Контроль- үлчәү материаллары
Әлеге биттә татар теле дәресләрендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен кирәкле контроль- үлчәү материалларын таба аласыз
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kimy_dlya_5_klassa.docx | 21.32 КБ |
6_klass_kimy.docx | 23.4 КБ |
7_klass_kimy.docx | 23.88 КБ |
kimy_dlya_8_klassa.docx | 26.64 КБ |
kimy_9_klass.docx | 23.92 КБ |
kimy_11_klass.docx | 35.87 КБ |
normy_otsenok.docx | 37.42 КБ |
Предварительный просмотр:
Кереш диктант
Безнең бакча.
Безнең авыл тау буенда утыра. Ерак түгел бер елга бар. Балык күп анда. Җылы көннәрдәбез шул елгада су керәбез.
Мәктәп янында бакчабыз бар. Анда алмагачлар, чияләр үсә. Аларны
утырткан кызлар һәм малайлар инде зур үскәннәр.
Әнә яшелчә-җимеш бакчасы. Аны без утырттык.Үзебез үстерәбез.
Быел кәбестә, кыяр, суган, помидор бик яхшы үсә. (53 сүз)
Фонетика бүлеге буенча диктант
Җәй көне авылда.
Безнең авыда басулар бик күп. Арыш, бодай, борчак басулары җәелеп ята. Игеннәр, кагыла-кагыла ,шаулыйлар. Бу вакытларда башак тавышларын ишетеп куанып бетә алмыйм мин.
Безнең сап-сары чәчәк аткан көнбагышларбыз, зәп-зәңгәр чәчәктә утырган җитен басуларыбыз да бар.
Ә карабодай басулары ак җәймә белән каплап куйган диярсең. Менә шулай бөтен басулар да чәчәк ата бездә (55 сүз
Тартык авазлар темасы буенча диктант
Җәйге лагерь
Паровоз соңгы тапкыр кычкыртты. Шат күңелле, көләч йөзле балалар вагонның ачык тәрәзәләре аша кул болгадылар. Алар озатырга килгән ата-аналары һәм туганнары белән шулай саубуллаштылар.
Поезд балаларны яшел урманга алып китте. Лагерь урманның иң матур җиренә урнашкан. Төз һәм биек нарат агачлары арасыннан сузылган киң юл белән алар шактый озак бардылар. Менә лагерьга килеп җиттеләр.(55 сүз)
Контроль диктант
Кар яуган.
Иртән уянып тәрәзәгә карадым. Урамда ябалак кар ява. Безгә ак сакаллы кыш бабай килгән. Бөтен җиргә карлар яудырган. Елгаларда калын боздан күперләр салган. Үзе ишек төбендә качып көтеп тора.
Мин урамга чыктым. Бер тузан юк, саф һава. Шул арада кыш бабай битне чеметеп алды. Ләкин мин аңа үпкәләмәдем, аның бөтен эше шул бит. (53 сүз.)
Диктант по теме «Графика и орфография»
Авыл кышы.
Бөтен җир ап-ак. Йомшак кар ява. Авыл кышы бигрәк күңелле икән.Таулардан, урманнардан кайтып кергән юк. Чаңгы белән әллә кайларга барабыз.Кайчакларда егылып көрткә чумабыз. Уйныйбыз, көләбез. Без Гәрәй белән гел бергә. Ул мине физкультурадан шефка алды. Сикертә, йөгертә, чаңгыда чаптыра.
Мин шәһәрдә кышның матурлыгын тоймый идем. Гәрәй мине табигатьнең матурлыгын күрергә, яратырга өйрәтте. Авыл кышын бик яраттым мин.
Контрольный диктант по теме «Лексика»
Яз
Май- язның соңгы ае. Урман һәм яланнарда карлар инде күптән эреп бетте. Көннәр аяз, кояшлы. Җылы яңгырлар ява. Җир өстенә төрле матур чәчәкләр сибелә. Агачлар яшел яфрак яралар. Шомырт һәм сиреньнәр ап-ак чәчәк ата башлый. Кешеләр җәйге җиңел киемнәр кияләр.
Бакчаларда, басуларда язгы кыр эшләр башлана. Укучылар мәктәп бакчаларында яшелчәләр һәм җиләк-җимеш утыртырга әзерләнәләр.( 56 сүз)
Диктант по теме «Состав слова»
Балалар шагыйре.
Шәүкәт Галиев- балаларның яраткан шагыйре. Шигырьләренең нигезендә мәхәббәт ята. Ул- балаларны ярату, әдәбиятыбызны ярату, Туган илне, Туган җирне ярату. Ләкин Шәүкәт абый балаларны яратса да, гел әйбәт малайлар, кызлар турында гына язмый. Ялкауларга, тәртипсезләргә дә өлеш чыгара.
Шагыйрь шигырьләрен балаларның үз тормышларыннан алып яза.Ул малайларның, кызларның холкын яхшы белә. Аларның нәрсә уйлаганнарына кадәр сизеп тора.
Контрольный диктант по теме «Окончания»
Абдулла Алиш.
Кем соң ул Алиш?
Абдулла Алиш герой-шагыйрь. Ул Муса Җәлилнең якын дусты булган.Муса “ Дуска” дигән шигырен Алишка багышлап язган.
Абдулла Алиш- балалар язучысы. Ул балаларны бик яраткан. Алиш бик оста әкиятче дә булган.
Ул туган илен бик ярата, сугышта бик батыр солдат була. Алар Муса белән фашист лагеренда очрашалар. Анда да Ватаныбызга турылыклы булып калалар, батырларча һәлак булалар.(60 с)
Изложение текстлары
Изложение “Куркак юлдаш”. ( Татар халык әкияте)
Элекке заманда ике иптәш юлга чыкканнар. Боларга зур урман аша үтәргә туры килгән. Боларның каршысына кинәт кенә бер аю килеп чыккан. Юлчыларның берсе куркуыннан агач башына менеп качкан. Икенчесе үлгән кеше кебек булып җиргә сузылып яткан.
Аю юлда яткан кешене әйләнеп йөргән. Башларын, аякларын иснәгән. Аннан бер дә тимичә үз юлына китеп барган.
Аю киткәннән соң элеге кеше агач башыннан төшкән дә иптәшеннән сораган:
-Аю синең колагыңа шыпырт кына нәрсә әйтте? - дигән.
Иптәше әйткән:
-Куркыныч янаганда дустыңны ташлап китү бик начар, - дип әйтте дигән.
План.
1. Ике иптәш юлга чыккан.
2. Аларның каршысына аю килеп чыккан.
3. Юлчылар аерылышкан.
4. Аю яхшы киңәш биргән
Изложение “Ике ялкау”. ( Татар халык әкияте)
Әүвәлге заманда булган, ди, бик ялкау ике кеше. Болар бер тапкыр барганнар, ди, урманга. Ул урманда бик тәмле җимешләр бирә торган алма агачы бар, ди. Болар, бара торгач, шул алма агачын күргәннәр. Алма агачын күргәч, олырагы әйткән, ди:
-Әйдә, без бу алма агачын селкетеп, алмасын коеп ашыйк, - дигән, ди. Болар, шулай дип, алма агачының күләгәсенә кереп яттылар, ди. Байтак яткач, олысы, карыны ачканга чыдый алмагач, тагын әйтте, ди:
-Ай, авызыма бер генә алма төшсен лә! - диде, ди. Кечесе әйтте, ди:
-Авызга төшсә, аны иренмичә ашыйсы да бар бит әле, мин булсам, авызыма төшсә дә чәйнәмәс идем, - диде, ди. Шулай итеп, алар ач көе өйләренә кайтып киттеләр, ди. (107 сүз)
Контроль изложение ”Сабан туенда” (Г. Ахуновтан, Мәгариф №4, 2011)
Булат, кешеләрнең аяк асларыннан үтеп, мәйданның эченәрәк узды.
Башта чүлмәк ваттылар. Аннан колга башына менү башланды. Колгага гел малайлар гына менде. Кызыл майкалы бер малай җирдән чак кына күтәрелде. Икенчесе яртысына кадәр менеп житте.
Чират Булатка житте.
Колганың яртысын ул маймыл кебек йөгереп кенә менде. Аннан колачлабрак, зуррак алдырып үрмәләде. Яхшы. Колганың өчтән икесе үтелде. Ул тагын 5 метр үрмәләде. Ләкин сөлгегә бер метр чамасы бар иде әле. Колга сыгыла, чайкала башлады. Чак кына хәл җыеп, Булат соңгы метрны узды да сөлгене тешләре белән чишеп алды.
Купты мәйдан! Дулады мәйдан! Булатны, кулын күтәреп, мәйдан буйлап йөртеп чыктылар.
План.
1. Булат мәйданның эченәрәк узды.
2. Колга башына менү башланды.
3. Чират Булатка җитте.
4. Булат колга башына юл алды.
5. Булат – җиңүче.
Предварительный просмотр:
Входной диктант
Башкортстан
Башкортстанның табигате матур, бай, серле һәм төрле. Калын, зур урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнар – илебез байлыгы. Урманнарда төз наратлар, зифа каеннар, файдалы үләннәр үсә.
Республиканың климаты уртача: кышлары артык салкын түгел, ә җәйләре түзә алмаслык эссе булмый. Шуңа күрә бай табигате, йомшак, саф һавасы иген үстерергә, терлек үрчетергә уңайлы.
Контрольный диктант по теме “Имена существительные”
Туган ягым - гөлләр иле
Безнең туган як басуларында күптөрле иген үсә. Ныклабрак карасаң һәр үсемлекнең үзтөсе бар икән. Әнә сап-сары чәчәк аткан көнбагыш басулары. Караңгы төндәге электр утларын хәтерләтә алар. Менә монда җитен кыры зәп-зәңгәр чәчәктә утыра. Ә карабодай басуына таба атласаң иксез-чиксез аклык күзләрне иркәли. Менә шулай бөтен басу чәчәк ата бездә. Басулар гына түгел, бакчалар да шау чәчәктә утыра. (62 сүз)
Диктант по теме “Имя существительное”
Беренче кар.
Җир өстенә мамыктай йомшак , ап-ак кар яуган. Каен кызларына – чигелгән нәфис күлмәкләр, чыршы, нарат егетләренә энҗе белән чигелгән матур түбәтәйләр бүләк иткән. Җирне ак йомшак келәм белән түшәгән.
Кар бөртекләре, вальс әйләнгән сыман, бии-бии төшә. Төшәләр дә тирә-якны гүзәллеккә күмәләр. Җиргә җемелдәвек йолдызлар сипкән кебек була.
