Конспект урока по татарскому языку по теме "Кошларым-дусларым"
план-конспект урока по теме

Конспект урока по татарскому языку по теме "Кошларым-дусларым"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_dbiyatynnan_achyk_dres_konspekty_docx20.93 КБ

Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан ачык дәрес конспекты.

Тема: Кошларым-дусларым.

Максат: бирелгән тема буенча сүзлек запасын арттыру ; монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү; татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.Исәнләшү.

Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.

2. Актуальләштерү.

Кыргый хайваннар рәсемнәре кулланыла.Өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү ( аю,үре,төлке,поши,тиен,керпе,дөя,фил,арыслан,көнгерә,юлбарыс,маймыл,ишәк,кыргый хайваннар)

3. Сөйләшү. “Казан зоопаркы”.

---Казанда зоопарк бармы?

---Анда хайваннар һәм кошлар күпме?

---Кайсы хайваннар иң зур?

---Зоопаркта хайваннар кайда яшиләр?

4. Яңа темага кереш.

---Хәзер елның кайсы вакыты?

---Яз. Ул табигатьнең йокыдан уянуы яктыга кояшка омтылуы .

(Тактада аккош,сандугач,кугәрчен,чыпчык,акчарлак,сыепчык,лачын,ләкләк,бөркет,торна рәсемнәре).

Балалар шигырьләр сөйлиләр.

  1. Чыпчык чыпчык-чык-чырык!

Җим сиптем кил тиз очып!

Песнәк,песнәк,кил тизрәк-

Җим сибәм сиңа әзрәк!

  1. Чәүкә,чәүкә,кил чәүкә –

Җим бирәм бер тәлинкә!

Күгәрченем   гөр-гөр-гөр

Җим сиптем менә күр,күр!

                 

  1. Карга,карга син кара,

Кабып кал,азык барда!

Саескан-ала канат,

Җим сибәм кабат-кабат!

  1. Килегез,кил , кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар

Бакчабызга куныгыз,

Көн дә кунак булыгыз!

        Балалар сөйләгәннән соң яңа сүзләр кабатлана.Шигырьләр уку.

  1. Үзенчә җыр чыгарырга

Сыерчык вакыт тапмый.

Эштән бушаган арада

Башка кош җырын ятлый.

Бөтерелә, тыз-быз килә,

Әй кылана карлыгач...

Юк кыланмый,черки куа,

Карлыгачның карыны ач.

  1. Таң нурларын каршыларга

Бар коштан алдан чыгып,

Таң чыпчыгы башлап эчә

Сихәтле ал таң чыгын.

Арыш кыры белән тургай

Аерылмас дус бугай –

Башкалар җырга кушыла.

Сайрап җибәрсә тургай

(”Сайра син тургай”җыры тыңланыла.

 М.Гыймазетдинов сүзләре, С.Ибраһимов музыкасы.)

  1. Бу кош Чебенче атлы,

Бу кош чисталык яклы –

Бакчаны һәм йорт тирәсен

Шакшы чебеннән саклый.

Бар нәрсә йокыга талгач,

Бакчалар тынып калгач,

Куактан куакка кунып

Сайрый сары сандугач.

(“Аккош канат кагына” җыры тыңланыла.

 М.Гыймазетдинов сүзләре, С.Ибраһимов музыкасы.)

Укытучы татар халкының  Нәүрүз бәйрәме турында сөйли.

        Табигать уяну белән  белән бергә өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә.

Нәүрүз --- яңа көн , язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме.

        Безнең ата-бабаларыбыз,әлбәттә, белгәннәрдер. Һәрхәлдә, Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм.Ләкин ул вакытта халыкның ничек бәйрәм иткәне безгә әле  билгесез.

        19нчы гасырга караган мәгълүматлар бераз бар.Ул чорда Нәүрүз көннәрендә , йорттан-йортка кереп , Нәүрүз әйтеп йөрү гадәте булган.Укучы балалар-шәкертләр , Нәүрүз такмагын әйтеп , хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.Шәкртләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була.Салкын кышлар бетеп килүгә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү.Бераз сыйланып алулар да күзәтелгән, чөнки Нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка калмаган. Аларга күчтәнәчләр биргәннәр, чәй эчергәннәр.

5.  Яңа сүзләрне дөрес әйтү, сүзлекләргә язу.

Чыпчык-воробей

Саескан-сорока

Чәүкә-галка

Карга-ворона

Сыерчык-скворец

Күгәрчен-голубь  

Каурый- перо

Сандугач- соловей

Аккош- лебедь

Акчарлак- чайка

Лачын- сокол

Ләкләк-аист

Бөркет-беркут, орёл

Торна-журавль

Ябалак-сова

Давыл кошы- буревестник

Козгын- ворон

Чебенче-пеночка

6. Дәреслек белән эш.

1) Диалогны  рольләргә бүлеп уку.

2) Текстның эчтәлеге буенча сөйләшү.

7. Сез беләсезме? Кошлар турында кызыклы мәгълүмат(алдан әзерләнеп килгән укучылар чыгыш ясый)

1) Кошларның үз рекордлары һәм чемпионнары бар. Мәсәлән, иң зур араны -22530кмны –

Боҗралаган кыр үрдәге очып үткән.

2) Үрдәкләр һәм казлар салкынга аеруча чыдам кошлар.Норвегия галимнәренең тәҗрибәләре күрсәткәнчә, алар 110 градуска җиткән салкыннарда да яши. Ә ак аюлар һәм тюленьнәр 80 градуска гына түзә.

3) Җир йөзендә 8500 төрле кош бар.

4) Иң озын гомерле кошлар-козгыннар.Читлектә алар 70 яшькә кадәр генә яши, ә иректә ике тапкыр озаграк.Бөркетләр 80 ел яши. Лачыннар – 100гә, попугайлар-140, ә аккошлар хәтта 170 елга кадәр яшәргә мөмкин.

5) Йорт кошлары кыска гомерле.Казлар- 40 ел, тавыклар һәм күгәрченнәр 30 ел, кенәриләр  һәм сыерчыклар читлектә 20-25 ел яши.

6)Кошлар 8230 метрга кадәр күтәрелә ала. Гражданнар самолеты  очучысы нәкъ шундый биеклектә бер төркем аккошны күргән.Тегеләр кышлау өчен Төньяк Ирландиягә очып барган булган.Ә император пингвины тирәнгә йөзү буенча рекорд куйган – ул 265 метр тирәнлеккә төшеп, 18 минут тора алган.

7) Давыл кошлары –альбатрослар 3км ераклыкта балык исен сизәләр.

8) Гади лачын иң югары тизлектә (сәгатенә 270км) оча.

9) Иң кечкенә кош – төклетура-колибри. Аның авырлыгы – 2 грамм. Ул теләсә нинди юнәлештә, гәүдәсен бормыйча гына оча. Аның йөрәге минутына 1мең тапкыр тибә.

8.Дәресне йомгаклау, белемнәрне бәяләү.

9. Өйгә эш бирү.

1) Сүзләрне өйрәнергә һәм кошлар турында җөмләләр төзергә.

2) Диалог төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по русскому языку за 5 класс

Конспект урока по теме "Разделительные Ъ и Ь знаки" в 5 классе будет полезен студентам, в нем прописан подробно ход урока, прописаны методы и приемы....

Конспект урока по русскому языку "Бессоюзные сложные предложения" (10-11кл.)

Конспект урока по русскому языку с презентацией по теме:"Бессоюзные сложные предложения"....

Конспект урока по английскому языку

конспект урока с УУД для 3 класса по программе Биболетовой М.З....

Конспект урока по французскому языку в 6 классе по теме: «Les distractions»

Данный материал представляет собой конспект урока в 6 классе по теме "Развлечения"...

Конспект урока по татарскому языку в 1 классе на тему: "Одежда".

        Конспект урока по татарскому языку в 1 классе на тему: "Одежда"....

Конспект урока Дисциплина: Иностранный язык Тема урока: "Natural disasters"

Задачи урока:общеобразовательные:активизировать ранее изученные ЛЕ по теме «Природные катастрофы» в устной и письменной речи;совершенствовать навыки изучающего чтения;развивать навыки моно...

План-конспект по родному(татарский) языку, 4 класс (русская группа) , "Уйный башлады төзелмәсе"

План-конспекта по родному (татарскому) языку по теме "Уйный башлады". 4 класс, русская группа...