Кызыклы темаларга чыгышлар һәм докладлар

Мухаметова Айсылу Маратовна

Кызыклы темаларга чыгышлар һәм докладлар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Дания Фатих кызы Заһидуллина 1964 елның 1 октябрендә Мөслим районы Әмәкәй авылында туа.

Дания 1971 елны Әмәкәй урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә. Мәктәптә укыганда аеруча әдәбият, физика һәм математика фәннәре белән кызыксына. Әдәби әсәрләрдә тудырылган серле дөньяга гашыйк була. Шулай ук җәмәгать эшләрендә башлап йөри, класскүләм, мәктәпкүләм чараларны оештыруда бик теләп катнаша. Мәктәп стена газетасының мөхәррире булып эшли, беренче каләм сынавын шунда уза.

Мәктәпкә яшь әдәбият укытучысы Факил Сафин кайтып, әдәби түгәрәк оешкач, аның үзәгендә кайный. Шигырьләр яза, алар район газетасында басылалар. «Авыл утлары» газетасы каршында Фоат Садриев оештырган әдәби берләшмәгә йөри.

1981 елны Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Монда да «Әдәби сүз» стена газетасын чыгаруда, Мөхәммәт Мәһдиев алып бара торган «Әллүки» түгәрәгендә актив катнаша. Әдәбиятны өйрәнүче фән белән кызыксынып китә. Беренче курстан ук профессор Йолдыз Галимҗановна Нигъмәтуллина оештырган семинарларга йөри башлый. Аның җитәкчелегендә фән белән шөгыльләнә.

1986 елны университетны тәмамлый, гаиләсе белән авыл мәктәбенә укытырга китәләр. Балтач районы Түнтәр урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1989 елны гаиләсе белән Казанга күчә, Д.Заһидуллина рус мәктәбендә татар теле укыта башлый. Шул ук елны Мәскәү милли мәктәпләр институты каршындагы аспирантурага керә, әдәбият укыту методикасы мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Казанда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты ачылгач, аспирантурада укуын биредә дәвам итә. 1992 елдан – университетта укытучы. 1993 елны филология фәннәре докторы, профессор Т.Галиуллин, педагогика фәннәре кандидаты, доцент К.Биктаһиров җитәкчелегендә «Татар әдәбияты дәресләрендә лирик әсәрләр өйрәнгәндә укучыларга әхлакый-эстетик тәрбия бирү (V–VIII класслар)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Республикада чыга торган газета-журналларда фәнни мәкаләләр, язмалар белән даими чыгышлар ясый.

Д.Заһидуллина фәнни тикшеренүләрне берничә юнәлештә алып бара.

Татар әдәбиятын мәктәпләрдә укыту методикасы мәсьәләләре белән бәйләп, 1917 елга кадәр эшләп килгән татар укыту системасы, мәктәп-мәдрәсәләрдә гамәлдә йөргән әдәбият дәреслекләре хакында мәгълүматлар туплый. Бу дәреслекләр бөтенләй өйрәнелмәгән өлкәгә – әдәбият теориясеннән беренче дәреслекләр һәм татар әдәбият нәзариясенең формалашуына алып килә. Нәтиҗәдә 2000 елны ике зур хезмәт бастырып чыгара: «Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы» һәм «Әдәбият кануннары һәм заман (Татар әдәбият нәзариясенең барлыкка килүе һәм үсеш баскычлары)». 2001 елны остазы филология фәннәре докторы, профессор Тәлгат Нәбиевич Галиуллин җитәкчелегендә «Татар әдәбият нәзариясенең формалашу һәм үсеш этаплары (ХХ гасырның беренче чиреге)» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Хәзерге вакытта да Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында, татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасында эшли, профессор. «Татар әдәбиятын укыту методикасы», «Әдәбият белеменә кереш» дигән предметлар укыта, «Хәзерге татар прозасы: традицияләр һәм яңалыклар», «Әдәбиятны өйрәнү тәгълиматлары тарихы» дип исемләнгән махсус курслар алып бара. Филология фәннәреннән диссертацияләр яклау Советында гыйльми сәркәтип вазифасын башкара.

Д.Заһидуллина татар әдәбияты, аның тарихы, бүгенге торышы белән дә ныклап шөгыльләнә. ХХ йөз башы татар әдәбияты, иҗади һәм фәлсәфи фикер үсешен күзәтеп, моңа кадәр татар укучысына билгеле булмаган бик күп әсәрләрне анализлап, татарлар өчен яңа өлкәгә караган зур хезмәт – «Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы» (2003) дигән монография яза. Әдәби мирасны бүгенге укучыга кайтаруга үзеннән зур өлеш кертә.

Галимнең «Әдәбият кануннары һәм заман», «Модернизм һәм XX гасыр башы татар прозасы», «Татар әдәбияты: теория, тарих», «Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы» һәм башка хезмәтләре укучыларга яхшы билгеле. Үзенең укытучысы, яраткан остазы Мөхәммәт Мәһдиевнең фәнни эшчәнлеге турында да бер китапчык чыгарды.

Дания Заһидуллина уйлавынча, татар әдәбиятының алтын чоры XX гасырның башына туры килә. Нәкъ менә шушы вакытта татар язучылары милли әдәбият өчен өр-яңа әсәрләрен язалар. Шулар арасында Дания Фатиховна Ф.Әмирхан, Гали Рәхим, Ә. Хәсәни, М. Хәнәфи һәм башка татар язучыларының иҗаты белән кызыксына, аларны халыкка һәм белгечләргә тарату өстендә эшли. Мәсәлән, Гали Рәхимнең әсәрләрен ул кириллицага күчереп аерым китап итеп чыгара.

Д.Заһидуллина 150 дән артык фәнни хезмәт авторы. Галимә бүгенге татар прозасын өйрәнә, бигрәк тә татар әдәбиятындагы стиль үзгәрешләре, әдәбиятка яңа алымнар үтеп керү, юнәлеш-агымнарның барлыкка килүе кебек үзенчәлекләр белән кызыксына.

Д.Заһидуллина . Язучылар берлегенең И.Юзеев исемендәге (2005), әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белем өлкәсендә Җ.Вәлиди (2006) исемендәге премияләре лауреаты.

2007 елны Д.Заһидуллина Татарстан Фәннәр академиясенә мөхбир-әгъза һәм Баш гыйльми сәркәтип итеп сайлана.