Кар һаман ява. Яусын иде, яусын! Күмсен иде бар дөньяны. Җиргә аклык, пакьлек өстәсен иде. (62 сүз)
Контрольный диктант по теме “Имя прилагательное»”
Туган җиребез
Безнең туган җиребез бик зур. Шулай ук байлыгы да җитәрлек. Нефть байлыгын гына алыйк . Ул бөтен дөньяга билгеле. Әлмәт, Азнакай, Лениногорск якларындагы нефть хәзинәләрен кемнәр генә белми! Татарстанда авыллар бик күп, һәм унсигез шәһәр бар. Аның табигате дә бик матур. Бездә куе урманнар, елгалар да аз түгел. Татарстан аша Идел, Кама кебек зур елгалар ага. Илебезнең иксез-чиксез кырларына, болынлыкларына һәркем сокланып карый. (62 сүз)
Диктант по теме “Имена прилагательные
Нарат.
Урманда мин таныш тиенне очраттым. Мин аның өлгерлеген күреп таң калдым. Чөнки зур чуар тукран бер нарат күркәсе белән биш-алты минут маташты, ә тиен бер минут эчендә эшен бетерде. Ул кабырчыкны шундый оста кимерә. Ник берсен җиргә төшерсен! Җиргә буш кабыгы гына коелды. Шундый пөхтә булыр икән!
Әйе,нарат аларның икесенә дә азык бирә. Ул аларны июльдән алып апрельгә кадәр тукландыра. (62 сүз)
Диктант по теме “Имена числительные”
Керпе һәм аның балалары
Быел керпе дөньяга биш бала китерде. Нәниләр ялангач тудылар, күзләре дә ачылмаган иде. Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар.
Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак инәләре кучкыл һәм нык чәнечкеләр белән алышынды. Яшь керпеләр йомгакланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр.
Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп иде. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. (65 сүз)
Диктант по теме “Имена числительные”
Кояш чыкты
Кояш чыкты, җир йөзен җылытты. Урманнарда, яшел аланнарда чәчәкләр, ал, кызыл, сары, зәңгәр керфекләрен ачып, кояшка елмайдылар. Әнә эшчән бал корты да, чәчәктән чәчәккә кунып, без-з-з, без-з-з итеп татлы ширбәт җыя. Чуар бизәкле күбәләкләр иртәнге саф һавада очып-мәтәлеп уйныйлар. Җитез тиен ботактан ботакка сикерә, чикләвекләр эзли. Куак артында, куян сагалап, хәйләкәр төлке посып утыра. Куе булып кура җиләге үскән чытырманлыкта кәкре тәпиле йөнтәс аю җиләк ашап йөри. (67 сүз)(Җәвад Тәрҗеманов.)
Бирем. Беренче өч җөмләдән сыйфатларны табарга, эшчән сүзенә морфологик анализ ясарга.
Контрольный диктант по теме”Местоимение
Песнәк.
Бу кошны авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин. Кыш көне ул тәрәзә янына очып килә һәм ашарга сорый. Җәй көне песнәкләр күренмиләр. Ак яңаклы бу кечкенә кошчык җәйге озын көн буена эштә була. Ул җәенә ике тапкыр бала чыгара. Менә шуңа күрә дә песнәк бертуктаусыз очып йөри. Аңа балаларын туйдырырга кирәк бит.
Кыш көне песнәкләрне ашатырга, аларга оялар элеп куярга кирәк.
Урманда песнәкләр агач куышында яшиләр, зарарлы кортларны чүплиләр.(69 сүз)
Изложение текстлары
Әбүгалисина
Борын заманда Бохара. янындагы авылда бер ир белән бер хатын яшиләр. Алар бик тату торалар.
Көннәрдән беркөнне боларның игезәк балалары туды. Ата белән ана бик шатландылар. Алар балаларның берсенә Әбүгалисина, икенчесенә Әбелхарис дип исем бирделәр.
Көннәр, атналар үтте. Айлар, еллар да үтеп китте. Балалар
дүрт яшькә җитте, Әти-әнисе аларны мәктәпкә укырга бирде.
Әбүгалисина үзенең үткенлеге, зирәклеге белән асрылып тора иде. Әбелхарис, Әбүгалисина белән игезәк булса да, туганы кебек үк түгел иде.
Әбүгалисина бик яхшы укый. Vл укытучы әйткәнне бик тиз төшенеп ала. Шуңа үзе дә китаплар укый башлый, бик күп нәрсәләр белә. Аның зирәклеге, сизгерлеге бөтен: кешене таң калдыра.
Унике яшенә җиткәндә, Әбугалисина бик күпне белә, белем иясе булып җитешә. "Ул үзе дә төрле фәннәр укыта башлый. Үзеннән зуррак балалар да аннан дәрес алалар. (К. Насыйридан)
Канатлы дусларыбызны онытмыйк
Менә ак тунлы кыш килеп җитте. Бер-ике көн эчендә әллә никадәр кар яварга өлгерде. Бөтен тирә-як ап-ак.Укытучыбыз Сания апа кошларга җимлекләр ясап куярга һәм анда нинди кошлар туенуын күзәтергә кушты.
Без моңа бик шатланып риза булдык. Мәктәптән кайткач, һәрберебез җимлек ясарга керештек.
Мин дә тактадан бер кечкенә өстәл һәм җимлек ясадым. Җимлек әйбәт булып чыкты. Ул тәрәзәдән үк күренеп тора.
Якшәмбе көн иде. Җимлегемә ипи валчыклары, ярма, кипкән миләшләр салдым. Бер читтән күзәтә башладым. Менә ике песнәк килеп кунды. Ярма белән икмәк валчыкларын туйганчы чүпләделәр дә агач ботагына кундылар. Шул арада кызылтүшләр очып килеп җитте. Алар миләш яраталар икән. Рәхәтлнеп миләш ашадылар. Кинәт җимлек өстендәге ботакка тиен сикереп менде. Ул да ачыккан булса кирәк. (115 сүз)
Изложение №3
Табигать һәм кеше
Борын-борын заманда яшәгән ике дус–Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр.
Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган.
Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать артка чигенгән. “Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, - дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.(130 сүз)
Предварительный просмотр:
Входной диктант
Туган ягым.
Туган ягым, туган җирем! Синдә туганмын, үскәнмен. Тәмле, шифалы суларыңны эчеп, рәхәтнең нәрсә икәнен татыганмын. Кайчак дымлы, кайчак артык коры туфрагың изгене яманнан аерырга өйрәткән. Кыю, батыр йөрәкле ир-егетләрең хезмәтне сөяргә, туган илне күз карасы кебек сакларга чакыра. Назлы кызларның, сабыр аналарның армас-талмас йөгерек куллары, җитез һәм омтылышлы адымнары тормышны сөяргә, киң күңелле булырга өндәп тора.
Туган ягым, туган җирем! Синдә бар нәрсә дә якын, кадерле, газиз миңа. (70сүз)
Диктант по теме”Части речи”
Җәй.
Җәй! Исеменнән үк ниндидер бер рәхәтлек, яктылык, җылылык бөркелә аның. Җәй диюгә үк, хәтердә салават күперле җылы яңгырлар, чәчәкле болыннар, кайнар комлы елгалар яңара. Колакларга кошлар сайравы ишетелгәндәй була. Телләрдә җиләк, бал тәмнәре сизелә. Җәй иң күңелле, иң рәхәт фасыл дисәк, каршы килүче табылмас, шәт.
Җәй озын-озак яллар, каникуллар да әле ул. Хыялларның да канат җәйгән, илһамның да күңел кылларын чирткән вакыты. Шуңадыр инде, җәйне һәркем ел буе сагынып көтә. (71 сүз.)
Контрольный диктант по теме “Части речи”
Саумы, кояшлы иртә!
Менә кояш чыга. Урман уяна башлый. Яфракларга, аллы-гөлле чәчәкләргә төшкән чык тамчылары иртәнге кояш нурларында энҗе бөртекләредәй ялтырыйлар. Борынга чәчәкләрнең хуш исе килеп бәрелә. Аларның ниндиләре генә юк биредә: аллары, сары, кызыл, зәңгәрләре. Шуларга гына карап торасы килә. Сылу каен кызлары, баһадир имән егетләре, биек наратлар – барысы да, салмак искән җил белән тирбәлеп, иртәнге кояшны сәламлиләр.
Бөтен җан ияләре уяна башлый. Кайдадыр сандугач сайрый, еракта кәккүк кычкыра. Берсен-берсе уздырырга теләгәндәй күңелле безелдәшеп, эшчән бал кортлары оча. (75сүз) (В. Нуриевтан)
Диктант по теме “Глагол”
Кичке азан
Ике яктан да таулар белән ышыкланган авыл кичке талгынлыкка чума. Талчыккан кояш тау артына төшеп чумуга, адашып калган кызгылт нурлары мәчет манарасы буйлап өскә таба шуыша башлый. Шул мәлдә авыл өстендә кичке азан башлана. Сихерле тавыш әсирлегендә авыл бер ноктага төбәлә.
Манара башыннан яңгыраган моңлы тавыш һаман якыная, көчәя бара. Манара күзгә күренеп биегәя-биегәя, ә өйләр исә тагын да тәбәнәкләнә бара. Малай тыкрык буенда туктап кала. Күктән иңгән хикмәтле аваз аның бөтен барлыгын били, акылын ала. Бу аваз үзеңне оныттырып каядыр чакыра.(75сүз) (М. Галиевтән)
Контрольный диктант по теме “ Спрягаемые и неспрягаемые глаголы”
Туган як
Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Еракка китсә, сагыныр өчен, картайса, балалыгына кайтыр өчен, дошман керсә, яклар өчен. Ерак җирләрдә йөргәндә кеше читтәге матурлыкны үзенең туган ягы белән чагыштыра. Туган ягы аңа гүзәллек үрнәге булып хезмәт итә. Әлфия менә шушы гүзәллек үрнәген Дамирлар авылында тапты. Кошларның сайравына, урманның серле шаулавына беренче тапкыр шушында сокланды. Кешеләргә сөйләмәгән уй-хыялларын җырчы усакларга, иркә юкәләргә сөйләде.
Аның монда дуслары бар! Дуслар рәтенә ул шушы төбәкнең җирен, күген, күктә йөзгән яшенле болытларын кертә иде. (78сүз) (Ф. Яруллиннан)
Диктант по теме ”Причастие”
Бакчада
Менә ашкынып яз килеп җитте. Кар суларында чыркылдаша-чыркылдаша чыпчыклар коенды. Нәҗипләрнең тәрәзә каршысындагы каенга пар сыерчык кунып сайрап китте.
