Гайнуллина Лилия Габделахатовна

сайт учителя родного языка

Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек

Профессия: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Укучыларым белән олимпиадаларда, фәнни -гамәли конференцияләрдә катнашырга яратам

Увлечения: Чангыда, велосипедта йорергә яратам.Йога белән шөгыльләнәм

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Мензелинский район

Место работы: МБОУ "СОШ№1" Г.Мензелинска

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/liliya-gainullina
Тәрбия ул – яхшы гадәтләргә өйрәтү.
(Платон)

                                                             “Йөрәгемне балаларга бирәм.

                                                            Бар күңелем биреп укытам.

                                                             Гомер буе шушы изге эшне

      Башкарам мин олы шатлыктан”.

Минем методик табышларым... Бу турыда уйлаганда, мин үземнең мөгәллимлек итү чорын күз алдыма китерәм. Методик табышлар 2-3 ел эчендә генә барлыкка килми бит. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлавыма 13 ел.Шушы гомер эш дәверендә укучыларга дәрес бирүнең нинди генә ысулларын, методларын кулланып карамадым. Бер сыйныф балаларына яраган ысул икенче сыйныф балаларына туры килмәвен дә, балаларны якын итеп, яратып эшләсәң дә алар сиңа шуның белән җавап бирүләрен дә үз башымнан кичердем.  

Бүген, фән һәм мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр киң колач алган көндә, укыту – тәрбия эшенең сыйфатын камилләштерү – көн үзәгенә куелган мәсьәләләрнең берсе. Ә белем бирүнең сыйфаты укытучының нинди метод- алымнар куллануына, яңа технологияләрне үзләштерүенә бәйле.  Бүгенге көн таләпләре катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен дә, эшен дә дөрес оештырсын,  лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Ә укытучы хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә тиеш. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала.

Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә аралашмыйча яши алмый. Укучыларны аралашырга өйрәтмәсәң, алар ничек сөйләшә белсен, ничек бүлдермичә тыңларга һәм кимсетмичә тәнкыйтьләргә өйрәнсен?!

Уйлана торгач, мин үстерешле укыту технологиясенең нигезләрен өйрәнә башладым. Һәм үстерешле укыту технологиясе мине югарыда санап киткән каршылыкларны җиңәргә, сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, ә арадан берсе җитәкче итеп сайлана. Төркемнәрдә эшләү дәверендә минем укучыларым, бер-берсенең уй – фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар.  Укучыларым автив,  аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя дә куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күреп, аларны төзәтеп кенә уңышка, үсешкә ирешә ала.  Әгәр  дә үз укучыларың төрле әңгәмәләрдә катнашып, үз фикерләрен әйтергә өйрәнсәләр – бу методик табыш түгелмени?!

Соңгы елларда рус мәктәбендә, рус балалары белән эшләгәндә, үзеннән – үзе  яңа технологияләргә мөрәҗәгать итәргә, эзләнергә туры килә. Заман таләбен истә тотып,  мин татар теле дәресләрендә коммуникатив үстерешле, иҗади үсеш, шәхесне үстерүгә юнәлтелгән укыту технологиясен киң куллана башладым.

 Иҗади үсеш технологиясенең төп шарты – уку эшчәнлеген төркемнәрдә  оештыру. Укучы үзе башкара алырдай, белеме – көче җитәрлек  биремнәрне  үти; ярдәм кирәк булганда, янәшәдәге иптәшеннән сорый; төркем эчендә һәр укучы үз фикерен әйтә һәм яклый ала. Иҗади үсеш технологиясендә мине кызыксындырган моментларның берсе: үз – үзеңне бәяләү принцибы. Бу технология  буенча бала ничә бирем үтәсә, үз – үзенә ул шулкадәр  билге куя, үз – үзенә карашы да уңай якка үзгәрә, ләкин шул ук вакытта иптәшләре ягыннан контрольдә дә тора әле.  Укучы дәрестә эшләсә, катнашса үзенең начар билге алмаячагын белә, укучыда үз – үзенә  ышаныч тәрбияләнә. Бу шөгыль дәрес өчен гомуми бәя куюны җиңеләйтә һәм мөмкин кадәр аның объективлыгын тәэмин итә. Дәресләрдә дә укучыларым  бер – берсеннән оялмыйча, курыкмыйча җавап бирәләр, бер – берсенең ярдәмен тоялар., үзләренә ныграк ышана, иптәшләре белән күбрәк аралаша башладылар. Җавап бирергә кыенсынган, оялчан укучыларга  дәресләрдә ярдәм оештыру сәбәпле, укучыларым арасында дуслык көчәйде, миһербанлык артты, эчке дөнялары да көннән – көн матурая.  Ә иң мөһиме – укучыларымның игътибары артты.  Захаров Артём кебек тынгысыз, пырдымсыз укучым да тыңлый белергә өйрәнде. Чөнки алар төркемнәрдә утырганда бер генә халәттә утырмыйлар. Аларга басарга да, үрелергә дә, төрле хәрәкәтләр ясарга да туры килә. Нәтиҗәдә, укучыларым дәрес буе хәрәкәтләнә, аларга  ясалма физкультминут үткәрүнең кирәге дә калмый.

Иҗади үсеш технологиясе шәхесне хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландыруны, аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә әзерләүне,  фән нигезләрен ныклы үзләштерүне күз алдында тота, балаларның фикерләү сәләтен үстерүгә, иҗади эшкә юнәлтә.  Иҗади үстерешле  укыту укучыларга иҗади  сәләт формалаштыру һәм аларга иҗади эш күнекмәләре бирүгә этәргеч булып тора.

Соңгы елларда без укучыларның белем дәрәҗәсе, күнекмәләре турында  күп сөйләшәбез. Укучының үзконтроле  ни дәрәҗәдә, төп фикерне билгели аламы, игътибарлылыгы, хәтерләве нинди -  шуларга әһәмият бирәбез. Шуларны ачыклагач кына,  сыйныф белән  нәтиҗәле эшләргә, шәхесне үстерүгә юнәлтелгән укыту технологиясе кулланырга була. Мин үз эшемдә терәк схемалар куллануны, тест биремнәрен башкаруны, чагыштыру һәм алыштыру, индивидуаль – дифференциаль карточкалар белән эшләүне уңайрак күрәм. Шулай ук, мультимедиа чараларын куллану да дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп өйрәнүгә ярдәм итә, укучыларда максатка омтылучанлык тәрбияли, телне үстерүгә кызыксыну уята.  Шулай итеп, шәхесне үстерүгә юнәлдерелгән укыту технологиясен кулланып, төрле дәрәҗәдәге эшләр тәкъдим итеп, укытучы укучыларга үзләренең  белемнәрен күрсәтергә ярдәм итә,  аларда үз – үзләренә ышаныч, укуга кызыксыну тудыра.

Татар теле дәресләрендә укытучы  төрле технологияләр кулланып,  төрле  күрсәтмә әсбаплардан һәм чаралардан файдаланып, төрле ситуацияләр барлыкка китерә алса, дәрестә белемнәрне актуальләштергәндә дә, яңа белемнәрне  өйрәткәндә һәм ныгытканда да куелган максатка, уңай нәтиҗәләргә ирешә ала.

Рус төркемнәрендә эшләү – ул үзе бер тормыш.  Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Укучыларның хаталарын  төзәтү, аларны  булдырмау өстендә эшләү, схемалар буенча җөмләләр  төзү, укылган әсәр  буенча әсәрнең эчтәлеген, автор фикерен  тиз вакыт эчендә билгеләп, калган вакытны текст буенча бәйләнешле сөйләм үстерүгә сарыф итү дә көтелгән нәтиҗәләрне бирә.  Әлеге үзенчәлекле төркемнәрдә монологик сөйләм үстергәндә кластерлар (схемалар,  терминологик модельләр, терәк сүзләр, сүзтезмәләр) куллану зур ярдәм күрсәтә. Яңа тема буенча кластерларны тулыландыру укучыларның сүзлек байлыгын арттыра.

     Мәктәп эшчәнлегендә тәкъдим ителә торган бөтен эш төрләре дә укучыларда фикер үсешен, мөстәкыйльлек тәрбияли.

Хәзерге дәреснең төп үзенчәлеге- ул балаларның акыл сәләтен үстерү. Моның өчен укучыларның фикерләвен, белем алуга  теләк – омтылыш үстерү һәм дөрес мөнәсәбәтләр  тәрбияләү буенча максатчан эш алып барырга кирәк.  Әлбәттә, күзәтүчәнлек, яхшы сөйли белү, ишетеп аңлый белүне үстерү кебек традицион дәресләргә куела торган максатлар да игътибардан читтә калмый.  

О себе

Туган елым:  10  нчы март, 1977 нче ел

Туган урыным:  ТР  Минзәлә  районы  Әтрәкле  авылы

Белемем:  югары, АДПУ, 1999 нчы ел

Белгечлегем:  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Педагогик стажым:  18 ел

Категориям: беренче

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Без - Гомәр Бәшировларны, Әмирхан Еникиләрне, Мөхәммәт Мәһдиевләрне укып - үскән буын! 

Мой взгляд на мир

Татар теле укытучысы  буларак,  мин “Хезмәтем, көчем-милләтем өчен” дип  эшлим һәм яшим.  Миңа балалар язмышы ышанып тапшырылган. Киләчәктә аларга  Ватан иминлеге өчен хезмәт итү, җәмгыятебез тудырган байлыклар сагында тору бурычы йөкләнәчәк. Әгәр дә мин,  укучыларымда туган илгә, халкыма карата  мәхәббәт тәрбияләү белән бергә татар телен өйрәнүгә дә кызыксыну уятып, аларда киләчәктә мин биргән белемнәрнең кирәклеген дә тойсам, мин үземне бик бәхетле итеп тояр идем. Әгәр дә мин үз фәнемә мәхәббәт уятып, телебезне, милләтебезне яклауга, аны үстерүгә өлеш кертердәй шәхесләр тәрбияләп, алар турында яхшы фикерләр, мактау сүзләре  дә ишетәм икән,  мин - чыннан да бәхетле. Шушы максатларыма ирешү өчен миңа методик табышларым ярдәм итә дә инде.

Хезмәт юлымның һәр сәгате туктаусыз белем алу, тынгысыз эзләнүләр белән үткән. Башкача мөмкин дә түгел! Заман белән бергә атлыйм дисәң – укы, өйрән, осталыгыңны арттыр. Кыскасы, һәрвакыт үсештә бул. Шуны аңлап эш иткәндә генә уңышка ирешеп була һәм минем хезмәтем дә юкка чыкмый, ә уңышларым укучыларымда чагылыш таба. Бәлки, шуңа күрә дә мин үземне Укытучы һөнәрен дөрес сайлаганмын, бу бит минем табышларым дип әйтә алам.

Мои достижения

"Укытучы оста"гранты җиҗүчесе,2016

"Сыйныф җитәкчесе-2015" бәйгесе призеры

-Благодарность МОиНРТ за значительный вклад в обучение и воспитание одаренных школьников, в развитие олимпиадного движения Республики Татарстан,2015г.;

-Благодарственное письмо МКУ «Отдел образования! Исполнительного комитета Мензелинского муниципального района РТ за подготовку и воспитание элиты района,2015г.;

-Почетная грамота МОиНРТ за подготовку победителя республиканской олимпиады по татарскому языку,2015г.;

-Благодарственное письмо ГАОУСПО «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» за подготовку участника III  Всероссийской  научно - практической конференции имени Мусы Джалиля,  посвященной 70-летию Победы в Великой Отечественной войне,2016 г.;

- Благодарность МОРБ за большой вклад в дело духовного и нравственного воспитания подрастающего поколения, творческий подход к поставленной задаче и профессиональный уровень представленной работы обучающегося, 2016г.;

-Благодарственное письмо МОиНРТ за плодотворное сотрудничество и успешное руководство при подготовке участника Республиканского информационно-филологического марафона среди обучающихся 7-8-9 классов школ Республики Татарстан,2016г.;

-Благодарственное письмо Главы Мензелинского муниципального района за высокий профессионализм, добросовестный труд творческий подход в работе с одаренными детьми и подготовку призера заключительного этапа Республиканской олимпиады по татарскому языку для школ с русским языком обучения,2016г.;

-Почетная грамота МОиНРТ за подготовку призера  республиканской олимпиады школьников по татарскому языку,2016г.;

-Почетная грамота МОиНРТ за подготовку призера заключительного этапа республиканской олимпиады школьников по татарскому языку,2017г.;

-Почетная грамота МКУ «Отдел образования»исполнительного комитета Мензелинского муниципального района РТ за эффективную работу с одаренными детьми,2017.

Моё портфолио

Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин түгел. Шулай да, тормыш бер урында тормый, заманалар үзгәрә бара. Димәк, яңалыкларны да исәпкә алмыйча эш итәргә ярамый. Бүген без техника зур тизлек белән үсеш алган инновацияләр чорында яшибез. Мәгълүмати технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Белем бирү өлкәсе дә моннан читтә калмады – заманча техника белән җиһазландырылган мәктәпләр барлыкка килде, укытуда яңа методик алымнар, технологияләр кулланыла,укучыларның белемнәрен тиз генә тикшерергә мөмкинлек бирә торган күнегүләр һәм мәсәләләр файдаланыла.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: