Бу материалда өлкәннәргә карата кадер һәм хөрмәт сүзләре кергән әдәби-музыкаль композиция тупланган
Вложение | Размер |
---|---|
olknnr_kone.doc | 72 КБ |
1А.Б. Чәчәк эзләп йөрдем кырларда,
Белмим сезне ничек зурларга.
Телим сезгә изге теләкләр,
Йолдыз булып яна йөрәкләр.
2 А.Б. Кайгыларны сыйпап аласыз,
Хәерле юл теләп каласыз.
Сез бит шундый сабыр һәм чыдам,
Сезне уйлап юлга мин чыгам.
1 А.Б.Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәр! Бүген без сезнең белән “Җылы көз – җылы наз!” дигән кичәгә җыелдык. 1991нче елдан бирле 1 октябрь- өлкәннәр көне итеп билгеләп үтелә. Гомер буе җыйган бөтен байлыгыңны биреп тә картлыктан котылып булмый. Шунысы гаҗәп: тәндә көч бетсә дә, күңел гел яшь кала.
2А.Б. Хөрмәтле өлкәннәребез! Без беләбез,сезнең яшьлек,балачак елларыгыз җиңел булмаган . Монда утырган һәрберегез авыр һәм сикәлтәле гомер юлы үткән. Тормышның ачысын да,төчесен дә татыган.Хәзер Сез яшәгән еллар белән бүгенге тормышыбыз арасында җир белән күк аермасы.
1А.Б. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне чын йөрәгебездән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Картлык көнендә булса да шушы мул, тыныч тормышыбызга сөенеп , саулык-сәламәтлек белән озын озак гомер кичерегез. Сезнең өчен бу бер көн генә түгел, ә бөтен гомерегез бәйрәмдәгечә күңелле мизгелләрдән генә торсын!
2 а.б. Өлкәннәр көне бүген булса да,
Күңелегез сезнең гел яшь.
Яшәгез безнең арада
Булып назлаучы кояш.
Җыр:”Җыйдым җиләк” (хор б\н)
1.а.б. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, акыллы фикерләрегез белән безгә юл күрсәтүче кадерле әбиләребез! Кадерле бабайларыбыз!
Бәйрәм белән сезне!
2 а.б. Хөрмәтле өлкәннәребез, бүгенге бәйрәм кичәбез сезгә багышлана, анда матур җырлар да, биюләр дә булыр,
________ Кояш көлеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Өлкәннәр килде мәктәпкә
Атлап кояшлы юлдан.
___________ Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген өлкәннәр бәйрәме-
Шуңа ашкына күңел.
____________ Нинди назлы, нинди эшчән,
Синең куллар, әбием.
Бөтен дөнья бәйрәм итә,
Сине зурлап, әбием!
______ Иң кадерле кешеләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
бәйрәм белән котлыйбыз.
_______ Без сезне бик яратабыз,
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Бүләк итеп үзегезгә
Матур җырлар җырлыйбыз.
Җыр(хор): “Юкка түгел, юкка түгелдер”
(Хор) Бергә: Өлкәннәргә телибез - бер кочак шатлык, бер капчык байлык,
һәм ныклы саулык.
Зөһрә.
Әбием догалар укый
Еллар имимн булсын, дип.
Кешеләр тату яшәсен,
Илем тыныч булсын дип.
Догалар, догалар,
Алар кешеләргә
Игелекле булырга кушалар.
Әбием догалар укый,
Игеннәр мул булсын, дип.
Көзен келәтләр, амбарлар
Гел ашлыкка тулсын, дип.
Догалар безне өйрәтә
Аллаһны яратырга.
Яхшылыкка шатланырга,
Сагышны таратырга.
Әбием күп дога белә,
Һәр дога- изге теләк.
Мин дә аларны өйрәнәм
Тырышып һәм бик теләп.
Зилә: Яхшы сүз, яман сүз.
Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,
Кулыңа сәләт һәм эш бирә.