2008 елдан Казан дәүләт университетының укыту методикасы һәм хәзерге татар әдәбияты кафедрасы мөдире.

Д.Заһидуллина – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әдәбият кануннары һәм заман: татар әдәбият нәзариясенең барлыкка килүе һәм үсеш баскычлары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 271 б. – 1000 д.

Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 255 б. – 2000 д.

Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев. – Казан: Казан дәүл. ун-ты нәшр., 2003. – 28 б. – 200 д.

Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. . Казан: Мәгариф, 2000. – 335 б. – 2200 д

Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – 2 басма. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б. – 2000 д.

Татар әдәбияты: Теория. Тарих / соавт. Т.Гыйлаҗев, Ә.Закирҗанов. – Казан: Мәгариф, 2004. – 247 б. – 5000 д.

Татар әдәбияты: Теория. Тарих / соавт. Т.Гыйлаҗев, Ә.Закирҗанов, Н.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б. – 5000 д.

Дөнья сурәте үзгәрү: ХХ йөз башы татар әдәбиятында фәлсәфи әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2006. – 191 б. – 2000 д.

Яңа дулкында (1980–2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык). – Казан: Мәгариф, 2006. – 255 б. – 2000 д.

Татар әдәбияты: Теория. Тарих / соавт. Т.Гыйлаҗев, Ә.Закирҗанов. – Тулыл. 2 басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б. – 5000 д.

Әдәби әсәр: өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз / соавт. М.Ибраһимов, В.Әминева. – Казан: Мәгариф, 2007. – 112 б. – 1000 д.

* * *

Гали Рәхим. Сайланма әсәрләр / төз.; текст соавт. Н.Дамуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 287 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

К у р б а т о в Х., Н у р и е в Р. Нәзари мирас – бүгенге күзлектән // Мәгърифәт. – 2001. – 23 март.

М и ң н е г у л о в Х. Әдәбият – заман көзгесе // Мәдәни җомга. – 2001. – 22 июнь.

И с л а м о в Ф. Җитди яңа хезмәт // Татар иле. – 2002. – № 45 (нояб.).

Г а ф и я т у л л и н а Н. Әдәбият тарихында яңа сәхифә // Фәнни Татарстан. – 2004. – № 1/3. – 190–192 б.

Сафин Ф. Кеше, идея һәм әдәбият // Казан утлары. – 2004. – № 4. –164–167 б.

Ә х м ә д у л л и н А. Әдәбиятыбыз нәзариятенең яңа бите // А.Әхмәдуллин. Фәнни язмалар. – 2004. – Казан: РИЦ Школа, 2005. – 10–14 б.

Дания Заһидуллина // Казан утлары. – 2005. – № 7. – 188 б.

Б а һ а у т д и н о в Ф. Әмәкәй кызы Дания // Ф.Баһаутдинов. Без – Мөслим балалары. – Казан: Идел-Пресс, 2006. – 331–332 б.



Предварительный просмотр:

Г.Камалның “Уйнаш” һәм А.Островскийның “Гроза” әсәрләрендә хатын-кыз язмышлары бирелешендәге уртак мотивлар

Рус һәм татар драматургияләре дөнья әдәбиятында югары урынны алып торучы әдәбиятларның берсе. Драма жанрында иҗат итеп, әдәби үсешне матур үрнәкләр белән баетучы күренекле татар драматургы Галисгар Камал белән рус язучысы Островский олы игътибарга лаек. Галиәсгар Камал — «татар драма әдәбиятының атасы, татар сәхнәсе өчен аның башлап тууыннан 16 нчы елларгача үзенең әсәрләре белән зур байлык бирә килгән» язучы... «Ул әсәрләре белән генә түгел, үзе театр тудыру эшендә күп булышлык кылды. Сыйнфый яктан каралса, беренче революциядә кызыл газета чыгарды, революция вакытларында ул заманның уң кампанияләреннән читтә торды” дип бәяли Камалның иҗатын күренекле татар язучысы Галимҗан Ибраһимов. Чыннан да, Галисгар Камал, бөек рус язучысы Островский кебек үк, татар әдәбиятына искиткеч үрнәкләр бүләк иткән шәхесләребезнең берсе. Аның кайсы гына әсәрен алсак та, алар жанрның төгәллеге, теманың ул заман өчен актулаль булуы, сөйләменең үткенлеге белән аерылып торалар. Татар театрының профессиональ театр буларак тууы да Г. Камал исеме белән бәйле. Юкка гына Г. Тукай аны "татар Островские" дип атамаган.

Бу ике әдипнең иҗат итү чорларына игътибар итсәк, Г. Камалның драматург буларак иҗаты XIX йөз ахырында башлана, ә Островский XIX йөз урталарында драматург булып таныла. Әдәбиятка Камал XIX гасыр мәгърифәтчелеге идеяләрен үзләштергән килеш аяк баса. Аның беренче пьесалары идея-тематик яктан да, сәнгать ягыннан да узган гасыр әдәбият кысасыннан әллә ни аерылмый.

Иҗатының яңа баскычка күтәрелүе 1905 елгы революция белән бәйле. Иҗтимагый-сәяси һәм эстетик карашларның революцион-демократик эчтәлек алуы, рус классик драматургиясен тырышып өйрәнү нәтиҗәсендә әдип җәмгыятьнең асылын тирәнрәк төшенә бара. Драматург татар буржуаз җәмгыятенең эчке табигатен ачып бирү өчен комедия һәм драма жанрын сайлый. Шушы жанр аны татар драматургиясендә тәнкыйди реализм методына нигез салучы итеп таныта.

Без бүгенге чыгышыбызда Камал һәм Островский иҗатларын чагыштырырбыз, ә төгәлрәк “Уйнаш” һәм “Гроза” әсәрләрен анализлап, уртак мотивларны билгеләрбез. Иң беренче, Камалның “Уйнаш”драмасы да, Островскийның “Гроза” әсәре дә реализмның матур үрнәге булып саналалар һәм драма жанрында иҗат ителгәннәр. Ике әсәрдә дә төп игътибар хатын-кыз образына, аның бәхетсез язмышына юнәлтелгән. Камал әсәрендә Сәрбиҗамал булса, Островский әсәрендә – Катерина. Ике драматург та җәмгыятьтә яшәп килүче бозыклыкны фаш итә, шулай ук ике драмада да гаилә, акча, хыянәт темалары ачык чагылыш таба.

