Укучыларым эшчәнлеге / Работы моих учеников

Мухаметова Айсылу Маратовна

Предварительный просмотр:

Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятенең татар мультфильмында бирелеше

Галимова Н.Б.

Научный руководитель – Преподаватель родного (татарского) языка и литературы Мухаметова Айсылу Маратовна

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение
«Лицей №146 “Ресурс”»

Ново - Савиновского района города Казани

aimux06@gmail.ru

Әкиятләр безнең тормышыбызда аерым бер зур урынны алып тора. Кайсы гына халыкның әдәбиятын алма, барысының да үзенә генә хас сюжетлы, мавыктыргыч әкиятләре бар. Мәсәлән, татар халкының “Су анасы”, “Шүрәле”се булган кебек, русларның да “Волк и семеро козлят”, “Царевня-лягушка” кебек әсәрләре игътибарга лаек. Без барыбыз да татар әкиятләрен тыңларга бик яратабыз, чөнки нәкъ менә алар безне тәрбияли, дөньяны танып-белергә, матур фикер йөртергә ярдәм итә. Безгә аларны әбиләребез, әти-әниләребез, апаларыбыз укый.

Соңгы вакытта телевизор экраннарында татар халык әкиятәлеренә нигезләнеп төшерелгән искиткеч матур мультфильмнар пәйда була башлады. Аларны хәзер интернет челтәреннән эзләп табу да кыенлыклар тудырмый, чөнки мультфильмнар барысы да диярлек социаль челтәрләрдә урнаштырылып барыла. Халык әкиятләре экранда ничек барлыкка килә соң? Мультфильмны әкиятнең үзенә тигез хокуклы алмашы дип санарга буламы? Алар арасында нинди аермалыклар бар? Мультфильмнар карау безгә, ягъни укучыларга, нинди йогынты ясый? Безнең уйлавыбызча, бүгенге инновацион технологияләр алга киткән заманда фәнни-тикшеренү эшебезнең темасы бик актуаль булачак. Татар кино сәнгате белән бергә татар мультфильм сәнгатенең дә акрынлап булса да үсүе сөендерә. Мәктәптә әдәбият дәресләрендә укыган әсәрләрне телевизор экраннарында күрү татар теленә тагын да ныграк мәхәббәт һәм кызыксыну уята.

Тикшеренү эшебезнең предметы – бөек татар шагыйребез Габдулла Тукай әсәренә нигезләнеп ясалган мультфильм.

Эшебезнең максаты итеп без түбәндәгене билгеләдек: татар телендәге мультфильмнарны өйрәнү, аларны оригинал әсәр белән чагыштыру, анализлау.

Куелган максатларга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

  1. Мультфильм жанрының барлыкка килү тарихын өйрәнү;
  2. Татар мультфильмнары сайтларын барлау;
  3. Татар әкиятләренә нигезләнеп ясалган мультфильмнарны анализлау;
  4. Сыйныфташлар арасында сораштыру үткәрү;
  5. Нәтиҗәләр ясау.



Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин районы

146 нчы номерлы “Ресурс” лицее

“Якты йолдыз булып балкыр!”

 (очерк)

 “Журналистикада беренче адымнар”

Башкарды: 7Б сыйныф укучысы

                                                                                                                  Шәймәрданова Ләйлә Илнар кызы

                                                                        Җитәкче: Мөхәммәтова Айсылу

    Марат кызы (туган тел һәм инглиз

теле укытучысы)

2022


Укытучы! Сиңа тиңнәр бармы икән бу дөньяда?! Син күпме кешегә белем иленә тәрәзә ачасың, күпме затны шәхес дәрәҗәсенә күтәрәсең... Баш иям синең алда, укытучым!

        Татар әдәбияты дәресләрен аеруча да көтеп алам мин. Татар телендә кызыклы хикәя, романнар уку, татарның бөек шәхесләре белән танышу миңа көннән көн кызыклы. Ә иң мөһиме, укытучыбыз Айсылу Маратовнаның берсеннән-берсе мавыктыргыч, чынлыкта булган хәлләр турында сөйләве. Ә бер вакыйга аеруча да хәтердә сакланып калган.

        Шулай бервакыт Мөхәммәт ага Мәһдиевның укытучылар турында әсәрен укыйбыз. Ул шундый кызыклы итеп язылган, хәтта өйгә кайткач та күп вакыт китаптан аерыла алмый утыра идем. Дәрескә килгәч, укытучыбызга сорау бирдем: “Айсылу Маратовна, ә сез ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?”. Ул безгә җавап итеп үзенең карт бабасының аянычлы, ләкин шул ук вакытта искиткеч эшләре белән һәркемнең күңелендә сакланып калган тормышы турында сөйләде.

        Салихов Мөхәммәт Салих улы 1902 нче елда Олы Шыңар авылында дөньяга килә. Авылның иң тырыш егете, булдыклы ире була ул. Җирен дә эшкәртә, итеген дә баса, кулыннан килмәгән эше булмый аның. Башкорт якларына кадәр барып (тегүчелек итеп) акча да юнәтә белә. Озак та үтми, авылның иң булдыклы, тырыш, чибәр кызы Сафия белән матур гаилә корып җибәрәләр. Тормышларын шатландырып, башта Сәгъдәнә, аннан Равил дөньяга аваз сала.

        Тирә-якка даны таралган Сатыш мәдрәсәсен тәмамлаган Мөхәммәт бабайны 30 нчы елда Олы Шыңар башлангыч мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Моңарчы әле балаларга белемне аерым йортларда гына бирәләр. Мөхәммәт, өч йортны берләштереп, башлангыч мәктәп бинасы төзүне оештыра. Көндезен балаларга белем бирсә, кичләрен өлкәннәр белән була ул. Моннан тыш 38 елда читтән торып Арча педагогия училищесын тәмамлый.

        Соңыннан ул җидееллык мәктәп төзетү артыннан йөри башлый. Үзләренә йорт җиткерергә дигән бурасын да мәктәп итеп салуга тапшыра. Инде 32нең көзендә үк агачлар ташуны оештыра. Озак та үтми,төзелеш бригадасы да алып килә. 1933 нче елда инде төзү башлана, ә 34тә мәктәп түбәсе ябыла.

        39 нчы елда көчләп диярлек Мөхәммәтне мәктәп директоры итеп билгелиләр. Ягарына утыны да булмаган мәктәпкә мөдир буларак урнашкач, борчулы көннәр, йокысыз төннәр тагын да арта. Мәктәпне ренмонтлау дисеңме, килгән яңа укытучыларны фатирларга урнаштыру дисеңме, мөмкинлеге булмаган балаларны укырга тарту дисеңме һәм тагын бик күп эшләр була аның җилкәсендә була.

Балаларны бик ярата ул. Шуңа да аларга белем бирүдән күңеленә һәрвакыт ниндидер бер рәхәтлек, ләззәт алып яши. Яз җитеп, кар ачылуга, мәктәп тирәли укучылар һәм укытучылар белән берлектә каеннар утыртып чыга. Бу вакытта үз гаиләсе дә ишәя төшә. Бер-бер артлы дөньяга килгән балалары бәхет савытын тагын да тулыландыра, баета. Бик бәхетле тормыш кичерә алар. Мәктәптәге укучыларын да үз балалары кебек якын күрә, ярата Мөхәммәт бабай.

