Балалар өчен язылган шигырьләр...
Вложение | Размер |
---|---|
kuzem_avyz_achmady.docx | 16.28 КБ |
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы
“Коркачык урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Ватаным – Татарстан
Туган ягым – яшел бишек,
Мин аны бик яратам.
Беркая да ташлап китмәм,
Ватаным - Татарстан.
Шунда тудым, шунда үстем,
Китсәм сагынып кайтам.
Синдәй илне таба алмам,
Ватаным - Татарстан.
Синдә генә һәркөн иртән
Ата сызылып матур таң.
Халкың эшчән, киң күңелле,
Ватаным - Татарстан.
Миңнемуллина Аиша, 3 нче сыйныф укучысы.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы
“Коркачык урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Күзем авыз ачмады.
Әни белән җәй көне
Барган идек җиләккә.
Әни җыя зур тырыска,
Мин – бәләкәй чиләккә.
Йөрдек шулай аланлыкта,
Савытыбыз тулганчы.
Әни әйтә: “Җир җиләген
Аша, күзең туйганчы”.
Башта җыйдым авызыма,
Бәләкәй чиләгемә.
Җыйдым бераз учларыма,
Китердем күзләремә.
Аша дидем туйганчы,
Күңелләрең булганчы.
Күзем авыз ачмады,
Бер җиләк тә капмады.
Авыз әллә сизмәгәндә,
Аны сыйлады микән?
Авыз ашаганга күз дә
Әллә туямы икән?
Хафизов Рузил, 4 нче сыйныф укучысы.
Прекрасная химия
Плавает ли канцелярская скрепка?
Отчего синичка развеселилась
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Просто так