Әз генә машина юлы төшүгә, алар бакчага киттеләр. Бакчага әле җәйге ямь кермәгән иде. Көзен казып ташланган түтәлләр кара. Бары тик күл буендагы карлыганнар гына, яшел күзләрен ача төшеп, кояшка карап утыралар. Аларга әз генә кагылдыңмы, ниндидер әчкелтем ис тарала. Суларга җиңел, рәхәт. Юктан да көлеп җибәрәсе килә. Шундый күп кошлар сайрый. Нәҗип чыпчык, песнәк, чәүкә кебек кошлардан башканы белми иде(80 сүз)
Контрольный диктант по теме “Имя действия”
Урман тургае
Безнең якларда санап бетергесез канатлы җырчылар яши. Иртә язда урман-кырларга чыксаң, әйләнеп кайтасың килми.
Урман тургае бик иртә кайта. Кыш әле калын тунын салмаган, ә тургай чишмәдәй челтери. Аңа кушылып урман ешлыгыннан башка тургайлар аваз бирә.
Җәйге көндә урман тургаен агач башында күреп булмый. Ул ак болытлар янында, зәңгәр күктә табигатькә мактау җырлый. Ул шушы җырын суза да суза. Якты йолдызлар гүя аның җырыннан кабына. Бу яктан ул мәшһүр сандугачка тартым.
Урман тургае көзге салкында да туктамый. Сабан тургайлары киткәч тә ул безнең як урманнарын ташламый. (86 сүз) (Г. Хәсәновтан)
Диктант по теме “Звукоподражания”
Ләйсән яңгыр
Ә тирә-якта яз шаулый. Җылы җилләр исә. Күгелҗем урман өстендә беренче күкрәү яңгырый. Сугышчылар елмаялар, аларның күзләрендә яңа очкыннар, яңа өметләр кабына. Бу күкрәү аларны киң кырларга, тыныч хезмәткә чакыра, туган җирләрен сагындыра.
Әкрен генә шыбырдашып, кояшлы яңгыр ява. Беренче изге яңгыр- ләйсән яңгыры! Диңгездән диңгезгә сузылган барлык олы, кече фронт юллары буйлап атлаган безнең солдатлар гүя шушы кояшлы яңгырны да, яңгыр артыннан гаҗәеп бер тантана белән балкып килгән көчле яктылыкны да, тынычлык байрагын күтәреп илткән кебек, үзләре белән алга, соры салкын томан эчендә яткан көнбатышка алып баралар. (88 сүз) (Г.Әпсәләмовтан)
Текст түбәндәге чыгынактан алынды: Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гоуми белем бирү мәктәбе.5-11 нче с-флар өчен:Укытучылар өчен кулланма/ Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина.-Казан: Мәгариф, 2005.-159б.
Бирем.
1 вариант
1.Күгелҗем, гаҗәеп сүзләрен транскрипциядә язарга
2.Сагындыра, баралар сүзләренә морфологик анализ ясарга.
2 вариант
1. Шыбырдашып ,көнбатышка сүзләрен транскрипциядә язарга.
2. Шаулый, елмаялар сүзләренә морфологик анализ ясарга.
Тексты изложений
Изложение №1
Керпе
Бу хәл күп еллер элек булды. Без ул вакытта авылда тора идек. Җәйге эссе көн.Күктә бер болыт әсәре дә юк. Кыздырыпмы- кыздыра. Авылның олысы-кечесе болында печән чаба. Минем абый да шунда китте. Өч-дүрт сәгатьтән төшке ашка кайтты. Карыйм,күлмәгенә нидер төргән. Күлмәккә барып тотынуым булды , кулымны чәнчеп керпе килеп төште.
Шул көннән башлап керпе бездә тора башлады.Баштарак читен булды,ахрысы,үзенә, әле карават астына,әле өстәл астына кереп кача иде. Соңга таба ияләште, ашаганда яныбызга чыга,ашарга өмет итә. Без аңа иртән һәм кичен сөт эчертәбез, ә көндезге ашка ит бирәбез. Кич җиткәч, барыбыз да йокларга ятабыз. Тик керпе генә йокларга ашыкмый, тычкан ауларга йөри.
Салкын карлы бураннары белән кыш килеп җитте.Аның артыннан матур яз килде. Керпе бездә яши бирде.Җәйге көннәрнең берсендә без аны өй алдына чыгардык. Әмма шул чыгуданкерпебезне кабат күрмәдек. Мөгаен, болынга киткәндер.
Изложение №2 Конфет кайда үсә?
Ул әкиятне мин әле дә хәтерлим, конфет агачы турындагы әкиятне. Киң ябалдашлы, куе ботаклы агач үсеп утыра, имеш. Әйе, ботаклары шундый куе, ботак саен йөзләгән, юк, меңләгән конфет эленгән, ди. Кәгазьләре шундый матур, ә үзләре, конфетлар, шундый тәмле, имеш...
Я биш, я алты яшь булгандыр инде миңа ул чакта. Әкиятне әнием сөйләгән иде. Ә минем нигәдер әкияткә ышанасым килмәде. Әнигә: “Ялганлама, конфет агачта үсми ул. Конфетны фабрикада ясыйлар!” – дидем.
Менә хәзер, үсеп җиткәч, борынгы әкияттә хаклык булуын аңладым. Конфет чынлап та агачта “үсә” ала икән!
Конфетны нәрсәдән ясыйлар? Сөт, сироп, акмай, какаодан... Әһә, сөт, май! Аларны кем бирә? Сыер үлән чемсенмәсә, башак, печән ашамаса, сөт-май буламы? Юк. Димәк, конфет басуда, болында, аланда “үсә” башлый. Агачка ничек “менә”ме? Ә сироп, какао? Сиропны бит җиләк-җимешләрдән – грушадан, алмадан алалар. Бу җимешләрне безгә агач үстереп бирә. Какао да агачта үсә.
Шулай булгач, конфет агачта үсә дими ни дисең? (145 сүз)“Салават күпере
Изложение №3
Җиңү бәйрәме
Яңа ел киче якынлашты. Мөнирә бик-бик көтте ул кичне.Әнисе аңа үзе зурлыгы гына чыршы алып кайтты.
Чыршы –җылы бүлмәдә. Аның көмеш шарлары нур сибеп тора. Шунда-ап-ак мамыкка төренгән кар кызы.Хәзер инде алар,өчәүләшеп, Яңа елны көтәләр. Яңа ел белән бергә,бәлки, әтисе дә кайтыр.
Аннары тагын бер күңелле көн килде. Мөнирә ул көнне бервакытта да, беркайчан да ныта алмас. Бу-Тугызынчы май көне иде.
Әминә өстенә аксыл-зәңгәр күлмәгенкиде, аннары Мөнирәне киендерде. Ана белән кыз шулай Җиңү бәйрәме тант анасына кушылдылар. Ул көнне кайда гына булмадылар алар, кемнәрне генә күрмәделәр.Вокзалга таба агылучылар ташкынында җиңүчеләр кайтканын каршыларга бардылар.
Бу көнне алар өйләренә караңгы төшкәч кенә кайтып керделәр. Мөнирә бик алҗыган иде. Шулай да ул: “Әнием,солдатлар кайтты бит.Безнең әти ник кайтмады?”-дип сорамыйча түзмәде. “И кызым, кайтасы солдатлар әле бик күп бит анда”,- дип,Әминә кызын юатты. (149 сүз) Г.Минскийдан
Предварительный просмотр:
Входной диктант.
Җылы яңгыр.
Иртән көн матур иде. Кинәт көнбатыштан болыт күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исте. Бакчадагы агач яфраклары җәй исен аңкытып җилфердәштеләр. Күктә кошлар чыркылдап очты. Мондый көннәрд яңгыр болыты бик тиз килә бит. Менә эре тамчылар шып та шып төшә башладылар.
Җылы яңгыр көчәйде. Яңгыр суы урам читендәге канауларга сыймады, тротуар өстеннән акты.
Шаулап килгән яңгыр болыты, ничек тиз килеп җитсә, шулай ук тиз үтеп тә китте. Кояш, элеккедән дә матуррак булып, болыт астыннан чыкты. Күктә аллы-гөлле төсләргә буялган салават күпере калыкты. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндерде (91 сүз)
Диктант по теме “ Связь слов в предложении”
Сак булыгыз!
Кайчак малайлар урманда кош оясы табалар да анда йомырка күреп сөенәләр, аларны карарга тотыналар. Ә кайберләре хәтта тотып ук карый, кузгата.
Ул вакытта бу ояның кошлары якын-тирәдә генә очып йөри торган була. Алар борчулы тавыш белән кычкыралар. Әмма малайлар моңа игътибар бирми. Алар инде үзләренең берничә кош баласын һәлак иткәнлекләрен башларына да китермиләр.
Ә кошлар бүтән бу ояга килмәячәк. Чөнки алар ояга кагылучының үзен күрмәсәләр дә, үләндәге эзен, сынган куак ботакларын күрәләр. Барыбер беләчәкләр, бу ояны ташлаячаклар. Бу җәһәттән ясмык чыпчыгы белән кызылтүш бигрәк сак.
Менә шуның өчен урманда сак булыгыз, балалар! Кош ояларына якын бара күрмәгез.(97 сүз)
Контрольный диктант по теме “Члены предложения”
Серле табигать
Ап-ак җәймәле юлым мине һаман алга дәшә. Минем үземә дә урман буйлап сәяхәт итүе җанга рәхәтлек бирә. Әнә янәшәдә генә яшьусак ботаклары белән сыйланган пошилар. Мин аларны тын гына күзәтәм, курыкмасыннар. Чөнки үзем дә алардан бераз шүрлим бугай ла!
Кышның да гомере кыска ич. Әнә көн үзәгендә кояш, елмаеп, якты нурларын уйнатып ала. Димәк, тиздән Җир-анабыз ерганаклар буйлап кар суларын агызыр. Ә без кар суында көймәләр агызып уйнарбыз. Язгы күкрәүне бар тереклек түземсезлек белән көтә ич! Кошкайларым да, һавада очынып, язгы туйларын башлар. Җәнлекләр дә, йокыларыннан уянып, алны-ялны белмичә, үзенә пар эзләр. И табигать, нинди серле, сихерле син! Рәхмәт сиңа!..
(101 сүз) (Д.Гайнетдиновадан)
Бирем: 1.Яшь, гомере, кояш, ерганаклар, җангасүзләрендәге аваз һәм хәрефләрне күрсәтергә.
2.Икенче абзацтагы җөмләләрдә ия белән хәбәр астына сызарга.
Контрольный диктант по теме “Второстепенные члены предложения”
Урман чишмәсе
Урман тын. Җәй уртасы булганга, кошлар да җан-фәрманга сайрамыйлар. Агач башларындагы яфракларны шыбырдаткан кисәк җил генә бу тынлыкны бозып куя. Ә зирек агачы төбеннән бәреп торган чишмә тавышына урман күнеккәндер инде. Туктаусыз челтери бит ул, гүя җыр суза. Бу җырын кемгә багышлаганын белсәм икән. Кош-кортларын, җәнлекләрен җыр белән әллә үзенә чакыра микән урман кизләве? Чишмәнең салкын суы белән тамакны чылаттык та сукмакка каршы ярдагы куаклар арасына яттык. Чишмәнең йөгерек суында, мамык-каурыйларын кабартып, песнәк коенды. Узышлый гына булса да, кызыл кәләпүшле тукран кызган томшыгын чишмә суында суытып китте. Чишмә ерганагында, көмеш суга канатларын бәргәләп, кызылтүш рәхәтләнде. Урман кошлары һәм җәнлекләре бик рәхмәтледер бу чишмәгә.
(103 сүз) (М.Рафиков)
Бирем: Яфрак, йөгерек сүзләренә фонетик анализ ясарга.
Искәрмә: Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләрен искәртергә.
Диктантлар җыентыгы. Хәбибуллина З.Н.
Диктант по теме
“ Второстепенные члены предложения”
Татарстан
Әгәр дә Татарстан буйлап сәяхәткә чыгарга уйласагыз, вакытыгыз бик күңелле үтәчәк.
Татарстанның теләсә кайсы ягында карасаң күреп туймастай, йөрсәң йөреп аерылмастай урыннар әз түгел.
Аның табигате бик төрле. Бездә калын урманнар да, тигез далалар да бар. Урманнарында учар мөгезле пошилар, бурсыклар, кырларында төлкеләр, бүреләр дә очрата аласың.
Безнең республиканы зур елгалар да, кечкенә инешләр дә бик ямьләндерә. Тау асларындагы өянкеләр күләгәсеннән челтерәп аккан чишмәләр дә бик матур.
Безнең якларның климаты да бик ягымлы һәм уртача гына. Кышлары чамасыз салкын түгел, җәйләрен хәтта челлә вакытында да түзмәслек эссе булмый.
Һәр шәһәрнең, хәтта һәр авылның үз күрке, үз яме бар. Һәр як үзенчә матур, үзенчә күркәм.
(104 сүз) (Г.Бәширов)
Контрольный диктант по теме “Уточнение”
Көзге урман
Көзге урман сукмагына сары яфраклардан алтынсу җәймә түшәлгән. Ә ап-ак каен кызлары иңнәренә сап-сары ефәк шәлләрен ябынган.
Ниндидер горурлык та, назлылык та, моңсулык та бар каеннарда. Бераз гына җил исеп куйдымы, бу гүзәлләр тагын җанлана. Яфракларының шыбырдашуында ниндидер таныш моң ишетәсең.
Яфракларын җилгә бирмәс өчен, әнә ничек тартыша ул ак каен. Ә сары яфраклар еракка очарга әзерләнгән кошлар артыннан калмаска тырыша, салмак кына бөтерелеп төшәләр. Мәңгегә кузгалмаска яталар.
Ә яз җиткәч, ботакта тагын нәни бөреләр күренер, яңа яфраклар дөнья күрер. Табигать шулай инде, мәңге үзгәреш, мәңге яңарыш кичерә ул.
Алтын яфраклар һаман коела да коела. Җиргә сап-сары кар явамыни. Елның бу вакыты әнә шулай табигатьнең татлы йокыга әзерләнгән чагын хәтерләтә.
(110 сүз) (Х.Фәйзиевтан)
Диктант по теме ”Предложения”
Көртлек
Җәй көне эре кызыл җир җиләкләре җыеп йөргән бер аланыбыз бар. Без аны кышын да онытмыйбыз, чөнки ул безне һәрвакыт үзенә чакырып тора.
Беркөнне шул аланга киттем. Алан кырыена җитәрәк туктап калдым. Игътибарымны корыган имән очында утырган көртлек җәлеп иткән иде. Кай урында күрер идең бу сизгер кошны. Монда ул уч төбендәге кебек. Рәхәтләнеп карыйм үзен. Койрыгын, якорь ыргаклары кебек, як-якка тырпайткан. Әйтерсең лә ботакка эленеп тору өчен юри шулай иткән. Күмердәй кара көртлеккә ябыштырылган кызыл постау кисәгедәй кашлары да килешеп, ямь биреп тора.
Көртлек тә мине җентекләп күзәтә икән. Менә ул ул йөнтәс һәм кыска тәпиләренә үк басты. Башын боргаларга тотынды. Шул тирәдә җим эзләүче гаиләсенә кургаш явудан шикләнә ул.
Мин кошларның тынычлыгын бозмадым, кайтырга чыктым.
(118 сүз) (Журналист язмалары)
Искәрмә: Якорь, постау сүзләрен тактага язарга.
Бирем: Көртлек сүзенә лексик анализ ясарга.
Диктантлар җыентыгы. Хәбибуллина З.Н.
Контролъный диктант по теме “Синтаксис”
Керпе һәм аның балалары.
Быел керпе дөньяга биш бала китерде. Нәниләр ялангач тудылар, күзләре дә ачылмаган иде. Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар.
Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак инәләре кучкыл һәм нык чәнечкеләр белән алышынды. Яшь керпеләр йомгакланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр.
Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп иде. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. Бөҗәкләр, коңгызлар эзләргә өйрәтә. Тычкан сукмагын да карыйлар. Гөмбәләр белән танышалар. Керпе кайчагында бака я елан белән очраша,аларны ботарлый. Яшьләр әниләре биргән дәрестән яшәү күнегүләре алалар.
Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде. Ә көз якынлашкач, аларны мөстәкыйль тормышка озатты. Ана керпегә бик кыен булды. Чөнки аларның аерылышулары мәңгегә иде.
(115 сүз) (М.Рәфиков)
Бирем: Беренче җөмләдә ия белән хәбәргә сызарга, сүз төркемнәрен билгеләргә.
З.Н.Хәбибуллина.5-11нчесыйныфлар. Диктантлар җыентыгы.
Тексты изложений
Изложение №1
Кошлар рәхмәте
Кыр үрдәге камышлыкка оя ясаган. Ояга йомыркалар салган да бәбкә чыгарырга утырган. Шулвакыт каяндыр явыз төлке килеп чыккан. Ул кыр үрдәген йомыркалары өстеннән эләктереп алган да торып чапкан. Моны күрше абый күреп торган. Барып караса – ояда ун йомырка.
Күрше абый йомыркаларны алып кайта да тавык астына сала. Берничә көннән ун үрдәк борын төртеп чыга.
Бәбкәләрне тавык җәй буе ияртеп йөри. Аларны дөнья белән таныштыра. Куркыныч булса, кыраклый. Яңгыр яуса, көн суытса, аларны канаты астына җыя.
Үрдәк бәбкәләре шулай үсә, җәй үтә. Көз җиткәч, гаҗәп хәл була. Кара тавыкның бәбкәләре, җирне ташлап, һавага күтәреләләр. Канатлары белән җилпенепме-җилпенәләр. Тавык мескен кычкыра, кыраклый, әмма файда юк. Аның: “Карагыз, ярдәм итегез, харап була чебиләрем!” – дип әйтергә теләве инде.
Ә күрше абыйның бу хәлгә бер дә исе китми. Ул бит чебиләрнең үрдәк булып үскәннәрен белә.
Үрдәкләр йорт өстеннән берничә тапкыр әйләнеп очалар, нидер кычкыргалап куялар. Бу аларның, әлбәттә, күрше абыйга да, аларны үстергән кара тавыкка да шулай рәхмәт белдерүләре инде. Ә аннары алар бик еракка очып китәләр.
(163 сүз) (Ә.Баяновта
Контроль изложение.
«Аппакай»
Бакчага яшел чыршыкуйдылар, тиздән кыш бабай киләчәк диделәр. Әллә шуңа инде көнне бик нык суытты. Бакчадан кайтканда, суык Булатның борын очларын чеметтереп алды, кулы да туңды. Капкадан керүгә, туктап калды. Аппакай кар өстендә бер аягын күтәреп тора иде. Ах, мескен! Көне буе карда торып, тәпиләре кып-кызыл булып каткан. Аның бит Булатныкы төсле кара киез итеге юк. Ул тиз генә итекләрен салды да башта берсен, аннары икенчесен казга кидерде. Аппакай карышты, канатларын җилпеде, тик Булат барыбер үз дигәнен итте. Йон оек белән генә салкын булса да, өйгә кергәнче түзде. Ләкин Аппакай бер аягын селтәде дә итекне салып калдырды. Аксак аягын итектән чыгара алмады. Булат казны тагын эләктерде дә итекне барыбер кидерде. Кинәт Булат кул-аяк бармакларының энә белән чәнечкәндәй авыртуын тойды. Кулларын өреп җылытмакчы булды, ләкин “өф-өф” дигән саен, бармаклары ныграк чәнчеште, һәм ул елап җибәрде. Өйдән әбисе белән әнисе йөгереп чыкты. Әбисе карда аунап яткан бүрек һәм бияләйләрне җыя калды, әнисе Булатны өйгә күтәреп алып керде. Кайнар пәрәмәч белән чәй эчкәч, аның кул-аяклары ут булып җылындылар...
(170 сүз) (Фоат Садриевтан)
Изложение.
Кошлар белән яз килә
Сыерчыкларның канатлары да нәфис, сайраулары да гүзәл. Ләкин сыерчыклар сайрый торган апрель көннәренең түбәләрдән яуган тамчы яңгырлары да, урам буйлап бөтенесе бер якка чапкан көмеш гөрләвекләре дә бар.
Ә менә февральнең салкын бер иртәсендә тәрәзә рамыгызга килеп кунган песнәкнең нечкә аваз белән чыелдап куюын ишеткәч, сезнең күңелегездә быелгы беренче яз дәрте кузгалып китә. Әле бит сез бүген генә, тәрәзәдәге боз абагалары аша, айлар буе һаман бертөрле булулары белән күзләрегезне арытып бетергән кар көртләрен күзәтә идегез. Язга кадәр әле салкыннар да, бураннар да булачак. Ләкин шул тәрәзә рамыгыздагы песнәк тавышын ишеткән көннән соң инде сездә быелгы яз дәрте сүнмәячәк.
Миңа калса, салкын февральдәге песнәк чыелдавы җылы апрельдәге сыерчык сайравыннан ягымлырак. Чөнки песнәк яз дәртен бураннар арасыннан эзләп ала.
Сандугач – табигатьнең сайрар патшасы. Ләкин салкын яңгырлар көн буе ялангач ботакларны тараган, кайчандыр эре чәчәкләрен күтәреп торган гөл сабаклары соргылт кура гына булып калган көзге көннәрдә инде сандугачлар да тыналар.
