка?
Шигырь туа алыр иде микән
Сез өйрәткән Бөек Сүздән башка?
Сездән иңә илаһилык нуры,
Сездән килә шигырь ялкыннары.
Сезнең күңелегез аша уза
Шигъриятнең җәүһәр-алтыннары.
Сездән күчкән моңны түкми-чәчми
Шигырь итә шагыйрь улларыгыз.
Үзегез дә шагыйрь зат сез, гәрчә
Каләм тотмаса да кулларыгыз.
Нинди уллар бүләк иткәнсез бит
Шигърияткә-Шигырь Иленә сез!
Үзегез дә җырга лаеклы сез,
Үзегез дә җырга әйләнәсез!
Сез күптәннән шигырь, җыр һәм дастан,
Җаныгызда – шагыйрь яралары...
Шигъриятнең үзе шикелле үк
Илаһи сез, шагыйрь аналары.
Татар теле укытучысы.
- Бүгенге дәресебезгә, укучылар, лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Галиуллина Зиләне чакырдык. Зилә соңгы елларда иҗат эше белән шөгыльләнә һәм бүгенге көндә аның нәтиҗәләре дә шактый сөендерерлек. Ул район, республика күләмендә үткәрелгән чараларда күп кенә призлы урыннарга ия, Гариф Ахунов исемендәге премия лауреаты. Хәзер сүзне Зиләгә бирик, аның сезгә әйтәсе сүзләре бар.
(Зиләнең чыгышы)
Татар теле укытучысы.
- Чыннан да, дөньяның атаклы галимнәре, талантлы шагыйрьләре, батырлары тарихта аналары белән киләләр. Андый Аналар белән замандашлары горурланалар. Исемнәре мәңге үлмәс Мусалар, Газинурларны тудырган әниләр экраннарда, сәнгатьтә, халкыбызның күңелендә мәңге яши. Проект нәтиҗәләре белән танышуны дәвам итеп сүзне Алинәгә бирик.
6 укучы.
- Безнең өчен гаилә җылысы бик мөһим. Ә ул җылыны булдыручы кеше-әти белән әни. Гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр саклансын өчен бөек галимебез Риза Фәхретдиннең балалар һәм ата-аналар өчен язылган “Тормыш кагыйдәләре” бар. Шуларның кайберләре белән танышып китәрбез. (Карточкалар таратыла)
- 1. Әти-әни сөйләгәндә, балалар игьтибар белән тыңларга, аларны бүлдермәскә һәм бәхәсләшмәскә тиешләр.
- 2. Балалар ата-анага зыян салмаска тиешләр.Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала.
- 3. Бала ата-ана белән итагәтьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.
- Дөрес, әти – әниләргә карата хөрмәт, мәхәббәт хисе гаиләдә салына, ә мәктәптә, дәресләрдә эш ничегрәк тора икән дигән сорау кызыксындырды мине. Шушы сорауга җавап табар өчен мин әдәбият дәресләрендә Әниләребезгә багышланган әсәрләрне искә төшерергә уйладым. Саннары бик күп булмаса да, ел саен өйрәнгәнбез без аларны. Бик күп язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә Ана образын чагылдыралар. Мәсәлән, 5 нче сыйныфта М.Җәлилнең “Ана бәйрәме”; 6 нчы сыйныф – Роберт Миңнуллинның “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем!” шигырьләре; 7 нче сыйныф – Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыяте”, Хсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрләре кемнәрдә генә әниләребезгә карата соклану, ярату хисләре уятмый икән!?
Әлифба дәреслегендә үк укып өйрәнгән шигырь юллары искә төшә:
“Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга, - дип яза шагыйрәбез З.Туфайлова.
Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул!
Татар теле укытучысы.
- Безнең татар һәм инглиз әдәбиятында да әниләребезгә багышланган матур әсәрләребез бихисап.
Инглиз теле укытучысы.
- I would like to tell you about my favorite English tale written by English writer Oscar Wilde. It is named “The Star-Child”. This tale is about one boy. He was lost by his mother when he was a child.
- Мин сезгә инглиз язучысы Оскарның “Йолдызлы малай” әсәре турында сөйлисем килә.
Once the poor woodcutter found him in the forest. Passed ten years. The boy became very beautiful. But his beauty didn't make him kind. Absolutely on the contrary, the boy grew proud and cruel. Even the mother who for many years looked for him and consequently was in rags of the beggar, he pushed away and offended. He received punishment for this cruelty — became the ugly. But the destiny gave him chance to correct mistakes. To find mother and to implore at it for forgiveness he went to a difficult and long way. Having brought up in his kindness and responsiveness, he found his mother. And the beauty was returned to him.
