Безнең илебезнең, җәмгыятебезнең киләчәге яшь буын белән бәйләнгән. Яшь буынның киләчәге көн саен классларга кереп, белем генә бирү өчен түгел, укучыларны шәхес итеп тәрбияләүче кешедән тора. Шуңа күрә, кешелекнең киләчәге укытучы кулында. Яшь буынны тормышка әзерләү, аңа сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү- дәүләтнең мәктәпләр алдында куйган иң мөһим бурычы икәнен дә онытырга ярамый!
Вложение | Размер |
---|---|
ukytuchy-honre_mngelek.docx | 22.31 КБ |
ЭССЕ:
УКЫТУЧЫ ҺӨНӘРЕ МӘҢГЕЛЕК
Суфиянова Люзия Ринатовна, 15 лет
Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Шулар арасында укытучы һөнәре бик авыр, бик җаваплы, иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булып тора, чөнки һәрбер кешенең язмышы укытучыга бәйле. Укытучы хезмәте-зур сабырлык, түземлелек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга олы мәхәббәт, үзе сайлаган һөнәренә чиксез биренгәнлек тәлап итә. Гомерен балаларга, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә, диңгездәге якты маяк кебек, туры юлны күрсәтергә, шул мактаулы эшкэ бар күңелен, йөрәк җылысын салган көчле рухлы кеше генә мөгаллим булып кала алганы һәркемгә мәгълүм.
Укытучы һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше дә, чөнки укытучы һәр балага бу катлаулы тормышта үз юлын табарга ярдәм итү теләге белән янып яши. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытып, аны җитәкләп, зур тормыш юлына алып чыгучы кеше дә ул-Укытучы!
Элек-электән халкыбыз шушы ихтирамга лаеклы олы затларыбызны җанга якын сүзләр белән атаган, хөрмәт иткән, бөеклеккә күтәргән. Укытучы –җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек остаз һәм кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче юлбашчы да.
Кеше нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында, дистә еллар дәверендә тынгысыз эшләгән, балаларга тирән белем биргән укытучысы тора.
Укытучы – ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булу ул – зур бер батырлык дип әйтер идем мин. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр.
Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлык күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын
хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил җитәкчеләре дә ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы.
Күп гасырлар дәвамында киләчәк буынга белем, әхлак-тәрбия бирүдә тиңдәшсез өлеш керткән , хәзерге һәм киләчәк тормышыбызда зур казанышларга ирешергә, биек ачышлар белән кешелек дөньясын югары үрләргә күтәрергә этәргеч бирүче зур ихтирамга лаек һөнәр ияләре алар...
Әйе, ничек кенә булмасын, һәр кешенең “менә ул чын укытучы” диярлек остазы бар. Ул аны еллар үткән саен сагынып искә ала, гомер буе аңа рәхмәт укый. “Мин сезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш ияр идем” дигән рус шагыйре Н.А.Некрасов.
Укытучы – ул мәктәптә генә түгел, ул урамда булса да, кибеткә керсә дә, укытучы булып кала. Каникул вакытларында һәм, гомумән, һәрвакыт урамда балаларны күреп, алар белән сөйләшми йөрәге түзми. Балаларны мәктәп стеналарында гына түгел, алардан тыш та балага тәрбия, әдәп, әхлак кануннарын аңлатучы ул – чын укытучы. Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул – аның язмышы! Алар балаларны белем дөньясына алып керәләр, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт шатлыгын тоярга өйрәтәләр.
Билгеле, Укытучы булу җиңел түгел! Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Мөгаллим ул – гомере буе укый, өйрәнә, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Балаларны яратучы, хөрмәт итүче, барачак юлларында маяк булып торучы изге зат. Башкача мөмкин дә түгел, минемчә, чөнки ул ШӘХЕС тәрбияли. Укытучының үз “чәчү вакыты”, үз “урак өсте” бар. Аларның сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң, юкка гына укытучыларны әниләргә тиңләмиләрдер.
Җәмгыять укытучыга аерым бер җаваплылык йөкли, ышандыру көченә мөмкин хәтле ия булган кешене генә укытучы итеп кабул итәргә мөмкин. Ул балаларда белем, күнекмә, осталык, идеаллар һәм тормыш юнәлешләре формалаштыра. Кешедә шәхеснең гүзәл башлангычларын уяту, укучының сәләтен һәм иң яхшы сыйфатларын күреп, аларны үстерү укытучы җилкәсенә төшә. Бу – гаҗәеп зур тәрбияви проблема. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп кала алмый, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп, өстәмә эшләр белән шөгыльләнеп яшәргә тиеш.
“Бала күңеленә изгелек орлыклары чәчкәндә, бөтен тормыш тәҗрибәңне, белемеңне балаларга бирергә, күңел җылыңны өләшә белергә кирәк. Шул чакта чәчкән игелек, шәфкатьлелек орлыклары да тигез шытымнар бирә, үсә, тик алар корымасыннар гына иде!”,- дип әйтергә ярата минем татар теле укытучым.
Димәк, безнең илебезнең, җәмгыятебезнең киләчәге яшь буын белән бәйләнгән. Яшь буынның киләчәге көн саен классларга кереп, белем генә бирү өчен түгел, укучыларны шәхес итеп тәрбияләүче кешедән тора. Шуңа күрә, кешелекнең киләчәге укытучы кулында. Яшь буынны тормышка әзерләү, аңа сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү- дәүләтнең мәктәпләр алдында куйган иң мөһим бурычы икәнен дә онытырга ярамый!
Бу урында Фәнис Мөхәммәтҗановның һәркемгә дә таныш шигырь юллары искә төшә:
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән,
Үлчәнми ул минут, сәгать белән...
Аның хезмәт айлык түгел, еллык түгел,
Яз чәчелеп, көз өлгергән орлык тугел.
Хезмәтенең нәтиҗәсен күрер өчен,
Дистә еллар буе түгә акыл көчен...
Есть ли лёд на других планетах?
Лупленый бочок
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
Разлука
Карандаши в пакете