5 нче сыйныфларны Татарстан варислары бердәмлегенә кабул итү тантанасы.
методическая разработка

Вильданова Флюзя Анисовна

             Аңлатма язуы

 

(Пояснительная записка)

 

    5 сыйныфларны Татарстан  варислары сафына кабул итү чарасы – хәрби - патриотик чараларның берсе булып санала. Укучылар сборы Россия Федерациясенең “Мәгариф” турында”гы (“Об образовании в РФ”)  законына (21.12.2012.; 01.09.2020.), 63 статья, (“Гомуми Мэгариф” бүлеге), Россия Дәүләтенең (01.07.2020.) һәм Татарстан Республикасының Конституциясенә (22.06.2012.), Балалар хокуклары Конвенциясенә (2011.1989.), Татарстан варислары программасына (15.09.1990.) нигезләнеп үткәрелә.  Тәрбияви тезмәне үз тәҗрибәмә таянып төзедем.

   “Белем һәм тәрбия бирүнең яңа стандартлары”нда билгеләнгәнчә, үз республикасының, туган иленең лаеклы гражданнарын, җәмгыять эшләрендә актив  катнашучы яңа буынны тәрбияләү, җәмгыять нормаларын һәм аның кыйммәтләрен саклый белүчеләр ясарлык социаль белемнәр белән тәэмин итү бурычы куела.

     Укучыларны Татарстан варислары берлегенә кабул итү  чарасы – хәзерге заман шартларына яраклаша алырлык, тормышта үз урынын табарга сәләтле, әдәп-әхлак кануннарын саклаучы шәхесләр итеп тәрбияләү юнәлешендә үткәрелә. Укучыларда кешелеклелек, патриотизм, үзеңнең эшеңә дөрес нәтиҗә  чыгара белү күнекмәләре тәрбияләү – бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. 21 гасырда һәрьяклы шәхес үстерү – төп максатларның берсе.

      Сыйныфтан тыш тәрбияви чара 2 өлештән тора. I өлеш – балалар оешмасының сборы, II өлеш – төрле юнәлешләрдә (интеллектуаль, рухи – эстетик, спорт юнәлешләрендә) 5 сыйныфларның белемнәрен, күнекмәләрен ныгыту һәм тикшерү. Шул максаттан чыгып, тукталышлар  (“Белем иле”, “Сәламәтлек”,“Спорт”, “Юл фәне”, “Җыр – моң”, “Сынлы сәнгать”, “Эбием сандыгы”, “Варис”) эшчәнлеге оештырылды.  

 

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

5 нче сыйныфларны Татарстан варислары

берлегенә кабул итү тантанасының җыен эшкәртмәсе

Җиһазлау:

   1. Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының, варислар бердәмлегенең һәм гимназиянең флаглары; музыка кораллары,

2. тукталышларда уеннар үткәрү өчен төрле әйберләр:

спорт уеннары өчен туплар, скакалкалар;

3. юл кагыйдәләре тукталышы өчен юл билгеләре, уеннар өчен боҗралар (5) (обручи), конуслар(8);

4.ашыгыч ярдәм тукталышы өчен  аптечка һ.б.;

Максат:

  1. Укучыларны варислар бердәмлегенә кә оешкан рәвештә кабул итү.
  2.  Балалар оешмасының абруен күтәрү.
  3. Сыйныфларның бердәмлеген ныгыту.
  4. Укучыларның белемен, осталыгын тикшерү.
  5.  Урта звено укучыларының интеллектын киңәйтү.
  6. Укучыларга хәрби – патриотик тәрбия бирү.
  7.  Мәктәп тормышына карата кызыксыну уяту.

Уткәрү тәртибе:

       

     1.Укучыларның тантаналы линейкага тезелүе.

2.Педагог – оештыручының чыгышы.

3.Россия,Татарстан һәм гимназия гимны.

     4.Сыйныфларның визиткасы.

      5.Төркем командирларының рапорты.

 6.Командирларга маршрут карталарын тапшыру.

      7.Төркемнәрнең төрле тукталышларда сынаулар үтүе.

      8.Укучыларны бәйрәм белән котлау.

      9.Сыйныфларның тантаналы вәгъдә бирүе.

10.Укучыларга варислар галстугын тагу.

