Укучының фәнни эше Ф.Әмирхан иҗатын анализлауга багышлана
Вложение | Размер |
---|---|
Фәнни эш | 25.44 КБ |
Фатыйх Әмирхан исемендәге VI республика мәктәп укучылары фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен гариза
Фамилиясе, исеме, атасының исеме | Сәгыйтова Алсу Сәдит кызы |
Сыйныфы | 8 нче сыйныф |
Элемтә өчен телефон | 37-65-22 8-965-612-07-43 |
2.Эшнең исеме.
“Чәчәкләр китерегез миңа!” нәсерендә кулланылган тел-сурәтләү чаралары.
3 . Тәкъдим итә торган оешма
Тулы исеме | Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбе” |
Адресы | Тукай районы Сәмәкәй авылы |
Телефоны/факсы | 37-65-32 |
4. Эшнең җитәкчесе турында мәгълүматлар:
Фамилиясе, исеме, атасының исеме | Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы |
Вазыйфасы, укыта торган фәне | Татар теле һәм әдәбияты укытучысы |
Элемтә өчен телефон | 37-65-76 |
5. Эшне тәкъдим итәргә теләгән секция – Фатыйх Әмирханның иҗади мирасы.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы
Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
Фатыйх Әмирхан исемендәге VI республика фәнни-гамәли конференциясе
“Чәчәкләр китерегез миңа!” нәсерендә кулланылган тел-сурәтләү чаралары
Тукай муниципаль районы
Сәмәкәй төп гомуми белем бирү
мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Сәгыйтова Алсу Сәдит кызы
Җитәкчесе: Сәмәкәй төп гомуми
белем бирү мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы
Эчтәлек
Фатыйх Әмирхан – күпьяклы талантка ия шәхес.
Фатыйх Әмирхан – каләмен милләтенә хезмәт итүгә багышлаган язучы ул.
Балалар өчен иҗат иткән хикәяләренең тәрбияви әһәмияте.
“Чәчәкләр китерегез миңа!” нәсерендә кулланылган тел-сурәтләү чаралары.
1
Әлеге эшне язарга алынганда, мин үз алдыма түбәндәге максатларны куйдым:
Максатыма ирешү өчен, мин түбәндәге эшләрне башкардым:
Фатыйх Әмирхан – татар әдәбиятының алтын дәверендә яшәп иҗат иткән, төрле юнәлешләрдә эзләнүләр алып барган, бер-берсенә охшамаган әсәрләр язган талантлы прозаик һәм драматург, үткен тәнкыйтьче һәм ялкынлы публицист. Кызганычка каршы, язмыш яшь егет алдына зур сынаулар куя: егерме бер яшендә ул инвалид булып кала. Филология фәннәре кандидаты Рамилә Яруллина мәкаләсендә мондый юллар бар: “Атаклы шагыйребез Хәсән Туфан үзенең мәгълүм бер поэмасында Ф.Әмирханны “Аяклары бәйле Прометей” дип атады”. (Ф.Әмирхан. Сайланма әсәрләр.VI том, 6 нчы бит)
Фатыйх Әмирхан язмыш сынавы алдында каушап калмый, бөтен көчен милләтенә хезмәт итүгә багышлый, кешеләрне янып яшәргә һәм башкаларга файдалы булырга өнди, милләттәшләренә йөрәк һәм акыл утын бирә. 1907 – 1910 нчы елларда публицистика өлкәсендә актив эшли, татар телендә гәзит чыгару эшен оештыра. Мәкаләләрендә үз чорының тормышын, мәдәниятен, әдәбият һәм сәнгать яңалыкларын яктырта. Революциягә кадәр иҗат иткән әдәби әсәрләрендә язучы шул чор татар тормышындагы искелекне тәнкыйтьли. Үз карашларын әсәрләренең геройлары аша җиткерә, милләтенең артта калуына борчыла.
Бу елларда Фатыйх Әмирхан балалар өчен дә әсәрләр иҗат итә. Шулардан “Ул үксез бала шул”, “Корбан”, “Нәҗип”, “Балалар атавы” хикәяләрен мин дә укып
2
чыктым. Дания Заһидуллина сүзләре белән әйтсәк: “Язучы беренче хикәяләрендә үк үзен оста психолог, бер мизгел сурәтендә кеше язмышын, яшәеш фаҗигасен тергезә алучы рәссам итеп таныта.” (Фатих Әмирхан.Тәрҗемәи хәле. Истәлекләр. Әсәрләр. Анализ үрнәкләре. Дәрес эшкәртмәләре. – Казан, 2011, 198 нче бит) Аларда вакыйга I зат исеменнән бирелә, балаларның эчке дөньясы бөтен нечкәлекләре белән сурәтләнә. Минем уйлавымча, Фатыйх Әмирханның бу әсәрләре көчле тәрбияви әһәмияткә ия: бер-береңә, бигрәк тә ятимнәргә игътибарлы булырга, кеше күңелен рәнҗетмәскә һәм төзәлмәслек яра салмаска, тормышың өчен кирәк булачак файдалы һөнәрләр белән мавыгырга, тирән белемле, кыю һәм тырыш булырга кирәклегенә өйрәтә.
Исеме белән үзенә җәлеп иткән “Чәчәкләр китерегез миңа!” нәсеренә тукталып китәсем килә. Нәсер гарәпчә чәчү, тарату, чәчмә әсәр дигәнне аңлата. “Әдәбият белеме” сүзлегендә “...татар әдәбиятында XX гасыр башында формалашкан үзенчәлекле лиро-эпик жанр, асыл сыйфатлары ягыннан шигъри прозага якын тора” дип аңлатма бирелә. (Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан, 2007) Чыннан да, “Чәчәкләр китерегез миңа!” – лирик әсәр, эчтәлеге исә лирик геройның хис-тойгыларын, уй-фикерләрен ачуга корылган.
Әсәр чәчмә сөйләмдә иҗат ителгән. Үзәккә лирик герой куелган. Тел-сурәтләү чараларыннан кабатлаулар, инверсия, чагыштыру, эпитет, сынландыруга мөрәҗәгать ителгән. “Чәчәкләр китерегез миңа!” нәсеренең иң зур һәм күп өлешен гарәп-фарсы алынмалары белән баетылган туры мәгънәле сүзләр алып тора. Алар Ф.Әмирхан тасвирында аһәңле яңгырыйлар, вакыйганы ачык һәм җанлы итеп күзалларга ярдәм итәләр.
Язучы бу әсәрендә чагыштыру, сынландыру һәм эпитетларны аеруча күп куллана. Эпитетлар предметның сыйфатын, билгесен һәм күренешкә мөнәсәбәтне белдерәләр: “ләтыйф төсләр, хуш исләр, язгы сәрен яңгырлар, гүзәл телкәйләрендә, ал-зәңгәр-кызыл-сары-күгелҗем-миләүшә төсләр һәм башкалар”. Шулай итеп нәсердә кулланылган эпитетлар лирик геройның үзгәрүчән күңел кичерешләрен күрсәтүче чара булып тора.
3
Нәсердә табигать һәм кеше янәшәлектә бирелә, шуңа күрә Ф.Әмирхан сынландыру һәм чагыштыруларга да мөрәҗәгать итә: “аларның бөреләре миңа каршы елмайсыннар”, “...аларның ләтыйф тулып җиткәннәре үзләренең гаҗәеп йөзләре белән миңа каршы шат көлсеннәр”, “алар яшь кызның муәффәкыятьсез беренче гыйшыктан тамган күз яшьләре шикелле саф булсыннар, алар сөт тамчыларыдай тамып-тамып торсыннар”. Бу троплар сөйләмгә җанлылык, эмоциональлек бирә һәм хикәяләүгә төзеклек, үтемлелек өсти.
Нәсернең теле матур, һәр күренеш матурлык дәрәҗәсендә тасвирлана. Моңа ирешү өчен, әдип кабатлау һәм сүзләрнең сөйләмдә гадәти булмаган тәртибен – инверсияне куллана: “китерегез миңа чәчәкләр!”,”чәчәкләр китерегез миңа”, “китерегез, китерегез миңа чәчәкләр!” Әсәрдән алынган мисаллар, минем уйлавымча, аның тәэсирлелеген көчәйтү, язучы теләгән урыннарга укучының игътибарын юнәлтү максатыннан кертелгән.
Фатыйх Әмирханның “Чәчәкләр китерегез миңа!” нәсере белән танышып чыкканнан соң, без шундый фикергә килдек: авторның теле бай, троплар һәм стилистик фигуралар оста кулланылган, шулар ярдәмендә укучысына җиткерергә теләгән фикерләрен үтемлерәк итүгә ирешкән. Язмамны Вахит Хаков сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Чәчәкләр китерегез миңа!” әсәре үзенең нәфислеге, эчке хисләргә бай булуы белән аерылып тора. Анда яңа җәмгыять өчен көрәшчеләргә, шул көрәштә җиңеп чыгучыларга дан җырлана. Чәчәк символының татар әдәбиятында нинди генә мәгънәләре юк! Ф.Әмирхан бу сүзгә зур мәгънә йөкли. Чәчәкләрне ул яңа тормыш символы, бәхетле һәм азат киләчәк билгесе итеп ала.
4
Файдаланылган әдәбият:
5
Загадка Бабы-Яги
Есть в осени первоначальной...
Под парусами
Дерево в снегу
Хитрый коврик