Г. Камалның «Уйнаш» (1910) драмасын «Бәхетсез егет»нең дәвамы дияргә мөмкин. Бу драмада кешенең бәхет, мәхәббәт кебек табигый теләкләре белән бөтен нәрсәне сату-алуга корган җәмгыять законнары арасындагы конфликт үзәккә алынган. Сәүдәдән башка бернәрсәне белмәгән Әхмәтҗан, үзенең хатыны Сәрбиҗамалны йорт каравылчысы хәлендә калдырып, читтә йөри. Ләкин Сәрбиҗамал бу «хезмәт» белән генә канәгатьләнеп яшәргә теләми, аның да кешечә, кешеләр белән аралашып яшисе килә. Ул ирен яратмый, Сәрбиҗамалның аңа карата хисләре юк диярлек. Әмма бу табигый теләк реаль чынбарлык белән бәрелешкә керә. Тормыш тәҗрибәсе булмаган, бозыклыклар турында уена да китермәгән беркатлы Сәрбиҗамал оста куелган тозакка эләгә. Азып-тузып йөргән Әнвәр бай, акчага сатылган Мәгълифә ярдәмендә, бәхетле, яңа тормыш вәгъдә итеп, аны сөяркә итеп кенә тотмакчы була. Әмма Сәрбиҗамал мондый тормышны кире кага: «Булмас. Мин үлсәм үләрмен... уйнашчы булып тормам! Сез кабахәт икән!» — дип, Әнвәрне куып чыгара. Сәрбиҗамал ахырда үзенең гамәлләре өчен үкенә: “Әй Раббым! Хәерлегә генә кыл! Урынымнан кузгаласы гына калмаган икән. Алдандым, кеше сүзенә карап алдандым...” ди.

Островскийның “Гроза” әсәрен алсак, үзәктә шулай ук хатын-кыз образы – Катерина. Ул Тихонга яратмыйча кияүгә чыккан, шуңа да ул бәхетсез. Катерина әлеге йортта үзен беркемгә кирәксез, ялгыз, бәхетсез кош кебек хис итә. Ләкин, ул бик чиста күңелле, тугъры хатын. Аның кайнанасы белән мөнәсәбәтенә игътибар итсәк, ул беркайчан аңа каршы эндәшми, киресенчә, кайнанасының дорфа сүзләренә һәрвакыт ягымлы итеп җавап кайтырырга тырыша.  Катерина – искелек белән яңалык көрәше арасында торучы образ. Ул җәмгыятьтә яшәп килүче патриархаль законнарны аңлый алмый, аның күңеле яктылыкка омтыла. Мәсәлән, аның кайнанасы Кабаниха – патриархаль законнар тарафдары. Аның фикеренчә, хатын-кыз беркайчан да иренең сүзеннән чыкмаска, аңа гел буйсынып, аның колы булып яшәргә тиеш. Ә ир-атка хәтта хатының кыйнарга, аңа сугарга да рөхсәт ителә. Кабаниха бу күренешләргә уңай карый. Аннан куркып яшәгән, һәр адымын әнисе белән киңәшләшеп башкарган Тихон да Кабаниха сүзеннән чыкмый. “Гроза” әсәрендә дә Камалның “Уйнаш” әсәрендәге кебек үк Катеринаның ире Тихон, хатынын өйдә калдырып, эшлекле сәфәргә чыгып китә.

Ике әсәрдә дә хатын-кызлар искиткеч матур, чибәр итеп сурәтләнәләр. Катерина да, Сәрбиҗамал да ялгызлыкны бик авыр кичерәләр, икесенең дә балалары юк. «Эко горе! Деток-то у меня нет: все бы я и сидела с ними да забавляла их. Люблю очень с детьми разговаривать — ангелы ведь это…» ди Катерина, балалары булмавына үкенеп. Сәрбиҗамал шулай ук ялгызлыкка түзә алмый: “Иртә торам да тирә-як тып-тын. Өйдә миннән башка бер җан иясе дә юк. Күңелгә әллә нинди авырлык килә. Бөтен гәүдәмә таш таккан шикелле була...”

Әсәрдәге хатын-кызларның дингә мөнәсәбәтен карасак, шулай ук уртак мотивларны табарга мөмкин. Катерина дингә бик нык ышана, ул даими рәвештә чиркәүгә йөри һәм шуннан күңел тынычлыгы ала. Шуңа күрә дә ул иренә хыянәтен дөнья йөзендәге иң зур гөнахларынң берсе дип саный. Сәрбиҗамалга килгәндә, аның дингә мөнәсәбәте ачык чагылмаса да, аның һәрдаим “Йә, Раббым!” дип мөрәҗәгать итүен ачык мисал итеп китерергә мөмкин. Иң кызыгы, Островский әсәрендәге Катерина тегү эше белән шөгыльләнергә ярата, буш вакытында һәрвакыт нидер тегә, эш белән онытылырга тырыша. Камал әсәрендә исә Сәрбиҗамалның артык тегү-чигү эшләре белән мавыгуы турында күренешләр булмаса да, дүртенче күренештә хозяинның “Кызым, син кергәндә әйткән идең, “мин портниха, дип. Мин шуның өчен сиңа квартираны арзан биргән идем” дип әйтүе бу ике образ арасында яңадан охшаш мотивлар табарга булыша.

Яңадан Камал әсәренә әйләнеп кайтсак, саф күңелле бу хатын матур хыяллары җимерелүне бик авыр кичерә, һәм аның язмышы фаҗига белән тәмамлана. Әнвәр исә, «акча бетмәсә, Сәрбиҗамаллар бетмәс» дип, бозыклык дөньясында яши бирә. Ә Островский әсәрендә исә Катерина шулай ук үзенең кылган гамәлләре өчен чын күңеленнән борчыла, ә иң мөһиме, ул беренче чиратта үзе өчен түгел, ә мәхәббәте Борис язмышы өчен кайгыра. Катеринаның да язмышы фаҗига белән тәмамлана, ул суга ташланып, үлә.

