открытые уроки
план-конспект урока по теме
Мин 5 ел эчендә республикага 4 ачык дәрес бирдем. Шуларның берничәсенең материалларын куйдым.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
самоанализ открытого урока | 13.75 КБ |
технологическая карта открытого урока | 67.5 КБ |
конспект открытого урока 2015г. | 146.25 КБ |
конспект открытого урока "Мин яратам сине Татарстан" 2017г | 49.14 КБ |
презентация открытого урока | 2.91 МБ |
М.Җәлил әдәби КВН | 104.5 КБ |
Ачык дәрес "Мин сезне күрергә килдем" | 19.76 КБ |
Газета "Мин татарча сөйләшәм" | 20.36 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрескә үзанализ.
Укытучы: Л.Р.Вафина , 1 нче мәктәп.
Әдәби уку, 1 нче а сыйныфы.
Дәреснең темасы: Дд хәрефе һәм авазы.
Дәреснең тибы:яәа теманы өйрәнү, лексик-грамматик күнекмәләр формалаштыру.
Дәреснең төзелеше:
1.Оештыру өлеше.
2.Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.
3.Яңа теманы аңлату.
4.Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.
5.Йомгаклау.
Дәреснең темасы программада “Йорт хайваннары һәм кошлары” бүлегенә кертелгән. 12 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында Дд хәрефе белән танышу темасы өченче дәрес итеп өйрәнелә.
Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актуальләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.
Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым.
Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.
Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.
Дәресемдә түбәндәге максатларны куйдым:
1) -син кая барасың? структурасын ныгыту;
2. Хәрефләрне һәм авазларны ныгыту;
3. Укучыларда кешеләргә карата шәфкатьле, яхшы күңелле булу хисләре тәрбияләү.
Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде. Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуализация этабында тормыш белән бәйләдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым.
Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә.
Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды.
Гомумән алганда, дәреснең тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип уйлыйм.
Рәхмәт! Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.
Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.
Предварительный просмотр:
Укытучы | Вафина Люзия Рашатовна | ||
Предмет | Әдәби уку | ||
Тема | Дд хәрефе һәм [д] авазы белән танышу. | ||
Максат Бурычлар | Дд хәрефләре белән таныштыру, дөрес әйтү, дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү.Г.Тукайның “Гали белән Кәҗә” шигыре буенча эшләнгән мультфильмын карау. Укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен,фонематик ишетеп таный белүен, игътибарлылыкларын үстерү; ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету. Дд авазын өйрәнү һәм авазны сүзләрдә аера белү. | ||
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Предмет буенча: Дд хәрефен һәм авазын үзләштерү. Шәхескә кагылышлы: Әйләнә-тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру; күршеңә ярдәм итү инициативасын күрсәтү, үз мөмкинлегеңнең белү белмәү чикләрен чамалау.
Бу нәтиҗәләр дәреснең үстерү һәм тәрбия, белем бирү максаты белән билгеләнәләр. ----- Регулятив УУГ: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
| ||
Дәреснең тибы | Яңа теманы өйрәнү. | ||
Төп төшенчәләр | Дд хәрефен өйрәнү. | ||
Предметара бәй-ш | Әдәби уку, музыка,әйләнә тирә-дөнья | ||
Эшне оештыру | Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль | ||
Чыганаклар | Компьютер, презинтация, экран, рәсемнәр | ||
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
Оештыру Мотивлаштыру (1-2 мин) | Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. -Исәнмесез,балалар!.Бүген безгә бик күп кунаклар килде.Әйдәгез, алар белән исәнләшик әле. - Исәнмесез! - Хәлләрегез ничек? - Ә бүген урамда нинди көн?
| Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү. Укучыларның теләге. | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую |
Белемнәрне актуальләштерү | Белем дәрәҗәсен, укучыларга авыр булган моментларны ачыклау. 1. Фронталь эш (фонетик күнекмәләр өстендә эш . Өйрәнгән сузыкларны кабатлау һәм аваз белдерүен, әйтелешен искә төшерү) . 2. Өйрәнгән җөмлә калыпларын кабатлау. 3.Карточкалар буенча эш. | Слайдтан хор белән укыйлар, әйтелешне аңлаталар. Балаларның җаваплары. -Булышабыз. | РУУГ: ихтыяр көче максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру. ТУУГ: фикерләүне үстерү, объектларны чагыштыру. |
Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую | Дөя рәсеме буенча әңгәмә. Укучыларга проблемалы сорау кую. (кыргыймы яки йорт хайванымы?) -Дөя нинди? -Сезнең дөя күргәнегез бармы? -Хәзер әйдәгез, дөя сүзенең һәр авазын әйтеп карыйк. -Бу сүз нинди авазга башлана? Ул безгә танышмы? | Рәсемне карыйлар, сорауларга җавап бирәләр, авырлыкка очрыйлар. Тема буенча фаразлар ясыйлар, уку мәсьәләсен билгелиләр. | ТББУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу. |
Тема, максат, бурычларны билгеләү | Дәреснең темасын, максатын формалаштыру.Экрандагы рәсемнәргә карап, һәр сүздәге авазларны табу, урыннарын билгеләү. Дд хәрефен 2 төрле укып булуына инану. | Тема, максатны формалаштыралар. Балаларның җаваплары. | ТУУГ: фикерләүне үстерү,объектларны чагыштыру. РУУГ: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү. |
Яңа теманы өйрәнү | Экранда баганалап бирелгән кушылмаларны укыту, дөрес әйтелеш өстендә эшләү. | Яңа сүзләр белән танышалар, әйтелешне истә калдыралар, сүзләрне укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатлыйлар, аңлап (индивидуаль һәм парларда) укыйлар, биремнәрне үтиләр. | ТУУГ: фикерләүне үстерү, объектларны чагыштыру. КУУГ: мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару. |
Яңа теманы ныгыту (Яңа белемнәрне беренчел ныгыту) | Яңа белемнәрне ныгытуга уен формасында сүзләр әйтелә.”Яңгырау- саңгырау” уены .Слайдта сүзләр чыга, шушы сүзләрдә Дд хәрефе кайсы урында язылуы турында әйтелә.Рәсемнәр буенча сорау. | Укучылар биремне эшлиләр. Слайдтагы сүзләрне укыйлар һәм җавап бирәләр.
| РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү. ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү. КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
Ял минуты | Яттан әйтелә | Укучылар хәрәкәтләр ясыйлар | |
Мөстәкыйль эш | “Кем күбрәк” уены.Дд хәрефе кергән сүзләр һәм сүзтезмәләр уйлау. | Балаларның җаваплары | РУУГ: ихтыяр көче максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.
ТУУГ: фикерләүне үстерү, объектларны чагыштыру. КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү |
Ял минуты | 1.Г.Тукайның “Гали белән Кәҗә” шигыре буенча эшләнгән мультфильмны карау. 2.Мультфильм һәм рәсем буенча сорауларга җавап алу. | Балаларның җаваплары | ТУУГ: фикерләүне үстерү,объектларны чагыштыру. |
Рефлексия, бәяләү, үзбәя | Укучылар, без бүген нәрсә турында өйрәндек? Дәрестә ниләр белдек? Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз? Дәрес ошадымы? Игътибарыгыз өчен рәхмәт! | Укучылар үз фикерләрен әйтәләр, сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәгә катнашалар.Бүгенге дәрестәге эшчәнлекләрен смайликлар ярдәмендә билгелиләр. Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып, үз-үзләрен бәялиләр. | РУУГ: үз эшчәнлегеңне бәяләү. |
Предварительный просмотр:
Сыйныф : 1 а
Тема: Д хәрефе һәм авазы белән танышу.
Максат: Дд хәрефләре белән таныштыру, дөрес әйтү, дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү. Г. Тукайның “Гали белән Кәҗә” шигыре буенча эшләнгән мультфильмны карау;
фонематик ишетеп таный белүен, игътибарлылыкларын үстерү;
ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.
Җиһазлау: мультимедиа, карточкаларда биремнәр, рәсемнәр.
Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше
- Исәнмесез , балалар! Бүген безгә бик күп кунаклар килде.Әйдәгез, алар белән исәнләшик әле.
