8 нче сыйныф укучысы Аюпова Чулпанның иҗади эше. "Су - тормыш чыганагы"
Вложение | Размер |
---|---|
chulpan2016word_2.docx | 14.62 КБ |
Су – тормыш чыганагы. Без үзебезне судан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә су каян килә соң ул? Без йомрыга су тутырып эчкәндә дә, иртән торып юынганда бу турыда уйланмыйбыз да. Ә бит, крандагы суга никадәр юлларны, каршылыкларны үтәргә туры килә.
Без чиста, сап - салкын су эчәргә яратабыз. Челтерәп аккан чишмә янына барып, учыңны куеп су эчкәндә, яңадан туган кебек буласың. Су нинди зур көчкә ия! Чишмәнең суына гына түгел, ә аның тирә ягына да күз салыйк әле! Нинди матурлык, могҗиза бит бу! Күп кенә чишмәләребез тау итәкләреннән, тау - ташлар арасыннан бәреп чыга. Чишмә буйларында таллар тезелеп киткән, әйтерсең алар сакчылар! Шул талларга кунып, сандугачлар җыр суза.
Гомер - гомергә яшь кызлар, көянтә - чиләкләрен асып, чишмәгә суга төшкәннәр. Чишмә яны гашыйкларның очрашу урыны да булган. Чишмә мәхәббәт серләрен дә саклаган, яшь парларны да кавыштырган. Килен булып төшкән кызларны да уңганлыкларын сынау өчен, чишмәгә суга җибәрә торган булганнар.
Чишмә – изге урын ул. Аны пычратырга ярамый. Көз көне яфраклар, агач ботаклары төшеп, чишмәләребезнең юллары томалана. Шул чүпләрне генә алып ташласаң да, чишмәнең юлын ачып кына җибәрсәң дә саваплы эш башкарасың ди минем әби. Чишмәнең улагын җимерсәң, чишмәне томалап куйсаң - бу адәм заты бер рәхәт тә күрмәс, ди. Әйе, күп кенә чишмәләребез корый, сулары тәмсезләнә. Әйдәгез, чишмәләребезгә ярдәм итик! Чистартыйк, матур итеп улаклар куйыйк, тирә ягына агачлар утыртыйк! Чишмәләребез буыннан буынга кешеләрне - безне сөендереп, һәрчак шулай саф булып, челтерәп аксыннар иде! Чишмәләребезне саклыйк, аларның кадерен белик!
Басня "Две подруги"
Бабочка
Есть ли лёд на других планетах?
Два морехода
Есть в осени первоначальной...