Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение-Большенырсинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республика Татарстан

Сайт школы

Наше главное богатство - это наши ученики.

Страна: Россия

Регион: Татарстан

Населенный пункт: Тюлячинский район, с. Большие Нырси

Год основания: 1978

Количество учащихся: 50

Школа — это мастерская, где формируется мысль подрастающего поколения, надо крепко держать ее в руках, если не хочешь выпустить из рук будущее.
Анри Барбюс

Олы Нырсы мәктәбе тарихы.

     Олы Нырсы авылында октябрь революциясенә кадәр мәдрәсә эшләгән. Аннан соң совет мәктәбе ачтыру мәшәкатьләре туа. Беренче укытучы Саба районының Олы Шыңар авылында туып-үскән Әсхәт Ахунов.

     Каршылыклар күп була.Аларга карамастан,мәктәп ачыла, үсә һәм 1934 нче елда ул тулы булмаган урта мәктәпкә әверелә.Әкренләп мәктәпнең укучылар, укытучылар саны арта. Авылның өлкәннәре шул вакытта мәктәп директоры булып эшләгән Андреев Игнат Степановичны, Надершин Гали абыйларны зур хөрмәт белән искә алып сөйләшәләр.Озакламый яңа директор итеп Саляхов Нурый абый билгеләнә.Ул мәктәпнең материальтехник базасын киңәйтү өстендә эш җәелдереп җибәрә.

    1936-37нче уку елы башлануга ике этажлы мәктәп бинасы төзелеп бетә, ләкин яндырыла.

    1939-40 нчы уку елына ике этажлы, чыршы агачларыннан төзелгән мәһабәт бина калкып чыга. Бу бинада Олы Нырсы һәм аңа күрше-тирә авыллардан килеп укучы балалар 1978 нче елга кадәр укыйлар.

     1939-40нчы уку елында мәктәпне яңа директор -Халиков Ибраһим Халикович кабул итә.Ул озак эшләми, мәктәп белән ул вакытта завуч булып эшләгән, чыгышы белән Айдар авылыннан булган Гасыймов Мәхмүт җитәкчелек итә башлый.   

    Сугыш башлангач, директор вазыйфаларын Балыкова Анастасия Алексеевнага йөклиләр. Ул мәктәп белән 1946 нчы елга кадәр җитәкчелек итә.1947нче елдан фронттан исән-имин әйләнеп кайткан Гасыймов Мәхмүт абый эшли башлый.     1954 нче елда безнең мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә. Директор итеп Субаш җидееллык мәктәбе директоры Ильин Григорий Сергеевич күчерелә. Бу буын укытучыларыннан Медведев Михаил Егорович, Федоров Н.Е., Бурганова З.Б., Вагизова Р.В., Назмиева Л.Х. һ.б.укучылар һәм ата-аналар арасында зур ихтирам казандылар.Олы Нырсы урта мәктәбенең даны һәм хөрмәте үсә.

    Ильин Г.С. эшләгән елларда мәктәпнең материаль-техник базасы шактый ныгытыла.Хуҗалык ысулы белән мәктәп яны интернаты, остаханә бина лары, хуҗалык складлары төзелә.

    1964 нче елдан 1970нче елга кадәр берничә директор эшләп алалар: Степанов Д.А., Мустафин Ф.М., Федоров Н.Е.

    1970-76нчы елларда мәктәп директоры булып Александров П.А. эшли. Ул чорда укытучылар гомуми белем бирүгә күчүне уңышлы башкарып чыгалар. 1974нче елда 320 укучыга исәпләнгән хәзерге заман типовой мәктәп бинасы төзү эшенә керешелеп, күп кенә ярдәмче хуҗалык биналары төзелэ. Бу чорда да атмосфера киеренкелеге тукталмый һәм Александров П.А. директорлык вазыйфаларын тапшырырга мәҗбүр була. Ул мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучыcы булып кала.

   1976-79нчы елларда мәктәп директоры булып яңадан Федоров Н.Ф. эшли башлый. 1978нче елда яңа мәктәп бинасы төзелеп бетә һәм файдалануга тапшырыла.1979нчы елдан "Җәлил" совхозы директоры итеп билгеләнгәнче, ягъни 1989 нчы елның көзенә кадәр, мәктәп директоры булып Сабитов Ә.Н. эшләде. Ул чорда мәктәп реформасы дәвам иттерелеп, укыту-техник базасы ныгый: мәктәптә ЭВМ классы ачыла, мәктәп каршында Саба ССПТУ-104 филиалы эшли. 

    Аннан соң мәктәпне Гиниев Р.Г., Чернов Г.Н., Сәләхиева Ә.Г., Гиниятов Р.М, Чернов П.А., Хәйрутдинова М.Х.  җитәкләделәр.

   Хәзерге вакытта мәктәптә Чернов П.А. кулы астында теләсә нинди бурычларны хәл итәрдәй белемле, нык укытучылар коллективы эшли. 

Контакты

Адрес:  422094, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Большие Нырси, улица Школьная, 5

Телефон:   8(84360)53-1-26

E-mail образовательной организации: roo_nirsi@mail.ru