Проектның максаты: иҗади эзләнүле эшчәнлек аша үз гаиләңә, әти-әниеңә, әби-бабаларыңа, туганнарыңа хөрмәт хисе
тәрбияләү, нәсел-ыруларына карата кызыксыну уяту, өлкән буынның хезмәтләренә хөрмәт тәрбияләү , тарих белән
кызыксыну,иҗади эзләнү күнекмәләре булдыру.Укытучылар династиясе саналган туганнарымның истәлекләрен туплау;
Вложение | Размер |
---|---|
utknen_belmgn_halyknyn_kilchge_yuk.docx | 29.35 КБ |
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”
Проектның максаты: иҗади эзләнүле эшчәнлек аша үз гаиләңә, әти-әниеңә, әби-бабаларыңа, туганнарыңа хөрмәт хисе
тәрбияләү, нәсел-ыруларына карата кызыксыну уяту, өлкән буынның хезмәтләренә хөрмәт тәрбияләү , тарих белән
кызыксыну,иҗади эзләнү күнекмәләре булдыру.Укытучылар династиясе саналган туганнарымның истәлекләрен туплау;
Проектның бурычлары:
- тирә-яктагы кешеләргә хөрмәт хисен тәрбияләү;
- туганлык турында күзаллауларын киңәйтү;
- үз гаиләңнең тарихы турында күзаллауларын булдыру;
- балаларның сүзлек байлыгын туганлык терминнары белән баету, бәйләнешле сөйләм үстерү;
- бала-ата-ана бәйләнешләрен ныгыту. Укытучы хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
Җиде буынга кадәр үз нәсел – нәсәбәңне белү – һәркем өчен гадәти хәл булган.Без, бүгенге көн яшьләре, җиде
буыныбызны беләбезме? Минем бабаларым кемнәр булганнар? Шушы сорауларга җавап эзләү мине әлеге хезмәтне
эшләргә этәрде.
Проектны тормышка ашыру принциплары:
-системалылык ;
-яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу;
-баланың шәхесен хөрмәтләү;
Проектның дәвамлылыгы: 2 ай.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Проект эшен йомгаклаганда түбәндәге сораулар буенча сөйләшү оештыру:
1)Проект эшендә иң кызыклысы нәрсә булды?
2)Аеруча нәрсә ошады?
3)Нинди яңалыклар белдең?
4)Бу теманы өйрәнүне дәвам итәр идеңме?
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, - ди халык. Нәсел-ыру тарихлары белән кызыксыну дөньядагы күп халыкларга таныш. Һәр кеше үзенең әтисе һәм әнисе ягыннан җиде буын бабасын белергә тиеш . Без дә еш кына үзебезнең нәселебез турында уйланабыз. Сулар ага – ярлары кала. Гомер үтә -кешеләр кала. Кешеләр күчә - нәселе кала, эшләгән эшләре, кылган яхшылыклары, изгелекләре җирдә, киләчәк буыннар хәтерендә, күңелендә кала. Бу, чыннан да, шулай.
Мин, Габетдинова Ләйсән Ренат кызы, Яңа Чишмә гимназиясенең
9 нчы сыйныфында укыйм. Инде күптәннән әтием ягыннан нәсел җепләрен барлыйм. Әбием еш кына миңа тарих сөйләргә ярата. Үзебезнең династия
турында язуымны белгәч, ул безгә бик күп истәлекләр сөйләде. Ә
без әнием Гөлнара Сәлихҗан кызы белән үзләренең бөтен гомерен, белемен халыкка хезмәт итүгә багышлаган нәселебез укытучылары турында мәгълүмат тупладык.
Нәсел-нәсәбеңне, туган-тумачаңны белмичә, туган илеңнең үткәнен, туган халкыңның тарихын белеп булмый. Шәҗәрәләр безгә халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге
юк, дип бик дөрес әйткәннәр.
Теләсә кайсы һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Укытучы гына дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек,тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар
өчен яши бит ул. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчен куеп башкара, башкарган һәм башкарачак та.
Үзләренең эшләренә гашыйк, педагогик стажлары йөзләгән елларга сузылган укытучылар гаиләсе турында сүзем.Менә алар.
Бәрия әби
Бик күп эзләнүләрдән соң безнең династиябезнең башы Бәрия әбигә барып тоташа.Ул бабам Хәлфәтнең әбисе,1890 елгы. Үзе Себер якларыннан. Миннехан бабай аны шул яклардан алып кайткан.Бәрия әби гарәп әлифбасын яхшы белгән, намаз укыган, бик күп догалар белгән. Авылда ул вакытларда мәктәп булмаганлыктан, балалар Бәрия әбинең өенә килеп сабак алганнар.Кыш көннәрендә һәр укучы бала мичкә ягар өчен берәр утын күтәреп килә торган булган. Гарәп хәрефләрен өйрәнеп, догалар укыганнар,Корьән сурәләрен укып, ислам динен татарча өйрәнгәннәр. Уңган, булган, тырыш, белемле, гыйлемгә омтылыш та гайрәтле, укымышлы, күп гыйлем иясе булган икән дигән нәтиҗә ясап була.
Хәлфәт бабай
Хәлфәт бабай югары белемле укытучы. Ул 1942 елда Яңа Чишмә районы
Зирекле авылында туган. Алабуга пед. институтын тәмамлаган. Озак еллар
Яңа Чишмә районы Зирекле мәктәбендә тарих укытучысы, мәгариф бүлегендә инспектор, яңадан Яңа Чишмә гимназиясендә, Яңа Чишмә
урта мәктәбендә директор булып эшләгән. Бик таләпчән, эшне җиренә
җиткереп башкара торган , гадел җитәкче булып танылган.
1995 елда бабай урта мәктәпкә директор булырга ризалаша. Укытучыларга кыен шартларда эшләргә туры килә: төзелеп бетмәгән сыйныф бүлмәләре юеш, салкын,уңайлыклар юк... Әмма кыенлыклар коллективны берләштерә генә, анда хөкем сөргән дуслык, хөрмәт һәм бер- береңне аңлау – җитәкче
хезмәте.Бабай эшләгән елларда мәктәп берничә мәртәбә районда иң
яхшы дип таныла. Хәзерге вакытта бабам вафат. Ләкин аны белгән
кешеләр зур хөрмәт белән искә алалар.
Пед стажы-. 32 ел
Әминә әби
Мөлаем, тыныч, сабыр холыклы әбиемнең укытучы икәне йөзенә язылган. Күптән лаеклы ялда булса да, әбием бүген дә мәктәп тормышы белән яши. Кайда нинди яңалык, үзгәрешләр кертелгән - боларның барысы өчен дә җан атып, борчылып йөри торган кеше.Әминә әбием Алабуга пед. институтының филология факультетында укып,рус- татар теле белгечлеге алган.Туган
авылы Зиреклегә кайтып рус теле укыткан. Соңрак Яңа Чишмәгә күчеп килеп, Яңа Чишмә гимназиясендә рус балаларына татар теле укыткан. Ул тәрбияләгән, укыткан, һәркемне кеше итәргә омтылган. Хезмәттәге уңышлары өчен күп тапкырлар район мәгариф бүлеге тарафыннан мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.
Пед. стажы-35ел
Зәкия әби
Бу Хәлфәт бабайның бертуган апасы. Ул 1933елда Зирекле авылында туган. Югары белемле . Чистай шәһәрендә, Әдәмсә авылында, соңрак Зирекле мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыткан . Сабыр, булдыклы, күпләргә үрнәк булырлык шәхес. Күп санлы мактау кәгазьләре – тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Зәкия әби бик ярдәмчел, шәфкатьле, кеше кайгысын үз кайгысы кебек кабул иткән.
Пед стажы-33 ел.
Әлфия апа
Әбиемнәрнең кызлары.Әлфия апа Яр Чаллы дәүләт педагогия
институтын тәмамлаган. Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы. Туган авылы
Зирекледә башлангыч сыйныфларны укыта. Тырыш ,сабыр укытучы күпме сабыйларның кулыннан тотып укырга-язарга, санарга өйрәткән."Мине беркайчан да кем булырга, дигән сорау борчымады. Мин үземнең укытучы
булачагымны белдем, чөнки әти-әни үрнәге күз алдымда булды " ,– дип сөйли Әлфия апа.
Пед стаж-29ел
Гөлшат апа
Әбиемнәрнең киленнәре. Гөлшат апа югары белемле, физкультура
укытучысы.Ул да Зирекле лицеенда эшли . Сабырлыгы, тынгысызлыгы, гадилеге белән бик күпләрне үзенә җәлеп итә ул. Бүгенге көндә үз эшенең чын остасы, бу һөнәрдән башка тормышын күз алдына да
китерә алмый.
Пед. стаж-13 ел
Әни
Әни югары белемле, филолог. Яр Чаллы дәүләт педагогия иститутын
тәмамлаган. Яңа Чишмә башлангыч мәктәп- балалар бакчасында рус
балаларына татар теле укыта . Укучыларында татар теленә, милләтенә,
туган җиргә мәхәббәт тәрбияли. Балаларны татар телендә бер – берсен
аңларга, бер - берсе белән аралашырга өйрәтә.
Пед. стаж -26ел
Рамиль абый
Бу минем абыем. Ул Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлады . Информатика укытучысы. Хәзергесе көндә Яр Чаллы шәһәрендә техникумда информатика укыта . Үзенең бетмәс-төкәнмәс энергиясе,күтәренке күңелле булуы, тырышлыгы, тормыш сөючәнлеге белән гаиләсен, туганнарын рухландырып торучы кеше ул.
Пед. Стаж-7 ел
Гөлшат апа
Рамиль абыйның тормыш иптәше. Югары белемле.Гөлшат апа да Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлаган. Ул балалар бакчасында тәрбияче.
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Пед стаж-8ел
Камилә апа .
Ул минем ике туган апа. Хәзерге вакытта Яр Чаллы педагогия институтында белем ала.
Укытучы – иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе. “Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк
булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы
өчен бик әһәмиятле. Димәк, нәселебездә укытучылар чылбыры өзелми,
мөгаллимнәр династиясе үз һөнәрен дәвам итә дигән сүз. Менә без үзебезнең укытучылар династиясе белән таныштырып чыктык.
Нәсел агачы - шәҗәрәне барлаганда, зур горурлык хисләре кичердек. Гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлаган, бездә дә бу эшкә мәхәббәт уяткан әби-бабаларыбызның, абый- апаларыбызның тормыш юллары бездә соклану һәм кызыксыну уятты. Дистә еллар буена эстафета булып күчә
барган әлеге һөнәргә безнең гаиләнең мәхәббәте әле дә сүнми, сүрелми. Һәм без үзебезнең нәкъ менә шушы олугъ, хөрмәтле,затлы нәселдән булуыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.
Чыннан да, бар нәрсәнең башлангычы - Укытучы кулында. Укытучыга да, атаклы галимгә дә, төзүчегә дә белемне Укытучы бирә. Кешелек барында бу һөнәр яшәячәк.
Нәтиҗә.
“Олыларны олылау , туган –тумачаңны, нәсел- нәсәбеңне белү фарыз ”,- дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең,
нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый.Шуңа күрә нәсел шәҗәрәсен өйрәнү һәм терки бару, туган җиреңнең, халкыңның
тарихын белү зарури.
Кулланган материал һәм әдәбият:
1 Ш. Мәрҗанинең гыйльми әсәрләре.
2 С.Җәлилова “Тәрбиячегә”.
3 Яңа Чишмә районы Зирекле авылы музееннан алынган мәгълүмат.
4 М.Газыймов “Зиреклем тамырлары”, Казан. 2016
5 Әбием сөйләгәннәре.
6 Интернет ресурслар.
Весенние чудеса
Марши для детей в классической музыке
Что такое музыка?
Сказка об осеннем ветре
Шум и человек