Минем педагогик осталыгым
Предварительный просмотр:
Минем педагогик осталыгым.
Эссе.
Галимуллин Илназ Роберт улы 1категорияле
татар теле һәм әдәбиятыукытучысы.
Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Мин моны яхшы аңлыйм. Шуңа да югарыда саналган сыйфатлар миндә икеләтә булырга тиеш дип уйлыйм. Эшемнең нәтиҗәсе туганнарымның ирешкән уңышларыннан ким булмаска тиеш! Мин алар йөзенә кызыллык китерергә тиеш түгел! Шуңа да тормыш белән бергә атларга, дәресләремне һәрчак кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам.
Еллар узу белән педагогик осталык та арта. Укытучы һәрдаим үз белемен күтәреп торырга һәм заман белән бергә атларга тиеш.
Мин бәхетле укытучы, чөнкит ормышта үземнең урынымны дөрес билгеләп, үземнең яраткан хезмәтемә – яшь буынны тәрбияләүгә багышладым. Минем өчен укытучы - һөнәр генә, җәмгыятьтәге урын, мавыккан эш кенә түгел, минем өчен укытучы – бөтен тормышымның мәгънәсе.Укытучы булу миңа бик ошый. Минемчә, балалар белән эшләү – зур бәхет ул. Алар гына риясыз ярата, шул яратулары белән укытучыга канат куя, илһамландыра, ышаныч тудыра ала. Мин укучыларым белн очрашуны көтәм, әзерләнәм, аралашу өчен тиешле сүзләр сайлыйм. Минем бар эшчәнлегем алар өчен генә. Укучылар белән аралашу миңа чиксез шатлык, рәхәтлек китерә, чөнки мин аларга, алар миңа кирәк. “Бала ул тутырырга тиешле буш савыт кына түгел, ә кабыначак ялкын да”. Плутархның сүзләре педагогиканың ике төп юнәлешен билгели. Нәрсәгә өйрәтергә? Ничек өйрәтергә? Моның өчен укучының кызыксынуы да мөһим. Менә шунда ничек кызыксындырырга дигән педагогик проблема туа да инде. Укучыны кабызу өчен, үзең ялкын булырга кирәк. Укытуның төрле методларын, технологияләрен куллану, укучыларда укуга карата кызыксыну уята. Ләкин бу шарт кына да җитми әле. Педагогиканың “алтын ачкычы “ нинди соң ул? Ә бит әзер педагогик рецептлар булмаган кебек, бернинди ачкыч та юк. Һәр педагог үз ачкычын булдырырга тиеш, чөнки укучылар күптөрле. Менә шуннан гади нәтиҗә ясарга була: педагогика – сәнгать, ә чын педагог – рәссам. Укытучы даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен яңа технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту- тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Кайвакытта укучыларга икеле куясы, тәртипсез булганнары өчен әти-әниләрен чакыртасы, көндәлекләренә язасы килеп китә, ләкин шул мизгелдә күңелгә: “Мин – укытучы. Минем укучыларымның уңышлары миннән тора. Укучы белән уртак тел тапмасам, минем өчен аны директор да, аның урынбасарлары да эшләп бетерә алмаячаклар. Әгәр укучы үзен шулай тота икән, димәк аңа педагогик, психологик ярдәм, минем ярдәмем кирәк”. Балачак энергиясе иксез-чиксез. Тик аның белән, акыллы идарә итеп, тиешле юлга җибәрә белергә кирәк. Дәрестә укучы иҗат итәргә, нәрсәдер уйлап табарга тели икән, ул очкынны сүндермиә, ялкын итеп кабызырга кирәк. Уку аның өчен җәза түгел, ә кызыклы, мөстәкыйль хезмәткәәверелергә тиеш. Педагогик эшчәнлек мозаика кебек, төсләре, формалары, зурлыклары буенча аерым кисәкләрдән тора. Бу күп хезмәт куюны сорый. Бер җыюда гына мозаика уңышлы чыкмаска да мөмкин. Аны кабат-кабат сүтеп җыярга да туры килә. Педагогик эшчәнлек тә нәкъ шундый. Бәлки, дөньяда барлык кешеләрнең бар яктан да камилләшкән булуларын өмет итү хыял гынадыр, ләкин чын укытучы ул хыялсыз яши алмый. Минем укучым – бу гади генә укучы түгел, ул кызыксынучан, омтылучан таләпчән, татар халкының горурлыгы булырлык күпкырлы шәхес, туган телен дәверләргә алып баручы кеше. Шагыйрә Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырендә мондый юллар бар: Миңа сорау бирсәләр: - Бәхет ни ул? - дисәләр, Бәхет – шушы: укучылар Кеше булып үссәләр. Әйе, бүген мин бәхетле! Укучыларыма карыйм да сөенәм!.. Үзем өйрәткән Әдәп, Әлак, Намус, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез, чын Кеше булырлар – мин моңа ышанам.