татар телен дистанцион өйрәнү
компьютерная программа
Татар теле укытучылары изоляция шартларында да онлайн дәресләрендә белем бирергә тырыша. Моның өчен алар WhatsApp, ВКонтакте челтәрен куллана. Татарстанда татар телен укыта торган махсус электрон платформа юк, булган мәйданчыкларда татар теленә урын табылмаган.Татарстан мәктәпләре дистанцион рәвештә белем алуын дәвам итә. Русиядә "үзизоляция" тәртибе кертелү сәбәпле, укучылар мәктәпкә йөрмичә генә өйдән дәрес ала. Мондый яңа формат, билгеле, күп проблемнар тудыра, ата-аналар бигрәк тә техник мәсьәләләргә зарлана.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dista_1.docx | 14.84 КБ |
dista_2.docx | 15.03 КБ |
dista.docx | 18.21 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле, 6 нчы сыйныф,
2 нче дәрес.
Тема: Исем фигыль
- Яңа тема белән танышырга.
Исем фигыль
Исем фигыль – исем һәм фигыль билгеләренә ия булган затланышсыз фигыль. Ул -у, -ү кушымчалары ярдәмендә ясала.
Исем фигыль фигыль кебек барлык-юклык белән төрләнә; үзенә бәйләнгән исемнең нинди дә булса килештә килүен сорый.
Исем фигыль, исем кебек үк килеш, тартым, зат-сан белән төрләнә, җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл, иярчен җөмләнең хәбәре булып килә: Син яшәүнең кызыгын белмисең (М. Мәһдиев). Бу – йокы ялкаулыгыннан киерелеп иснәү генә .(Г. Тукай). Бу повесть үзенең эчтәлеге белән табигатьне саклауга гына кайтып калмый (Г. Ахунов). Шуны уйнап җибәрүе була – ире шатлыгыннан бии башлый (М. Мәһдиев). Атна-ун көн үтүгә, Заһри китте (М. Мәһдиев).
- Күнегүләр үтәргә.
а) Боерык фигыльләрдән исем фигыльнең барлык, юклык төрен ясарга. ( Мәсәлән: йокла- йоклау, йокламау).
Йокла, сөрт, эшлә, киен, сикер, яса, сора, бел.
ә) Исем фигыльләрне генә сайлап алып язарга. Текстны уҡырга.
Дару үләннәре.
Дару үләннәре әзерләү өчен җәй – иң кулай вакыт. Ромашка төнәтмәсен тирләү, тынычлану өчөн, ашказаны авыртҡанда эчәләр. Шулай уҡ яраны чайҡату өчен дә ҡулланалар. Кура җиләгенең җимешләре дә, яфраҡлары да файдалы. Тик җимешләрен бозылмас өчен киптерү чарасын күрү кирәҡ. Кура җиләге чәен эчү салҡын тигәндә бик шифалы, тирләү өчен дә әйбәт. Кычыткан С витаминына бик бай. Кешеләр аш-су әзерләү өчен кычыткан яфрагын файдаланалар.
- Өй эше. Тест сорауларына җавап бирергә.
1. Исем фигыль нинди җөмлә кисәкләре була?
а) һәрвакыт тәмамлык
ә) һәрвакыт ия
б) төрле җөмлә кисәкләре
2. Исем фигыль килеш, тартым, сан белән төрләнәме?
а) төрләнми
ә) төрләнә
б) кайберләре төрләнә
3. Кайсы рәттә исем фигыльләр бирелгән?
а) көлү, уйнау, йөгерү
ә) көлгән, уйнаган, йөгергән
б) көлүче, уйнаучы, йөгерүче
4. Исем фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
а)-гач/-гәч, -кач/-кәч;
ә)-ырга/-ергә, -арга/-әргә, -рга/-ргә;
б)-у/-ү;
в)-са/-сә.
5. Исем фигыль булган җөмләне табыгыз.
а)Чәчәкләрне сакларга кирәк.
ә)Бәлки, киләчәктә нәрсәләрдер ачыкланыр.
б)Китап уку бик рәхәт тә, күңелле дә.
в)Үзе егылган бала еламас.
6. Исем фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
а)нишлә? нишләмә?
ә)нишли? нишләде? нишләр?
б)ничек? кайчан? кайчанга кадәр?
в)нәрсә? нишләү? нишләмәү?
7. Җөмләдәге исем фигыльне билгеләгез. Чынлап уйлаганда, ана телендә укый-яза белмәү бик зур хурлык бит инде ул. (Ф.Әмирхан)
а)чынлап уйлаганда;
ә)хурлык;
б)белмәү;
в)укый-яза
Предварительный просмотр:
Татар теле, 6 нчы сыйныф, 3 нче дәрес.