- Исәнмесез!
- ..., хәлләрең ничек?
- Әйбәт, рәхмәт.
- Ә синең, ...?
- Яхшы......
- Бик яхшы, укучылар.
2.Фонетик күнекмәләр.
Өйрәнгән сузыкларны кабатлау. Слайд
А, ә, о,ө, и, ы, у, ү.
3. Укучылар, танышып алыйк, әле.
Укытучы – укучы- укучы.
Өйрәнгән җөмлә калыпларын кабатлау.
-Артём, син кем?
-Мин Артём (укучы, малай).
-Артём, спроси у Дениса – Кто он?
- Бу кызмы?
У: Катя спроси уАзата – сколько ему лет?
Катя: Азат, сиңа ничә яшь?
Азат: Миңа 7 яшь.
У: Азат, спроси у Руслана – в каком классе он учится?
Азат: Руслана, син ничәнче сыйныфта укыйсың?
Руслан: Мин 1 нче сыйныфта укыйм. Һ.б....
У: Син кайда яшисең?
Укчылар: Мин шәһәрдә (Татарстанда, Түбән Камада) яшим.
У: - Карточкалар буенча эш.
- Бу нәрсә?
- Бу төлке/ эт
- Төлке / эт турында син нәрсәләр беләсең? (укучы сөйли)
3. Дәрес темасын,максатын ачыклау.
Дөя рәсеме (слайд)
- Бу нәрсә?
(Дөя)
- Дөя нинди?
- Зур, көчле, матур.
Сезнең дөя күргәнегез бармы?
- Хәзер әйдәгез, дөя сүзенең һәр авазын әйтеп карыйк.
- Бу сүз нинди авазга башлана? Ул безгә танышмы?
(Юк, бу аваз безгә таныш түгел).
- Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән танышачакбыз?
- Без бүген [ д ] авазы белән танышачакбыз.
4.Яңа теманы аңлату
Экрандагы Дамир, дәфтәр рәсемнәренә карап, һәр сүздәге [ д ] [д’ ] авазларын табу, урыннарын билгеләү.
- Шакмакта нинди аваз күрсәтелгән?
( [д’ ] авазы)
- Әйдәгез, тикшереп карыйк әле. Сүзне кабатлыйк. (Дамир)
-Ә бу шакмакта нинди аваз күрсәтелгән микән, укучылар? ( [д’ ] авазы)
- Тикшереп карыйбызмы? Сүзне әйтик. (дөя)
[д’ ] авазы
-Укучылар игътибар иттегезме д хәрефен ничә төрле укып була?
- Калын, нечкә.
- Д янынында нечкә сузык булса, д хәрефе нечкә укыла, ә д янынында калын сузык булса – ул инде калын итеп укыла.
5. Экранда баганалап бирелгән кушымчаларны укыту.
да
дә
ды
де
ду
дү
до
дө
ди
- 1 баганадагы кушылмаларны ничек укыдык? Ни өчен?
- 2 баганадагы кушылмалар ничек укыла?
6. - [ д ] авазы сузык авазмы, тартык авазмы?
- Нинди тартык?
- яңгырау.
- Әйдәгез тикшереп карыйк әле. Кулларны куйдык.
-Чөнки үпкәдән килгән һава агымы тоткарланып кала.
-[д] авазының пары нинди аваз? ([т] авазы) - это парный звук?
[д]-[т] авазларын чагыштырып әйтү.
Нәтиҗә: [ д ] [д ‘] авазы - яңгырау тартык аваз.
7. “Яңгырау-саңгырау”уены.
Күп вакытта балалар [д]һәм[т]авазларын бутыйлар. Чөнки алар парлы тартыклар. --- Әйдәгез, сезне дә тикшереп карыйк әле. Яңгырау [д] тартыгы кергән сүз әйтсәм, кул чабасыз, ә саңгырау [т] тартыгы кергән сүз әйтсәм, тыпырдыйсыз.
Дәрес, тәнәфес, дөя, тел, үрдәк, көндәлек, итәк, дәфтәр.
8. Физминутка.
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары – артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез
Тезләрне кочаклыйбыз,
Башларны алга яшереп,
Азрак кына “йоклыйбыз”,
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.
9. “Кем күбрәк” уены
-Укучылыр, әйдәгез, д хәрефе кергән сүзләр һәм сүзтезмәләр уйлыйк.
(Дамир, Диана, үрдәк, дәфтәр, радио, идән, дару, дөя, дәрес, диван... )
-Дамир миңа дәфтәр бир әле.
- Дәфтәр матур.
- Дөя зур.
-Дәрестә дәфтәр кирәк.
10. Д хәрефе сүзнең кайсы урынында языла?
(Башында,уртасында)
- Бу баш Д хәрефе. Без аны кайларда язабыз?
(Сүзнең башында, кеше, шәһәр, авыл исемнәрендә)
- Ә бу юл д хәрефе. (слайд) Бу хәреф сүзнең башында, уртасында, ахырында языла.
- (слайд)Д,д
Дилә, Надир – дуслар. Алар дачада торалар. Дача зур, матур. Дәү әни килә.
11. – Укучылар, Д д хәрефләрен һавада язып күрсәтегез. Киләсе дәрескә Бу хәрефне язарга өйрәнербез.
13.- Ял итеп алабыз. “Гали белән кәҗә”мультфильмын карау.
- Бу мультфильм сезгә танышмы?
- Аның авторы кем?
- Кәҗә кайда?
- Кәҗә өйдә.
- Гали кая бара?
- Гали урманга бара.
14. Рәсемнәр буенча сорау.
- Дима, спроси у Маши куда она утром идет?
Йомгак.
-Дәрестә ниләр белдек?
-Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?
-Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?
-Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек?
(смайллар ярдәмендә ясап күрсәтәләр.)
Ребята, за вашей работой сегодня следили Тиенкәй и Куянкай. Они очень довольны вашей работой.
Рәхмәт! Сау булыгыз!
Предварительный просмотр:
Сыйныф: 7 нче Б
Төркеме : рус төркеме
Дәрес: әдәбият дәресе
Дәреснең темасы: «Мин яратам сине , Татарстан» темасын кабатлау.
Дәреснең тибы: Лексик күнекмәләрне камилләштерү (ЛКК)
Дәреснең максатлары:
1. Укыту-өйрәтү максатлары:
- Тема буенча үткән материалны кабатлап ныгыту, укучыларның Татарстан турында белемнәрен тирәнәйтү;
- сүзлек байлыгын үстерү;
2.Белем-күнекмәләрне үстерү -камилләштерү максатлары:
-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;
-диалогик, монологик сөйләм телен үстерү;
- балаларның татарча аралашырга омтылышын арттыру;
-төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, бердәм хәрәкәт итәргә, белем алырга өйрәтү.
3. Тәрбияви максатлар:
-Туган илне, туган җирне ярату, аның белән горурлану хисләрен тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗә : «Татарстан - туган ягым» темасына караган сүзләрне һәм җөмлә калыпларын сөйләмдә куллануга ирешү;
Җиһазлау: Татарстан гербы, флагы, Казан, Түбән Кама шәһәрләре сурәтләнгән рәсемнәр, Салават Фәтхетдинов һәм Хәйдәр Бигичев башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җыры.
ТСО: компьютер, интерактив такта, үзбәя кую өчен карточкалар, кроссвордлар.
Дәрес барышы.
I.. Ориентлашу - мотивлаштыру этабы. (ОМЭ).
1. Исәнләшү, уңай халәт тудыру.
-Хәерле иртә, миңа!
-Хәерле иртә, сиңа!
-Хәерле иртә, безгә!
-Хәерле иртә, сезгә!
– Утырыгыз. Укучылар, сез дәрескә әзерме? (Әйе)
- Кәефләрегез ничек? (Яхшы)
- Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр ( комплиментлар) әйтәбез.
- Регина, син кайда укыйсың?
-1 нче мәктәп кайда урнашкан?
-Син кайда яшисең?
-Түбән Кама шәһәре кайда урнашкан?(Татарстан Республикасында,Чулман елгасы буенда)
2 . Актуальләштерү.
-Укучылар, карагыз әле безгә рәсемнәр бирелгән. Шуларны ике төркемгә аерыйк әле.
( интерактив тактада чүл, диңгез, Казан шәһәре, елга буе, Түбән Кама шәһәре, урман рәсемнәре бирелгән)
-Бу рәсемнәрнең кайсыларында безгә таныш урыннар сурәтләнгән?
-Казан шәһәре, елга буе, Түбән Кама шәһәре, урман.
-Ул рәсемнәр ни өчен таныш?
- Рәсемнәрдә туган ягыбыз сурәтләнгән.
4. Ничек уйлыйсыз, дәрестә бүген нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез?
-Татарстан турында сөйләшәчәкбез.
- Ә дәрескә нинди максат куябыз?
Татарстан турында белемнәрне арттырабыз.
- Ни өчен Татарстан турында сөйләшәчәкбез?
-Чөнки Татарстан туган ягыбыз.
-Татарстан нинди республика?
-Татарстан зур, матур, чиста республика.
-Татарстанда нинди милләтләр яши?
-Татарстанда татарлар,руслар,чувашлар һ.б. милләтләр яши.
(Тактада күрсәтелә)
Без сезнең белән алдагы дәресләрдә “Туган ягым – Татарстан” дигән теманы өйрәнеп киттек. Хәзер туган ягыбыз буйлап аны сәяхәткә чыгабыз һәм республикабыз турында белгәннәребезне кабатлап китәрбез.
3. Өй эшен тикшерү
Нам было задано д/з (составить диалог о Татарстане)
-Ребята все встали, задвинули стулья.Найдите партнера на 12 часов, на 6 часов.Сели. Потом встали. Обсудили и сели.
-А сейчас начинает на 12 часов, тот ученик, у кого рост выше.
-время на 6 часов отвечает тот ученик, у кого волосы черные.(8 баладан сорыйм).
Үзбәя
2. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.
1. Кузгалдык. Юлыбызның беренче өлеше “Татарстанның мәгълүматы” дип атала.
Татарстан турында белемнәрне тулыландыруны дәвам итәбез.
Балалар сезнең алдыгыздагы текст буенча эш булыр.Сүзлек өстендә эш.(Слайдта күрсәтү)
Мәйдан – площадь
Идел-Волга
Чулман- Кама
Нократ-Вятка
Агыйдел-Белая
Уңдырышлы-плодородная
Бодай- пшеница
Арыш-рожь
Борчак-горох
Карабодай-гречиха
Чыгарыла – экспортируется
Тәбигый- естественный
(Ваша задача самостоятельно читать, понять текст и ответить на вопросы,которое указано на экране).Проговариваем ответ в команде по кругу, дается 4 минуты.Ответит из каждой команды 1 ученик. Приступили.
Татарстанның мәйданы – 68 мең квадрат километр. Татарстанда 43 административ район бар.
Татарстанның табигате бик матур.Калын урманнар да, тигез далаларда, биек таулар да бар бездә.Татарстан җире аша Идел, Чулман, Нократ,Агыйдел кебек зур елгалар ага.
Татарстан уңдырышлы җирләргә,урман – суларга бай республика. Аның кырларында бодай, арыш, борчак, карабодай һәм төрле яшелчәләр үстерелә. Табигый байлыклары да җитәрлек.Җир астында нефть, газ, торф һәм башка байлыклар күп.Безнең нефть чит илләргә дә чыгарыла.
Әмма аның зур байлыгы – халкы.Республикабызда дүрт миллионга артык кеше яши. Татарлар, русслар белән бергә чуваш, мордва, мари, башкорт, украин һәм башка милләт халыклары дус, тату гомер итәләр.
Татарстан республикасының үз дәүләт символлары – флагы, гербы, гимны бар.Гербтагы рәсем гади генә күренсә дә, ул уңыш, үрчем символы. Дәүләт гербы җыйнак итеп, түгәрәк рәвешендә эшләнгән һәм анда Дәүләт флагының төсләре дә чагылган.Татарстан флагында өч төс бар: яшел, ак, кызыл. Дәүләт гимны 1993 нче елны кабул ителә. Аның авторы Рөстәм Яхин.
1)Татарстанда ничә дәүләт теле бар?
а)3
б)2
в)1
2) Кайсы шәһәр Татарстан башкаласы?
а)Яр Чаллы
б)Алабуга
в)Казан
3)Татарстанның мәйданы ничә кв.км?
а)53
б)68
в)88
4) Республикада кемнәр яши?
а)руслар
б)төрле милләт кешеләре
в)татарлар
5) Татарстанда ничә район бар?
а)43
б)49
в)37
6) Кайсы шәһәр артык?
а) Мәскәү
б)Азнакай
в)Зәй
7)Татарстан флагында ничә төс бар?
а)3
б)4
в)2
8)Татарстан гимны авторы кем?
а) Тавил Хаҗиахмәтов
б) Рөстәм Яхин
в) Риф Фәхретдинов
Ә хәзер тикшерәбез.
Саныйбыз.
На листочках ставим оценки.
Үзбәя
7-8”+” –“5”
5-6”+”-“4”
3-4”+”-“3”
1-2”+”-“2”
Җаваплар.
1.б
2.в
3.б
4.б
5.а
6.а
7.а
8.б
Физкультминут по стркутуре Фолоу зе лидер.
(Встали,задвинули стулья.А 1 будет лидером, повторяйте движение за лидером.Музыку включаем, лидер уходит)
2. Юлыбызны Республикабызның шәһәрләре буйлап дәвам итәбез. Татарстанда нинди шәһәрләр бар?
(Укучылар санап китәләр)
Укучылар бүгенге дәрестә төрле шәһәрләрдә яшәүче укучылар җыелган икән.(Һәр укучыга шәһәр исемнәре язылган карточкалар таратыла). Үзегез һәм шәһәрегез белән таныштырып китегез әле. Знакомьте со своим городом.
-Минем исемем Эльвина. Мин Әлмәт шәһәрендә яшим. Әлмәт нефтьчеләр шәһәре.
-Минем исемем Аделина. Мин Чистай шәһәрендә яшим. Чистай чиста, матур шәһәр. Анда сәгать җитештерәләр.
-Минем исемем Снежана. Мин Яр Чаллыда яшим. Безнең шәһәрдә “КАМАЗ” заводы бар. Камаз машиналары чит илләргә чыгарыла. Яшел агачларга да бай.
-Минем исемем Лилия. Мин Түбән Камада яшим. Бездә шин һәм “НЕФТЕХИМ” заводлары бар.”Тукай”, “Гайлә” парклары ачылды.Шәһәребез бик ямьле.
3. Какой вопрос зададите, чтобы узнать, где живет ваш сосед по парте? (Отвечает сосед по правому плечу)
-Диана, син кайда яшисең?
Любишь ли ты свой город? ?(Отвечает сосед по левому плечу)
-Син шәһәреңне яратасыңмы?
(Парларда бер-берсенә сорау бирәләр һәм җавап әйтәләр, 3 нче өстәл №4)
4. Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда кроссворд бирелгән. Сез тиз арада аны чишәргә тиешсез
1.Татарстандагы нефтьчеләр шәһәре.
2.”КАМАЗ” машиналары кайда чыга?
3. Атаклы татар шагыйре
4.Татарстанның Дәүләт гербында сүрәтләнгән хайван.
5.Вятка елгасының татарча исеме.
6. Казандагы тарихи манара.
7. Сәгать заводы кайсы шәһәрдә.
8. Татарстанның башкаласы.
9.Татарстанның Дәүләт гимны музыкасы авторы
(Парларда эшлиләр, тикшерәләр)
Үзбәя
- Физминут.
Менә сиңа- уң кулым,
Менә сина сул кулым.
Син бит минем якын дустым,
Менә сиңа- куш кулым.
6. Укучылар,безгә “Ялкын” редакциясеннән корреспондент килгән, ди. Ул безнең республикабыз, шәһәребез турында сораулар бирәчәк. Сез матур итеп, төгәл җавап бирергә тиешсез.
(ике укучы чыга,берсе корреспондент,икенчесе сорауларга җавап бирүче ролен үти)
-Исәнмесез!
- Исәнмесез!
-Сез кайда яшисез?
-Мин Татарстанда яшим.
-Татарстан нинди республика?
-Татарстан зур,чиста, матур республика.
-Татарстанның үз символикасы бармы?
-Әйе,Татарстанның үз символикасы: дәүләт гербы, флагы, гимны бар.
-Республикабызда нинди шәһәрләр бар?
-Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан һ.б. шәһәрләр бар.
Үзбәя.
7. Юлыбызда Америкадан килгән кунаклар очрады. Аларга Татарстан турында белгәннәребезне текст итеп сөйләп карыйк.
(берничә укучы сөйлиләр)
Минем исемем Ксюша. Мин Татарстанда яшим. Татарстан зур,чиста, матур республика.Татарстанда төрле милләтләр яши: татарлар, руслар, украиннар,марилар.һ.б. Алар дус һәм тату яшиләр. Татарстанның үз дәүләт флагы, гербы, гимны бар. Республикабызда шәһәрләр бик күп.Мин Түбән Кама шәһәрендә яшим.
III. Рефлексия.
Сорауларга җавап бирик.
- Без нәрсәләр турында белдек соң?
-Татарстан нинди республика?
-Татарстанда кемнәр яши?
V. Өй эше.
1.1-2 нче команда Татарстанның гербы турында, 3-4 нче команда Татарстанның флагы турында сөйләргә әзерләнеп килергә.
2.”Туган ягым” темасына хикәя язып килергә.
Билгеләр кую.
Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җырын тыңлау.
Үзанализ.
Бүгенге әдәбият дәресебез “Татарстан-туган ягым” темасын кабатлау. Шул ук исемдәге бүлекнең йомгаклау дәресе. Балалар өчен өр-яңа тема түгел, чөнки рус телле балаларга түбән сыйныфларда бу тема буенча лексик һәм грамматик база салынды. Бу өйрәнгән белемнәрне кабатлау, камилләштерү дәресе.
Төркемгә характеристика биреп китәсем килә: төркемдә 16 бала, милләтләре буенча: 1 татар баласы, 2 бала катнаш гаиләдән, 1 таджик, 12 рус баласы. Төркемдә өлгереш 100%, сыйфат 62%
Төркемдә телгә өйрәтү укыту технологияләрнең иң перспектив булган шәхескә ориентлашкан коммуникатив технология буенча алып барыла. Әмма бу телгә өйрәтү технологиясе. Ә балаларның шәхес эшчәнлекләрен үстерү өчен дәрестә ФДБС тәлапләре һәм Сингапур методикасы кулланылды. Шуңа күрә үзанализымны дәреснең структурасыннан чыгып ясап китәм.
Дәреснең максатлары:
1. Укыту-өйрәтү максатлары:
- Тема буенча үткән материалны кабатлап ныгыту, укучыларның Татарстан турында белемнәрен тирәнәйтү;
-сүзлек байлыгын үстерү;
2. Белем-күнекмәләрне үстерү камилләштерү максатлары:
-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;
-диалогик,монологик сөйләм телен үстерү;
-балаларның татарча аралашырга омтылышын арттыру;
3. Тәрбияви максатлар:
-Туган илне, туган җирне ярату, аның белән горурлану хисләрен тәрбияләү.
Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне камилләштерү
Дәреснең структур элементлары төп 3 өлешне тәшкил итте:
- Ориентлашу - мотивлаштыру этабы. (ОМЭ) Дәресне уңай-психологик халәт тудырудан башлап җибәрү - гадәткә әйләнде. Укучыларның дәрес башында ук кәефләре күтәренке булса, дәрес барышында актив катнашалар дип уйлыйм.
1. Өй эшен тикшерү.
2. Укучыларның белемнәрен тигезләү.
Укучылар белән берлектә уку максатын кую – дәреснең иң җаваплы мизгеле дип саныйм һәм төрле юллар белән балаларның үзләреннән әйттерергә тырышам.
- 2. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.
- Бу өлештә уку мәсьәләсен адымлап чишәргә тырыштык
- Уку максатына ирешү өчен 7 бирем эшләнде. Һәр биремнән соң нәтиҗә ясалды һәм үзбәя куелды. Укучылар бәяләү критерийлары белән таныш.
III. Рефлексия.
1.Бер- берең белән сөйләшү.
2. Дәрескә үзбәя кую.
3. Өй эшенең 3 варианты тәкъдим ителде. Укучыларга сайлап алу мөмкинлеге бирелде.
Игътибарыгызга гадәти эш дәресе тәкъдим ителде. Балаларның эшчәнлекләре аша дәрескә куелган бурычларны чишәргә тырыштым. Балаларны мөмкин кадәр үзлектән, парлап, төркемләп, бер-берсен өйрәтеп эшләтү алымнарын кулландым. Мөстәкыйль уку мәсьәләсен кую, аны чишү юлларын ачыклый белү, чишкәндә һәр адымны дөрес бәяли белү - аңлап эш итүнең төп күренешләре булды. Төрле уен формалары һәм заманча техник чаралар яшь үзенчәлекләренә карап сайланды һәм дәрескә үзенә күрә бер кызыктыру чарасы булып торды.
Дәрестә рус телле укучыларны татар теленә өйрәтүнең төп бурычы – сөйләмгә чыгару максаты хәл ителде.
Бүгенге дәресемнән канәгать.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Кайсы рәсемнәрдә сезгә таныш урыннар сурәтләнгән?
Бу рәсемнәр ни өчен таныш?
Татар Рус Таджик Мари Украин Чуваш Башкорт Үзбәк
Сүзлек Мәйдан - Идел – Чулман – Нократ – Агыйдел – уңдырышлы - бодай – арыш – борчак – карабодай – чыгарыла – т әбигый площад ь Волга Кама Вятка Белая плодородная пшеница рожь Горох Гречиха экспортируется естественный
Татарстанның мәйданы – 68 мең квадрат километр. Татарстанда 43 административ район бар. Татарстанның табигате бик матур.Калын урманнар да, тигез далаларда, биек таулар да бар бездә.Татарстан җире аша Идел, Чулман, Нократ,Агыйдел кебек зур елгалар ага. Татарстан уңдырышлы җирләргә,урман – суларга бай республика. Аның кырларында бодай, арыш, борчак, карабодай һәм төрле яшелчәләр үстерелә. Тәбигый байлыклары да җитәрлек.Җир астында нефть, газ, торф һәм башка байлыклар күп.Безнең нефть чит илләргә дә чыгарыла. Әмма аның зур байлыгы – халкы. Республикабызда дүрт миллионга артык кеше яши. Татарлар, русслар белән бергә чуваш, мордва, мари, башкорт, украин һәм башка милләт халыклары дус, тату гомер итәләр. Татарстан республикасының үз дәүләт символлары – флагы, гербы, гимны бар.Гербтагы рәсем гади генә күренсә дә, ул уңыш, үрчем символы. Дәүләт гербы җыйнак итеп, түгәрәк рәвешендә эшләнгән һәм анда Дәүләт флагының төсләре дә чагылган.Татарстан флагында өч төс бар: яшел, ак, кызыл. Дәүләт гимны 1993 нче елны кабул ителә. Аның авторы Рөстәм Яхин.
1)-Татарстанда ничә дәүләт теле бар? а)3 б)2 в)1 2) Кайсы шәһәр Татарстанның башкаласы? а)Яр Чаллы б)Алабуга в)Казан 3)Татарстанның мәйданы ничә кв.км? а)53 б)68 в)88 4)Республикада кемнәр яши? а)руслар б)төрле милләт кешеләре в)татарлар 5) Татарстанда ничә район бар? а)43 б)49 в)37 6) Татарстан гербында нәрсә сүрәтләнгән? а) ак барс б)барс в)төсләр 7)Татарстан флагында ничә төс бар? а)3 б)4 в)2 8)Татарстан гимны авторы кем? а) Тавил Хаҗиахмәтов б) Рөстәм Яхин в) Риф Фәхретдинов
Җаваплар 1.б 2.в 3.б 4.б 5.а 6.а 7.а 8.б Үзбәя 7-8”+” –“5” 5-6”+”-“4” 3-4”+”-“3” 1-2 ”+”-“ 2”
Нәрсә? Татарстан гербында ак барс сурәтләнгән
Ничә? Татарстан флагында өч төс.
