7 нче сыйныф укучылары өчен (татар төркеме)Туган (татар)телдәге әдәбияттан "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" (дәрес – сәяхәт) темасына дәрес планы.
план-конспект урока

Валиева Зөлфия Нурулла кызы

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен дәрес – сәяхәт.

Максат:

1.Укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру. Милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау.

2.Сабыйлар күңелендә милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү. Туган җир, изге Ватан, туган тел төшенчәләрен гөнаһсыз сабый күңеленә яшьтән үк сеңдереп куярга омтылу.

3.Укучыларда сөйләм культурасы, сөйләм зәвыгы тәрбияләү, логик эзлеклелектә фикерләргә,чыгыш ясау өчен тиешле мәгълүматны сайлап ала белү юлларына өйрәтү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“ш.т.п. Актүбә 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең

7 нче сыйныф укучылары өчен (татар төркеме)

дәрес – сәяхәт планы

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вәлиева Зөлфия Нурулла кызы

Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы”

(Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен дәрес – сәяхәт)

Максат:

#1059;кучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру. Милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау.

#1057;абыйлар күңелендә милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү. Туган җир, изге Ватан, туган тел төшенчәләрен гөнаһсыз сабый күңеленә яшьтән үк сеңдереп куярга омтылу.

#1059;кучыларда сөйләм культурасы, сөйләм зәвыгы тәрбияләү, логик эзлеклелектә фикерләргә,чыгыш ясау өчен тиешле мәгълүматны сайлап ала белү юлларына өйрәтү.

Җиһаз:

;Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән милли җәүһәрләр күргәзмәсе (бишек, намазлык, кызыл башлы сөлге, читек, милли түбәтәй, калфак, гармун һ.б.).

#1043;.Тукайның:”Халык - зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, шагыйрь ул, әдип ул...” канатлы гыйбарәсе.

3. Уеннар өчен табышмаклар язылган карточкалар.

Дәрес –сәяхәтнең барышы:

Укытучы сүзе:

- Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, хезмәттәшләрем, укучылар!

Гади генә бер сүз -"ИСӘНМЕСЕЗ"

Күпме мәгънә үзенә сыйган.

Сәлам бирүче дә, алучы да

Йөрәгендә рәхәтлек тойган...

( Дәрес – сәяхәт Г.Тукайның халык көенә иҗат ителгән “Туган тел “ җыры белән башлана.)

-Укытучы:

“Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән дәрес – сәяхәтебезне башлыйбыз. Сәяхәтебездә юлны Г.Тукайның "Халык-зур ул,көчле ул, дәртле ул,моңлы ул, шагыйрь ул,әдип ул"...., - дигән гыйбарәсе күрсәтер. Татарлар! Нинди генә һөнәр белмәгәннәр алар! Игенче, итекче, тире иләүче, җөйче, тукучы, балта остасы, кисүче, чигүче, зәркән сәнгате белән шөгыльләнүчеләр, нәфис әйберләр эшләүче һәм башкалар...Әйе, халкым тырыш, хезмәт сөючән, үрнәк булып яшәргә омтылган, һәм сокланырлык итеп көн итә дә белгән. Бүгенге әңгәмәбез халкыбызның күңел җәүһәрләренә, ягъни икенче төрле әйтсәк, аның үткәненә, еллар буена тудырган мирасына багышлана. Бу мирас турында бер генә очрашуда сөйләп бетерү мөмкин түгел, әлбәттә. Нинди җәүһәрне алсак та (тәңкәләр, чулпы, беләзек, киемнәр, сөлгеләр һ.б.), аның турында озаклап сөйләргә булыр иде, чөнки аларның һәрберсенең бай тарихы бар.

-Укытучы сүзен дәвам итә:

-Укучылар, безнең өебездә иң хөрмәтле кешеләр кемнәр?

-Укучылар:

-Әби - бабайлар һәм әти - әниләр!

-Укытучы:

- Әйе, укучылар, сез бик дөрес әйттегез, өебездә иң лаеклы урында безнең иң өлкән һәм кадерле кешеләребез әби - бабаларыбыз һәм әти -әниләребез тора.

- Ә әби – бабаларыгызның сандыклары бармы? Сезнең ул сандык эченә күз салганыгыз бармы? Ниләр бар икән әлеге” тылсымлы сандык” эчләрендә?

Исламның чыгышы.

Әйе,әйе....минем әбиемнең дә бар шундый сандыгы, рәсемдәге кебек....мин әбиемнең сандыгында булган,ул чиккән яулыкка, алъяпкычка, бизәнү әйберләренә, бабам кигән бүреккә игътибар иттем. Менә алар...минем әбием алар турында миңа сөйләде...

-Укытучы:

-Рәхмәт. Алга таба юл тоттык. (Беренче экспонат – бишек күрсәтелә).

-Укытучы:

-Укучылар, әйтегез әле, бу нәрсә?

-Әйе, бу – бишек. Бик борынгы заманнарда әле кыйммәтле коляскалар булмаганда, тапкыр халкым әлеге җайланманы уйлап тапкан. Халкым шул чорда читән бишекләр үргән, кабык бишекләр ясаган. Шул бишектә йоклаган сабый тынычлап, рәхәтләнеп йоклаган. Соңрак бишекне агачтан сырлап, матур итеп ясаганнар. Карагыз әле, укучылар, ничек оста итеп, зәвык белән ясалган бит ул! Монда йоклавы да рәхәттер, әйеме?! Ә бишек янында дәү әниең әкият сөйләп торса, тагын да рәхәттер әле! Күренекле шагыйребез Г.Тукай да юкка гына: “Аннары төннәр буена әбкәм хикәят сөйләгән”,- димәгәндер.(“Бишек җыры”н тыңлыйбыз).

-Укытучы:

-Менә ничек моңлы һәм матур итеп җырлады,! Шушы урында безнең өчен төн йокыларын калдырып, төннәр буе бишек тибрәтеп, безне иркәләп йоклаткан әни һәм әбиләребезгә мең – мең рәхмәтләр әйтик, укучылар!

Алиянең чыгышы.

Мине дә әбием бабам ясаган бишектә тирбәткән. Мин кечкенәдән бишек җырларын тыңлап үстем. Әбием мине хәзер дә җыр белән көйләп йоклата, ә мин курчагымны

Әлли – бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Бәү – бәү итеп күз йомып,

Изрәп кенә китәр бу,-дип йоклатам.

Ә иртәнге якта мине әбием

Тор, тор, тургай,

Таң, таң ата бугай,

Тургай, кил, чыпчык, чык,

Чырык, чырык, чырык! - дип уята... Әбиемнең бишек җырлары аша күңелемә моң сеңгән минем...

-Укытучы сүзен дәвам итә:

- Бу нәрсә, укучылар? Ни өчен кирәк дип уйлыйсыз? Әйе, бу – намазлык.

Айзиләнең чыгышы.

Минем әбиемә Намазлык гыйбадәт кылу өчен кирәк. Һәр мөселман булган кеше 5 вакыт намаз укып, Аллаһыга гыйбәдәт кылырга, шөкер итә белергә тиеш, - ди минем әбием. Мин сезгә әбиемнең намазлыгын күрсәтергә алып килдем...

-Укытучы кызыл башлы сөлге күрсәтә:

-Ә бусы – кызыл башлы сөлге! Бу сөлгегә шактый еллар инде.Ул безнең мәктәп музеенда саклана.Сөлгенең җебен уңган халкым үзе эрләп, аны туку станокларында тукыганнар.( туку станогы күрсәтелә).Ә сөлгенең нәфислеге милләтемнең уңган һәм булганлыгына тагын бер дәлил булып тора.

Тамир чыгышы. Мин егет кеше булсам да, чигү эшен бик яратам. Мин әнием белән бергәләп чигәбез. Менә эшләремне сезгә күрсәтәм әле.

Бию көен тыңлау.

-Укытучы:Татар халкының баш киемнәре гаять үзенчәлекле. “ Түбәтәй” иле буйлап сәяхәт итәрбез. Борын-борыннан ирләр түбәтәй кияргә яраткан. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне – карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кию өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парчадан) эшләгәннәр. Түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.(стендка карап сөйләү)

Ниязның чыгышы.Минем кулымда милли бизәкләр белән матур итеп чигелгән милли түбәтәй.Түбәтәй – татар халкының милли баш киеме. Аны бик борыннан ук кигәннәр.Түбәтәйне элек гадирәк материаллардан тексәләр, хәзер инде бәрхет түбәтәйләр киң кулланышта. Бүген дә түбәтәй татар халкының милли баш киеме булып санала, ир –атлар аны урамда да, өйдә дә, мәҗлесләрдә дә бик яратып кияләр.Түбәтәй – җыйнаклык, тыйнаклык, затлылык символы ул.

-Укытучы : -Минем кулымда татар хатын – кызларының иң матур бизәнү әйбере.Бу нәрсә? Билгеле, калфак.Ни өчен мин аны бизәнү әйбере дим? Хәзер аның турында да белерсез.Сүзне .....................бирәбез.Ул калфак турында мәгълүмат туплап, сезгә җиткерергә тиеш иде. Рәхим ит!

Зөһрә чыгышы.

Калфак- татар кызының иң нәфис, зәвыклы баш киеме. Калфакны бәрхет тукымадан тегәләр. Калфакны алтын – көмеш нәфис җепләр белән чигәләр. Татар кызның уңганлыгы, эш сөючәнлеге, нәфислеге әлеге калфакта чагыла.

-Укытучы : Татар хатын – кызлары матур итеп бизәнү әйберләрен кулланганнар. Менә безгә Сафина ниләр сөйләр?

Сафина чыгышы. Минем дә кулымда хәзерге кызларга бик ошый торган бизәнү әйберләре. Мин аны үзем төрле сәйләннәрдән җыеп ясадым.Сезгә ошыймы?

-Укытучы:

-Дәрес -сәяхәтебез кызыклы һәм файдалы үтә. Ә хәзер бераз ял итеп алыйк, мин сезгә берничә табышмак әйтермен, ә сез җавапларны экспонатлар арасыннан эзләгез!

а) Бер тычканга ике койрык.Ул нәрсә? (Чабата).

б) Зыр –зыр әйләнә, һәркемне киендерә. (Орчык).

-Укытучы:

-Укучылар, әйтегез әле, бу нәрсә? Беләсезме? Ул – тальян гармун!

Сылуның чыгышы:

Кичә иске гармун таптым

Үзебезнең чормадан.

“Тимә аңа,”-диде әби,-

Әй, кулың тик тормаган!

Бабаңны көтте сугыштан...

Бир гармунны, бир, кызым,

Син бүтәне белән уйна:

Менә – синең гармуның”.

(халык көе башкарыла).НИЯЗ баянда уйный.

-Укытучы:

-Рәхмәт, укучылар, чыгышларыгыз бик матур булды.Һәммәбез дә сокланып утырдык.

-Укытучы:

Безнең бүгенге каюлы читекләребезнең тарихы борынгы Болгарга барып тоташа. Элекке заманнардан ук татар халкы читекне яратып кия.Укучылар, ә сез беләсезме, Арча – бүгенге заман милли читекләрнең туган иле.Электән үк Арча яклары үзенең читекләре белән данлыклы,бу як хатын – кызлары башта аларны үзләренә чиккәннәр. Соңрак чиккән читекләргә сорау зур булгач, аларны күпләп җитештерә башлаганнар. Арча читекләрен Башкортстан,Себер, Урта Азия, Идел буе шәһәрләренең иң гүзәл туташ һәм ханымнары бик яратып кигәннәр.Чиккән читекләрнең даны Көнбатыш Европа илләренә кадәр барып җиткән.Ә хәзер Арча читекләре бөтен дөньяны гизә...

(җыр башкарыла)...

-Укытучы:

-Рәхмәт, укучылар! Бик оста итеп җырладыгыз, матур итеп шигырьләр дә сөйләдегез, милли йола һәм бәйрәмнәребез, киемнәребез, уен коралларыбыз турында да белүегезне күрсәттегез.Тик дәрес –сәяхәт никадәр генә кызыклы булмасын, ул азагына якынлашты.Ләкин бу сәяхәтебез ахыргысы булмас,без әле сезнең белән халык җәүһәрләренең бер өлеше турында гына сөйләштек.Киләсе сәяхәтләребездә аларның башкалары турында да фикерләшербез. Сез дә, укучылар,әбиләрегезнең сандыгына ешрак күз салыгыз. Анда ниләр барлыгын яхшылап өйрәнегез.Әгәр кызыклырак экспонат тапсагыз, безгә дә аның турында сөйләгез.Әбиләрегезнең сандыгында ятучы хәзинәләребез – алар безнең байлыгыбыз.Алар - милләтебез төсе, рухи ядкарьләребез.Ә кешегә алтын көмештән дә бигрәк, рухи азык,туган ил, туган тел кирәк. Ә туган җир ул – синең бишегең, әбиең кадерләп саклаган намазлык, бишек, сөлге.Ә иң кыйммәтле хәзинә – синең туган телең!.. Шул байлыкны саклый белсәң, син чын татар инде!

Лиянең чыгышы.

-Җәй көне булдым авылда,

Дәү әнидә кунакта.

Татарча сөйләшергә

Өйрәндем мин шул чакта.

Өйрәнмичә булмый анда,

Русча берни белмиләр.

Әллә уйнап, әллә чынлап:

“По – русски не знай”,- диләр.

Тавыклар да, үрдәкләр дә

“Куш –шай!”- дисәң, качалар.

“Аша”,- дисә, .авызларын

Бик зур итеп ачалар.

Сөтләре дә, каймагы да

Бөтенләй башка анда:

Авылда дәү әниләрдә

Торсаң иде һаман да.

Киләсе җәйдә әннәм дә,

Әттәм дә барыр әле

Һәм татарча сөйләшергә

Өйрәнеп кайтыр әле.

-Укытучы:

-Укучылар, дөрестән дә, иң зур байлыгыбыз ул –Туган телебез. Аны кадерләп саклыйк, үстерик һәм хөрмәтлик.Туган телебез сандык төпләренә төшә күрмәсен, берүк! Ә сандык төпләрендәге рухи ядкарьләребезне ешрак карыйк, аларның тарихы белән кызыксыныйк һәм киләчәк буынга тапшырыйк.

Йомгаклау. Балалар, бүгенге сәяхәтебез сезгә охшадымы? Бу сәяхәт сезгә нинди яңалыклар ачарга ярдәм итте? (Укучыларның җавабы) Милләтебез дәвамлы һәм озын гомерле булсын өчен без туган телебездә сөйләшергә, гореф-гадәтләребезне, милли традицияләре-безне үтәп яшәргә тиеш. Бүген илебез милли яңарыш, күтәрелеш чоры кичерә. Үткәннәрне онытмыйбыз. Мәктәптә туган төбәгебезнең тарихына багышланган музей эшли....

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар (Р.Фәйзуллин)

Безгә калдырып киткәнен.

( Дәрес – сәяхәт Г.Тукайның халык көенә иҗат ителгән “Туган тел “ җыры белән тәмамлана.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән 4 нче сыйныф өчен эш программасы

Аңлатма язуы4 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:  1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;  2.. Приказ 09.07.2012 №4154/12...

Китаплы гаилә-гыйлемле гаилә (2 нче сыйныф укучылары һәм ата-аналар катнашында үткәрелгән кичә)

(Ата-аналар катнашында сыйныфтан тыш чара)Максат: Гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.Бурычлар:-   ата-аналарның игътибарын балаларның китап-журналлар, матур әдәбият белән кызы...

7"Б" СЫЙНЫФТА "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЕ. ВИДЕО - ДӘРЕС.

Урок татарской литературы в 7 "Б" классе .Текст "Наши музеи". Данный урок вы можете просмотреть пройдя по ссылке: https://yadi.sk/i/Y5tYMOFdkCHF...

Дәрес планы. 2 нче сыйныф рус төркеме татар теле. Тема: Кая? соравы һәм аңа җавап формасы

Урок По татарскому языку во 2 классе русскоязычной группы. Автор учебника Хайдарова Р.З....

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.4 сыйныф, рус төркеме.ФГОС

4 сыйныфның рус төркеме өчен татар теле һәм әдәби укудан Р. З. Хәйдарованың "Күңелле татар теле" дәреслеге буенча эш программасы....

Тема: Татар халык ашлары (2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Тема: Татар халык ашлары(2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

7 нче сыйныф өчен татар теленнән календарь-тематик план

Ру төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик эш планы. Бу план Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелгән....