“М.МӘҺДИЕВНЕҢ ИҖАТЫН БЕЛӘСЕЗМЕ”
Презентацияне яклау
Вложение | Размер |
---|---|
m_mhdievnen_izhatyn_belsezme_tekst_zashchita.docx | 19.4 КБ |
“М.МӘҺДИЕВНЕҢ ИҖАТЫН БЕЛӘСЕЗМЕ”
(презентацияне яклау)
СЛАЙД 1.
Зәринә. Хәерле көннәр, исәнмесез, мәртәбәле жюри әгъзалары һәм катнашучылар! М. Мәһдиевнең иҗатын беләсезме дип сорау, бәлки дөрес тә булмас.
Ильназ. Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлын, иҗатын белмәү безгэ бик килешеп тэ бетми.
Зәринә. Ильназ, тик белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп диләр.
Ильназ. Әйе, ансы дөрес, Зәринә. Әйдә әле биредә утыручыларны тикшереп карыйк, алар Мөһәммәт Мәһдиевнең иҗаты белән никадәр таныш икән?
СЛАЙД 2.
Зәринә. Игътибар экранга, әйдәгез әле бергәләп М.Мәһдиевнең әсәрләрен сайлап алыйк әле.
(җаваплар кабул ителә)
Әйе, дөрес җаваплар:
«Без – кырык беренче ел балалары»
«Торналар төшкән җирдә»
«Кеше китә – җыры кала»
(“Хәзинә” һәм “Хуҗалар” романы Гариф Ахунов әсәрләре)
СЛАЙД 3.
Ильназ. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, үткен каләмле тәнкыйтче һәм күренекле әдәбият галиме Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев – прозада беркемне дә кабатламаган, үз стиле булган язучы.
Әлбәттә, һәрбер язучының исемен телгә алуга ук, бу авторның искә төшүче бер әсәре була.
Зәринә. Ә сезгә Мөхәммәт Мәһдиев исемен әйтсәләр, кылт кына итеп нинди әсәре искә төшә? Әйе, күпләребезнең исенә “Без – 41 нче ел балалары” әсәре төшәдер. Сугыш елларында педагогия училищесына укырга, белем алырга килеп, бик күп авырлыкларга дучар булучы укучы балалар тормышы сурәтләнгән бу әсәр һәр кеше күңелендә аерым бер урын алып тора.
СЛАЙД 4
Ильназ. М.Мәһдиев тормышын укытучы һөнәренә багышлаган шәхес буларак, мәктәп тормышы, укыту-тәрбия өлкәсендәге чараларны үз әсәрләрендә чагылдыра. Укытучы фронтовикларның фидакарь хезмәте турындагы “Фронтовиклар”романы да шуның ачык мисалы булып тора.
СЛАЙД 5
Зәринә. Әйе, якташыбызның тематик эчтәлеге ягыннан шул ук авыл тормышын, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы колхоз чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемалары чагылдырылган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы “Каз канатлары” (1975) романы, “Торналар төшкән җирдә” (1978), “Ут чәчәге” (1980), “Исәнме, Кәшфи абый” (1982), бүгенге авыл тормышына багышланган “Мәңгелек яз” (1982) романнары белән М.Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафларыннан урын ала.
СЛАЙД 6
Ильназ. М.Мәһдиевның төп герое үзе булган, моңсу повесте бар, ул да булса - “Бәхилләшү” әсәре. Автор элекеге – ул яшәгән, ул сагынган эпоха бетүен һәм авылның яңа эпохага кереп баруын яза, яңа эпохада авыл бөтенләй элекеге авылга охшамаган. Авыл үзенең үткәне белән хушлашкан кебек, язучы да яшьлеге узган авылы белән хушлаша, хәтта “бәхилләшә”.
СЛАЙДлар 7-9
Зәринә. Киләсе слайдларда без сезнең белән өзекләр буенча М.Мәһдиев әсәрләренең исемен белә алабыз.
(вакыт калса, өзекне укырга була һәм “Бу өзек язучының кайсы әсәреннән?”)
СЛАЙД 10
Ильназ. Сүзебезне тәмамлап шуны әйтәсе килә: Мөхәммәт Мәһдиев тормыш авырлыкларын бик күп кичерсә дә, күңел матурлыгын, юмор хисен югалтмаган. Бу дөньяның гаделсезлеге аны сындыра алмаган.
Зәринә. Минем дә аның әсәрләре белән танышканда кешеләргә карата чиксез ярату, үз итү, һәр кешенең үзенә генә хас кызыклы сыйфатларын күрә белүгә күзем ачылды.
Ильназ. Әйе, аның әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Табигать күренешләрен М.Мәһдиев кебек кыска һәм оста тасвирлаучы бик сирәктер ул. Зәринә. Безнең сезгә бер киңәшебез дә бар: Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның әсәрләре белән сез танышырга өлгермәгәнсез икән, без аларны сезгә һичшиксез укырга киңәш итәбез!
Ильназ. Безнең чыгышыбыз шуның белән тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Тәмам.
Злая мать и добрая тётя
Плавает ли канцелярская скрепка?
Бабочка
Усатый нянь
Эта весёлая планета