Татар теле укытучысы.
- Җир йөзендә күп әниләр яши. Алар арасында бик бәхетлеләре дә бар, бәхетсезләре дә бар. Аларның тормышын безнең әдәбиятта бик күп язучыларыбыз иҗат итәләр. Ләкин алар арасында берсе аерылып тора. Ул – Ә. Еники. Ә.Еники – чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Ә.Еникинең әле яңа гына укып чыккан “Әйтелмәгән васыять” әсәре турында Раупова Гөлназ сөйләр.
7 нче укучы.
- Мин Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендәге Акъәби образына сокланам һәм аның турында сөйләргә телим.
- Хикәянең төп герое — Акъәби. Гомере буе пакь күңелле, намуслы, саф җанлы булган ул. Авылыннан, туган җиреннән аерылмаган, хезмәт белән көн күргән, мал-туар, кош-корт асраган, ире белән балаларын тәрбияләгән, аларга югары белем бирә алган. Менә хәзер балалары кайсы кая таралып, заманча яшәп, зур җирләрдә эшләп, шәһәр кешеләре булып беткәннәр. Алар буыннарны ялгап торган җепне югалтканнар, авылга да бик сирәк кайталар, аналарының авылын сагынуын да, аның теләген дә, сагышын да аңламыйлар.
- Бер яктан карасаң, аларны да аңлап була кебек: алар — эш кешеләре, вакытлары тар. Әниләрен бөтенләй ташладылар дип тә әйтеп булмый: алар бит Акъәбине шәһәргә алып килеп, аерым бүлмә биреп, тәрбияләп торалар. Әмма ул балаларда аналарына карата игътибарлылык җитеп бетми: алар аналары белән бер утырып сөйләшергә вакыт тапмыйлар, аның соңгы сүзләрен, соңгы васыятен тыңламыйлар. Ә үләр чагы җиткәч, Акъәбине шифаханәгә илтеп салалар. Күзе йомылгач, өйләренә алып кайтып мәшәкатьләнмиләр. Әбине, кәфенләп тә тормыйча, мөселман гореф-гадәтләрен бозып җирлиләр.
- Җиргә килеп, гомер чигеп, кешеләргә гел изгелек кылып, авылдашларының күңелендә һаман яшәгән Акъәбидән нәрсә калды соң? Үзенең истәлеге булыр дип, гаилә ядкәре итеп сакларлар дип, сандыгына җыйган «байлыгы»: чулпылары, хәситәләре, муенса-беләзекләре, үз кулы белән суккан кызыл башлы сөлгеләре, хәтфә камзулы, иренең камчысы... Тик бу ядкәрләр берәүне дә кызыктырмый: улы Суфиянны да, кызы Гөлбикәне дә, урыс килене Мария Васильевнаны да, бер кәлимә башкорт сүзе белмәгән оныкларын да. Ананың күңел җылысын салып эшләгән бу соңгы истәлекләре театр гардеробына илтеп тапшырыла.
Рухи байлык, үткәннәр, үлгәннәр өчен кирәкми, исәннәр, бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Бу гади генә авыл карчыгы киләчәк буыннар тормышын мәгънәле, матур итеп күрергә тели. Аның мондый язмышка дучар ителүе бик кызганыч.
Ә.Еникинең Акъәбие минем өчен мәңге аклык, сафлык, үрнәк образ булып кала.
Халкымны сөям мин, аның үткән данлы тарихы белән горурланам, ак әбиләр алдында баш иям.
Татар теле укытучысы.
- Укучылар, әйдәгез, һәрчак әниләргә мәрхәмәтле булыйк, аларны рәнҗетүдән сакланыйк.
Физкультминутка. Күзләрне ял иттерик!
Татар теле укытучысы.
- Белгәнегезчә, 2012 нче ел – Татарстанда тарихи – мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Бу ел татар халкының милләт буларак оешуына, зур тарихи вакыйгаларның юбилейларына бай.
Инглиз теле укытучысы.
8 нче укучы.
- Now we’ll see how different artists all over the world have described mothers. Here you can see the world-famous pictures:
Many well-known artists drew an image of mother in their works. We found many works of artists and we want you to look at them. How many love and tenderness in them. We would like to stop in pictures of our known Tatar artist Baky Urmanche. This year we celebrated his 100 years’ birthday. Among his works the big place is occupied by pictures on which the Tatar women are drawing. Let's look at them together. Works of artists help us to understand all beauty and kindness of women.
Татар теле укытучысы.
- Сәнгатьтә дә аналар образына зур урын бирелә. Безнең рәссамнарыбыз нинди матур портретлар һәм сурәтләр иҗат иткәннәр. Мәсәлән: Х.Якупов, Б.Урманче, Тавил һәм Нияз Хаҗиәхмәтовлар, Лотфулла Фәттахов һ.б. рәссамнарыбызның иҗат эшләре сокландырырлык. Рәссамнар да аналарның зирәклегенә аларның матурлыгына, батырлыгына дан җырлыйлар.
- Раил, синең эшең белән танышыйк.
9 нчы укучы.
- Татар халкы үзенең бөек тарихын, батырлыгын, шул тарихка үз өлешләрен керткән шәхесләребезне мәңгеләштерү максатыннан, мин Ана һәйкәлләре турында сөйләргә телим.
- Татарстаннан ерак Латвия җирендә яшел бакчалары, нәфис фонтаннары, готика стилендә эшләнгән сарайлары, тарихи йортлары белән дан тоткан Лудза шәһәре бар. Менә шул шәһәрнең үзәгендә таштан эшләнгән мәһабәт һәйкәл тора. Кулына эре яфраклы лавр тоткан, башын бераз ия төшкән, үзенең батырларча һәлак булган балаларын искә алучы Ватан-ана һәйкәле бу. Ул иңенә кара плащ салган, башына да кара калфак кигән, кайгылы хәлдә уйланып басып тора. Чәчләре, тузгып, көлтә-көлтә салынып төшкән. Ул күз төбәгән урында дистәгә якын батыр сугышчы мәңгегә күзләрен йомган. Бу сигез баһадирның барысы да — Советлар Союзы Герое. Аларның исемнәре мәрмәр ташына алтын хәрефләр белән язылган. Алар дошманга каршы ике тәүлек буе батырларча сугышып, бер адым да артка чигенмичә, туган ил, Ватан өчен һәлак булалар. Латыш авылы Сунуплява янындагы биеклеккә батырларның гәүдәләре күмелгән, бу урынга гранит таш куелган. 1963 нче елда геройларның гәүдәләре Лудза шәһәренә күчерелә. Шәһәр уртасындагы бакчада каберләр өстенә зур һәйкәл — латыш хатын-кызы сыны ясала һәм аның алдына мәрмәр таш куела.
Татар теле укытучысы.
- Әйе, укучылар, кемнәргә генә һәйкәл куелмады соңгы елларда. Татар Анасына багышланган иң беренче һәйкәл-Мамадышның Хәтер паркында Бөек Ватан сугышында 8 улын югалткан, Урта Кирмән авылының иң сабыр, иң түзем кешесе Фатыйма Әхмәдиева хөрмәтенә куела.
Казанның Җиңү паркындагы һәм Апас районындагы Ана һәйкәлләре Татарстаныбыздагы барлык Хатын-кызларыбызга, бөек Аналарга мәдхия йөзеннән салындылар.
Волгоградттагы кулына кылыч тоткан батырлык символына әйләнгән мәһабәт Ана һәйкәленә кем генә сокланмый икән!?
10 нчы укучы.
Газиз әнкәйләрнең һәрберсенең
Исемнәрен ташка нык уеп,
Кулдан килсә әгәр, бронзадан
Һәйкәл куяр идем мин коеп.
Һәйкәл кояр идем, куяр идем
Авылыбызның иң-иң түренә.
Матур көннәремдә, кайгы барда
Килер өчен һәрчак бирегә.
Килер идем һәрчак мин алардан,
Яшәү көче җирдә алырга.
Тынычлыкны яклап, җир шарында
Мәхәббәткә тугры калырга.
Газиз әнкәйләрнең һәрберсенең
Исемнәрен ташка нык уеп,
Һәрберсенә кызгылт бронзадан
Һәйкәл куяр идем мин коеп!
Җыр
I Love You Mommy Mother's Day children song lyrics:
Mommy, mommy
I love you mommy
This is your special day
Flowers and presents
And breakfast in bed
Whatever you wish for
I'll give you instead
Mommy, mommy
I love you mommy
No chores for you today
Bear hugs and kisses
To show how I feel
I love you mommy dear
Baking, cooking
Washing and working
Making our house a home
Always helping
Care for my well being
I never feel alone
Mommy, mommy
I love you mommy
In all your special ways
So on every second
Sunday in May
We'll celebrate
Mother's Day
III.Йомгаклау.
- Татар теле укытучысы.
- Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсеннәр иде.
- Бүгенге дәресебезгә нинди нәтиҗә ясарбыз?
- Әнине рәнҗетүдән саклан.
- We should take care of our mothers.
- Бөтен көчеңне куеп, әниләрнең таянычы һәм терәге бул.
- We shouldn t speak rude with our mums.
- Әниең исән чакта кадерен бел.Бөтен яклап хөрмәт күрсәт, ярдәм ит, рәнҗетә күрмә.
Татар теле укытучысы.
Аналарга дан җырлыйк без,
Аналарны гел зурлыйк без.
Беркайчан да ялгызлыкта,
Ятимлектә калдырмыйк без,
Сөекле Аналарны!
Ә балаларга шуны телим: сез әти-әниләрегезне куандырып, игелекле, шәфкатьле булып үсәргә бурычлы, чөнки киләчәктә аларның ышанычы, таянычы сез.
Инглиз теле укытучысы.
At the end of our lesson let’s sing a song about mothers.
- Эксперт комиссиясе чыгышы. ( укучыларның чыгышы бәяләнә)
IV.Өйгә эш.
“Минем әнием – бердәнберем” дигән темага инша язарга.
Предварительный просмотр:
Тема: Без яшибез җирдә бер туып ( фәнни – эзләнү эшенә әзерләнү дәресе)
Нигъмәтуллина Ләйсән Сәүбәновна Арча районы Яңа Кенәр лицееның югары категорияле укытучысы
Максат: укучыларны якташ язучыларыбыз Рафаил Төхфәтуллин һәм Мостафа Ногманнарның тормышлары һәм иҗатлары белән киңрәк таныштыру; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү; әдәби китап укуга кызыксыну уяту; әдипләребезнең иҗатлары аша, туган якны, аның табигатен, кешеләрен ихтирам итү хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: язучыларның портреты, китап күргәзмәсе, дәрес тормыш юлын һәм иҗатларын чагылдырган презентация белән үрелеп барыла.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
II. Төп өлеш.
Слайд 1
1 нче укытучының кереш сүзе:
Авылымның җаны, үткәне...
Уйлыйм, уйлыйм, үткәннәрне уйлыйм,
Киләчәкне уйлыйм еш кына.
Беләм юкса, матур уй-хыяллар
Күктән очып киткән кош кына.
Күктә очкан коштан эзләр калмый,
Башта туган уйдан эз кала.
Һәрбер уй ул йөрәк аша уза,
Һәм йөзләргә тирән эз сала.
( Ф. Яруллин "Уйлыйм” )
Чыннан да, Арча ягы мәгърифәтчеләр, галимнәр, язучылар, шагыйрьләр һәм башка бөек шәхесләргә бай як. Ул үзенең бай тарихы, Тукайлары, Бәширләре, Ахуннары белән дан казанган төбәк. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә без ни өчен соң безнең як мәгърифәтчеләргә, язучыларга һәм башка бөек шәхесләргә бай булган дигән сорауга җавап эзли башладык. Һәм бу сорау безне эзләнүле эшне башлап җибәрүгә этәрде.
Бу эшне башкару өчен без үзалдыбызга максат куйдык: туган ягыбыз язучыларының иҗади эшчәнлекләрен өйрәнү һәм аларның безнең тормыштагы ролен ачыклау.
Слайд 2
Шундый шәхесләрнең берсе итеп якташыбыз, күренекле әдибебез, халык яратып укыган бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы, оста каләм иясе, нечкә күңелле язучыбыз Рафаил ага Төхфәтуллинны санасак дөрес булыр дип уйладык. Аны “Әдәбият дөньясының бер баскычы “дип атасак та ялгышмабыз.
Бу максатны тормышка ашырыр өчен, кат-кат аның әсәрләренә әйләнеп кайттык, Рафаил аганы белгән, аның белән аралашып яшәгән авылдашларыбыз белән очраштык, китапханәчеләребез үзләрендә тупланган бай материаллары белән безгә ярдәм иттеләр. Мәктәп музееның бер өлешенә якташ язучыбыз истәлегенә “Туган җир җылысын тоеп...”дип исемләнгән стенд эшләп куйдык. Бик зур ярдәмне безгә хәзерге вакытта авылыбызның тернәкләндерү үзәгендә баш табиб булып эшләүче Ирек Исхакович күрсәтте. Ул безне Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм абый белән аралашу бәхетенә ирештерде. Ә Рөстәм Рафаилевич безне якташ язучыбызның искиткеч бай иҗаты, истәлекләре, дөнья күрә алмый калган әсәрләре белән, күренекле язучыларыбыз Фәнис Яруллин, Мәхмүд Хөсәен, Гариф Ахунов һәм башка бик күп язучыларыбызның язышкан хатлары белән таныштырды.
Истәлекләр белән танышкан саен, язучы турында күбрәк беләсебез, аның иҗади эшчәнлеге белән якыннанрак танышасыбыз килде һәм без аның турында материаллар туплый башладык. Безне иң кызыксындырганы - аның бай иҗаты.
1нче укучы: РафаилТөхфәтуллин – татар әдәбиятында үз эзен калдырган, истә калырлык үз геройларын тудырган талантлы каләм ияләренең берсе. Ул – авыл язучысы һәм туган җирдән беркайчан да аерылып тормаган шәхес.
Рафаил Төхфәтуллин гәрчә безнең авылда тумаса да, без аны үзебезнең авылдашка саныйбыз. Чөнки аның бала – чагы һәм яшьлеге безнең авыл белән бәйләнгән. Әйдәгез, аның тормышы һәм иҗат юлы белән якыннанрак танышып узыйк.
Слайд 3
2 нче укучы:Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин 1924 елның 1 январенда Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә туган. “Укытучы әтиемне ул елларда бик еш яңа мәктәпкә билгелиләр иде. Шунлыктан минем бала чагым хәзерге Арча районының Яңа Иябаш, Күлле Киме, Кышкар, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр hәм, ниhаять, Яңа Кенәр авылларында үтте. Балачактан ук әдәбиятка гашыйк булдым. Яңа Кенәрдән мин 16 яшемдә чемоданыма Тукай, Такташ, Ш.Камал томнарын hәм “Русча-татарча сүзлек” салып, Горловка шәhәрендәге /Донбасс/ ФЗО мәктәбенә чыгып киттем,” – дип яза ул “МИНЕМ ҖАНЫМ КИТАПЛАРЫМДА” дигән автобиографик әсәрендә. Үзенең бала чагын ул “Җиләкле аланнар” дип аталган автобиографик повестенда бик матур итеп сурәтли. Повесть сигез Европа иле телләренә тәрҗемә ителә. Аның элек беркайда да басылмаган “Дүртенче алан” дигән өлешен кулъязма рәвешендә улы Рөстәм Төхфәтуллин әтисенең архивыннан табып ала һәм “Әлмәт таңнары “ газетасының 2011 нче елның 15 июль санында басылып та чыга. “Дүртенче алан”дагы вакыйгалар безнең Яңа Кенәр авылында бара.
Слайд 4
3 нче укучы:“Без тагын күчендек. Бу юлы әтине район үзәге булган Яңа Кенәр авылындагы урта мәктәпкә укытучы итеп билгеләделәр.
Олы Мәңгәрнең дусларымнан аерылу бик ягымсу булса да, мин Яңа Кенәргә тиз ияләндем. Беренчедән, мондый күченүләр безгә әллә ни кыен түгел, икенчедән, ни генә әйтмә, район үзәгендә яшәү шактый кызыклырак, күңеллерәк булып чыкты. Аның район оешмалары, клубы, мәктәбе, кибетләре урнашкан, ике яклап такталы тротуар сузылган төбәге шәhәр урамына тартыла: озын-озын трубалары, гудоклары булмаса да, авыз тутырып “завод” дип төртелгән май заводы, кирпич заводы бар биредә, пищепром дигәнендә бик тәмле прәнник пешерәләр, промкомбинат дигәнендә арба-чана, урындык-өстәл ясыйлар – болар шәhәргә тартымлыкны тагын да көчәйтеп җибәрә.
Шулай да, күңелгә аеруча утырганы, әлеге дә баягы, китапханә булуы. Мондагы китап байлыгы, мин сиңа әйтим, Кышкардагы кебек, бер шкафка, Мәңгәрдәге кебек, ике-өч шкафка гына сыеп бетмәслек! Бөтен бер як стена, идәннән – түшәмгә кадәр китап киштәләреннән тора монда; өске киштәләргә
күчмә баскычтан менеп кенә буең җитәрлек.
Аннары әле киносы да монда, Мәңгәрдәге кебек, ике-өч айга бер генә күрсәтеп китмиләр, механиклар үзендә, көн саен диярлек булып тора монда кино. Әнә шул бай китапханә, көн саен диярлек була торган кино да миңа биредә яңа дуслар табып бирде,”-дип яза ул “Җиләкле аланнар”ның дүрттенче аланында.
Укытучы: Әйе, үз авылың кешеләре, урамнары, табигате турында язылган юлларны укыгач, туган ягын белән тагын да горурланасың, язучыга тагын да хөрмәтең арта, иҗаты белән тагы да кызыксына башлыйсың.
Язучының күпчелек әсәрләре сугыш һәм сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган.