Ә песнәк үз бәясен ничек кадерләп саклый белә! Ул бөтен кошлар безнең якларга кайткан яз һәм җәй көннәрендә кеше күзеннән аулак чытырманнар арасына кереп яшеренә. Әйдә, көз авылга кайтыр әле. Матурлар арасында ямьсез булып яшәгәнче, ямьсезләр арасында матур булып яшәвең мең артык!
(Г.Рәхимнән) (189сүз)
Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. Н.В.Максимов. 2005.
Предварительный просмотр:
Входной диктант
Сабан туе.
Сабан туенда нинди генә күчтәнәч бирсәләр дә гаепләштән, үпкәләштән булмый. Хәзинәдә бары. Бары-бергә, югы-уртак. Ни генә булса да-ихлас күңелдән. Шулай таң тишегеннән торып, күрше-күләнгә, аргы һәм бирге очтагы кардәш –ыруга кереп-чыгып йөри торгач, кояш чыга. Көн була. Апай пешергән бәйрәм коймагын анан-моннан гына капкалап, урамга ашыгасың.
Капка төпләре тулы бала-чага. Китә мактану, китә кәперенү. Кем күпме йомырка җыйган, кызылы күпме дә, бишние күпме? Әстерхан чикләвеге белән конфетлар кемнәргә эләккән? Мактанчыграк малайлар күкәйләрен көрәшчеләр кебек маңгайларына бәреп ваталар да шундук ашап та куялар. Маңгай кызара кызаруын, кайчакта күбеп тә куйгалый. Һи аның ише генә! Сабан туе бит!
Тагын бераздан урамнар атларының ял-койрыкларына кызыл чуклар таккан егетләр, яшүсмер малайлар белән тула. Алар, йорттан-йортка кереп, шау-гөр килеп, йомырка җыеп йөри. Шул арада гармун тартып, җырлап та җибәргәлиләр.
Диктант по теме “Лексикология”
Колын
Җәй башында безнең җирән кашка колын алып кайтты.
Хәзер мин, бүтән уеннарымны онытып, көнозын колын тирәсендә бөтерелә башладым. Иртән торуга иң беренче куанычымшул: ипи йомшагы эләктерәм дә колын янына чыгам. Баштарак ул, мин янына керүгә, тизрәк анасына барып сыена торган иде. Тора-бара ияләнде. Мин дәшкәч, колакларын торгызып, борылып карый торган булды. Бераздан, матур борын тишекләрен селкеткәләп, ипи исни башлады. Аннары көл төсле зәңгәрсу-соры, хәтфә кисәге шикелле йомшак иреннәре белән уч төбеннән ипи сыныклары эләктереп алырга өйрәнде.
Өммикамал апа зәңгәр сатиннан муенса тегеп биргәч, колынның муенына кечкенә генә шөлдер тагып җибәрдек. Колын башын селкеткән саен, ул гаҗәп сөйкемле тавышлар чыгара, әйтерсең, чың-чың итеп, берьюлы әллә ни тикле көмеш тәңкә коела. (110 сүз) (Г. Бәширов).
Контрольный диктант по теме “Словообразование”
Яшенле яңгыр
Җәйге бөркү көннәр җиткәч, күктә төркем-төркем йөргән авыр болытлар ешрак күренәләр. Менә алар зәңгәр күкне дә, якты кояшны да каплый. Бер минут тынлык үтүгә, өермә күтәрелә. Аннан, каты шаулап, яңгыр коярга тотына.
Җирдән югарыга күтәрелгән су пары, бик нык суынып, тамчыларга әйләнә. Һава агымы аларны астан өскә йөрткәнгә, тамчылар кечкенә боз кисәкләренә әвереләләр. Боз кисәге авырая һәм түбән төшә башлый. Җиргә җитәрәк, алар эри, һәм яңгыр барлыкка килә. Ә кайвакыт җиргә боз да ява.
Ә болыттагы тамчыларның, боз кисәкләренең хәрәкәте тукталмый. Алар, бер-берсенә ышкылып, электр белән корылалар. Болытның өске катлавы уңай, ә аскысы кире электр корылмасы алып килгәнлектән, алар арасыннан очкын үтеп китә. Яшен яшьни. Яшен тирә-як һаваны җылытканга, һава бик тиз киңәя һәм шартлый. Күк күкри. (116 сүз)
Диктант по теме “Знаки препинания”
Ялгышны төзәтү.
Кешене тормыш төрле хәлләр белән сыный. Шатлыклары да, югалтулары да, ялгышулары да була. Менә шул ялгышлардан чыга белергә, аларны бик тиз һәм матур итеп төзәтергә кирәк.
Әгәр кеше үз ялгышын танырга теләми яки артык хәсрәтләнә, тормышын беткәнгә саный икән, моннан аның үзенә дә, башкаларга да кыенлык килә. Башкаларны ялгыш үзе түгел, ялгышканнан соң аны төзәтә белмәүченең хәле борчый.
Ялгышны тану җиңел түгел, моңа тәҗрибә кирәк. Ялгышканнан соң эшкә мөмкин кадәр тизрәк тотынырга, җиңелрәк кереп китәргә кирәк. Башкалар ялгышучы кешедән үз ялгышын тануны түгел, аны төзәтүне таләп итәргә тиешләр. Ярыш вакытында егылып, үз ялгышын җиңел генә төзәткән спортчыны тамашачы кул чабып алкышлаган шикелле, тормышта ялгыш җибәреп, аны төзәтә алган кешене дә уңай очрак туры килгән саен канатландырып җибәрү зарур. (118 суз.)
(Матбугат битләреннән)
Бирем. Билгеләнгән җөмләгә — синтаксик, тану сүзенә морфологик анализ ясарга.
Контрольный диктант по теме “Синтаксис и знаки препинания”
Су чыпчыгы
Ап-ак түшле һәм ак муенлы, кызгылт башлы һәм кызгылт корсаклы, күгелҗем-зәңгәр сыртлы су чыпчыгы. Шундый сак, шундый сизгер кош булса да, ару-талуны һич белми.
Су чыпчыгының калын, җылы йон-каурыйлары һич тә тырпаеп тормас, тәненә сыланып, гәүдәсен искиткеч ыспай, җыйнак һәм күркәм итәр. Чын мәгънәсендә су кошы ул! Гадәттә, ул суның шактый сай, ләкин кызу агымлы, ташлы урынын сайлый, шунда яши.
Су тирәсендә яшәүче бүтән кошлар кебек үк, ул да озын һәм нык сыйраклы була. Бармак очлары сәер генә икегә аерылып тора, ә ул араны яры каплаган, тырнаклары гаҗәеп озын һәм кәкре. Шунлыктан ул шома ташлар өстеннән рәхәтләнеп, бер дә чыланмыйча йөри. Су чыпчыгы дип белми әйтмиләр инде. Үзе бәләкәй – бары чыпчык сыңары, үзе саф сулы тынмас шарлавыкны ярата яки инеш, кизләү тирәләрен үз итә. (Гарәфи Хәсәнов) (124 сүз)
1. Гадәттә, ул суның шактый сай, ләкин кызу агымлы, ташлы урынын сайлый, шунда яши. җөмләсендә сү төркемнәрен билгеләргә.
2. Текстта бирелгән сыйфатларны табарга, дәрәҗәләрен билгеләргә.
3. Соңгы җөмләдәге ярата сүзенә морфологик анализ ясарга.
Диктант по теме “Стилистика и культура речи.”
Көртлек
Әле кайчан гына яшел диңгез булып чайкалган тугай ап-ак карга күмелде. Тугайның бер очы каенсарга барып тоташа, ә ул каенсарны, икегә ярып, чана юлы уза. Әнә шул юлдан печәнгә дип килгәч, эшли башларга һич ашыкмыйсың, әйләнә-тирәгә күз саласың. Шул чагында синең игътибарыңны ап-ак каенсарга бөрчек-бөрчек булып төшкән сәер койрыклы чем-кара кошлар җәлеп итә. Күрәсе, күзәтәсе килү хисе җиңгәнгә, каенсарның эченәрәк керәсең.
Биредә кошлар ашаган азыкларын сеңдерәләр. Гадәттә, көнозын ешлыкта булалар, көнозын каен бөреләрен бүсәләр. Бары көн уртасында урман авызына чыгалар: үзләренчә кояшта кызыналар. Ә кичен йокы симертүне карый бу кошлар. Биек көрт – менә нәрсә хуш килә көртлекнең күңеленә! Һәрбер кош утырган ботагыннан шунда атыла. Атыла, тирән кырга күмелә. Кар эченнән күпме ара үтә дә, төн тикле төнне туңмый гына үткәрә. Көннәре шулай тәгәрәпме-тәгәри. Һаман бер үк төрле, һаман үзгәрешсез тәгәри. (Гарәфи Хәсәнов) (130 сүз)
1. Беренче кызыл юлдагы җөмләләрне синтагмаларга бүләргә.
2. Беренче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
3. Беренче ике җөмләне сүзтезмәләргә аерып язарга.
Контрольный диктант по теме “ Литературная речь и ее стили.”
Табигать һәм кеше
Борын-борын заманда яшәгән ике дус–Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр.
Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган.
Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать артка чигенгән. “Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, - дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.(130 сүз)
Контрольный диктант по теме
Язгы таң.
Әкрен генә яктыра. Урманда тып-тын, хәтта бөреләр пышылдавы да ишетелми. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Шулай да яктылык караңгылыкны торган саен кысрыклый, биек таулар артына куа.
Беренче булып сайрар кошлар уянды. Җылы яктан былтыргы ояларын сагынып кайткан кошлар чибәр-чибәр каен кызларын, төз буйлы нарат егетләрен, яктырганнан-яктыра барган язгы иртәне мактап җырларга тотындылар. Бу җыр йокыдан әле арынып җитмәгән агачларга бишек җыры булып ишетелә иде.
Урманда кар күптән түгел генә эреп беткән, ахры, анда-санда, алка-алка булып сулар җыелып тора. Кардан арчылган җирне бизәргә теләгәндәй, яшел күлмәк киеп чыккан умырзаялар башларын түбән игәннәр. Чү! Чәчәкләрне сискәндереп, ботак сынган тавыш ишетелде. Ак йөзле умырзаялар, башларын күтәреп, сары керфекле күзләре белән миңа карадылар. Саксызлыгым аркасында тәмле йокыгызны бүлдем сезнең, кичерегез мине, чәчәкләр! Курыкмагыз! Юк, юк! Мин сезгә тимим. Сезнең берегезне дә һәлак итәргә теләмим. Мин тормышны яратам! (137 сүз.)
Тексты изложений
Изложение №1
Кем җырлады?
Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.
Көзге караңгы тәндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде.
Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант – татар егете ята. Егетнең хәле авыр. Уң аягы аның тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа... Ләкин бу хәл озакка бармый.
Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң, егет тагын бер мәлгә һушына килде…
...Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет, өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Йа Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң?
Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына – Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады. Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры... Аһ, моң¬нардан да кадерле һәм ләззәтле нәрсә булырга мөмкинме соң?
Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эше¬лон кайчан тавыш-тынсыз гына кузгалып китте – егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады.
Поезд китте, ялгыз кабер торып калды…
Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ише¬генә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чын¬нан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.
Изложение №2
Көтелмәгән кунак
Безнең солдатлар иртәнге ашны ашап кына бетергәннәр иде. Кинәт югарыда, окоп өстендә, мәче тавышы ишетелде. Бер сержант саклык белән генә торып караган иде, анда кечкенә генә соры песи баласын күреп алды.
Шундый салкын көндә песи баласы килсен, имеш. Әйләнә-тирәдә кара урман. Алда ерак түгел генә бер авыл күренә. Бу авылның өйләре сугышта җимерелеп беткән. Тик ара-тирә җимерек өйләрнең бүрәнәләре генә тырпаеп торалар иде.
Бу авыл фашистлар кулында. Песи баласы, азык эзләп, кешеләр янына килгән булырга кирәк. Әйтерсең ул да ерткыч фашистлардан качкан. Песи баласы, окопка керү белән, элек бөтенесен иснәп чыкты да кызганыч тавыш белән мияулап җибәрде. Кунакка аш салып бирделәр. Ашагач, аның күзләре матурланып китте, әзрәк уйнады да почмакка барып йокларга ятты.
Песиләр торган җирләрен сагынучан булалар. Әлеге сержант песи баласын алды да окопның кырыена куйды. Песи әзрәк басып карап торды да авылга таба йөгерде.
Икенче көнне иртән песи баласы тагын окопка килде. Бу юлы инде ул мияуламыйча гына окопка үзе сикереп төште дә тиз генә савыты янына килеп ашый башлады.
Песи баласы безнең солдатларга ияләшеп китте. Көн дә иртә белән килә дә, кичкә кадәр окопта йоклап, тамагын туйдырып, кич белән үзенең туган авылына кайтып китә торган булды.
Сержант, песи баласын авылга озаткан вакытта, һәрвакыт аның аркасына фашист солдатларына мөрәҗәгать итеп язылган бер-ике листовка бәйләп җибәрә торган булды. Шулай итеп песи баласы унбер тапкыр окопка килде һәм унбер тапкыр ул безнең листовкаларны дошманнарга алып барды. (220 сүз)(А. Шамов буенча)
Изложение №3
Институттан куылу
Ул көнне, социаль чыгышы шикле затның баласы буларак, институттан куылып кайтып кергәндә, әни өйдә иде. Дәфтәр тикшереп утыра. Ул - укытучы. 18 нче татар мәктәбендә башлангыч класс балаларын укыта. Үзе дә, читтән торып, педагогия институтында укый. Күрәсең, минем хәсрәтем йөземә бәреп чыккан булгандыр, әнием, шунда ук эшеннән аерылып, сорау белән миңа текәлде. Бер мизгел тынлык булып торды. Әнием тиз генә үзен кулга алды,мөмкин кадәр тыныч тавыш белән: “Кайгырма, улым, бирешмә, балакаем”, - диде.
Кадерлем, бәгырем минем, бердәнберем, газиз әнием! Сине табигатең ничек шулай көчле яратты икән? Бу минутта, бәлки, башка ана булса, еларга яки мескенләнергә керешер иде. Ләкин минем әнием андыйлардан түгел.
Тормыш ифрат авыр. Әниемнең эш хакы аз. Икмәк карточка белән генә бирелә. Ашаган төп ризык - бәрәңге.
Без Вахитов заводы янында бер фатирда яшәгәндә, әниемнең аягына брезент итек киеп кыш уздырганын яхшы хәтерлим. Аның кышкы суыкларда мәктәбеннән кайткач, сызланып, тезләрен уып, мич авызы каршында утырган чакларын онытасым юк.
Кыскасы, безнең эшләр бик үк мактанырлык түгел иде. Ләкин шуңа да карамастан без, әниле-уллы, үзебезне моңарчы бик бәхетле сизеп яши идек. Ник без бәхетсез булыйк: тормыш – илдәгечә, без һаман үсәбез, укыйбыз, куйган максатыбызга барабыз. Тик бу бәхет бүген, боздан ясалган бинадай җимерелде. Хәзер инде эшкә урнашу турында уйларга кирәк. (202 сүз)
(А.Расих буенча)
Предварительный просмотр:
Входной диктант
Авылым чишмәләре
Туган авылыма мин еш кайтам. Аның матур табигате үзенә тарта. Беренче мәртәбә тәпи баскан җирләрем, аунап үскән яшел болыннарым, ургый- ургый аккан салкын чишмәм- һәммәсе дә, күңелемне җилкендереп, сабый чагымны хәтерләтә.
Авылыбыз башындагы тау өстеннән, тәңкәдәй чылтырап, серле моңнарын еракка тарата- тарата чишмә ага. Аның суы, энҗе төсле тамчыларын сикертә- сикертә, киң улак буйлап килә һәм юлында очраган ташларны юып, тирә-юньдәге матурлыкны күзәтә- күзәтә авылыбызны нәкъурталай бүлеп, инеш булып агып китеп бара. Ә бу инеш, бераз баргач, Мишә елгасына кушыла.
Килен булып төшкән ак алъяпкычлы апаларның, чибәр- чибәр кызларның авылыбыздагы тәүге адымнары да чишмә сукмагыннан башлана. Алар, көлешә- көлешә, саф чишмәгә суга ашкыналар һәм үзләренең җиңел хәрәкәтләре, җор сүзләре белән чишмә тирәсен тагын да ямьләндерәләр. Мөлдерәмә тулы чиләкләрен иңнәрендә биетә-биетә, чишмә сукмагыннан үтәләр. Чиләкләре нинди матур, сулары ташып тора аларның! (126 сүз
Контрольный диктант по теме “Имена существительные”
Туган як
Кеше күңеле өчен туган як кирəк. Еракка китсə, сагыныр өчен, балалыгына кайтыр өчен, дошман керсə, яклар өчен. Ерак җирлəрдə йөргəндə кеше читтəге матурлыкны əнə шул үзенең туган ягы белəн чагыштыра. Туган ягы аңарга биеклеккə сикерү ноктасы, гүзəллек үрнəге булып хезмəт итə. Әлфия менə шушы гүзəллек үрнəген Дамирлар авылында тапты. Рухи яктан ул шушында туды. Кошларның сайравына, урманнарның серле шаулавына беренче тапкыр шушында сокланды. Кешелəргə сөйлəмəгəн уй-хыялларын җырчы усакларга, иркə юкəлəргə сөйлəде. Табигать аны читкə какмады, аңлады һəм серен бүлеште, тиле хыялларын хуплады. Кирəкмəгəн
сораулар биреп йөдəтмəде.
Әтисенең ду кубып китəргə җыенуын ишеткəч, Әлфиянең күз алдыннан əнə шулар үтте. Лəкин йөрəгендə кайнаган кичерешлəрен сөйлəп бирə алмады. Әтисе аңардан ни өчен китəргə телəмəвен сорагач:
- Минем монда дусларым бар!- дип кенə əйтə алды.
Дуслар рəтенə ул шушы төбəкнең җирен, күген, күктə йөзгəн яшенле болытларын, урманда мəж килгəн кырмыскаларын, җырлый-җырлый бал ташучы умарта кортларын - һəммəсен кертə иде. (130 сүз) (Ф. Яруллиннан)
Бирем:
1. Тексттан 2 сүзтезмə аерып алып тикшерергə.
2. Тиңдəш кисəклəре булган җөмлəлəрне күрсəтергə.
3. 3 нче җөмлəне җөмлə кисəклəре ягыннан тикшерергə.
Диктант по теме “Имя существительное”
Саҗидә
Егерме икенче елда гражданнар сугышыннан кайтып төшүгә, Фәһимне берьюлы ике авыр хәсрәт каршы алды.
Аның сөекле әнисе белән сөйгән кызы Саҗидә ачлык корбаны булган икән.Сажидәнең вафатын ишетү Фәһимнең өстенә салкын су койгандай тәэсир итте, аны сискәндереп, тетрәтеп җибәрде. Ничек алай? Фәһим айкап кайткан сугыш җире түгел ләбаса монда! Анда гына үлем чалгысы аяусыз уңга да, сулга да селтәнә. Шуның өчен ул сугыш дип атала да. Тыныч кына яшәп яткан тып-тын авылда алсу битле, җиләктәй япь-яшь кызны ни җаның белән салкын кабергә күмеп кайтмак кирәк?..
Шулай да бу куркыныч хәбәрне Фәһим баштарак һич тә башына сыйдыра алмады. Чын түгелдер, авыл зур, бүтән берәр кыз белән бутыйлардыр шикелле иде. Әмма язмыш дигәнең сугышта гына түгел, моңда да рәхимсез булып чыкты. Зур каен төбендәге яңа кабер егетне тынсыз калдырды. Аның өстендәге тактага «Садыйк хәлфә кызы Саҗидә. 1903—1921. Урыны оҗмахта булсын» дип язылган иде. (142 сүз) (Г.Бәширов)
Бирем:
1. Беренче абзацны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
2. Кушма җөмлә табып, синтаксик анализ ясарга.
3.Соңгы җөмләдәге тыныш билгеләренең куелышын аңлатырга.
Контрольный диктант по теме “Имя прилагательное»”
Көтеп узган гомер
Фатыйма ялтыратып чистартылган көзгедәй күктә йөзгән айга карап елмайды. Әбисе аңа: «Тулган ай күрсәң, теләкләреңне аңа җиткер, үтәлми калмас, бәбкәм», — ди. «Менә бу көчек үсеп җитсен дә миңа иптәш, якын дус, сакчы булсын», дип, көчекне күккә күтәреп айга күрсәтте дә кире кочагына алды. Ул, җылыга кергәч, тып-тын булды. Фатыйма көтмәгәндә табылган яңа юлдашына сөенеп куйды. Йоклаган бозауларын уятмаска тырышып, капшана-капшана лампасын кабызды да мичкә ягып җибәрде. Әйтерсең, үз өенә кайтты, өстен салып ташлады, үзенә дип калдырган сөтен яңа дустына эчерде, ул аны күз ачып йомганчы ялап кына куйды. Фатыйма, көчеген куенына алып, сәндерәгә менеп ятты. Калын итеп түшәлгән хуш исле печен өстендә йомшак, иркен иде, көчек тә бер дә куеннан чыгыйм димәде, мес-мес килеп, бер-берсен җылытып, йокыга киттеләр. Фатыйма күзен йомгач та үзалдына елмаеп куйды, соңгы көннәрдә гел байлык кына килеп тора, бу да Ходайның бер бүләгедер, юкка гына аның юлына чыкмагандыр. (142 сүз) (Зифа Кадыйрова)
Бирем. 1. Алынма сүзләрнең астына сызарга.
2. Ирен гармониясенә тексттан мисаллар алып язарга.
3. Беренче җөмләгә морфологик-синтаксик анализ ясарга.
Диктант по теме “Имена прилагательные”
Бала
Самолет ераклашты. Лейтенант команда бирде булса кирәк, алда яткан кызылармеецлар ашыгып тора башладылар. Урыныннан кузгалды Зариф. Ләкин ул бер адым да атларга өлгермәде, үзеннән биш-алты метр гына читтә өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп, ихтыярсыз тукталды. Баланың берәр якын кешесен күрергә теләп, тирә-ягына каранды, ләкин якында һичкем барлыгы сизелми иде. Зариф, бик гаҗәпләнеп, янә балага карады; бала чыннан да ялгыз иде. Ул үзе биеклек кенә бер куак янына баскан, кечкенә кулына берничә бөртек каен җиләге учлаган, шуны кабарга хәзерләнгән җиреннән туктап, зур соры күзләре белән Зарифка исе китеп карап тора. Озак елаудан аның күз төпләре шешенгән, түгәрәк битендә яшь юллары калган... Ләкин хәзер тынычланган, нинди хәлдә булуын оныткан, ахрысы, аяк астындагы җиләкләрне җыярга керешкән. Аның өстендә зәңгәр сукнодан җәйге пальто, башында фетрдан тегелгән кара шапочка, аны кызыл тасма белән ияк астыннан китереп бәйләгән; аякларында озын сары оеклар белән сары ботинкалар һәм бер аягында галошы бар, икенчесен төшереп калдырган, ахрысы. (151сүз) (Әмирхан Еники)
Бирем.
1. Кире сүз тәртибе күзәтелгән җөмләне табып язарга.
2. Тезмә кушма җөмләләрне табып, җөмлә чикләрен билгеләргә, схемасын сызарга.
3.Соңгы җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
Диктант по теме “Имена числительные”
Зәңгәр яулык.
Каен ботагында зәңгәр ефәк яулык җилферди. Җилгә ияреп очып китмәкче дә була, үзе кебек зәп-зәңгәр күккә менеп очып йөрмәкче, ахры. Ычкына алмый шул— бәйләп куелган. Очып китә алса, болытлар өстенә кунып ял итәр иде. Берәрсе, урманга килгәч, югалмасын дип бәйләп куйгандыр да аны, онытып калдыргандыр, мөгаен. Бәлки кемнеңдер башыннан шуып төшкәндер дә, җил очыртып алып киткәндер?
Яулык җилферди дә җилферди. Ничек кенә булса да очып китәсе килә аның. Үзенә бер минутта тынгылык бирмәүче җилләрдән туйгандыр шул инде. Тын гына берәрсенең җилкәсенә кунасы киләдер. Я булмаса, кемнеңдер назлап кына муеныннан кочаклап алып, чәчләрен ябарга телидер әле. Кем белә, бәлки менә-менә иясе килеп чыгар да, яулыкны, ниһаять, бу рәхимсез җилләр кочагыңнан коткарып, кадерләп муенына салыр...
Үземне әнә шул зәңгәр яулыкка охшатам. Еллар, айлар, көннәр җилендә, бөтерелә-бөтерелә, үз парымны эзлим. (131 сүз.)
Контрольный диктант по теме “Имена числительные”
Гөлжимеш чәчәкләре
Җәйнең беренче чәчәкләре күренде. Гөлҗимеш чәчәкләре алсу утлар яндыра. Ул шомырт куаклары янында, миләшләр янында, хәтта ак каен тирәсендә купшыланып утыра. Таллар һәм зирекләрне дә дус күрә. Кайда ышык — шунда алсу утлар кабыза. Алсу яки аксыл-кызыл таҗчыклы, бишәр таҗ яфракчыклы, күз явын алырдай матур хуш исле чәчәкләр. Күпсанлы серкәчләр, күпсанлы җимешләр белән туп-тулы.
Алар — гөлчәчәкләрнең кыргые, аларның ата-бабасы, чөнки бу мәшһүр чәчәкләр шушы гөлҗимешләрдән килеп чыкканнар. Кешенең алтын кулы гөлҗимешнең алты мең төрен уйлап чыгарган! Төсләре, рәвешләре белән аерылалар. Кызыл һәм сарылар, ак һәм кара чәчкәләр- һәммәсе дә күзнең явын ала торганнар. Чәчәкләр патшасы дип, юкка гына әйтмәгәннәр икән шул.
Яшел җирлектә зур-зур чәчәкләр… Таң калам, аерыла алмыйм алардан. Әре һәм якты чыкка чылануларын яратам. Гүя яшь аралаш елмаеп торалар. Чык түгел — шатлык яшьләре. Берсен түзмичә өзәргә чамалыйм, ләкин һәр яшел яфракчык төбендә — икешәр чәнечке. Кагылсаң — үкенерсең дигән күк искәртеп торалар. (141 сүз) (Г. Хәсәнов
Диктант по теме”Местоимение”
Кортларда ак сакаллы бабайлар акылы
Сүз дә юк: бал файдалы да, шифалы да, татлы да. Кортлар тоту, алар белән аралашу бик кызык. Күзәтергә иренмәсәң, аларга карап, әллә ниләр белеп була. Әйтик, көннең нинди булачагын ояга бер күз салу белән чамалый аласың. Кортлар иртә күтәрелгән икән, көн матур, кояшлы булачак. Әгәр инде бик ашыкмыйча, без-без килеп ояларында утыралар икән, көт тә тор: көндез яңгыр коеп китәчәк.
Яңгыр алдыннан кортлар оя тирәсендә генә буталалар.Көн аязасы булса, еракка, басуга очалар. әйтик, күк күкрәп, яшен яшьнәп яңгыр килә. Кортларга гына күз сал. Алар, берни булмагандай, үз эшләре белән мәшгуль икән, яңгыр яумаячак.
Кортларның үз-үзләрен тотышларына, ояда кәрәз коруларына карап, алдагы ун- унбиш көндә һаваларның ничек буласын бик җиңел әйтеп була. Иртә язда әңкә корт йомырканы сары кәрәзләргә сала икән, бер дә шикләнмә: яз җылы киләчәк. Утыртасы әйбереңне утырт, чәчәсен курыкмыйча чәч. Әгәр әңкә корт серкәләрне иске, кара рамнарга сала башласа, димәк, дүрт-биш көннән һавалар суынып, бозылып китәчәк.
Умарталар белән бер башың катса, алардан арынырмын димә. Алар турында укыган саен укыйсы, тормыш-көнкүрешләрен күзәткән саен күзәтеп кенә торасы килә. (А.Хәсәнов) (168 сүз)
Тексты изложений
Изложение №1
Җил һәм Кадыйр
Кадыйр бүген чаңгыда җил белән узышырга булды. Нигә җил белән дисезме? Чөнки авылда ул узышмаган малай инде калмады. Җилне узу җиңел булмавын белә Кадыйр, шуңа күрә чаңгысын яхшылап майлады, җиңелчә киемнәр сайлады. Курткасы өстеннән әнисенең халатын да киеп куйды. Халат озын иде, итәге кардан сөйрәлә. Моны күреп, җил куанды. Кадыйр болай озак бара алмас, итәгенә абынып егылыр, дип уйлады.
Авылны чыкканчы, алар тигез бардылар. Тигез дип, җил, малайның әле алдына, әле артына төшеп, аяк кыздырып барды. Ярыш башында ук узасы, бу кызыкны тиз генә бетерәсе килмәде бугай җилнең. Кадыйр тау менгәндә калышты. Ул тау итәгенә күтәрелгәндә, җил, сызгыра-сызгыра, тау башына менеп җитте. Хәзер ул ял итеп алыр, көрткә утырыр, ә җил, аны кар белән күмәрмен, дип уйлады, куанычыннан бөтерелеп алды. Кадыйрның ял итәргә исәбендә дә юк икән: тауның бер очыннан менүгә, икенче очыннан выжт итеп төшеп тә китте. Җил аның артыннан йөгереп тә карады, хәтта очып та карады — куып җитә алмады.
Авылның икенче башына терәлгән тау итәгендә генә тигезләштеләр. Урамга барып керергә күп калмады. Хәзер юл тигез, күз ачып йомганчы узам, дип уйлады җил, алга ыргылды. Кадыйр шуны гына көткән икән: халатын җәеп, җилкән ясады да беренче булып авылга керде.
— Хәрәмләште! — дип ризасыз выжылдады җил. Мине җилкәненә җигеп җиңде!
Әмма Кадыйрны күккә чөйгән малайлар аны ишетмиләр иде инде. (208 сүз) (Н. Каштанов буенча)
Изложение №2
Зирәк карга
Көннәр җәйгә авышкач, күлләвекләр кибеп, тирә-юнь яшеллеккә күмелгәч, кешеләр ишегалдында тәртип урнаштырдылар. Себерделәр, казыдылар, яңа үлән чәчтеләр. Чүп савытларының да тирәлеген чистартып, өсләренә ныклап япкач, кошларга ризык табу тагын авырлашты.
Бүген безнең таныш ала каргага исә жай чыкты: тирәк агачы янындагы утыргычта бер сабый үзе кимереп йөргән сохариен онытып калдырган. Карга шуны, чукый-чукый, җиргә төшерде, ләкин сохари һич кителми — чукыган саен катылана гына бара кебек иде. Озаграк азапланырга туры килгәнлектән, зирәк карга бәхетенә башкаларның да күзе төште. Җыйналды карга, чыкты шау-шу, китте төрткәләш, тарткалаш.
Безнең зирәк каргага бу хәл ошамады. Ул горур гына читкә тайпылды. Читтән генә күзәтергә булды. Карга дуслар нихәтле сохарины шакылдатсалар да, томшык авыртудан битәр һич нәтиҗәгә ирешә алмыйлар иде. Каты ризык, һич кимемичә, элекке хәлендә кала бирде. Сабыр гына көткән зирәк каргада соңыннан гына өмет чаткысы кабынды. Гаугалашып арыган каргалар, томшыклары сызлаганчы интеккәч һәм бернинди уңышка ирешмичә таралышкач, читтәрәк торган карга инде беркемне кызыктыра алмаган сохарины сулы савытка салып куйды. Тиз арада йомшаган икмәк белән рәхәтләнеп көндезге ашын үткәрде. Бүтән каргалар бу вакытта тагын кайдадыр тарткалаша, төрткәләшә, чукыша иде бугай. (175 сүз) (Ә.Баян буенча )
Изложение №3
Бигрәк тәмле бәрәңге
Төш алдыннан әни безне ашарга чакырды. Иртәдән бирле агач төпләрен йомшартып, шактый арылган иде. Тиз-тиз генә кулларымны юдым да өстәл артына уздым. Борынга тәмле бәрәңге исе килеп бәрелде. Берсен авызга алып кабуга, ул шикәр кебек таралып та китте.
— Бигрәк тәмле итеп пешергәнсең, әни, бәрәңгене.
Минем сүзне ишетүгә, моңарчы диванда кырын ятып торган энем дә сикереп торды һәм тизрәк өстәл янына узды.
Бәрәңгене кабып карауга, кәефе кырылды.
— Алдакчы, тәмле дигән була тагы, — дип, кире диванга барып ятты.
— Ашыйсың килмәсә, улым, — диде аңа әни, — сиңа да бераз эш бар иде. Безнең бер кисмәк буш тора. Шуны гына тутырып керсәң иде…
Иртәдән бирле диванда сузылып яткан энем, теләр-теләмәс кенә, урыныннан кузгалды.
Кисмәккә аз дигәндә кырык чиләк су сыя. Мин чыкканда, энем аны тутырып бетерә язган иде инде. Ул соңгы чиләк суны бушатты да өйгә йөгерде. Бераздан тәрәзәне ачкан да миңа кычкыра:
— Абый, абый, дим, бәрәңгене гел суытып кына ашарлык икән. Шундый тәмләнгән хәзер…
Мин борын астыннан гына елмаеп куйдым. Ә әни исә:
— Аша, улым, аша, — диде, — эшләп ашагач, бәрәңге суынса да тәмле була ул. (172 сүз) (Фарсель Зыятдиновтан)
Предварительный просмотр:
5—9 нчы СЫЙНЫФЛАР
Укучыларның ана теленнән алган белем сыйфаты даими рәвештә тикшерүгә бәйле. Татар теле дәресләрендә укучы үзе үзләштергән теоретик мәгълүматны гамәлдә куллана алырлык белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш. Тел һәм сөйләм күнекмәләрен дөрес бәяләү укучының тел, аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыгы, гомуми белем һәм фикерләү дәрәҗәсен дә билгели. Белемне тикше¬рү — укытуның аерылгысыз өлеше, чөнки ул укучыларның эшчәнлеген нәтиҗәле итеп оештырырга һәм аларның укуга карата мөнәсәбәтен үзгәртергә, җаваплылыгын арттырырга ярдәм итә. Димәк, укучылар¬ның белем, осталык һәм күнекмәләрен дөрес итеп бәяләү телне аралашу коралы буларак үзләштерүне, тел турында системалы белем булдыру¬ны күзаллый, шулай ук ул башка милләт телен, мәдәниятен өйрәнү өчен дә мөмкинлекләр ача. Укучыларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен гадел итеп бәяләү — укытучы эшчәнлегенең иң мөһим сыйфаты. Бу таләпләрнең үтәлүе белем бирүнең сыйфатын арттыруга, аны бәяләүгә якын килүне, материалны чама белән тиешле күләмдә тәкъдим итүне тәэмин итә.
Мәктәптә укучыга куела торган билге телне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтеп кенә калмый, бәлки зур тәрбияви әһәмияткә дә ия. Шуңа күрә билгене җәза бирү чарасы буларак файдалану катгый рәвештә тыела. Билгене төшереп яки күтәреп кую да әхлакый тәрбия бирүгә җитди зыян китерә. Бары тик дөрес һәм гадел бәя генә укучыга карата уңай тәрбия чарасы булып санала ала.
Укучыларның белемнәрен тикшерү укытучы тарафыннан даими рәвештә алып барыла һәм укыту эшенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Ул белем, осталык һәм күнекмәләрнең формалаша баруын белү, ачыклау өчен агымдагы тикшерү, шулай ук уку елы ахырында нәтиҗә ясау максатыннан үткәрелә торган тикшерүләр формасында башкары¬ла. Укытучы, укучының телдән һәм язма җавапларын бәяләгәндә, билгене аңлатып куярга тиеш.
Укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәя¬ләгәндә, гамәлдәге программада бирелгән тел белеменә, аралашуга һәм этнокультура өлкәсенә караган мәгълүматлылыклары да искә алына.
I. Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү
Уку — график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү (кычкырып укыганда) һәм аны мәгънәви берәмлекләргә бүлүне (эч¬тән укыганда) үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бертөре. Уку техникасы белән текстны аңлап укутыгыз бәйләнештә тора, һәм алар бер-берсен тулыландыралар да.
Билгеле булганча, дөрес уку — әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укыганда гына дөрес укый дип әйтә алабыз.
Йөгерек уку — укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә.
Сәнгатьле уку текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хис-тойгыларны тавыш, басым һәм башка барлык фонетик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.
Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнең төп шарты булып тора.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының 1 минутта кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:
Сыйныфлар | Иҗекләр саны | Сүзләр саны |
5 | 130—190 | 70—80 |
6 | 140—200 | 75—85 |
7 | 150—210 | 80—95 |
8—9 | 160—220 | 90—110 |
Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5—7 нче сыйныфларда 30—40% ка, ә 8—9 нчы сыйныфларда 40—50% ка югарырак була.
Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:
Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес әйтеп һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, «5» ле куела.
Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге бу¬енча укытучы сорауларына җавап бирә алса, әмма уку барышында 1—2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.
Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур бе¬рәмлекләренә бүлгәндә, 3—5 төгәлсезлек күзәтелсә, «3» ле куела.
Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5—6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә, «2» ле куела.
Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.
II. Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант, изложение, сочинение яздырып тикшереп була; сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Укытучы, эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләрне истә тотарга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес 48 булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик һәм пунк-туацион яктан грамоталылыгы.
Сорауларга җавап язуны бәяләү:
Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә, «5» ле куела (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хата булырга мөмкин).
Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 ор¬фографик, 2 пунктуацион хата яки 2 сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.
Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, 3 сөй¬ләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хата булса, «3» ле куела.
Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары 3 тән артса, 5 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.
Язма эшләрнең күләме
Сыйныфлар | Эш төре | |||
Сочинение | Диктант | Изложение | Барлыгы | |
5 | (1) | 8(2) | 3(2) | 15(5) |
6 | 5(1) | 6(2) | 5(2) | 16(5) |
7 | 6(1) | 7(2) | 5(2) | 18(5) |
8 | 6(1) | 7(2) | 5(2) | 18(5) |
9 | 7(2) | 5(2) | 2(1) | 14(5) |
10 | 6(2) | 4(2) | 2(1) | 12(5) |
11 | 6(2) | 4(2) | 2(1) | 12 (5) |
Искәрмә. Җәя эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.
Татар теле дәресләрендә укытучы укучыларның язу тизлегенә дә игътибар итәргә тиеш. Акрынрак язган укучылар белән аерым эшләргә кирәк. Бу эшне оештыру өчен, сүзләр һәм хәрефләрнең саны түбәндәгечә тәкъдим ителә.
Сыйныфлар | Сүзләр саны | Хәрефләр саны |
5 | 8—9 | 50—55 |
6 | 10—11 | 56—61 |
7 | 12—13 | 62—67 |
8 | 14—15 | 68—76 |
9 | 16—17 | 77—87 |
Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү
Диктант — укучының гомуми грамоталылыгын тикшерү өчен уз¬дырыла торган язма эшнең бертөре. Диктантлар өйрәтү һәм контроль төрләргә бүленә.
Өйрәтү диктантын бәяләү
Өйрәтү диктантлары берничә төрле була: сүзлек диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, сайланма, иҗади, күрмә, хәтер, ирекле диктантлар.
Орфографик хатасы булмаса, «5» ле куела (1 пунктуацион хата булырга мөмкин).
1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булса, «4» ле куела.
2 орфографик, 2 пунктуацион хатасы булса, «3» ле куела.
5 орфографик, 4—6 пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела. Өйрәтү диктантлары 5—7 нче сыйныфларда ешрак яздырыла.
Сүзлек диктантының күләме
Сыйныфлар | Сүзләр саны |
5 | 16—20 |
6 | 18—25 |
7 | 22—30 |
8 | 26—34 |
9 | 30—38 |
Сүзлек диктантына әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүз¬ләр, гарәп - фарсы алынмалары кертелә.
Сүзлек диктантын бәяләү
Пөхтә итеп язылган, хатасы булмаган эшкә «5» ле куела.
1 орфографик хаталы эшкә «4» ле куела.
3 орфографик хаталы эшкә «3» ле куела.
5 орфографик хаталы эшкә «2» ле куела.
Контроль диктантларның күләме һәм аларны бәяләү
Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырыла.
Котроль диктант текстлары үз эченә өйрәнелгән тема яки темалар буенча орфограмма һәм пунктограммаларны (2—3 очрак) ала. Грамматик биремле диктант булганда, сүз саны киметелә дә ала. Контроль диктантта укучы тарафыннан төзәтүләр күп булса, билге бер баллга төшәргә мөмкин.
Контроль диктантны бәяләү
Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).
2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.
4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.
6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.
Изложениенең күләме һәм аны бәяләү
Изложение яздыру өчен, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, хикәяләр, аерым текстлар алына. Алар эчтәлеге һәм күләме ягыннан тиешле таләпләргә җавап бирергә, тәрбияви максатларны үз эченә алырга һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, камилләштерү юнәлешендә булырга тиеш. Изложение ярдәмендә укучының тема эчтәлеген ача белү осталыгы, лексик байлыгы, орфография, грамматика, пунктуация өлкәсенә караган грамоталылыгы тикшерелә. Бу вакытта яңа сүзләр һәм тәгъбирләрне аңлатырга, аларны тактага язып куярга кирәк.
Изложениене бәяләгәндә, фикерләрнең логик эзлеклелегенә, эчтәлекнең тулы, дөрес бирелүенә, язма сөйләм теленең камиллегенә, грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсенә игътибар ителә.
Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе—эчтәлек һәм сөйләмне дөрес оештыра алуга, икенчесе — грамоталылыкка.
Изложениене бәяләү
Тема тулысынча ачылган, эчтәлеге һәм стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин).
Текстның эчтәлеге темага, нигездә, туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлар җибәрелсә, 1—2 фактик, 1—2 техник хатасы булса, 2 орфографик, 2—3 пунктуацион, 1 грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, 3 фактик, 2—3 техник хатасы булса, 3 орфографик, 4 пунктуацион, 2 грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.