Тема: Инфинитив фигыль
- Яңа тема белән танышырга.
Инфинитив
Инфинитив – зат-сан, заман белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе. Ул -ырга, -ерга, -рга, -ргә, -арга, -әргә кушымчалары ярдәмендә ясала: ясарга, уйларга, китәргә, килергә, төзергә.
Исегездә тотыгыз! Икеләнү тудырган очракларда күбесенчә -арга, -әргә кушымчасы ялгана.
Инфинитив барлык-юклык белән төрләнә: барырга – бармаска, килергә – килмәскә, әйтергә – әйтмәскә, язарга – язмаска.
Инфинитив җөмләдә мөстәкыйль кулланылырга да, икенче фигыльгә ияреп килергә дә мөмкин. Мәсәлән, Телим аны кочакларга, үбәргә (Г. Тукай). Ул бит сиңа ашарга пешерә (М. Мәһдиев). – Калырга! – дип хәл итте Зарифуллин. – Калырга, тырышып укырга кирәк (М. Мәһдиев).
- Күнегүләр үтәргә.
а) Бирелгән фигыль нигезләреннән инфинитив ясап язарга, кушымча ялгану узенчәлеген истә калдырырга.
Сора-, төзе-, йом-, ярат-, тигезлә-, коткар-, сиз-, чум-, керт-, гадәтлән-, тый-, бел-, у-, кер-
ә) Сүзтезмәләрне кулланып, җөмләләр төзергә.
Эшләргә тиеш, язарга тырышам, коенырга яратабыз, йокларга ятты, җыярга
ярата, ял итәргә ярата, укырга тырыша, булышырга кирәк.
- Өй эше. Инфинитивның ясалу тәртибе белән танышырга, истә калдырырга.
а) нигез фигыльләргә -рга, -ргә, -ырга, -ергә, -арга, -әргә кушымчалары ялганып ясала.
Әгәр сүз сузыкка бетсә, -рга, -ргә, тартыкка бетсә -ырга, -ергә, -арга, -әргә кушымчалары ялгана. Мәсәлән: укы-рга, ярат-ырга, сакла-рга, кызыксын-ырга.
ә) юклык төре -маска, -мәскә кушымчалары ярдәмендә ясала: укы-маска, көл-мәскә.
– Ләкин күп кенә очракта сез кушымчалар ялгау тәртибен бутыйсыз, шуның өчен искәрмәне карыйк.
а) Бер иҗекле фигыльләргә, әгәр тамырлары -р, -рт, -лт, -йт авазларына бетсә, шулай ук -ырга, -ергә кушымчалары ялгана (бар-ырга, арт-ырга, илт-ергә, әйт-ергә).
ә) л авазына беткән фигыльләрнең күбесе -ырга, -ергә (ал-ырга, бул-ырга, кил-ергә, бел-ергә), кайберсе -арга, -әргә (көл-әргә, эл-әргә) кушымчасы ала.
б) Калган очракларда бер иҗекле фигыльләргә -арга, -әргә ялгана: көт-әргә, яз-арга, сө-яргә, сын-арга, ач-арга, ку-ярга, чиш-әргә, ат-арга һ.б.
в) инфинитивның архаиклашкан һәм хәзерге телдә сирәк кулланыла торган төре бар. Ул -мак, -мәк кушымчалары белән ясала.
«Гомер итмәк – тырышмактыр, ялыкмый, һич тә ял итми», – дип язган бөек Тукаебыз.
Инфитивның бу төреннән максатны, теләкне, ниятне белдерүче формасы ясала: -мак + чы (кисәкчә) = -макчы: укымакчы, алмакчы, язмакчы, әйтмәкче. Бу төре телдә актив кулланыла, җөмләдә хәбәр була.
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгьнәсе юк көлке, уен.
Предварительный просмотр:
muslumtat.ru
Татар теле. 6 нчы сыйныф.
Хәерле көн, укучылар. Бүгенге дәрестә без сезнең белән хәл фигыль, исем фигыль һәм инфинитив фигыльләрне кабатларбыз.
1. Темаларны дәреслектән кабатлагыз (130, 135, 139 нчы битләр) яисә түбәндәге видеолар белән танышыгыз:
хәл фигыль - https://youtu.be/M9GtxcZx590
исем фигыль - https://youtu.be/GS4ShyO5kvg
инфинитив - https://youtu.be/q6GoPx05QOI
Инфинитивның ясалу тәртибе белән танышыгыз, истә калдырыгыз.
а) нигез фигыльләргә -рга, -ргә, -ырга, -ергә, -арга, -әргә кушымчалары ялганып ясала.