Слайд 5
4 нче укучы:“1942 нче елның августында Армиягә алындым. Донбасстан кайтканнан бирле авыл һәркөн диярлек улларын-кызларын сугышка озата, бу инде гадәти хәл кебек иде. Шулай да безне, унҗиде яшьлекләрне, авыл бик зурлап озатты. Колхозның иң яхшы атларын җиктек, дугаларга җиз кыңгыраулар, шлеяләрдә шәлдерләр чыңлый, тәртә башларында чиккән яулыклар җилферди. Тальянга кушылып җырлый-җырлый урамнар әйләндек.” (“Яшьтәшләрем-замандашларым язмышы” әсәреннән өзек)
“1944 нче елның октябрь ае иде. З-Прибалтийский сугышы. Безнең артиллерия полкы Латвиянең башкаласы Рига шәһәре өчен сугышларда үзенең дәһшәтле уты белән катнашты... Шушы ук көнне мин үзем дә каты яралангангамы, бу көн минем хәтергә аеруча сеңеп калган.” (“Соңгы һөҗүм”, 1944, октябрь)
Слайд 6
“1945 нче елның салкын январь ае иде. Зарыгып көткән җиңү салютлары яңгырар сәгатьләр дә инде ерак түгел... Мин Рига шәһәре өчен булган сугышларда каты яраланып, госпитальләрдә ятканнан соң, туган авылыма кайтып киттем... Йөрәк күкрәктән сикереп чыгардай булып тибә... Менә поезд үзебезнең Арча станциясенә дә якынлашып килә...” дип яза Рафаил Төхфәтуллин үзенең “Өйгә кайту”әсәрендә.
5 нче укучы: Бөек Ватан сугышыннан авыр яралар алып, исән – сау әйләнеп кайтканннан соң дистә елдан артык Яңа Кенәр авылында чыга торган “Кызыл юл” район газетасында эшләгән. Эш дәверендә, районның аркылысыны – буена җәяү атлаулар, сугыш яралары аркасында, шактый кыенга туры килсә дә, алдагы иҗатына әйтеп бетергесез файдалы була. Хикәя, повестьлары өчен вакыйга – образларны һич тә уйлап чыгаруның кирәге булмый. Алар прототиплар булып турыдан – туры иҗатына күчә.
Слайд 7
Укытучы: Алтмышынчы елларда Р. Төхфәтуллинның “Авылдашым Нәби” исемле хикәясе басылып чыгу бер вакыйга булган. Тәрҗемәсенең кыскартылып “Правда” газетасында дөнья күрүе дә моңа ярдәм итә булса кирәк.
Әмма повестьның басылып чыгуын вакыйга ясаган төп нәрсә – бәрәкәтле тел һәм сәнгатьчә осталык белән тудырылган Нәби образы. “Рафаилнең бу героен бер сүз белән сыйфатларга кирәк булса, мин Әмирхан Еникинең бер хикәясе исемен файдаланып, “матурлык” дип әйтер идем. Гыйлемдар шәкертнең Ә.Еники матур итеп күргән шадра битле, гарип күзле анасы кебек үк, Нәби дә төскә-биткә чибәр түгел...Әмма Нәбинең җаны, күңеле матур, эш-гамәле күркәм,” - дип яза тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллин.
6 нчы укучы:Чыннан да, Нәбине бүтәннәрдән аерып тора торган төп сыйфаты – хезмәт сөючәнлек. Алны – ялны белми эшләвеннән дә бигрәк, һәр эшне яратып, пөхтәләп, гүзәллек кануннары кушканча эшләве матурлый аны. Хезмәт сөючәнлекнең Нәбине аеруча бизи торган ягы шунда: эш аның өчен азмы – күпме байлык туплау, кесәсен калынайту чыганагы түгел. Ул әҗерен һич өмет итмичә яратып эшли.
Тагын шунысын да әйтик, Нәби образында гәүдәләнгән әхлак прициплары һич тә юктан бар булмаган, күктән төшмәгән. Алар татар халкының гасырлар буена эшләп чыгарган әхлак кагыйдәләреннән килә.
Нәбигә печән өяргә булышкан Рәмзияне хәтергә төшерегез. Гайнетдин абзыйның шәһәрдә укый торган төпчек кызы Фәүзияне карагыз. Кыскасы, Р.Төхфәтуллин әсәрләрендә хезмәткә мөнәсәбәт этик һәм эстетик категория дәрәҗәсенә күтәрелә. Һәм моның тамырлары ерактан түгел, язучы яшәгән мөхиттән килә бугай...
Слайд 8
7 нче укучы:“1959 нчы елда безнең гаилә нефтьчеләр шәһәре Әлмәткә күченеп килде. Ул вакытта инде биредә ике язучылар берлеге әгъзасы – Әдип Маликов белән Гариф Ахунов була. Г. Ахуновның әтидән тизрәк күчеп килүен үтенгән хаты да бар. “Өченче булырсың, Язучылар берлегенең Әлмәт бюросы оешып килә, тиздән Сәет Кальметовны да берлек әгъзасы итеп алачакбыз”, - диелә истәлекләрендә.
Слайд 9
8 нче укучы: Рафаил ага Төхфәтуллин Әлмәткә күченеп киткәч, аның безнең авыл белән бәйләнеше өзелә. Әмма 50 елга сузылган бу өзеклекне язучының улы Рөстәм ага Төхфәтуллин кабат ялгый. 2011 елның июлендә Әлмәт белән Кенәр арасында дуслык җепләре сузыла. Бу ике дусның 50 елдан соң кабат очрашуы белән бәйле. Шул ике дусның берсе бүген безнең кичәбездә катнаша. Авылыбызның мөхтәрәм гражданы, күп еллар авыл шифаханәсендә табиб булып эшләгән, хәзерге вакытта “Өмет” тернәкләндерү үзәген җитәкләгән авылдашыбыз Исмагилов Ирек Исхакович ул. Әйдәгез әле, Ирек Исхакович белән Рөстәм Төхфәтуллинны нинди җепләр бәйләп тора икән, бу турыда Ирек абыйның үзеннән сорыйк әле.
Исмәгыйлов Ирек чыгышы.
2 нче укытучының кереш сүзе:Безнең тагын бер якташыбызолуг язучы, шагыйрьләр арасында таудай калкып торган шәхес - галим һәм шагыйрь Мостафа Ногман. Тикшеренү эше алып барганда, без аның тормыш юлы, эшчәнлеге, иҗаты белән якыннанрак танышу өчен, күп кенә өлкән кешеләр белән аралаштык, чыганакларга мөрәҗәгать иттек. Слайд 10 1 нче укучы. Шагыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман (Мостафа Ногман улы Ногманов) 1912 елның 22 декабрендә хәзерге Татарстан АССРның Арча районы Кызыл Яр авылында сәүдә эше белән дә шөгыльләнүче урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Ул башлангыч белемне үз авылларында, төп һәм урта белемне Яңа Кенәр урта мәктәбендә ала. 1931 елда Казан педагогия техникумын тәмамлый, аннары берничә ел Татарстан Һәм Таҗикстан мәктәпләрендә укытучы, 1935—1937 елларда Дүшәмбе шәһәрендә Хәрби трибуналда секретарь булып эшли, 1937—1941 елларда Дүшәмбе дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый, Ватан сугышы чорында (1941—1945) юстиция өлкән лейтенанты сыйфатында Совет Армиясендә хезмәт итә, шунда Коммунистлар партиясенә член итеп алына. 1945 елда армиядән демобилизацияләшкәч, М. Ногман Казанга килә һәм ике елга якын «Пионерская правда» газетасының Татарстандагы үз хәбәрчесе булып эшли. Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә Көнчыгыш кулъязмаларын барлау-тикшерү, тасвирламаларын төзү буенча гыйльми эш алып бара. Гомеренең соңгы уналты елында (1960—1976) исә ул Казан университетының тарих-филология факультетында студентларга фарсы һәм борынгы татар теле укытты. Слайд 11
Слайд 12 4 нче укучы. Мостафа Ногман –җырчы шагыйрь. Илленче еллардан башлап, композиторлар тарафыннан шагыйрьнең җиде дистәгә якын шигъри әсәре музыкага салына. Боларның шактый зур өлеше күренекле композитор Рөстәм Яхин белән иҗади дуслыкта туган. Сөю-мәхәббәт темасына багышланган «Оныта алмыйм», «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Бөдрә таллар», «Салагыш болыннары», «Гел синең хакта», «Ул гына аңлар кебек», «Киек казлар китә», «Ә кайда соң минем мәхәббәтем», «Сагыну җыры», «Ак җилкән» кебек җыр һәм романслар, шулай ук иҗтимагый-политик, гражданлык мотивларын чагылдырган «Ул Казанда яшәгән», «Татбригада сугышчылары җыры», «Каеннар шаулый», «Әниләр», «Азин полклары» җырлары әнә шул иҗади хезмәттәшлекнең җимешләре булып тора. М. Ногман композитор Сара Садыйкова белән дә байтак җырлар иҗат итә («Актаныш таңнары», «Балкый Шәйморза утлары», «Туган авылыма», «Арча кичләре», «Сөн буйлары бөдрә урман» һ. б.). Шагыйрьнең аерым шигырьләренә шулай ук А. Ключарев («Сәлам сиңа, Куба», «Яшь йөрәкләр җыры», «Ак мәрмәр колонналар»), М. Мозаффаров («Кырлар яңарганда»), А. Монасыйпов («Бер, егет кайтты фронттан»), Ф. Әхмәтов («Таң йолдызы», «Сибелә, сибелә алма чәчәкләре») һәм башка профессиональ һәм үзешчән композиторлар да музыка язганнар. Слайд 13 6 нчы укучы. Авылдашыбыз Ринат абый сөйләгәннәрдән: - Мостафа Ногманны күршебез Мансура апа бик сагынып искә ала иде. Алар бер елларда укыганнар. Сугыштан соңгы әйбер кытлыгы заманында Мансура апа кирәк- яракларга Казанга бара. Шәһәр урамында аптырап йөргәндә якташы, сабакташы Мостафаны очрата. Ул Мансураны үзе танып ала. Бу авыл кызына кирәкле азык –төлек , кием салым - барысын табып алып бирә һәм авылына озатып җибәрә. Мостафа Ногман замандашлары күңелендә үтә дә кешелекле, гади, эчкерсез булуы белән истә калган. Слайд 14 Җыр. “Туган авылыма” җыры ( М.Ногман сүзләре, С.Садыйкова көе) башкара. Слайд 15 |
Укытучы.