Кем? Татарстан гимны авторы – Рөстәм Яхин.
Татарстан да нинди ш әһәрләр бар?
Кроссвордны чишегез 1.Татарстандагы нефт ь челәр шәһәре. 2.”КАМАЗ” машиналары кайда чыга? 3. Атаклы татар шагыйре 4.Татарстанның Дәүләт гербында сүрәтләнгән хайван. 5.Вятка елгасының татарча исеме. 6. Казандагы тарихи манара. 7. Сәгать заводы кайсы шәһәрдә. 8. Татарстанның башкаласы. 9.Татарстанның Дәүләт гимны музыкасы авторы. 1 2 3 4 5 6 7 8 9
Кроссвордның җаваплары 1 Ә Л М Ә Т 2 Я Р Ч А Л Л Ы 3 Т У К А Й 4 Б А Р С 5 Н О К Р А Т 6 С Ө Е М Б И К Ә 7 Ч И С Т А Й 8 К А З А Н 9 Я Х И Н
Дәресебезгә “Ялкын” журналыннан корреспондент килгән . Ул сезгә Татарстан турында сораулар бирәчәк .
Чит ил кунакларына туган ягыбыз турында сөйләгез.
Без нәрсәләр турында белдек? Татарстан нинди республика? Татарстанда кемнәр яши? Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?
Өй эше 1. 1-2 команда Татарстан гербы турында, 3-4 нче команда Татарстанның флагы турында сөйләргә әзерләнеп килергә. 2. “Туган ягым” темасына хикәя язып килергә 3.”Туган як” темасына җырлар табарга
Мин яратам сине, Татарстан!
Предварительный просмотр:
М.Җәлил иҗаты буенча әдәби КВН.
Үткәрүчеләр – ВафинаЛ.Р. Мардамшина Л.И.
Үткәрү вакыты – 16 нчы февраль 2017 ел.
1 нче алып баручы. Кадерле тамашачылар! Быел 15 февральдә халкыбызның данлы улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тула.
2 нче алып баручы.Барлык халыкларның сөекле улы М.Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган.
1 нче алып баручы. Ул безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр. Исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Аның батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.
2 нче алып баручы Хөрмәтле кунаклар!
Бүгенге “Тамчы-шоу” интеллектуаль-күңел ачу уеныбызны халкыбызның патриот шагыйре М.Җәлилнең иҗатына багышларга булдык.
Бүген сезнең алдыгызда “ ______” һәм “_______” исемле командалар көч сынашалар. Әйдәгез, аларны тәбрик итик!
1 нче алып баручы .Сездән уңда кыю һәм батыр, шулай ук шома телле ______ исемле команда басып тора. Аларның капитаны – курку белмәс, күп сөйләргә яратучан, ләкин һәр сүзен үлчәп әйтүчән- ... (капитанның исеме әйтелә)
2 нче алып баручы Сул якта ______ исемле команда басып тора. Күрүегезчә алар акыллы һәм зирәкләр. Капитаннары да матур телле, бик акыллы һәм зирәк - ...(капитанның исеме әйтелә). Җанатарлар!Үзегезнең командага булган сөюегезне көчле алкышлар белән күрсәтегез.(кул чабалар)
Бүгенге уенныбызның хөрмәтле хөкемдарлары:
Бүгенге уенныбызның хөрмәтле жюри әгъзалары:
1 нче алып баручы. Ә хәзер сүз капитаннарга бирелә. Командаларыгыз белән таныштырып китегез!Бер-беребезгә уңышлар теләп, уеныбызны башлыйбыз! Хәерле сәгатьтә.
2 нче алып баручы. Хәзер КВН гореф – гадәтенең иң яхшыларыннан берсе – акыл гимнастикасы, яки командаларның тапкырлыгын сынау өчен берничә сорау- викторина:
1нче командага сорау:
- М.Җәлил кайсы авылда туа?
(Мостафа, Оренбург, Казан, Кушлавыч)
2)М.Җәлил кайчан туа?
(9 май 1945, 26 апрель 1886, 22 июнь 1941, 15 февраль 1906)
3)М.Җәлил кайсы язучы белән төрмәдә утырган?
( Андре Тиммерманс, А. Алиш, Нигмәт Терегулов, Г. Тукай)
4)М.Җәлил кем ул?
(Шагыйрь, язучы, рәссам, чаңгычы)
2 нче командага сорау.
1)М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре “ җыентыгын туган илгә кем алып кайта?
(А.Алиш, Нигъмәт Терегулов, Ф. Бурнаш)
2)М.Җәлил кызына багышлап нинди шигырь язган?
(“Чулпанга”, Әминә, Хәдичә, Һәдиягә)
3)Беренче шигыренең исесе :
(Бәхет, Күке, Моабит дәфтәрләре, Туган тел)
4)М.Җәлилнең кайсы шигырендә бала чыгармучы кош турында сүз бара?
(Карга, Маэмай, Бакчачы, Күке)
1 нче алып баручы. Киләсе конкурска күчәбез. “Сүзләрне тап” бәйгесе. Кайсы команда 3 минут эчендә бирелгән таблицадан Муса Җәлил шигырьләре исемен таба.
З | И | О | И | М | К | И | И | Х | Й | В | И | Р | Е | К |
А | К | А | О | Ә | Н | И | Ә | Т | З | А | Б | Ү | З | М |
У | К | Р | Г | Ү | П | Б | Ч | Ә | У | Т | Н | Л | В | Д |
А | А | Л | К | Ү | Җ | В | Т | А | Б | Г | Е | С | Һ | И |
Р | Р | У | У | К | Е | А | Б | К | О | А | Г | Ә | Г | Ф |
Җ | М | А | Н | Б | Җ | Я | Р | К | Ш | Ч | Ы | Т | А | Ф |
У | Р | Х | З | Л | Ш | Ю | А | П | О | Ы | К | Ь | Н | Х |
Ф | М | П | А | Р | А | Т | Л | Л | Д | А | Я | Ң | У | Д |
Ә | П | Й | У | Е | М | Р | А | С | У | Ф | Ң | Г | Ө | Т |
К | Ы | З | Е | О | О | Җ | К | К | А | А | Р | Ы | Ш | Г |
В | А | Ы | М | О | Ф | М | А | Э | Л | Б | А | К | С | У |
К | Р | Һ | А | Б | В | Ә | Х | М | О | Б | К | Ч | А | А |
Ф | М | Ң | И | Ы | Е | Х | Җ | А | Й | О | Й | Ы | Ч | Ъ |
Е | М | И | З | У | Н | Ш | Ә | Т | Л | Т | В | Л | Е | К |
Җ | И | Л | И | М | Ә | Л | Р | Ә | Х | Х | Ы | Ь | Ш | Я |
(Командалар сүз тапкан арада – КОНЦЕРТ НОМЕРЫ, МУЗЫКА , ВИДЕО)
2 нче алып баручы Ярыш дәвам итә. Хәзер “Сәнгатьле уку бәйгесе” үткәрелә. Командадан берәр кеше чыга. М.Җәлилнең бер шигырен сәнгатьле укыгыз. (Маэмай – 63 стр., Беренче дәрес – 82 стр.)
1 нче алып баручы. Муса Җәлил әсәрен сәхнәләштерү бәйгесе. “________________” командасына “Кызыл ромашка”, “______________” командасына “Бакчачы” әсәрләрен сәхнәләштерү.
Командлар әзерләнгәнче, без җан атарлар белән уйнап алабыз.