11. 5 нче сыйныфларны тантаналы котлау.

12.Гимназия гимнын башкару.

11. Истәлеккә фотога төшү.

Катнашучылар:

Байрак йөртүчеләр төркеме (югары сыйныфлардан 3 укучы.),

музыкаль бизәлеш.

Тукталышларда:

1.”Спорт” –  2 укучы һәм физик тәрбия бирү укытучысы һәм 2 укучы.

 2. “Сәламәтлек” -  шәфкать туташы  һәм 2 укучы.

 3. “Юл фәне” – 2 укучы һәм түгәрәк җитәкчесе.

4.  “Әбием сандыгы” – театр түгәрәге укытучысы һәм 2 укучы.

5. “Сынлы сәнгать» -  укытучы һәм 2 укучы.

6. «Варис» - өстәмә белем бирү укытучысы һәм 2 укучы.

7. «Белем иле» - китапханәче һәм 2 укучы.

8.  «Җыр – моң” –  һәм түгәрәк җитәкчесе һәм 2 укучы

Үткәрү урыны:  гимназия алдындагы мәйдан.

Үткәрү көне: 15.10.

Үткәрү вакыты:13.00 сәг.

Линейкага тезелү тәртибе:

 

5 Б

5 В

5 А

5 Г


Чараның барышы:

(Укучылар линейкага 2 рәткә тезелеп басалар).

  1. Көй яңгырый (“Җир шарын саклыйк!”).

  1. Сәламләү өлеше.

Педагог – оештыручы:

  • Дружина, равняйсь, смирно! Равнение на знамя!

(Югары сыйныф укучылары Россия, Татарстан, варислар бердәмлегенең һәм гимназия флагларын чыгаралар).

  • Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, әти - әниләр һәм кунаклар! Бүген без тантаналы бәйрәмгә җыелдык. 5 сыйныфларны Татарстан Республикасының варислар  бердәмлегенә кабул итәбез!
  • Кем ул – варислар?
  •  Варислар – яхшы, тырыш, намуслы укучылар, җәмгыять эшендә бик актив катнашучылар, олыларны һәм кечкенәләрне хөрмәт итүчеләр, кирәк чакта ярдәм кулын сузучылар, Республикабызның һәм илебезнең таянычы һәм киләчәге.
  • Тантаналы чараны ачык дип игълан итәм. Тантананы Россия һәм Татарстан Республикасының гимны белән башлыйбыз!

(Гимннар яңгырый (I куплет). Укучылар гимннарга кушылып җырлыйлар).

Педагог – оештыручы:

  • Рәхмәт! Хәзер төркемнәрнең визиткасын, командирларның рапортын  тыңларбыз. Сүзне укучыларыбызга бирәбез!

(Сыйныфлар төркемнең исемен, девизын эйтәләр, I куплет җырын башкаралар һәм төркем командирлары рапорт бирәләр).        

Төркем визиткасының тәртибе:

Командир:

  • Безнең исем...

Барысы бергә:

  • “Кояшкай”!        

Командир:

  • Безнең девиз:

Барысы бергә:

  • Кояш кебек балкырга!

Командир:

  • Безнең җыр...

(Барысы бергә I куплет җыр башкаралар).

Төркем командирының рапорт бирү тәртибе:“Мирас юлы” оешмасының төркем командиры рапорты:

  •  Командир үзенең төркеменнән  бер адым алда басып тора:
  • Отряд, равняйсь, смирно!
  • Командир хәрби адымнар белән балалар оешмасы җитәкчесе янына килеп баса һәм рапорт тапшыра (уң кулы мангай турысында күтәрелгән килеш (бармаклар мангайның яртысын били).:
  • - “Дуслык” төркемендә 30 укучы бүгенге тантанага әзер!
  • (Төркемнең исеме һәм укучыларның саны  әйтелә).
  • Рапортны “Дуслык” төркеменең командиры  ,,,,,,,,,,,,,,, тапшырды!
  • (Төркемнең исеме һәм командирның фамилиясе, исеме әйтелә).
  • “Мирас юлы” укучылар  оешмасының җитәкчесе):
  • Рапорт кабул ителде! Вольно!
  • (Төркем командиры хәрби адымнар белән үзенең төркеме янына бер адым алга килеп баса).
  • Командир (килеп баскач):
  • Отряд, вольно!

  1. Педагог – оештыручы:
  • Тантаналы чарабызның 2 нче өлеше – төркемнәрнең төрле тукталышларда сынаулар үтүе.  Һәрбер төркем  маршрут карталары ярдәмендә сынаулар үтәрләр. Бездә барлыгы 8 тукталыш. Һәрбер тукталышта сынауны уңышлы үтүчеләргә яфраклар бирелер.  Соңыннан ул яфраклар ярдәмендә без бергәләп дуслык агачын үстерербез.  Хәзер мин сезне тукталышлар һәм аларның җитәкчеләре белән таныштырырмын.

Тукталышлар һәм аларның җитәкчеләре:

  1. “Белем иле” нең җитәкчесе,,,,,,,,
  2. “Юл фәне” нең  җитәкчесе ,,,,,,,,...
  1. 4.“Сәламәтлек” нең җитәкчесе,,,,....

4.“Сәламәтлек” нең  җитәкчесе,,,,,,,,,,

5.“Әбием сандыгы” ның җитәкчесе,,,,,,,

6.“Варис” ның җитәкчесе  ,,,,,,,,

7.“Сынлы сәнгать» нең җитәкчесе  ,,,,,,,

 8.“Җыр – моң” ның җитәкчесе. ,,,,,,,

 

  • Хәзер бирегә төркем командирларын чакырам. Мин сезгә маршрут карталарын тапшырам.

(Төркем командирларына маршрут карталарын тапшыру).

Педагог – оештыручы:

  • Сезне барыгызны да тукталышларда көтәбез!  

Барыгыз да сынатмассыз үзегезне дип уйлыйбыз.

Хәерле юл сезгә, укучылар!

Сынауларны үтү.

“Дуслык агач”ын үстерү.

Линейкага тезелү.

 Педагог – оештыручының котлавы:

- Укучылар, сезне барыгызны да уңышлы сынаулар үтүегез белән кайнар котлыйм! Бүген сезнең өчен зур вакыйга – сез Татарстан варислары бердәмлегенә кабул ителәсез! Хәзер сезгә Татарстан варисларының галстугын тагабыз! Рәхим итегез, хөрмәтле кунакларыбыз!

(Татарстан гимны көенә укытучылар һәм килгән кунаклар варисларга галстуклар тагалар).

  • Бүген сез – Татарстан варислары! Сез республикабызның, илебезнең лаеклы гражданнары, аның ныклы киләчәге! Сезгә яхшы укырга, төпле белем алырга, җәмгыять эшләрендә актив катнашуыгызны теләп калабыз!

  • Хәзер сезнең өчен иң тантаналы минут – вәгьдә бирү!

(Төркемнәр варисларның вәгъдәсен бирәләр).

Татарстан варисларының вәгъдәсе:

Мин, ,,,,,,,,,,,,,,,,,,

(төркемдәге һәрбер укучы фамилиясен һәм исемен атый)

Яхшы варис булырга, аның законнарын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!

(Төркемдәге укучылар бергәләп әйтәләр).

  • Хәзер котлау өчен сүзне кунакларыбызга бирәбез.

(Кунаклар котлыйлар, укучыларга теләкләрен әйтәләр.

  •  Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  ,,,,,,,,,, сүз бирәбез.
  • Рәхмәт Сезгә!

Педагог – оештыручы:

  • Тантаналы линейканы, традиция буенча, гимназия гимны белән тәмамлыйбыз!

(“Гимназия гимны” башкарыла).

 

 

 



Предварительный просмотр:

Гимназия гимны

         

                             Клара Булатова сүзләре

                             Римма Сәгъдиева көе

1.Уку елы башланганда,

Бәйрәм барганда

Кыңгыраулар, кыңгыраулар

Чыңы тарала.

Кушымта:

           

 Гимназия, гимназия  -

Белем баскычы

Туган телен белгәннәрдә

Аның ачкычы.

         

  2. Тарихта беренче тапкыр,

Әлмәт җирендә

Гимназия эшләп килә

Татар телендә.

Кушымта:

3. Кыңгыраулар, кыңгыраулар

Матур көйлиләр

Алар безгә тәүге көндә

Бәхет телиләр.

 



Предварительный просмотр:

Татарстан варисларының вәгъдәсе:

Мин, Моратов Дамир,

(төркемдәге һәрбер укучы фамилиясен һәм исемен атый)

Яхшы варис булырга һәм аның законнарын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!

(Төркемдәге укучылар бергәләп әйтәләр).

Татарстан варисларының вәгъдәсе:

Мин, Моратов Дамир,

(төркемдәге һәрбер укучы фамилиясен һәм исемен атый)

Яхшы варис булырга һәм аның законнарын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!

(Төркемдәге укучылар бергәләп әйтәләр).

        

Татарстан варисларының вәгъдәсе:

Мин, Моратов Дамир,

(төркемдәге һәрбер укучы фамилиясен һәм исемен атый)

Яхшы варис булырга һәм аның законнарын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!

(Төркемдәге укучылар бергәләп әйтәләр).

  


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Варисларның девизы:

Һәрвакыт, һәркөнне игелекле эшләр эшләргә әзер бул!

Варисларның символлары:

C:\Users\user\Desktop\0011-020-.jpg

Ак, яшел, кызыл төсләр

Ак төс – чисталык, сафлык төсе, безгә дөрес юлны күрсәтүче төс.

Яшел төс – безнең Җир шарыбызның төсе. Аның 5 кисәгендә дә кешеләр

диннәре, милләтләре дә нинди булуга карамастан тыныч һәм бәхетле

яшәргә телиләр.

Кызыл төс – игелеклелек, кешелеклелек төсе, кешеләргә үз җаныңның

җылысын өләшүче булган күңелнең чаткысы.

ВАРИСЛАРНЫҢ  БАСКЫЧЛАРЫ

1 баскыч – ВАРИСЛАР (5 сыйныфлар)

2 баскыч – ӨЛКӘН ВАРИСЛАР (6 сыйныфлар)

3 баскыч – ВАРИС – ИНСТУКТОР (7 сыйныфлар)

ВАРИСЛАРНЫҢ 4 КАГЫЙДӘСЕ:

1. Үзебез планлаштырабыз

2. Үзебез оештырабыз

3. Үзебез үткәрәбез

4. Үзебез йомгак ясыйбыз

Варисларның традицияләре һәм законнары:

1 традиция - Гражданлык традициясе

1 закон: Варис үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданы булырга

тырыша

2 традиция -Дөреслек традициясе

2 закон: Варис дөреслек, хаклык өчен тора

3 традиция – Игелеклелек традициясе

3 закон: Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечкенәләргә булыша,

беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

4 традиция –Үсеш традициясе.

4 закон: Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.

5 традиция – Мирас традициясе.

5 закон: Варис табигатьне, туган ягының мәдәниятын саклый.


Варисларның эш юнәлешләре:

 

кайгыртучанлык

 

 төрле чаралар

 



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казан –Татарстанның башкаласы. (6 нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбияты дәресенең эшкәртмәсе)

Дәрестә Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемнәрне тирәнәйтү , укучыларның фикерләү,  нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү, телдән сөйләшә белү күнекмәләрен билгеләү ...

Внеклассное мероприятие "Варислар"

внеклассное мероприятие для 4  класса...

«Туган ягым– Татарстан. Мой родной край - Татарстан» для детей подготовительной к школе группы.

На этом занятии дети расширяют знания о народах Поволжья; знакомятся и разучивают подвижные игры татарского, русского, башкирского, удмуртского и чувашского народов (с музыкальным сопровождением...

Зачётная работа студентов МДК 01.01 «Технология продаж и продвижения турпродукта» "ТАТАРСТАН НА 100%"

Зачётная работа студентов  ПМ. 01 «Предоставление турагентских услуг»  МДК 01.01 «Технология продаж и продвижения турпродукта»...

Видеоролик-участник профориентационной акции среди социально-реабилитационных учреждений республики Татарстан «Я выбираю профессию врача!»

Видеоролик-участник профориентационной акции среди социально-реабилитационных учреждений республики Татарстан «Я выбираю профессию врача!»...

Межрегиональный семинар с участием делегации из Республики Татарстан.

Межрегиональный семинар с участием делегации из Республики Татарстан....