Мәхәббәтнең гомере чикләнмәгән,
Ул хас түгел бары яшьләргә.
Ул яралган кешенең гомере буе
Йөрәгендә янып яшәргә.
Бу сүзләрне шагыйрь Мостафа Ногман яза. Бу сүзләр аның үзенә дә, аның бөтен тормыш юлына да туры килеп тора. Ул чын мәгънәсендә тормышка гашыйк : туган җиренә, халкына, аның әдәбиятына, сәнгатенә, теленә гашыйк җан була. Шушы олы мәхәббәт аны әдәби иҗатка рухландыра, халык күңелендә онытылмас урын алган шигырьләр, җырлар, фәнни хезмәтләр язарга дәртләндерә.
Кеше белән тиз аралашучан, матур күңелле һәм физик кыяфәте белән дә егет Мостафа Арча ягының гына түгел, зур илебез һәм халкыбызның горурлыгы, онытылмаслык гаҗәеп әдәби әсәрләр яралткан зур шәхес.
6 нчыукучы. Казанда аның нәсел дәвамчысы –кызы бар. Фәнни тикшеренү эшен дәвам итеп, киләчәктә без алар белән дә аралашу бәхетенә дә ирешербез дип өметләнәбез.
Укытучы. Бүгенгесе көндә шушы төбәктә туып, мәктәбебездә белем алучы талантлы укучыларыбыз бар. Галиев Раил - шигърият өлкәсендә Тукай премиясенә, Бакиев Раил җыр сәнгатендәге уңышлары өчен Гариф Ахунов, Энҗе Хабибуллина Тукай премияләренә ия булдылар.
Галиев Раил.“Туган авылым” (үзе иҗат иткән шигырен сөйли)
Йомгаклау. Безнең туган ягыбыздан халык күңеленә кереп калырдай әсәрләр иҗат иткән күренекле әдипләр чыккан. Аларның бүген дә фәндә, әдәбиятыбызда, мәдәниятыбызда лаеклы урыннары бар. Киләчәктә фәнни-тикшеренү эшен дәвам итеп, якташ әдипләребез турында тагын да күбрәк белербез дип уйлыйбыз.
Өй эше.Эзләнү эшен дәвам итеп, Рафаил Төхфәтуллинның 90 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган мәктәпкүләм конференциягә хәзерләнергә.
Чарлз Төхфәтуллин- Рафаил аганынэнесе
Рафаил ага 1959 нчы елдан гомеренең азагына кадәр шушы баскычтан йөргән
Язучыныңбалалары- Рөстәм hәм Фәридә
Күзлек, лампа, язу машинасы- бу тарихи әйберләр Рафаил аганың әсәрләренең беренче шаhитләре...Шул кечкенә генә машина аша ни кадәр зур әсәрләр дөнья күргән...
Рафаил Төхфэтуллиның улы Рөстәм язучының иҗат өстәле артында.Язу машинасы телләре Рафаил аганың бармак эзләрен саклый...
Рафаил аганың кабинеты, библиотека.
Бу бүлмә Рафаил ага рухы белән сугарылган...
Рөстәм Төхфәтуллин гаиләсе белән Яңа Кенәр авылында
50 елдан соң очрашу
Әлмәт язучылары Яңа Кенәр лицеенда, 2012 нче ел
Рәхәтләнеп татлы суын эчәм,
Әби - бабам эчкән чишмәдән.
Күпме сулар аккан, вакыт үткән,
Ә чишмәнең суы кипмәгән...
Рөстәм Төхфәтуллин Яңа Кенәр авылында яшәгән йортның алмагачы янында