Яхшы сүз кузгата җырларны,
Бизи ул, матурлый дөньяны.
Яхшы сүз шифалы, тылсымлы,
Юа ул яраны, борчуны.
Яхшы сүз тауларны күтәрә,
Давыллар аркылы үткәрә.
Яхшы сүз ярдәмгә ашыга,
Әйтерсең эретә ул ташны да.
Яман сүз агудай әшәке,
Хәтта ул корыта чәчәкне.
Ул сине калдыра чырага,
Йөзеңә җыерчык чыгара.
Яман сүз еландай сугыла,
Ул салкын бозны да туңдыра.
Яхшыны күрегез, аңлагыз,
Яманга битараф калмагыз
Фәнзил: “Шөкер итү”
Мин бәхетле!
Тормыш миңа
Гел җай гына
Килеп тора.
Теләгән нәрсәне, Раббым,
Вакытында биреп тора.
Тәннәремә сәламәтлек
Кояш нуры белән керә.
Җаным теләп укырга барам,
Эшемдә дә уңыш килә.
Тирә-якта дус ишләрем
Алар миңа ярдәм итә.
Иңемдәге фәрештәләр
Миннән әмер генә көтә.
Алар булышлыгы белән,
Һәр теләгем, чынга аша.
Мең рәхмәтле мин Раббыма
Тормышым гел шулай барса.
Һәр иртәне теләк телим,
Һәр кич “шөкер” диеп ятам.
Бу тормышның һәр мизгелен,
Һәм үземне бик яратам.
Татар халык биюе: башкаралар Зилә, Зөһрә, Азалия.
Риаз
Бар кешегә килә олы шатлык,
Тигез күрә ходай барысын.
Аллаһыда бернинди “блат” юк-
Алып китә баен, ярлысын.
Берәм-берәм ак бабайлар китә,
Ак әбиләр китә дөньядан.
Хет син әллә нишләт, әмма булмый
Бер киткәннәр кайтмый яңадан.
Язмышлардан узмыш юк икәнен,
Белми түгел кеше дигәнең.
Исән чакта фарыз өлкәннәргә
Сәлам биреп башың игәнең.
Ихтирамлы булыйк карт-корыга,
Шәфкать кылыйк булган кадәре.
Кайчагында шифа булып куя
Бер җылы сүз. Яшәү ядкаре.
Рамазан
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Яшәгез сез, мәңге яшь булып,
Туган йортыгызга ямь биреп.
Сез булсагыз таза сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Иманлы театр “Яшь чакларның кадерен бел” (30 арель санында) (Катнашалар: Дәү әти-Илназ, Онык-Азалия)
2 а.б. Өлкәннәр мәңгелек шатлык, көзге шатлык, көзге нур,
Өлкәннәргә багышлана дөньяда иң матур җыр.
3 кыз башкаруында җыр “Үз җырыбыз”.
Укытучы: Дәү әниләр бер- берсе белән очрашса нишли дип уйлыйсыз, балалар? Сөйләшеп кенә дә калмыйлар, и мактыйлар алар сезне, и мактыйлар. Менә хәзер тыңлап карыйк әле, ничегрәк мактарлар икән. Дәү әниләребез белән уйнап та алыйк әле, балалар чираттагы номерга әзерләнә торсын. ( биюгә әзерләнергә!!)
Уен “Иң татлы сүзләр”. 2 дәү әни эзгә баскан саен (оныгының башыннан сыйпый-сыйпый) татлы сүз әйтеп бара.
Бию башкаралар 5 нче сыйныф укучылары.
Укытучы: Кешеләр! Һәрвакыт яхшы гамәлләр генә кылырга тырышыгыз! Күңел җылысын кешеләргә биреп, аларның шатлык –кайгыларын уртаклашып, йөрәгегез аша үткәрә белсәгез, эшләгән яхшылыгыгыз үзегезгә әйләнеп кайтыр! Һәр кеше булдыра алган кадәр игелек эшләсә - дөнья яхшылык белән тулыр, илебез тыныч торыр! Изгелек эшләү бу бәйрәм белән генә чикләнеп калмас, ул гомер буе дәвам итәр дигән теләктә калам!
_________ Актыккы сулышны алганда
Уфтанмас өчен җан ачынып –
Кулларда егәрлек булганда
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
_________ Күтәрик егылган гөлләрне,
Матурлык калмасын басылып.
Холкыбыз бик сабыр булса да
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
_________. Булмасын нәфсебез безгә баш,
Без аңа үзебез баш булыйк.
Яманлык җиңелсен дисәк без,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
__________. Ходаның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк.
Һәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
__________ . Мәрхәмәтле булыйк олыларга,
Миһербанлы булыйк кечегә.
Яхшы сүзебезне кызганмыйк без
Дөньядагы һәрбер кешегә.
_________ _ Гомер бит ул аккан сулар кебек
Шаулап агып китә дә бара.
Һәр эшләгән яхшылыгың синең
Кешеләрнең күңелендә кала.
_________. Һәрберебез зур бәхеткә лаек,
һәрберебез кеше ләбаса.
Яшәү шундый җиңел булыр иде,
Һәркем әгәр башка берәүнең дә
Кеше икәнлеген аңласа.
Хор : Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә өлкәннәр.
Өлкәннәрне кадерләсәк, тыныч булыр ил көннәр.
Җыр: “Әйлән-бәйлән” (Хор б\н)
1 а.б. Хөрмәтле Өлкәннәр! Сез тыйнак та, сөйкемле дә, сез эшчән дә, түземле дә.
2 а.б. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме, Дөнья йөген дә күтәрәсез сез, гаилә учагын да сүндермичә сез дөрләтеп торасыз.
1 а.б. Хөрмәтлеләребез, бәйрәм кичәбез төгәлләнде. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
Очрашуларыбызның соңгысы булмас әле дигән теләктә калабыз.
- Тормышыгыздагы иң шатлыклы көнегез?
- Һәр кеше өчен иң мөһиме дөньяда үз урынын табу дип әйтәләр. Сез моңа ирешә алдыгызмы?
- Бала чакта, үсмер чагыгызда кем буласыгыз килгән иде?
- Ни өчендер үкенгәнегез булдымы?
- Буш вакытыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез?
- Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)
- Америка акчасы. (доллар)
- Көн белән төн нәрсәбелән бетә?(н хәрефе)
- Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)
- Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)
- Нинди шәһәрдән аркан ишеп була?
- Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!
Талгын музыка яңгырый. Көй барышында сәхнәгә 2 кыз, 2 егет чыга.
1 нче егет. Бу дөньяга күпме кеше килгән,
Бардыр тагын күпме туасы.
Мин әнкәмнең Ходай сөеп биргән
Газизләрдән – газиз баласы.
2 нче егет. Гомеремнең калын китабында
Булыр димим битләр ак кына.
Язмыш бит ул меңләп камчы суга,
Ә башлардан сыйпый чак кына.
1 нче кыз. Җил- яңгырлар тими үстем шул мин,
Давылларга ничек чыдармын?!
Ялгышып та, зинһар, рәнҗетмәгез,
Иркә гөлдәй юкса сулармын.
2 нче кыз. Сөю-назга сусап туйганым юк,
Нәкъ нарасый сабый инде мин.
Бу дөньяга елар өчен түгел,
Көлеп яшәр өчен килдем мин.
Бергә. Гомер китабымның соң битен дә
Тик елмаеп телим ябарга.
Мин бәхетле булыр өчен тудым
Һәм берәүнең бәхете булырга.
Кызлар кереп китә. М. Шәмсетдинованың “Бишек җыры” әсәре яңгырый.
Сәхнәгә Ана чыга. Алдан әзерләнеп куйган бала бишеге янына утырып җырлый. 2 егет Ананың 2 ягына басалар.
Ана . Батыр булып үс, улым,
Җитмеш дәрья кич, улым,
Җитмеш юлның төенен
Акыл белән чиш, улым.
Бөркеттән син канат ал,
Боланнан син аяк ал,
Арысланнан йөрәк ал,
Юлбарыстан куәт ал.
Тургай дәртле моң бирсен,
Имән таза сын бирсен,
Кояш якты йөз бирсен,
Лачын үткен күз бирсен.
1 нче егет (алга атлый),Риаз
Бирде әнкәм өч хәзинә,
Өч саф гөл:
Берсе – гомер, берсе – исем,
Берсе – тел.
2 нче егет. (алга чыгып).Рамазан
Чыгып киттем олы юлга ашкынып,
Барган саен арта барды каршылык.
Авызым ачсам, тирбәтим дип телемне,
Җилләр бәрде. Алмак булып өнемне
Күкрәде күк, очты яшен уклары.
Гомер гөлен телде яшен утлары.
Теләп җирдән исемемне җуярга,
Ташкын булып акты сулар дәрьяга.
Ялкын эчеп, ташу кичеп атладым,
Әнкәм биргән гөлләремне сакладым.
1 нче егет (Ана каршына тезләнеп)
Әнием тәүфикъ теләде,
Күңелемә - шәфкать.
Усал булмадым шикелле –
Әниемә рәхмәт.
Сәхнәгә 2 кыз чыга, егетләр янына басалар.
Кызлар хоры “Яратыгыз” җырын башкара.
1 а.б. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез тыйнак та, сөйкемле дә, сез эшчән дә, түземле дә, сез иманлы да дәрманлы да.
2 а.б. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме, Дөнья йөген дә күтәрәсез сез, гаилә учагын да сүндермичә сез дөрләтеп торасыз.
1 а.б. Сез барында ямь бар җирдә, сез булганга тәм дә бар.
Сез булганга дәрт бар җирдә, көч куәт тә тәндә бар.
Дәү әни дә, әби дә сез, сөйкемле әни дә сез,
сез булганга дөнья ямьле, ашларыбыз да тәмле.
2 а.б. Хөрмәтлеләребез, бәйрәм кичәбез төгәлләнде. Очрашулары-бызның соңгысы булмас әле дигән теләктә калабыз.
Җыр: Әйлән-бәйлән.
Ришат Фәйзеләхмәтов “Бәхет телим”
Әбием, нинди җылы, нинди ягымлы сүз! Аны әйтү белән күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса. Яше сиксәнгә җитсә дә, илледә генә булса да ул безнең өчен изгелек чыганагы. Арабыздагы дәү әниләребезнең күбесе гомер йомгагының күп елларга сузылган җепләрен чорный башлаган инде.
Гомернең сикәлтәле еллары артта калды, маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган. Күңелләрегезгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышанычлары арта гына тора, шулай бит дәү әниләр! Чөнки сезнең менә бу нәни кешеләрне, оныкларыгызны тәрбияләүдә бик зур ярдәмегез, сабырлыгыгыз, көчегез сорала.
...................................................................................................................................................................................................
Серле йомгак - гомер йомгагы ул,
Сүтелгән шул, сүтелгән.
Кайгысы да, шатлыгы да чыккан
Гомер дигән йомгак эченнән.
Серле йомгак- гомер йомгагы ул,
Аны, кызым сиңа тапшырам.
Чәчәк атып җимеш бирер чагың,
Балаларың барсын артыңнан.
Серле йомгак- гомер йомгагы ул,
Җепләреңнән гөлләр чигәрсең.
Кулларыңда әнә онык килә,
Тормыш мәңгелектер, күрәсең.
Дымковский петушок
Аэродинамика и воздушный шарик
Ералаш
Всему свой срок
Мальчик и колокольчики ландышей