        Менә әкренләп кенә басу-болыннарда да язгы кыр эшләре бетеп килә, мәктәптә дә укулар тәмамлана. Җәйге кояш нуры йөзләрне иркәли, җир өстенә сузылып яткан ямь-яшел хәтфә чирәм, урманнарда әкренләп кызара башлаган каен җиләкләре, елга буйларында кычкырган кәккүк тавышлары чын мәгънәсендә табигатьнең иң матур мәле килүен ишәрәли. Ә Мөхәммәт исә ремонт артыннан йөри. Авыл халкы көтеп алган матур бәйрәмгә-Сабантуена әзерләнә. Болында балалар атлар чабыштыралар, зур өметләр баглап чабышкыларны ярышка әзерлиләр. Авыл буйлап яшь егет-кызлар гармун тартып, җырлап-биеп, күңелле көй сузалар, бәйрәмгә бирнә җыялар. Урамнарда шатлыклы балалар авазы яңгырап тора. Алар да үзләренчә уку тәмамланып, җәйге яллар башлануга сөенә. Тирәкләрдә берсеннән-берсе уздырып сайраган кошлар тавышы бәйрәм рухына тагын да ямьлерәк, тагын да матуррак аһәң өсти. Чын бәйрәм рухы белән янып яши авыл халкы.

        Эх, соңгы тыныч көннәр булган икән шул... 41нең җәйге матур иртәсендә яңгыраган сугыш башлану хәбәре бар ямьлелекне юкка чыгара. Әйтерсен лә, тормыш, җир шары бер мизгелгә туктап кала. Нәрсә булды соң әле бу? Сугыш? Юк, ышанмыйм... Һәрбер кешенең күңелен шушы уйлар бимазалый. Балаларның шатлыклы авазы белән яңгырап торган урамнар иртәгесен кайгылы саубуллашу авазлары белән тула. Күпме яшь бөртеге, кайгылы йөзләр, аерылышу сагышы, әле күп нәрсәне аңламаган балаларның йөзләрендәге аптырау чаткысы... Күз алдына да китерүе бик авыр. Авылның бер башыннан икенче башына кадәр атлы олаулар сузыла. Арбаларның һәрберсендә сугышның беренче көнендә үк армиягә чакыру кәгазе алган япь-яшь егетләр. Ир-атлар күңел түрләреннән сыкрап-сыкрап еласалар да, тышка чыгармыйлар. Гармун тартып, сагышларын басар өчен, моңлы көйләр сузалар. Эх, көй белән генә басып булса иде ул сагышны... Хатын-кызлар, егетләрнең биштәрле капчыкларын ачып, соңгы тапкыр кирәк-яракларны барлап чыгалар. Сабантуйга әзерләнгән кулъяулыклар, чигелгән сөлгеләр китәсе егетләрнең гармуннарына тагыла. Сагыш дулкыны орып алган күңелләрне инде җәйге кояш яктысы да җылытмый. Әйтерең, ул да теләмичә генә ясалма елмая, җирне җылытырга тырыша. Кемдер сөекле ирен, кемдер кадерле газиз баласын, кемдер абый-энесен дәһшәтле ут ялкынына, сугышка, фронтка озата.

        Сугышның беренче кышында ук Мөхәммәтне колхоз рәисе итеп билгелиләр. Үз теләге белән фронтка китәргә ике тапкыр гариза язып караса да, аны алмыйлар. Болай да тынгысыз җанлы Мөхәммәт, колхоз рәисе булгач, бөтенләй йокыдан кала.Һәр туар көне киләчәк көн өчен кайгырып башлана. Эвакуацияләнеп килүчеләрне фатирларга урнаштырырга, азык-төлек белән тәэмин итәргә, урман кисәргә ай саен хатын-кызлар җибәрергә, мәктәпкә утын кайтаруны оештырырга һәм тагын бик күп эшләрне башкарырга тиеш була колхоз хуҗасы.Кешеләрнең ачтан интегүен күреп, бабайның йөрәге тагын да катырак сыкрый. Өстәвенә аны һаман фронтка алмыйлар, колхоз рәисе кирәк дигән сәбәп белән сугышка җибәрергә теләмиләр.

        Ялвара торгач, 1942 нче елның июнь аенда Мөхәммәт тә сугышка алына. Бу вакытта олы кызлары Сәгъдәнәгә унбиш, ә сигезенчесе, иң кечкенәләре Рафаэльгә нибары алты ай була. Өй эче кайгылы саубуллашу авазы белән тулса да, балалар әтиләренең исән-сау әйләнеп кайтачагына зур өметләр баглыйлар, чын күңелдән ышаналар. Өметсез шайтан гына, диләр бит. Киләчәккә ышаныч, өмет аларга яшәргә көч бирә. Фронттан сирәк кенә килгән солдат хатлары да гаилә тормышына җылылык өсти.

        “. …Немецлар Сталинград шәһәрен уратып алдылар. Күктә кара болыт кебек немец самолетлары. Мин – зенитчы. Шушы козгыннардан тимер юл станциясен саклыйбыз, меңәрләгән самолетларга каршы торабыз. Монда бездәге шикелле урманнар юк диярлек. Дала да дала. Җире дә бездәге шикелле кара балчыклы йомшак түгел.

           Сафия, балаларны саклый күр, нәрсә булса да, аларны укытырга тырыш. Әйе, әлегә немец көчле. Ләкин бу инде аның соңгы көчәнүе, ярсуы.

        Сафия! Әгәр ачка интексәгез, су буена төшеп, бакакый (моллюска) җыеп, пешереп ашагыз. Баксаң, аны кешеләр ашый икән. Минем өчен борчылмагыз. Сау-сәламәт булыгыз”

        Әйе, аның шушы хатыннан соң икмәк азлыктан интеккән ярты авыл халкы диярлек шушы азык белән туклана башлый. Ул ачлык тырнагыннан сакланып калуның бер чарасы була.

        Мөхәммәт башта Саратов шәһәрендә хәрби белем ала. Сталинград астындагы сугышка эләгә. Шәһәрне азат итү өчен немецларны тар-мар итүдә катнаша.

        1943 нче елның гыйнвар ахырларында бабайдан ялга кайтарулары турында хат килеп төшә. Өй эче шатлыклы, сөенечле авазлар белән тула. Барыннан да бигрәк балалар сөенешә. Ишек тавышы ишетелгән саен, йөгереп барып, “әти кайтмадымы икән?”, дип һәрбер килүче-китүчене күзәтеп бара алар. Күзләрен тәрәзәдән алмыйча газиз әтиләренең кайтуын көтәләр. Чын йөрәктән сөенәләр, көннәрне, минутларны һәрберсен бармак бөгеп саныйлар балакайлар.

        Менә шулай әкрен генә көннәр үтә тора. Хат килгән көннән соң да инде шактый гына вакыт уза. Ләкин Мөхәммәт кенә никтер күренми.

        20 нче февраль җитә. Шушы көнне гаиләгә Арча госпиталеннән кайгылы телеграмма килә: Салихов Мөхәммәт Салих улы вафат.

        21 нче февраль көнне караңгыда ук хатыны Сафия 20 чакрым ераклыктагы Арча станциясенә чыгып китә. Телеграмманы күрсәткәч кенә, аларны ниндидер подвалга алып төшәләр. Хатын көчкә мәетләр арасыннан Мөхәммәтнең үле гәүдәсен танып ала. Йөзләре саргайган, коры сөяккә калган, буе да кечерәйгән. Танырлык та түгел. Бары тик колак кырыендагы миңе генә аның Мөхәммәте икәнен күрсәтеп тора. Ул вафат...

        Тик тагын бер йөрәкөзгеч хәбәр Сафиянең күңеленә төзәтә алмаслык тирән яра сала. Баксаң, Арча хастаханәсендә инде ул ун көн диярлек яткан, үлеп, мәетләр янына чыгарылуына да өч көн вакыт узган. Кызганыч, Мөхәммәтнең тәненә бомба кыйпылчыклары эләгә. Башта ул Волжский хастаханәсендә ята, аннан Саратов шәһәренә күчерелә. Соңыннан инде Арча госпиталенә озатыла. Сафия күз яшьләрен тыеп кала алмый, үксеп-үксеп елый.

        Ничек? Ничек инде алай? Ничек инде аның кадерлесе, сигез бала атасы, еллар, айлар буе сугышларда йөреп, меңнәрчә чакырымнар үтеп, шушы булыр-булмас 25 чакрым җирне кайтып җитә алмаган? Нишләп аңа ире госпитальгә керүгә үк хәбәр итмәгәннәр? Аның монда икәнлеген белгән булсамы, сәгате белән килеп җиткән булыр иде бит ул. Эх, әгәр ул кайтып җиткән булса...

        Тик сорауларга җавап бирүче табылмый шул. Бары тик бабайның ялга кайтканда сугыш яралары ачылып, күп кан югалтуын әйтәләр.  Моннан тыш әле ул  йогышлы тиф эләктергән була .Шуңа күрә хәбәр бирмәгәннәрен, аның гомерен саклап калып булмаганлыгын аңлаталар.

        Әйе, сугыш дигән афәт сигез баланы ятим, Сафия әбине тол калдыра. Әтиләренең кайтачыгына көннең һәр минутында чын йөрәктән ышанган бер гөнахсыз сабыйларның инде йөзләрендә шатлыклы елмаю чаткылары сүнә. Күңел түрләрендә яшәгән өмет чаткысы мәңгегә юкка чыга. Әтиләре – вафат... Ул инде беркайчан да кире әйләнеп кайтмаячак... Эх, әгәр ул кайткан булса... Ничек бәхетле яшәр иде бит алар?! Сигез гөнахсыз сабый, сигез яралы күңел, сигез өзелгән өметле йөрәк... Бернинди дару да, җылы сүз дә бу сабыйларның күңелен юата алмас шул инде...

        Сугыш... Күпме кайгы, явызлыклар китердең син газиз халкыма. Әгәр сугыш булмаса, Сафия әби тол, берсеннән-берсе кечкенә сигез бала ятим калмаслар иде. Исән-сау әйләнеп кайткан булса, кем булыр иде икән Мөхәммәт бабай? Әле аның күпме эшләнәсе эшләре калган иде бит. Балалары, сөекле хатыны... Ә мәктәп? Ничек янып йөрде бит ул аның өчен?! Ничек яратты бит ул укучыларны?! Эх, әгәр ул әйләнеп кайткан булсамы?...

        Әйе, бөек укытучы исеменә лаек булырлык Мөхәммәтнең гомерен сугыш давылы бик иртә өзә. Тик аның башкарган эшләрен, куйган хезмәтен бернинди сугыш та, давыл да югалта алмас! Мәктәп буена утырткан каеннары да, салмак кына искән җилдә сыгылып-сыгылып, һәрвакыт аны искә төшереп торалар. Әйтерсең лә, ул каеннар Мөхәммәттән авыл халкына сәлам җиткерә. “ Мине онытмагыз, балалар! Исегездән чыгармагыз”, -  ди. Алар әле һаман чишмә буен ямьләндереп, килгән һәрбер кешене каршы алып, озатып калалар. Балалары аларны яратып, “Мөхәммәт бабай каеннары” дип атый.

        Без бүгенге матур дөньябыз, аяз күк йөзебез, тыныч тормышыбыз Мөхәммәт Салихов кебек меңләгән, миллионлаган кешеләр алдында баш иябез. Алар безгә матур тормыш бүләк иттеләр. Шушы матур киләчәгебез өчен үзләренең тормышын корбан иткән кешеләрне исебездән чыгармасак, аларны онытмасак, мөмкин кадәр ешрак искә алсак иде.

        Мөхәммәт Салих улын сугыш дулкыннары якыннарыннан аерса да, күпме баласы, оныгы, оныкчыклары нәкъ менә аның һөнәр юлын сайлаган: кызы Саимә – математика, кияве Хаҗи – биология, оныклары Әнисә – математика, Марсель – хезмәт, оныкчыклары Ильфир, Илгиз, Алия – физик тәрбия, Гөлназ – инглиз теле, Гөлшат, Гөлнар – татар теле,  Айсылу, Зилә, Гөлчәчәк – татар теле һәм инглиз теле укытучылары. Мин һичшиксез  ышанам: Салихов Мөхәммәт Салих улы тарих битләрендә якты бер йолдыз булып балкып торыр.

        Без – XXI гасырның бәхетле балалары. Безнең нинди рәхәттә яшәвебезне сүз белән генә дә аңлатып булмый. Шушы мул тормышыбызның кадерен белеп яшәсәк иде. Беркемгә дә кайгы-хәсрәт, сугыш афәте күрергә язмасын. Кабатланмасын иде кайгылы, яралы язмышлар!

        



Предварительный просмотр:

            Газ – безнең иң якын дустыбыз

  1. Килеп җитте 21 нче гасыр,

Шаккатырлык җирдә яшибез.

Тирә-юньдә күпме уңайлыклар,

Карап торсаң, китәр исебез.

  1. Кеше моннан ничә еллар элек

Газ турында бер дә белмәгән.

Көнне-төнне, алны-ялны күрми,

Җәй буе утын әзерләгән.

  1. Ашарга пешергән, өй җылыткан

Нәкъ менә утын, агач ягып.

Ничек тә яшәргә кирәк булган,

Булмаган бит беркая качып.

  1. Хәзер генә рәхәт – өйләрдә газ,

Кирәкми утын юнәтергә.

Бер төймәгә бастың, утын куштың,

Рәхәтләндереп пешер генә.

  1. Урамдагы зур торбалар аша

Газлар бара төрле өйләргә.

Әгәр күрсә моны борыңгылар,

Белмәс иде нәрсә сөйләргә.

  1. Аптырарлар иде өчпочмакның

Пешүен күргәч гап-гади мичтә.

Өйләр җылы булгач, дөнья ямьле,

Яшәүләре рәхәт шул бик тә.

  1. Газ – ул безнең яшәү чыганагы,

Ансыз атмый хәзер иртәләр,

Ансыз килми кышлар, салкын көзләр,

Ансыз пешми тәмле бәлешләр.

  1. Газдан башка яшәү мөмкин түгел,

Ул – безнең иң тугры дустыбыз.

Тик яратмый кагыйдә бозганны,

Шуны һәрчак истә тотыгыз!

  1. Дустым! Сиңа әйтәм, яхшы тыңла!

Беркайчан газ белән шаярма!

Ашарга пешерү бүлмәсендә

Плитәне караусыз калдырма.

  1. Әгәр дә сизсәң өйдә газ исен,

Электр прироборына тимә.

Барлык тәрәз-ишекләреңне ач,

Урамга йөгер, ярдәм сора.

  1. Булмаса яныңда өлкән кеше

Төшенкелеккә бирелмә, борчылма.

Телефоныңда җый бер, ноль һәм дүрт (104) –

Сиңа һичшиксез булышырлар.

  1. Әгәр сизә калсаң бүлмәдәге

Газ приборының начар эшләвен,

Бер үк үзең рәтләргә тотынма,

Көт махсус абыйлар килгәнен.

  1.  Газ да синең якын дустың булыр,

Әгәр ул кушканны үтәсәң.

Барлык кагыйдәне истә тотсаң,

Тәртип бозмый, дөрес яшәсәң.

  1. Беркайчан онытма: газ ул безгә

Сулар һава кебек үк кирәк.

Син дә тугры булсаң, инанырсың –

Аның кебек дуслар бик сирәк.

  1.  “Газ”да эшләүче абый-апага

Һәрвакытта рәхмәтле булыйк!

Аларның хезмәтен хөрмәт итеп,

Кагыйдәләрне истә тотыйк!