        Шуны  да искәртеп узу урынлы булыр: табигать, пейзаж роле ике әсәрдә дә зур урынны алып тора. Островский әсәрендә ул хәтта көчле позициягә, ягъни әсәрнең исеменә чыгартылган. Ике әсәрдә дә күк күкрәү күренеше бар. Һәм бу күренешләр, чын мәгънәсендә, Катерина белән Сәрбиҗамалның эчке дөньясын, аларның күңел халәтен тасвирлый. Ике әсәрнең дә ахыргы бүлекләренә игътибар итик. “Тышта бик каты күк күкри. Сәрбиҗамал, урыныннан сикереп торып, бер кулын әллә кая таба сузып, чәчләре тузгыган хәлдә “аһ” дип кычкырып, бер почмакка барып поса. Яшен һаман ялтырап китә. Сәрбиҗамал, әллә нәрсәдән куркып, кире чигенә... Күк күкри, яңгыр ява башлый.” Ә Островский әсәренә килсәк, яшенне хәтта әсәрдәге аерым образ итеп тә карарга мөмкин. Автор табигать белән кеше арасындагы бәйләнешне искиткеч оста күрсәтә. Катерина да табигатькә гашыйк, ул кечкенәдән бакчаларда йөрергә, тирә-якка сокланырга ярата. Димәк, ике әсәрдә дә яшен, күк күкрәү төп геройларның эчке дөньясын, күңел халәтен ачып бирә.

Акча темасы, ягъни бөтен җәмгыятьне кулда тотып, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең астын өскә китергән «сары шайтан» мәсьәләсе,— Г. Камал әсәрләрендә төп темаларның берсе. «Уйнаш» драмасында да ул бик кискен куела. Моңа шул чор матбугаты да игътибар итә: «Уйнаш» китабында зур шәһәрләрдә акчалы, әмма мәгърифәтсез гаиләләр эчендә бик еш очрый торган хәлләр тасвир ителә... Изгелек вә явызлык, бәхет вә бәхетсезлек акча бәһасенә йөртелә, акчага һәрнәрсә сатып алып була дип ышанганга, алар әллә никадәр семьяларның намусын пычрата вә сәгадәтен җимерәдер. Сәрбиҗамал үзен шундый хәлдә калдыруда Әнвәргә ярдәм иткән Мәгълифәне «бәдбәхет, убыр, дәҗҗал» дип атый. Бу сүзләр Г. Камалның моннан соң язылган икенче әсәренә — «Дәҗҗал»га кереш кебек.
«Уйнаш», «Дәҗҗал» әсәрләре, таррак күләмдә булса да, буржуаз чынбарлыкта шәхес һәм җәмгыять арасында тирән, килешмәс конфликт ятуын күрсәтәләр. Соңрак язылган «Кайниш», «Көндәш», «Өйләнәм — ник өйләндем» кебек әсәрләрендә дә Г. Камал буржуаз җәмгыятьнең кешелексезлеген, кешелектән чыгарылган типларны сурәтләвен дәвам итте.

Акча темасы Островский әсәрендә ачык чагылыш таба. Катеринаны ихластан яраткан кебек тоелган Борис та, акчаны кеше тормышындагы иң зур бәхет дип саный. Әбисеннән калган милекне алу өчен ул һәрдаим абыйсы белән яхшы мөнәсәбәтләр корырга тырыша, иң авыр вакытында үзенең сөйгәнен ташлап китә. Шулай ук, Катеринаның әти-әнисе тарафыннан нәкъ менә акча бәрабәренә кияүгә бирелүе – моның ачык мисалы.

Г. Камалның татар театрын үстерү юлындагы тагын бер мактаулы эше драматургия тарихында зур урын тоткан рус һәм дөнья классикларын тәрҗемә итүдә күренде. Аның тәрҗемәләренең төп үзенчәлеге шунда: ул һәрвакыт югары идея-эстетик дәрәҗәдәге әсәрләргә мөрәҗәгать итте, милли театрны шул рухта үстерергә омтылды. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: Камал бөек рус язучысы А. Н. Островскийның “Гроза”  әсәрен «Яшенле яңгыр» дип тәрҗемә итеп, матур үрнәк булдырды.

Нәтиҗә.



Предварительный просмотр:

Сл1. Күпмәдәниятле белем бирү - укучыларда дөньяның һәм үз иленең күптөрлелеге турында күзаллаулар формалаштыру процессы; мәдәни аерымлыкларга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү; башка мәдәният ияләре белән продуктив хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерү.

Сл2. Программаның максаты: Россия Федерациясендә үз этномәдәни мирасын саклый торган һәм заманча күпмилләтле тирәлектә актив эшчәнлек алып барырга әзер булган, башка мәдәниятләрне аңлауга омтылган шәхес формалаштыру нигезендә уңайлы полимәдәни белем бирү системасын булдыру. Халыкның барлык социомәдәни төркемнәре вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә ярдәм итә торган уңайлы демократик һәм гуманистик социаль климат тәэмин итү.

Сл3. Россиянең барлык регионнары һәм территорияләре өчен күпмәдәниятле белем бирү үсеше проблемасы актуаль. Теге яки бу территориядә халыкның күпмилләтле булуы нинди шартларда барлыкка килүенә карамастан - ул тарихи яктан формалашканмы яки миграция процесслары нәтиҗәсе барлыкка килгәнме- бүгенге мәгариф өлкәсендә баланслы сәясәт кирәк. Ул күп милләтле Россия җәмгыятендә мәдәниятара диалогның катлаулы шартларыннан чыгып, милләтара мөнәсәбәтләр гармониясен проектлаштырырга булыша.

Сл4. Социаль-икътисадый реформалар һәм Россиядә дәүләт мәгариф системасын модернизацияләүнең беренче этаплары шартларында милли казанышларның региональ модельләрен стимуллаштыруны үз эченә алган укыту һәм тәрбияләүдә этномәдәни алымнарның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе тупланды.

Сл5. Полимәдәни (полилингваль) белем бирү системасында Россия мәгарифенең гамәлдәге барлык дәрәҗәләре - мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү тәкъдим ителгән. Бу системаны оештыруны һәм аның эшчәнлеген тәэмин итүче төп институт булып дәүләт тора. Полимәдәни белем бирү системасын булдыру барлык дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте органнарының, фәнни һәм мәгариф учреждениеләренең, иҗади берлекләрнең, иҗтимагый һәм дини оешмаларның көчләрен берләштерүне күздә тота.

Сл 6.Чаралар системасы:

2009-2010 елларда Программаны тормышка ашыруның пилот проекты яисә беренче этабы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  1. этномәдәни белем бирүнең торышын һәм аның Россия Федерациясенең өч субъектында үсеш перспективаларын анализлау (дәреслекләр һәм укыту-методик материаллар, квалификацияле педагогик кадрлар белән тәэмин ителешне бәяләү, төбәк база уку планнарының этномәдәни параметрларын анализлау, этномәдәни белем бирү өлкәсендә региональ җайга салуның торышын гомумиләштерү; мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең һәм гомуми белем бирү уку йортларында укучыларның этномәдәни белем дәрәҗәсен бәяләү;
  2. этномәдәни мәгарифнең социаль ихтыяҗын билгеләү максатында халыкны социолингвистик яктан тикшерү;
  3. күпмәдәниятле белем бирү системасы өчен полилингваль модельләр, методикалар һәм мәгариф технологияләре эшләү (мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә чит тел буларак рус телен укыту методикасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү;

слайд.

  1. мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә РФ халыклары телләрен укыту методикасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү;
  2. РФ составындагы республикаларның дәүләт телләре сыйфатында РФ халыклары телләрен укыту методикасын эшләү;

Сл. Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныфында полимәдәни белем бирү модельләрен сынау (эксперименталь дәреслекләр һәм уку материаллары кулланып, эксперименталь һәм контроль мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә уку һәм тәрбия процессы нәтиҗәләрен мониторинглау һәм анализлау; ачык мәгълүмат чыганакларында полимәдәни белем бирү модельләрен фикер алышуны оештыру).

Сл. Полимәдәни белем бирү системасын үстерүнең эксперименталь этабы 2011-2020 елларга планлаштырыла торган түбәндәге чараларны үз эченә ала:

күпмәдәниятле мәгариф системасында эшләү өчен педагог кадрларны әзерләү, квалификацияләрен күтәрү һәм яңадан әзерләү программаларын апробацияләү, тәкъдим итү һәм бастырып чыгару; этномәдәни белем бирүнең торышын һәм аның Россия Федерациясенең барлык субъектларында үсеш перспективаларын анализлау; Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә идарә итү, фәнни-педагогик һәм педагогик кадрлар өчен күпмәдәниятле белем бирү проблемалары һәм перспективалары буенча семинарлар уздыру; мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә һәм Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә гомуми белем бирү мәктәбендә полимәдәни белем бирүнең эксперименталь модельләрен әзерләү; мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә һәм Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендәге гомуми белем бирү мәктәбендә полимәдәни белем бирү модельләрен сынау.

СЛ. полимәдәни белем бирүнең бербөтен системасын гамәлгә кертү этабы 2014 елдан планлаштырыла торган түбәндәге чараларны үз эченә ала: Төньяк Осетия-Алания Республикасында, Татарстан Республикасында, Чечня Республикасында һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә мәктәпкәчә һәм гомуми полилингваль (полилингваль) белем бирү системасын этаплап төзү; Төньяк Осетия-Алания Республикасында, Татарстан Республикасында, Чечня Республикасында һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә полимәдәни (полилингваль) белем бирү системасы өчен эшләнгән программа һәм укыту-методик комплектларга экспертиза, рекомендация һәм бастырып чыгару; Россия Федерациясе төбәкләрендә күпмәдәни (полилингваль) мәктәп өчен педагогик кадрлар әзерләү өчен билгеләнгән һөнәри белем бирү системасын булдыру; Россия Федерациясе төбәкләрендә күпмәдәни (полилингваль) мәгарифкә фәнни-методик ярдәм күрсәтү системасын булдыру; күпмәдәни (полилингваль) мәгълүмати озату системасын булдыру.

Программаны гамәлгә ашыруны координацияләү һәм тикшереп торуны полимәдәни белем бирү буенча фәнни-методик совет гамәлгә ашыра, аңа мәгариф, фән һәм мәгариф учреждениеләре белән идарә итүнең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре керә. Совет: Программаны гамәлгә ашыру гамәлләренең барышын анализлый, аларны коррекцияләү буенча тәкъдимнәр кертә; Программаны гамәлгә ашыруны оештыру, мәгълүмати һәм фәнни-методик тәэмин итүне гамәлгә ашыра; күпмәдәни белем бирү системасын үстерү буенча кызыксынучы министрлыклар үзара хезмәттәшлеген координацияли; Программаны гамәлгә ашыру барышы турында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен хәбәр итә.



Предварительный просмотр:

                                        Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү

Тел- ул аралашу коралы гына түгел, ә “фикернең төгәл чынбарлыгы” һәм “гамәли аң” да булып тора. Төп вазифасы- кешеләр коллективында үзара хәбәрләшү, мәгълүмат аңлашу системасын тәэмин итү. Тел- фикерләүне үстерүнең формасы һәм коралы. Чыгышымны күренекле галим, педагог К.Д.Ушинскийның сүзләре белән башлыйсым килә. Ул болай ди :”  ...укучыда тел сәләтен үстерергә телисең икән, аның фикерләү сәләтен үстерергә кирәк”

        Сл2. Рус балаларына татар сөйләмен өйрәткәндә, татарча уйларга өйрәтү бик кирәк. Шулай ук методистлар, балаларга башта белем бирергәме, әллә осталык һәм күнекмәләрме, дип баш вата. Кайбер методистлар баланы сөйләшергә өйрәткәнче үк, ул лексика һәм грамматика өлкәсендә берникадәр белем тупларга тиеш дип санадылар, кайберләре исә телгә өйрәтүнең интенсив сөйләм эшчәнлеге җирлегендә алып барылуын өстен күрде.

        Татар телен чит тел буларак гамәли өйрәнүгә бурычларын чишү өчен, методикада беренче планга сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзләштерү буенча белем һәм күнекмәләрне формалаштыру һәм эзлекле итеп үстерү мәсьәләсе куела. Димәк, рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә, беренчедән, укучыларны татар сөйләмен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үз фикерләреңне татарча дөрес итеп җиткерә белергә тиеш.  

     Сл3. Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, коммуниктив принципны беренче урынга куярга кирәк, чөнки тел укытканда төп бурыч – укучыны иркен аралашырга, ул телдә дөрес итеп сөйләшергә, сөйләргә һәм язарга өйрәтү. Рус телле укучыларны татарчага өйрәтүдә уңышка нәкъ менә коммуникатив принципка нигезләнгән методика белән эшләүче укытучылар ирешәләр дә инде.

        Коммуникатив метод – аралашуга, җанлы сөйләмгә таяна торган методик алымнар комплексы. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш. Чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела. Бу метод биш төп принципка нигезләнә: сөйләм - фикер активлыгы, функциональлек, индивидуальләштерү, ситуативлык, яңалык. Дәресләрдә шушы методны төп юнәлеш итеп алу телне өйрәнүдә бик нәтиҗәле.

Сл.Рус телле мәктәп шартларында укучыларны түбәндәге эш төрләренә өйрәтергә кирәк:

1.     Катлаулы булмаган татар сөйләмен аңлау.

2.     Үз фикереңне татар телендә белдерергә өйрәтү.

3.      Телдән һәм язма сөйләмдә башка кешенең фикерен аңлатып бирү.Санап кителгән аралашуга корылган осталык һәм күнекмәләрне укучыларда белем туплау юлы белән акрынлап булдырырга кирәк. Бу очракта теоретик материалларга караганда сөйләм үстерү күнекмәсенә өстенлек бирелә. Димәк, рус мәктәпләрендә татар телен укытуның төп үзенчәлеге материалны коммуникатив юнәлеш буенча өйрәтү.                                        

Сл. Коммуникатив принцип тел материалын җөмләләр яки бәйләнешле текстлар эчендә өйрәтүне таләп итә. Аралашу вакытында сөйләм эшчәнлеге төрләре үзара бәйләнештә була. Бу күренеш процессның ике яклы булуы турында сөйли.

        Рус мәктәпләрендә сөйләшергә өйрәткәндә, әйтелешне камилләштерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия, чөнки сөйләү авазлар ярдәмендә белдерелә. Татар һәм рус теленең авазлар төзелеше арасындагы аермаларны исәпкә алырга кирәк. Татар телендә рус теленең кайбер авазлары юк, аның каравы, рус телендә булмаган авазлар ( ә,ө, ү, ң, җ,һ ) татар телендә бар. Рус теле авазлары белән чагыштырганда, татар авазлары әйтелешенә аеруча хас үзенчәлекләре бар. Татар сузыклары тел артындарак ясала. Мәсәлән: русча (а) сүз башыннан ераграк торучы иҗекләр азагындагы татарчасына якын.Татар сүзләренең баш иҗекләрендә бу аваз русча аваздан “о” лашканрак булуы белән аерыла ( атлар, балалар).

Сл. Сөйләү коммуникатив процессының төп компоненты булып тора.Сөйләү белән тыңлап аңлауның уртак яклары бар. П.П. Блонский бу хакта болай ди: “ Сөйләүче белән тыңлаучы икесе дә сөйли, ләкин берсе – кычкырып, берсе – эчтән.

 Сөйләү – кешенең эчтәге фикерләрен, уйларын кешегә, дустына әйтү.

Сөйләү – аралашуның бер функциясе. Ул икегә бүленеп бирелә. Телдән сөйләм – ул тыңлап аңлау һәм сөйләү аша бара, ә язма төре язу һәм уку белән бирелә. Телдән сөйләмнең ике формасы : диалогик һәм монологик формалары бар. Диалогик сөйләмне әһәмиятлерәк дия алабыз, чөнки монолог диалогтан соң килә. Диалог – ике яки берничә кешенең аралашуы аша бирелә.

Сл. Методистлар әйтүенчә, диалогик сөйләм түбәндәге этапларга бүленә:

1.гади сораулар куя белү һәм җавап бирү:

-Син кайда яшисең?

- Мамадышта.

2. ике репликадан торган диалогик бердәмлек яки микродиалоглар төзү.

3. хикәя ысулларын кулланып лексик тема буенча киңәйтелгән диалог төзү.( макродиалог)

4. ирекле әңгәмә кору.

 Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә төрле типтагы репликаларны белү кирәк. Аларны 4 төргә бүләләр:

1.     Хәбәр итү репликасы. Аңа сорауга җавап, әңгәмә керә.

2.     Сорау репликасы. Каршы сорау, кабатлап сорау, гаҗәпләнү керә.

3.     Өндәү репликасы. Аңа чакыру, тәкъдим итү,үтенеч, теләк белдерү.

4.     Тойгы репликасы.Аңа шатлану, гаҗәпләнү, икеләнү керә.

    Җанлы сөйләмдә реплика төрләре тыгыз бәйләнгән, чөнки бер үк диалогта төрле хисләр белдерелә һәм төрле мәгълүматлар җиткерелә. Димәк, бер үк сөйләмдә сорау, раслау, шатлану, чакыру һәм башка репликалар кулланырга мөмкин.

         Сл. Монологик сөйләмгә өйрәтү.

Берничә сөйләм берәмлегеннән торган, бер яки ике зат тарафыннан сөйләнгән сөйләм – монологик сөйләм була. Диалогтан аермалы буларак монологик сөйләм өзлексез бара. Фикер сөйләү белән бергә оеша. Икенче телгә өйрәткәндә монологик сөйләмнең түбәндәге төрләре бар:

1.     Тасвирлау. Ул -  моналогик сөйләмнең, кем яки нәрсә турында, аның сыйфатлары, үзенчәлекләре турында сөйләү тора.

2.     Хикәяләү. Башлангыч чорда ул төп рольне үти. Хикәя төзү өчен ирекле тема да бирелергә мөмкин. Мәсәлән: ял көнен ничек үткәрүегез турында хикәя төзегез.һ.б.

3.      Хәбәр итү – факторларны  объектив рәвештә бәян итергә әйтелә. Алар тулы булсын өчен, әйткәнне аңлата һәм дәлилли, сәбәбен аңлата,  сүзләрнең кирәклесен генә сайлый белергә тиеш.

4.     Укыганны яки тыңлаганны сөйләп бирү – монологик сөйләмне үстерүдә иң киң таралганы. Коммуникатив методикада моналогик сөйләм күнекмәсен үстерү берничә этапка бүленеп бирелә.

Укучыларның бу төр күнекмәләрен үстерү өчен, укытучы төрле биремнәрдән һәм ситуацияләрдән файдалана ала.

Шулай итеп, монологик сөйләм өчен тасвирлау, хикәяләү, фикерне әйтү һ.б. мөһим. Ягъни монологик сөйләмне үзләштергәндә, укучылар бәйләнешле текст белән эш итәләр. Бу исә аларда логик фикерләүне үстерә. Шул рәвешле балада телгә,сөйләмгә карата үсеш формалаша. Ул аны дөрес, төгәл, ачык һәм логик яктан эзлекле итеп төзиячәк һәм укыячак.