«Тел чарлау» бәйгесе
- Татарстанның башкаласы (Казан)
- Анда җиләк-җимеш, яшелчәләр үсә (Бакча)
- Бал яратучы хайван (аю)
- Татарстанның дәүләт гербында төшерелгән җәнлек (ак барс)
- Чәйнең туган иле (кытай)
- Кышкы баш киеме (Бүрек)
- “Шүрәле” әкиәтенең авторы ( Г.Тукай)
- Ул кыш көне ява (кар)
- Кышның соңгы ае (февраль)
- Гыйнварда ничә көн (31)
- Татарстан халкының хезмәт бәйрәме (Сабантуй)
- Түбән Кама хоккей командасының исеме (Нефтехим)
- “Камаз” машиалары чыгарыла торган шәһәр (Чаллы)
- Без яшәгән республика (Татарстан)
- Татарстан флагының төсләре (яшел, ак, кызыл)
- Яңа уку елы кача башана (1нче сентябрь)
- Кышкы өс киеме (тун)
- Кишер, кәбестә яратучы хайван (куян)
- Татар егетенең милли баш киеме (түбәтәй)
- Укучылар һәр көн барып, белем ала торган урын (мәктәп)
- Татар кызының милли баш киеме (калфак)
- Кем эшләми, шул ...(ашамый)
- 1-6 яшькә кадәрле балалар йөри торган урын (балалар бакчасы)
- Казан башында нәрсә бар? ( “К” хәрефе)
- Һәрвакыт авыз эчендә, ә йотып булмый( тел)
- Кешенең нәрсә белән булса да мавыгыуы(хобби)
- Татар халкының милли аяк киеме(читек)
- Бер хәрефле сүз әйтегез(Ю)
- Чыпчык үзен “мин кош” дип әйтә аламы? (юк, ул сөйләшә белми)
- Дәрескә чакыру сигналы(звонок)
- Эш беткәч(уйнарга ярый)
- Калган эшкә(кар ява)
- Әле елның кайсы фасылы(кыш)
- Елда ничә ай(12)
- Колобок нәрсәдән ясалган(камырдан)
- “Алтын тарак”кемнеке (Су анасыныкы)
- Су кайда коры була(картада)
- Мәче нинди ишектән керә(ачык)
- Әкиятләр, гадәттә, ничек башлана(Борын-борын...)
- Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр уйларга кирәк(7)
- Нинди фигураның башы да, ахыры да юк(түгәрәк)
2 нче алып баручы. Ярыш кыза, иптәшләр. Киләсе бирем “Төзе һәм әйт” дип атала. Һәр командагы мин конверт бирәм. Шушы конверт эчендәге кәгазь кисәкләреннән М.Җәлил шигырендәге герой сурәтен җыегыз һәм шул әсәрнең исемен әйтегез. (“Әтәч”, “Куян”) – (концертный номер и музыка для конкурс, җанатарларга М.Җәлилнең шигырьләре бирелә, сәнгатьле укырга тиешләр)
1 нче алып баручы Дәвам итәбез. Киләсе конкурс. Шигырьне исемен эйтегез
- Бик унган безнен бакчачы бабай,
Яше узенен туксанда бугай…(«Бакчачы»).
2 нче алып баручы
- Суык бабай, кил безгэ
Яна ел бэйрэменэ,…
(«Суык бабай»).
1 нче алып баручы
- Юл чатында ялгыз гына
Усеп утыра бер карт имэн…
(«Имән»).
2 нче алып баручы
- Иртэнге тан нурыннан
Уянды ромашкалар…
(«Кызыл ромашка»).
1 нче алып баручы
- Жиллэр, жиллэр, исегез,
Болытларны кисегез! . . .
(«Жилләр»).
2 нче алып баручы
- Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем…
(«Маэмай»).
1 нче алып баручы
Таң ата бугай, Сикереп торды Марат
Әтәч кычкыра: Күрә эшләр харап
Кикрикүк Тагын соңга калган
Кикрикүк (әтәч)
Шул сәгатькә карап.(сәгать)
2 нче алып баручы
Тау астында җырлап чишмә ага
Камышлыкка кереп югала
Татлы суы, дәртле җыры белән
Гөлчәчәкле җирне сугара.
(Чишмә)
1 нче алып баручы
Гәлләр сине назлап сөяр.
Кояш көлеп башын ияр.
Йокла, нәни,
Йокла, бәби,
Әлли-бәлли,
Бәлли-бәү!
(Бишек җыры)
2 нче алып баручы Тәрҗемә итү конкурсы. Ике командага да “Куян” шигыре бирелә. Кем эчтәлеккә якын итеп тәрҗемә итә.
(Командалар тәрҗемә иткән арада – КОНЦЕРТ НОМЕРЫ, МУЗЫКА , ВИДЕО)
1 нче алып баручы. Ярыш дәвам итә. “Әйе!Юк!” бәйгесе.
- Муса Җәлил – композитор!
- “Чулпанга” шигыре әнисенә багышланган.
- Муса Җәлил Советлар Союзы герое.
- “Җырларым” шигырен язган.
- М.Җәлил “Хат ташучы” (1938), “Алтынчәч” кебек поэмаларын язган.
- 1968 елда Муса Җәлил турында “Моабитские тетради” (“Моабит дәфтәрләре”) дигән кино төшерелгән.
- Күренекле рәссам Х.Якупов “Хөкемнән соң” картинасы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сүрәтли.
- 1944 елда М.Җәлил иреккә чыгарыла.
- Казан Кремленең Спас манарасы янында ук мәһабәт монумент тора, ул фашист илбасарларына каршы көрәшеп һәлак булган герой һәм ватанпәрвар М.Җәлил хөрмәтенә куелган.
- 1942 елның 25-нче августында әсирлеккә эләгә.
- Анре Тимерманс икенче “Моабит дәфтәре”н склап, илчелеккә тапшырган.
1 нче алып баручы .Хәзер капитаннар конкурсы үткәрелә. Капитаннарыбызны көч сынаштырабыз, тапкырлыкка һәм зирәклеккә сынаштырабыз. Капитаннарны чакырабыз, әйдәгез аларны алкышлап каршы алыйк.
2 нче алып баручы
- Түбән Кама (шәһәр)
- Бәлеш (ашамлык)
- Карга (кош)
- Дүрт (сан)
- “Бишле” (билге)
- Күлмәк (кием)
- С.Фәтхетдинов (җырчы)
- Сыер (йорт хайваны)
- Алма (җиләк-җимеш)
- Шалкан (яшелчә)
- Каен (агач)
- Идел (елга)
- Татарстан (республика)
- нче алып баручы
- Г.Тукай (шагыйрь)
- Яр Чаллы (шәһәр)
- Өчпочмак (ашамлык)
- Сигез (сан)
- Венера Ганиева ( җырчы)
- Сабантуй (бәйрәм)
- Рөстәм Миннеханов (президент)
- Суган (яшелчә)
- “Өчле” (билге)
- Чыршы (агач)
- Чулман (елга)
- Чалбар (кием)
- Бүре (кыргый хайван)
1 нче алып баручы. “Ялгышларны төзәт!” Муса Җәлил шиг-ре буенча:
Сәгать суга: “Даң, даң!”
Хәбәр бирә кичтән ( таңнан).
Калын урманда,
Гел кичкә каршы
Ишетелә моңлы
Бер кошның тавышы:
-Кар-р-р, кар-р-р!
Кар-р-р, кар-р-р! (Кәк-күк)
Чоландагы ак майга
Ияләшкән кешеләр (күселәр).
Мин чоланны сакларга
Куштым ала көчеккә (песигә).
Суык бабай, кил безгә
Сабантуй бәйрәменә (Яңа ел),
Каен (Чыршы) әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
1 нче алып баручы .Ярыш дәвам итә. Командалар, тезелегез.Һәр яктан берәр кеше ярыша. Чиратлап эшлисез: идән буйлап атларга, атлаган һәр адым саен М.Җәлилгә кагылышлы сүзләр әйтергә.
(шагыйрь, “Суык бабай”, батыр кеше, балалар яратучы...)
2 нче алып баручы. Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.
1 нче алып баручы Шулай итеп, тапкырлык һәм зирәклек буенча ярышта беренче урынны - ... команда алды. Аларга иң зур бүләк – җанатарлар дәррәү алкышы.
Җинүче команда тезелегез!
