Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның функциональ грамотолылыгын үстерү алымнары.
Әлеге докладымда укучыларның функциональ грамотололыгын үстерү өстендә алып барган эш тәҗрибәм белән уртаклаштым. Укучыларымда текст, әсәрләрне аңлап уку сыйфатын үстерү максатыннан, бик күп алымнардан, технологияләрдән файдаланам.Шуларның кайберләрен генә әлеге чыгышымда атап киттем.Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көн укучысы үзе теләгән әйберне генә эшли, ъзенщ кызык тыелган щсщрне генщ укый.. Шуның өчен безнең максат: укучыларда аңлап укуга кызыксыну уяту.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
funktsional_gramotalylyk_tiksheru.docx | 246.49 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның функциональ грамотолылыгын үстерү алымнары.
Галимуллин Ильназ Роберт улының туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы.
Аннотация.
Әлеге докладымда укучыларның функциональ грамотололыгын үстерү өстендә алып барган эш тәҗрибәм белән уртаклаштым. Укучыларымда текст, әсәрләрне аңлап уку сыйфатын үстерү максатыннан, бик күп алымнардан, технологияләрдән файдаланам.Шуларның кайберләрен генә әлеге чыгышымда атап киттем.Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көн укучысы үзе теләгән әйберне генә эшли, ъзенщ кызык тыелган щсщрне генщ укый.. Шуның өчен безнең максат: укучыларда аңлап укуга кызыксыну уяту.
Һәр чорда да укытучылар алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. Икенче буын ФДБС буенча да укучыларны төрле эшкә җәлеп итү аша, аларның фикерләвен, сөйләмен, рухи үсешен тәэмин итү бурычы билгеләнде. Без укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтергә тиеш. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып үсәчәкләр.
“Кешегә бетмәс –төкәмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк “, - дип язган моннан күп еллар элек Л.Н.Толстой. Бүгенгесе көндә дә бу фикерләр белән килешми мөмкин түгел. Яңача укыту технологиясенең нигезендә укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә, шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Ә иң мөһиме – укучылар дәреснең һәр этабында логик яки иҗади фикер йөртсен өчен шартлар тудырырга кирәк.
Бу бурычларны туган тел һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соңПедагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерүгә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү, укучыларга алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.
Минемчә, 10-15 ел педагогик стажы булган һәр укытучы үзенә генә хас булган эш алымнарын кулланып, иҗади рәвештә эшли. Педагогик технологияләрнең төрлесен кулланып карыйбыз, аларга үзгәрешләр кертәбез, кечкенә генә ачышлар ясыйбыз. Шулар нәтиҗәсендә, һәрберебезнең “үз технологиясе” туа. Нинди генә чаралар куллансак та без, укытучылар, иҗади фикер йөртүче шәхес тәрбияләү максатын күздә тотарга тиешбез.
“Иҗадилык – үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә”, - ди ул.
Тел укытучысы буларак, мине һәрвакыт бер сорау борчыды: “Ничек итеп укучыларда әдәби әсәрне аңлап укырга өйрәтеп була?”.Укучы текстны аңлап укыган очракта гына,көтелгән нәтиҗәгә ирешеп була. Эзләнү нәтиҗәсендә мин нәтиҗәле (продуктив) уку технологиясе белән таныштым.Бу технология нигезендә текст белән эшләүне 3 этапта оештырам.Беренчесе – укучыларны әсәрне кабул итәргә әзерләү,укучыларда теләк, мотивация булдыру. Әсәрне укыр алдыннан иң элек укучыларның игътибарын әсәрнең исеменә, язылган елына, автор яшәгән чорга юнәлтәм, яисә укылачак әсәр сюжетына туры килә торган картина тәкъдим итәм һәм шулар буенча әңгәмә оештырам.Шулай ук, укылачак әсәрнең эчтәлегеннән җыелган сүзтезмәләр биреп,шулардан телдән хикәя төздерәм. Һәрбер төркем үз хикәясен укый,авторныкына кайсы якынрак булуы әсәрне укыганнан соң чагыштырыла.