Сл. Барлык лексик-грамматик материал диалоглар һәм аралашу аша үзләштерелә. Үрнәк  диалог белән эшләү этабында түбәндәге биремнәрне тәкъдим итәргә була:

1.Диалогны тыңлау. Сүзләрнең әйтелешен һәм репликаларның интонациясен истә калдыру.

2.Диалогны рольләргә бүлеп уку.

3.Диалогны рус теленә тәрҗемә итү.

4.Тиешле репликаларны өстәп диалогны уку.

5.Җәяләр эчендә бирелгән сүзләрне тиешле формага куеп, репликаларны уку.

6.Контексттан чыгып, диалогның репликаларын мөстәкыйль рәвештә тулыландыру.

Монологик сөйләмгә өйрәтүдә түбәндәге эш төрләрен кулланырга мөмкин:

1.Текстның нинди темага караганын әйтү.

2.Текстның төрен билгеләү(тасвирлау, хикәяләү, хәбәр итү, фикер йөртү, искә төшерү, диалог, полилог һ.б)

3.Тексны укып, төп җөмләне табу.

4.Текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

5.Текстны кисәкләргә бүлү һәм аларга исемнәр уйлап табу.

6.Текстның төп фикерен билгеләү һ.б.

       

Сл.. Чит тел өйрәтүдә коммуникатив уеннар

          Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында  коммуникатив уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Чөнки  балалар уены чын тормышны чагылдыра. Уенда балалар үзләре хыялланган, күз алларына китергән хәлләрне, вакыйгаларны тудыралар. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Хәтта бала бер ялгызы гына уйнаганда да курчагы белән сөйләшеп, әллә никадәр җөмлә әйтеп бетерә. Ә дәрестә балага күп вакыт ике - өч сүзне кушып әйттерү дә бик кыен була, кайберләрен исә бөтенләй сөйләштереп булмый.  Шушы хәлдән чыгу юлыннан коммуникатив уеннарны куллану отышлы.

         Сл. Коммуникатив уен - текстны рольләргә бүлеп уку яки хикәяне сәхнәләштерү дигән генә сүз түгел. Коммуникатив уен - уйланылган (шартлы), проблемалы ситуацияләр барлыкка китерү һәм аларны уйнау (чишү) дигән сүз.

         Ситуация сөйләмгә этәргеч була. Мондый уеннарда укучыда фикерләү процессын активлаштыру нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Эш-хәрәкәтләр белән әйтелгән сүзләр хәтердә ныграк сеңеп кала. Хәрәкәтләр белән башкарылган сөйләм әйтелгән, уйланылган образны (сурәтне) җанлырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Коммуникатив уеннар- сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә (диалог) яки күмәк сөйләмгә (полилог) тарту максатыннан үткәрелә.

             Сл. Коммуникатив уеннарны оештыру өчен укытучы иң элек балаларнын нинди уеннар белән мавыгуын, кызыксынуын, яшь үзенчәлекләрен белергә, уйный белүләрен өйрәнергә тиеш. Уен - кайбер балалар өчен фантастика, кайберләренә күңелле ял итү чарасы булып тора. Бер бала да уенда белем һәм яңа мәгьлүмат алам дип уйламый. Шуңа күрә укытучы коммуникатив уеннар оештырып, традицион дәрес кысаларыннан читләшергә һәм баланы хыялый уен дөньясында йөртеп, сөйләмгә тартырга тиеш. Коммуникатив уеннар вакытында белемне, белгән сүзләрне төрле шартларда гамәли кулану мөмкинлеге күпкә арта, укучы эзләнә, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала. Уен вакытында анда катнашучылар бер-берсенә ярдәм итә, белгәннәре белән уртаклаша. Бу укучыда игьтибарлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары һәм горурлык хисе тәрбияли.

          Коммуникатив уеннарны төрле формада үткәрергә мөмкин. Төркемнәргә бүленеп уйнау (әйтик, гаилә, ял итүчеләр), уен – эзләнү (җитмәгән информацияне табу), уен - фантазия  (класс бүлмәсе офиска яки кунакханә бүлмәсенә әйләнә). Коммуникатив уеннар балаларга аралашу өчен реаль шартлар тудыра, шулай итеп класс бүлмәсеннән чын реаль тормышка күпер сала.

        Йомгак

      Хәзерге вакытта укучыларда киң мәгълүматлы җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерү буенча эш дәвам иттерелә. Укучылар текст, күрмә – график рәсемнәр, хәрәкәтле, яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыта; презентация материаллары әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерә; укучыларда, компьютер яисә мәгълүмати – коммуникатив технологияләрнең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре камилләшә.

       Коммуникатив алым кулланып үткәрелгән дәресләр  укучыларга телне аралашу чарасы, дөньяны һәм үзен танып белү, иҗади һәм актив, дөрес итеп аралашырга мөмкинлек бирә.

        Йомгак итеп шуны әйтеп була, әгәр укытучы дәресләрендә тиешле алымнар кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, коммуникатив технология элементларын дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез укучыларның татар телендә камил сөйләшүенә ирешәчәк.

Кулланылган әдәбият

  1. Әсәдуллин А.Ш. Татар сөйләме: 5 нче с-ф: Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен. – Казан: Мәгариф, 2002. -  231 б.
  2. Габдинова З. Заманча технологияләр кулланып // Мәгариф. – 2014 - № 5.    
  3.  Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар:1-11нче сыйныфлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
  4. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татарский язык. Интенсивный курс. – Казан: Хәтер, 1999.
  5. Хайдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту. – Яр Чаллы, 2015. -52б.
  6. Хайдарова Р.З., Малафеева Р.Л. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар). -  Казан, 2014.
  7. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку  как  неродному. –  Казань:  Изд-во  ТаРИХ,  2000.  –  479  с.
  8. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367 б.
  9. Харисов Ф.Ф. Основы методики обучения татарскому языку как неродному. – СПб: филиал издательства «Просвещение», 2001. – 431 с.



Предварительный просмотр:

Слайд 1. Элек-электән барлык халыклар мәдәниятендә диярлек яраткан төсләрнең билгеле бер гаммасы барлыкка килә башлый. Милли төсләр тарихи яктан аңлатыла һәм алар халыкның характерына һәм темпераментына, аның әйләнә-тирәсендәге табигатенә бәйле дип карала. Мәсәлән, испаннарның кызыл-сары-кара төсләре һәм финнарның тыныч ак-зәңгәр төсләрен искәртеп узарга мөмкин. Экваторга якынайган саен,  халыкларның төсләр буенча ачык төстәге тезмәләргә тартылуы шулкадәр зуррак. Төсләр аңлатылышы  билгеле бер халыкның әйләнә-тирә табигатькә, халыкның темпераментына, гореф-гадәтләренә бәйле ышануларында, эстетик нормаларына һәм дини карашларына, кием-салым һәм көнкүреш әйберләрендә, сәнгать әсәрләрендә чагылыш таба.

Слайд 2. Инглиз халкында да төсләр аерым бер мәгънәгә ия. Иң беренче, кызыл төстән башлыйк. Күпчелек кешеләрдә Англия, Бөекбритания, Берләшкән корольлек сүзләре белән барлык танылган истәлекле урыннар, атрибутика, мәсәлән, ике катлы автобус, Big Ben, телефон будкалары һ.б. ассоциацияләнә. Бу әйберләрнең күбесе, ничек кенә булмасын, кызыл төс белән бәйләнгән. Англияне яулап ала алмаган Наполеон Бонапарт, гәрчә бу турыда бөтен гомере буена хыялланса да, ачуы килеп: «Кызыл төс – Англия төсе. Ул монда бөтен җирдә. Бу мине чыгырымнан чыгара" дип әйткән.

Слайд 3. Бөекбритания атрибутикасында кызыл төс берничә сәбәп аркасында шактый популяр. Нәкъ менә кызыл төсне сайлауның төп сәбәпләренең берсе булып Бөекбритания климаты тора. Элек ел әйләнәсендә диярлек корольлектә күзәтергә мөмкин булган көчле томаннар аркасында кызыл төс альтернатив карар булган. Халыкка уңайлы булсын өчен кызыл төскә телефон будкалары, почта ящиклары, ике катлы автобуслар буялган. Кызыл роза, милли флаг кебек символлар тарихи төсләргә бәйле. Кызыл роза Тюдоров ыруының символы булган. Милли флаг - илнең күк яклаучысы Изге Георгийның кызыл тәреле ак тукымасы. Изге Георг батырлык символы. Архитектур биналар башка материаллар белән чагыштырганда чагыштырма арзанрак булганга күрә кызыл төстән төзелгән. Кызыл мундирлар тактик әһәмияткә ия: кызыл мундирда кан күренми, бу исә алга таба көрәшергә ярдәм итә.

Инглизләр кызыл төсне тормыш энергиясе, яшьлек, физик көч, шатлык һәм бәйрәм символы дип саный. Инглиз халкы ышануында ул бары тик уңай хис-кичерешләр генә белдерә.

Слайд 4. Ак төс борынгы заманнарда ук инглиз халкында билгеләп үтелгән һәм үзенчәлекле төс буларак аерып алынган. Кызыл һәм кара белән бергә ул төп төсләр триадасына керә. Ак төснең борынгы символик мәгънәләре нигездә уңай: ак төс - һәртөрле бәхет, шатлык, сафлык, сәламәтлек, нәсел, тынычлык, татулык дигәнне аңлата. Борынгы заманда төссез яки гади ак матдәләрне ак матдәләр дип атыйлар. Суның төсе дә ак дип кабул ителгән, чөнки ак төс су бирә торган байлыклар белән дә бәйләнгән. Моннан ак төснең мәгънәсе чисталык, гөнаһсызлык, фетнәсезлек символы буларак аңлашыла. Ак төс - иблис һәм явыз көчләр төсенә каршы торучылар һәм яхшы хуш исләр төсе ул. Британиядә борынгыдан ак төс - гыйффәт, сафлык һәм мәңгелек дигәнне аңлата. Ак төс диндә дә киң кулланылган. Друидларның, соңрак руханиларның киемнәре һәрвакыт ак төстә булган. Бу тынычлык һәм чисталык дигәнне аңлата. Шуңа бәйле рәвештә инглиз халыкнад фразеологик берәмлекләр дә барлыкка килгән. as white as milk, as snow, as wool - ап-ак, чиста, гөнаһсыз.

КАРА төс. Күпчелек халыкларда кара төс семантикасы нигездә тискәре. Моны физиологик сәбәпләр белән аңлатырга мөмкин. Кара күк йөзе, караңгылык, тирән чокырлар, мәгарәләр, тарлавыклар, янган агач, сазлык пычрагы - болар барысы да кешедә инстинктив курку һәм җирәнү тудыра; кара күк кешенең энергиясен йота һәм, үзеннән-үзе куркыныч янап, аның күз карашын көчсезләндерә. Инглиз-телле илләрдә кара төс - төн төсе, үкенү, курку һәм явызлык төсе. Төннең җиде өлеше түбәндәге фразеологик берәмлектә күренә: as black as hell (as night, witch, midnight) - very dark, completely dark. Кара төс ярсуны, ачуны һәм начар кәефне белдерә: to look black.

Яшел төс. Яшел төс кояш нуры спектрында аерым урынны алып тора: ул нәкъ менә дәртләндерә һәм тынычландыра торган төсләр арасында, актив һәм пассив төсләр арасында урнашкан. Британия илләрендә яшел төс чәчәк ату һәм стабильлек дигәнне аңлата. Акча шулай ук яшел төстә.. Хәер, икенче яктан, 19 гасыр уртасында кайбер Европа илләрендә банкротларны яшел төстәге эшләпәләр кияргә мәҗбүр иткәннәр, мондый кешеләрне green hats дип атаганнар. Кайвакыт яшел төс кешенең ирекле хәрәкәтләре турында сөйли: to give smb the green light - to give smb permission to do smth. Яшел төс таркалу, уңышсызлык һәм канәгатьсезлек кебек символик мәгънәгә дә ия. Моннан тыш, яшел төснең аеруча якты символикасы сәламәтлек һәм яшьлек белән бәйле.

Зәңгәр төс. Гете фикеренчә, зәңгәр төс - "пассив" төсләр рәтенә керә. Европа мәдәниятендә зәңгәр төс даимилек, тугрылык, гадел хөкем, камиллек мәгънәләрен бирә. Зәңгәр төсләр батырлык һәм өстенлекне символлаштыра. Зәңгәр төс король хакимияте һәм югары катламнан булуы белән ассоциацияләнә; blue blood эпитеты югары катлам вәкилләре өчен кулланыла. Зәңгәр шулай ук курку, буталчыклык мәгънәләренә дә ә ия: