Стихотворение собственного сочинения
Вложение | Размер |
---|---|
Дуслар кирәк | 13.33 КБ |
Дуслар кирәк һәрбер кешегә
Дуслар кирәк, хәтта, көлгәндә дә,
Җитәкләшеп, бергә йөргәндә дә,
Ут эченә барып кергәндә дә,
Бәйрәмнәрдә, шыксыз көннәрдә дә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык кирәк байлык килгәндә дә,
Мул өстәлләр булган мәлләрдә дә,
Дуслар кирәк, хәтта, бөлгәндә дә,
Бер кисәкне икегә бүлгәндә дә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслар кирәк бүләк биргәндә дә,
Хаста чакта хәлең белгәндә дә,
Өй эшләрен аңлатып биргәндә дә,
Усал малай чәчең тартып киткәндә дә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслар кирәк тормыш иткәндә дә,
Якты көнгә өмет иткәндә дә,
Гомер йомгакларын сүткәндә дә,
Яшьлектән соң, көзең җиткәндә дә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслар кирәк картлык көткәндә дә,
Чәйләр эчеп, хәлләр беткәндә дә,
Дуслар кирәк сүзең беткәндә дә,
Соңгы тамчы суың эчкәндә дә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслар кирәк
Дуслар кирәк барлык кешегә,
Дуссыз бармый, хәтта, эшең дә.
Киңәш бирә сиңа, ярдәм итә,
Кирәк чакта көймәңне дә этә.
Тик дусларны табу- җиңел түгел,
Чын дус була бары тик бер генә.
Орыша да белә, юата да,
Андый дусның кадерен бел генә.
Ул дус сине синнән яхшы белер,
Шатланганда синең белән көлер.
Кайгы килсә, әгәр көтмәгәндә,
Сиздермичә, ярдәмгә дә килер.
Сиңа үпкәләгән чакларда да,
Сабыр итәр, әйтмәс ятларга да.
Ул дөресен сөйләр яки дәшмәс.
Сине аңлый белер, каршы төшмәс.
Минем дә бар шундый яхшы дустым
Сабыр да ул, уйчан, акыллы.
Ачуланса кайчак, мин дә аңлыйм,
Дәшми торам, җигеп акылны.
Рәхмәт, дустым, син бар тормышымда,
Дуслар булып калыйк без һәрчак.
Еллар узар, югалтмыйк хисләрне,
Тормыш шулчак җайлы барачак
Ночная стрельба
Лупленый бочок
О чем поет Шотландская волынка?
Неньютоновская жидкость
Глупый мальчишка