Әгәр сүз сузыкка бетсә, -рга, -ргә, тартыкка бетсә -ырга, -ергә, -арга, -әргә кушымчалары ялгана. Мәсәлән: укы-рга, ярат-ырга, сакла-рга, кызыксын-ырга.
ә) юклык төре -маска, -мәскә кушымчалары ярдәмендә ясала: укы-маска, көл-мәскә.
– Ләкин күп кенә очракта сез кушымчалар ялгау тәртибен бутыйсыз, шуның өчен искәрмәне карыйк.
а) Бер иҗекле фигыльләргә, әгәр тамырлары -р, -рт, -лт, -йт авазларына бетсә, шулай ук -ырга, -ергә кушымчалары ялгана (бар-ырга, арт-ырга, илт-ергә, әйт-ергә).
ә) л авазына беткән фигыльләрнең күбесе -ырга, -ергә (ал-ырга, бул-ырга, кил-ергә, бел-ергә), кайберсе -арга, -әргә (көл-әргә, эл-әргә) кушымчасы ала.
б) Калган очракларда бер иҗекле фигыльләргә -арга, -әргә ялгана: көт-әргә, яз-арга, сө-яргә, сын-арга, ач-арга, ку-ярга, чиш-әргә, ат-арга һ.б.
в) инфинитивның архаиклашкан һәм хәзерге телдә сирәк кулланыла торган төре бар. Ул -мак, -мәк кушымчалары белән ясала.
«Гомер итмәк – тырышмактыр, ялыкмый, һич тә ял итми», – дип язган бөек Тукаебыз.
Инфитивның бу төреннән максатны, теләкне, ниятне белдерүче формасы ясала: -мак + чы (кисәкчә) = -макчы: укымакчы, алмакчы, язмакчы, әйтмәкче. Бу төре телдә актив кулланыла, җөмләдә хәбәр була.
2 нче бирем. Бирелгән җөмләләрдән үрнәк буенча фигыльләрне язып алыгыз. Җавапларыгызны 9 апрель көнне сәгать 19.00 гә кадәр җибәреп бетерегез.
Берән-сәрән очраган усакларның көмеш яфраклары таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр. (Ә.Еники) Табигатьне саклау - Туган илеңне саклау дигән сүз ул. (М.Пришвин) Бу тамчылардан җиргә яңа шытымнар күтәрелергә тиеш иде. (Ф.Бәйрәмова)
хәл фигыль - ...
исем фигыль - ...
инфинитив - ...
3 нче бирем. Өй эше: сорауларга әйе яки юк дип җавап бирегез. Җавапларыгызны 11 апрель көнгә сәгать 12 гә кадәр җибәреп бетерегез.
1) Фигыль нишли? нишләде? нишләр сорауларына җавап бирә.
2) Барлык фигыльләр дә зат-сан белән төрләнәләр.
3) Барлык фигыльләргә дә зат-сан категориясе хас.
4) Юклык формасы эш-хәлнең үтәлүен белдерә.
5) Юклык формасы -ма/-мә кушымчасы ярдәмендә ясала.
6) Зат-сан белән төрләнү-төрләнмәвенә карап, фигыльләр 2 төрлегә бүленәләр.
7) Затланышсыз фигыльләр бишәү.
8) Затланышлы фигыльләргә боерык, теләк, хикәя, шарт фигыльләр керә.
9) Эшнең кайсы вакытта үтәлүен заман катагориясе билгели.
10) Фигыльләр килеш белән төрләнә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теленнән 4 нче сыйныф өчен эш программасы
Аңлатма язуы4 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде: 1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына; 2.. Приказ 09.07.2012 №4154/12...
Татар теленнән эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОС
Татар теленнән эш программасы.1сыйныф,татар төркеме. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек “Әлифба” (татар балалары өчен) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова....
5-9 нчы рус сыйныфының рус төркемнәре өчен татар теленнән диктантлар җыентыгы.
5-9нчы рус сыйныфының рус төркемнәре өчен татар теленнән әзерләнгән диктантлар җыентыгы укучыларының татар теленнән белем дәрәҗәләрен ачыклау, аларда телгә карата кызыксыну уяту, белемнәрен үсте...
Тема: Татар халык ашлары (2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).
Тема: Татар халык ашлары(2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....
7 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән арадаш аттестация эше
2016/17 нче уку елына 7 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән арадаш аттестация эше...
Татар телен өйрәнергә теләүчеләргә.
Татар телен өйрәнергә теләүчеләр арасында мәктәпне күптәннән тәмамлаганнар да бар. Миңа шундый бер төркем яшьләр белән эшләү бәхете тәтеде. Шул чорда төзелгән календарь-тематик планымны сезгә тәкъдим ...
7 нче сыйныф өчен татар теленнән календарь-тематик план
Ру төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик эш планы. Бу план Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелгән....