Хәерле көн! Үзебезнең шигырьләрне тәкъдим итәбез. Аларда сабыйлык җылысы яши, - ди укытучыбыз. Ул бу җылыны тоядыр күрәсең, аның укучылары район һәм республика күләмендә узган бәйгеләрдә призлы урынныр алганнар, җыентыкларда эшләре басылган. Укытучыбыз – Әхмәтҗанова Энҗе Таһир кызын без яратабыз. Укучыларымны, эшемне яратам, - дип үзе дә әйтә ул. Дәресләрне күңелле итеп алып бара, хәтта рус милләтеннән булган малайларыбыз да татар телен кызыксынып өйрәнә. Аның белән без җырлыйбыз, проектлар белән чыгышлар ясыйбыз, төркемнәр белән бергәләп уйныйбыз. Дәрес белән генә чикләнмәдек, без, берничә кыз, укытучыбыз алып барган “Шигырьле күңелләр” түгәрәгенә дә йөрибез. Сезнең игътибарга безнең тәүге җыентык.
Вложение | Размер |
---|---|
shigyrlr.docx | 21.15 КБ |
Бакчада нәрсә үсә?
Бакчада чия пешә,
Пешә дә җиргә төшә.
Ә кыш җиткәч чияләр
Елмаеп төшкә керә.
Агачта алма үсә,
Коелып каплый җирне.
Кышын кибет алмасы
Искә төшерә җәйне.
Бакчада бәрәңге күп.
Әйтерсең безне көтә,
Язын салып барырга,
Көзен җыеп алырга,
Кышын тәмле бәрәңге
Була һәрбер табында.
Зоопарк
Әби белән бабаем
Безне көтеп алалар.
Һәрбер йортка авылда
Кайта бала-чагалар.
Авылда әби-бабай,
Пенсиядә булып та,
Картайдык дип тормыйлар,
Сарай, утар тутырып
Мал-туар асырыйлар.
Кайткан кече оныгы
Күрше Сара әбигә
Беренче кайтуы бит,
Чыккан урам күрергә.
Анда кәҗә, сарыклар,
Үрдәк, күркә һәм казлар
Бозау тора арканда,
Йөри әтәч, тавыклар.
Сара әби оныгы,
Әнисен кереп алган,
Карап торгач бик озак,
Урамда йоргән кош-кортны
Зоопарк дип уйлап.
“Ы” хәрефе.
“Ы” хэрефе – матур хәреф,
Әмма аваз буларак,
Татарча каты әйтелә,
Ә русча матурырак.
Укытучы апабыз
Аны дөрес әйттерә,
Моның өчен ул безне
“Ы-ы-ы”, - дип көлдерә.
Без бит әле балалар,
Мультфильмнар карыйбыз.
Андагы монстрикларны
Бер күрүдә таныйбыз.
“Ы”ны дөрес әйтер өчен
Монстриктай көләбез.
“Ы-ы-ы”, - диеп көлгәндә
Аваз дөрес, беләбез.
Түгәрәк
Туган телне яратабыз
Күп белергә телибез,
Шуңа күрә түгәрәккә
Без бик теләп йөрибез.
Әкият, бәет һәм җырлар
Өйрәнәбез бергәләп.
Безнең көлү, бәхәсләрдән
Шаулап тора түгәрәк.
Әле менә пластилиннан
Ясадык татар өен,
Каба, гөбе, өстәлен
Ап-ак мичен, бишеген.
Әзерлибез без чыгышлар,
Шигырьләр дә язабыз.
Иң шәп түгәрәк өчен
Рәхмәт сиңа, апабыз!
Безне онытма, кояш!
Көндез кояш, төнлә ай
Җирне тора яктырып.
Кызык инде – эшлиләр
Алар каян ут алып?
Якты бирә, җылыта,
Җәен хәтта кыздыра.
Тырышлыгы белән кояш
Айны күпкә уздыра.
Ә кышын ни була соң?
Алар җирне җылытмый.
Ярый әле шул вакытта
Яктырырга онытмый.
Кышкы салкыннан туңып
Йоклап китсәләр әгәр,
Кояш белән ай өчен
Йолдызлар микән эшләр?
Табигать
Миңа ошый яңгыр,
Кәринәгә ошый кар.
Җилнең һәм буранның да
Яратучылары бар.
Миңа ошый каен,
Дилиягә ошый тал.
Сыерчыклар корт чүпли,
Бал кортлары җыя бал.
Табигать бик матур,
Юмарт та ул, бай да ул.
Саклар өчен табигатьне
Игелекле бала бул!
Ел фасыллары буйлап
(Әлеге шигырьне 22.09.2020 “Гаилә һәм мәктәп” җурналы игълан иткән “Зирәк бала” конкурсына җибәрдек, әмма һаман эшебезнең кабул ителү яки кабул ителмәве хакында җавап килмәде.)
Кояш нурларын мул сибә,
Карлар эри урамда,
Күңелләргә җылы бөркеп
Яз елмая дөньяга!
Кайсыгызга яз ошамый?
Бармы шундый балалар?
Юк шул, язны бик сагынып
Озак көтеп алалар.
Яз җитә дә җылы өрә,
Дөнья айный йокыдын.
Ап-ак кары шәп булса да,
Туйган идек бу кыштан!
Мәктәп юлы - карлы сукмак,
Ял көнендә югалган.
Яз тизрәк килсен дипме
Аны кояш ашаган.
Каршылагыз! Кошлар кайта!
Элеп канат очларына
Безнең уртак туган якка
Алар язны алып кайта!
Кошлар кайта, карлар эри...
Нәүруз мөбарәк булсын!
Җиргә шатлык, муллык тели
Нәүруз! Мөбарәк булсын!
Нәүруз үтә, килә җиргә
Киң елмаеп май ае.
Шатлык, сафлык, эш дисеңме -
Барсына да иң бае.
Әй, мәктәбем, гаепләмә,
Урам тарта һәркемне,
Күз кысып кояш шаяра,
Күтәрә бит күңелне.
Бала-чага хозурлыктан
Онытып телефонын,
Урамга тизрәк ашыга
Тоярга кояш нурын.
Сизелми дә килеп җитә
“Соңгы звонок” яңгырап,
Җәй буена онытыла
Дәфтәр, букча һәм китап.
Җәйнең илаһи моңнарын
Башлыйлардыр тургайлар,
Кушылып дәвам итәләр
Бытбылдык, сандугачлар!
Сабантуйлар гөрләп уза,
Питрау җитә, көттерми.
Бәйрәмнәргә бай җәй ае,
Сагыштан интектерми.
Сезнең дә хәтер саклыйдыр
Үлән исен болынның,
Җиләк, гөмбә, август исе
Кытыклыйлар борынны.
Матурлыкка хозурланып,
Сизми калдык түгелме?
Көз билгесе булып, тәүге
Сары яфрак күренде.
Кулларына чәчәк тотып
Мәктәпне гөр китереп,
Башлап җибәрде балалар
Уку елын сөенеп.
Эшкә дә бай, бәйрәмгә дә,
Күз камаша төсләрдән,
Көз, әйтерсең, матурлыгын
Алган җәйге гөлләрдән.
Өлкәннәр көне, әниләр көне,
Бәйрәмнәр дә бар көзен.
Сине дә бәйрәмең белән
Котлыйбыз, мөгаллимем!
Үзе белән бергә табигатьнең
Гүя ямен юдырып,
Сагышка тореп киткәндәй
Китә көз озак торып.
Аклык, салкын – кыш билгесе,
Табигать арып йоклый.
Ак карларын сибеп җиргә
Салкын кыш бабай атлый.
Көннәр кыска, урам салкын.
Өйләрдә утырабыз.
Физкультура дәресендә
Чаңгыда узышабыз.
Төрле-төрле утлар белән
Гыйнвар да якынлаша.
Дуслар, туганнар җыелып
Яңа ел каршы ала.
Өр-яңа ел, яңа яз, җәй
Кошлар кайталар кире,
Менә шулай, гел үзгәреп
Уза кеше гомере.
Сказка "Колосок"
И тут появился изобретатель
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Каргопольская игрушка
Учимся ткать миленький коврик