1 нче алып баручы
Шуның белән безнең М.Җәлилгә багышланган уеныбыз тәмам. Кызганычка каршы, бөек татар шагыйре, герой шагыйрь М.Җ. туган иленә әйләнеп кайта алмый, мәңгегә чит җирләрдә ятып кала. Ләкин без аны беркайчан да онытмабыз.
2 нче алып баручы
М.Җ. исеме дөньяда яшәүче һәр халыкка билгеле. Аның исеме белән бистәләр, урамнар аталаган. Аның иҗаты, үлемсез шигырьләре халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли. Кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм матурлык өчен көрәшергә чакыра.
Алар хөрмәтләү түгәрәге буйлап үтәләр.
1-2 нче алып баручы
Хушыгыз, дуслар, хушыгыз!
Тәмамланды КВН.
Киләсе уенга әйдә
Ныклап инде син җыен!
КВН! КВН!
Бик күңелле бу уен!
Предварительный просмотр:
Түбән Кама шәһәренең 21 нче урта мәктәбе
Укыту предметы: Татар әдәбияты,7б класс (рус төркеме)
Укытучы: Вафина Лүзия Рашат кызы
Дәрес планы.
Тема: “Сезне күрергә килдем”
Максат: 1.Укучыларның “Кыш” темасы буенча белемнәрен системалаштыру; танып белү активлыгын үстерү; фигыльнең юклык формасын дөрес куллана белергә өйрәтү.
2.Шигырьнең эчтәлеге белән таныштыру, аны аңлап укуларына ирешү.
3.Балаларда матурлыкны тою хисе тәрбияләү,табигатькә һәм җәнлекләргә сакчыл караш.
4.Эстетик зәвыкны үстерү, мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Р.Р.Нигъматуллина. 7 нче сыйныф өчен “Татарча да яхшы бел” дәреслеге; компьютер, интерактив такта,”Кыш” темасына балалар үзләре ясаган рәсемнәр, слайдлар.
Методлар: әңгәмә- уйлау сәләтен үстерү;
Аңлату- күрсәтмә әсбап куллану,төрле мисаллар өстендә өйрәнелә торган материалны аңлату,схема , сүзлекләр,рәсемнәр,слайд.
Дәреслек белән эшләү – уку,аудирование,җавапларны дәлилләү, сорауларны уку, күнегүләр эшләү.
Алымнар: сәнгатьле уку, проблемалы сораулар бирү,чагыштырып сөйләтү,күнегүне эшләү, сүзләрне зат-сан белән төрләндерү, диалог төзү, гади яки кушма җөмләләр төзү, тәрҗемә эше.
Дәрес тибы: катнаш, белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру.
Оештыру:
_Исәнмесез, кадерле кунаклар, хөрмәтле укучылар һәм укытучылар!
Укучылар (барысы бергә)
Хәерле иртә миңа,
Хәерле иртә сиңа,
Хәерле иртә безгә,
Хәерле иртә сезгә!
Хәерле иртә барыгызга да. Татар теле дәресен башлыйбыз.Сүзне кизү укучыга бирәбез.(Бүгенге число, көн исемен искә төшерә, дәрескә килмәгәннәрне әйтә)
-Хәзер тәрәзәдән урамга карагыз әле.Табигатьтә нинди ел фасылы?-(Кыш)
-Ни өчен кыш дип уйлыйсыз?
1) чөнки урамда салкын.
2) урамда кар ява.
-Кыш айларын кайсыгыз әйтер икән?
(декабрь, гыйнвар,февраль)
-Укучылар мин кышныяратам!
-Синкышныяратасыңмы?
-Әйе, мин кышны яратам.
-Ни өчен?(чөнки кыш көне таудан чана һәм чаңгы шуабыз)
-Ә син кышны яратасыңмы?
-Юк, мин кышны яратмыйм, чөнки кыш көне көчле суыклар була.
-Спроси у друга: Син кышны яратасыңмы?
2.Актуальләштерү:
-Укучылар! Чыннан да урамда кыш.Узган дәрестә без “Кыш” темасына караган сүзләр алган идек. Шул сүзләр белән җөмләләр төзеп килергә кушкан идем.
(1-2 укучыдан җөмләләр укытам һәм өй эшенә билге куям)
- Кыш –елның иң матур һәм иң салкын вакыты.
- Елга, күлләр ак кар һәм боз белән капланган.
- Кыш көне салкын бураннар,көчле җил исә.
- Балалар тауда чанада,чаңгыда шуалар.
-Әйе,балалар, кыш турында матур җөмләләр килеп чыкты.
-Хәзер тактага карыйбыз.(Анда кайбер сынамышлар слайдларда бирелә,укучылар укыйлар,тәрҗемә итәләр)
1) Кышын кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.
2) Сентябрь аяз-кыш салкын.
3) Суган кабыгы калын булса, кыш салкын килә.
4) Беренче мартка кадәр кара каргалар күренсә, кар тиз китәр.
Физкультминут.(Сингапур буенча)
-Хәзер экранда рәсем тора.Рәсем буенча сорауларга җавап алам.
-Вакыйга кайда бара?
-Вакыйга кайчан бара?
-Рәсемнәр кемнәр бар?
-Рәсемдә нәрсәләр бар?
-Малай кая килгән?
-Малай кибеткә килгәнме?
-Малай нәрсәләргә ярдәм итә?(кошларга-хор белән кабатладык)
Небольшой рассказ по рисунку.
-Ә хәзер балалар шигырьне тыңлыйбыз.
-Малай нәрсәләрне күргән? (җавап бирәләр)
120 нче бит №4 нче күнегүне эшлибез.
-как вы скажете на русском языке не трогаю птиц (кого не трогаю?)
Винительный падеж, а если мы скажем на татарском языке слово в винительном падеже, то это будет: кошларнытимим.Но мы на татарском языке употребляем слово: нәрсәгә тимим? (кошларга) –юнәлеш килешендә.Мы на русском языке не можем сказать например: не трогаю птицам, а говорим: кого не трогаю-птиц.
Слайдтасхемасын күрсәтәм (төсләр белән)
Ти-тимә- 2 нче зат,боерык фигыль(пов.накл)
Тимим-тиям-хәзерге заман юклык формасы һәм 1 нче зат,барлык формасы.
-Әйдәгез балалар,фиг-нең юклык формасын ясап,телдән затҗ-санда төрләндерәбез.
4. Физкультминут
Кышкы урманга килдек,
Матур урыннар күрдек,
Тун кигән каен-уңда,
Ямь-яшел чыршы –сулда.
Кар бөртекләре оча,
Әйләнеп җирне коча.
Кызылтүшләр очалар,
Бигрәк матур алар.
Урманда рәхәт булса да,
Өйгә кайтыйк балалар.
-Балалар , малай җәнлекләргә нәрсә дигән?
Найдите его реплики: (читают)
Хор белән әйтәбез: “Мин Сезне күрергә килдем!”
-Малай аюдан курыкканмы?
_Курыккан.
-Димәк, курыккан.
_ Ә ни өчен җәнлекләр малайдан курыкканнар?
-Чөнки башка малайлар турында начар хәбәр таралган булган, җәнлекләргә тигәннәр.
-Для чего он пришел? (ни өчен килгән?)
-Найдите реплики.
-Димәк, мы ребята как скажем, что ребенок милосердный?
-Шәфкатьле
Китапның 119 нчы битендәге 2 нче күнегүне табабыз.
Выберите слова, которые подходит этому мальчику.
Укучылар, ә хәзер яңадан рәсемгә карыйк әле.рәсем белән шигырь арасында нинди аерма бар? (рәсемдә тиен, аю юк)
-Ә шигырьдә кошлар юк.
5.Дәресне йомгаклау.
Бүгенге дәрестә без сезнең белән “Кыш” темасына караган
сүзләрне кабатладык.Ш.Галиевның”Курыкма , тимим !” шигырен укыдык. Җөмләләр төзедек.Барыгыз да тырышып эшләде.
6.Билгеләр кую.
7.Өй эше бирү.
1) дәфтәрнең 48 нче битендәге №5,6 нчы күнегүләр.(татарча языгыз)
2) шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз.
