Күпме кайгы, хәсрәт алып килде
Җан өшеткән салкын ул сугыш.
Ул мәхшәрне кичкән һәр кешенең,
Төшләрендә һаман канкоеш.
Дамир Әхмәтҗанов
Сугыш! Нинди җан өшеткеч, җан тетрәндергеч сүз! Ә бит шушы сүз астында ничә йөз меңләгән кеше гомере кызыл тасма булып уелып ята. Бу саннарны әйтүе генә җиңел, ә бераз уйлап карасаң, ул үзе бер зур тарих.
Тарих – син бит нинди киң колачлы, зур кочаклы, олы йөрәкле тормыш сукмагы. Сиңа канкойгыч, дәһшәтле вакыйгалар с ыйган. Һәм шул мәгълүматлар безгә бүгенге күзлектән чыгып фикерләргә ярдәм иткән фән.
Сугыш. Тарих. Дөньякүләм халыкларының дуслыгын, берлеген, көчлелеген үзенә туплаган киң мәгънәле сүзләр.
Сүзләр. Сүзләр. Акка кара белән язылган хаклык.
1941 нче елның аяз июнь иртәсендә илебезгә фашист дошманнары бәреп керә. Зәңгәр күгебезне куе төтен каплап ала. Әлбәттә, халкыбыз дошман алдында баш иеп, югалып калмый, зур көчләр туплап көрәшкә күтәрелә. Барлык ир-егетләребез илне саклау өчен фронтка китә. Бөтен авырлык хатын-кызлар өстенә төшә. Шулай да хатын-кызларыбыз бөгелми, сыгылмый, бөтен тешен-тырнагын кысып, зур сынауга әзерләнәләр. Иртәдән кичкә кадәр кырларда, тылда эшләсәләр, төннәрен фронт өчен кирәк-яраклар әзерлиләр. Кем бәйли, кем тегә. Кемнең кулыннан нинди эш килә, шуны башкарырга тырышалар.
Алай гына түгел бит әле, авырлык, сугыш белән бергә илебезгә төрле авырулар һәм ачлык дигән яман афәт килеп керә.
Сугыш. Ачлык... Нинди куркыныч сүзләр. Күпме кеше ачлыктан интегеп үлеп китә. Гөнаһсыз сабыйлар шушы елның авыр көннәрен күрә башлый. Аналарына сыенып, ачыгып елаган бала тавышлары бүген дә китаптагы сүзләрдән колакка яңгырап тора. Шатлыгыбызга, әлеге балалар түккән канлы күз яшьләре юкка чыкмый, ә Бөек Җиңүгә әверелә.
Тылдагы әби-апаларыбызга, фронттагы әти-бабаларыбызга да татлылардан булмаган. Гаиләсеннән ике-өч ир-егет сугыш кырларына киткән кешеләр дә бар бит.
Минем бабамның әтисе - Шәрәпов Шәйхетдин Фәтхетдин улы (1914 -1994) сугыш башлануга фронтка китә. Өйдә дүрт бала белән хатыны һәм әнисе кала. Барысы да итәк балалары булган сабыйлар, әби һәм әни җилкәсенә төшә. Бабамның хатыны Зәкия әби: “Иремә, сугышка китәргә дигән хәбәрне алгач, җир торнап елауларым, бүген дә хәтеремдә. Балалар барысы да кечкенә, кул арасына кереп, нидер эшли алмыйлар. Ничек гомер итәргә дә, ничек балаларны ашатырга дигән уй, йөрәгемне телгәләде” – дип искә ала. Шушы ананың йөрәге ничек түзгән икән! “Безгә генә килгән кайгы түгел, ил кайгысы” – дип үземне тынычландырып, булган бар көчемне балалар тәрбияләүгә куйдым. Кояш белән торып, фермага сыер саварга төштем. Аннан кайтып, кыр эшләренә йөгердем, төннәрен кайнанам белән фронт өчен оек - бияләйләр бәйләдек. Әгәр дә авылдагы карчыклар эшкә чакырып, хәбәр салсалар, анда да өлгерә идем. Алар биргән вак – төяк акчага ашарга, калган очракта кием ала идем. Ашарга да әллә нәрсә юк. Барлык үләннәрне җыеп, шулпа ясый идек. Күрше авылга барган очраклар да булды. Көздән бәрәңгеләр алгач, бакчаларны казып калдырыш иде. Бакча казу сүзен ишетү белән, йөгерә идем. Чөнки бәрәңге калгалый иде. Шуларны ыштан бермәсенә сала – сала, яшертен генә җыя идем. Салкын, яңгырлы көннәр булса, туңып, өшеп бетә идек. Озаклап авырткан очраклар да булды. Ә башка юл юк, балаларны ашатасы, кеше итәсе бар”- дип искә ала иде әбием.
Әйе, адәм баласы нинди сынаулы, ачы язмыш кичергән!
Ә бабам исә, сугышның иң кайнар нокталарына эләгә. Ул да: “ Су эчәсе килеп, яр буена килдек. Ә анда су кып – кызыл “ – дип елый – елый сөйли иде. Ашарга бирелгән бер кисәк ипине көн буена суза идек. Кычытканнан, алабутадан, өшегән бәрәңгедән пешерелгән шулпаларны ашау – бәхет иде.
Кайнар сугыш нокталарында көч сынашкан вакытта, бабам бик каты яралана. Озак вакыт госпитальдә дәвалананнан соң, Туган ягына кайтарыла. Әбиемнең дүрт баласы өстенә, яралы ир дә өстәлә...
Маңгайларга язганны күрми, гүргә кереп булмый – ди халык. Әбием югалып калмый. Таныш – белешләре белән киңәшләшеп, бабамны төрле табибларга йөртә, халык медицинасын да урынлы кулланып, бабамны аякка бастыра. Хәлләнгәч, бабам колхозга балта остазы булып урнаша. Һәм үз эшен бик җентекләп, җиренә җиткереп башкара. Авылда ир – атлар аз санда булу сәбәпле, карт –корылар, урта яшьтәге ханымнар бабамның ярдәменә мохтаҗ булалар. Бабам якты дөньядан киткәнгә дә, өч дистә ел була. Һәр Җиңү язы безгә аның истәлеген яңарта. Тыныч тормышта шатланып яшәвебезгә дәрт өсти.
Сугыш кырларында ятып калган барлык батырларның да исемнәре мәңге безнең йөрәгебездә һәм һәйкәлләрдә сакланачак.
Илебезнең барлык халкының канлы яшен түктергән бу афәт. Кирәкми безгә башка! Безнең башка коллыкта, ачлыкта яшисебез килми. Кирәкми безгә сугыш, кирәкми безгә кайгы-хәсрәт, кирәкми безгә кара-караңгы көннәр. Безгә тынычлык, дуслык, бердәмлек кирәк.
Безгә шушы Җиңү көнен бүләк иткән өлкән буын кешеләренә без чын күңелдән рәхмәт әйтәбез һәм баш иябез. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Мин үземнең иншамны Дамир Әхмәтҗановның шигырь юллары белән йомгаклыйсым килә:
Онытмыйк без, кадерлик аларны
Чын күңелдән сөеп, яратып.
Догабызны торыйк яңартып!
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.doc | 39 КБ |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение
“Средняя общеобразовательная школа №73”
Приволжского района г.Казани
Сочинение на тему:
«Великая Отечественная война в судьбе моей семьи»
(«Гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы»)
Шарапов Ранил, 6 класс
Руководитель:
учитель татарского
языка и литературы
Шарапова Лилия Каюмовна
Казань, 2020
Күпме кайгы, хәсрәт алып килде
Җан өшеткән салкын ул сугыш.
Ул мәхшәрне кичкән һәр кешенең,
Төшләрендә һаман канкоеш.
Дамир Әхмәтҗанов
Сугыш! Нинди җан өшеткеч, җан тетрәндергеч сүз! Ә бит шушы сүз астында ничә йөз меңләгән кеше гомере кызыл тасма булып уелып ята. Бу саннарны әйтүе генә җиңел, ә бераз уйлап карасаң, ул үзе бер зур тарих.
Тарих – син бит нинди киң колачлы, зур кочаклы, олы йөрәкле тормыш сукмагы. Сиңа канкойгыч, дәһшәтле вакыйгалар сыйган. Һәм шул мәгълүматлар безгә бүгенге күзлектән чыгып фикерләргә ярдәм иткән фән.
Сугыш. Тарих. Дөньякүләм халыкларының дуслыгын, берлеген, көчлелеген үзенә туплаган киң мәгънәле сүзләр.
Сүзләр. Сүзләр. Акка кара белән язылган хаклык.
1941 нче елның аяз июнь иртәсендә илебезгә фашист дошманнары бәреп керә. Зәңгәр күгебезне куе төтен каплап ала. Әлбәттә, халкыбыз дошман алдында баш иеп, югалып калмый, зур көчләр туплап көрәшкә күтәрелә. Барлык ир-егетләребез илне саклау өчен фронтка китә. Бөтен авырлык хатын-кызлар өстенә төшә. Шулай да хатын-кызларыбыз бөгелми, сыгылмый, бөтен тешен-тырнагын кысып, зур сынауга әзерләнәләр. Иртәдән кичкә кадәр кырларда, тылда эшләсәләр, төннәрен фронт өчен кирәк-яраклар әзерлиләр. Кем бәйли, кем тегә. Кемнең кулыннан нинди эш килә, шуны башкарырга тырышалар.
Алай гына түгел бит әле, авырлык, сугыш белән бергә илебезгә төрле авырулар һәм ачлык дигән яман афәт килеп керә.
Сугыш. Ачлык... Нинди куркыныч сүзләр. Күпме кеше ачлыктан интегеп үлеп китә. Гөнаһсыз сабыйлар шушы елның авыр көннәрен күрә башлый. Аналарына сыенып, ачыгып елаган бала тавышлары бүген дә китаптагы сүзләрдән колакка яңгырап тора. Шатлыгыбызга, әлеге балалар түккән канлы күз яшьләре юкка чыкмый, ә Бөек Җиңүгә әверелә.
Тылдагы әби-апаларыбызга, фронттагы әти-бабаларыбызга да татлылардан булмаган. Гаиләсеннән ике-өч ир-егет сугыш кырларына киткән кешеләр дә бар бит.
Минем бабамның әтисе - Шәрәпов Шәйхетдин Фәтхетдин улы (1914 -1994) сугыш башлануга фронтка китә. Өйдә дүрт бала белән хатыны һәм әнисе кала. Барысы да итәк балалары булган сабыйлар, әби һәм әни җилкәсенә төшә. Бабамның хатыны Зәкия әби: “Иремә, сугышка китәргә дигән хәбәрне алгач, җир торнап елауларым, бүген дә хәтеремдә. Балалар барысы да кечкенә, кул арасына кереп, нидер эшли алмыйлар. Ничек гомер итәргә дә, ничек балаларны ашатырга дигән уй, йөрәгемне телгәләде” – дип искә ала. Шушы ананың йөрәге ничек түзгән икән! “Безгә генә килгән кайгы түгел, ил кайгысы” – дип үземне тынычландырып, булган бар көчемне балалар тәрбияләүгә куйдым. Кояш белән торып, фермага сыер саварга төштем. Аннан кайтып, кыр эшләренә йөгердем, төннәрен кайнанам белән фронт өчен оек - бияләйләр бәйләдек. Әгәр дә авылдагы карчыклар эшкә чакырып, хәбәр салсалар, анда да өлгерә идем. Алар биргән вак – төяк акчага ашарга, калган очракта кием ала идем. Ашарга да әллә нәрсә юк. Барлык үләннәрне җыеп, шулпа ясый идек. Күрше авылга барган очраклар да булды. Көздән бәрәңгеләр алгач, бакчаларны казып калдырыш иде. Бакча казу сүзен ишетү белән, йөгерә идем. Чөнки бәрәңге калгалый иде. Шуларны ыштан бермәсенә сала – сала, яшертен генә җыя идем. Салкын, яңгырлы көннәр булса, туңып, өшеп бетә идек. Озаклап авырткан очраклар да булды. Ә башка юл юк, балаларны ашатасы, кеше итәсе бар”- дип искә ала иде әбием.
Әйе, адәм баласы нинди сынаулы, ачы язмыш кичергән!
Ә бабам исә, сугышның иң кайнар нокталарына эләгә. Ул да: “ Су эчәсе килеп, яр буена килдек. Ә анда су кып – кызыл “ – дип елый – елый сөйли иде. Ашарга бирелгән бер кисәк ипине көн буена суза идек. Кычытканнан, алабутадан, өшегән бәрәңгедән пешерелгән шулпаларны ашау – бәхет иде.
Кайнар сугыш нокталарында көч сынашкан вакытта, бабам бик каты яралана. Озак вакыт госпитальдә дәвалананнан соң, Туган ягына кайтарыла. Әбиемнең дүрт баласы өстенә, яралы ир дә өстәлә...
Маңгайларга язганны күрми, гүргә кереп булмый – ди халык. Әбием югалып калмый. Таныш – белешләре белән киңәшләшеп, бабамны төрле табибларга йөртә, халык медицинасын да урынлы кулланып, бабамны аякка бастыра. Хәлләнгәч, бабам колхозга балта остазы булып урнаша. Һәм үз эшен бик җентекләп, җиренә җиткереп башкара. Авылда ир – атлар аз санда булу сәбәпле, карт –корылар, урта яшьтәге ханымнар бабамның ярдәменә мохтаҗ булалар. Бабам якты дөньядан киткәнгә дә, өч дистә ел була. Һәр Җиңү язы безгә аның истәлеген яңарта. Тыныч тормышта шатланып яшәвебезгә дәрт өсти.
Сугыш кырларында ятып калган барлык батырларның да исемнәре мәңге безнең йөрәгебездә һәм һәйкәлләрдә сакланачак.
Илебезнең барлык халкының канлы яшен түктергән бу афәт. Кирәкми безгә башка! Безнең башка коллыкта, ачлыкта яшисебез килми. Кирәкми безгә сугыш, кирәкми безгә кайгы-хәсрәт, кирәкми безгә кара-караңгы көннәр. Безгә тынычлык, дуслык, бердәмлек кирәк.
Безгә шушы Җиңү көнен бүләк иткән өлкән буын кешеләренә без чын күңелдән рәхмәт әйтәбез һәм баш иябез. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Мин үземнең иншамны Дамир Әхмәтҗановның шигырь юллары белән йомгаклыйсым килә:
Онытмыйк без, кадерлик аларны
Чын күңелдән сөеп, яратып.
Догабызны торыйк яңартып!
Самодельный телефон
Растрёпанный воробей
Есть ли лёд на других планетах?
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Есть в осени первоначальной...