Яисә,гади генә менә шундый ысулны да кулланырга мөмкин.Укучыларга тема буенча төрле картиналар тәкъдим итәм.
Иң элек шундый сорау тәкъдим итәм :”Әлеге рәсемнәрне нәрсә берләштерә?”
Укучылар бу шигырьләрнең авторы Муса Җәлил булуын әйтергә,шигырьләренең исемнәрен атарга тиешләр. Дүртенче рәсемне күрсәтеп “Бүген нинди шигыре белән танышырбыз?” дигән сорау белән рәсем буенча фикер алышу үткәрәм.(М.Җәлил “Серле йомгак”)
Икенче этапта - текстны аңлап укуларына ирешүне тәэмин итү.
Әсәрне уку вакытында автор белән, андагы геройлар белән бәхәскә,диалогка керергә мөмкин, сүзлек эше алып барырга яисә алда нәрсә көтеләчәген укучыларның үзләреннән сорарга, фаразлатырга мөмкин. Аңлашылмаган сүзләргә, фразеологик әйтелмәләргә аңлатма бирә барырга. Төрле таблиөаларны тутыра барырга да мөмкин.
Өченче этап ул - текстны укып чыкканнан соң, укучыларның белемнәрен тикшерү, әсәрне ничек итеп аңлауларын тикшерү. Әлбәттә,тикшерүнең дә бик күп юллары бар.Мәсәлән, тест уздыру, бер – береңә сорау бирү һ.б. Минем яратып куллана торган ысулым “Кая логика?” диеп атала.Укучыларга әсәр эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр тәкъдим итәм.Алар әсәр эчтәлегенә бәйле рәвештә бирелгән рәсемнәр буенча вакыйгаларны әйтә белергә тиешләр.Мәсәлән:
1.Кыш җитте,тик менә Мирбат абый гына ни хәл итсен,һаман да шул ямаулы башы белән йөрүен дәвам итте.Теге цирктагы клоун төсле кызыллы – яшелле бүркен киеп.
4. Автор кипкән ботак белән кемне чагыштыра?
“Бу кипкән ботак миннән дөнья бәясе каерачак.10 ел эзләдем бит мин бу бүрекне”,- дип уйлады Мирбат абый.”Син 10 ел эзләсәң,мин 15 ел сата алмый изаланган идем бу бүрекне”,-диде сатучы.Икесе дә риза булып куллар кысышты.
Болардан тыш, тел дәресләрендә төрле алымнар кулланып,укучыларымның сәләтләрен үстерергә тырышам.
Кайвакыт укучылар укыган әсәрнең идеясен билгеләүдә авырсыналар. Мин укучыларга шундый формула тәкъдим итәм. Әсәрдә үзара конфликтка кергән геройларны табып, аларга хас булган сыйфатларны билгелибез һәм чагыштырабыз.Чагыштырудан килеп чыккан аерма, әсәр тукымасына салынган фикерне тәшкил итә.
Идея=Г1(С1+С2+С3+С4)
Г2(С1+С2+С3+С4)
С1- геройның социаль чыгышы( ярлы,бай,һөнәрче), С2 – белеме, С3-характер сыйфаты,С4 – характер сыйфаты.Ике геройга да туры килгән сыйфатларны сыза барабыз. Геройларның бәхетлеме, бәхетсезие икәнлеген аска язабыз. Бәхетсезлеккә китергән сыйфатларны табабыз.
Укучыларның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге белемнәрен үстерү максатыннан “Лото” уены отышлы. Укучыларга уен башланыр алдыннан әзер таблицалар таратыла.Аларга күренекле шәхесләрнең исемнәре язылган.
Муса Җәлил | Кәрим Тинчурин | Рөстәм Яхин | Шәүкәт Галиев |
Хәсән Туфан | Әмирхан Еники | Туфан Миңнуллин | Байназар Әлминов |
Фатих Әмирхан | Кәнәфи Нәфыйков | Гаяз Исхакый | Нәби Дәүли |
Хаҗиморат Козаков | Сәлих Сәйдәшев | Абдулла Алиш | Габдулла Тукай |
Укучылар сорауга туры килгән җавапны сыза баралар.Ахырдан 2 яки 1фамилия генә калырга мөмкин.Ул дәрестә өйрәнеләчәк язучы да булырга мөмкин.
1.Бөек Ватан сугышы чоры язучыларын табып сызыгыз.
2. Татар рәссамнарын табыгыз.
3.Татар композиторларын уеннан чыгарыгыз.
4.Шагыйрьләрне билгеләгез.
5.Татар театры үсешенә зур өлеш керткән драматургларны табыгыз.
Калган фамилия – сезнең җавабыгыз.
Укучыларның сүз байлыгын,фикерләү сәләтен үстерү, әсәрне аңлап укуын тикшерү максатыннан “Уйлап тап!” уены бик үзенчәлекле.Иң элек тактага бирелгән хәрефләр җыелмасы языла. Мәсәлән: Ура (ул дәрестә узылачак тема белән дә бәйле була ала)
Укучыларга сораулар тәкдим ителә,алар шул сораулар аша тиешле сүзне уйлап табарга тиешләр.Сүзнең теләсә кайсы урынында шул хәрефләр булырга тиеш.
1.Дул-дул итә,
Дугага куна,
Әфәфи җонлы,
Алтын канатлы. Русчасы – шмель. Ясалышы ягыннан кушма исем . (Төклетура)
2.Ул исемне ешрак хатын-кыз затыннан булган татар халкының мифик җан иясенә кушканнар.Кешеләрнең бәрәңге базларында, идән асларында, ташландык мунчаларында тора.Ул Миф буенча, төнлә өйгә кереп аш табакларын, юмый калдырылган ашлы савыт-сабаның барысын да ялап чыга.Аларның кайбер яхшылары да очраштыргалый ,кайбер кешеләргә ияләшсә, өй хуҗасы байый ди. Ни кирәк булса, ул барында табып китерә икән.
М.Гыйләҗевның бер драмасының исеме дә шулай атала.( Бичура)
4.-Җырлар җырлап кырга чыгам
Таң сызылган сәгатьтә,
Йөрәк соң ничек йокласын, Кошлар йокламый хәтта, - дип җырлана әлеге җырда.Исеме ничек булыр икән ул җырның?
Сабан артыннан тигез итеп сызылып калган сызыкларны да , кешенең маңгаенда картлыгын күрсәтүче сызыкларны да шул исем белән атыйлар. Безнең телебезгә дә рус теленнән килеп кергән. Ул нинди сүз?
Бөек педагог В.А.Сухомлинский ”Йөрәгемне балаларга бирәм” китабында болай дип яза: “Илһам биреп торучы уңышлары булса гына, балада белем алуга кызыксыну уяна.”
Креатив фикер йөртергә,уйларга өйрәнгән бала күбрәк иҗатка тартыла,андый баланың башына күбрәк матур фикер килә башлый.Әгәр балага бер генә китапның, бер генә әсәрнең матурлыгын,фикер тирәнлеген күрсәтә алсаң, аны мәңгегә китап укуны яратырлык, китап дөньясында йөзәрлек итеп тәрбияләргә мөмкин.Китап укыган баланың язу һәм сөйләм теле дә камил,эзлекле,тирән була.
Асылда без ,укытучылар, барыбыз да иҗат итәбез. Баланың ак кәгазьдәй саф күңеленә ак нур белән эзләр салабыз. Шул эзләрнең якты, мәгънәле булуы өчен гомеребез буена тырышырга,эзләнергә тиешбез.