Предварительный просмотр:
“Мин татарча сөйләшәм” исемле конкурс-акциясенең отчеты
Республика күләмендә үткәрелә торган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе 15 нче марттан 26 нчы апрельгә кадәр игълан ителде. Аның төп максаты: Татарстанда яшәүче халыкларның дәүләт теле булган татар телен саклау, туган җир белән горурлану һәм толерантлык хисе тәрбияләү, укучыларны һәм акциядә катнашучыларны татарча аралашуга тарту.
Без, Н.М.Максимов исемендәге 1нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, акцияне бераз алданрак башлап җибәрергә булдык. Иң элек акциянең планы кабул ителде һәм шул юнәлештә эш алып барылды.
Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.Шуны истә тотып, акциябезне“21 нче февраль - Туган тел көне” атналыгы белән башладык.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Вафина Л.Р., Мәрдәмшина Л.И. 5а һәм 5б сыйныфларының рус төркемендә укучы балалар белән ““Муса Җәлил – батыр рухлы шагыйрь” дип аталган әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр. ”Бу чара 2 команданың ярышы формасында үтте. Герой-шагыйрьнең тормыш юлына бәйле сораулар, аның шигырь юлларыннан өзекләр бирелде. Командалар яхшы әзерлекләрен күрсәтте, алар каушап калган очракта, тамашачылар ярдәмгә килде. Әдәби кичә музыкаль номерлар белән чиратлашып барды, укучыларга тирән эчтәлекле презентация күрсәтелде. Барлыгы 110 укучы катнашты.
Шулай ук татар теле укытучысы Гыйльметдинова Э.И. 3 нче сыйныфның татар төркемендә укучылар белән “Йолдызлы сәгать” интеллектуаль уены үткәрде. Бу уен барышында татар теленең тарихына кагылышлы сораулар да бирелде. Укучылар үзләре өчен күп кенә файдалы мәгълүматлар алды. Бәйге ахырында балаларга баллы призлар бирелде. Уен кызыклы, бик җанлы үтте, карап утырган укучыларга да ошады.
Татар телен тирәнтен үзләштерү максатыннан, 3 нче сыйныфның рус төркемендә укучылыр белән “Мин татарча сөйләшәм” дип исемләнгән зирәкләр һәм шаяннар бәйгесе үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамбазова М.В. кызыклы сораулар һәм биремнәр әзерләгән иде. Укучылар ярыша-ярыша, бик мавыгып җаваплар эзләделәр. Бу бәйгедә катнашучыларга рәссам да булырга туры килде, язгы табигатьне тиз арада ясап та бирделәр. Һәр команданың татар теленнән белемнәре тигез дәрәҗәдә иде. Бәйге ахырында укучылар дәрестә үтелгән хикәяне сәхнәләштереп, артистлык сәләтләрен дә күрсәтте. Бәйгедә 15 укучы катнашты.
7 нче сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Д.С. җитәкчелегендә “Башваткыч” интеллектуаль уенында көч сынашты. Әлеге уенга туган телебезнең төрле тармакларын үз эченә алган сорау-җаваплар алынды. Телебезгә кергән яңа сүзләргә, архаизмнарга, тарихи сүзләргә күп урын бирелде. Мондый уен укучылар өчен зур кызыксыну тудырды, алар дәртләнеп уйнадылар. Җавап дөрес булмаса, борчылдылар, дөрес итеп әйтсәләр, самими шатландылар. Тамашачы булып кергән сыйныфташ җанатарлар аларга көч биреп торды, уенда катнашучылар җавап бирә алмаса, ярдәмгә килергә ашыкты һәм балларын командага өстәтте. Әлеге бәйгедә барлыгы 29 укучы катнашты.
Гаязова Г.Ш. “Син татарча беләсеңме?” дип аталган викторина әзерләгән иде. 5 нче сыйныф укучылары татарча сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен табып әйтергә тиеш булдылар. Рус төркемендә укучы балалар күп кенә сүзләрне белүләрен күрсәтте.
Акция кысаларында 7-8 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар Вафина Л.Р., Мәрдәмшина Л.И., Нәбиуллина Д.С., Гаязова Г.Ш., Гыйльметдинова Э.И. шәһәребезнең Т.Миңнуллин исемендәге Татар драма театрында “Ана кыры” спектаклен карарга бардылар. Тирән эчтәлекле бу әсәрне рус телле укучылар да зур кызыксыну белән карап утырды. Бу чарага барлыгы 40 кеше җәлеп ителде.
Һәр елны шәһәребездә бөек шагыйрь Г.Тукайга багышланган шигырь бәйгесе үткәрелә. Бу чарадан безнең мәктәп укучылары да читтә калмый. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узган “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” дигән шигырь бәйгесендәФатихова Эльвина (1А), Новикова Светлана (3Б), Мөхәммәдиева Лилиана (3Б), Котельникова Регина (6А) катнашты. Укучыларыбыз җиңүгә ирешә алмаса да, бәйгедә катнашуларыннан канәгать калдылар. Бик оста шигырь сөйләүчеләрне тыңлау үзләре өчен өйрәнү дәресе булды.
Шулай ук, “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесендә катнашу да акция кысаларына керде. Абзалова Г.Н. җитәкләгән башлангыч сыйныф укучыларыннан торган мәктәп хоры (барлыгы 30 укучы) халык җыры һәм табигать турында җырлар башкарды.
Акция барышында “Татар-дозор” квест -уены үткәрелде. Укучылар белән шәһәр урамнарына чыгып, “Пятерочка”, “Пекарня”, “Впрок”, “Юничел” кибетләренә кереп, төрле милләт вәкилләре белән әңгәмә оештырдык.
Шәһәр кешеләре безнең сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Аларның татар халык җырларын, җырчыларын, мәкальләрен, татар халык ашларын, бәйрәмнәрен белүләре безне бик шатландырды. Сорауларга җавап бирүчеләр дә укучыларны мактадылар, туган телне хөрмәтләгән өчен куандылар. Аларга “Мин татарча сөйләшәм” дип исемләнгән логотиплар, “Синең 150 сүздән торган беренче татарча сүзлегең” дип аталган буклетлар тапшырылды.Акциягә катнашучы укучылар да бу уеннан бик канәгать булдылар.
Бу акция һәркемдә татар телен тагын да ярату, өйрәнү теләге арттырды.Әгәр дә без татарча сөйләшүне гамәлгә кертсәк, бу акциянең төп максаты тормышка ашар дип уйлыйбыз. Телебезне ничек тә саклап каласы иде!
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Вафина Л.Р., Шамбазова М.В.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Олимпиада по Информатике, конспект открытого урока, презентация к открытому уроку
Международный конкурс по информатике «Логика и компьютер» Рекомендуемое время выполнения заданий − 120 минут. 1. (2 балла) Какие записи, могут являться формулами в таб...
Открытый урок "Глобальные экологические проблемы" (Материалы к открытому уроку)
Материалы к открытому занятию по дисциплине "Биология" на тему "Глобальные экологические проблемы"...
ОТЧЕТ о проведении открытого урока по дисциплине «Банковское дело» на тему: «ПРОБЛЕМЫ КРЕДИТОВАНИЯ МАЛОГО БИЗНЕСА» МЕТОДИКА ПРОЕКТНОГО ОБУЧЕНИЯ ПРИ ПРОВЕДЕНИИ ДЕЛОВОЙ ИГРЫ Участники открытого урока: гр. 24«БД», гр. 31«БД»
ОТЧЕТо проведении открытого урокапо дисциплине «Банковское дело»на тему: «ПРОБЛЕМЫ КРЕДИТОВАНИЯ МАЛОГО БИЗНЕСА» МЕТОДИКА ПРОЕКТНОГО ОБУЧЕНИЯ ПРИ ПРОВЕДЕНИИ ДЕЛ...
4.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения четвертого открытого урока от МО муниципального уровня)
4.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения четвертого открытого ...
5.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения пятого открытого урока от МО муниципального уровня)
5.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения пятого открытог...
2.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения второго открытого урока от МО муниципального уровня)
2.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения второго открытого уро...
Открытый урок по электротехнике. Технологическая карта открытого урока.
Открытый урок по электротехнике. Технологическая карта открытого урока....